Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМЫРЛАР ТИБЕШЕ

Очеркист, публицист, шагыйрь Рахмай Хисмәтуллинга 50 яшь тулды. Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Р. Хисмәтуллин үз әсәрләрендә заманның мөһим проблемаларын күтәрә һәм аларны тормышка ашыручы кешеләр язмышын матур итеп сурәтли алган иҗатчы буларак танылды. Аның китаплары кайнап торган тормышыбыз елъязмалары буларак укучылар хөрмәтен яулады. Язучыга күптән түгел «Татарстанның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде. Язучыга иҗат уңышлары теләп, укучыларыбызга аның яңа очеркын тәкъдим итәбез.
инәт тон уртасында гигант берләшмәнең дистәләгән заводларында утлар сүнде Бер. ике. өч минут Ут тагын беразга гына кабынып алды да тирә-як тагын караңгылыкка чумды. Ун... унбиш... егерме минут үтте. Ут юк. Үле тынлык чорнап алган югары басым астындагы газ тулы йөзләгән реакторлар. ярсу «чабудан» туктап калган компрессорлар, насослар, эшченең күз-колагы булган приборлар арасында, шомлы шәүләләр таратып, анда-санда шырпы, фонарь һәм шәмнәрнең зәгыйфь утлары цехларга җан өрергә азапланды.
Беркайчан да булмаска тиешле хәтәр хәл иде бу Алдан хәзерлексез тукталу катгый тыелган' Төнге посттагы эшчеләрнең, инженерларның җанын шом-курку өтте Беркем бернинди инструкцияне, кагыйдә-тәртипләрне бозмаган, әмма югары көчәнешле электр линияләре, хәтта запаслары да янып чыккан иде Моны бернинди техник нормалар белән дә аңлатып булмый иде Көтелмәгән, билгесез нинди афәт соң бу?!.
Җиде төн уртасында икё-өч сәгать буе утсыз «ут эчендә» кайнаган мәхшәрдән соң. ниһаять, таң атканда линияләрне яңабаштан тоташтыра алдылар. Үз постларында үтә сизгер торып арыган, талчыккан кешеләрнең йөзенә җан керде
Инде баганалар, чыбыклар, подстанцияләр — барысы да энәсеннән җебенә кадәр тикшерелде Ахыр чиктә электр чәйнекләренә утырган тузан юшкынына хәтле анализга озатылды һәм аның мәкерле никельхромбарий тузаны икйнлеге ачыкланды Бу катализатор айлар, еллар буена, установкалардан һавага очып, чәйнекләргә утыра килгән, ниһаять, үткәргечкә әверелеп, линияләрне яндырып аткан иде
Никельхромбарийның ни икәне яхшы мәгълүм Заводларда аны бушатканда цехлар өстеннән яшелләнеп зәһәр тузан болыты күтәрелә. Ул тузан атмосферада артып китә күрмәсен дип. күп кенә пунктларда һаваны тикшереп торалар Зарарын җилкәсендә татыганнар инде кычкырып ук зарланалар:
— Космос заманында шул катализаторның да юньлесен таба алмаслар икән! Нигә шуның зыянсызын уйлап чыгармаска инде?
Бу ай-вайлар яңа катализаторлар эзли торган бер лабораториянең начальнигы Азат Зыятдиновның күңелен бигрәк тә нык җәберли идеНишләмәк кирәк, катализаторлар химиянең тирән серләр дәрьясы шул Миллион матдәләр арасыннан иң зарарсызын. иң активын, иң арзанын ничек эзләп табарга’’ Күпме сер
Азат белә кайдадыр, чит илдә ниндидер яхшырак бапта катализатор бар Бардыр Ә нишләп әле без чит ил фирмаларына гел аяк чалып торган ышанычсыз партнерларга бәйле булып торырга тиешбез’
Шул уйлар аны моннан берничә ел элек гаиләсен калдырып (рәхмәт Саниясенә — _ вч ел буе. эһ тә итмичә зу|5 түземлек белән гаилә йөген берүзе тартты') — химия фәне- = нең иң соңгы казанышлары тупланган Мәскәү химия-технология институтының 3 аспирантурасына китергән иде
Ачык йөзле, белемгә үтә дә хирес татар егетен, аның итагатьлелеген яраттылар j анда «Асылынсаң асылын агачның асылына» дигән юравы юш килде Азатның, аңа ака- ? демик Кафаров үзе игътибар итте, идея-белемнәрдән математик модельләр тезеп, матдә- 2 ләр диңгезендә йөзәргә өйрәтте
Өч ел укып кайткач яңа катализатодоар эзләп көне-төне сынаулар озакка сулыл- ф ган тәҗрибәләр уздыру, янып-көеп иҗат итүләр башланды Хезмәткәрләр барысы да - хатын-кызлар иде Алар белән бергә күп борчуларга батып, зур түземлелек белән матдә- = ләрдән нечкәдән нечкә бизәкләр чигәргә туры килде
Ә бүлмәләрдә, цехларда, җыелышларда үзара әңгәмәләрдә туган зарарлы юшкын- > нар нәтиҗәсендә торле хәвефле очраклар турында кырыс Тормыш белән Вөҗдан сөйләшүе күңел түрендә эленеп торды S
ТОРМЫШ Быел зарарлы калдыклар инеш-чишмәләрдә чокыр-чакырларда гына - калмыйча. Каманың үзенә чаклы ук төшеп җиткән Балыклар һәлак бу лгал ы й Кем >• гаепле икән моңа’ s
