БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРЫ
Нәкый Исәнбәт татар совет әдәби я тынын гына түгел, ә татар фольклористикасы - нын да нигез
ташларын салышуда катнашкан аксакал әдип һәы галим Шул исәптән балалар фольклорын жыю һәм өйрәнү
өлкәсендә дә ул — күп көч салган һәм ин тирән буразналар ярган кеше Балаларнын тел һәм уен сәнгатенә
яшьтән үк гашыйк булгангадыр инде бу төр иҗат белән Н Исәнбәт революциягә кадәр, ягъни мэдрә садә
укыган елларында ук кызыксына башлый Анын аеруча борынгы үрнәкләрен дә җанлы кулланышта булган
чагында язып ала
Булачак галимнең һәвәскәрләрчә башланган жыю-туплау зшчәнлегенә соңыннан фольклор
сәнгатенең серләренә төшенергә омтылу, балалар нжзтын гыйльми нигездә өйрәнү тшчәнлеге килеп кушыла
1941 елда басылып чыккан «Табышмаклар» һәм «Ба лалар фольклоры» дигән хезмәтләр моның беренче
карлыгачлары була Н Исәнбәтнең татар фольклористикасындагы күпкырлы зшчәнлеге дә асылда шушы
хезмәтләрдән баш ланып китә
Моннан соңгы елларда Н Исәнбәт, сүз тел энҗеләрен эзләп, халык ижаты диңгезенең ни тирән
катламнарына үтеп керә, берсеннән берсе кызыклы һәм тирән эчтәлекле гыйльми тикшеренүләре белән татар
фольклористикасының ик биек түбәлә реи яулауда катнаша Кырык меңгә якын мәкаль әйтемне эченә алган
өч томлык хезмәт, янә дә гаять күп табышмакларны бергә туплаган жыентык һәм ахыр килеп. алар да кереш
итеп бирелгән күләмле фәнни тикшеренү мәкаләләре моның ачык ми саллары Ләкин олы галим, үзе
әйтмешли. Нәкыш булган чагында гына түгел, ә Нәкый абый булгач та, хәтта Нәкый бабай булганнан сон
да. күңеле һәм ижаты белән, барыбер бала лардан аерыла алмады һәм балалар фольклоры өлкәсендә кайта
кайта эшләде Аерым алганда, ул түбәндәге исемнәрдә бер бер артлы тагын дүрт жыентык чыгарды «Ни өчен
ни булган якн утыз язган» (1956). «Нәниләр шатлана» (1967), «Балалар дөньясы» (1970), «Отканга мәкаль,
тапкырга табышмак» (1973)
Әле күптән түгел генә басылып чыккан «Балалар фольклоры» (Казан. Татарстан китап нәшрияты.
1984, 25 басма табак) дигән тупланма гязимнен әлеге җыентыклар һәм алнрга кермәгән мятерниллар
нигезендә төзелгән күп еллык хезмәт нәтиҗәсе булып тора Тагар балаларының тел уен иҗлгын ул гажәп бай
һәм күпкырлы итеп күз алдына бастыра Билгеле, җыентыкта фольклор үрнәкләрен классификацияләүдә һәм
аерым төрләргә бүлеп урнаштыруда үзара уртак, бердәм принциплар табылып бет мәгәи Шуңа күрә дә
материаллар анда төрле принциплардан әйтик, тематик прин циптлн («Балл һәм табигать»), жанр
принцибыннан («Мәкальләр һәм табышмаклар») икн функция на зифа принцибыннан («Жырлы сүзле йөз
төрле уеи») чыгып төркемлән гәннәр Әмма бу очракта ин мөһиме җыентыкның бал язарга бәйләнешле
традицион һәм хәзерге фольклор үрнәкләрен иңләп алуында Һәм моңарчы төрле чыганакларда чә челеп
яткан якн бөтенләй бнлгеле булмаган материалларны бергә тушлап бирүендә
Хәзерге совет фольклорнстикасанла балллар фольклорын функциональ яктан, ягъни нинди ппзнфа
