Логотип Казан Утлары
Повесть

УРМАН ЭЧЛӘРЕНДӘ УРМАН


Нигә ашкынам әле...
айтып кил эм I
Поезд тәгәрмәчләре бертуктаусыз рельсларга суга..
Кояшның мине озата баруы микәнни юл читендәге имәннәр белән куыша куыша поезд ар тыннан йөгерә ул Кәүсә һәм ябалдашлар ешлы гында югалып тора да, утлы шар сыман янадан каршыма тәгәрәп чыга Тирбәлә. оча, чайкала минем күкрәктә тыпырдап торган сагыну-сагыш- lap шаукымы, әйтерсең, аңарга да күчкән Әйе, минем бөтен гәүдәм электр тогыдай куәтле ашкыну белән тулы’ Солдат шинеле кигән, дөм
караңгы iHini.ip.u берьялгызы сакта торган, гимнастеркасына бәсәреп чыккан тозлы тирнең тәмен татып караганнар гына андый ашкынуның ни икәнен яхшы беләдер Билгә беренче тапкыр каеш буганда миңа ун тугыз яшь иде Әле күптән түгел, заставам белән саубуллашыр алдын нан гына, пограничник дусларым туган көнем белән котладылар егерме бер яшь Бу сан миңа, матур һәм серле тоелу өстенә. яшьлегемнең кыл уртасында басып торуымны да искәртте кебек Яшьлегем уртасын ниләр белән, нинди уй .хыяллар белән каршылыйм соң мин?
Ике елый ерак чик буенда, карлы сопкалар илендә узды Инде менә күкрәктәге хәрби билгеләрне, яшел петлица һәм погоннарны ялтыратып, бөтенләйгә кайтып килешем Беләгемдә я гулы кул сәгате Чемоданым да застава начальнигы үз кулы белән тапшырган истәлекле кәгазь Анда «Куркынычлы чик бозучыны тотуда кыюлык күрсәткәне өчен рядовой Фәрит Юлдашевка рәхмәт белдерәм>. дигән сүзләр язылган Б\ сүзләр мина «гражданскн> тормышта да намуслы, гадел һәм тырыш булырга куша
Тамбурда басып торам
Поезд тәгәрмәчләренең тигез шавы, борнап чыккан үләннәрнең тере ягым булып артка йөгерүе, кояшның тирбәлә тнрбәлә озата баруы болар һәммәсе тоташ бер жырга юл жырына әверелә Тышта яз. май башы Яшел вагоннарга ышкылып тыгыз йомшак жил ага Чәчләргә, куенга кереп тулган шушы рәхәтлекне икенче бер ераклык белән чагыштырып карыйм юк. болар башка, болар Камчатканың чәнечкеле жнленә тамчы да охшамаган, мөгаен, туган як кырларының беренче сәламедер бу Агачлар ешайды, каршымнан күгелжем яшькелт ташкын
булып урман шуыша. Тирән итеп сулаган саен аермачык тоям: монысы - чәер катыш ылыс тәме, болары — яшь үлән һәм баллы яфрак исе Чү, монысы, валлаһидыр, күңел тансыклаган әрем тәме’ Чынлап шулай идеме бу, мавыга торгач әллә тоелды гынамы — һәрхәлдә, борыныма кинәт кенә әрем тәме килеп бәрелде.
Поезд инде Азия белән Европа чиген үтеп бара иде..
Ә мин исә бу минутта, гүя, балачак чиген узып барам, тәгәрәп-аунап үскән ишегалдына һәм тыкрыгыма кайтып төшәм Әрем исе уйларымны чуалтып ташлады. Безнең бәрәңге бакчасы артында үсеп тә карый иде соң әрем! Аксыл томандай җәелеп, киртә буйларында җәй буе патшалык итә. Кулың белән кагылдыңмы, әчкелтем әрем исе көн буе синеке инде, сабынлап та бетерермен димә. Сабаклары катылангач, көзгә таба әни берәм-берәм сындырып алардан идән себеркесе ясый Әти, матур булсын өчен, сабаклы башын балта белән чабып тигезли...
Кинәт шушы урында йөрәкнең тибеше ешая, күңел төпкелендә яткан иң тирән хис тышка актарылып чыга Нигә соң әле болай ашкынам? Хатирәләр диңгезен ера-ера, кем янына шул тиклем ашыга күңел?
Әни янынамы?
Әйе. ике ел эчендә мин аның ягымлы тавышын, пешергән ашларын, өстәл тирәли йөргәндәге кайгыртучан хәрәкәтләрен үлеп сагындым.
Әти янынамы?
Әйе, аның ирләрчә нык кулларын, яхшылык нуры бөркелеп торган күзләрен, тәмәке тарта-тарта ишегалды бүрәнәсендә уйланып утыруын бик тә күрәсем килә.
Сеңелем Фәридә белән күрешү шатлыгымы мине алга җилкендерә? Ул инде ике ел эчендә байтак үзгәргәндер. Хәрбиләрчә нык басып, пограничник киеменнән кайтып кергдн абыйсын күргәч, нишләр икән ул? Элеккечә ике кулын чәбәкләп сикерер, аннары гына саргылт чәчләрен артка чөеп таулар, диңгез җиле турында сораша башлар, мөгаен.
Әллә соң мин авылдашым Зөлфирәне тизрәк күрү өчен шулай ашкынаммы? Ул хәзер Казанда яши, студентка Аның хатларын уку мине исертә, яшьлек хыялларымны очындырып тагын да биеккәрәк күтәрә Безнең бит сөю вәгъдәбез бар, ул мийе көтә... Зөлфирә, Зөлфирәм'
Вакыт пружинадай кысылып килә. Берәүдән дә рөхсәт сорап тормастан вакытны ашыктырам икән, моның үзенә күрә сере бар, әлбәттә Мин ул серне, күңелемдәге хискә, ачышка тәңгәл китереп, бөек сер дип атадым Ә ачышны, иртәме-соңмы, гомеренең кайсы да булса бер ноктасында һәркем ясарга тиеш, минемчә.
Дөресен әйткәндә, мин унҗиде яшемә кадәр белми йөргән әлеге сер йомгагын әти беләң әни үзләре сүтеп, кузгатып җибәрделәр Унынчы классны тәмамлаган көннәрем иде. Ж,әйге тымызык кич, түбә калайларын дөбердәтеп яңгыр ява. Күкләрне тутырып яшьнәгән яшеннең яктысы, бер фокуска төбәлгән нур көлтәсе сыман, секундның меңнән бер өлешендә тәрәзә өлгесенә кереп тула. Әнә шундый дымлы, тылсымлы, тансык бер кич иде үл.
Әни сөйли... Мин яңадан тугандай булам! .
Әти сөйли Мин яшеннәр уртасына килеп керәм!
Юк, яшен уклары мине куркытмый, бары тик тирә-ягымдагы кайнарлыктан бөтен тәнем кыза, чәч төпләрем сәер кытыклана башлый. Балачакта тыңлап үскән әкиятләрем кинәт кечерәеп, юашланып кала Әти белән әни миңа әкиятләрдән мең тапкыр гыйбрәтлерәк, дөресрәк булган чын хикәят сөйли, турыдан-туры минем язмышыма кагылышлы хакыйкатьне — ничә еллар түкми-чәчми яшереп саклаган йөрәк серләрен минем хөкемгә тапшыралар.
Унҗиде яшемә кадәр белми йөргәнмен...
Бер уйласаң — кеше ышанмаслык хәлләр. үткәннәрдә йомылып калган хатирә Икенче уйласаң — бернинди сере булмаган ап-ачык дөреслек
Бөек серем минем! Усал сүзләрдән, гайбәтчел карашлардан саклау өчен мин дә сине вакытлыча күңел төбенә салып куйдым, карлы-буранлы көннәрдә йөрәгемә кысып җылыттым, җәйге челләдә эсседән ышыкладым һай, авыр икән сер саклаулары' Тунгус метеориты үзендәге серне, әйдә. • килер көннәргә саклый бирсен Мин исә һич тә тел кычытканнан түгел, 5 үземнең зиһенем, тәҗрибәм белән ирешкән күңел хәзинәсен кем беләндер J уртаклашасы килгәнгә күрә, әлеге серемне Зөлфирәгә сөйләргә тиеш' 0
Тамбурда басып торам 2
Поезд хыял кебек томырылып алга чаба
Рельслар хәтер сыман тын гына артка йөгерә
5
Хәтерләү |

Мин кояшлы язгы көннәрнең берсендә туганмын Ничек, ни өчен 2 туганмын шуны ачыкларга тырышуымның беренче тәҗрибәсе буларак. * елап та җибәргәнмен Гадәттәгечә, көн арты көн туган, язлар саен ярыша- « ярыша сыерчыклар сайраган һәм мин. камыт аякларымны эшкә җигеп. £ тәпи йөреп киткәнмен Кызганычка каршы, мин боларнын берсен дә ~ хәтерләмим... “
Балачагым якты булып истә калган Хәтердә калганнар буенча мине = иң нык гаҗәпләндергәне кояш иде Ул җылы, көләч, якты, серле' 1 Тәрәзә пыяласы аша ансат кына сикереп керә дә өстәлгә, өстәл өстендәге чәйнеккә, буяулы идәннән стенадагы көзгебезгә күчә Урамга чыккач, мин аның кул җитмәслек биеклектә эленеп торуын аңлыйм, үҗәтләнеп өскә текәләм. Озаклап, бик бик тырышып караганның соңында кояш нурла рының һәр җебен аермачык күрә башлыйм Тирә якка туп-туры сызылып киткән алтынсу көмеш җепләр Кызлар чәчен тарткан кебек чеметел кенә тотып карыйсы иде үзЯәрен Ярамый, әнә ничек ягымлы, дусларча елмая бит ул, дәшә, үзенә чакыра! Тик анда кадәр менәрлек баскычны минем әле очратканым юк. Тотам да ишегалды бакчасына керәм. сары чуклы көнбагыш пәрәмәченә сарылам анардан кияш исе килә кебек
Әнә шулай акрынлап табигать, кешеләр, тирә-юнь минем тормышыма килеп керде Яфраклар лепердәвең әйткән дә юк. якадан кереп күлмәк изүеннән шуып чыккан җилләрнең дә мнңа ниндидер әйтер сүзе бар кебек
Табигатьтәге һәр аваз, һәрбер хәрәкәт мине ымсындыра, магнит сыман үзенә тарта Бал кортларынаң безелдәвек. башаклар сөйләшен тын да алмый тыңлыйм Шулай итеп, үзем генә белгән тылсымлы дөньям барлыкка килде Мин биредә үзем теләгәнчә яшим йөрим, ггаҗәпләнергә өйрәнәм, моңсулыкның ни икәнен дә белмичә рәхәт көннәр кнчерәм
Минем яраткан тау башым бар Шунда күтәрелдемме, кояшка һәм болытларга күпмедер якынайган кебек булам Зәңгәр күк биләмәсендә болытлар сөзешә. Болыт күләгәсе, тау бите буйлап тын гына үрмәләп килә килә дә. мнңа чирәм өстендә чалкан яткан малайга җнңелчә генә килеп кагыла Мин аны. ул мине кыерсытмый безнең арада тулысынча хөрлек, туганлык! Ә менә самолет күләгәсен күрсәгез икән кайдандыр кыйгач лап кына килеп чыга да «ә» дигәнче югалып та өлгерә Болары минем патшалыкта гына була торган маҗаралар
Биш ун адым атласаң, аяк төбеннән генә иген кыры башлана I үя ул. сыек яшел ташкын булып офыккача җәелгән дә. түгелеп китүеннән курыккандай, тау башында үзен үзе тыеп, тукталып калган Иген кыры артында зәңгәрләнеп калын урман күренә Ә менә урманнан сон нәрсә башлана? Алга таба тагын ниләр бар анда» Минем әле бу сорауларга тешем үтми иде
Төш вакытында әни медпунктын бикли дә өйгә кайта. Кояшны яратуым юкка түгел шул: елмайган-көлгән вакытта әнием һәрвакыт кояшка охшап кала. Ә менә әтине, әтине кемгә, нәрсәгә охшатырга соң? Ике дә уйлап торасы юк, имәнгә охшаган ул! Көчле, таза, каты куллы. Өстәвенә, урманчылар кия торган яшел путалы фуражкасына да көмеш билге—пар-пар имән яфрагы беркетелгән. Җәйләрен, бигрәк тә печән өсте чорында, соңарып кайта. Мич буена элгән кожаныннан абага, ылыс һәм тагын әллә күпме хуш исләрне үзенә җыйган урман исе аңкый. Аның белән бергә өебезгә ниндидер нур, җылылык, шатлык кереп тулуын тоя идем мин. Әни дә аның тирәсендә йөгергәләп кенә йөри, беләгендә — әтигә дигән чуклы сөлге. Әтинең бер тезендә — мин, икенчесендә — сеңелем Фәридә. Дүртәр нәни беләк белән кояшта каралган муенына сарылабыз.
Өстәлгә самавыр менеп кунаклый, әнкәй үзенә генә хас салмак, ипле хәрәкәтләр белән аш бүлә. Кайнар аштан соң әти белән әни тирли-тирли, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә тәмләп чәй эчәләр. Тирләргә әллә вакыт юк, әллә инде зурларча итеп эчүнең рәтен белмибез — безнең авыз тирәсенә бары варенье эзләре генә йогып кала...