ВӨҖДАН Барыбыз да! Без. төнге сменада эшләүчеләр карап торучы күрүче юк * дип, үзебез кран-задвижкаларны ачып, әнә шул зарарлы калдыкларны канализациягә х агызып җибәрәбез Яшерен үлем элмәген үзебез үк ясыйбыз
ТОРМЫШ Тыю чарасы да бар инде, югыйсә Әнә генераль директор планерка саен шуның өчен кызган табага бастыра Дәүләт комиссияләре игтрафлар сала Шул җитми микәнни соң”
ВӨҖДАН Дөнья куабыз шул Әз генә дә тукталып уйланырга вакытыбыз юк
Азат белә вөҗдан йокласа, бернинди ачулану, бернинди штрафлар ярдәм итмәячәк Ә болай ваемсыз барсак, соңга калуыбыз да ихтимал Булсын иде бу урман кисү яисә таш вату сыман бер физик эш урып-кырып кына ташлар идең
Тукта, таянырга нокталар бар ич Дөньяда битараф рәвештә көне-төне җир шарының яшәү бәгырен кимерүчеләр генә түгел, ә вөҗданын тормыш ваклыклары йотып бетерә алмаслык, табигать турында туктаусыз инстинктив борчылу кичерүчеләр дә күп ич' Шулерны эзләргә, табарга, шулар белән кулга-кул тотынышырга, җир бәгърен саклыйк дип набат сугарга'
Мөгаен, кешеләргә табигать үзе бүләк иткән туган телендә челтерәп аккан саф көмеш сулы .Җидегән чишмә-ларне җырлап дәшәргә кирәктер Табигать һәм кешелек нең серле бәйләнешләрен ачарга тырышкан әдипләрнең җылы сүзләре белән нааяаа күңелләрдәге уй-моңнарның иң тирәндәгесен уятырга иде'
Ул сәхнәгә бүген аеруча балкып чыгып басты Бүген .Җидегән чишмә» әдәбият сәнгать клубы үзешчәннәре Казанның төзүчеләр культура сараенда чыгыш ясый
•Гомәр Бәшироп иҗаты турында сөйләү өчен техник фәннәр кандидаты Азат Зыятдиновка сүз бирелә», диделәр Залдан кызыксыну дулкыны узды «Ничек алай’ Техник фәннәр һәм әдәбият’ Шулай да була аламыни’ »
Моңарчы шәһәрдә «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмә күп еллар буена әдәби- музыкалъ кичәләр үткәреп, матур гадәткә нигез салынган иде Әмма һәр тырышлыкның чиге бар дигәндәй, энтузиастларга бу эшне үзлекләреннән генә тартуы ифрат авыр кунак килә калса, аны аэропорттан алып кайту өчен транспорт таба алмыйча н.ы чигәләр Энтузиастларның хәлләре китеп, рухлары сынган чаклар да булды Шулай итеп, кыенлык белән туган традициянең сүнеп баруын беркем дә күрмәс микәнни’
Күрде берәү күрде' һәм ул Азат Зыятдмиов иде Чөнки максатлар уртак кеше күңеле Һәм табигать'
- Туктагыз әле. егетләр' Нишләп соң сез һаман үз казаныгызда гына кайныйсыз” Илкүләм олы эшләр башкаручы нефтехимики арга бик кирәк бит сез Алар белән куяга-
кул тотынырга, материаль базага таянырга, әдәбиятны-җырны хезмәт кешеләре белән бәйләргә кирәк сезгә!
Башта -Җидегән чишмә» дигән матур җыр исеме астында бергәләп берничә сынау кичәләре уздырылды. Заллар шыгрым Бетен шәһәр шул турыда сөйләде
Хыялны чынбарлыкка әйләндерүче — Азат иде -Җидегән чишмә»гә килүе планлаштырылган Казан әдибенең күңел тәрәзәсен иң беренче булып ул шакыды Хатлар язды, кунакны килергә кирәклеккә ышандырды, иҗат эшләреннән аерып, юлга кузгатты
Кичәләр бер ел буена шаулап-гөрләп барганнан соң. Азат Шәймуллович, ниһаять, берләшмәнең партком секретаре Илкам Зөфәрович Мортазин янына керде Секретарьның да тальянда уйнарга, җырларга бик яратуын, әлбәттә, ул белә иде Сөйләшү дә җылы гына башланды.
Әллә нинди кеше ул Зыятдинов Үзе синең дә җегәреңне арттыра сыман Һәм нинди йомыш белән керсә дә. үтенечен әйткәндә, күзеңә туры карап, чигенергә урын калдырмыйча бастырып әйтә Син аңа ышанасың, аның үтенечен кире кагуы кыенлаша Чөнки ул. үзе өчен йөрүнең ни икәнен дә белмичә, һәрвакыт җәмәгатьчелекне борчыган үзәк мәсьәләне күтәрә.
— Менә шул «Җидегән чишмә»не.— диде ул секретарьга әйтәсе сүзен дәвам итеп.— нефтехим и клар канаты астына алырга иде бит Әйтик, теге «Дискоцентр»да түләүле хезмәткәрләр тоткан кебек Мәсьәлә әлегә хәл ителмәсә дә Мортазин бу сөйләшүдән соң «Җидегән чишмә>гә йөри башлады Тора-бара ул «Җидегән чишмә»нең иң ялкынлы яклаучысына әйләнде.
— Куанырлык яңа форм а бит бу. егетләр. Беренчедән, кешеләребездә нечкә зәвык тәрбияләсә, икенчедән, бәлки, шулай язучылар белән аралаша торгач, кем белә, безнең проблемалар турында да әдәби әсәрләр туар,— диде ул.
