Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ КИТАП


ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ
СӘХИФӘЛӘР1
герме беренче елның рәхимсез корылыгыннан соң килгән егерме икенче ел җәе гаҗәпләнеп бетмәслек һәм сокланып туймаслык булды. Менә алтмыш елдан артык инде мин аның кебек җәйнең килгәнен белмим, хәтерләмим Күпмедер охшаганы булгандыр. бәлки, әмма теге җәй шикелле күңелдә сакланып калганы истә юк Ихтимал, бик зарыгып көтеп алганга күрә ул безгә шулай гадәттән тыш ямьле, ягымлы, бәрәкәтле булып күренгәндер дә?.. Юк. аның өчен генә түгел! Ничегрәк килде соң ул егерме икенче елның җәе?. Язлар җитеп, кошлар килгәч һәм җир яшәп-1
гәч. манның урталарыннан ук көннәр ничектер озакка утырды. Көндезләрен җилсез-аяз, ә төннәрен җылы яңгыр явып үтә. Бу һәркөнне диярлек шулай кабатлана" кичтән күк читендә болытлар кабара. ¥өн- лә ашыкмыйча гына килеп, шифалы яңгырын сеңдереп кенә коеп китә, ә иртән күк йөзе офыктан-офыккача чалт аяз. дөнья тагын ялт иткән! Кояш тигез генә кыздыра, кура селкенерлек тә җил юк. ә җир рәхәткә талгандай тирләп, парланып ята Агачлар, үләннәр, чәчкән-утырткай нәрсәләр барсы да парниктагы шикелле күзгә күренеп үсә-күтәрелә.. Әнә шундый җәй килде ул елны тәмам арыккан, интеккән табигатькә һәм бөтен җан ияләренә!
Безнең ишегалды электән үк тап-такыр иде. менә шул такырны да бәбкә үләне басып китте Моңарчы шәрә яткан яки сирәк кенә кылгаң үскәләгән тау түбәләрен дә тездән куе үлән каплады Былтыр чәчелеп тә чыкмый калган урыннарда арыш һәм бодай күкрәп үсте. Безнең якта үзеннән-үзе әнә шулай үсеп киткән арышны «ту арыш», бодайны — «ту бодай» диләр (Яңадан туган мәгънәсендә булса кирәк )
Ачлыктан кипкән, бетеренгән халыкның авызы, ниһаять, табигать биргән беренче ризыкларга тиде Башта, тугайлар ачылгач та. төче юа. кузгалак бик күп булды, шунда ук койма-читән буйларын яшь кычыткан каплап алды, аннары озак та тормый якын урманнарда какы, балтырган өлгерде Болар барысы да ризык иде. Инде табигатьнең шушы һәм тагын күп кенә нигъмәтләренә ялганып, кеше үзе чәчкән-утырткан азыклар да бер бер артлы әкренләп өлгерә башлады. Кыскасы, халык ачлыктан чыкты, ачтан үлү куркынычы бетте.
Әмма бу гаять матур килгән бәрәкәтле жәйдә дә өс-башлары тетелеп беткән ач хәерчеләр, керләнеп беткән арык ятим балалар («беспри- зорниклар») бик күп иде әле. Хәерчеләргә оя кирәк, эш кирәк, шуларны тапканнан соң гына алар Дәүләкән урамнарында күренми башладылар Тик хәер сорашуны кәсеп итеп алганнары гына һаман йөриләр иде ♦ әле, ләкин тора-бара андыйлары да бик аз калды Ә ятим балаларга = килгәндә, аларның вакларын власть органнары жыеп алдылар, зур- £ раклары исә Дәүләкәнне ташлап. Уфа яки Самара якларына китеп * бардылар бугай Дәүләкәннең Габдулла исемле бер малае да шуларга = ияреп киткән дип ишеттек. Бу Габдулланың гыйбрәтле тарихы бар. жае g чыкса, бәлки, сөйләрмен дә әле. ♦
Гажәп. миңа да Дәүләкәннән китәргә өч кенә ел калган икән инде, х Ә нәрсә ул өч ел? — күз ачып йомганчы үтә дә китә. Без хәзер ун-унбиш i елның үтеп киткәнен дә сизмичә калабыз, шушы еллар дәвамында күр- = тәннәребез дә бик сыек, сөйлим дисәң, рәтләп сөйләр нәрсә дә юк. Ә менә t Дәүләкәндә торасы калган өч елым шактый ук озын да һәм күргән ки < чергәннәргә бик бай да булган икән Бу бит. дусларым, житмештән жит- £ меш өчкә житү түгел, ә унөчтән уналтыга житү бу бит бөтенләй баш- | ка' Малайлыктан чыгу, балигъ булу менә нәрсә ул минем өч елым о һәм моның нинди үткен тирән кичерешләр белән бәйләнгәнен, шәт, үзегез дә бик яхшы белә торгансыздыр
Хуш. ничегрәк дәвам итим икән күргән-кичергәннәрне?. Кыска вакыт, озын яшьлек дигәндәй, шул санаулы гына елларда күргәннәр бик күп кайсыннан башларга? Ярый, вакытның үзенә ияреп ба рыйк әле. шулай итсәк, бәлки, дөресрәк тә булыр
. Менә ачлыктан соң килгән гажәеп жәйне сөйләдем мин Шушы жәйдән илдә туклык башланды Ләкин зарыгып көткән туклыкны табигать кенә түгел, тормыштагы көтелмәгән зур үзгәреш тә китерде: бу үзгәреш нэп дигән яңа бер нәрсә иде без менә шуның гаять хикмәт» ле чорына кердек Нэпның нәрсә икәнен, кем аны зарури табып, гамәлгә керткәнен барыбыз да тарихтай беләбез, шуңа күрә мин аны илебез тормышында нинди зур роль уйнаганын монда язып тормыйм Минем бары Дәүләкәндәге нэп турында гына сөйлисем килә үз күзем белән күргәнне, үзем белгәнне генә