Әтинең үзенә беркетелгән тимеркүк аты бар. Озын торыклы, шома сыртлы, зур һәм хәрәкәтчән колаклары тимерче кайчысыдай уйнаклап тора. Горур муен тирәсенә елышкан чем-кара ялы — пар канат. Шундый ансат, җиңел, сыгылмалы җилдерә ул, ахры, әнә шул канатлары ярдәм итә аңарга. Мин уянып чыкканчы, гадәттә, әти атын җигеп өлгергән була. Куштанлыгын тамчы да яшермичә, арба тирәсендә Сарбай бөтерелә. Әнә шул куштанлыгын өнәп бетермим мин аның. Этләргә акыллы, җитди булу килешәрәк төшә (чик буе заставасындагы овчаркаларны нәкъ менә шуның өчен яраттым да инде мин).
Ярый, эт этлеген итәр ди, минем бит әле дүрт аяклы икенче бер ахирәтем дә бар. Көмештәй аваз белән кешнәп җибәрдеме, күктәге фәрештәләргә чаклы очып барган җиреннән тукталадыр. «Бусы тагын нинди могҗиза?» — дип аптырашалар бугай. Сүз дә юк, колыныбыз бик чибәр: аяклары талчыбыктай нәфис, көмеш йоннары җем-җем килеп тора. Ялы юк әле югын, әмма муен сыртындагы буйдан-буйга сызылган кара бөдрә дулкыны кызыктыра да соң. Их, бер генә тапкыр сыйпап карыйсы иде үзен! Юк, тоттырырга уйламый да колын. Бәлки, шулай үзенә тиз генә якын җибәрмәве, баш бирергә теләмәве белән мине үзенә караткандыр да ул.
Әти ни өчен урманга китеп югала, көнозын анда ниләр эшли — мин әле ул чакта боларны анык кына белми идем. Урман егу, делянка чистарту, питомникта чыршы кәлшәләре үстерү, печән заданиесен үтәү кебек эшләр минем «катнашымнан» башка да бик әйбәт барган. Әтинең теленнән «контора» дигән ят сүзне ишеткән саен ике катлы бу агач йортның кайдадыр еракта, урман артында булуын чамалый идем.
Алты-җиде яшьлек вакытымда әти мине атына утыртып урманга алып менде. Арба төбенә калын итеп печәй, печән өстенә брезент җәелгән. Машина утыргычыннан бер дә ким түгел: чокыр-чакырлы урыннарда җай гына селкетеп тә ала, изрәп китмәгез, янәсе. Мондый чакта йоклап китсәң, йөрәксез, җансыз, туң бавырлы диярләр. Күккә ашкан карт чыршының толымнары оеп калган. Менә югарыдан арба уртасына озынча күркә сикереп төшә. Тиен ыргытты микән аны, әллә урмандагы агачларның мине шулай күчтәнәч белән каршылавымы? Ул да түгел, куелык арасын-нан күке кычкырганы ишетелә, колак төбеннән выжылдап төклетура уза. Ерактан караганда тын гына утырган урман эчкәре кергән саен гүли, кайный, рәхәт бер шом белән күңелгә саркып керә. Әгәр янымда әти
бул м аса. мин биредә мәңгелеккә адашып калырмын төсле Менә ул яратып җырлый торган җырын үзалдына көйли башлады*
Урман эчләрендә урман. Керсәм чыгалмам инде
Кинәт якында гына ниндидер кошның җан ачысы белән чыр-чу * килгәне ишетелде. Әти каеш дилбегәсен ат сыртына ташлады да. әйдә 5 дигәнне аңлатып, миңа сүзсез генә ым какты Елгыр адымнар белән £ (артыннан көчкә өлгерәм. Кечерәк алан читендә, чыннан да, йодрык чаклы бер чуар кош бәргәләнә, куаклыкка таба атылып бара да канатларын = җәя-җәя ачыргаланып 'кире чигенә «Ни хәл бу?» — дип гаҗәпләнүем 5 кая. әти кулындагы кыска чыбыркысы белән куаклык төбен кыйный р башлады Бер, ике тагын әллә ничә тапкыр сукты, ярсып-ярсып селтәнде * Мин аңламаган бер бер хәтәр эш бар монда, күрәсең Бераздан, чыбыр- 5 KU сабына эләктереп, әти ниндидер кара тасманы җирдән күтәрде Минем £ беренче тапкыр чын елан күрүем иде. куркудан тәннәрем чымырдап ♦ китте. ®
Курыкма,— диде әти, - ул инде терелерлек хәлдә түгел Чарасына х күрә җәзасы. *
Менә ничек: еланнар хәтта кош оясына да һөҗүм итәләр икән Кәүсә- п гә чорналып менә-менә дә. берәм-берәм балаларын тотып ашый Мондый | явызлыкны мин дә гафу итә алмыйм, еланны үтереп дөрес эшләгәнбез -
Әтием үзебе! коткарган кош оясын да күрсәтте әле. тик озак * юанырга кушмады, юкса кеше кулы тигәннән соң кайбер кошлар оясыннан < бизенә икән. Әнә бит. элеккечә үк чырылдамаса да. хәвефләнеп һаман “■ безнең тирәдә бөтерелә, очына Балаларын ятим итәр хәл юк. калдырып киттек одны Сары томшыклы, йоны чыгарга да өлгермәгән гөнаһсыз сабыйларны коткару вакыйгасыннан сон мин көчсезләрне һәрвакыт якларга кирәклегенә төшендем шикелле
Тагын бер урында бу юлы инде чәчәкле, җиләкле, күбәләкле аланда тукталуыбызны яхшы хәтерлим Бераздан ти мерк үк атыбызга кигәвеннәр өере ябырылды Рәхимсез кыланалар, берннчәсе күлмәк-ыштан аркылы мине дә тешләргә маташты Яфраклы чыбык белән мнн кигәвеннәр куган арада әти арба башыннан яшел бөкеле шешә тартып чыгарды Май сөрткән урынга, гадәттә, чебен-черки җыелучан Кигәвен халкы бөтенләй башка икән - әти ат сыртына, дуга, дилбегә-дирбияләргә шешәдәге карасу сыекчаны сөрткән иде. син күр дә мин күр. тегеләр шайтан ялагандай юкка чыктылар
Чү. кырмыска оясы' Менә монысы минем өчен сагындырган яңалык Ылыс бүрәнәләрне аркылы-торкылы өйгәннәр дә менә дигән йорт салып куйганнар Андагы хәрәкәт, айдагы ыгы-зыгы' һәм иң мәзәге шул кырмыскаларның кайсы кем икәнен һич кенә аерырлык түгел, Әгәр кешеләр дә шулай бер-берсенә тамчы судай охшаса, никадәр күңелсез буласы, ә? Мәсәлән, мнн әтиемә бөтенләй охшамаганмын: зур күзле, курнос борынлы, керпе чәчле Әтидә, киресенчә, кысынкырак күзләр, озынча борын, дулкынлы чәч Безне берничек тә бутап булмый Шулай да мнн уйнау, йөгерү, әнигә булышу лисеңме әтигә охшарга бик тырышам Кибеткә барасы булса бигрәк тә
Беркөн шулай күн сумка эләктереп кибеткә ипигә киттем Өч йорт аша гына күршем Дамир да килгән Кайтышлый кибет буендагы тыкрыкта малайлар белән мәш килеп «сукыр кәҗәле» уйнадык Тәртибе бик гади түгәрәкләнеп басасың, уртадагы төп уенчының кемнедер куып тотканчыга кадәр күзләре бәйле була Жнтәр. һәркайсыбызга өлеш чыкты, кузгалыр га кирәк Ипи салынган сумкамны күтәреп кайта кайта тәмам хәлдән тайдым бу юлы. сулышым тамагыма капты Хәлдән тайганчы уйнагангамы.
ай-һай; авыр бүген сумкабыз... Моның сәбәбен баскыч төбенә кайтып утыргач кына аңладым. Минем күзләр бәйле чакта Дамир этлек эшләгән — сумкама кирпеч яшереп өлгергән икән! Сумкадан чыккан кирпечне ачу белән кычытканнар арасына атып бәрдем Кем өйрәткәндер, Дамирның шулай еш кына астыртын, мәкерле бер эш эшли торган гадәте бар.
Шулчак үлән арасына иелә төшкән әти үзенә чакырып алды. Барсам — анда ак тәнле, уттай янып торган кызыл эшләпәсенә ак бөрчекләр төшерелгән бер гөмбә кукыраеп утыра. Алдавыч матурлыкка төренеп яшәүче бу нәрсәкәй чебен гөмбәсе икән. Агулы, ашарга ярамый Әти әйтә, пошилар аны чир-мазардан саклану өчен ялмап кына йоталар, ди. Кызыл кепкадан йөргән Дамирны ирексездән чебен гөмбәсенә охшатып куйдым. Пошилар аны урманда күрсә, авыз пычратып тормаслар, мөгаен, тармаклы мөгезләренә эләктереп агач башына гына чөярләр. Урман тикле урманда әкәмәт хәлләр булмас дисеңмени!
Печәннәр һәм куаклык арасында айкайып йөри торгач, әти эзләгәнен тапты бугай — шатлыгыннан кулын-кулга сугып алды. Куак саен текәлә- текәлә менә нәрсә эзләгән икән ул! Гап-гади миләш, урман миләше... Нәкъ минем буе, борчак кузагыдай озынча яфраклары кытай җилпәзәсен хәтерләтә. Миңа да ошый бу миләш, бик ошый, тик менә чикләвек куаклары янында кысанрак бугай аңа.
— һәркем үз гомерендә бер агач утыртырга тиеш, улым Агачы әйбәт, урыны җайсыз. Әйдә, иң яхшысы — без аны түр бакчага апкайтып утыртыйк. Ул синең миләшең булыр. .
Кич якынлашып килә иде. Төбенә юеш чүпрәк куелган чиләккә салдык та алып кайттык миләшне. Тамырларында укмашкан килеш, бүрек чаклы урман туфрагы да ияреп төште авылга
Минем үз гомеремдә беренче тапкыр агач утыртуым иде бу. Икенче көнне дә ниндидер зур эш эшләгәндәй дәртләнеп, канатланып йөрдем, шиңә күрмәсен дип сулар сиптем. Бәхеткә каршы, миләшем тернәкләнеп, матур гына үсеп китте. Әмма миңа аны киләчәктә дә тәрбияләү, иң беренче тәлгәшләреннән авыз итү ләззәте насыйп булмаган икән...
Болары тора-бара аңлашылыр, ә хәзер сеңелем белән әни янына баруыбыз турында сөйлисем килә. Медпункт — аргы як урамында Икәү бергә чакта авылда безне «Фәрит-Фәридә» дип йөртәләр Җитәкләшеп медпункт йортына барып кердек. Әни үзе генә иде. нишләп йөрисез болай, дип орышмакчы итенә. Күреп, сизеп торабыз: ачуланып әйткән сүзләре иркәләү булып яңгырый. Аркабыздан сөеп тә җибәргәч, кыюлана төшәбез, бер-бер артлы сораулар яудырабыз.
Килеп кергәч тә әниемнең ак халаты, түр яктагы ак чаршаулар, биредәге пөхтәлек күземне чагылдырган иде. Ияләнә төштем бугай. Пыяла шкаф эчендәге шешәле һәм кабы-кабы белән торган даруларга, укол энәләренә күзем төшә Укол дигәнең, ай-һай. зәһәр дә соң — шөпшәдән ким түгел! Кайчак өйдә әниемнән дә аңкый торган ят һәм таныш исләр борынны кытыклый. Безне иң нык кызыктырганы — борчак тикле генә сары витаминнар.
Тик эшебез витаминга кадәр барып җитмәде. Сагаеп, юашланып калдык: тышта каты-каты сөйләшкән, аяк дөбердәткән тавышлар ишетелә иде Ул арада төбенә кадәр ачылган ишектән бүлмәгә өч ир кеше шаулап килеп керде. Без куркудан бер почмакка сеңдек: уртадагы абыйның кулы тоташ кан эчендә! Өлкәнрәк агайның: «Салган баштан ярамый шул...» —
дяя дия уфтануы, кемнедер әрләве безне тагын да шүрләтебрәк җибәрде Кем салган, нәрсә салган — монысы безгә карангы иде
Әни ниндидер дарулар сөртә-сөртә яралы абыйның кулын бәйләде, кичекмәстән район больницасына озатырга кирәклеген әйтте Сөйләшү ләреннән шуны аңладык — бу абый электр пычкысында баш бармагын өздергән икән, кулъяулыкка төргән килеш кесәсендә ята Эсселе-суыклы ф булып киттем, беләкләремә «каз тәне» чыкты Сеңелем Фәридә еламсырый ; ук башлады
Әни-и. ул абыйга яңа бармак үсәчәкме?