Шәһәр җитәкчеләре дә «Җидегән чишмә»дән читтә калмадылар Фатих Кашапович Котдусов, Хезмәт ияләре депутатларының шәһәр Советы Башкарма Комитеты председателе урынбасары буларак, эшем муеннан дип тормыйча, (үзешчән сәхнәләрдә гөрләп узган яшьлегеннән аерылырга теләмәүчеләр бар бит ул1), бик кирәк чакларда дикторларың көнләшерлек саф матур дикцияле күкрәк тавышы белән ягымлы тәбрикләп, кунакларның җанын эретә белде, кичәләрнең икенче өлешендәге халык уеннары мәйданы уртасына үзе кебек үк чая биюче, җырчы, нәфис сүз остасы хатыны Фирания белән парлашып, мөлаем елмаеп, чәчрәп сикереп төшеп биеделәр.
Җидегән чишмә» эшенә олпат аксакал, генераль директор урынбасары Мәсгут Сибгатовның да дәртләнеп килеп кушылуы аерым бер җанлылык кертеп җибәрде
Ниһаять. «Җидегән чишмә»не елына илгә бер миллиард сумлык продукция эшләп чыгара торган предприятиенең канаты астына алдылар, советын сайлап, партком һәм профком каршындагы әдәби-музыкаль клуб итеп рәсми расладылар һәм менә «Җидегән чишмә» Казанга ук барып чыкты
Азатның: «Гомәр Бәширов кебек аксакалы булган халык — бәхетле халык» дип сүзен тәмамлавы булды, зал дәррәү алкышларга күмелде Г. Ьәширов һәм С Садыйкова иҗатына багышланып, өч сәгать буе барган бу кичә, бөтен зал басып. «Җидегән чишмә» җырын җырлау белән тәмамланды
Ул бер көнне шәһәр тирә-юнендәге Камага агып төшүче бөтен инеш-чишмәләрне тикшереп-барлап йөрде. Күпме генә үзебезне юатсак та. барысы да ал да гөл түгел иде шул Төссез, җансыз сулар да очрады Изге Чургат чишмәсенең дә тәме бөтенләй башка
Әгәр дә уйлап табулар барысы да уңай нәтиҗә бирсә, чишмәләр болай тәмсезләнмәс иде.
— Шулай да менә бу никельхромбарий белән ашыгасы иде Әмма зур өмет баглаган яңа матдәләрне, басым-температураны «биетеп» төрле режимнарда тикшерүләр куандырмады Кеймә комга терәлә барды Реакцияләрне аңлар өчен ниндидер өстәмә информация җитешми Төбенә кадәр төшенми торып, алга барып булмаячак.
Ул тагын әлеге катализаторны куллана торган пропилен окисе заводын урарга булды Никельхромбарийның зарарлы булуы бер хәл, өстәвенә, ул әле алынасы стиролга ияреп, өйрә ясап, буталып чыга. Яңадан аны стиролдан аерып алу өчен, сепараторлар, центрифугалар, фильтрлар һәм парга әйләндерүче аппаратлардан — барысы утыз басмадан торган «артык цех» — төзергә туры килгән «Акыллы», әйбәт катализатор табылса бу >-ехны шунда ук ябарлар иде Кайда ул. ни ул? Булырга тиеш ич ул’.
Гади, отышлы ысулның булмавы мөмкин түгел Табигатьтә бит әнә барысы да гади Бу турыда сүз кузгалса, хезмәттәше Рудәл Сайфуллин бөтенләй кабынып китә
— Әйе. әнә күр табигатьне. — ди ул.— тын гына бернинди югары басымсыз, моторсыз, утсыз, югары температурасыз, бернинди зарарлы калдыкларсыз, нибары җир- туфрак. су һәм кояш нуры белән яфрак, тамыр, кәүсә дигән гап-гади «колбаларда» шомырт, сирень, алма, карлыган, бөтнек кебек меңләгән хуш исләр, сагызлар, әллә нинди
меңнәрчә матдәләр ясап ята Уйласаң, могҗизаның могҗизасы* Иснә. аша. эч. хозурлан' Барысы да камил, төгәл. үз урынында, барысы да ифрат кирәк, берни дә артык түгел. Килер бер кон Җир шары яшәсен дисә кешелек газ, төтен пыскытып утыручы торбалар реакторлардан арынып иң беек ысулга, табигать ысулына кайтыр, шуның серен табар
— Ә хәзер нишләргә? — дип бүлә Азат Рудәлнең романтик уйларын.
— Хәзергә газ иснәргә туры килә ф
— Их. Рудәл, табигатькә салган зыяннарыбыз тора-бара безнең гомергә чик куя - башламасмы соң7
— Кире авылга кайтырга кирәк! — ди Рудәл күзлеген елтыратып
— Анда качып кына котылып булса иде Ул зарарлы калдыклар космоска очып. “ хулиган хәнҗәре сыйан. җирнең атмосфера сүрүен умырып ерткалыйлар җимерәләр. < тереклек өчен һәлакәтле радиактив нурланышларга юл ачалар Безгә ашыгырга кирәк' =;
Узган җәй Азат миңа туган яклары Балтачка сәяхәт кылырга тәкъдим ясады Z КИТТеК е;
Җимеш бакчаларына, өянкеләргә, тупылдарга төренгән, инеш үзәнендәге Караду- * га и авылында Азатның яшьлеге узган Рәттән тальян гармун чаклы гына туган авылы п Таузар да. илгә нидер вәгъдә итеп, инсш-чишмәләргә сыенып утыра Арырак, кояш * чыгышында, җир җәрәхәте сыман, ак ярлы калкулыклар ачылып ята Бу башка яклар- х га караганда диңгез астыннан миллион елларга алданрак чыккан карт җирләр икән * Туфрагы көлсу Тайгага күчеш полосасы Калкулык өстеннән башланган урманында с кырыс чыршылар, күп торле авыруларга шифа буларак риваятьләргә кергән артыш х куаклары. х
Икенче көнне иртән үк юлга да кузгалдык Бер минутны да бушка үткәрү юк Тукай < да сабыйчагының «биш минутлык төш шикелле генә* бер өлешен Балтачның Саена х Пучинкәсендә үткәргән ич' Әнисенең кабере дә шунда Бардык, карадык, моңсуландык, уйландык Барыбызның да фикере бер тирәдә йөрде Римле лә рдә. грекларда әллә ничәмә-ничә Венералар, Афродиталар. Дианалар һәм башка хатын-кыз аллаларының ак мәрмәрдән эшләнгән һәйкәлләре җир өстен балкыткан, кешеләргә шатлык биргән Хәзерге көндә рус халкында да хатын-кызларга һәйкәлләр шактый Без дә тирә- ягыбызга бер әйләнеп карыйк әле сөеклеләребезгә багышланган җырларыбыз күпме, китапларыбызда аларның гүзәл образлары тулып ята Ә менә шушы көнгә чаклы берсенең генә дә һәйкәл булып зур мәйданга чыгып басканы юк икән ич Ә нигә Тукайның Анасына. Җидегән чишмәләребезнең тирән катламнарының символы итеп, шундый бер Һәйкәл куймаска икән?!