Мәгълүм булганча, нэп хосуси сәүдәгә киң юл ачты Патент ал да сату итә башла полный рөхсәт’. Бер ел үттеме икән. Дәүләкәндәге моңарчы ябык торган кибет магазиннар ачылып бетте диярлек (кай арада һәм кайдан товары табылган?) Бу коммерции шаукымы бик күпләрне һәм бик тиз үзенә тартып алды Элекке «купичлар»ны әйткән дә юк. сәүдә алар өчен хәләл кәсеп, бу көнне алар, билгеле инде, көтеп кенә’торганнар Шулай ук элекке приказчикларның да күбесе жнң сыз ганып сату итәргә кереште Мәсәлән, биш приказчик, бер сәүдәгәр «Алга» ширкәте төзеп. Басыйр купецның ике катлы магазинында эш башлап җибәрделәр. Тиз арада «Алга» чынлап та бик алга китте. Дәүләкәндәге иң эре сәүдә фирмасына әйләнде Элекке сәүдәгәр һәм приказчиклар гына түгел, моңарчы сәүдәнең нәрсә икәнен дә белмәгән кайбер кешеләр дә, хәтта үсмер малайлар да «жиңел табыш»ка кызыгып, вак төяк белән аяк өсте генә булса да сату итәргә тотындылар
Гомумән, алу-сату. алыш биреш эшләре бик жәелде. бик көчәйде, базарлар бик җанланды. авылдан һәртөрле азык-төлек күпләп керә башлады, чәйханәләр һәм сыраханәләр ачылды пекарнялар күпереп торган ап-ак калач, булочниклар (мәсәлән. Эрлих дигән немец булочные) төрле тәмле нәрсәләр пешереп чыгарырга кереште, шул ук немец лар сыр. май. колбасалар эшләп чыгара башладылар Шәйморат баш корт бал коеп сатарга тотынды, ә кымызны инде әйгкән дә юк һәр- көнне Көрмәккәйдән. Акколайдан. Шәриктән китереп кенә торалар
Каяндыр кытайлар килеп чыкты Беришеләре. бигрәк тә кеп- кечкенә сабый аяклы хатыннары, төрле төстәге махсус кәгазьләрдән чәчәкләр һәм башка бик матур әкәмәт нәрсәләр ясап саттылар, беришеләре исә ачык прилавкаларда тимер аршнннарын уйната-уйната ситса һәм ефәк белән сату иттеләр, ә тагын берничәсе базар чатындагы йортта ниндидер бер исерткеч ясап (исемен онытканмын), сатарга тотындылар Баштарак аларның бу әллә нинди сихер белән ясалган эчемлекләренә халык ябырылган иде дә. соңга табан күпмедер кеше шул зәхмәттән үлә язып калгач, бик тиз аңардан бизделәр Ахырда Дәүләкән властьлары ул кабакны бөтенләй ябып та куйдылар Шунысы тагын кызык: әлеге кызыл мал белән сату иткән баерак кытайлар Дәүләкәннең чи- бәр-чибәр генә марҗа кызларын үзләре белән дә алып киттеләр.
Әйе. дөнья бик тиз үзгәрде, гүя иске тормыш көтмәгәндә борылып кайтты Магазиннар, кибетләр, такта лареклар көн буе ачык, кичләрен лампалар яндырып та сату итәләр Жаның ни тели шул бар. тик акчаң гына булсын! Бигрәк тә азык төлек күбәйде, чынлап торып муллык килде Мин Дәүләкәннең 1924—25 еллардагы көзге базарларын бик яхшы хәтерлим Бу чакларда базар үзенең иске мәйданына гына сыймый иде инде — ул ак чиркәүдән арырак башланып. Дәүләкән чокырына хәтле барып җитә иде Чиркәүдән ары ерак урында мал базары - анда, атлар-сыерлар арасында, авыл агайлары, маклерлар, чегәннәр, анда коелган юеш печән исе. буы чыгып торган яңа тизәк исе. чыпчыклар чыр-чуы Мал базарыннан соң чиркәү урамы буйлап үзәккә таба Бурангол. Кыдрач башкортлары. Бәләбәй ягы чувашлары ки-тергән утын йөкләре тезелеп киткән. Боларга ялганып, ләкин аркылы мәчет урамына да борылып. Дим тугаеның печән йөкләре тезелеп тора Шуннан соң без төп базар мәйданына керәбез Монда инде азык-төлек... Чиркәү урамының дәвамы буларак сузылган Кәримовлар бакчасы буенда ит рәтләре Дәүләкәннең үз итчеләре дә. авыл агайлары да ит- майларын шушында саталар. Әле дә исемә төшкәндә гаҗәпләнәм сугым вакытында базарга ит заты шул хәтле күп керә иде. сарык түшкәләрен, мәсәлән, утын әрдәнәсе шикелле, өеп куялар иде. Чана саен я сыер түшкәсе, я тана түшкәсе ята торган иде. Муллык бер килсә килә икәң ул!
Мәйданның каршы ягында он-ярма рәте. Монда онның төрлесен — арышныкын, бодайныкын, карасын-агын — өч аякка аскан соскылы бизмәннәрдә саталар Монда шулай ук зур тәпәннәрдән бал сатучылар. җирдән генә чабата-чыпта. тимер-томыр, табак-савыт сатып утыручылар. кыскасы, бу — базарның иң “тыгыз җире Кулдан иске кием, вак-төяк чүп-чар. куян тиресе сатучылар да һәм кесә караклары да шушында кайнаша.
Бу тыгыз җирне узгач, таш кибетләр башлана Алар берничә рәт. күбесе татарларныкы, шулай ук русларныкы да бар Кибетләрнең ишекләре киңенчә ачык — монда инде зур сәүдә, җитди сәүдә бара. Ләкин шуны әйтергә кирәк, аерым кибетләрнең (мәсәлән. «Алга»ларның) сәүдәсе ничаклы гына зур булмасын, әмма элекке замандагы шикелле приказчиклар тоту юк иде һәрбер хуҗа бары тик үзе генә яки компа- нионы белән генә сату итә. ә базар көннәрендә исә хатынын һәм малаен эшкә җигә Ч нки ул бик тиз белеп алды; совет шартларында кеше көченнән файдалану бик хәтәр эш икән Шуңа күрә нэп сәүдәгәре кырык ка ярылса да кибетенә кеше ялламады Хәер, ул үзе дә искиткеч өлгер — алучы алдында теле-телгә йокмый, кулларына күз иярми торган иде.
Кибетләр рәтен үтеп, вокзал урамы аша чыккач, янә бер зур базар башлана Бу — «Марҗа базары» (марҗалар саталар икән дип уйлый күрмәгез тагын!) Исеме бик күптәнге, чөнки шушы шактый зур мәйданда элек-электән үк рус. украин, немец хатыннары бричкалардан
һәм төрле яшелчә һәм дуңгыз балаларың сата торганнар иде1 Монда ниләр генә юк. хәтта Дәүләкәннең эссе туфрагында үскән вак кавын оелән юка кабыклы карбыз да була иде Татар һәм башкорт үзе үстерергә иренгән яшелчәне шушыннан ташын торган иде.
