ҖЫРЛАП ЯШӘРГӘ!
атар совет музыка сәнгатендә үз иҗатлары белән тирән эз калдырган җырчылар байтак
Фәттах Латыйпов. Газиз Әлмөхәммәдов. Ситдыйк Айдаров. Гөлсем Сөләйманова,
Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова. Мәрьям Рахманкулова. Фәридә Кудашева. Мөнирә
Булатова. Зөләйха Хисмәтул- лина Усман Әлмиев Бүгенге көндә дә җыр сәнгатебез яңа
исемнәр белән тулылана бара. Димәк, традицияләр байый, җыр сәнгатенең чикләре
киңәйгәннән-киңәя.
РСФСРның халык артисты. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Илһам Шакиров —- татар совет җыр сәнгатендә яңа дәвер ачкан, үз мәктәбен тудырган иң атаклы
җырчыларның берсе Яңа җырларның халык арасында таралуы, халык иҗаты үрнәкләренең
популярлашып китүе генә түгел, күп кенә яңа җырчыларның сәхнәгә күтәрелүләре дә аның исеме
беяән бәйле.
Илһам Шакиров җырга-моңга бай Сарман якларында туып-үскән Аның туган авылы Яңа
Бүләк гражданнар сугышыннан соң Бөек Октябрь революциясенең өр- яңа бүләге буларак
барлыкка килә Яңа Бүләккә якын-тирә авыллардан хезмәт сөючән халык күченеп утырган Биредә
иген игәргә, мал-туар асрарга яраталар. Урман куенына сыенып утырган авылда балта осталарын
да күпләп очратырга мөмкин.
Бу авылда яшәүче халыкның тагын бер күркәм сыйфатын искәрмичә мөмкин түгел алар
җыр яраталар, җыр — авыл хезмәтчәннәренең аерылмас юлдашы.
Булачак атаклы җырчының әтисе Гыйльметдин абзый белән әнисе Нуриәсма апа да — гади
хезмәт кешеләре булганнар. Гыйльметдин абзый авылның бердәнбер • пролетариаты»—тимерче
булып эшләгән Нуриәсма апа исә урак урган, ындырда ашлык суктырган, балалар тәрбияләгән
Эштән бушаган араларында исә улларына һәм кыөларына җырлар өйрәткән
Илһам гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә Әлбәттә, хезмәтне ярату әти-әнисеннән
аңа да күчә Ул инде малай чагыннан ук кырда урак урырга болында печән чабарга булыша
башлый Кечкенәдән үк әтисез калган малайга нәрсәләр генә эшләргә туры килми' Бөек Ватан
сугышы башлангач, тормыш йөген тартып бару карт-корылар, тол хатыннар, бала-чагалар
җилкәсенә төшә Тормыш арбасын кечкенә Илһам да җигелеп тарта Әтисе урынына калган Имам
абыйсының сугышта үлү хәбәре исә гаиләдәге сабыйларга күтәрә алмаслык кайгы булып төшә
Кул хезмәте тамак туйдырырга ярдәм итсә, җыр-моң кешегә рухи азык бирә
Авылдашларының җыр-бию яратуына Илһам кечкенәдән игътибар итә Хәтта шундый авыр
елларда да халык җырсыз яши алмый Игенче, терлекче хезмәтләрен бик яратса да. үсеп җиткәч
Илһам Шакировның музыка сәнгатенә кереп китүенә нәкъ менә Яңа Бүләк авылы кешеләренең
җырга омтылышлары сәбәпче булгандыр да әле Димәк, яңабүләклеләр татар халкының сөекле
җырчысын тәрбияләп үстерүләре белән хаклы горурлана алалар
Теләнче-Тамак урта мәктәбендә белем алганда ук Илһам «Әллүки-, «Тәфтиләү. Уел» кебек
борынгы озын җырларны башкарырга өйрәнә Концертларда чыгыш ясый Үзендә җырлау сәләте
барлыгын белсә дә. җырчы булырга хыялланмый. укытучы һөнәрен сайлый ул һәм урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына
имтиханнар тапшырып карый Ләкин язмыш аны шул ук елны Казан музыка училищесына укырга
алып килә һәм ул. училищеның беренче курсында башлангыч музыка белемен үзләштергәннән
соң. Казан дәүләт консерваториясендә укуын дәвам иттерә
Музыка училищесына укырга кергән елны ук Илһам Шакиров радиодан чыгышлар ясый
башлый һәм тыңлаучыларның яраткан җырчысына әверелә Бу елларда әле радиодан
концертларны, магнитофон лентасына язмаган килеш турыдан-
Т
туры тапшыралар Менә шунда ул халкыбызның танылган җырчылары Гөлсем СөләА- маноаа.