башкаруыннан, кулланыш максатаиман чыгып төркемләү гамәл гә кергән Шушы уртак принциптан чы гып,
балаларга бәйләнешле тел уен иҗатын, гадәттә. зур «ч төркемгә бүлеп йөртәләр I) бала багу фольклорына 2)
сүз уены яки сүз белән күңел ачу фольклорына һәм 3) хәрәкәтле уен фольклорына Базарның бе реичссе
баллларга багышлап зурлар тарафыннан тудырылган иҗдгтаи гэма тора Соң гы икесе исә. башлыча,
балалармын үз иҗатына нигезләнә һәм өлешчә жлкәииәр ижаты катнашкан материалларны да үз эченә ята
Н Исәнбәтнең жыеитьжыида да төп мате риал, төрле принципта төркемләп урнаштырылуына карамастан,
шушы өч тарксмгә карый һәм асылда шулар эченә кереп бетә Мәсәлән. «Жырлы сухле йөз герле уен»
бнрелгәй «Кәк кү. чыпчык* дигән һәм баланы арпага асылнндырып башкарызгым такма (яз лр. шулай ун
төрле исемдәге бармак уеннары асылда беренче бүлеккә ягьии
бала багуга бәйләнешле материаллар янына соралып тора Беренче бүлектә «Әйтеш ләр» исеме астында
бирелгән кайбер текстлар исә (әйтик, «балтанны ал да йөгереп чык» дип тәмамланганнары), киресенчә
уеннар бүлегендәге санамышлар төркеменә карый, чөнки, әйтеш алымына нигезләнсәләр дә. жанр ягыннан
алар санамышларга керәләр һ б
Бала багу ижаты сабыйның бишектән алып үз күңелен үзе күрә һәм үзлегеннән
иҗат итә башлауга кадәрге чорын эченә ала Баланың теле һәм дөньяга күзе ачылуга багышланган нн тәүге
фольклор үрнәкләре һәм иң беренче уен күнекмәләре әлеге иҗатның ижтимагый-педагогик асылып, төп
эчтәлеген тәшкил итә Н Исәнбәт җыен тыгында алар аерым жанрларга һәм берничә уен төренә яки тематик
төркемнәргә бүленеп бирелгәннәр Бишек җырлары Һәм баланы уятканда, үчти-үчти яки денкн деңки
сикерткәндә, чәбәкәй иттергәндә, тәпи йөртергә өйрәткәндә, биеткәндә, телен ачтырганда һәм сөйләмен
төзәткәндә әйтелә торган такмазалар әнә шундыйлардан Болардан аерым авазларны дөрес әйттерүгә хезмәт
итүче текстлар матбугатта беренче тапкыр игълан ителәләр һәм балаларны сөйләмгә өйрәтүдә менә дигән
чыганак булып торалар
Ә менә баланы беренче тапкыр мунча керткәндә кендек әбисе тарафыннан әйтелгән такмаза
халыкның борынгы педагогик карашларын һәм магик ышануларын гәү дәләндерүе ягыннан әһәмиятле
Мондый келәү характерындагы текстларны заманында профессиональ сер итеп саклаганнар, һәм шуңа күрә
дә җыентыкта бер текст кына ки терелгән дә Әйтергә кирәк, университетның татар филология бүлеге
студентларына да бер фольклор экспедициясе вакытында кендек әбисе такмазаларының шундый бер үрнәген
язып алырга насыйп булды
Сүз уены яки сүз белән күңел ачу фольклорында балаларның үз иҗаты төп урынны алып тора Бу төр
иҗатның үзенчәлеге хәрәкәтле уеннан бигрәк сүздә, сүз белән уйнауда ягъни такмаклап яки такмаза әйтеп,
көйләп яки сөйләп күңел ачуда. Дөрес, әлеге төр фольклорда күпмедер дәрәҗәдә хәрәкәт тә катнашырга
мөмкин, ләкин ул уенны оештырмый, ә сүзгә буйсынып килә.
