АК ТӨННӘР ИЛЕНДӘ
арелия турында мин иң беренче тапкыр, мөгаен, әтидән ишеткәнмендер. 1940 елның кышында әти шушы якларда ак фиинәр белән бәрелешләрдә катнаша, яралана, гарипләнеп, авылга кайта. Карелия аның балалары — безнең күңелгә дә салкын кар иле, шом. дәһшәт иле булып кереп кала... Мәктәп елларында инде Карелия урманнар, күлләр иле булып ачылды. Серле иде бу ил, ерак иде, картага карасаң, Ак диңгез буйларына, Финляндия урманнарына хәтле барып җитә аның чикләре. Аннан биредәрәк — Ленинград, Ладога. Онега күлләре, Ак төннәр, иксез-чиксез урманнар һәм бозлык чорыннан калган, Карелиянең бөтен мәйданы буйлап сибелгән.эреле-ваклы ташлар, ташлар...
Кызыксынуым мәктәп программасына гына сыймый башлагач, Карелия миңа үзенең сәнгате, архитектура ансамбльләре, искиткеч музейлары белән ачылды. Ләкин боларның барысы да укып, телевизордан карап, ишетеп кенә җыйган мәгълүмат иде, һәм мин инде аннан гына канәгать түгел идем. Бик еракта тын гына үзенә тартып, хәтернең бер почмагында урманнары белән моңлы гына гөжләп торган бу дөньяны мин инде үз күзләрем белән күрергә тиеш идем һәм беркөнне мин Казанның җылы җәйләрен-нән Төньяк Карелиянең салкын көзләренә таба киттем.
Инде Ленинград та артта калды, ә поезд һаман югарыга—төньякка таба үрмәли. «Арктика» дип аталган, тәрәзә пәрдәләренә ак аю сурәтләре төшерелгән бу тиз йөрешле поезд Мурманскига бара. Менә Карелиянең башкаласы Петрозаводск та төнге урман уртасына төшеп чумгандай күздән югалды, инде икенче поездга да күчеп утырдык, ә барасы юл әле шактый. Төнлә чик буе постларын үтәбез (мин бара торган шәһәр Финляндия чигенә үк урнашкан). Яктыргач та поезд тәрәзәсеннән күзгә ташланган беренче күренеш — урман да таш, урман да таш. Томан арасыннан уяныр-уянмас кына күлләр карап кала Бөтен җирдә инде көз. әллә нинди горур, салкын көз. Ыгы-зыгыларга да, кемнәрнеңдер килеп-китүенә дә битараф, меңнәрчә күлләре, урманнары артына сыенган Карелия көзе, Карелия җире Нигәдер куркып кына, хакым юк кеше кебек кенә аңа аяк басам. Ташларның әкрен генә шыгырдап куюларын ишетәм. «Тагы кем килде?*— диләрме икән?
Поезддан төшкән кешеләрне күзәтәм. Бирегә хәзер күп киләләр. Мин яңа гына аяк баскан бу шәһәр Костомукша дип атала. Аны төзүгә Финляндия белгечләре дә катнаша. Шәһәр әле бик яшь. Бу тирәдә тимер рудасының бай катламнары ятуы беленгәч. 1974 елда биредә тау-баету комбинаты төзелә башлый. 1983 елда Костомукша комсомолның Бөтенсоюз удар төзелеше дип игълан ителә. Шәһәр турында белгәннәрем әлегә әнә шулар. Кемнәрне очратырмын мин биредә? Костомукша, Карелия дигәндә, кемнәрнең сурәтләре еллар үткәч тә хәтердә кабыныр?
Шәһәр урман эченә урнашкан Тәрәзә алларында горур чыршылар чайкала. Кытыршы кәүсәле каеннар йортлардан бераз читтәрәк, аерымрак утыралар. Ничек үссә, шулай калган. Йортлар, урамнар исә табигатькә җайлап салынган кебек. Газоннарда, купшы чәчәкләр урынына — урман туфрагы, урман үсемлекләре. Кая карама—эреле- ваклы ташлар, ташлар... Йортлар яныннан ук зәп-зәңгәр сулы Контокки күле башлана. Аның аргы ягында—урман. Күлдә бары тик ишкәкле көймәләр генә күренә. Димәк, шәһәр өчен бу күлнең мәңге шулай чиста булып калуы бик мөһим.