«Марҗа базары»н ерып узганнан соң. Дәүләкән чокырына барып чыгасың. Чиркәү аръягыннан ук башланган шау-шулы, әкәмәт кы ф зыклы, чуп-чуар озын базар менә шунда инде төгәлләнә дә Безгә дә = кайтыр якка борылырга вакыт.
Чокыр буендагы кыска урамны узып, Эткол (русча — Итколов 2 ская) урамына чыгабыз Бу инде Дәүләкәннең төп урамы — иң озын г урам Мондагы күп кенә йортлар базар көнне «базарчылар» кертәләр = Үзенә күрә бер кәсепкә әйләнде бу Безнең күршедә генә берничә йорт ф «базарчылар» белән тула торган иде Агайлар шунда атларын тугарып = калдыралар, базарда йөреп эшләрен бетергәч, кайтып, кибет күчтәнәче » белән тирләп-пешеп чәй эчәләр Ул көнне ике самовар алмаш-тилмәш = кайнап кына тора иде Моның өчен хуҗа һәр «базарчы»дан ничә тиен - дер акча алып кала. Төшеме әйбәт булгандыр, ахрысы Әнә. безнең * каршыдагы Бибикамал апа да үзенең бик кечкенә ишегалдын «базарчы ' лар» белән тутыра иде Өе дә зур түгел иде. ләкин кнлере булгач, ты = гызлыктан. мәшәкатеннән куркып тормаган Асылда «базарчылар» кертү f Бибикамал апа кебек ятим хатыннар эше нде дә
Гомумән, нэп елларында базар шаукымына тартылмаган, йотыл маган кеше калды микән? Әйтерсең, бөтен Дәүләкән ул көнне аякка баса, һәркем бер генә тапкыр булса да базарны әйләнеп керә һәр кеше нидер ала. нидер сата яки болай гына карап йөри Якын-тирә авыл лардан да безнең базарга килмичә калучы булмагандыр Өлкәннәр кодасы яки баҗасы белән очрашып «сәй» (яки «мәй») эчеп чыгар өчен, ә яшь-җилкенчәкләр исә көнбагыш ярып йөрер өчен генә булса да килә (Мин инде элекке әсәрләремдә башкорт муллаларының базар көнне безнең күрше Миңлегәрәй агай өендә кымыз эчеп, курай тартып, кәеф ләнеп утыруларын язган да идем ) Ераклардан килүчеләр дә күп була иде Безнең үзебезгә дә кырык чакрымдагы Каргалыдан кем дә булса килмичә калмый нде Болар инде чын «базарчылар» дүшәмбе* көн кичтән үк базар мәйданы шундый базарчыларның ат арбалары белән тула башлый иде Ә иртәгесен монда нинди генә халык юк татары, баш корты, урысы, чувашы, немецы, яһүде кыямәт көнне кубарылгандай барсы да шушында кайнаша-болгана Озын - сүзнең кыскасы, һәр сишәмбедә булып уза торган Дәүләкән базары әнә шулай бик зур да. бик җанлы да һәм карап йөрер өчен бик кызыклы да була торган иде
Ярый, болары мәсьәләнең бер ягы. ваграк ягы Без әле нэпның тагы да зуррак һәм мөһимрәк нәтиҗәсен күрдек Дәүләкәнгә бөтен әтрафтан әүвәлгечә иген агылып керә башлады Игенне дәүләт тә җыя, хосусн кешеләр дә җын. болар арасында хәтта яһүтләр дә бар иде Билгеле инде, иген болай күп кергәч. Дәүләкәннең моңарчы тик торган мәшһүр тегермәннәре дә хутка китте Аларның «Якнр». «Труд». «Гардер» те гермәннәре кебек бик зурлары дәүләт кулында нде Вагракларын хо- суси кулларга ла бирделәр шикелле Мәсәлән. Үтәмншләрнең биш катлы тегермәннәре ачлык елның кышында утырып янганнан соң. шуңардан ничектер зарарланмыйча калган бер өлешендә алар яңадан ашлык тартты ра башладылар Көзен кышын өзлексез иген кереп торуның тагын бер кызыклы галәмәте ул да булса, ачлык елында кырылып бета язган күгәрченнәрнең кинәт бихисап үрчеп китүендә нде Ашлык бушаткан җирләргә алар кара болыттай төшеп утыралар, һавага күтәрелә баш ласалпр. канат тавышларыннан колак тонып китә иде
|Ч7Я елныУфаданОренбург оша Сакмар бугна барып чыккач, мин Куандык батарыидл бер кытыклы тамаша күрдем дунгыл балаларын ааыл тан «Жигули» машинасыным бага* пигына тмян китергәннәр шуннан гына сатыл торалар
Дәүләт тегермәннәренең башына «хуҗа» итеп Гыйният дигән кеше куелды Ул Дәүләкәннең бер извозчик улы булган, ләкин без аны элегрәк күреп белми идек, революциягә чаклы ул гел читтә йөргән. Извозчик абзыйның Сафый исемле бер улы һәм Галимә исемле җиткән кызы да бар иде. Боларын әзрәк хәтерлим: Сафый (Сафиулла) абый гармунда чибәр генә уйный иде, ә сеңелләре Галимә спектакльләр куюда катнашып йөрде.
Гыйният хакында, үзе кайтып күренү белән бер үк вакытта диярлек, төрле сүзләр дә чыкты: ул, имеш, ниндидер яшерен партиядә торган, партия өчен акча кирәк булгач, банкларны басуда катнашкан, үзе, имеш, патша жандармнарыннан гел качып йөргән. Булыр да! Бәлки, шуның өчен аны Дәүләкән тегермәннәренә җитәкче итеп куйганнардыр да. Әмма ләкин бу «җитәкче» иң элек үзе өчен гаять өлгер чын хуҗа булып чыкты. Бер-ике ел да үтмәгәндер, Гыйният абзац Дәүләкәннең иң шәп урынында, ягъни әлеге без барып йөри торган водокачка янындагы ачык мәйданда, калай белән япкан, такта белән тышлаган, биш-алты тәрәзәсе Дим буйларына карап торган бик шәп йорт салдырып җибәрде, зур-иркен ишегалдына шулай ук калай белән яптырып ак мунча, койма белән әйләндереп, таза-чибәр капка бастырып куйды. Шуларның барсын да, ягъни йортыннан алып, капка-коймасына кадәр, лимон тө-сендәге сарыга буятты. Үзе ул кара айгыр җиккән, йомшак күн утыргычлы, рессорлы тарантаска утырып кына йөри башлады, һәм озак та үтмәде, халык аңа «кинәт бай» дигән исемне дә такты. Бу кушамат бик тиз таралды, абзыйның исем-фамилиясен дә оныттылар, телдә бары «кинәт бай» гына калды
Хәзер, ярты гасырдан соң, мин тегермәннәр «хуҗасын» гаепләргә дә, хөкем итәргә дә җыенмыйм Асылда’ мин аны белмим, күргәләвем дә бик аз, тик шуны гына әйтә алам — ул заманда Гыйният абзый кебек кинәт баеп китүчеләр аз булмады. Бу хәлләр барсы да әлеге шул нэп дигән хикмәтле нәрсәнең җимешләре иде.