Бу сәяхәттә без бер заман урман читендәрәк гигант бер иңкүлеккә килеп чыктык Якынайгач, соклангыч манзарадан сулышлар кысылып, йөрәк тибүдән тукталгандай булды Аста киң рәхәт су җәйрәп ята Ничек бу болай үләнлектән өстә. калкулык битендә хасил була алды икән7 Татарстанның иң тирән күле икән ул — 23 метр Төньяк ярыннан чишмәсе шаулап, ургылып чыга да гомер бакый күлгә коеп тора һәм. күлдән беркая да агып чыкмаса да. мәңге дә күлне тутыра алмыйча ага да ага Кырые унбиш-егерме меТр биеклектәге боҗра тау белән уратылган Кул янына ук төшеп астан караганда боҗра таудагы биек агачлар очып күккә ашкан сыман йөрәкләрне җилкендереп җибәрә Ике-өч дистә ел элек аның боҗра тау агачлары кырылып бетеп, ярлары шәрәләнеп кала Мал туартаптап харап була барган бу күлне табигать җанын промкомбинат директоры
Габделхак Закирон (мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булерш) тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алдырта, агачлар утырттыра Тирә-ягын ял базалары көймәләр чуарлаган бу . күлнең хәзер үз караучысы да бар
Апуш үскән җирләрнең гүзәллеген ачып бирүче бу табигый һәйкәлне. Тукай төсе итеп карарга һәм Саена Пучинкәсе. Тукай Кырлай сәяхәте маршрутына кертергә иде' Күл булып күлне үлемнән саклап калган фидакарьләр барда Анага һәйкәл хәстәрен күрүчеләр дә табылыр мөгаен'
Без Азат белән Таузар басуындагы калкулыкка борынгы кабергә менеп барабыз Менә камыллы кыр уртасында тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган кабер Ташында инде мүк кимерә барган борынгы газиз язулар «Бу дөньяда һичкем әйтә алмас кемнең кайда ничек үләсем 1541 ел • Эңгер-меңгер җиле кабер өстендәге агачларны шомлы лепердәтә
Нинди кабер бу’ Шулкадәр хөрмәт итеп, тимер рәшәткәләр кол-коя нигә аны гасырлар буена саклыйлар’ Кем белә бәлки аның бер җеп очы юлдашым Азатка ук барып тоташадыр Аның шәҗәрәсе дә бик тирән булмас* да сирәк очрый торгам патриотик шәҗәрә ич'
Ерак бабасы, атка атланып, бетен Францияне тетрәткән рус гаскәрләренең алгы сафында (сәйяр җанлылык әнә кайлардан башлана) Парижга барып кергән һәм нәселгә •французныкылар, дигән кушамат калдырган
Якын бабалары да яшәү һәм җир өчен гасырлар буе барган күз яшьле даулы елларның. канлы көрәшләрнең иң кыска бер романы сыман бу шәҗәрәне буыннан-буынга биреп юкка гына санламаганнардыр 1680 елларда яшәве билгеле булган Мәсәй, Рәхмәтулла. Рахманкол. Гобәйдулла, Мөхәммәтҗан, Шакир. Зыятдин. Шәймулла. Азат. Нариман
Исемнәр билгеле. Укуын да күп укыйбыз, әмма бабаларыбызның ничек, кайда, нинди хәсрәт-борчулар белән яшәүләрен бик аз беләбез шул Күп нәрсәне вакыт упкынына ыргытабыз Без аларның рухын ихтирам итәргә, шәҗәрәләребезне язып түш кесәләрендә йөртергә һич тә өйрәнеп җитә алмадык әле .
Хәтта бу нәселнең моң чишмәләре турындагы беренче хәбәр Зыятдин карт чорыннан гына калган Аның хатына Хупҗамал әби курай, кубыз уйнаган, болыннарда ялгызы җырлап, уйланып йөрергә яраткан Азатның әнисе ягыннан тегермәнче, мәчет манаралары куючы балта остасы Муса бабасы да үзе ясаган скрипкаларда өздереп уйнаган Уйлана китсәң, бөтен нәрсә бабалардан мирас — «Җидегән чишмә» тармаклары да, кыюлык, чаялык та...