Кешеләрне күзәтәм. Яшьләр, чибәрләр. Эшлекле, тәвәккәл кыяфәт. Эленке- салынкы йөрүчеләр күренми. Бирегә барысы да эшләргә дип килгәннәр Шәһәр төзергә. Руда чыгарырга. Руда эшкәртергә. Яшәргә. Балалар бик күл. Икошәр. өчәр бала җитәкләгән ана — биредә гадәти күренеш. Агачлар арасыннан балалар бакчалары 150
К
күренеп кела Сорашып беләм оч урта мәктәп тә бар икен. тезүчеләр дүртенчесен елгертел киләләр. 5 иче профессиональ-техник училище комбинат ечен кадолар әзерли Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе әнә шул училищега, аннан соң әти-ә-иләре янына комбинатка эшкә киләләр Хәзергә шәһәрдә югары уку йортлары юк. Югары белем алырга теләүчеләр Костомукшаның үзендә- үк Теньяк-Кенбатыш политехника институтының читтән торып уку бүлегенә имтихан тапшыра алалар Киләчәктә Костомукшада тау эшләре һәм политехника институтларының филиалларым ачу күздә тотыла *
Җыйнаклыгы, ак. кызыл, кара тәсләрдән генә торган тезелеш панорамасы, чие- таныгы, табигатькә якынлыгы белән шәһәр искиткеч матур тәэсҗз калдыра Аньҗ үзә- = гвиДв тау-баету комбинаты. Комбинат эшчәнлеге белән тамышмыйча, биредә нитеш- т
терелгән руда шарчыкларын күрмичә, Костомукшаның илебез экономикасы үсешенә __ керткән элешен дерес бәяләп булмас иде.
Партиянең Костомукша шәһәр комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мо- ~ дире Шибаноә Михаил Федорович белән шәһәр, аның киләчәге турында сойләшобоэ « Сүзебез һаман комбинатка килеп тоташа. Михаил Федоровичтан комбинат белән тамы- ♦ шуда ярдәм итүен үтенәм Костомукшада чыга торган «Горняк Карелии» газетасы бе- = лән элемтәгә керәбез Редакция хезмәткәрләренең үзләренең дә комбинатка барьот £ чыгасылары бар икән, нкенче кенне иртән редакциядә очрашырга килешеп, йене буе ' комбинатта йерүне планлаштырабыз Михаил Федорович комбинатның парткомына ё шалтыратып, безнең килесен хәбәр ител куя. Менки комбинат белен кызыксыну кәчло, 3 үзәк матбугат та һәрвакыт бу тезелешне игътибарда тота, телевидение, кино студия- з лэре операторлары да биредә еш булалар Мит ил журналистлары, шул иселтән Фин- Е ляндия, Германия Демократик Республикасы. Германия Федератив Республикасы, Вем- - грия, Польша. Голландия. Аргентинадан биредә яз учы-журналист лар бульат киткән- ’ нәр. шәһәр, комбинат белән танышканнар
Комбинат карьердан башлана икән. Менә бу урыннарда әле кайчан гына йоэ яшьлек наратлар шаулап үскән, җитез боланнар иегерел үткен, коэләрендо җир эстон нарат җиләге, күк җилек каплап киткән. Хәзер исе урман, үз биләмәләрен кешелерсә калдырып, ераккарак чигбнгән. Бу урында руда чыгарыла Аста, җир куенына уелып кергән урында, йезләгән йок машиналары, экскаваторлар кайный Парткабинет медире Вера Ивановна Кожевникове биредо еш була ахры, аның йоэендә җитдилек, исеп, план. Миндә — шаккату, соклану, югалып калу Йеэләрчә тонна иек сыйдырышлы «Белаэ«лар янында безнең «Волга» уенчык кебек кенә күренә Алар әкрен генә гүлол. руда геол карьердан күтәрелеләр дә эшкәртү цехлары ягына тоба кител баралар Ара әллә н~ ерак түгел: карьер да, цехлар да. автохуҗалык та бер тирәге урнашкан Бу исе эшне зур оешканлык, югалтуларсыз алып баруга ярдәм итә.