Рәшит Ваһаповлар белән якыннан таныша, алар арасында иҗади дуслык башлана Мәшһүр
җырчылар яшь башкаручыга зур өметләр баглыйлар ана киңәшләр бирәләр
Консерваториядә укыган елларында композитор Мансур Мозаффарем белән иҗади дуслык
башлануы Илһам Шакировка зур йогынты ясый Композитор яшь җырчы •җен махсус җырлар
яза 'Менәргә иде Урал тауларына- (Г Зәйнашева шигыре, ♦ • Башка берни дә кирәкми. (С Хәким)
-Хуш. авылым- «Умырзая-. «Кара урман - аша», «Көзге ачы җилләрдә*. «Яшь наратлар-
«Әниемә хат*. .Сибелә чәчәк* -Туган £ тел* җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы Илһам
Шакировны студент вакытында 1 ук җырчы буларак танытты Консерватория укытучылары
булышлыгы һәм үзенең “ дә профессиональ белемгә омтылышы аңа җыр сәнгатенең серләрен
тирән үзләштерер- < гә ярдәм итте
Казан дәүләт консерваториясен Илһам Шакиров I960 елда Е Абросимова һәм 3 Бпйрашовә
класслары буенча тәмамлый Дәүләт имтиханнарым бик яхшы билгеләргә таңшыри Имтиханнар!а
тәкъдим ителгән программада шундый күренекле әсәрләр була Гендельнең • Ксеркс*ыннан ария
Рахманиновның «Сирень* әсәре. Синдингның «Романс»ы, Гуноның «Фаус* операсыннан
Валентин каватинасы. Рубинштейнның «Нерон* операсыннан эпиталама Мансур
Мозаффаровның «Башка берни дә кирәкми* романсы Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган
хатлар* операсын нан Искәндәр монологы Әлеге әсәрләрне башкарып чыгу өчен нинди зур
профессиональ белем кирәк булуы һәркемгә дә аңлашыла Илһам Шакиров әлбәттә иҗатын
классик музыка юнәлешендә дә үстерә алган булыр иде Әмма халыкмын б-фынгы җырларга
күбрәк тартылуын искә алып ул үзенең иҗатын астралата багышлый
Илһам Шакиров — татар халкының борынгы җырларын җыеп һәм музыкаль яктан
эшкәртеп, алариы яңадан халык врвсыкда популярлаштыруда зур кмч куйган җырчы Бер яктан
караганда бу бик табигый да Нигезендә социалистик реализм яткан сәнгать әсәрләре безнең
илебездә иң беренче чиратта хезмәт ияләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә
дөньяга киләләр
Сәнгатьне халыкка якынайтуның тол чарасы аны халык авыз иҗаты хдеык җырлары белән
тыгыз элемтәдә үстерү Ә меиә буржуаз культура вәкилләре
халыкның иҗтимагый аңын томалау нияте белән, хезмәт ияләрен эксплуатацияләүче аерым
катлау мәнфәгатьләрен кайгыртып кына иҗат итәләр Көнбатыштан һәм океан аръягындагы
кайбер илләрдән үтеп кергән шау-шулы музыка моның ачык мисалы булып тора Илленче еллар
ахырында татар совет җыр сәнгатенә килгән яшь җырчы Илһам Шакиров моны ачык аңлый һәм
үзенең иҗатын тулысынча халыкка якынайту юнәлешендә армый-талмый эшли башлый «Иске
кара урман», «Әллүки», «Тәф- тиләү», -Зәңгәр шәл*. «Салкын чишмә» кебек иҗтимагый
яңгырашлы борынгы җырларны ул яңадан халыкка бүләк итте. Әлеге җырлар Илһам Шакиров
башкаруында кабатланмас төсмерләргә баеп яңгырадылар Соңрак ул «Көзге ачы җилләрдә».
Эскадрон кебек җырларга — Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында туган
җырларга мөрәҗәгать итә Онытылып бара торган җырлар сәхнәләрдә яңадан ишетелә башлады.
Аерым үзешчәннәр тарафыннан иҗат ителеп, шулай ук онытылуга дучар ителгән
җырларның халык арасында таралып китүе дә аның исеме белән бәйле, «Кораб» (Дәрдмәнд
шигыре). «Син сазыңны уйнадың» (Н. Исәнбәт). -Каръят батыр». «Яңа авыл җыры». «Истә һаман
да истә» кебек җырларны нәкъ менә Илһам Шакиров беренче мәртәбә җыр сөючеләргә ирештерде
Композиторларыбызның яңа җырларын танытуда да Илһам Шакиров зур өлеш кертә. С
Сәйдәшев. Н Җиһанов, Р Яхин, М Мозаффаров. А Ключарев, Җ Фәйзи. Р Еникеев. Ф Әхмәтов. С
Садыйкова һ б композиторларның туган ил. туган як. намуслы хезмәт турындагы әсәрләрен
башкарып ул тыңлаучыларда патриотизм хисләре, эшсөючәнлек тәрбияли
Җырым сиңа булсын. Октябрь» дип исемләнгән концерт программасы өчен Илһам
Шакиров 1970 елда ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды Әлеге
программага кертелгән «Күңелем Ленин белән сөйләшә» җыры аның тарафыннан бүгенге көнгә
кадәр җырлана.