Шулай да минем, малай башым белән, Гыйният абзыйга бер этлегем тиде. Эш шунда. Мәрвәр утарыннан килеп, Дәүләкән мәктәбендә бер кыш укыган Гобәйдулла дустым «кинәт бай» турында бәет чыгарды. (Хәтерләсәгез. Гобәйдулланың «һөҗү»1 белән мавыкканын «Дәүләкән» өлешендә сөйләгән идем инде) Менә монда да шәкертнең кулы тик тормаган, «кинәт бай»ны үзенчә фаш итен тоткан да язып чыккан. Миңа килеп, сер итеп кенә укып күрсәтте. Бәет, ахрысы, икебезгә дә кызык тоелгандыр, һәм без аны үрчетергә булдык Ике кулдан куш дәфтәр битенә берничә нөсхә итеп күчердек Шуннан соң апрель аеның җылы, караңгы бер кичендә (бу 1924 елның язы иде) шул күчермәләрне бер-ике урам чатына, мәчет коймасына, Гыйният абзыйның үз капкасына да ябыштырып куйдык. Бу эшнең үзебез өчен бик хәтәр икәнен, ахрысы, сизгәнбездер, чөнки бүтән беркемгә дә әйтмәдек, сөйләмәдек, эчебездән тындык.
..Икенче көнне бәетне күргәннәр, укыганнар, хәбәре дә таралып өлгергән — безнең үзебезгә дә: «Кинәт бай»ларга бәет чыгарганнар!»— дигән «яңалык» бик тиз килеп җитте. Ул гына түгел, «кинәт бай»ның булышчысы, сабан туйларында көрәшүче озын-таза Нури абзый әйткән янәсе: «Кем язганын белсәм, ботыннан тотып җиргә бәрәм!»—дигән имеш. Без моны да ишеттек. Ләкин серебез ачылмады, белүче, булмады, куркыныч узды, бәет үзе дә тиздән онытылды (Бала-чага эше дип ка-радылар булса кирәк ) Ә Гыйният абзаца нәрсә? Утырган урыны биек, йөрткән аты шәп — сыңар төге дә селкенмәгәндер... Тик минем күңелдә генә ниндидер ямьсез бер юшкын утырып калды. Күрәсең, яшерен эшне яшьтән үк яратмаганмындыр инде.
*һвжү — сатира.
«Кинәт бай»ның соңгы язмышы турында бер хәбәрем дә юк Дәүләкәндә озак төпләнеп кала алмаган булса кирәк - мин Казаннан кайтып йөргән чакларда, ягъни егерменче елларнын азакларында Гыйннят абзый үзе юк. ә шәп таза йорты тора иде әле Анда кайбер туганнары һәм әлеге Нури агай яшиләр иде Нури йортны караучы да. саклаучы да иде бугай
Шушы әйберне язарга җыенгач. Гыйннят абзый турында сорашып ♦ карадым белүче булмады Тик кемнәндер: «Гыйннят ачтан үлгән». = дигән гаҗәп сүзне ишеткәнмен һәм шуны блокнотыма язып та куйган = мын. Кайда, кайчан, нишләп? бу сорауларга җавап юк. күрәсең, сөй- * ләүче үзе дә белмәгәндер Билгеле, минем моңа һич тә ышанасым кил- = мәде кайчандыр Дәүләкән тегермәннәрен кулында тотканга күрә = генә түгел, ә бигрәк тә аның революциягә чаклы ук ннде утны-суны кич ♦ кән кеше булуын белгәнгә күрә дә ышанасым килмәде
Тагын нәрсә әйтәсе калды Дәүләкәндәге нэп турында? Әйе. бу ва - кытта тагын дин көчәйде дип тә әйтергә була Тиз арада мәчетләр җан- = ланды. җомга намазына йөрүчеләр кубәйде. елына ике килә торган гает - бәйрәме күтәренке үтә башлады (Гражданнар сугышы вакытында һәм ' ачлык елында бу эшләр тәмам сүрелгән нде ) Сәүдәгәр халкы, авылның хәлле кешеләре, гомумән, дин тотарга яраталар - бу электән ук бил- ; геле. Ләкин фәкыйрь фокаралардан һәм хезмәтчеләр белән һөнәрче- * ләрдән дә мәчет юлын таптаучылар аз түгел иде (һәрхәлдә, җомга намазын калдырмыйлар нде ) Бу туклыкка һәм иминлеккә ирешүнең бер галәмәте булмады микән? Ачлык вакытында бит югыйсә мәчетләр бөтенләй бушап калган иде (Мәсәлән, хәзерге вакытта да халыкның күпмедер өлеше дин тота, яки днй кушканны эшләргә тырыша бу бит инде хәерчелектән, бөлгенлектән, нужадан түгел, һәрхәлдә I Нэп елларында исә халыкның нң зур күпчелеге иске заман тәрбиясен алып калган кешеләр иде әле Шулай булгач, ул чакта диннең вакытлыча көчәеп китүе гаҗәпмени?’