Комбинатның үзәге—ваклату цехлары Алар ёнрадә ечәү Руда «Болаз«лардан вагоннарга бушатыла, аннан ваклату цехларына кереп, порошок зелено ейләнол чыга Шул порошоктан шарчыклар ясыйлар Илебезнең металлургия комбинатларына шул шарчыклар озатыла, Комбинат үзенең беренче концентратын 198? елның июнендә биргән Шушы дәвердә монда биш миллион тоннадан артык шарчык чыгарылган Ком-бинат белән бергә кошелер дә үскән
Костомукша ул —буш урында, тайгада салынган шәһәр Халкы— бетон Советлар Союзыннан җыелган белгечләр Бироде 29 милләт вәкиле яши Шеһер һәм комбинат тезелешендә 200 терле һенәр иясе катнаша Якташларым — Татарстаннан килгән белгечләр белән кызыксынам Р Сафин. Г Фәйзуллин. Р Шәйдуллин, В Долматов. Ф, Гафиятуллин. А. Попов. Р Вәлиея Горурланып куям Начар яктан искә алмадылар бит Читтә, еракта, бер кеше дә бетен милләтенең горурлыгы була ала һем йоэен до кызартырга мемкин Биредә якташларымны бары мактап кына телгә алдылар Комбинат буйлап йерергә җиңел булып китте
Комбинат белен бергә шәһәр дә үсә. зурая Хәзер биредо инде шактьм кеше яши Әлбәттә, тезүчеләрнең эшләрендә әле шактый гына тоткарлыклар, авырлыклар бар икән Мин моны «Костомуишастрой. тезү трестының ачьм партия җыелышында бигрәк то нык тойдым Коммунистлар тезелештәге җитешсеэлеклор турында борчылып сойлоделор Измәдән кала, бетен тезү мәтериаллвры бирегә ерактан, «мең үзәгеннән китерелә Материаль база юк дероҗосендә Яңа килеп тоижән тезүчеләр ечен яшәү шартлары да бик үк яхшыдан түгел Шуңа күрәдер тезелештәге кадрлар еш алмашына Татарстаннан килгән кайбер белгечләр белән дә шулайрак булган Кире кайтып китү очраклары да бар Ә менә ике тотар егетенең шушы кыен шартларда да тыйнак, тырыш хезмәтләре күпләрне соклондьфд Ул егетләрне мин берничә твгшьф күрдем, сейлешеп тордым Казан хәлләрен сойледем. илго сәламнәрен алып кайттым Егетләрнең берсе — Урал Шомсиео Ул Казанның 3 име строймехаинэация трость»да кранчы булган Монда да кранда тшпи Урапньҗ оти-оиисо Зелонодольс» районы Ту-
гай авылында яши икән. Сүз күбрәк шулар турында барды. Туган яктан ничек кенә ерак китмә, якташыңны күрү белән, аны туганыңдай якын итәсең, аның белән өй хәлләрен, авыл хәлләрен сөйләшәсе килә башлый. Уралның әнисе Мәликә апа белән әтисе Тәфкил абый исеме ул көнне ерак Карелия җирендә кат-кат сагынып телгә алынды.
Актаныш егете Альберт Әхмәтов та кранда эшли. Ике дус Казаннан да бергә килгәннәр, эшләүләре, яшәүләре дә бергә. Карелия җирендә үзләреннән соң матур истәлекләр. биек-биек йортлар калдырып, исән-*сау килеш егетләр Казанга да бергә кайтып керерләр әле. Эшләүләре, яшәүләре еракта булса да. телләрендә һаман Казан бит! Туган җир бит...
Туган җир... Еракта, Идел буенда калган Казан искә төшә. Мөнда, урман эчендә, инде көзге җиллрр хакимлек итә, иртәнге якта нарат җиләкләре өстендә ап-ак бәс җемелдик Безнең Татарстанда исә әле урак та тәмамланмагандыр, сап-сары кырлар өстеннән йомшак җилләр исәдер, алар бөтен дөньяга алма исе тараталардыр Якшәмбе көннәрендә. кичләрен, авылга ялга кайткан яшьләрне поездлар, самолетлар, машиналар тагы эш урыннарына — зур төзелешләргә алып китәләрдер. Татарстан- гигант тезелешләр мәйданы. Кама буйлары моңарчы күрелмәгән зур төзелешләрдән гүләп тора. Бәлки, Карелиядә табылган металл рудасы да Кама автомобиль заводыннан куәтле йөк машинасына әйләнеп чыгадыр. Рус, татар, украин, башкорт, карел бөтен совет халкы бүген Кама буе пейзажына да шәһәр һәм завод сурәтләре өстиләр. Инде Алабуга шәһәре янында Кама трактор заводы салына башлады. Ул да шулай бөтен ил ярдәме белән күтәрелер һәм якын киләчәктә илгә куәтле тракторлар бирер! Ә шул төзелешләр өстендә Кама Аланы шәһәре белән бергә күтәрелеп чыккан атом электр станциясе утлары балкыр! һәм кыр уртасында калалар салып калдырган бу кыю, хыялга бай кешеләр турында җырлар чыгар, истәлекләр язылыр, алар рәхмәт белән искә алыныр...