■ Өченче көн тоташ кар ява- (С. Садыйкова, М Кәрим). Тынычлык солдатлары» (Ф
Яруллин. С Хәким) кебек җырларны да Илһам Шакиров тамашачыларны тетрәндерерлек итеп
башкара Аның кабатланмас моңлы тавышы сугыш китергән ачы кай- гы-хәсрәтләрне дә. совет
солдатының җиңелмәс батырлыгын да берьюлы әйтеп бирә Бөек Җиңүнең 40 еллыгын
каршылаганда әлеге җырлар тагын да актуаль яңгырыйлар. җырчыны тыңлаганда миллионнар
тавышын ишеткәндәй буласың.
РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров «коеп куйган» җырчы гына түгел, ул
көндәлек матбугатта публицистик мәкаләләр белән дә еш катнаша, музыка сәнгатендәге
яңалыкларга, аерым җырчылар иҗатына үз мөнәсәбәтен даими белдереп бара Радио буенча
оештырган «Халык җырлары —халык күңеленең көзгесе» дип аталган әңгәмә-концертлары җыр
сәнгатендә аерым бер фәнни хезмәт буларак каралырга хаклы Җырчы үз талантының тагын бер
ягын ачты Аның тарафыннан иҗат ителгән «Гөлмәрьям» «Идел буе каеннарына» «Яшьлегемә
кире кайтыр идем» Сәламләү - кебек җырларны халык яратып кабул итте.
Без аны яшь җырчыларның һәм композиторларның остазы, киңәшчесе буларак та беләбез
Күп кенә яшь җырчылар аның хәер-фатихасын*алып зур сәнгать юлына аяк бастылар Мәсәлән.
Хәйдәр Бигичев. Рафаэль Сәхәбиев Мөнир Якупов. Зөһрә Сәхә- биева. Хәмдүнә Тимергалиева.
Искәндәр Биктаһировлар халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен башкарыр
алдыннан, гадәттә. Илһам Шакиров белән киңәшәләр. тәҗрибә уртаклашалар
Халыкка рухи азык кирәк Тамашачыларның әлеге ихтыяҗын истә тотып. Илһам Шакиров
илебезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында еш була. Гастрольләр географиясендә чит илләр
дә бар. Тамашачы белән һәрдаим очрашып тору — үзенә күрә халыкның рухи ихтыяҗын өйрәнү
дә бит әле ул Шуның өчен дә халыкның сөекле җырчысы һәр очрашуга ныклап әзерләнә, яңа
җырлар сайлый, аларны халыкка үтемле итеп җиткерүнең төрле чараларын эзли Тамашачы
җырга-моңга сусамасын Җырлап яшәргә кирәк'
Музыка сәнгате турындагы уй-фикерләре белән даими уртаклашып торучы автор
буларак. Илһам Шакиров "Казан утлары» журналы белән дә элемтәдә тора Тормыш һәм иҗат
юлындагы 50 еллык бәйрәме алдыннан без танылган җырчыга журнал укучылары исеменнән
берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Редакциягә. Илһам Шакировка тапшыру үтенече белән, бер хат килде
«Безнең Ташкент радиосы һәр пәнҗешәмбедә татар артистларының концертын тапшыра
Сезнең моңлы җырларыгызны ишетер өчен концерт көннәрен көтеп ала-
Без үзебез тумышыбыз белән Башкортостан якларыннан Бирегә алтмышынчы елларда күчеп
килдек Беренче мәртәбә 1962 елны телевизор аркылы үзегезне күрдек һәм «Әнием» дигән
җырыгызны тыңладык Шуннан бирле безнең сөекле һәм моңлы артистыбыз Сез булып калдыгыз
Менә бүген 17 иче декабрь, безнең шатлыклы көнебез Без бүген улыбызга исем таптык
Моннан өч көн элек туган улыбызны кулдан-кулга алып исем таба ал- ф мыйча йөргәндә радио
аша сез мырладыгыз Шунда мин «Илһам кушабыз безнең . улыбыз да Илһамга охшасын илгә
сөекле булсын» дидем Безгә исем табып би- £ рергә Сез булыштыгыз Мең рәхмәт сезгә, озын
гомерле булыгыз*
Шакир Фәсхетдинов. ’
Ташкент өлкәсе Ак-кургаи районы. «Ленинабад» колхозы • ?