Ә бер ике-өч елдан инде совет бәйрәмнәре өстенлек ала башлады Аларныц нң зурлары, билгеле булганча, Октябрь белән Май бәйрәм нәре иде Аларны аеруча дәртләнеп һәм шатланып бәйрәм итүчеләрнең күпчелеге дә. билгеле, яшьләр иде. Шулай ук Дәүләкәндә революция вакыйгаларына катнашучыларның да читкә китмәгәннәре исән саулар алар оештыручылар, алар беренче сафта' Бигрәк тә Беренче Май бәй рлме язның аяз. матур көненә туры килсә, бик күңелле, тантаналы уза торган нде Үзенә күрә демонстрация дә. митинг та булып ала. төрле уеннар да оештырыла, кыска гына вокзал урамы да әкрен генә гулять игеп йөрүче, киенешкән яшьләр белән тула иде
Шундый бәйрәмнәрнең берсе белән бәйләнгән кызык кына вакыйга әле дә булса исемдә нәкъ беренче Ман көнне безнең Дәүләкән белән Яңа Шәрнн арасындагы тигез кырга энә бурына очшаганрак куш ка натлы кечкенә генә яшел аэроплан төшеп утырды Ишеткәнебез бар. әмма җиргә төшкәнен моңарчы һич тә күргәнебез юк иде Шунда ук бала чага, яшь җилкенчәк барыбыз да кырга чаптык Тыныбы з бетә язып барып җиттек, чорнап алдык, карап торабыз бу әкәмәт аэроплан га’ Әнә ул нинди икән’ Янында зур ку злекле. озын колаклы күн бүрек кигән очучысы да басып тора һәм көлемсерәп кенә җыелган халыкка аңлата «Мнн осавиахимнан килдем, ди. сезгә шушы очкычны махсус күрсәтер өчен. ди. ннде утырып карарга теләүче булса, мнн аны һавадан йөртеп тә килә алам», ди
Димәк, утырып очарга да була?! бусы ннде гаҗәп хәйран' Моңарчы бит әле Дәүләкәндә һичкемнең аэропланга утырып караганы юк нде Кем генә башлап утырыр икән? Ләкин ни өчендер утырырга ашкынып торучы юк Күрәсең берәүнең дә җирдән аерылырга йөрәге җитми Ә очучы кыстый «Курыкмагыз. килегез, машинам бик әйбәт, исән сау шушында китереп төшерәм». дн Башкалар бер берсен» карашып, ике лангп торган арала, бер кәҗә сакаллы агай алгарак ерып чыкты да
«Кая, булмаһа үзем осып караем әле»,— диде. Ул аты белән килеп туктаган бер йөк ташучы икән. Бүреген батырыбрак киде дә, чыбыркысын тоткан килеш, очучы ярдәме белән аэропланга менеп тә утырды Шунда ук очучы үзе дә менеп урнашты Бераздан аэропланның алдындагы агач калаклары зырлап әйләнергә-тотынды, аннары үзе кузгалып, кыр өстеннән сикергәләп китте-китте дә, отыры кызурак чабып, ахырда җирдән дә аерылды Халык аэроплан артыннан йөгереп, шаулап, бүрекләр чөеп, агайны озатып калды.
Аэроплан башта Дим тугайлары өстеннән Әлшәй ягына таба китте, Акколайларны узгач. Түлән буена борылды, шул чакта бераз күздән дә югалып торды, аннары тимер юлы буйлап Дәүләкәнгә таба кайтты һәм яңадан нәкъ шушы урынга исән-имин төшеп тә утырды. Бөтен очуына бер унбиш-егерме минут вакыт киткәндер Аэроплан туктауга агайны күтәреп алып, җиргә бастырдылар Ул шунда ук геройга әйләнде. Балачага, артыннан калмыйча, көтүләре белән ияреп йөри башлады «Я, агай, ничек булды, ниләр күрдең?»— дип сораучыларга ул исе китмәгәндәй гади генә: «Әйбәт булды, дөньяны күрдем, тик менә колак кына тонды»,— дип җавап бирә иде. Ә малайларның кабаланып: «Адәм ничек күренә, атлар, сыерлар? »—дип кызыксынуларына каршы ул, көлемсерәп: «Аттың дүрт аягы ла күренә, ә мона сусканың аяктары бөтенләй күренмәй»,— дип җавап биргән иде.
Шулай итеп, Дәүләкән тарихында аэропланга беренче мәртәбә утырган кеше йөк ташучы бер башкорт агае булып чыкты. Тик кызганыч, исеме генә елъязмаларга кереп калмады
Хуш, үз хәлебез турында да сөйләргә, ахрысы, вакыттыр Әлбәттә, истә калган кадәресен арттырмыйча һәм киметмичә. Билгеле инде, безнең атабыз да нэп башлану белән сәүдә эшенә кереште. Әйткәнемчә, сәүдә аның өчен хәләл кәсеп иде. Әмма электән үк килгән бер гадәте (яки комарлыгы) бар — ул һәрвакыт йөрү белән бәйләнгән сәүдәне ярата иде. Шуңа күрә кибет ачмады, бернинди ширкәткә кушылмады, ә искечә ялгыз башы йөреп сату итәргә тотынды Башта ул Самар юлын таптады. Авыл халкында кием-салымга кытлык бик зур иде. өс-баш күптән искереп, тузып беткән, яңаны тектерергә һәркемнең дә хәленнән килми, бик күпләр үзенә кирәкне талчуктан эзли торган иде. Талчуктан киенү бик гадәти бер эшкә әйләнгән иде ул чакта Безнең атакай да, менә шуны исендә тотып булса кирәк. Самара талчугыннан берничә капчык кием- салым тутырып кайта иде дә. шуларны Дәүләкән базарында һәм якын тирә базарларда кулдан сатып йөри Әйбәт сәүдә димәс идем, вак эш. дәрәҗәсе дә түбән, әмма нишләсен башка чарасы булмагач?! Картның мондый «сәүдәгә» тотынырга мәҗбүр булуының төп сәбәбен мин бары соңрак кына аңладым
Самара талчугына атакай мине дә берничә тапкыр ияртеп алып барды Минем эшем аның үзен дә, алган әйберләрен дә сагалап йөрү — мин бу «мөһим» эшкә ярыйм, миңа инде ундүрт яшь.
Самара зур шәһәр, мин белгән Уфадан да, һичшиксез, зуррак. . Зур-зур таш йортлар да монда күбрәк. Станциясе дә ифрат зур — үтеп чыга алмаслык юлларда тезелеп торган кызыл эшелоннарның да исәбе- хисабы юк.
Беренче мәртәбә барып төшкәч тә мине бик гаҗәпләндергән нәрсә — вокзал мәйданындагы извозчикларның төрле яктан атакайга «князь» дип дәшүләре булды Валлаһи менә, әле берсе, әле икенчесе: «Князь, әйдә кил, утыр да утыр!»— дип чакырып кына торалар. Башта мин моңа мыскыл итү дип аңладым, бик гарьләндем һәм сакаллы русларга чынлап торып ачуым килде Тик соңыннан гына белдем: татарга «князь» дип
дәшү көлү дә, мыскыл итү дә түгел икән, бу бик күптән руска кереп калган бер гадәт икән ләбаса!
Ә Самара талчугы — галәмәт' Вокзалдан ерак та түгел зур мәйдан, еллар буенча таудай өелгән кырмыска оясыдай өзлексез мыжгып, «кайнап» тора. Шулай ук ул өзлексез бөтерелеп, чайкалып, гүләп тә тора. Монда, әйтерсең, бөтен Рәсәйнен сатучысы һәм алучысы, сукбае һәм ф зимагуры, карагы һәм жулигы җыелган ерып йөрерлек тә. читенә = барып чыгарлык та түгел'. Искиткеч уяулык кирәк монда, югыйсә күз £ ачып йомганчы акчаңнан ла. әйбереннән дә колак кагасын!