Сүз белән күңел ачу фольклорының иң борынгы үрнәге — эндәшләр һәм чакырулар Н Исәнбәт дөрес
билгеләгәнчә, мондый жанрларда кош кортлар, җәнлекләр, бөҗәкләр кеше телен аңлый дип ышану эзләре
ярылып ята. табигать көчләрен җанлы итеп күзаллау һәм аларга ялварып, хәтта корбан-биреп («симез үгез
суярмын, маен сиңа куярмын», «кара сарык суярмын, ботын сиңа куярмын») кешегә хезмәт иттерергә
омтылу сизелеп тора Ләкин кайчандыр зурларның календарь йола иҗаты җирлегендә, я булмаса элгәре
күзаллаулар йогынтысында туган мондый текстлар күптән инде магик мәгънәләрен югалтканнар һәм юану.
күңел ачу чарасына әверелгәннәр
Җыентыкта кош кортларның, җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең үзләрен сөйләштерүгә корылган
текстлар да урнаштырылган Әйтик, әтәч белән тавыклар ни дип әйтә, үрдәкләр ни дип бакылдаша, карга ни
дип карылдый, кабак каенга ни ди һ б Мо ңарчы бер җирдә дә басылмаган әлеге иҗат үрнәкләре безне
балалар фольклорының хәзергә аз билгеле төре белән таныштыра һәм һичшиксез үзенә бер жанр тәшкил итә
Сүз белән күңел ачу фольклорының күпчелек өлешен җыентыкта такмазалар алып тора «Такмаза»
төшенчәсенең татар фольклористикасында киң һәм тар мәгънәләре бар Киң мәгънәдә алганда такмаза даими
үлчәме һәм тотрыклы строфалары булмаган, сөйләп башкаруга яки тезеп әйтүгә корылган шигырь формасын
белдерә Мондый формага нигезләнгән текст бик еш тоташ, үтәли формада була, ягъни эпос -дастаннарда
кулланыла торган тирада толгау формасы кебек, юллар бер бер артлы тезелеп яки дулкын-дулкын булып
сарылып киләләр Бу дастаннарның да. шулай ук такмазаларның да импровизация белән тыгыз бәйләнүеннән
килә торган сыйфат булса кирәк. Н Исән бәт такмазаларны «рифмалы булып, тезмә юллардан торса да.
такмак шикелле иҗек үлчәүләренә буйсынмый, ирекле формада төзелгән була» дип билгели дә (Балйлар
фольклоры, Казан. 1941. 42 б.) Бу бик кызыклы күзәтү. Төрле жанр текстларының еш кына такмаза дип
йөртелүенең сәбәбен без шушы күзәтү җирлегендә генә аңлый алабыз (мәсәлән, чакыру такмазалары,
санамыш такмазалары һ б ). ахыр килеп, ирекле шигырь башлангычларын да күпләп такмаза текстларында
табабыз
Такмазаның тар мәгънәсе сүз уены иҗатының аз*рым бер жанрын белдерә Мондый жанр текстлары
форма ягыннан даими үлчәмгә һәм тотрыклы строфаларга нигезләнмиләр. эчтәлекләре ягыннан җор һәм
юмористик эчтәлекле булалар Такмаза жанры үзе берничә жанр төркемчәсенә бүленә әкиятсыманнарга.
чуалтмышларга. шаккатыргычларга, чылбыр такмазаларга Боларның баштагы икесен термин буларак Н.
Исәнбәт керткән иде Ләкин соңгы китабында галим такмазаларны күбрәк тематик яктан бүлә һәм моңарчы
беркайда да күренмәгән күпсанлы текстлар тәкъдим итә. Ашау-эчүгә бәйләнешле һәм авыл исемнәренә
чыгарылган такмазалар әнә шундыйлардан
Чылбыр такмазалар (җыентыкта аларныц бер «.теше «зймак такмазалары» дигән исем астында
бирелгән) фикерләү үзенчәлекләре ягымнан гаять кызыйлы Алар ар хаик сәбәп-нәтижә мөнәсәбәтләренә
нигезләнгән мәгънәви-семантик тәңгәлләр тезмәсеннән торалар («ул камчыны җиргә суктым, җир мина
чирәм бирде, ул чирәмне казга ашаттым, каз мина күкәй бирде») Сонгылары градацияләнеп үсүче сан -
сыйфат үзгәрешләрен гәүдәләндерәләр һәм. буыи-буын булып үрелеп, үзенчәлекле толгау-сарын ритмы
барлыкка китерәләр *
Сүз уены фольклорынын тагын берничә традицион жанры бар Атап әйткәндә ? гайравычлар.