Сезнең үзегезгә дә бу исемнең кушылуы кызыклы гына булган дип сөйлиләр >
- Әткәй белән әнкәй миңа Инсаф дип исем кушарга уйлаганнар Янәсе төпчек малай, безне
тәрбияләр инсафлы булсын, дигәннәр Әмма миңа исем кушарга килгән Шакир бабай ул чакта
инде колакка да катырак булган ахрысы Инсафны Илһам дип ишеткән Хәер, болай да аны
Илһам исемен яраткан дип сөйлиләр Шулай итеп. Илһам булып киткәнмен
— Тамашачы хатларыннан күренгәнчә Сезнең иҗатка алар зур бәя бирәләр
Концертларыгызда Сезне алкышлап каршылыйлар алкышлап озатып калалар Гомумән.
алкышлар жырчыиы «бозмыймы*
— Алкышларга, кул чабуларга минем үземнең мөнәсәбәтем бар Кайчакта кул чапмасыннар
иде дисең Мәсәлән, сугыш китергән фаҗига турындагы -Өченче көн тоташ кар ява» җырын
башкарганнан соң, мин залның тыныч кына утыруын теләр идем Әмма кайберәүләр, күз
яшьләрен сорта-сөртә кул чаба башлыйлар Әлбәттә тамашачыны аңларга мөмкин үзенчә рәхмәт
әйтәсе килә аның Тик бу хәл миңа киресенчә тәэсир итә
Җырчы бервакытта да тынычланып калырга тиеш түгел минемчә Аның күкеле битараф
булса, ягъни кыйбласын югалтса, ул инде җырчы булудан туктый Җырчының миссиясе - кеше
күңеленә уй салу Ә җырчы үте битараф икән димәк тамашачы да аңа битараф караячак
— Нәрсә ул моң’ Хәтерлисездер, моннан берничә ел элек моң турында бәхәс чыккан иде
Җыр турындагы әлеге әңгәмәбездә дә моң төшенчәсенә кагылып үтәсе килә Билгеле булганча,
моң сүзен кайбер башка халыкларда очратып булмый Моң безнең халыкка гына хас нәрсә
түгелме икән’
— Чынлап та. моң сүзе кайбер халыкларда очрамый Әмма моң төшенчәсе юк икән, аларны
моңсыз дип әйтү хата булыр иде Моң ул халыкның үзендә күңел түрендә ята Моң аларның
тормыш-кон күрешендә гореф-гадәтләрендә чагылыш таба һәр холык та җырго-моңга бай. рухи
хәзинәләрендә моңчы җырлар байтак
Гомумән, нәрсә ул моң’ Бу хакта, әйе. күп бәхәсләштеләр Ни өчен шундый бәхәс чыкты
соң’ Без гади генә нәрсаләрне дә кайчакта аңлашылмас дәрәҗәдә катлауландырырга яратабыз,
кайбер күренешләрне кеше акылыннан кеше күңеленнән өстен дип исәплибез Моң хакында
бәхәс тууга да нэп шулар сәбәпче булгандыр
Бу сорауга мин «Азат хатын» журналында дөнья күргән «Артистлар» дигән язмамда да.