Никадәр сабыр күренгән әниемне дә тетрәтеп, каушатып җибәрде бу 5 сорау Менә ул Фәридәне кулларына күтәрде, мине басып торган җирем £ нән кочаклап алды, аннары безгә түгел, олы кешеләргә җавап биргәндәй ? болай диде:
Бармак кынамы соң Бер киселгән икмәк тә кире ябышмый. « балакайларым
« Киселгән икмәк кире ябышмый» Ж,иде яшемдә ишеткән бу • сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен миңа әле тагын ун ел. димәк, дөньяның - агын һәм карасын аңлый башлавым, тормыш агачының төрле төрле * җимешләреннән авыз итүем кирәк булган
Килер көннәрнең шулай һәрвакыт кояштан, яктылыктан торасына нык С ышанганмын, күрәсең мин һаман уйныйм, шаярам, болытларга утырып = күкне гизәм Ләкин бу озакка бармады Бер бер артлы диярлек булган ике < вакыйга мине самими хисләрдән айнытып, сискәндереп җибәрде, балача- з гымның шәрран ачык бакчасына кемдер таш атты, авыр итекләр белән о. ’ узып керде кебек
Мин инде мәктәпкә йөри башлаган идем Әле хәреф танып килгән генә чак. юньләп яза да белмибез Ә менә рәсем ясарга безгә куш- буйыйсың, сызасың, тоташтырасың — менә дигән к ү ре не не шл әр килеп чыга Мин үзебезнең өйне ясыйм Өй янында бакча, челтәрле рәшәткәләр Әти белән бергәләп утырткан миләшем инде зур үскән, түбә кәрнизләрен узып киткән Учлам-учлам яфраклар арасында тәлгәш тәлгәш утлы миләшләр кабына Әйдә, миләшемнән авыз итеп карасын ботаклар арасына бер кызылтүш сурәте дә төшереп куям
Ул көнне рәсем дәресендә беренче «бнш»ле алдым*
Дамнрга «дүрт»ле генә эләккән икән Тәнәфестә миңа кырын кырын карап куя. янымнан авызына су капкандай дәшми генә узып китә Бер урам малайлары бит югыйсә, ә ул күрәләтә читләшә, бүтәннәр тирәсендә кайнаша Бик исем китте ди. яңа дусларны мин дә табам аны*
Озын тәнәфес иде Рәшәткәгә сөялеп кенә кештер кештер кыяр кимерәм Түзмәде, туң күз Дамнр яныма атылып килде Күзләрен челт мелт йомып «Кыяр ашат әле. малай», дигән була Ачы җире, төбе генә калган кыяр кисәген нишләтергә белми бер кулдан икенчесенә күчереп йөртәм Бирсәң үземнең калдыкны каптыру шикеллерәк. бирмәсән «саран, саран» дип дөньяны сасытачак Икеләнүемне җиңәргә дә өлгермәдем, Дамнрның чырае сытылып кнлде Күрәм. усак шырпы сыдай кабынырга тора бу Чыннан да. авызыннан ямьсез сүзләр сибә сибә китеп бара
Саран төрмәче төрмәче малае*
Күр әле. мине нинди әшәке, нахак сүз белән үчекләргә маташа Дамнр Минем .пиме? Безгә, әнигә, кешеләргә яхшылыктан бүтәнне эшләмәгән урманчы әтиемме? Күрсәтермен мин сиңа Нинди гаделсез үртәшү! Хаксызга рәнҗетелүдән беренче тапкыр күз алларым караңгы Ланып калды. Дамнр киткән, ләкин нәни йөрәгемдә зур җәрәхәт, гарьлек тамгасы калдырып киткән иде
Дөреслегенә берничек ышанмасам да. бу сүз мине кай ягы беләкдер куркыта, шикләндерә, шул ук вакытта кемгәдер барып әйтәсе килү теләген богаулап та тота иде Дамнрга «чебен төмбәсоиә карата берәү дә сизмәслек итеп нидер кыласым, аның оятсызлыгыннан яшертен
генә үч аласым килә! Класска кердем Менә Дамирның матур язу дәфтәре, кәкре-бөкре хәрефләрдән тезгән өй эше. Анда да «төрмәче» дип язылгандыр кебек. Парта өстендәге кара савытына үреләм Бераздан кыйгачлы дәфтәр битендә кара кояшны хәтерләткән зур тап чекерәеп калды.
Укытучыбыз Тәнзилә апа өй эшләрен тикшергәндә мин энәләр өстендә утырдым кебек. Миңа — «биш»ле, Дамирга — «ике»ле Я. дөресме инде бу? Күңел кыбырсына башлый, тел очына авыр сүзләр килеп бәялә, елыйсым килә Юк. еларга да. сөйләргә дә ярамый миңа Рәнҗүне дә, бүгенге шыксыз сүзләрне дә тирәнгә, бик тирәнгә чыга алмаслык итеп күмәргә кирәк — берәү дә белми, ишетми калсын. Мәгънәсез шаярту, аптыраганнан үчекләшү генә булгандыр ул...
Күмдем Үзем дә сизмәстән, йөрәгемнең кайсыдыр бер почмагында яшерен кабер барлыкка килде. Инде онытылып бара дигәндә генә тиздән аны кабат ачтылар, ачтылар да җәрәхәтенә учлап-учлап тоз сиптеләр Тормышны аңлар өчен җиде пот тоз ашарга кирәклеген аңлаткан фәлсәфә ташының беренче тозлары шул иде булса кирәк.
Вакыйганың икенчесе иске клубта кино карау хәлләре белән бәйле Каяндыр тау башына күчереп салынган бу клуб иске булса да таза, халык ны нинди зур бәйрәмнәрдә дә үзенә рәхәтләнеп сыйдыра иде. Кичләрен сирәк-мирәк анда кино күрсәтелә, тик безнең ише вак балыкны кертмиләр Ә киноны, яшерен-батырын түгел, карыйсыбыз бик тә килә. Клуб артында дөпе-дөпе эшләп утырган мотор тавышы безне кызыктыра, сихерли, әйтерсең. яшеренеп кенә караңгылыкта зур бер чикерткә сайрый Бездән зуррак малайлар җәйләрен — өстәл астыннан, кышларын олыларның пәлтә итәгенә тагылып билетсыз гына качып кергәлиләр. имеш Киномеханик Әүхәт абый бик усал, кырыс, ничә карасаң балавыз төсендәге сары мыегын чәйнәр, өчпочмаклы кашын сикертер Андый кеше басып торганда, әллә- лә. өстәл астыннан узулары сират күпере кичү белән бердер ул!
Көннәрнең берендә партадашым Сәйфүш белән без дә кинога качып керергә уйладык. Караңгы кич, кичке тынлыкны дөпелдәтеп Әүхәт абыйның тимер «чикерткә»се сайрый — димәк, кино башланган. Клубны иске дигән идем бит. без сәхнә якның җимерек тәрәзәсен сайладык. Такта кадаклап, пычкы чүбе тутырганнан соң да әле без сыярлык тишек калган анда Иң өстәге ялганчы тактаны читкә этәрдем дә мәче җитезлеге белән эчкә, сәхнә култыгына шуып төштем Черек агач, арба маена охшаш тагын ниндидер исләр борынны томалады Ялт — дустым Сәйфүш тә минем эзгә сикерде. Сәхнә тактасына тын гына сөялеп, чын әгәр, кино карыйбыз' Клуб тулы кеше, ә без монда — болындай иркен мәйданчыкта — нибары ике нәни тамашачы Каршыбыздагы аксыл экраннан сәхнә уртасына нур коела, күләгәле хәрәкәтләр ява. Тоныгын тонык бераз, ләкин андагы сәер сурәтләр шактый ачык күренә. Әнә. экрандагы кешеләр без аңламаган телдә нидер сөйләшәләр, кулларын селти-селти каядыр клуб түшәменә төртеп күрсәтәләр Әнә, безнең борын төбендә генә бомбалар шартлый, кызыл йолдызлы бер абый тәртә башыдай тырпаеп торган тупның тәгәрмәченә авып төшә. Колак төбендә генә яңгыраган дәһшәтле авазлардан идәнгә ныграк сеңәбез Нәкъ шул минутта фашист тэресе'тешерелгэн бер танк үкертеп сәхнәгә таба килә . Менә менә экраннан сикереп төшәчәк тә икебезне берьюлы сытып узачак!
Шулвакыт экран караңгылыкка чумды, кемнәрдер сызгыра башлауга, залда ут кабынды Берәү каты-каты басып сәхнәгә таба килә Кем булыр бу? Сәйфүшнең тәрәзәгә ташлануын сизү белән мин дә корт чаккандай урынымнан сикереп тордым Әмма соң иде. тәрәзәгә чумам дигәндә генә кемнеңдер келәшчәдәй куллары якамнан эләктереп алды Әүхәт абый икән! Менә ул мине бер сүз дә әйтми генә җилтерәтеп сәхнәнең арткы ишегенә алып килә. Келәне чылтыратып ача да йомшак җиремә җиңелчә тибеп караңгылыкка озата Мин аның теш арасыннан сыгып чыгарган зәһәрле сүзләрен генә ишетеп калам:
— Бүтән ионда эзен булмасын, төрмәче малае'
Чыклы үләнгә яткан килеш җир тырмап еладым да еладым Сентябрьнең салкын чыклары кайнар күз яшьләрем белән кушылган чакта кем мине анлый һәм юата ала иде соң? Биек-бнектә чекерәеп йолдызлар яна. әнә, арадан нң зурысы, иң яктысы мине үз янына төпсез караңгылык чоңгылына чакыра Эх, күккә ашасы иде дә куәт җыеп үсеп кайтканнан • сон Әүхәт абый, Дамнр кебекләрнең борынына чиртәсе иде бер'
Икенче мәртәбә инде мине шул котсыз, яман сүз белән гаделсез ? рәвештә мәсхәрә итәләр Без. малайлар, үзара үртәшкәндә әллә нинди Z кушаматлар, үчекләү сүзләре әйтеп ташлыйбыз Бу исә бөтенләй башка Z нәрсә, чалтыратып яныкка сугудан да хәтәррәк эш
Ышанасы килми, шулай да эчкә боз кебек салкын шом. шикләнү ~ үрмәли. Әүхәт абый бала-чага түгел бит. аның ысылдап әйткән сүзләре ’ артында ниндидер табышмак, мин белмәгән яшерен мәгънә бардыр, бәл * ки’ Берни дә анышмыйм, тыкрык буенда каралып күренгән кычытканнар j өскә килә кебек Юк. артымнан ыргытылган теге пычрак сүзне әти белән ♦ әнигә ничек тә әйтмәскә, дәшми калырга кирәк Ялгыш ычкындырдың- - мы бердәнбер әтиеңне үз телләрең белән гаепләү, аны тамчы да хөрмәт * итмәү, димәк, урамда ишеткән теләсә нинди алама сүзгә ышану килеп « чыгачак. z
Капка келәсен күтәргәндә йөрәктәге яшерен кабер кыймылдап куйды = шикелле «
Әти белән әни ни турындадыр сөйләшә иделәр Әнинең «ярамый» = дигән сүзе түшәмдә эленеп калды Мине күргәч тә ник шулай кинәт тук а. тап. үзгәреп калдылар’ Нәрсә ярамый, ни өчен ярамын Кинога баруым турында әйтүләреме, яисә бөтенләй башка нәрсәме’ Әнинең күзләрендә яшь бөртеге җемелди, әллә ул инде минем белән булган хәлләрне белеп өлгерде микән? Әти генә тыныч күренә, сынаулы карашын миңа төбәгән ниләр майтардың, янәсе
Минем хәлне күрсәгез икән: үзем калтыранам, үземнең киемнәрем юеш. иң куркытканы костюмның алды дегеткә буялган Кинога кәчып керүче малайларны тану өчен киномеханик Әүхәт абый тәрәзә так+асына сылаган икән аны
Әни карап-карап торганнан соң тирги башламакчы иде. әти күрәләтә яклан калды:
Житте. әнисе, беренчесе һәм соңгысы дип ышаныйк Әгәр тагын шулай буялып кайта икән, мнн аның белән икенче төрле сөйләшермен
Орышмый-ннтмн генә әтн мнңа яхшы сабак бирде Икенче төрле сөйләшергә урын калдыраммы соң' Бетте, моннан соң рөхсәтсез кинога йөрү юк. өс башны буяп кайтулар да клуб чирәмендә бөтенләйгә ятып калды.
Әнинең күз төпләрен сөрткәләп аш бүлүендә, әтинең килеш-килбәте һәм хәрәкәтләрендә ниндидер үзгәреш, киеренкелек ензәм Өй эченә сәер бер моңсулык, басынкылык иңгән Бу моңсулык әнинең күзләреннән таралгандыр шикелле Әтинең кашлары исә сорау билгеседәй бөгәрләнеп килгән Ул. калын бармакларын өстәл өстендә биеткәләп. өйдәге сәер тынлыкны күпмедер артка чигер.» Бармакларын биетүе бүген иртәгә башкарачак эше. мәшәкатьләре турында уйлану, фикер туплау дигән сүз Нәрсә уйлый ул?
Сеңелем Фәридә генә әллә кайчан мендәренә чумган Минем дә йокы килә, йокы Күзләрем йомыла, беләкләрем бушап, иркенәеп кала, тик йоклап киттем дигәндә генә кинәт баягы шом тәнемә үрмәли башлый Аяктан күтәрелеп менә менә дә гәүдәмне мыштым гына кармаларга тотына Юрганыма ныграк елышам, бәлки, калын юрган аша тиз генә үтеп керә алмас ул
Нидер пышын пышын килә Корулы чаршау артында әти белән әнинең шыпырт кына сөйләшкән авазлары лабаса Нигә йокламый икән алар, кичәгенәк тә шулайрак сөйләшенеп яттылар
о.К У. М I
81
Йокы аралаш сизәм: чыннан да, чаршау артындагы пышылдаулар, өзек-өзек ишетелгән сүзләр һәм өй эченә кереп тулган төнге караңгылык артында ниндидер билгесезлек, яшертенлек посып ята Бәлки, миңа боларны белү кирәк тә түгелдер, бәлки, ул олыларга гына аңлаешлы, безнең өчен кызыксыз булган четерекле нәрсәкәйдер? Бәлки...
Башкасын уйларга вакыт калмый, күзләрем салмак кына йомылып төшә. Аннары инде мин «төш» дип аталган башка дөньяга күчәм.. Киномеханик Әүхәт абыйның кесәләре тулы солидол — арба мае икән Менә ул шуны кулы белән көрәп-көрәп ала да чәпелдәтеп клубның тәрәзә төбенә сылый Тәрәзә тишеге томалангач, шаркылдап көлеп җибәрә. Их син, Әүхәт абый, биш тиенлек акча өчен биш сумлык арфз маен әрәм итәсең ич!