Зыятдин бабасы 18лшеннән әти-әнисез кала. Мулла аңарга, ата-анаңны җирләр өчен гүр садакасы итеп— я сыерың, я аА1Ң. ди
— Яхшы, хөрмәтле мулла абзый. — ди чая егет — Сыерым да. атым да бар минем Сыерымны алсаң, ятим балаларны сөт белән үзең туендырып торырсың, ә атымны алсаң, җиремне сөреп, иген игеп, ипи ашатырсың
Мулла берсен алырга да җөрьәт итми. Зыятдин энеләрен-сеңелләрен аякка бастыра. Төп йортны кече энесенә калдырып, үзе башка чыга Ул гарәпчә әйбәт укый, латинча таный, газеталар алдырта. Озак яши. әле безнең заманга эләгеп, шәпле атында оныкларын Казаннарга алып барып шәһәр күрсәтеп йөри
Азатның әтисе Шәймулла аганың юлы да татарның иң ныклы егетләре генә үтә алган тимер-томырлы, ташлы-күмерле. утлы-туплы. кургашынлы юллар Тот та романның төп герое яса. Мәскәүдә — Метрострой. Уралда—таш карьеры. Донбасста — шахталар Себердә — алтын приискалары Гражданнар сугышында яралана, ә Ватан сугышыннан бер аяксыз инвалид булып кайта Утлы сугышлар кичкәндә дә, таш-тимер мәхшәрләрен үткәндә дә ул үзенең тальяныннан беркайчан да аерылмый Ахры, безнең халыкның бөеклеге, аның улларының көче-куәте, батырлыгы, шагыйрьлеге дә менә шундадыр.
Азат сабан туе карап йөри иде. Һәр күренешкә аның исе китә киемнәргә, кеше йөзләренә, сөйләшүләргә, уеннарга Ул барысын да күреп калырга, күңеленә сеңдерергә ашкына Көрәшне күзәтү — аның иң мавыкканы' Әмма Азатны бу тамашадан аерыр көч тә бар икән Ул мәйданны урап килүче тальян тавышын ишетеп алды, сагайды, тынып калды, күзләре дымланды Туктагыз, дәшмәгез! Аның көмеш тавышын ишеттеме, әтисенең картайгач та тальянын күтәреп капка төбенә чыгып уйнавы авылдашларының җыелып аны тыңлавы күз алдына килеп баса Мондый чакта Азат — тальянныкы гына' Тальянны ул барыбер эзләп табар, ияртеп китәр..
Азат, тальянга ияреп, мәйданны ике-өч тапкыр урады Сүзсез түгел. «Шахтерларны -Җомга«ларны җырлап Башка чакта да. бакчаларда ял иткәндә, табын яннарында ул беренче булып җыр күтәреп җибәрер Әмма сабан туендагы тальян янында аның тавышы аеруча көр. кабатланмас матур, моңлы Берничек тә өзеп булмаслык бу сихри моңнар аша үткән буыннар, тарихлар белән бәйләнгән ахры ул
Метро төзелешендә хөр күңелле, ачык йөзле гармунчы егетебезне, «аттан артык» эшләүче алдынгы Шәймуллабызны ник яратмасын Мәскәү кызлары1 Квартира биреп, бөтенләйгә калырга да кыстыйлар Ләкин Зыятдин бабайның «Кайт, улым, туган ягың сине юксына*— дип язуы җитә. Шәймуллаң авылындагы ятимә кыз Ламигага өйләнеп, ишле, төпле гаиләгә нигез сала Алты баланың бишесе Бакый. Сәйдәш. Азат Илгиз. Тәэминәлар югары белем ала, Фәниясе милли аяк киемнәре тегүче булып китә
Дөрес, югары белем белән хәзер шаккатыра алмыйсың Шул белемең белән син халыкка, илгә ничек хезмәт итәсең’ Хикмәт менә нидә'
Катализатор сере борынгы шәҗәрәләр тамыры сыман бик тирәндә иде Инде берничә яңа алым, яңа матдәләр белән ясалган тәҗрибәләр уңышсыз төгәлләнде Бу көндәшләргә тантана итәр өчен бик әйбәт форсат иде «Безне, химиянең җитмеш Хидс төрле тозын ашаган агай-апайларыңны алай тиз генә узып китәргә бик ашыкма әле.
егеткәем КАИ бетердем лә әллә кем булдым дип артык масаясын ахры Без монда аде чын химиклар була торып та •
Чыннан да. Азат химиягә Казан авиация институтын бетереп килгән иде Кем белә бәлки, киресенчә очу серләрен белгәнгәдер дә моңарчы аның химиядәге ачышлары башкаларныкына караганда алданрак тәгәри иде Көндәшләре исә аның инде химия буенча фән кандидаты икәнлеген һәм ике- фән кисешкән урынның һәрчак уңдырышлы булуын исләреннән чыгаргалыйлар Аның бүгенге уңышсыэлыгы да уңышка таба бер * адым икәнен әле аңламыйлар иде
Очышлар дөньясы егете үзенә канатларны да дөрес сайлады Аның берсе — 3 Шәмәрдән егете хромотограф Роберт Гый.ззәтуллин. икенчесе Сарман кызы Фәүзия ы Садриева иде
Хромотографик тикшерү ысулларының зур остасы, үз эшенә фанатикларча бирел- ? гән Роберт эзләнү чиксез атомнар океанында чайкалганда, сизгер аппарат — маяклары - белән, атом эчләренә үтеп кереп -Юк монда сез эзләгән җәүһәрләр юк монда упкын, « тегендә рифләр-.— дип. курсны дөресләп торды
Ә алны-ялны белмичә эшләүче инженер Фәүзия Азат яккан -утта» янды Азат - кушкан тәҗрибәләрне туктаусыз үзгәртеп яңадан-яңаларын ясап торды
Ниһаять, эзләнү күпере өстендә бер яктылык күренде Ышанасы килмәде КАИ „ шырпысы химия кабы күкертенә шулай ук оста сыздымыни'" Утыз буынлы аппаратлар х чылбырыннан торган • артык цехтан азат итәчәк «затлы- катализатор иде бу' .