Татарстан радиосы буенча оештырылган «Халык җырлары халык күңеленең көзгесе» дигән
әңгәмә-концертта да җавап бирергә омтылыш ясап караган идем инде Кабатлауның зыяны
булмас дип уйлыйм
Гади генә мисаллар китерәм Бер үк скрипкада бер үк нотаны (көйне) ике кеше башкарды,
ди Берсе бик моңлы итеп уйный икенчесенең уйнавы исә күңелгә бөтенләй ятышлы түгел Сәбәп
нәрсәдә соң’ Сәбәп тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә алуда Кайбер җырчыларны,
башкаручыларны .тыңлаганнан соң тамашачы канәгать рәвештә • Йорәктәген әйтте дә бирде-,
дип куя Димәк, моң ул йөрәктән чыккан нәрсә икән
Моң җырда гына түгел, ә бәлки шигърияттә дә проза әсәрләрендә дә гомумән сәнгатьнең
башка төрләрендә дә яши Мәсәлән, балачагымда -Агыйдел» нова стен укуым әле дә хәтеремдә
Мирсәй ага Әмирнең бу әсәре миңа шулкадәр тәэсир иткән ки. хәзер дә мин аны иң моңлы
әсәрләр рәтенә кертем Белмим аеәриең тая агышы шулай тылсымладымы, әллә инде андагы
вакыйгалар тәэсир иттеме мин бик моңлы җыр тыңлагандай булдым Ләкин үсә төшкәч
«Агыйдел »гә яңадан әйләнеп кайтмадым Өякән язучыбызның рухы рәнҗемәсен балачагымда
алган якты тәэсирләремме азгал- тырмын дип курыктым
Моң димәктон. табигатьтә до моң бар Нәкый ага Исәнбәт китергән мисалмы искә төшереп
узу урынлы булыр Яшьләр кич белән җыелышып, су буенда учак ягып җибәрделәр, ди Бу
күренеш Һәркемне моңаерга уйлвНырга мәҗбүр итәр иде Шул ук яшьләр көпә-көндез су буенда
учак ягып карасыннар әле* Моиысы инде беркемне дә моңландырмас иде
— Әйе. хакыйкать күренешләрне шулай үзара чагыштырып карау юнәлешендә ачыла
Әйдәгез, тагын бер чагыштыру китерик халык җырлары, композиторларыбыз- ның популяр
әсәрләре һәм Көнбатышта киң таралган «шау-шу» музыкасы. Һәркай- сының үз тыңлаучылары
бар Моны нәрсә белән аңлатыр идегез’
— Башта бер хәл турында сөйлим әле.
Бервакыт Казанга яшьләр арасында дан казанган ансамбль килде Ансамбльнең иҗаты
белән кызыксынып, мин дә концерт тыңларга киттем Сәхнәдә—яшьләр, залда да — яшьләр
Киемнәре дә бер-берсеннән аерылмый диярлек Менә концертны башлап җибәрделәр Артистлар
пыр тузып бииләр, сызгыралар, акырып җырлыйлар Сәхнәдә шундый хәл икән, залдагылардан да
«яхшылык* көтмә инде Тәртип саклаучылар залдагыларын берәм-берәм җыеп алдылар Ә менә
сәхнәдәгеләргә сүз әйтүче булмады
Мин моны кеше көлдерер өчен сөйләмим Киресенчә, күңелсез хәл бу Монда борчылыр
урын бар.
Күптән түгел Минзәлә районында гастрольләрдә йөреп кайттым Дөресен әйтим, минем
концертларга тамашачы «модалы» җырлар тыңларга киләдер дип уйламыйм Алар нинди җырлар
башкарылачагын алдан ук сизенеп киләләрдер, мөгаен Минзәлә районы культура йортларындагы
тамаша залында бары тик яшьләр генә утыра иде Әлбәттә. алдан ук искәртеп куярга кирәк таптым
• Бу концертта сез бары тик татар халык җырларын һәм композиторларыбызның популяр
әсәрләрен генә ишетерсез Шау- шулы музыка безнең концертта ишетә алмассыз»,— дидем
Концертлар уңышлы үтте Мин моңа шатландым Юк. үзем өчен түгел Димәк, тамашачы җыр
тыңлаганда халык тарихы белән дә таныша дигән сүз Соңгы исәптә мондый җырлар аларга ике-
ләтә файда китерә.
— «Шау-шу» музыкасы турында сүз чыккач, бер сорау туа: халыкның үзендә дә
тамашачыга тәкъдим итмәстәй җырлар байтак очрый...
— Әйе шул. хак сүзләр бу Иҗтимагый тормыштан читләшеп, бәйрәмчә күңел ачып яшәү
дәрте уята торган җырлар да шактый Әмма аларны халыкка җиткерү шарт түгел Халыкта һәр
нәрсәдә халыкчан түгел — моны онытырга ярамый Җырчының. композиторның максаты нәк менә
шунда да инде — халыкчан җырларны җыйнау. аларны профессиональ дәрәҗәгә җиткереп
эшкәртү һәм халыкның үзенә бүләк итү Кайбер җырчылар арасында (бигрәк тә яшьләргә кагыла
бу) инде халык күңеленә кереп урнашкан җырларны бозып җырлаучылар да очрый Мәсәлән
Безнең урам уртасыннан Ага суның салкыны
— дип җырлый бер яшь җырчыбыз. Мин аны төзәтергә мәҗбүр булдым Сүзләрнең ялгыш булуын
аңлаттым «Урам уртасыннан салкын су агып яткач анда чокыр казып куйганнармы әллә’»—дип
сорадым
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны
Гомумән, халык җырларына бик игътибарлы булырга кирәк
— Кайбер тамашачылар борынгы җырларның, мәсәлән. -Иске кара урман* кебек
җырларның сүзләрен алыштырырга кирәк, диләр Сез бу фикергә кушылыр идегезме?