Самара ул Себергә һәм Урта Азиягә китә торган иң озын юллар z өстендә тора Шуңа күрә монда кырык яктан килеп тыгылган кырык ? милләт халкы бутала. Монда сатылмаган нәрсә юк аларны белеп тә ф бетерерлек, санап та чыгарлык түгел. Без кием-салым карыйбыз, безгә s кием-салым кирәк һәм бу «товар» да мең төрле Өр-яңасы да. тузып ■* беткәне дә кайсын телисен, рәхим итә күр! Берәрсенең кулындагы 5 ошаганрак әйберне карый башлау белән ниндидер шикле кешеләр безне - чорнап та алалар һәркайсы үзенең сәләмәсен күзебезгә төртә башлый: “
Яле. агай-эне, алып җиффәр булмаса, гомерең буе рәхмәт укыр- * сын! Балаларына да әйтеп калдырырсың
Абзый, мөселман кеше икәнсең, баскан урынымда җир йотсын. * минекеннән дә юнерәген тапмассың!
Әй.мажик, ач капчыгыңны.бушлай ташлыйм Каян килеп кая кит мәгән безнеке'
Ә безнең кайгы ничек кенә булса да кесә белән капчыкны саклау — шуңа күрә тизрәк бу тыгыз чолганыштан ычкыну ягын карыйбыз Чынлап та кырмыскалар шикелле мыжгып торган бу халык арасында нң читене кирәк әйберне карап алу иде. Шуңа күрә без. талчук уртасында бераз буталганнан сон. этешә-төртешә читенә чыга идек тә. капчыкла рыбызга утырып, үткән-сүткәнне күзәтә идек Берәр ышанычлырак кешенең кулында юньлерәк әйбер күренсә, атакай шуны чакырып ала да иплән кенә әйберсен карый һәм сатулаша башлый Әйбер бик төрле булган шикелле, сатучысы да бик төрле кайбере белән бик тиз кн лешәләр, ә кайбер үҗәте белән килешә алмыйча җаны чыга «Насыйбы безнеке булыр'» ди минем карт гүя үзен юатып
Без җыйган кием-салымнарның берсе дә яңа түгел, барсы да киелгән. ләкин бөтен таза, «рәхәтләнеп» иләрлек әле Мин үзем дә ул еллар ны кеше иңеннән төшкәнне киеп йөрдем. Хәтеремдә. Самара талчугын нан алган бәрхет якалы, зәңгәр тужуркам зуррак иде ул миңа, шулай да яратып кидем үзен
Тал чукта эшебез беткәч, күрше мәйдандагы тимер ишекле таш кибетләр рәтендә дә йөрдек Кибетләрнең эчендә генә түгел, тышында да товарлар өелеп ята Бик кызу сәүдә бара монда да алучыны буш җибәрмәскә тырышалар, хәтта арттан кычкырып калалар Жил.ж җимеш бик күп үзбәкләр, төрекмәннәр китереп тутырганнар Шулардай күчтәнәчкә өрек, күрәгә, кишмиш алып киттек
Ул елларда зур калага читтән килгән кешенең «Фатир керә» торган берәр яхшы танышы була иде Безнең дә Садовой урамда шундый таныш мишәрләребез бар иде Каланың таш урамнарын таптый таптый тәмам алҗыгач, шуларга куна керә торган идек Иркенләп туйганчы бер ашау эчүебез дә шунда үтә иде Аннары инде башны тизрәк мендәргә куясы килә Зурлар чыдам, зурларның һаман сүзе бетми, ә мин әкрен генә то-рып. чоланга чыгам да әзер урынга авып, шунда ук «мәрткә» дә кнтәм Их. бу Самара. Самара, кем генә сиңа чыдар?! Вакыт вакыт каяндыр гармун тавышы ишетелеп киткәндәй була Ләкин мин аны тешемдә ншетәм дип кенә беләм (Ж,әя эчендә генә әйтим танылган оста гар мунчы Гали Жәмлнханов без кереп йөри торган хуҗаның улы икән лә баса! Мин моны күп еллардан соң гына белдем Ә малай чактагы кыска гына очрашулар күптән онытылган булган )
Икенче көнне бик нртә генә капчык төеннәребезне күтәреп, вокзалга төшеп китәбез. Монда үзенә бер дөнья!.. Мәхшәр дияргә дә була. Вокзал алды мәйданында кем генә йөрмн-буталмый килүче, китүче, актык киемен сатхчы, сәләмә малай-шалай (беспризорннклар). бетле хәерчеләр, шикле хатын-кызлар, нидер сагалап йөрүче ирләр, чегәннәр — мин инде Самараның бирегә килеп тыгылган извозчикларын. ломовойларын, рәт-рәт тезелеп утырган азык-төлек сатучы марҗаларын әйтеп тә тормыйм Унҗиденче - унсигезенче елларда ук урыныннан купкан халык, адашкан сарык көтүедәй, һаман әле бутала да тулгана. Кая бара, ни өчен бара, нәрсә эзли хода белсен! Бик биек һәм бик озын вокзал бинасына керсәң, анда да энә төшәр урын юк. Бөтен идәне сандык, кәрзин, әрҗә, капчык, төеннәр белән түшәлгән Ашау-эчү, йоклап яту. хәтта үлеп яту да шул ук таш идәндә. (Бер карт урысның шунда үлгәнен үз күзем белән күрдем.) Монда нинди генә исләр аңкымый Әмма иң көчлесе — карболка исе Хәзер инде тиф та. холера да юк кебек, ләкин карболканы һаман да жәлләмиләр, күрәсең...
Менә шунда ике аяк сыярлык урын табып, капчык-төеннәр өстендә утырырга кирәк. Берең утыра, берең поезд сагалый. Белешмә бюролары ул чакта булганмыдыр, һич әйтә алмыйм, ләкин бөтен «белеш- мә»не үзең кебек аптырап йөрүчедән беләсең яки перронга чыгып, килеп туктаган поездларның кая китүләрен сорашасың Белмичә утырсаң, Уфа урынына Оренбургка киттең-бардың монда поездларның беришесе Уфа-Чиләбегә. икенчеләре Ташкент ягына’ китәләр Кассаларга якын барырлык түгел, анда сытылып үләргә мөмкин. Күбрәк проводниклар белән сөйләшеп утыру ягын карыйсың — сөйләшә белсәң, утырып була торган иде.