Шикләнүләрем дөрескә чыкты: тиздән без каядыр еракка — безнеке шикелле үк урманы, кечкенә таулары булган икенче авылга күчеп килдек Кечерәк кенә совхоз үзәге икән бу Биредә кеш. төлке, тагын әллә ничә төрле кыргый җәнлекләр үстерелә. Нәрсә өчен икәнен әти аңлатып бирде аларның затлы тиреләре яка. хатын-кыз бүреге тегү өчен тотыла икән Әйтәм аны биредәге чибәр-чибәр апаларның һәркайсында диярлек көяз бүрек тә, елкылдап торган яка. Яканың җәнлек тиресеннән эшләнүен моңа кадәр уйлап та караган юк иде. Менә бит яңа җирләргә күчеп китүнең файдасы — күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңалыклар белән танышасың!
Яңа урында яңа дуслар таптым, ике катлы таш мәктәпкә йөри башладым Иң куандырганы шул мине биредә нахак сүзләр әйтеп үчекләүче, җанга кагылучы юк Рәхәт, күңелле! Әти белән әнинең дә йөзендә тормыштан канәгатьлек билгесе балкый.
Йөрәктәге нәни җәрәхәтем агач куышыдай йомылып, йозакланып килде. Минем өчен тагын якты көннәр башланды
Әнинең сөйләгәннәре
Беләсеңме, улым, минем дә япь-яшь чакларым бар иде.
Врачлыкка укып йөргән көннәрем — кичәге кебек кенә Без, медицина училищесы кызлары, шау-гөр килеп һәм очынып, шәһәр урамыннан атлыйбыз Машиналарның выжлап узуы, чәчәк тоткан парлар, коляска тирбәтүче аналар дисеңме — алар һәммәсе дә безне котлый кебек Ә котларга сәбәп зур: бүген без кулга медсестра таныклыгы алдык. Сөйләшүебез дә шул хакта гына:
— Мин туган авылыма кайтам!
— Мин шәһәрдә калам
— Кызлар, беләсезме, ә мин чирәм җирләргә китәм...
Ай-яй еракка икән, дип иптәш кызларым гаҗәпләнеп миңа карадылар Әйткән сүзем нык иде - комсомол чакыруы буенча, чыннан да, чирәм җирләргә киттем Андагы киңлек, андагы батырлыклар! Күз алдыңа китер: урыны-урыны белән иллешәр чакрымга сузылган басуларда иген дәрьясы чайкала Бу хәлне беренче кат күргәндә сокланудан күзләремә, валлаһи, яшь килде
Вагоннар шәһәрчеге урынында инде станицалар калкып килә иде Эшкә урнаштым Шулай акрынлап кешеләр һәм аларның хезмәте белән таныша башладым.
Мондагы халык җир җимертеп эшли дә, ут чыгарып бии дә белә иде Күбебез яшьләр Кичләрен чирәм җир клубына җыйналабыз. Анда — җыр, гармун, уен-көлке. Синең булачак әтиең, ягъни Рафаэль, исемле егет белән шунда таныштым. Кай ягы беләндер үзенә каратты ул. Оста һәм акыллы сөйләшә, күңелгә ятышлы тәмле сүзләрен тыңлавы үзе бер рәхәт Дөньяга карата үз фикере, ныклы карашы бар Хуҗалык базасында эшләгән кешегә шулай тапкыр сүзле, кыю фикерле булу кирәктер дә. бер уйласаң.
Икенче елыма китте дигәндә без өйләнештек. Рафаэль анда да үз сүзләрен алга сөрде, икеләнергә урын калдырмаслык итеп кат-кат әйтте
Язылышу үзе үк искелек. Бу — бер-беренә ышанмау, ике кеше арасындагы табигый хисләрне жансыз кәгазьләр, ятлар алдына чыгарып салу. Әйдә, акыллым, бүтәннәрне кабатламый гына яшәп күрсәтик әле бер *
Арба күчәрсез булмый, яшьлек юләрсез булмый, дигән бит борын ? гылар Инсафлы яшьлегем, беркатлылыгым белән ышанганмын, күрәсең *
Аннары син дөньяга килдең Әтиеңнең сөенгәннәре' Дусларын^ жыйды, берничә көн рәттән «тәпи юдылар» Гомер эчендә бер була торган ? хәл бит, сүз әйтмәдем, юк вакытымны бар нтеп кунакларга табын 2 әзерләдем Күз тия күрмәсен, имеш — сине кеше-кара күзеннән сакларга Т тырышам Караган берсе әтиеңә охшаталар үзенне Сайландык-сайлан- = дык, аннары тоттык та Фәрит дип исем куштык сиңа
Әтиең икебезгә дә игътибарлы иде Тавык чүпләп бетермәслек ф эшләремнең күбесен ул башкара, булыша, кибеттән ашамлыклар ташый j Сине юргандагы баланы күтәреп саф һавага чыкканнан сон да шат - елмаеп, горурланып кайтып керә Алда безне өр-яңа шатлыклар, телең * ачылгач та әйтәчәк «әттә», «әннә» дигән беренче сүзләрең көтеп тора иде - Син инде биләүдән кулларыңны чыгара башладың, бармак бите белән ? иягеңә кагылганда чак чак елмаеп куясың Имезлек суыруларыңны күргән саен йөрәгем рәхәт кысылып куя Ана булуның зур бәхет, сәгадәт икәнен - беренче кат шунда тойдым карап торган куанычым, киләчәгем син идең =
Ләкин тора-бара этнең кинәт кенә үзгәрде дә куйды Ул бөтенләй ' башка кешегә хөрлектә яшәргә яратучы, соңарып кайтуны чүпкә дә санамаучы, гаилә эшләреннән азат булган ирекле «әти»гә әверелде Эше дә алыш биреш хәлләренә корылган иде. ешрак эчә башлады Ялгышын аңлар, төзәлер дидем, синең хакына түзеп яшәдем
Снн гөнаһсыз бер сабый идең, бәхеткә каршы, боларның берсен дә күрмәдең, белмәдең Ах. урынсызга кыен ашаган, чарасыз калган чакларым
Авырулар кайчак туп-туры өебезгә дә килгәлн нде Өйдәге аптечкамда һәммә нәрсә бар бәйлисен бәйләп, әйтәсен әйтеп дигәндәй, андыйларга кулымнан килгән ярдәмне кызганмадым Ир егетләр килсә, әтиеңнең йөзен болыт баса Тиктомалдан шикләнә, көнләшә башлады, хәтта бәйләнүдән дә тартынып тормый Бәхетсезлеккә каршы дияргәме, уенчак сүзле әтиебезнең тәртибе дә «уенчак» булып чыкты Җиткерделәр үзләренең эшендәге бер яшь хатын жылысына ияләшкән икән ул Ир бирмәк жан бирмәк. дигәнне ишетеп белсәм дә. нигәдер исем китмәде, киресенчә, иркен сулап куйдым Андый йөгәнсез ата белән беребезгә дә жан тынычлыгы килмәячәк бнт
Сине тапкан хөрмәткә әтиең кыйммәтле ваза бүләк иткән иде Бәйләнә торгач, сәрхушләнеп кайткан көннәренең берсендә ялгыш төшереп ватты шуны Челпәрәмә килгән ваганы жәлләдем шул чакта, ни әйтсәң дә кадерле бүләк, якты истәлек иде бит Хәзер уйлыйм үзенең гаиләсен дә әнә шулай ваткан, жнмергән ул
Алга таба болай яшәп булмаслыгы көн кебек ачык Станицадан икебезнең беребез я ул. я мин бөтенләйгә чыгып китәргә тиеш идек Кул кушырып утыру ярамый, ике елым тулганны да көтмәстән. йөрәксенеп чыгып киттем Хәлемә керделәр булса кирәк, тимер юл станциясенә кадәр безне машина озата килде Якты дөньяны күрүеңә нибары алты ай Ак эчлекле юрганыңа сыймый башласаң, нәни иреннәреңә сөтле шеш., каптырам Әллә шул чактагы елауларың ата кешегә нәләт булды микән* Әтнен саубуллашырга да килмәде Киселгән икмәк кире ябышмый дигәнне яхшы аңлаган, күрәсең Күңелемә якын, язмышыма кырыс булган чирәм жирне калдырып китүебез Бераз моңсу, бераз ямансу Шул ук вакытта кимсетелүдән арыну, билгесез киләчәгемнең рәхим-шәфкатьле көннәренә
ышану хисе — бөтенесе берьюлы кушылып, җанымда рәшә күк уйный. Шофер егет, берничә урында машинасын туктатып, кабинада ялгызымны калдырды. Ялгызымны дию дөрес булыр микән? Минем янда бердәнберем, йөрәк җимешем — син бар бит әле! Әнә, күкрәк сөтемнең көче сиңа күчә, күзләреңә йокы ләззәте булып иңә...
Ниһаять, соры вокзал. Ыгы-зыгы. Тимер чыңы Гудок тавышлары. Татарстанга, Әгерже якларына китәсе поездны белештем —биш сәгатьләп вакыт бар икән әле. Сине аулакта бер кат ашатып, көйләп алганнан соң касса тәрәзәсенә бастым да яшен суккан агачтай миңгерәүләнеп калдым: кул сумкасыннан акчаларымны урлаганнар! Көпә-көндез, бала имезгән арада. Почмакка борылып утыруымның файдасы тигән кесә каракларына. Инде нишләргә, ни хәл кылырга? Станицага кире кайту мөмкин эш түгел, туган якка китүләр дә өметсез. Үзем бер хәл, кулларымда имезлек суырудан бүтәнне белмәгән күкрәк баласы бар бит...
Җаныма урын табалмыйча перронда арлы-бирле йөренәм, чуалган уйларымның очына чыгарга телим Күзләремне яшь пәрдәсе каплаган, күрәсең, бер урында’ кисәк абынып киттем. Шул вакыт ни булды дисеңме? Асфальт катысына аудык дигәндә без кинәт кемнеңдер көчле кулларына килеп эләктек. Сабый бала егыласы урынга фәрештәләр канатын жәеп тора, диләр бит, әллә, ходаем, безнең белән дә шундыйрак хәл булдымы? «Фәрештә» дигәнем исә кеше кыяфәтендәге таза гәүдәле яшь ир-егет иде: кысынкырак күзләр, озынча борын, дулкынланып торган чәч Кырыс тд, ягымлы да йөзен абайлагач, кайда икәнлегемне дә онытып. аның кулларында килеш үксеп жибәрдем...
Әнә шулай көтмәгәндә танышып киттек без аның белән. Беләсеңме, сине үз улы кебек итеп яратачак, безне ятимлек жилләреннән аралап калачак, синең өчен гомерлеккә әтиеңне алыштырачак кеше иде ул.
Поезд килеп җиткәнче без инде хәйран нәрсәләр турында сөйләшеп, аңлашып өлгердек. Купелы вагонда өчәү бергә кайттык. Ул сине уенчыкларың белән уйнатты, кулларына күтәрде. Син беренчесендә вагон тутырып елап җибәрдең. Бераздан ияләндең, беренче кат аңа елмаеп күрсәттең. Синең самими елмаюың безнең йөзләргә күчте. Аның бала җанлы, ярдәмчел, киң күңелле булуына таң калырлык иде. Бу кеше тормышның байтак михнәтләрен кичкәндер дип уйлау башыма да килми.
Шәһәрдә хәйран тоткарлану сәбәпле, туган авылыма бер атнадан гына кайтып төштек. Безнең гаилә инде бар яктан да тиешле документлар белән ныгытылган. Мин исә гайбәткә сүз калдырмаслык ышанычлы крепость уртасында идем: без — ир белән хатын, син -— сөекле улыбыз. Кабул итегез безне, авылдашлар! Әтиебез сугыш ярасыннан үлгән иде, әнидән калган "Иске йортка аяк бастык. Менә бит ул кешесез йорт: ишек- тәрәзәләр ябулы, ишегалдын котырынып үлән баскан. Сине, әйберләрне чирәм өстенә куйдым да, сагындырган ишек тоткасына кагылдым. Шул тимер тоткада әнкәйнең кул җылысы сакланган шикелле. Әнкәй үлгән елны дөнья белән элемтәм, багланышым өзелгән иде Юк, өзелмәгән икән: ул җепләрне ак юрганда килеш син ялгыйсың һәм тәрәзәгә аркылы сугылган такталарны кубаручы әтиең дәвам итә.
Портым — крепостем, диләр Әгәр үзара җан тынычлыгы, гаилә татулыгы юк икән, мәрмәр ташлардан салынган булса да — андый йортның нигезе, тотанагы черек Шалаш эчендә яшәп тә үзләрен бәхетле тоючылар бар бит ул.
Өйнең идән-түшәмнәрен юдык, чистарттык. Юган пәрдә-кашагаларны да элеп җибәргәч, өй эче нурланып китте. Таш чүлмәкләр юнәтеп, тәрәзә төбе саен гөл утырттым.
— Гөлләр кебек яшибез, әнисе!