Еракта яңгыраган көчле шартлау тавышы уйларымны бүлдерә Крстомукшада мин бу шартлауларга ияләнеп барам инде. Алдан сигнал рәвешейдә бирелгән яшелле-зәңгәрле ракеталарны күреп тә сискәнмим. Карьерда шулай шартлату эшләре алып баралар. Бу урман-күлләрнең, шул тирә авылларда яшәүче карт-карчыкларның күптән инде мои» дый шартлауларны, шау-шуны ишеткәннәре булмагандыр. Ә кайчандыр зур юл өстендә утырган Костомукша авылында шартлау-януларның ниндиләре генә булмаган да, бәла-казаларның ниндиләре генә килеп кагылмаган аңа!
Костомукша урынында да кайчандыр карел авылы булган. Россиягә төньяктан кем генә басып керсә дә, юл бары тик Костомукша авылы аша гына үтә икән. XVIII гасырда шведлар бу авылны яндырып, җир белән тигезләп киткәннәр. Гражданнар сугышы елларында да авыл кулдан-кулга күчеп йөргән. Бөек Ватан сугыШы елларында исә Костомукша соңгы тапкыр яндырылган һәм инде яңадан тернәкләнеп китә алмаган. Янындагы Контокки авылында әле тормыш барган, ә Костомукшага ул яңадан дистәләгән еллар-дан соң гына әйләнеп кайткан. Инде шәһәр булып, комбинат булып, төрле милләт вәкилләре булып әйләнеп кайткан, һәм Калевала районы кареллары да әкренләп шушы шәһәргә җыела башлаганнар. Шундыйларның берсе—язучы Павел Романович Леонтьев. Аның турында редакциядә дә. партиянең шәһәр комитетында да, комбинатта да күп ишетергә туры килде. Ул биредә үзенең тарихи язмалары белән танылган. Павел Романовичның «Вяйнола юллары буйлап* дигән тарихи-этнографик очеркларын минем үземә дә укырга туры килде. Бу язма карел-фин халкының данлыклы «Калевалап эпосының язып алынуына 150 ел тулуга багышланган булса да, ул әле тагы бик күп нәрсәләрне яктырта. Бу язмада карел халкының сабыр холкы, зирәк акылы зур итеп, горурлык белән тасвирланган. Автор балык тоту, җир эшкәртү, аучылык кебек хезмәтләргә җентекләп тукталган. Шул авыр эш арасында билгеләп үтелгән борынгы бәйрәмнәр искә алынган.
Әнә шул язмаларны укып чыккач, миндә Павел Романовичның үзе белән очрашып, бер сөйләшеп утыру теләге туды. Язганнарын укып, мин аны төрлечә күз алдына китергән идем Үзен күреп сөйләшкәч, хәтердә аның акыллы, моңлы күзләре торып калды һәм язмалары һәм планнары, һәм борчылулары. Казаннан декоратив сәнгать турында китап алып барган идем. Павел Романович аны бик игътибар белән карап чыкты, киемнәрдәге һәр чигешне, тәрәзә, капка-коймалардагы һәр бизәкне җентекләп тикшерде. Бигрәк тә аны агачтан сырлап, кисеп эшләнгән бизәкләр кызыксындырды. Аннан үзе дә миңа карел халкының декоратив сәнгате буенча альбомнар күрсәтте, һәм ни гаҗәп, безнең Казан арты йортларындагы бизәкләр белән ерак карел авыллары йортларының бизәкләрендә бик күп уртак яклар бар Ерак тарихка мөрәҗәгать итсәк, анда бу сорауга да җавап табарга була. Фин-угор халыклары бу тирәләргә ерак Урал, Идел буйларыннан күчеп киләләр. Үзләре белән туган телләрен, гадәтләрен, һөнәрләрен, җырларын, бәйрәмнәрен алып киләләр. Идел буйларыннан килгән марилар, удмуртлар.