Шатлык катнаш борчудан, ышану-ышанмаудан сөйләшүләр үзгәрде х$тт» бераз зг йөрәк сикерде тавыш кабаланып ярсыбрак чыкты Кычкырып артык сикереп, бар _ дөньяга сөрән салырга да ярамый Серне сакларга дип кул да куелган ич
Яңа катализатор ачу максатка беренче адым гына Алда тагын да текә тау ® менәсе бар Радио уйлап тапкан Поповларны пар машинасын ачкан Кулибиннарны г дөньяда әллә бер генә «экземпляр- булгандыр дисеңме1' Күп булган алар Көрәш ыгы- ' зыгысына күмелеп, еллар томаны аръягында ятып калганНар Кайбер ачышлар аны уйлап тапкан кешеләр үзләре үлгәннән соң гына, дөнья йөзенә чыга алган
Хыял белән чынбарлык арасында, телисеңме-теләмисеңме, еллар ята Тау ташкыны кебек ярсып аккан тормыш, әллә нинди яңалыкларыңны әйләндереп ташлап, тузанга-ләмгә күмеп, үзенчә агып ятарга ярата Шуның өчен дә күпләр ачышын тормышка ашыра алмыйча тәмам арып, көчләре бетеп, эшем б»ггенләй югала күрмәсен дип Бөтенсоюз каталогына тизрәк регистрациягә кертеп, шуның белән тынычланып калырга мәҗбүрләр
Әлеге катализаторны да лабораториядә ачу бер хәл. ә промышленностьта файдалана башлау көтелмәгән күңелеезлекләр китереп чыгаруы бик мөмкин Шунлыктан аны башта промышленность шартларына якынайтып сыныйлар. Анысы да - таулар күчерүгә тиң эш* Аның өчен яңа катализаторларны да кайдадыр күпләп ясарга кирәк Үз планы турында гына кайгырткан чит заводка өстәмә заказ бирү - үзе чүлдә диңгез булдыру Каршыңда котып бозы таулары, әллә ничәмә-ничә сират күперләре
By очракта инде син үзеңнең генә түгел, җитәкчеңнең дә кем икәнен сыный аласың. Азмы планны алла итеп, шуңа табынган, шуннан башка күзе берни дә күрми торганнар?! Вохеткп, берләшмәнең генераль директоры Николай Васильевич Лемаеа — фәндә бөем коч яшеренгәнлеген аңлап эш итүче сизгер җитәкче. Беренче елларны ук инде ул фәнни •эленүләргә хиресләнсп тотынды. Анын канаты астында дистәгә якын фәннәр каидн даты үсеп чыкты. Үзе дә техник фәннәр докторы дигәи биек үрне яулады. Ул бөтеи берләшмәне фәнни тикшеренү институтына әверелдерергә омтыла иде ахры. Генераль директор Азатның ачышын, куанычын яшермичә, зур илһам, зур дәрт белән каршы алды Икенче көнне үк Азат белән бергә Мәгкәүгә очарга хәл кылды
Министрлыкта да ачышны хупладылар хуплавын Ләкин эшне оештыруга килгәндә бик үк сикереп төшмәделәр. Катализаторны кайда, ничек эшләтергә икән соң? Моим үз агымына куйсаң, дистә еллар үтеп китәчәк. Мәскәү зур_. Кемгә тотынырга? Кем кул сузар?
Ә Азатның фәнни атасы академик Кафаровка мөрәҗәгать итсәң? Менә шунда имде «ларның икесен» дә якын, таныш запас «козырь тузлары» уенга керде Олы мәскәүленең тынычлыгын бозып мөрәҗәгать итәр өчен инде күптән алдан ук итагать күрелгән иде .
... Бервакыт берләшмәдә. Маекоүдән академик килә икән, дигән хәбәр таралды Түбән Кама җирендә космонавтлар, зур зур язучылар булып китте. Инде мондый хәбәрләр беләк генә син Түбән Каманы шаккатыра алмассың. Шулай да. академик сәфәр чыга икән, дигән сүз сәеррәк тоелды Везде бернинди академия дә. фәнни тикшеренү институты да юк нч. Килсә, кемгә килер, кем чакырды икән соң аны?! Бераздан ачыклама төште Азатның фәнни эше буенча җитәкчесе академик Кафвров турында сүз бара икән
Язның матур бер көнендә генеральный директор исеменә Мәскәүдән телеграмма алдылар: «Сезгә юлга чыгам. Академик Кафаров». Азатны да шундый ук эчтәлекле кадерле телеграмма куандырды. Әмма моны күпләр белми иде әле.
Азат базардан бер кочак розалар алып, пристаньга академикны каршыларга ашыкты. Транспорт якларын, башкасын җитәкчеләр кайгыртасын ул белә иде инде. Әмма барыбер уңган Саниясе дә: «Кунакны алып кайта күр, табын әзерлим!» —дип, көтеп калды. ■
Пристаньда рәсми каршылаучылар һәм каяндыр озын колаклардан ишетеп-беле- шеп, галим халкы да җыелып өлгергән иде инде. Фән маршалы килә ич! Алар арасында
• Нишләп йөри икән инде бу Зыятдинов?» — дип (чөнки букеты артык балку иде!) бераз ятрак итеп караучылар да булды. Азат, исәнләшеп, букетны кунакның кулына тоттыруга, Мәскәү академигы, елмаеп, Азатны кочаклап ук алды, улыдай якын итеп аркасыннан сөя-сөя:
— Нихәлләрдә яшәп ятасың, Азат туганым?! — диде.
— Әйбәт яшим, Виктор Вячеславович, әйбәт!
.Кайда сыю-сыймау итагатен яхшы белә иде Азат. Каршылау-күрешү церемониясе тәмамлангач, ул читкәрәк китте. Рәсми каршылаучы агайлар, академикны урап алып,
• Волга»ларга якынайдылар. Инде ике-өч машинаның ишекләре шап-шоп ябылып та өлгерде. Ләкин никтер кузгалырга ашыкмадылар. Академик һәм генераль директор
• Волга»лардан кемнедер эзлиләр иде. Ә-ә, әнә ул кайда икән, пристань култыксасына таянып карап тора. Генераль директор «Волга»ларга сыеп бетмәгән каршылаучылар арасыннан эзләгән кешесен табуына шатланып:
— Азат, син безнең белән бул! — диде.
