Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОРАУ - ҖАВАП

Сорау: Ибраһим ага. Сез күп еллар бу тарихи жанр өлкәсендә эшләп киләсез
Әйтегез әле. тарихн-биографик роман яисә повестьта уйлап чыгару, фәнчә
әйтсәк, сәнгатьчә уйланма нинди урын тота? Сорауны икенче төрлерәк куйыйк:
язучының хыялы ни дәрәҗәдә ирекле?
Ибраһим Нуруллин, филология фәннәре докторы, профессор Сәнгатьчә
уйланмадан башка тарнхи-биографнк роман юк һәм була да алмый. Чөнки
язучы үзенең героен, «терелтеп», укучы күз алдында яшәтергә, замандашлары
чолганышында һәм вакыйгалар тезмәсендә сәхнәдәгедәй итеп күрсәтергә тиеш
Ә бит ул. тарихи шәхеснең һәр сүзен, һәр гамәлен теркәп баручы секретаре
булмаган кебек, магнитофон тотып, артыннан да йөрмәгән. Димәк, жанлы
картина тудыруга хезмәт нтә торган детальләрне, күп кенә эпизод, вакыйга һәм
кайбер шәхес-персонажларны автор уйлап чыгарырга тиеш була.
Әмма ике шарты бар.
Берсе — сәнгатьчә уйланма төп геройның гадәт холкы һәм дөньяга карашы
белән туры килсен, деталь, эпизод һәм уйланма персонажлар ихтималлык
кысасыннан читкә чыкмасын
Икенчесе — сәнгатьчә уйланма билгеле фактлар һәм фән тарафыннан исбат
ителгән хакыйкать белән каршылыкка кермәсен
Бер генә мисал Ә Фәйзинең «Тукай» романында К. Насыйрн кечкенә
Тукайга карандаш төпчеге бүләк итә Бу эпизод үзен аклый, ул ихтималлык
кысасында Әгәр әдип үсеп җиткән Тукайны К Насыйрн белән очраштырса,
бусы тарихи дөреслекне бозу булыр иде
Дөрес. Көнбатышта аралары гасырлар һәм континентлар белән бүленгән
бөек шәхесләрне очраштырып язылган «тарихи» әсәрләр дә дөньяга чыккалый.
Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, үзебездә дә түбәндәгечә фикер йөртүчеләр
очраштыргалый башлады әдәби әсәр фән түгел, язучы тарихи шәхесне үзе
теләгәнчә күрсәтергә хаклы
Сүз реалистик тарихи әсәр турында бара икән, монда иҗади башбаштак
лыкка урын юк Укучыны бер генә тапкыр алда, гл инде синең дөресеңә дә
ышанмаячак