Этнең шулай дия-дия абзар-кура, киртә-коймаларны, йорт тирәсен яңартып чыкты. Үзенең күңел җылысы, кешелекле мөнәсәбәте, гадел
булуы, кыен хәлләрдә югалып калмавы белән гаиләбез нигезен дә ныгыт ты. какшамаслык итте ул
Урман аръягына җәяү киткән җиреннән жигуле ат белән кайтты, ничек ничек итеп эшкә урнашуын сөйләде Мине дә эшем көтеп кенә торган икән медсестра халаты һәм ак калфак кидем Авыл сөте килеште үзеңә — үстең, зурайдың, тәпи йөреп киттең. Аяк очларына бастырып. ф әтиең иртә кич саен «үчтеки» сикертер иде үзеңне Аннары сиңа иптәшкә; сеңелкәш алып кайттык Пар килсен дип. үзебез теләгән тагын башка? мәгънәләрне дә күздә тоткан хәлдә. Фәридә дип исем куштык Шуна исем * киткән иде кызы туганнан сон әтиең дә берни белмичә кибеттән бәллүр = ваза алып кайтты Бизәкләре ут янып торган нәфис савытта урман чә- £ чәкләре Өстәл уртасына, әйтерсең, нәни салават күпере кунаклаган' Анаг кешегә күп кирәкмени өйдәге матурлыктан, шатлыктан башларым* әйләнде шул чакта
Күз тимәсен, икегез дә матур, таза, тату үстегез Әтиегезнең мина > карый да ныграк сөенгәнен белсәгез икән! Атын ишегалдына кертеп тә ? тормастан. ул ик элек сезнең янга атылып керә Урамда уйнаган чагыгыз £ булса, икегезне ике кулына күтәреп печән түшәлгән арбасына утырта Кыр * сумкасында һәрвакыт урман күчтәнәче я сабаклы җиләк, я кишәнкеле * чикләвек булыр Күркә, имән чикләвеге яисә агач ботагыннан төрле әкият = геройларына охшатып уенчыклар да ясый ул Әтиегез кулы кагылса, габи Г гатьтәге әйберләр, әллә ниткән хикмәтләр белән баеп, хыялый бер сурәткә « әверелә иде Тәрәз төпләребез музейдан кнм түгел Гөл күләгәсе астына < поскан сәер уенчыклар сезнең нң яраткан дусларыгыз
Шулай матур, күңелле яшәдек Алдан ук хәстәрен күреп, сер пәрдәсен корып куйгач, безнең сикәлтәле язмышыбызны белүче, үткәннәребез ха кында тел тибрәтеп сөйләүче юк иде Әмма никадәр генә саклансаң да. үткәннәрне ашъяулыкка төйнәп куеп булмый икән Әтиеңнең төрмәдә утырып чыгуын каяндыр белгәннәр Йөземә бәреп әйтмиләр әйтүен чнт ләтеп кенә суктыручы, сорашучы барыбер табыла кайда, ничек, ни өчен, янәсе Әтиегезне авыл халкы ярата иде. гайбәткә санап күпләр моңа ышанмыйчарак карады, билгеле
Шул көннәрдә авыл советы рәисе мина чакыру җибәргән Бардым Гомер иткән, төрле хәлләрне башыннан кичкән кеше буларак, ипләп кенә сорашырга, төпченергә кереште Урман хуҗалыгының аларга буйсынма в ы н яхшы белгәнгә күрә, ачылып китмәдем Бәлки, чакыртуы белән .л чак лыдыр да Ләкин гаиләбезнең инде онытыла барган серенә шулай тыкшы нулары ачуымны чыгарды Утырып чыгуы хак. дидем, нинди сәбәпләр аркасында анысын вәзенләп тормадым
Әтиегездә бу кадәр дә сабырлыклар булса булыр икән' Кулын селти төшеп «Адәм баласының бүгенгесе кыйммәт». диде дә тыныч кына эшли бирде Тыштан сиздерми болан Тик күрмимме соң аның да эчендә ялкынсыз утлар яна. хәсрәтле уйлар кайный Ни генә димә, гаиләбез өчен кыен һәм четерекле хәл нде бу
Фәридә әле аңламаска мөмкин, нң курыкканыбыз әлеге хәбәрнең сиңа барып ирешүе Син бит инде дәрескә йөри башладың, беренче класс баласы Иптәшләрең авызыннан шундый сүз ишетүең бик ихтимал иде Андый көн озак көттермәде бервакыт син мәктәбеңнән шактый үзгәреп, күңелсезләнеп кайгтын Кичен ашаганда сораулы кыяфәт белән вакыт вакыт әтиең йөзенә төбәләсең, карашларыгыз очрашканда күзләреңне шыпырт кына аска яшерәсең Без инде, әлбәттә, сина берни сиздермәскә, сүзне икенчегә борырга тырыштык
ййе. сине кемдер беренче кат рәнҗетүен чамаладык Берни эшләр ча ра юк, берәүнең дә авызын йозаклап куя алмыйсың Сизем гомер буе үртәлеп яшәү кыен булачак безгә Барыннан да бигрәк сине урынсызга яраланудан саклап калырга кирәк уемда шул гына Үсеп җиткәч. һәм
мәсен дә белерсең, аңларсың әле, тик хәзергә берничек тә ярамый иде. Йокысыз төннәрдә без колактан колакка гына әнә шул хакта сөйләштек. Ниһаять, икенче бер ерак районга күчеп китәргә карар иттек.
Туган авылымда соңгы тапкыр таң аттыруыбыз иде бу
Икенче көнне төйнисе әйберләрне төйнәп, җыясыларын җыйнап дигәндәй, машинага чыгардык. Тәрәзә төбендәге теге уенчыкларыгыз гына да үзе бер тартма булды. Кулыңдагы миләш яфракларын учлаган килеш син әлеге тартма янына чүгәләдең. Карыйм: кузгалыр чак җитәрәк кенә әтиегез юкка чыкты. Лапас артындагы аран буенда таптана икән. Тимер- күк атын кочаклаган да елый-елый сөйләнә, бәгырькәем:
- — Алты ел буе юлдашым булдың. . Бәйләми китсәм дә ташлап качмадың... Рәхмәт, аякларың җитез, колакларың сизгер иде. Сау бул. миннән соң да җәбер күрми рәхәт яшә. малкаем!
Ир кешенең елавын беренче кат күрүем иде. аптырап калдым Тегесе, дөньяда хушлашу бар дигән нәрсә барлыгын аңлаган шикелле, моңсу кешнәү белән җавап кайтарды.
Киттек. Туган җиремнән бик-бик озакка, ә бәлки бөтенләйгә аерылуны сизепме, йөрәгем бәргәләнә башлады. Кулыңдагы кош баласын күз алдына китер кысып тотсаң — зәгыйфьләнәчәк, бушата төшсәң — очып китәчәк, бит Сезнең белән ерак сәфәргә чыкканда әнә шундыйрак халәттә идем мин
Тагын юлга чыгам Кулымда тагын бала. Тик бу юлы янәшәмдә Әтиегез бар...
Әтинең сөйләгәннәре
Тормыш шулай, улым, ул тоташ актан яки карадан гына тормый. Декабрь уртасында да шыбырдатып яңгыр яварга мөмкин. Кайчак июнь атналарында да күбәләк кадәрле кар төшә
Мин үзем Себер ягында туганмын. Татар авылында. Бабай бик гаярь кеше иде Заманында ялангач күсәк белән берьюлы ике аюны алган. Ничә карасаң, шыңшып кына «Сибелә чәчәк» көен җырлар иде. Хәзер генә яхшы аңладым: сибелгән шул безяең халык, сибелгән...
Дию пәрие адашырлык тайгалар кочагында үстем Кедр башларына үрмәләп, урман мәчесе җитезлегенә өйрәндем Ылыс энәсе түшәлгән сукмаклар аяк табанымны тупасландырды Тайга нинди ул дисеңме? Куркынычлы һәм мавыктыргыч Мәкерле һәм мәрхәмәтле. Тайга шавын кемнәр дер үтереп мактаган диңгез шавына берничек тә алыштыра алмадым мин.
Малай чакның юләрлеге диген агачларга охшарга тырышып, кайчак ярты көн буе диярлек бер урында басып торам Аякларым җиргә берегә, иңнәремә ябалдашлар үсеп чыга, хәтта башым тайгага охшатып шауларга ук тотына Урман үзе дә миңа дуслык, юмартлык белән җавап кайтарды: кесәм тулы чикләвек, изүем тулы үлән, тырысым тулы гөмбә һәм саз җиләге булыр иде.
Үсеп җиткәч тә язмышымны тайгага бәйләдем. Махсус курслардан соң кулыма егерь, бездәгечә әйтсәк, урманчы таныклыгы тоттырдылар Эшләп киттем шулай Әнә. үзең күреп торасың: безнең совхозда кыргый җәнлекләрне затлы тиресе өчен читлектә махсус тәрбияләп үстерәләр Ә анда, тайгада, берәүнең дә катнашы кирәкми —агач башында үзләре сикереп үсә алар. Эзләренә төшсәң — синеке. Менә шушы бушка килгән мал «озын берлек» яратучыларның күзен кызыктыра да инде. Әле тагын аю. поши, юлбарыс, кабан кебек эре хайваннарны да саный китсәкме Никадәрле ит һәм кыйммәтле тире! Боларны рөхсәт белән, хөкүмәттән махсус таныклыгың булганда гына атарга ярый. Ягъни промысел аучыларына Әнә. күпләп нефть агыза торгач, хәтта океаннарда балык кимеде, һәркем үзе теләгәнчә кылана, уңлы-суллы ата башласа, тайганы да шундыйрак язмыш көтәчәк бит .
Шулай берчак ашыгыч хәбәр китерделәр пошилар еш йөри торган Чакматаш инкүлегеиә тагын сакаллы кешеләр килгән, яшел «Москвич» белән Ниятем нык иде — кичекмәстән кузгалырга, браконьерларның кара
сукмагына аркылы төшәргә!
Ярдәмчем Соболевны алдым да атка атланып сигез чакрым ераклык
тагы иңкүлеккә юнәлдек Соболев белән разведкага барып була, тәвәккәл, шактый тәжрибәле егет, ат өстендә дә ләтчәдән ким йөрми — исен
китәрлек'
Яшка, алабызмы? — дидем
Алабыз! — дип жавап кайтарды юлдашым.
Болай кискен, үжәтлек белән соравымның үзенә күрә сәбәбе бар Узган ел жәй мин алар белән бер тапкыр очрашкан идем инде Үземә бер кетелгән биләмәләрне карап йөргән чакта Каядыр якында гөрселдәп мыл тык шартлады Ау сезоны башланырга иртәрәк, димәк, «чакырылмаган кунаклар» эше бу Ни өчен икәнен хәтерләмим, атсыз, мылтыксыз идем ул көнне Күкрәккә сугылган куакларны аралый-аралый шартлау авазына таба ашыгам Чамалап бара торгач, өсләренә килеп чыктым мин боларның. Икесе дә сакалдан, япь-яшь аю баласының тиресен тунап маташалар Кул ларында пычак булгангамы, мина ягъни фуражкасы янтайган, нык
мышнаудан сүзләре өзек-өтек чыккан кешенең кычкырганына исләре кит мәле боларның Машина номерын карарга днп борылган идем, кайсының дыр көчле кизәнүе мине аяктан екты
Аңга килсәм хәл мөшкел* Җилкәмә ару гына киртәлек яткырып, кулларымны шуңарга бәйләп куйганнар! Картлар авызыннан бу вакыйга ны ишеткәндә кычкырып көлгән идем бер. янәсе тузга язмаганны сөйләмәгез Инде менә үземә шуны әзерләп куйганнар Христианның агач тәрегә кадакланган Гайсасе шикеллерәк мин. бары кулларымнан кан гына саркымый Күзләрем дә бәйле булгангамы, тиз генә ышанасы килми Шуңа күрә тегеләрне үгетләргә тырышып карыйм
Шаярмагыз, азагы күңелле бетмәс моның
Дәшмиләр, танытудан шикләнәләр, ахры Җавап урынына күзләремә бәйләнгән кара материяне чиштеләр Әһә. мәйтәм, шаһит әйбер калдыру дан шөлли болар, димәк, исәпләре этлек эшләүдә Ачу белән каерылып карамакчы булам' Кая ул.кулыма бәйләнгән киртәлек тамчы да ирек бир ми Капкынга эләккән жанвар сыман ни үкереп, ни боргаланып карадым файдасыз Сумалага капкан саескан әкиятен хәтерлисеңме борынын ал са койрыгы, койрыгын алса борыны ябыша икән Минем дә эш шулай рак киртәнең бер башына юл сапсам, икенче башы кәүсәләргә килеп эләгә Бер генә дә борылыр әмәл юк. төртеләм дә калам төртеләм дә калам
Мин нишләргә тиеш идем соң?
РСШАТ НИ13МИ1 В» УРМАН «ЧЛӘР1 НДӘ »РМ.
Инде сәгатьтән артык вакыт узды булса кирәк. Кулларым, аякларым, бөтен гәүдәм талды Утырып ял итәр идең, торалмый ятуың бар Помшак лиг ымны сизеп алдылар көтүе белән черки ябырылды Аларны куркыту өчен башны туктаусыз чайкап торырга кирәк Че Гевараның Боливии тау ларында ннчек йөргәнен укыганың бар бит Черки талаудан гажиз булса лар да, иректәге жан бит алар Ах. кемнеңдер мәрхәмәте белән кулларым чишелеп китсә икән дә. ирек ләззәтен комсызланып суласам икән'
Каршымда кәүсәләр диңгезе, баш очымда күк белән тоташкан битараф яшеллек Җитте' Ачыклыкка мач китереп жен көчем белән киртә лекне каерам Нечкә башы тәки шартлап сынды берзаман' Кул сузымы гына жнрдә корыган чыршы ботагы Таза, нык күренә Кыска булуы исә бигрәк тә әйбәт, димәк, тиз генә сынып китмәячәк Шуны комарланып эшкә жнгәм. ышкыла-ышкыла бауны чишү исәбем Аркамнан, маңгайлар дак гөрләп тир ага. беләгемне көзән жыера
Мең бәла белән котылдым, ниһаять' Шатлыктан жиргә ятып ауныйм, үлән тырный тырный кулларымны язам Ләкин бәлДнеН зуррагы алда км теп торган икән Күпмедер баргач каршыма әсәрләнгән, чыраеннан иман
нуры качкан аю килеп чыкмасынмы! Аның баласын бәхилләп йөр син, ә ул күзен дә йоммый ажгырып өстеңә килә! Янда корал да юк, таяк белән сугып үтерергә — ул бит сиңа чучка баласы түгел Яшәү белән үлем арасында басып торам. Нишләргә? Яшен тизлегендә уйлап өлгердем: соңгы чараны кулланырга...