— Әлбәттә, юк Әйткәнемчә, һәрбер җырның дөньяга килү тарихы бар Без бүгенге көн
таләбеннән чыгып, аларны үзебезчә эшкәртә башласак, бу халык тарихын бозу булыр иде
Киләчәктә тарихны, сәнгатебез тарихын өйрәнүчеләр дә. халык үзе дә безне гафу итмәс иде
Хәтерлисездер, СССР Язучылар союзы идарәсенең юбилей пленумында (1984 ел.
сентябрь) ясаган чыгышында иптәш К У Черненко «Тарихны яңадан күчереп язарга, аны
чистартырга ярамый».— диде
Хәлбуки, кайбер яңа табылган җырларның сүзләрен үзгәрткәләргә дә туры килде. Мәсәлән.
Волгоград өлкәсеннән язып алынган «Чатырлар» исемле җырга мин шагыйрь Зөлфәткә яңа текст
язарга куштым Далада туган озын, моңлы бу җырның сүзләре, ахрысы, онытылган булган һәм
аның эчтәлеге «җанкай-җанаш»ка гына кайтып калган иде Көйгә социаль эчтәлекле яңа сүзләр
язылды. Халык әлеге җырны яратып кабул итте
Яшь җырчыларга һәм композиторларга нинди теләкләр әйтер идегез’
— Әү вә л җырчыларга берничә сүз Яшьләр күбесенчә әзер җырларны башкарырга күнегеп
киттеләр Кемдер тарафыннан эшкәртелгән җырны, әлбәттә, җырлау җиңелрәк Әмма андый аксат
юл сайларга ярамый
Бу җәһәттән бер мисал китерәсем килә Сараевода үткәрелгән Олимпия уеннарын
кызыксынып күзәтеп бардым Бигрәк тә чаңгы ярышлары истә калды Ярышларга анализ ясаучы
спорт комментаторы шунда болай диде • Иң авыры — алдан килүчегә ф
Әйе. иң авыры — алдан юл салып килүчегә Халык күңеленә үзенчә юл сабучы _ сәнгать
кешеләре моны яхшы аңлыйлардыр Һәр җырчының халыкка әйтер сүзе £ булырга тиеш Моның
очен җырчыга композиторлар һәм шагыйрьләр белән иҗади 2 элемтә урнаштыру зарур Мансур
Мозаффаров Александр Ключарев белән бергәләп й җырлар иҗат итүебез бүгенгедәй хәтеремдә
Студент чагымда ук бергәләп нжат иткән Б җырларыбыз әле д» консерваториядә үзенә күрә бер
үрнәк итеп кулланыла
— Татар халык җырларын эзләп табуда үзешчәннәр дЭ күп эш башкаралар Аларга нинди
теләкләр белдерер идегез1 *
— Зеленодольск районының Норлат авылыннан һава Харисова республика күләмендә
уздырыла торган һәр смотр-конкурска үз җырын алып килә иде Ул аны халыктан отып алганмы,
әллә үзе иҗат итә идеме анысын тогәл генә әйтә алмыйм әмма ул һәрвакыт яңа җыр белән чыгыш
ясый иде
Хәзер исе үзешчәннәрне тыңлыйм да аптырап куям барысы да профессиональ җырчылар
башкара торган җырлар Эзләнү- җитеп бетми күрәсең Хатта кайберләре танылган артистларны
кабатлау юлына басалар Танышы гына түгел килеш- килбәтләре дә. сәхнәдә үз-үзен тотышлары
дв кемнедер хәтерләтә Миңа да кайбер танышларымның әйткәне бар фәлән районда нәкъ синеңчә
җырлый торган кеше яши, хәтта кыяфәте дә сиңа охшаган, диләр
— Димәк, һәр башкаручының үз йоәе. үэ тавышы булырга тиеш1
— һичшиксез Доньяга һәр кеше кабатланмас булып туа Хәтта җырчы үэ-үэен кабатлый
башласа да, аныҢ җыр сәнгатендәге әһәмияте кими
— Әңгәмәбезне тамашачы хатын укудан башлаган идек Сезгә алар күп киләдер
— Әйе. хатлар күп килә Күбесе рәхмәт хатлары Араларында торле киңәшләр сорап
язганнары да очрый Кайбер авторлар исә үзләре киңәш бирәләр Дорес киңәшләрне һәрвакыт истә
тотарга тырышам
— Тамашачылардан килгән хатларыгызны безгә дә укытмассызмы1
— Кайберләрең бүгенге очрашуга махсус рәвештә алып килгән идем Рәхим итегез'