Академик фән кандидаты Зыятдинов өчен берләшмәдә яңа лаборатория оештыру, яхшы тәҗрибә установкалары булдыру, фәнни яктан Мәскәүдән булышып тору турындагы килешүгә дә кул куеп, матур эз калдырып киткән иде ул вакытны. Ике-өч ел үтте. Академик киңәш-табышы белән оешкан лаборатория дистәгә якын ачыш ясады, һәм менә, ниһаять, иң зурысы — шушы яңа катализатор.
„. Кафаров Түбән Кама танышларын якты йөз белән каршы алды. Ул ачыш турында телефон аша хәбәрдар иде инде. Үз шәкертеңнең өметеңне аклавы, балаңның эшкә ярый башлавы кебек үк. куанычлы бит ул. Гозерне сөйләп биргәч тә йөзе бер дә алай сүрелмәде:
— Яңа катализаторны Уфада ясатачакбыз! — диде академик. — Үзем даими контрольдә тотачакмын. Борчылмагыз!
Азатның ачышы, тормыш логикасы таләп иткәнчә, күмәк акыл җимешенә әверелде. Үзләренең мең төрле мәшәкатьләре була торып, лаборатория төзүдә, һәртөрле җиһазлар табуда һәр даим җиң сызганып булышкан генераль директор Н. В. Лемаев, баш инженер Г. Җ. Сәхапов. производствода ут капкандай ашыгыч чаклары белән дә санашмыйча, дусларча кул сузган баш технолог А. П. Ворожейкин иң мөхтәрәм соавторлар иделәр. Ә пропилен окисе заводы директоры Р. Г. Галиев, баш инженеры Н. И. Матросов зур дәрт белән сынау установкасын ясарга тотынмасалар. кем әйтмешли, кая барыр идең, кодагый... Матдәләр диңгезендә адашмаска компос биргән академик В. В. Кафаров һәм микрошеф. фәннәр докторы В. Н. Писаренколарның исемнәре бу эш балдагында җәүһәр ташлар иде.
Әнә шулай, һич тә уйламаганда, ачыш үзеннән үзе берничә милләт вәкиленең дуслык билгесенә дә әверелде.
Май бәйрәмендә ул тагын балаларын ияртеп, бер генә көнгә булса да өч йөз километр ераклыктагы туган авылына юл тотты.
Таллар бөдрәләнеп сары чәчәк аткан. Юл буйларында беренче нарасый яшеллек борын төрткән. Күңелдә — ашкыну, өмет, җыр, канатлар. Туган җир белән кавышу һәрвакыт әйтеп бетергесез изгелек уята. Әмма аның бу кайтуы үз күңеле өчен генә түгел иде.
. Олы сере, мәгънәсе бар иде бу сәфәрнең.
Мәдинә ханымның мул табыны янына башта Азат үзе зур гына кап тотып килеп басты. Капны ачты.
— Кадерле нәиәбез — диде ул.— без синек балаларың, оныкларың бүген бирегә, сиңа сиксән яшь тулуны билгеләп үтәргә җыелдык. Менә бу самавырга мондый сүзләр уеп язылган:
Рәхмәт, нәнә*
Синен тәмле чәен ♦
Еракларда йөргән улыңа ы
Туган җирләр яме. үз йортыбыз.
Ана назы булып тоела.
Май, 19Б4 ел. Азатың.
Ул да булмады. Азатның кызы Гөлнара торып басты.
— Әбекәем, чәең тәмле, хуш исле булсын! — Җитез комсомолка кулыннан самавыр < өстене бизәкле чәйнек менеп кунаклады. ф
Нариман онык торып басты. z
— Әбием, чәйне беркайчан да ялгызын гына эчмә, бергә-бергә эчәргә язсын! — -
Ул әбисе каршына ике пар чынаяк куйды. -
— Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт,— диде ана. дулкынланып.— авыруларым ера * гайды. картлык сагышларымны юып алдыгыз. — Күзләрендә куаныч яшьләре мде.
Бик каһәрле тормышта үтте минем балачагым. Рәхмәт инде втеки белән әнекигә, бик * әйбәтләр иде: үз балалары кебек якын иттеләр. — Кайната Зыятдин карт белән кайнама z Хулҗамал әбине шулай бик олылап, якын итеп әйтә иде ул. — Бу шәфкатьлелек сезгә " до шулардай күчкәндер инде.
Хәзерге тыныч мул тормышта карт әниләрен олылап, һәркем шундый кыска һәм s тирән мәгънәле гүзәл спектакль куя алсын иде. Берәү до. аш узгач кына, тетрәнеп * айнымасын иде... о.
Азат шәһәрдән буяулар һәм пумалалар да алып кайтты. Табыннан соң алар, аира тха барып. Шәймулла картның кабер остен чистартып матурладылар, чардуганын буядылар
Күрегез, белегео. балалар, сез - очсыз җептә өзелмәслек төеннәрсез Үзеңнән соң каберең» килерлек игелекле балалар калдырмаган, нигә ул ВУЗ белемнәре Бездән соң килә торган буын шуны аңламаса. Түбән Кама тудырган миллиардларча байлык кына түгел, җир шары үзе дә шартлап юкка чыгачак ич
Шуларны уйлап, исән әнисе, бабалар рухы, авылның керсез вөҗданы каршыңда бер исәп-хисап биргәч, ана рәхмәтен ишеткәч, күңеле күтәрелеп кайткан иде
Азат берләшмә өстеннән күтәрелгән пар. газ төтен болытларына лаборатория тәрәзәсеннән карап уйга чумган.