Элегрәкме, шул еллардамы, вокзалларга җыелган халыкны, чүпне көрәгән шикелле, төяп алып китүче «Максимка» дигән поезд йөри башлаган иде. (Аны Максим Горький геройларын истә тотып, шулай атаганнар-. имеш!) Дүртенче класслы соры вагоннар, аларда ике кат тоташ сәндерәләр. Менә шул сәндерәләргә халык бәрелә-сугыла, ызгыша- тартыша кереп тула Урын алганнар — ирләр һәм хатыннар рәттән тезелешеп яталар Монда оялу да юк. гаеп итү дә юк. Тик иң түбәнге сәндерәләр генә тоташ түгел, утырып барырлык, тәрәзә янында кечкенә өстәле дә бар — юньлерәк, чистарак кешеләр шунда эләгергә, утырып кына булса да шунда кайтырга тырышалар.
Безгә дә күбрәк менә шул «Максимка»га эләгеп китәргә туры килә иде. Самара белән Дәүләкән арасы әллә ни ерак та түгел, хәзерге скорый җиде-сигез сәгатьтә үтә торгандыр, ләкин безнең «скорыебыз» тәүлектән артык та өстерәлә торган иде Рәхәт поезд иде ул, бер җан иясе булмаган разъездларда да сәгатьләп тора, кешеләр вагоннардан төшеп, яшел чирәмгә йөзтүбән капланып, йоклап та менәләр иде. Әмма барыбер кузгала ул! Башта кычкырта, халыкны җыя. аннары ахылдый-ухылдый китеп бара.
Бу «Максимка»да да. Самараның үзендәге шикелле үк. иң беренче кайгы әйберләрне саклау иде. Ничә барып, ничә кайттык, әмма арысак та. ачыксак та. йокламасак та бәла-казага юлыкмыйча бөтен «товары быз» белән исән-имин Дәүләкәнебезгә. ниһаять, кайтып төшә идек. (Бу язганнар 1922—23 елларга карый, бер-ике елдан соң поездлар күбәйде. йөрүләре шактый ансатлашты: вагоннарның да төрле төскә буялганнары чыкты — мягкий дигән зәңгәр-сарысына бай нэпманнар гына утырып йөриләр иде Ләкин безгә андый «йомшагына» бервакытта да утырырга туры килмәде.)
Сәүдәләр кыза Кибетләр гөрләтеп сату итә Каяндыр товары да чыга, товары да килеп тора. Яна сәүдәгәрләрнең эшләре шәп бара — моны аларның кыяфәтләреннән, өс-башларыннан да күреп була иде. Кайберләре яхшы атлар да җигә башладылар
Әмма мин атакайның <сәүдә»сен, әйткәнемчә, яратмый идем Хурлана да идем Малайлар алдында Самара кебек зур каланы күрүем белән мактанасым да килми иде беләләр ич. безнең нәрсә өчен анда барып йөргәнне Дөрес, аларның берсе дә ул чакта сату эшенә начар карамый иде, мин дә шулай ук начар карамый идем Аннары кемнәр генә сатуга тотынмады законный нэп заманында” Житезрәк малайлар ♦ үзләре дә базар көннәрендә кое суы сатып булса да акча төшерергә ты = рышалар иде.
Миңа исә атайның бары «товары» гына ошамый иде Ярый әле шул з товарын базарда сатып йөрергә мәҗбүр итмәде Әгәр мәҗбүр итә калса. = мин җирдә стаканлап тәмәке сатып утырырга риза булыр идем, әмма ке : ше искесен селкеп йөрергә, юк. алла сакласын, бервакытта да! ♦
Ни өчен сон минем атай. Дәүләкәндә шактый абруйлы бер кеше = булуына карамастан, сатуның шундый вак-түбәнен санлады икән? Бер = сәбәп итеп мин аның йөрергә яратуын әйткән идем. Ләкин чын сәбәп. = төп сәбәп аңарда гына булмаска тиеш Дөресен генә әйткәндә, кием - салым күтәреп йөрүдән әллә ни зур файда да күрми иде Баштарак бу = «товар» шәп кенә үтсә дә, соңга таба инде отыры авыр китә башлады ; кайбер нәрсәләрен айлар буена сата алмыйча йөдәп бетә иде Чөнки * халык бөтенәйде, искегә исе китми, яңаны алырга яки тектерергә дә J хәленнән килә башлады.
Сизәм, атакайның кәефе дә әйбәт түгел, әледән-әле уфтана да көр сенә. еш кына үзалдына моңланып та ала Аның өчен мин дә борчылам минем дә борчылыр вакытларым җитте дияргә ярый Ә көннәрдән бер көнне мин һич көтелмәгән бер гаҗәеп хәлгә тап булдым Базар көн иде бу. мәктәптән кайтып керсәм, өебезнең кухня ягында, сәкедә атакай иңбашларын селкетеп, тавышсыз гына елап утыра' Инәй анын янына баскан, сабыр гына юатып тора иде, ахрысы Мин бу хәлне күрү белән аптырап, өнсез калып, бусагада шып туктадым Шулай да инәй сизеп алды, борылып миңа кулы белән генә чыгып китәргә ишарә ясады Мин күләгә шикелле артка чигенеп кенә чыгып киттем Әйтергә кирәк, мин бала елавын да авыр күтәрә идем, әмма олы кешенең, җитм.к ә. атай кешенең елавы мине тәмам кисте, хәлсез итте, гүя бөтен эчемне актарып чыгара язды Үземә урын таба алмыйча, әллә кызганудан, әллә гарьлә нүдән үкси-үкси тизрәк абзарга кереп яшерендем Тик шунда гына бе ренче тетрәнүдән көч-хәлгә айныгач, мин ниндидер бер гаҗизлеккә тө-шеп «Ни булган аңа. ни өчен ул сакаллы башы белән сәкедә елап утыра, нинди бәхетсезлеккә тарган’!» дип ачынып уйландым Озак тынычлана алмадым, абзарда озак яшеренеп тордым Аннары курка курка гына өйгә керсәм, атакай юк. чыгып киткән, инәй үзе генә нде Ул да бнк боек, нидер ямап утыра Бераз икеләнеп юрганнан соң. мин шулай да әкрен генә сорадым
Ни булды соң. инәй?