Сезнең әңгомә-концертыгыз бездә бик җылы тәэсир калдырды Аиы тыңлаган вакытта •
Илһам җыры белән генә түгел, сойләве белән дә күңелләргә үтеп керә икән»— дип уйлыйсың
Кешеләр авызыннан шундый сүзләрне еш ишетергә туры килә ‘Нишләп хәзер мәхәббәт,
еню турында гына җыр чыгаралар икән нишләп с«ж әле гражданнар сугышы. стахановчылар
турындпгыларык. элек клубларда ж ырлап-уйнап йорган җырларны оныттылар икән • Чыннан да
андый җырлар тапшыруларда бик сирая җырлана, яки бнтенләй җырланмый Күрәсең. ул җырлар
безнең яшьлегебезгә туры килгәнгә күңелгә якыннардыр инде Шулай ук -Иске кара урман» -
Сибелә чәчәк*. -Г»л- җамал» һәм башка борынгы койлвр да сирәк яңгырый Алар буыинан-буынга
күчеп килгән, онытылмый торган, хәзер дә яңа чыккан койләр кебек тыңлама торгам (искермәгән)
койләр бит -Гвлҗамал» җырын гына алыйк Шул дүрт жырда (ку
шымтасыннан башка) никадәр мәгън» Яшь кыз Серен кем белән дэ уртаклаша алмый Дүрт стена
эчендә Андыйларның алдагы тормышы билгесез Алар сияргә дә ом-лергә до хиклы түгел
Билгесезлек Аларны кемгә сатарлар' Карткамы, егеткәй- аллә комсыз бер байгамы (ничәнчедер
хатынлыкка)' Бу хакта алар ачыктан ачык кычкырып ти сойлишо алмыйлар. 0 колактан колакка
сойлиләр Билгеле, бу сүзләрме* берсе дә җырда юк Ләкин билгесез язмышлы җиткән кызның
уйлары бик ачык булып аңлашыла Бу җырны инде беркем до ялыктыргыч дип әйтмәс минемчә
Ә «Иске кара урман» кое турында сез бик аңлаешлы ачык итеп әйттегез Андый җырларны
яшьләр «м. и дв сасылар — да еидаа. жырларг. кирик Яшьләр халкыбызның үткән тормышын күз
алдыма «ите(х-гни-р в жаяэмнәр исләр, на «моерееммәр
Гомумән мондый аңгәмә концерт ешрак буясчи илт андый веммгртлар белән авылларга да
килсәгез иде (Безнең ввылларм артистлар да биш-алты елга бер теки күренәләр )
Әйткәнемчә, табигать Сезгә җырлау өчен генә түгел, сөйләү өчен дә шундый йомшак тавыш
биргән, аңлаешлы, гади тел биргән Эшегездә уңыш, тормышыгызда бәхет телим
Халисә Сибгатуллина,
Арча районы. Кызылъяр авылы
Моннан ике ел элек Сез Чайковский шәһәренә зур концерт белән килгән идегез Без Сезне бик
кадерләп каршы алдык, һәм концерт бик уңышлы үткән иде Инде гафу итегез үпкәбез бик зур.
чөнки безне оныттыгыз, килмисез Югыйсә без Казаннан ерак яшәмибез. Әгәр безгә атап кына
килергә мөмкин булмаса, Ижевск. Сарапул якларына гастрольләргә чыксагыз, безгә инде
бөтенләй якын кала.
Чакыруыбызны кире какмасагыз иде Без бит Сезне түземсезлек белән сагынып көтәбез
Килегез'
Фәнис Заһитов.
Пермь өлкәсе. Чайковский шәһәре
Без Сезнең радио аша концертыгызны бик яратып тыңладык Бигрәк тә «Кара урман» ошады
Әлеге җырны тыңлаганда үзеңне урманда кебек хис итәсең, борынгы заманнарда яшәгән әби-
бабаларыбызның караңгы тормышлары күз алдына килә. Сезнең матур моңлы тавышыгыз
ерактан, бик ерактан чылтырап аккан чишмә суы кебек йөрәкләргә үтеп керәләр
«Син сазыңны уйнадың» дигән җырны тыңлаганда да үзеңне гөлләр бакчасында кебек
сизәсең Әйтерсең лә ерак түгел генә тыныч су өсте күренеп тора Син анда берүзең генә калгансың
шикелле Балачакларың, синнән аерылган якын туганнарың, якын дусларың берсе артыннан берсе
күз алдына киләләр.Сезне тагын-тагын тыңлыйсы. тыңлыйсы килә
Сезгә ихтирам белән: Зәйнәп Шәмсетдинова. Разия Рәхимкулова.