Бөтен игътибарым — аюның нләмрез итеп ачылган кызыл авызында. Сул кул белән ялган хәрәкәт ясадым да йодрыгымны бар көчкә кинәт бугазына батырдым...
Ялангач кул белән беренче тапкыр аюга каршы баруым иде бу. Кочаклашып ауганыбызны хәтерлим, үкерергә дә өлгерми калды теге. Бу инде җиңү иде! Тайга әзмәвере тончыгудан җан бирде. Нишлисең бит, үзе сорап алган үлеме иде ул аның.
Йодрыгымны сусыл үлән белән юдым Уң беләгем канаган килеш кайтып керүгә, хутордагылар «аһ» иттеләр Очраклы үтерелгән хайванны промыселга озаттык. Менә, күрәсеңме: беләгемдә — тайга төсе, аю теше эзләре...
Теге чакта менә шулай ычкынган иде ул сакалбайлар. Күрәләтә мыскыл итеп. Хәзер дә шулар килде микән, дип уйлыйм Беткәнме сакаллы бәндәләр, бәлки, түгелдер. Кем генә булмасын — табигать дошманы алар, закон бозучылар. Бозганнар икән, закон каршында жавап та бирсеннәр
Атларны юырта төшәбез Алдыбызда Чакматаш иңкүлеге җәйрәп ята. Берзаман этебез алга бәреп чыкты, бездән артык ераклашмый шым гына бара бу Атларның да колак шомартуында шул ук мәгънә: каядыр якында кешеләр бар!
Эзләренә төшүебез шушы иде Күзләремә ышанмый торам: чыннан да, иске «танышларым» бит болар. Шул ук былтыргы сакал, искерә төшкән яшел «Москвич». Куллары кан, рөхсәтсез атылган поши итен багажникка тыгып маташулары Бер читтәрәк суелган хайванның учарлы мөгезе, туңкаюлы башы, аяк-тояклары аунап ята. Агач ботагына эленгән кызгылт үпкә светофор утыдай янып тора Әлеге канлы вакыйганы мизгел эчендә сөзеп чыктым Бәхәссез: каршыбызда браконьерның кәттәләре басып тора. Мине таныдылармы-юкмы, әйтә алмыйм, мәгәр атлы, мылтыклы ике егерь- ны күргәч, баштарак шүрләп калдылар.
— Документларыгыз...
Сүземне әйтеп тә бетермәдем, болан тиресен ташлап икесе тиң шундук машина эченә чумдылар Әһә, мәйтәм, тагын ычкынмакчылар! Юк инде, бу юлы сезне кулдан жибәрү — гомерлек үкенеч булачак Ат белән куа бару — ахмаклык, иң яхшысы — тәгәрмәчләрен булса да сафтан чыгару. Аннары күз күрер..
Кузгалып киткән «Москвич»ның тәгәрмәчләренә төбәдем дә чакмага бастым. Утлы гөрселдәү... дары исе... туктап калган машина Күрәчәгем булгандыр дим: тәгәрмәчкә дип аткан ядрәләрнең берсе шоферга тигән, шайтан алгыры!
Шулай итеп, җинаятькә каршы төшәм дип. бөтенләй уйламас җирдән үзем җинаятьчегә әверелдем.
Гаебемне берничек тә йола торган түгел. Суд булды. Дүрт ел бирделәр. Ныклы режим, тәртип каты Мохит үзгәрде, ә күңел, күңел шул ук бит! Ике кулым бәйле килеш тайгада ничек интеккәнне хәтерлә. Биредә кулларым бәйсез, әмма күңелем богаулы иде минем Күнегергә тырыштым Төрмәдә дә халык төрле — бар әйбәте, бар яманы. Ялангач кул белән аюга каршы барганым өчен күбесе үз итәләр иде. Рязань мужигы белән дуслашып киттек, Иван дәдәй. Заманында урман кискән, Енисей буйлап сал агызган. Булса да булыр икән, менә шул кешенең кулыннан килмәгән эш юк иде. Төрле калай, пластмасс кисәкләреннән сәгать каешы, медальон, авторучка, тәмәке савыты дисеңме — һәммәсен коеп кына куя. Буш вакытында ясый ул аларны. Безне төзелешкә машина белән йөртәләр. Машина фургонының челтәрле рәшәткәсе аша чәрдәкләнеп кояш күренә. Кояш
кынамы, мондагыларнын күбесе үз язмышын гомерлеккә чәрдәкләгән кешеләр иде
Бәхетемә каршы дип әйтимме, амнистиягә эләктем. Вакытыннан алда чыгардылар Мин янадан чын кешеләр арасына, элекке тормышыма кайткан идем Әнә шулай теләсә кемне кочакларга әзер бер чагымда сине әниеңне очраттым Күңеле яралы кешеләр бер берсен тизрәк аңлый, диләр* бит Бәлки, шул нәрсә дә безне нык якынайткандыр - гаилә корырга; булдык Вагонда бергә кайтканда.ук снне орчык кадәрле малайны — | ошатып, яратып өлгердем Тормышны, ирекне, кешеләрне нык сагынган , гамы, кояшка тартылган көнбагыштай сезгә омтылган идем һәм ялгыш-1 мадым Әниең минем җаныма. рухыма тулысынча тәңгәл килерлек юлдаш. 5 фикердәш, сеңел кәш һәм ана иде Сине әтисез үсүдән йолып калырга. 5 әниеңнең үткәнен һәм минем сикәлтәле язмышымны сер итеп сакларга ’ сөйләштек Әниең туып үскән авылдан күчеп китүебезнең дә максаты « сәбәбе шул нияттән иде
Бервакыт бәләкәйрәк чагыңда ♦
Әти. нигә синең чәчең йомшак, ә минеке каты3 дип сорадың син -
Әниең оекбаш бәйләгән җиреннән кызыксынып, дерт итеп безгә; карады.
Үскәч синеке дә йомшар әле, дип сүзне мин шаяртуга бордым s
Ә синең, чыннан да. тизрәк үсәсең килә иде Көн аралаш ишек тупса >- сына басып үлчәнәсең Сиңа карап сеңелең Фәридә «Мине дә. мине g дә. .» дип йөдәтә башлый Аның да буй тамгасын бергәләп ишек < яңагына төшерәбез Сезнең дус һәм тату үсүегезне, кушкаендай җитәклә- * шеп йөрүегезне күреп эчтән генә әй куана идем соң’
Сездәге туганлык, бер береңә ярдәм итү. яхшылык хисе мәктәп елларында чын дуслыкка әверелде, матур дәвам итте Берчакны шулай Фәридәбез авырып китте ('алкып тидергән Әле туңа, әле тирли Темпера турасы утыз тугыз нпь яшь гәүдәсе белән ут эчендә газапланып ята Башындагы кайнарлыктан хәтта мендәренә кул тидерерлек түгел Әниең биргән дарулар хәлен бераз җиңеләйтте Мәктәптән кайту белән сиң сеңе лең яткан бүлмәгә керәсең, юатырлык сүзләр эзлисең Кулыңнан килсә, ярты җаныңны биреп булса да терелтәсе син аны
Икенче көнне класс җитәкчегезне очраттым «Авырмыйдыр бит. улы гыз бүген дәресләренә килмәде», дн бу ихластан сорашып Борчыла кал дым син иртән күз алдында мәктәпкә чыгып киткән идең ләбаса*
Кайтып керсәм, тыныч кына өйдә утырасың Өстәлдә кибет күмәче, ике шешә лимонад Тиз аңлаштык дәрескә дип киткән җиреңнән сеңелеңә лимонад алу өчен район үзәгенә баргансың икән Газлы су сусынны баса, йөзләре яктырып, иреннәре алсуланып китте Фәридәбезнең «Лимонад эчәсем кнлә » дигән сүзләренә әнә шулай конкрет эш белән җавап кайтаргансың Бу сыйфатың бик ошады миңа
Ничә карасам да синең зәңгәр күзләреннән «Киләчәктә кеше булыр мын» дигән җавабыңны укыдым мин
Инде үзең уйла, чамала кайчандыр синнән дөреслекне яшереп, без дөрес эшләдек микән3 Бабайларның «Тапкан ана түте.1. баккан ана » дигән сүзең хәтереңә сал Ул әти кешеләргә карата да әйтелгән Мин Сиңа үземә ышанган күк ышанам, улым Ир егет икәнсең, тизрәк өлгерүдән курыкма, нртә өлгергән алманың..гадәттә, төше дә тазарак, суты да бал лырак була
Мин сиңа боларны гомер буе әйтергә җыенып яшәдем
Хәтерләү
Бервакыт, икенче классларда укыган чакта микән, әти мине район үзәгенә станциягә алып барды Кызыл автобус' Анарга утырып карау
минем күптәнге хыялым иде. Ул һәркөн иртән асфальт юлдан, авыл турын нан узып китә. Ерактан ук кызыл пароход күк йөзеп килә дә кирпеч будка янына туктый. Ишекләре күкеле сәгатьмени — җиңел хәрәкәтләр белән үзеннән-үзе ачыла да китә. Дулкынланам, әтигә ияреп мин дә эчкә узам Автобусның эче тылсымлыдыр дип уйлап йөрүләрем, чыннан да, дөрескә чыга: өстә ялтыравыклы тимерләр, утыргыч саен аккош муеныдай бөгелеп килгән тоткычлар, тәрәзәдә алсу пәрдәләр Болар бар да күңелдә күтәренкелек, рәхәтлек хисе тудыра Барганда исә тәрәзәгә «ябышканымны» сизми дә калам, юл буе өр-яңа тәэсирләр.
Район үзәге шактый зур икән. Икешәр катлы агач өйләр белән бишәр катлы кирпеч йортлар, урамнар чиратлашкан. Биек башня, шуның очына кунып, урын өченме талашучы чәүкәләр авазы истә калган. Чәүкелдиләр, гүя, үзләренә күрә җыелышлары бара.
Кибеттән — сеңелемә чәчәкле күлмәк, ә миңа пешкәкле авторучка, китаплар алдык. Соңыннан «Барон Мюнхаузен маҗаралары» дигәне иң яраткан китабыма әверелде, укыган саен шул кешене кайчан да бер күрәсе иде дип хыялландым. Хәтта әле үзем дә аның кебек сөйләргә өйрәнеп киттем Мәсәлән, болайрак Беркөн шулай кояш нарат очларына эләккән дә бата алмый азаплана Көн белән төн буталырга, вакыт туктап калырга мөмкин ич — тизрәк булышырга кирәк. Кулдагы таяк белән төртеп кенә җибәрдем, шундук оясына таба тәгәрәп китте кояш!..
Станциядә кара чыпчыклар күрдем дисәм, монысына да баштарак ышан'мый торырсыз әле. Чынлап әйтәм, кояштыр менә, бөтен күлмәкләре кара, аксыл борыннары гына чекерәеп тора Кара чыпчыкларны беренче кат күрүем иде, шуңа күрә гаҗәпләнеп калдым Авылныкыларны күр син — чиста, матурлар, рәшәткәгә кунып тик көязләнә бирәләр. Ә болар. Әти аңлатты, ташкүмер тузанында коенып шундый хәлгә төшкән алар. Әйе шул, рельслар буендагы мәйданчыкта, тау-тау ташкүмер өелеп ята Чем- кара, якыннанрак карасаң, кояшта әллә ничә төскә кереп җемелдиләр Кайткач малайларга күрсәтермен дип бер кисәген кесәгә дә тыктым әле.
Паровозны да беренче тапкыр шунда, станциядә күрдем. Кара чыпчыктан ким түгел анысы да: үз корымына үзе буялып беткән, бер чакрымнан мазут исе килеп тора Бертуктаусыз уфылдый, терсәкле тәгәрмәчләре белән рельс буйлап йөгерә, абзар чаклы вагоннарны «эһ» тә итми урыныннан йолкып ала. Вәт куәт ичмасам! Ә электропоезд дигәннәре тагын да хәтәррәк икән Төскә чибәр, күкрәгендә зәңгәр-кызыллы тамгалар бар, баскан урынында биеп торган тимер айгыр инде Шул кадәрле тимер тавын кузгатканда ничек биле өзелепләр китми аның? ,
Аннары кайтырга чыктык.
Кайтканда ниләр буласын әти үзе дә чамалап бетермәгәндер, мөгаен Кузгалабыз дип кенә торганда автобуска бер абый керде. Андый да галәмәт эре, тупас гәүдәле кешене бүгенге көнгә кадәр очратканым юк әле Жилкәләре шкаф чаклы бардыр, беләкләре бүрәнәдән ким түгел. Берүзенә ике кешелек урын кирәк моның! Хәтерлим, автобусның арткы урындыгы мендәр сыман сытылып кына төште. Ялгышмасам, исерек иде бугай ул. Ке- рә-керешкә төкрекләрен чәчә-чәчә нидер сөйләнә, мин-минлеген күрсәтәсе килеп ачыктан-ачык кычкырына:
— Мин андыйларны күп күргән. Кирәк икән гәүдәсеннән бау ишәрмен. Мин тай кадәр тайны берүзем җилкәгә күтәргән кеше.. Минем кебекләрне хөрмәт итәргә кирәк, андыйлар аунап ятмый. Ә сез башыгызны чучка күк аска иеп барасыз. Шофер, әгәр миңа карап тагын бер шыңшысаң, машинаңның ишеген чәйнәп төкерәчәкмен Каян килеп кая китмәгән безнең башлар, идрит-кудрит..
Кем бу, нинди бәндә? Шушы әзмәвердәй абыйда чыпчык борыны хәтле дә намус юк микәнни? «Кан калтырап торсыннар әле!» — дип тантана итмәкче, ахры Автобустагылар, чыннан да. күтәрелеп карарга шикләнә
ләр Мин үзем дә аптыраудан куырылып кнләм. ахыры юньле бетмәстер кебек монын. Әнә бит, телендә һаман пычрак сүзләр
Инде фәлән-фәсмәтән дип сүгенә үк башлагач, әти түзмәде, урынын нан сикереп торды Әйтерсен, ни кылырга кирәген дәшми генә уйлап барган ул.