әйтешүләр, үртәвечләр. ияртмешләр. тиз әйткечләр яки Тел көрмәвеч = ләр, алдавычлар һәм күбесенчә
зурлар катнашлыгында иҗат ителгән алдавыч әкият J лар Алдавычларны исәпкә алмаганда, бу жанрларның
барысы та җыентыкта чагылыш 5 тапкан һәм сайравычларнын. ияртмешләрнең. алдавыч әкиятләрнең
үрнәкләре берен- 5 че тапкыр шулай киң итеп бирелгән -
Алда әйтелгәнчә, балалар иҗатының өченче төркеме хәрәкәтле уен фатькло- - рыиа нигезләнә Монда
инде сүз-текстлар хәрәкәтле уеннар (кара-каршы сафларга тезелү, түгәрәк әйләнү, бик», йөгерү, куышу, тән
хәрәкәтләре ясау, театрлы уеннар ө башкару һ б ) белән үзара керешеп килә Димәк, хәрәкәт бу төр иҗатның,
сүз-текст 5 кебек үк. зарури шарты, уенны оештырышучы даими сыйфаты булып тора Н Исән- °- бәт
күрсәткәнчә, берничә башлангычның әнә шулай бер үк уенда бергә кушылуы яки 5 үрелүе балалар
фольклорынын синкретик табигатен бел гел и. һәм бу үзенчәлек хә- * рәкэтле уен иҗатында аеруча киң
чагыла
«Балалар фольклоры» җыентыгында әлеге иҗат үрнәкләре «Җырлы сүзле йөз а төрле уен» дигән баш
астында аерым бүлек итеп бирелгәннәр Аларның бер -теше ' зурларның ганлә-көнкүреш йола иҗатына,
борынгы туй никах мөнәсәбәтләреңә ба ‘ рып тоташа Мәсәлән, «Ак тирәк». «Кабыргалы камчылы».
«Зимчәчәк». «Шали камыш» кебек уеннар шундый. Мондый уеннарда злек бер як кыз бирүче як булып,
икенче як исә кияү ягы. ягъни кыз кәләш сайлаучы як булып чыгыш ясаган Шунда ук егетнең яки кызның
никах сынавы үтүе, кияүнең булачак кәләше белән көрәше дә чагылыш тал кан Сонга таба бу уеннар,
үзгәреп, ике якның бер берсе арасыннан иптәш сайлавы һәм үзара көч сынашуы рәвешен алганнар Ләкин
аерым сүзләрендә һаман да борым гылык »зләре, кинаяле символик образлар сизелеп тора Мәсәлән.
«Кабыргалы (май бер якларда «караңгылы» М Б ) камчылы, тама торган тамчылы» дигән гыйбарә дә яшенле
яңгырның сурәте картинасы абайлана
Н Исәнбәт балаларның уеннарын «иҗтимагый шөгыль» дип атый, чөнки уен ба лаларны рухи һәм
физик яктан чыныктыра, аларны киләчәк тормышка һәм хезмәткә әзерли Театрлы уеннар да. хәтта
әкиятләрдән алынганнары да, җитди шөгыль үрнәге, реаль чынбарлыкны күзәтү нәтиҗәсе булып торалар
Мондый уеннарда балалар бер бер сенә кунакка Аөрешәләр. көтү көтәләр, яшелчә уңышы җыялар, сәүдә
итәләр, почта җибәрәләр, гөрле «дошманнары» белән көрәшәләр, хөкем чыгаралар һ б Театрлы уеннарның
ин мөһим сыйфаты. Н Исәнбәт билгеләп үткәнчә, драматик характерда булуларында, ягъни алпрда тамаша
кыланышның пантомима драматик хәрәкәтмен зур урын тотуында һәм балаларның шартлы pane ип ә төрле
рольләрне башкаруында Менә шуңа күрә дә бу төр нжат киләчәктә татар халык Жрамасыиым гомумн
табигатем һәм аерым чыганакларын ачыклау. импровигаининең үзенчәлекләрен өйрәнү өчендә, һичшиксез,
әһәмиятле чыганак булачак
Драматик уеннарның бер өлешен башлап, оештырып җибәрүче, уенда көтүче яки гөрләүче билгеләү
өчен хезмәт итүче жанр ■ санамышлар Алар гадәттә, такмаза формасына нигезләнәләр һәм әйбер исемнәрен
ики аларнын сыйфатларым тезеп са кап баруга корылалар II Исәнбәт санамышларда борынгы ышануларны*
калдыклары һәм төрле тарихи чор катламнары аеруча киң сакланып калган дигән фикер үткәрә һәм моны
конкрет мисалларда исбатлый Беренче карашка мәгы»әсе>. »чтҗ*ксез кү ренгән мондый текстларның бер