мукшы-зрэяларда да бу гадәтләр, бу бәйрәмнәр, бу һөнәрләр күренел-күренеп китә Татарстан территориясендә дә җирле фин-угор кабиләләре яшәгәнлеге билгеле Бизәкләрдәге уртаклыклар да бәлки әнә шул хакта сөйлидер’ «Калевала* эпосьыда имән агачы бик еш телгә алына, ләкин ул Төньяк Карелиядә бетенләй үсми Дәваларның да дәвасы булган бал турында да (эпоста ул хакта дЬ сүэ күп) шуны ук әйтергә мамкин- Күз карашы җитмәс иген кырлары, сабан тургайлары да биредә юк Ә эпос нәкъ әиә шуларның гүзәллекләрен тасвирлауларга искиткеч бай Бәлки, халкы белән бергә, кайбер шигъри юллар тда Теньяк Карелиягә Идел, Урал буйларыннан күчкәннәрдер? Ерак Карелиядә Идел дип аталган кечкенә генә шәһәрнең булуы да минем ечен ачылмаган сер булып калды
Әнә шундый уйлар белән Костомукша шәһәренең музеена юнәләм Ул әлегә кечкенә генә шәһәр кинотеатрының чардагына урнашкан Ләкин Карелия турында, карел халкы турында бу музейдан да күп нәрсә алырга була Бер почмактан карел халкының үткәне тын гына карап тора. Гади генә тоелган, ләкин йез еллар буе кешегә тугрылыклы хезмәт итеп килгән аучылык һәм балыкчылык кораллары. Ак киндергә чәчәкләп те, шакмаклап та чигелгән хатын-кыз киемнәре Агачтан кырып, шомартьп ясалган- та- бак-сааыт Гомер буе җеп эрләп тә, кояшлы бизәкләрен җуймаган кабалар Минем зиһенем аша тын гына шуып, алар тагы үз день я ларына — үткәннәргә китеп югагтвлар
Түрдә — икенче Карелия, яңа Карелия Менә Карелия Хезмәт Коммунасы оештыру буенча 1920 елда В. И. Ленин үзе кул куйган карар Менә Совет Карелиясе тарихында якты эз калдырган ленинчы-реаолюционөрлариың рәсемнәре — С М Кирос, А, В Куусинен, А. В. Шотман. Менә илебезнең теньяк чикләрендә Карелия партизаннары күрсәткән батырлыклар турында язмалар, документлар, рәсемнәр Пуля үтәли чыккан партбилетлар, мәңгегә салынган каскАлар үлем алдыннан язылган хатлар
Костомукша шәһәренең макетыннан күзне' алып булмый. Бер фокуска җыйгач, шәһәр бигрәк тә матур күренә икән Инде биредә билгеләнгән күп йортлар салынгаи, шәһәр урман эченә таба үсә Иске һәм яңа бизәкләре, терле милләт халкының гореф- гадәтләре, терле телләре белән, авыр тарихы Һәм килечеккә якты омете белей шәһәр иртәгесе конга атлый.
Карелия җирендә соңгы очрашуым укытучылар коллективы белән булды 'Укытучылар да бирегә бетен Союздан җыелганнар, һәркем'үзе белән педагогика елкәсен- дә булган иң зур ачышларын, яңалыкларын, уйлануларын алып килгән Үзәктән ерак шартларда, һәрберсе терле җирдән җыелган терле холыклы, терле милләт балалары белән эшләү ечен өр-яңа алымнар, сабырлык, ныклы әзерлек кирәк Шәһәрнең чит ил белгечләре белән берлектә тезелүен, капиталистик дәүләт белән чиктәш булуын да истә тотсаң, һәм педагоглардан, һәм идеология хезмәткәрләреннән зур җаваплылык, политик сизгерлек сорала Бүгенге мәктәпләрдә киләчәктә Костомукшада вшев- чәк буын тәрбияләнә Бу җаваплы, олы. дәвамлы эшне башкаруда яшь шәһәргә ярдәмгә Карелия язучылары да килә Яакко Ругоев, Антти Тимонен, Николай Лайне. Пекка Перт- ту, Ортье Степанов әсәрләре белән дә, халык алдында ясаган чыгышлары белән дә әнә шул тәрбия мәсьәләсенә, идеологии проблемаларга зур игътибар бирәләр
Костомукша карелча — үч алу урыны дигән сүэ Бу аңа тарихтан калган исәм Ләкин Костомукша бүген үзенең икенче тарихын яза- Элекке үч алу урынында — бүген холыкларның дуслык шәһәре, дуслык тезелеше
Карелия—кар иле Карелия — урман, күлләр иле, Карелия — дуслык иле Шул турыда үз илемә дә кайтып сойлисем киләп китте