— Егет, туктат машинаңны!
Әтинең кискен һәм усал әйтелгән сүзләре барлык кешене киеренкелек тән айнытып, сискәндереп җибәрде, әлбәттә Автобус эчендә бер мәлгә авыр, билгесез тынлык урнашты, хәтта теге сәрхүш кыяфәтле абый да. бу ни хәл дигәндәй, аптырабрак калды шикелле Ләкин үз үзенә ышаныч бик тиз кайтты аңа, әнә кибәндәй гәүдәсе белән кубарылып әтигә таба килә'
Чыгып сөйләшәбез . — диде әти шул ук катгыйлык белән һәм ачык ишектән беренче булып чирәмгә сикерде - Син нәрсә, бу кабахәтлегең шулай үтеп китәр дип уйлыйсыңмы, шайтаннан туган нәрсә’
Ах. нинди шәфкатьсезлек җавап урынына иләмсез абый әтинең йөзенә китереп сукты* Әти чайкалып артка чигенде, куллары белән берара битен каплады Аннары купты мәхшәр, китте кизәнү' Пассажирлар тын да алмый тигезсез көрәшне күзәтәләр, ләкин чыгып булышырдай кеше юк /атын-кыз да берничә яшүсмер егет нибары Тайга аюыннан да хәтәррәк тоелды бу кеше Нишләремне дә белмәстән, кычкырып елый елый ишеккә атылдым! Кечкенә генә кулларым белән нидер кыласым, әтигә ярдәм итәсем килә Рәхимсез бәрелеш уртасына ташланып мнн нишләр идем икән соң ул чакта?
Йөгергән җиремнән яшь аралаш шуны күреп алдым кинәт дәһшәтле абый ике куллдп эченә ябышты һәм кап урталай сынып, сыгылып төште. Әле һаман да куркуым чыгып бетмәгән, әтинең итәгенә сарылдым Борыны, авыз тирәсе, куллары кызыл кан иде аның Автобустагылар әтине аягүрә басып, сокланудан башларын чайкый чайкый каршыладылар
Шул кирәк аңа!
Икенче масаеп йөрмәс
Ай-яй. көч тә бар икән үзеңдә, әвен чаклы ирне бөгеп салдың' Әти боларны ишеттеме юкмы, битләрен кулъяулык белән сөртә сөртә шоферга эндәште
Киттек Безнең автобуста барырга хакы юк аның. Тын чокырына эләкте, бераздан үзе һушына килер ул. борчылмагыз
Колонка кырыенда туктап алдык, әти битен кулларын юды. калай кружканы йотардай булып су эчте Авыз кырыендагы ярасыннан саркып кына алсу кан чыга Кыргый көче, дуамал гәүдәсе белән һаваланган әзмәверне җиңү тәэсиреннән без барыбыз да чиксез бәхетле идек Мин инде, әлбәттә, эчтән генә горурланып бардым менә, күрәсезме, әтием белән бул ганда миңа берни куркыныч түгел
Соңыннан, байтак еллар узгач, мннем үземә дә дошманның зуррагы, мәкерлерәге белән алышырга туры килгәне бар Шуны хәтерлим дә. чик буендагы бер көнем күз алдына килеп баса
... Сугышчан «Тревога!» безне ә дигәнче дымлы сукмакларга сибеп ташлаган иде Төнге караңгылык сыекланып, вакытның таңга авышкан чагы Кош очып чыкканны да сизә торган электрон «сакчылар» ярдәмгә килгәч, ил чиген бозучы дошманнарның эше. ай һай. кыенлашты соң* Бер ген.» секундны да югалтырга ярамый, артык тавышланмаска тырышып. «Торпеда» кушаматлы овчаркабыз артыннан йөгерәбез Йөгергән уңайга җилкәне автомат каезлый, фуражка читләренә тир бәреп чыга
Беренче группабыз дошманның кире чигенү юлын «ябарга» тиеш Икенчесе сул яктан әйләнеш ясый Безнең группага иң җаваплысы чик бозучы билгесез бәндәнең эзенә төшәргә һәм ахыр чиктә кулга төшерергә Тере килеш, барлык «хәзинәсе» белән Жинаятьчене тоту билгесе яшел ракета Атлыйсы юлларын картадан җентекләп өйрәнгән булса кирәк, ташлы, үткелле, ерганаклы урыннарны сайлаган ул
РАШАТ НИ ЗАМИЕВфУРМАН ЭЧЛӘРЕН .1.» УРМАН»
Яктыра төшә, томан сирәгәя, кирза итек асларында ком-таш шыгырдый Уен эш түгел: без аны яки эләктерәчәкбез, яки ул еракка ычкынып өлгерәчәк. Бәрелешнең ничек буласын һәм ничек бетәсен берәү дә алдан әйтеп бирә алмый. Коралын кулланырмы-юкмы ул, әллә хәленең мөшкеллеген чамалап бирелү ягын карармы?
Ерганак буйлап сак кына өскә күтәреләбез. Өстә куаклар белән чуарланган тигезлек башлана. Бер генә мәлгә туктап тирә-якка колак салабыз «Шылт» иткән аваз да юк, ялангач таулар, куаклы сыртлар киңлегендә — шомлы тынлык, сәер билгесезлек.
Ә ул безне шунда көтеп торган, эзен яшерү өчен катлаулы «элмәк» тә ясап өлгергән икән. Шуңа алданып овчаркабыз алдагы куаклар арасына кереп югалды Иң алдан мин йөгерә идем, шулвакыт куак арасыннан кемдер берәү өстемә ташланды. Исәбе — кулга автомат төшерү булган, күрәсең. Комлы туфракта үлемгә-үлем әүмәкләшәбез... Ни гаҗәп: күңелдә бернинди курку юк, киресенчә, үземдә арыслан көче тоям Дошманның кулын җиргә сыгып төшердем, хәзер гәүдәсен кузгалмаслык итеп бастырып тотарга кирәк. Иптәшләрем килеп җиткәнче Алар якында иделәр, тиздән безнең ракета яшел дуга сызып, күктә гирбәлә иде.
Җинаятьчене заставага кайтардык. Шактый эре «кош» булып чыкты ул.
Әйткәнемчә, без бәхетле идек, авыл турында автобустан да горур атлап төштем мин. Җәй азагы бит, көн генә үзгәргән иде — салкынча җил исә, офыкларны иңләп авыл өстенә кара болыт явы*килә. Шундый тәбәнәк үзе. ферма түбәсенә тияр тимәс булып агыла. Ул да түгел, ашлык амбарына җитәрәк коеп-коеп кисәктән боз яварга кереште. Эре. салкынча. матур язу дәфтәрләрендәге сызыктай кыйгачлап төшәләр. Ярый әле башымда кепка бар, шуның аркылы да хәйран авырттыра башны, ә кулны, битләрне чеметепме-чеметәләр! Кызык һәм сәер күренеш иде бу...
Әти мине җитәкләгән, сеңелемә дигән күлмәкне костюм изүенә яшергән,—бозлы чыбыркы яңгырын ерып йөгерәбез шулай Көч-хәл белән амбарга барып капландык. Амбарның шифер түбәсе чылтырый, дөберди, әйтерсең, аңарга өстән капчыгы белән вак чуерташ сибәләр. Эре-эре бозлар кукуруз сабакларын сындырып бетерде, берничә урында түбә шиферларын чәрдәкләде.
Бозлы манзара уртасында хәйран басып тордык. Амбарның ачык, такыр урынында ашлык көшеле тора иде. Алтынсу төстә, зур биек, вулкан өемедәй очлаеп килгән. Ачык урында торганга күрә, әлеге көшелгә орып- орып, эчкә уелып керә-керә яуды бозлар. «Эштән чыкты бу»,— дип бик кызгандым көшелдәге ашлыкны Сынган кукуруз сабаклары силоска китәчәк ичмасам, ә бу соң нәрсәгә ярар икән...
Җиргә яткан боз катламы күзгә күренми акрын гына эреп, тиздән юешкә әверелде. Без әти белән көшел каршында басып торабыз. Ни хикмәт, көшелдәге бодай бөртекләренә тамчы да зыян килмәгән! Нибары өсләре чокырланып, шадраланып калган, ә бөртекләр — һәммәсе дә исән, таза, бөтен Берни булмагандай үпкәсез-нисез томраеп күккә карап яталар.
Амбар ишегалды. Ачылып килгән зәңгәр күк. Нәни таучыкны хәтерләткән гәрәбәдәй көшел. Әти көшелдәге бодайны кушучлап җирдән күтәрә дә әллә үзалдына, әллә миңа әйтәсе килеп болай ди:
— Сәламәт, тук бөртекләрне беркайчан да боз суга алмый шул. Тормышта да әнә шулай күңелең нык, бәдәнең таза булу кирәк...
Зөлфирә
Куен кесәсенә керү белән бармакларыма — рәхәтлек, тәнемә кан нарлык тарала Дүртпочмаклы рәсемнән миңа мәхәббәтем Зөлфирә карап тора Таралып төшкән чәчләр, түгәрәк йөз. коеп куйган каш лар, оялчан һәм акыллы елмаю... Гадилеге, яхшылыгы, ихластан елмая белгәне өчен яраттым бугай мин аны Фоторәсемне иреннәремә якын ките- рәм дә күзне йомам: Зөлфирәнең чәченнән урман исе килә кебек Ш\шы чәчләргә кереп адашасы, аларның хуш исле кытыклавыннан оныты лып иркәләнәсе килә
Зөлфирә алты чакрым ераклыктагы күрше авылдан килеп укын иде Минем урта мәктәпне тәмамлыйсы елым, ә ул тугызынчы класска йөри Өстендә - кызыл һәм зәнгәр төсләр чиратлашкан шакмаклы күлмәк Үзе дә. күлмәге дә минем өчен әле күңел тоймаган яңа табышмак иде Минем текәлеп, яратып карауларыма, ниһаять, тылсымлы караш белән жавап кайтарды Таң калдым гади күзләр түгел иде бу. алар артын да беркем дә үтеп керә һәм аңлый алмаслык тирәнлек, чиксезлек, өр яна дөнья башлана иде Шундый тирәнлекне беренче булып күргәнмен икән, димәк, аны беренче булып та мнн ачарга тиеш'
Көн саен димим, атнага берничә тапкыр аны авылларына кадәр озата барам Кыр юлы. ике авыл арасындагы каен полоса, баш өстендә көмеш тургайлар
Менә шул чркларда мин инде гашыйк икәнемне аңладым Китаплар төшерелгән косынка, чия төсендәге күн сумка, плат итәге астыннан күренеп торган резин бутыйлар Кышын капка түбәсенә кадәр күтәрелеп үскән кар көрте, тәрәзә уты яктысында көмеш тирмәдәй балкыган шул көрт астында басып торулар Болар бар да хәтеремә мәңгелеккә, беркайчан ла жуелмас өчен кереп калганнар
Буранга һәм яңгырга бәйле мәхәббәтем син, Зөлфирә'
Табигать күренешләреннән ике нәрсәне - буран һәм яңгырны аеруча югары бер хис белән яратам икән, бу өзелмәс жепләр белән үзебез нен яшьлек таңына барып тоташу, шунда яши башлау галәмәте
Кышкы каникул башланасы көннәр иде Син концертта чыгып жыр ладың, шул жырнын көе һәм сүзләре безнен халәткә бигрәкләр дә туры
Урапурап карлар кума Кышнын озын юлларын Чын чын итә. жнл тузгыта Жи» кынгырау моциарыи
Аннары, бер сәгать элек кенә колак төбендә яңгыраган «кынгырау» моңнарына күмелеп, сине кичке авыл башында көтеп торам Икебез дә чаңгыдан Инде мең кат үтелгән юлдан бару кызык түгел, ниятебез кар өсләтеп кенә сезнең авылга бәреп чыгу Урап урап яуган карларның куерганын, жилнен һаман көчәя барып буран чыгуын сизми дә калганбыз Биткә, күкрәкләргә тоташ актарылган кар дулкыны салкынча агым бәрелә Икәү янәшә булганга күрә курыкмыйбыз. аксыл соры ташкынны ерып алга барабыз Снзәм күкләр тыгызланып, каралып китте Күзне ачар хәл юк. буран кемгәдер ачуланган жаннардай үкерә, чаңгы таякларын йолкып йолкып атмакчы итенә Сөйләшкән сүзлә ребезне шундук бөтереп ала ла очсыз кырыйсыз караңгылык кочагына илтеп ташлый
f A Hl A T II и I А ч и I афУМАН НЛӘР1И I 1 »•’" OI •
лардан укып белгән мәхәббәт хисенә минем йөрәктә дә урын барлыгына
кичке утларда һәм йолдызларда билгесез ераклыкка чакыру авазлары тирбәлүенә төшендем Аның туна башлаган бармакларын жылыту беренче тапкыр чын чынлап кызлар кулы тотуым булган икән' Ромашка
килә иде
Барабыз.. Ә сезнең авылның күренер исәбе юк. Хәер, шулкадәр тыгызлык, караңгылык пәрдәсе аша тиз генә күренер иде микән ул безгә? Адашуыбызны сизеп алдык. Әмма табигать безне өметтән бөтенләй ук мәхрүм итмәгән икән: ялан кырдагы салам кибәненә барып төртелдек.
