Бәләкәй генә үзе...
Шулай бер заман өч егет Татарстан радиокомитетына килеп керә Бүлмәдә
яшүсмер кыз сыман бәләкәй генә, ябык кына кара күзле бер хатын утыра Өсте -башы
бик гади, ясанмаган, буянмаган Төскә-бит- кә дә матурлардан түгел Шулай да ул
килеп керүчеләрне бик ачык йөз белән каршы ала:
— Ни йомыш, егетләр,—ди ул ал арга —Кем кирәк иде сезгә?
— Җырчы Гөлсем Сөләйманова кирәк иде безгә.
— Нигә ул сезгә?— ди хатын, бераз елмая төшеп
— Нигә дип Күрәсе иде үзен бер Бик матур җырлый бит Җыры кебек үк матурмы
икән? .
— Әгәр мөмкин булса, зинһар, безнең, янга чакырып алып керегез әле аны,— ди
егетләрнең икенчесе
— Ярар,— дн кара күзле хатын,— хәзер чакырып керәм Монда гына иде әле ул.
Чыгып китмәгәндер — Шул сүзләрне әйтә-әйтә ул өстәл өстендә сибелеп яткан
әйберләрен сумкасына тутыра да ишеккә таба юнәлә — Бераз көтеп торыгыз Беркая
да чыгып китәсе булмагыз
Бер минут уза, ике минут, өч минут.. Ниһаять, бүлмәгә Г. Кутуй килеп керә:
- Нишләп басып торасыз монда, егетләр?— дип сорый ул алардан.
— Гөлсем Сөләйманованы көтеп торабыз. Чакырырга чыгып киттеләр аны
— Кем чыгып китте?
— Кара күзле бер апа шунда.
Кутуй шаркылдап көлеп җибәрә:
— Гөлсем апагыз үзе бит ул. үзе!—ди —Хәзер генә яныгыздан чыгып бара иде.
Егетләр аптырап калалар. Берсе, аңына килеп:
— Я алла, шундый бәләкәй генә үзе! Уч төбенә утыртырлык кына Ә моңы, ә
җыры?—дип сокланып кычкырып җибәрә.