өлеше, чыннан да. яшерен ики күчерелмә атамалар белән санау алымына һ.гы төрле мифологик
күзаллауларга барып тоташалар, я бул Маса балаларның ата бабаларыннан отып алган төрле пароль команда
сүзләрем гәү дәләпдерәләр булса кирәк Дөрес. «Тимер казык олатан» дигәи гыйбарәдәй чыгып, когып
йолдызы »лек безнең ерак бабаллрыбы» өчен нәсел башы, ягъни тотем җисем һәм хәтта ни борынгы нл йорт
буЛ1ан. лип исәпләү ышандырып бетерми Асылда монда суз тимер казык йолды з ыкың олылануы,
кульглаштырылү-ы турында гын.з бара кебек
Янә шунысы кызыклы һәм әһәмиятле галим байтак санамышларның чыганагым бер үк төпкә, беринчә
тамырга кайтарып калдыра Бу. һичшиксез, балалар ф<иькло рының искиткеч тотрыклы һәм күчемле
габи»итеннән, борынгы образлармы һ «м ц. <<w.» i.»p иы саклаучы, яна шартларда дәвам иттерүче иҗат
булуыннан килә
Хәрәкәтле уен фольклорына караучы тагын бер катлам җырлы биюле уеннар Бу төр иҗатта уен-бню.
сүз текст һәм көй музыка бергә берләшеп килә Җырлы-биюле уеннарның кара каршы сафларга тезелеп
башкарыла торганнары да («Наза». «Ак тирәк»), шулай ук әйлән бәйлән төренә караганнары да («Әйлән би.
сәйлән би». «Ак калач». «Ахшару». «Куянкай») бар Мондый уеннарның бер өлеше зурлар иҗатыннан күчкән
һәм балаларның уз иҗаты белән кушылып киткән Ләкин җыентыкта ни өчендер җиткән егетләр һәм кызлар
тарафыннан гына башкарыла торган уен-бию җырлары («Чәчү, чәчү». «Алзария ләрнн», «ЯмьЛе Зәйнең
буйлары»), һәм зурлар иҗатына гына караган бию такмаклары («Бие. Хәйбулла». «Өммегөлсем». «Иелми,
бөгелми». «Әллә, рәлем Җәмилә». «Әйт әле тагы да». «Эттә түдер») урын алган Ахыр кнлеп. «Яшүсмер ярат
кан көйләргә җырлар» дигән исем астында да солдатлар иҗат иткән тарихи җыр үрнәге («Көзге ачы
җилләрдә») һәм аерым язучыларның халыклашкан, әмма күбесе зурлар арасында гына җырлана торган җыр
текстлары бирелгән Безнең карашыбызча. «Балалар фольклоры»нда турыдан-туры зурлар иҗатына караган
әсәрләрнең болан күпләп урнаштырылуы акланмый кебек
Җыентыкның бер бүлеге «Мәкальләр һәм табышмаклар» дип атала Зурлар тара фыннан тудырылган
традицион жанр булса да. табышмакларның хәзерге вакытта балалар даирәсенә, сүз уены иҗатына
күчкәнлеге бәхәссез Н Исәнбәт табышмакларның функциясен зиһен сынашуга һәм нәфислек тойгысы
тәрбияләүгә генә кайтып калма вын. ә «әйберләрне бер-берсенә чагыштырып, дөнья һәм табигатьне тану,
белем казану* юлларының берсе булуын бик дөрес тотып алган Төзелешләренә, ничек ясалу ларына карап,
табышмаклар ике жанр төренә һәм тематик төркемнәргә бүлеп урнаштырылганнар
Мәкаль жанрын балалар фольклорына кертеп тәкъдим итү исә. безнең уебызча, фольклористикада
яна башлангыч һәм игьтнбарга лаеклы беренче тәҗрибә булып тора Монда, билгеле, галим мәсьәләгә
педагогларча килә һәм мәкальләрнең балалар тормышына яки психологиясенә аеруча туры килә
торганнарын гына аерып бирергә тырыша Шулай да әлеге жанрның балалар тудырган сүз-уен иҗатына
карамавын, сөйләмгә куәт һәм ямь бирүче сүз сәнгате булуын да. һичшиксез, искәртергә кирәк
Инде «Имеш төбе җимеш яки ни өчен ни булган» дигән бүлектә бирелгән текстлар турында берничә
сүз. Җыентыкны төзүче үзе әлеге материалларны «ялган хәбәрләр. әкиятсыман җаваплар» дип кенә атаса да.