Иң яхшысы — шуның ышыгында туктап тору, бәлки, буран да басылып куяр? Куллар авыртканчы, бармаклар сызлар дәрәҗәгә җиткәнче икәүләп карлы саламны йолкыдык. Үзенә күрә ярыйсы гына куыш килеп чыкты. Чаңгыларны куыш алдына кадап, эчкәре кереп урнаштык. Кар катыш коры ашлык, тукранбаш, клевер исләре аңкый, гүя кыштан җәйгә атлап керүебез. Син туңгансың, битләрең юеш, чәчләреңә кар укмашкан. Бернинди оялу-тартынусыз сине кочагыма алдым, битләреңә кайнар сулышымны өрдем. Сине җылыта торгач үземнең дә тәнемә кайнарлык, эчке бер дәрт тулды. Хәлнең көтелмәгәнлеге, билгесезле- ге безне аеруча якынайтып җибәргән иде бу минутта.
Тышта тонык кына буран шаулый... Дөм-караңгы салам мәгарә кочагында без—икәү, янәшә... Ул чактагы бәләкәй генә куыш миңа әнә шулай чиксез, мәңгелек булып күренгән икән, һәм мин бу шомлы, аулак, серле хәлгә күңелемнең кай җире беләндер бераз риза да идем. Син, кыз бала, курыктың, әниләр борчылыр дип өзгәләндең.
Син хаклы идең, ярты сәгать чамасы бер-беребезгә сеңеп, җылынып утырганнан соң мин ни эшләремне дә белмәстән максатсызгнисез генә куыштан чыктым. Өнемме бу, төшемме: бездән йөз метр чамасы җирдән, фарасы белән кар ташкынын урталай телеп, трактор узып бара! Чанасында утын төялгән булса кирәк... Куанычымнан бүрекне селки-селки бар көчемә кычкырдым:
— Әй, кешеләр, туктагыз!..
Кабат-кабат кычкырып карасам да, толып бөркәнеп утырган утынчылар тавышымны әллә ишетмәделәр, әллә инде туктарга теләмәделәр, белмәссең.
Тракторда тере кешеләр утыра лабаса, алар, һичшиксез, якындагы авылларның берсенә кайтырга тиешләр. Иң яхшысы — безгә хәзер ничек ' тә трактор эзенә төшәргә, ашыгырга кирәк!
Син инде нидер барын сизенеп «мәгарәбез»дән чыккан идең. Кулларыңны бер тын яңагыма кыстым да җәһәт кенә кузгалдык. Безнең курку- борчуларыбыз җылы Куыш эчендә бөгәрләнеп ятып калды. Трактор эзе безне коткарды, утлары җемелдәп торган фермагызга кадәр алып кайтты Буранлы кич, карлы чаңгылар, ферма юлында өздереп караган талгын-моңсу күзләрең Менә ни өчен кышкы бураннарда беркайчан да салкын кан белән йөри алмыйм мин!
Көннәр язга авышканда ул кибәнне ике трактор сөйрәтеп маташканын күрдем. Икесе тиң кара төтен бөркеп төчкерә, ыңгыраша, чылбырлы тәгәрмәчләре белән җан-фәрман актарына, бичаракайлар. Кибәннең исә кузгалып китү исәбендә дә юк, әйтерсең, буранлы кичтә адашкан көнебезгә һәйкәл булып һаман да басып торасы килә аның... Көчәнә торгач сөйрәп чыгардылар, силос чокырыдай йомылып, кибән урынында карлы бушлык тырпаеп калды. Әмма яшьлекнең кабатланмас бу хатирәсен безнең күңелдән ансат кына йолкып алу мөмкинме соң?
Бер-берсен мәңге онытмасыннар, бергә чакларының кадерен белсеннәр дигән теләк белән, ихтимал, табигать безнең өчен барлык хозурлыкларын алдан ук әзерләп куйган иде. Баш өстебезгә зәңгәр чатыр итеп күкләрен корган, киләчәкнең алтын капкаларын төсмерләү өчен салават күпере кабызган, аяк астыбызга чит-читендә ялгыз күкчәчәге, куе арышлары чайкалып торган йомшак юллар җәйгән. Без ул матурлыкларны беркайчан бүлешмәдек, алар— уртак иде.
Салават күпере... Менә ул ерактагы таулар эргәсенә тын гына барып таяна, ничәмә төсләр белән балкып үзенең дугалы капкасыннан санап-
санап кына болытлар кәрванын үткәрә Менә шушы әкияти күренешләр уртасыннан мин сине тагын озата барам Кояш көнозын кыздырган нде. юл тузанының кайнарлыгы ботинка табаны астыннан бәреп тора Биредә тузан, ә кайдадыр әнә яңгыр урман-карларны суга керендерә Тик бу алдавыч күренеш икән кисәк кенә җил исте, буынтыклы яшел арыш лар түгеләм дия-дия юл читен тутырып чайкала башлады Эре-эре тамчылар сикереп тешә кыр өстендә тоташ пышылдау, кыштырдау. ♦ сискәнү авазлары... 5
Икебезнең өстә дә җәйге юка күлмәк иде. Бер беребезгә карау белән £ сүзсез анлаштык тотарга да каен полосасына таба йөгерештә' Ж.итәк- * ләштек тә яңгыр шадралаткан юлдан йөгерәбез, ребез бер сәбәпсез 5 елмаябыз Тыгыз-эре тамчылар дулкыны безне җиңел чә генә аркабыздан £ этеп, йөздереп бара нәкъ канатлы җилкән инде' Минем чалбарга. 2 синең нәфис балтырларыңа йолдыз тамчылары булып балчык чәчри j Каеннар полосасына әнә шулай килеп кердек Кыяфәтләребезне күргәч. = рәхәтләнеп яңадан көлештек Икебез тиң чыланганбыз, өсләребез манма ? су. яңгырла юылган толымнарың тагын да карала, чибәрләнә төшкәң. ♦ Ялангач беләкләреңдә, муен тирәләреңдә җемелдәп тамчы тәгәри Юеш « күлмәгең, талчыбыктай гәүдәңнең илаһи хәрәкәтләрен күрсәтеп бирергә х теләгәндәй, мәрмәр тәнеңә ябышкан Манма күлмәк аша беленеп торган « тыгыз күкрәкләрен, тизрәк дөньяга чыгарга ашкынган төсле, бер күтәрелә. бер төшә Янәшәмдә генә тере, бөек, ымсындыргыч хәрәкәт, кайнар. * дәртле, исерткеч омтылыш' Үтә күренмәле күлмәк эчендә магнитлы ике “ йомры түм-түгәрәк ай һәм кояш, тылсымлы галәм яшеренеп ятканын < тойдым Ике йомры арасындагы озынча күләгә Киек каз юлына тиң нде =
Менә шунда кинәт башым әйләнеп китте, аяк астымда ап ак каеннары b белән бергә жнр шуышты Дымлы иреннәренә капланып тыным беткән че озаклап басып тордым
Ул көн хәтердә, яшереп кенә язган шигырьләремә бәреп керә алар, куен дәфтәремә күчә Чәчләрне жил нркенә ташлап яңгырлы, баллы, салават күперле көннәремә тагын бер кайтасым килә минем!
Каенлы полоса Кырларны көйдерпч коры җилләрдән, мәрхәмәтсез давыллардан саклау өчен утыртылганын белә идем мнн анык Ир-егет буларак снне тормыш җәберләреннән, әгәр кирәксә, илемне дә хәвефле көчләрдән ышыкларга, сакларга тиешлегемне аңладым шул чакта
Кайтыр алдыннан гына сеңелем Фәридәдән хат алган идем Синең студентлар концертында җырлавыңны әйтеп язган Ә инде үзеңнен«көтәм» дип язган чатларын чемодандагы иң зур байлыгым, гомерлек хәзинәм'
Безнең әле очрашасы, җырлатып яшисе көннәр алда Беләсеңме. Зөлфирә, сиңа аулакта, теге чакта нкәү генә басып торган каен төбендә озак озаклап, ачыктан ачык итеп бөек серемне сөйлисем бар әле минем Мин аны күңелемнән мең кат уйлый уйлый, очын очка ялгый ялгый ялгызым йөргән чакларда ачтым Әйе. баланы дөньяга китергән ата да аның язмышы, киләчәге, бәхете яки бәхетсезлеге өчен гомергә җаваплы икән! Бу жаваплылыкны бернинди очраклык, вакыт ераклыгы, нигезле фәлсәфә, аклану сүзләре дә юкка чыгара яки йомшарта алмый Әтн булу шулкадәр дә җаваплы, авыр, четерекле, барыннан да элек изге, мәрхәмәтле бурыч икән, мин моны нке әтием мисалында ачык аңладым
Мнн кем улы соң. миндә кем каны ага? Дөнья чаклы уйларым хыялларым. яшәвем кемгә барып тоташкан? Бу сорауларга җавап бирү. ах. нинди кыен һәм нинди җиңел! Үз әтием мина кан биргән, җан бүләк иткән һәм ташлап та киткән мнн моны белми үскәнмен Кургәнен бар микән урмандагы төбе-тамыры белән кубарылган карт агач куенында үскән зНфа. яшь агачны да у »с белән бергә аудара Мнн дә алгы айлык чагымда яшь агач хәлендәрәк калганмын лабасә Ярый әле вакытында икенче бер кеше үз кулларына алып кзаткан. үстергән, дөньяда барлыгынмы раслары, уз-үземне табарга булышкан Мнн аларнын кайсын әтн дип танырга һәм яратырга тиеш соң? Әлбәттә, соңгысын Әгәр ул ятимлек
тән аралап калмаса, «әттә» диеп әйтә алу бәхете бүләк итмәсә, мин нин ди кимсенүләр, рәнҗүләр күреп үскән булыр идем! Күңеле китек кешенең дөньяга үпкәсе бар. диләр ич. Миңа тормышның соры, караңгы, күңелсез бер нәрсә булып күренү ихтималы зур булган Ул чакта табигатькә һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтем дә бөтенләй башка төрле, хәтта бәлки ачулы, нәфрәтле юлдан китәр иде, мөгаен...
Әтинең яраткан бер сүзе бар: «Дөреслек ул— сары май, беркайчан да аска батмый...» Минем өчен дөреслек — әти үзе. аның шәхесе, якты үрнәге. Балачакта шыбырдап яуган бозлар, амбардагы ашлык көшеле яңадан хәтергә килә. Кукуруз сабаклары чәрдәкләнеп бетте, ә ашлык көшеленә берни түгел — элеккечә мәгърур, сәламәт, киресенчә, юылып- чистарып киткән Безнең әти боз сукканга да бирешми торган мәгърур бодай көшеленә тиң икән! Язмыш кая атып бәрсә дә ныклыгын югалтмый, асылын үзгәртми торган кеше икән ул.
Уйлаганым бар: ни өчен без әти белән әни кешегә беркайчан да исемнәре белән эндәшмибез? Бары әти дибез, әни дибез бары. Күрәсең, тапкан-баккан өчен әле рәхмәт әйтергә өлгермәгән баланың үскәч тә гомер буе хөрмәтләү, баш ию билгеседер бу Көн саен әйтелә торган әлеге ике сүз һәр буынның телендә искермичә, өр-яңа яңгыраш белән яши икән.
Минем әле әнинең туган авылына — балачакта әти белән бергәләп утырткан миләшем янына кайтасым бар Җиткән егет, дөресрәге, инде байтак аяк киеме туздырган тәҗрибәле ир-егет булып. Үткәннәргә үпкә сакламый гына кайтып төшәсең дә Әүхәт абыйга кул бирәсең, теге чакта синең дегетеңә буялсак та, күңелгә дөнья карасы йоктырган юк, якташ, дип шаяртасың. Дамир гына очрар микән авылда? Кем белә, ә бәлки аның да каеш-погоннарын ялтыратып нәкъ минем кебек ерак җирләрдән кайтып килешедер Яшьтәшләр бит, ну сөйләшеп тә күрсәтер идек без аның белән! Безнең нигездә кемнәр, нинди кешеләр яши икән? Миләш төбенә утырып татлы уйлар уйлыйсым, киләчәккә берсеннән-берсе матур планнар корасым бар әле минем.
Лубьян урман техникумында укуымны дәвам итәчәкмен. Кайтасым- ны анда да көтеп торалар. Күрәсеңме, әтиемнең яхшылыгы, шәхси үрнәге никадәр көчле булган — икеләнеп тә тормастан, аның һөнәрен үземә гомерлеккә сайладым мин
&цк биектән, галәм киңлегеннән Гагаринга зәңгәр әкият булып күренгән Җиребездә мин үз урманымны үстерергә тиеш! Урман ул кешеләргә кирәк. Агачлар шавы тантана иткән җирдә гамьсезлеккә, битарафлыкка һәм күңел тарлыгына урын булмастыр кебек. Менә ни өчен урманны яратам мин. Бу дөньяда күп нәрсәләр үзгәрер бәлки, әмма урман җыры кешеләргә гаҗәпләнә белү һәм мәхәббәт хисе бүләк итүдән беркайчан туктамаячак.
Урман шавы безне дә гомер буе озата барыр, Зөлфирә! Ныклыкта, тугрылыкта сынар. Мин бит сине бердәнберем итеп сайладым . Икәү бергә булганда без язмышның теләсә нинди авыр йөген дә җиңел күтәрербез — мин моңа нык ышанам. Ишетәсеңме, поезд тәгәрмәчләренең шавын күмеп, көннең кыл уртасында минем йөрәк тупырдый. Син бит якыңда, шундый якында!-
Рельслар хәтер сыман артка йөгерә...
Поезд хыял сыман томырылып алга чаба..
Нигә ашкынам соң әле? Алда күрешү таңнары, тормышымның кул тимәгән өр-яңа кырлары көтеп торгангамы? Җавап урынына күңелнең кай төшеннәндер көчле дулкын күтәрелә:
— Хушыгыз, карагай урманнары! Алда мине яшьлек мәхәббәтем Зөлфирә көтә.
1984 ел Малеевка