Сәлимә Гайнуллина. Ислам Рәхимкулов. Гомәр Рәхимкулов
Чистай
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Сезгә зур үтенеч бар Ярты гасыр элек безнең гаилә туган якларыннан (элекке Казан
губернасы) бирегә күченеп килгән Әмма туган як туган як шул. аны мәңге онытып булмый икән
Әле менә бүген Бөтенсоюз радиосыннан халык җырчысы И Ша- кировның чыгышын тыңладым
Ихтыярсыз яшьләрем түгелде Куп мәртәбәләр сатучыларга мөрәҗәгать итеп карадым әмма татар
җырлары язылган пластинкалар беркайда да юк Ә бит безнең Грозный шәһәрендә татарлар күп
яши. Зинһар өчен пластинкалар белән сәүдә итә торган кибетнең адресын җибәрегез әле
Ә Илһам Шакировка чын күңелдән уңышлар телим. Ул һәрвакыт кешеләр тормышын
җырлары белән ямьләндереп яши
А Цуриковская
Чечено-Ингушетия. Гудершес районы. Джалка поселыгы.
Төрле җырлар һәм төрле җырчылар бар. Кайсыларын бик яратып тыңлый сың. ә
кайсыларын юк Ә менә Сезнең башкаруда, нинди генә җыр булмасын, барысы да җанга рәхәтлек
бирә
Мин бер мәртәбә Сезнең концертыгызда булу бәхетенә ирештем Сәхнә артыннан «Бик
еракта идек без» дигән җырны җырлап чыгуыгыз һәрвакыт хәтердә торыр'
Сезнең яңа җырларыгызны ишетү минем өчен зур шатлык булыр иде. ләкин алар- ны табу
айга менүдән дә кыенрак Илһам абый киңәш итегез әле. мөмкин булса, кая заказ бирергә’ Бәлки
Казанда, берәр тавыш язу студиясенә магнитофон пленкасын җибәреп яздырырга буладыр’ Мин
үзем дә татар халык җырларын җырларга бик яратам
Хатны тәмамлап, сезгә барча җыр сөючеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәм. кояштай озын
гомер, иҗатыгызда тагын да зур уңышлар телим Кабатланмас моңлы тавышыгыз һәрвакыт көчле
яңгырасын!
Тирән ихтирам белән. Ягьфәр Рысаев Томск.
Мин — рус егете Татар кызына гашыйк булдым Һәм аны тормыш юлдашы итеп сайладым
Аны яратуым белән сезнең җырларны һәм сезне дә яраттым Гомерлек юлдашым минем өчен
«Янар чәчәк» булып тоела. «Янар чәчәк» җырын башкарыгыз әле Әлеге җыр аңа уртак бүләгебез
булыр
Туганнарча сәлам белән.
Владимир Волков
Алма-Ата.
Сезгә бик зур үтенечем бар
Сезне бик сагындык Әллә безне онытып та куйдыгыз инде” Сезне күрмәгәнгә бер ел булды
Җәйләр үтте, көзләр җитте — ә Сез һаман юк та юк Безнең хәтта производстводагы эшләребез
түбән тәгәри башлады Мона бары тик Сез генә гаепле Күпме мөмкин көтәргә’
Без Сезне һәм тавышыгызны бик яратабыз Хәтта быел күбебез отпусхага да китә алмады Сез
килеп тешәрсез дә Мәскәүгә. күрми калырбыз дип куркабыз
Ихтирам белән,
Роза Абдуллина
Мәскәү
Төрле язмышлар аркасында татарлар Советлар Союзының һәм Җир шарының бик күл
тарафларына сибелгән Үэбәкстанда да күп алар
Элек татар җырларын халыкка ирештерүче җырчы Рәшит Ваһапов иде Без аны ярата идек,
ихтирам итә идек Хәзер исә җыр тарны халыкка җиткерүче дип Илһам Шакировны исәплибез
Аның һәр килүе зур бәйрәмне хәтерләтә Сүзләрем дәлилсез булмасын дип. мисаллар китерәм 1968
елда ул Ташкентта Ленин комсомолы паркында чыгыш ясады Бирегә 3000 кеше сыя Бу концертта
хәтта басып торырга да урын юк иде Илһам Шакиров яңа җырлар алып килгән иде Җырчы үзе
иҗат иткән • Гөлмәрьям», «Сәлам сезгә» исемле әсәрләрне башкарганда җыр көенә бөтен зал КУЛ
Без*Илһамсыз татар культурасын бөтен тулылыгы белән күз алдына китерә алмас идек Аның
концертларын тыңлар өчен Казан шәһәренә барып йөрергә һәркемнең дә мөмкинлеге юк' Шуңа
күрә безгә ешрак килсен иде ул кунакка1
Аңлыйбыз Илһам Шакиров безне — үз халкын өзелеп ярата Без дә аны бердәнберебез дип
атыйбыз
Әнвәр Максудов.
Ташкент сәнгать сараеның баш рәссамы