1984 елны яңгырлар бик озак яумый торды һәм аның урынына химиклар -бакчасы на таш мул яуды»
Кара, малай, кычкыртып корылык килә бит. ә Унбишенче январьдан бирле дүрт ай буена рәтләп берни яумый
— Бетерделәр, бетерделәр табигатьне Анда галәм сүрүен тишкәлмләр. монда химиклар әллә ниләр очырталар Барысын да бер табигать-җаныкаем үз йөрәге аша үткәрә
— Син аның аязлыгын кара әллә нинди куркыныч аязлык Шикләндерә бу
. — Әллә нинди галимнәребез бар. яңгырны барыбер лудырта алмыйлар
Эшкә барышлый-кайтышлый. урамнарда, ял иткәндә автобус-трамвайларда ишетелгән мондый сөйләнүләр керми дисәң дә колакка эләгә, күңелне борчый Эссе май да үтеп китте Яңгыр юк та юк Корылык килүдән хафага төшеп, инде тәмам вәсвәсәләнеп беткәндә, июньгә кергәч, табигатьтә кискен үзгәреш башланды
Әмма ул афәт белән килде Югары һәм Урта Идел буендагы кызган һава массасына салкын фронт китереп бәрде Өермә уйнап-шалрып йөзьяшәр имәннәрне шырпы кебек Кенә сындырды машиналарны агач йортларны һавага чөеп уйнады корылмаларны Җимереп ташлады, корбаннар да алып китте
Әмма яңгыр килде* Атлантикадан гигант циклон килде* Яңгыр сулышлармы Нркенәйтеп. тәннәрне җиңеләйтеп, чиләкләп койды, тәпәнләп түкте Ул кемгәдер ачу лангандай. дулый дулый давыллап, шашып ярсып, ашыга кабалана, боргалана баргма- и<* яуды Эһ. дигәнче кыек асларында торгам мичкәләр, чамиар тулып ташыды Асфальтланган шәһәр урамнарыннан чүп-чар. корым-кел-юшкыннарны юа-юа акты
Беркем сугарып бетерә алмас иген кырларын, бакчаларны, урман-болыннарны. тау битләрен үксү-рәнҗүләрдән арындырды
Соңгы елларда һава үзгәрешләре амплитудасы артык нык шаяра башлады Кая икән ул без бала чактагы үз вакытында явып тора торган күкрәүле, кояшлы, җылы яңгырлар7* Я коры җәй, я салкын җәй. я фасыллар күченә, я тагын әллә ниләр Ни гена уйлатмас. Әнә үзәктәге академикларга хәтле төрле машиналарның, хим ия заводларының арта барган зарарлы юшкыннары күк сүрүенә утыру сәбәпле җир шарының җылына баруын һәм хәтта, котып бозлары эреп материкларны су басу куркынычын да фараз кылалар Табигатьнең бу рәхимсез, ярсу уенында күпмедер дәрәҗәдә без. Түбән Кама химиклары да, гаеплебездер, бәлки
Әмма бүген җанда канәгатьсезлек глобаль масштабта әнә табигать көйсезлән», яңалыкларны кертү дә озаккарак сузыла
Дөрес, соңгы атнада гадәттән тыш зур вакыйга булып узды. Генераль директор һәм аның фәнни референты, танылган галим, профессор А Г Лиякумович тырышлыгы белән бер төркем академиклар Кафаровның җиңел аяк эзеннән Түбән Камага килеп, зур башкалаларда гына була торган күчмә фәнни сессия үткәрделәр. “
— Сезнең берләшмәне еш кына һәм хаклы рәвештә «сынау өчен полигон» белән чагыштыралар.— диде аларның җитәкчесе академик Н М Эмануэль — Биредә яңа катализаторлар ачу һәм шул нигездә тирә-як мохитне пычратмау чараларын эзләү уңышлы бара Монда симпозиумнар үткәрү дә ярар иде Аннары берләшмәнең үзәк- фәнни тикшеренү лабораториясе үзенең потенциалы белән күптән инде фәнни-тикшеренү институты белән ярыша ала икән ич Берләшмәнең исемен «фәнни-производство» дип үзгәртергә вакыт түгел микән?.
Бу Түбән Кама тормышының яңа бер сыйфат үзгәрешен, фәннең әйдәп баручы көчкә әверелүен рәсми тану, ирешелгәннәргә зур бәя бирү иде Бәлки, бераз арттырыбрак та әйтелгәндер, әмма чынбарлык моннан да ашкынрак эш таләп итә Күкләргә юшкын утырып, табигать белән кешелекнең «югары көчәнешле яндыргыч замыканиесе» булганчы, теге тегене бөтен берләшмәдә утлар сүнгән кебек, җир шарының яшәү утлары сүнмәсен өчен, химия дөньясына җир шары масштабында зур үзгәрешләр кирәк, ашыгырга кирәк
Шул турыда тагын бер ныклап киңәш-табыш итү өчен Мәскәүгә, остаз академик янына барып кайтсаң да ярар иде Бәлки тәкьдим итеп тә карармын әле .
Һәрвакыттагыча генераль директор эш ташкынында әледән-әле сигнал биреп торган телефон, кнопка-төймәләр, селекторларга чорналып утыра иде Гадәтенчә, кызу- кызу гына әйтеп салды:
— Азат, юлга җыен, Мәскәүгә. Безне академиклар көтә Остазыңның да юбилее түгелме соң?
— Әйе шул, Николай Васильевич.
— Шатлана аласың; Уфадан беренче партия катализаторлар юлда Мәскәүдә дә сүз яңа катализаторларны тизрәк производствога кертү турында барачак. Әзерлән*
Икенче көнне алар Мәскәүгә очтылар
Түбән Кама