без аларның бер өлеше, һичшиксез. хәзергә бик аз өйрәнелгән өлкәне халык мифологиясен гәүдәләндерә дип
исәп либез Заманында ул әкиятләрнең байтагы, безнеңчә, борынгылар тарафыннан ышанып сөйләнгән
мифлар һәм мифологик легендалар булган һәр халык үзен кызык сындырган «ни өчен’ ник алай’» дигән
сорауларга җавап итеп, генеалогик этнологик мифлар иҗат иткән, аларда кош кортларның, җәнлекләрнең
һәм үсемлекләрнең ни чек яратылуын, теге яки бу күренешләрнең яки сыйфатларның ничек барлыкка килүен
үзенчә аңлатырга тырышкан Табигатьнең серләренә төшенә барган саен, мондый мифларга ышаныч кимегән
һәм акрынлап бөтенләй юкка чыккан Менә шунда инде миф сюжет лары әкиятләр яки легендалар составына
күчкән һәм. әлбәттә, шулар үрнәгендә соңыннан язмача яки телдән башка текстлар да иҗат ителгән Кыскасы,
әлеге без сүз алып барган бүлектәге матери алларның шактые безнең көннәргә килеп җиткән бик борынгы
катлам иҗаты мифлар яки миф калдыклары булса кирәк. Балалар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле текстлар
булудан тыш. аларның тагын бер мөһим һәм фәнни^әһәмияте әнә шунда
Җыентыкның ахырында балалар фольклоры турында бирелгән теоретик белешмә төрле бүлекләргә
һәм жанрларга ачкыч хезмәтен үти Анда теге яки бу төр иҗатның табигате, гомуми үзенчәлекләре
анализлана Шул ук вакытта аерым жанрларның поэтикасы. сәнгать үзенчәлекләре хакында кызыклы
күзәтүләр ясала Әлбәттә, поэти- ка-стильне төрле су рәтләү чараларын санап бару рәвешендә генә тикшерү
канәгать ләндереп бетерә алмый хәзер Чөнки бер үк сурәтләү чаралары, гадәттә, күп төрле жанрларда очрый
Менә шуңа күрә дә теге яки бу жанрның яки әсәрнең сәнгатьчә эш ләнешенә, асылына үтеп керү өчен,
һичшиксез аның төзелешен, художестволы фи керләү калыбын ачарга кирәк Ләкин монсы ннде киләчәк эше.
балалар нҗатын мах сус һәм киң планда өйрәнүчеләр бурычы
- Татарстан китап нәшрияты күренекле әдибебез һәм галимебез Н Исәнбәт тара фыннан төзелгән
«Балалар фольклоры» дигән җыентыкны чыгарып, һичшиксез, әйбәт һәм изге эш эшләгән Бу китап
балалар, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен дә. шулай ук әдәбиятчылар һәм фольклорчылар өчен дә файдалы
кулланма булыр дип ышанабыз