Атаң бер пәлтәсен урлаткан, диде инәй
Шул гынамы’ дидем мнн бик гаҗәпләнеп
И бала, белмисең шул син атаңның хәлләрен!— диде инәй авыр тирән сулап Бер пәлтә югалту да зур каза анын өчен
Менә шуннан соң гына мнн анын «талчукчы» булып йөрүенең гөп сәбәбен аңлагандай булдым Ул. баксаң, купецлар теле белән әйткән дә, сумасыз сәүдәгәр икән ләбаса! Чистарак, абруйлырак сәүдәгә тотынырга инде аның хәленнән дә килми икән һәм бу дөрес нде. чынлап та ул шулай нде тагы да соңрак миңа мәгълүм булды атакай рево люцня алдыннан сәүдә итеп тапкан бөтен сумасын шушы*асты таш. өсте агач әйбәт йортка тыгып бетергән, имеш' Ә сумасыз сәүдәгәр канатсыз кош кебек, йөгереп караса да очып кнтә алмый икән ул Аннары ми нем атакай 6v нэп дигән яңа шартларга тиз генә җайлаша да алмады шн келле ниндидер серен, хикмәтен аңлап җиткермәде бугай ул аның
Бәлки, аңа өлгерлек, үткенлек, әрсезлек, хәйләкәрлек житеп бетмәгәндер” «Нэпман» дип йөртелгән совет шартларындагы яңа купецлар нәкъ менә шул сыйфатлары белән аерылып та торалар иде Кыскасы, мактанырлык түгел иде атайның эшләре һәм мин моны малай башым белән дә сизә идем, үземчә уйлана да, борчыла да идем.
..Әмма чынлап торып уйланыр һәм борчылыр вакытлар мине соңрак көткән икән әле.. Тормышның тиз үзгәрүенә исең китәр! Яңарак кына коточкыч ачлык кичергән идек, инде шуның артыннан ук дип әйтерлек туклыкка да ирештек. Моны нэп нәтиҗәсе диделәр, һәм бу чынлап та шулай иде. Ләкин — гаҗәп хәл — нэп үзе файдалы бер нәрсә булып чыкса да, аңа караш һәм мөнәсәбәт бер дә әйбәт түгел икән шул!... Моны миңа шактый иртә чамаларга туры килде. Чөнки нәкъ менә нэп тудырган яңа сәүдәгәрләргә («нэпманнарга») караш гаять начарланды.
Ачлык елыннан соң, егерме өченче еллардан башлап, Дәүләкәндә комсомол хәрәкәте яңадан көчәеп китте. Татар һәм башкортлардан да комсомол сафына керүчеләр була башлады. Ә бер-ике елдан инде комсомолга кергән егетләрне һәм кызларны дистәләп санарга мөмкин иде Алар барысы да сатучы белән кулакны, әлбәттә, сыйнфый дошман итеп саныйлар иде. Ләкин мөнәсәбәтләре төрлечә — берәүләре йомшаграк, икенчеләре рәхимсез катылар. Моны инде мин үземә карата булган мөнәсәбәттән дә ачык сизә идем, тик бу хакта соңрак, җае чыккач сөйләргә туры килер, ахрысы . Хикмәт шунда ки, нэп тулаем һәм нэп тудырган «элементларга» начар караш ул бер Дәүләкәндә генә түгел, бөтен илдә хөкем сөрә иде. Мин ул чакта газета-журналларны укый идем инде, кайберләрен үзем дә яздыра идем Менә шул газета яки журналның кайсын гына ачып карама, син анда нэпман, спекулянт, кулакны яманлаган, каһәрләгән, фаш иткән яки алардан бик әче көлгән юлларга очрап кына торасың — укып кына өлгер!.. Хәтта үзе дә нэп аркасында дөньяга килгән хосусый «Бабич» журналы да (аны өч кешелек «ширкәт» чыгарырга тотынган иде) беренче саныннан ук нэпманнарны хурлаудан, мыскыллап көлүдән башлады. Ләкин бу кызыклы гына хосусый журналның гомере, нэпманныкы шикелле үк бик кыска булды — бары өч саны гына чыгып калды шикелле... Әмма ташка баскан сүзнең тәэсире көчле бит ул! Минем әле күп нәрсәне белмәгән, аңламаган тынгысыз башыма сәүдә ул бер дә хәләл кәсеп түгел икән, сәүдә урлау-талау ши- келлерәк бер гаепле эш икән, сәүдәгәр үзе дә начар, зарарлы бер кеше икән ул, дигән уй шактый тиз керә дә башлады. Ә мин бит шундыйрак кешенең баласы. Ничегрәк кабул итәргә тиеш мин боларның барсын да?.. Китап сүзенә, газета-журнал сүзенә бик нык ышана торган чагым Аларда язылганнар белән бер дә икеләнмичә килешергә әзермен, аларга ияреп, бөтен сатучыларны начар, кирәксез кешеләр дип санарга әзермен, әмма дә ләкин үз атамны түгел, атам млңа кадерле дә, кызганыч та, аннары мин аны һич тә начар кеше дип саный да алмыйм. Киресен чә, бик әйбәт кеше ул минем атам. Бүтәннәрдән сорасагыз да шулай дия- чәкләр. Күптән бер нәрсәне сизеп киләм: барлык туганнар, күршеләр, якын таныш-белешләр бер дә риясыз аны яраталар иде. Аннары ул үзенчә гадел дә иде, алдашудан, хәрәмләшүдән, кеше хакына керүдән саклана, чөнки гөнаһлы булудан бик курка иде. Ә сату итүенә килгәндә, аның бит бүтән һөнәре юк, сәүдә күптәнге кәсебе (хәзер аңа илле яшь), ре-волюция буласын алдан белмәгән, хәлбуки яшәргә кирәк, безне асрарга кирәк, я нишләсен ул?!. Яңадан крестьян эшенә кайтырга монда аның җире дә, аты да юк, яше дә узып бара инде, шулай булгач, ирексездән мәҗбүр ул тузанлы базар мәйданнарын таптарга... Әмма күпмегә су
зылыр икән сон бу каһәргә юлыккан сәүдә эше?! Нәрсә көтә безне5 Ничек яшәргә? Мин нишләргә тиеш? Ышанасызмы, унөч-ундүрт яшь лек малай башы өчен кинәт кенә туган мондый шикләнү, икеләну. апты pay белән тулы уйларга җавап табуы бер дә җинел түгел иде. абзыйлар!
1924 елнын январенда Ленин вафат булды Шул чакта мнн Уфада. җтни.|->р.1о и.н м < Ь аникул көнн.фендо килгәнмендер, ахрысы 1 Бу вакыт « та җизниләр диния назаратынын зур ихатасындагы бер агач йортта то- = ралар иде Яхшы хәтерлим, бик салкын кышкы көннен кичендә җизни = белән Срур тутакай кинога киттеләр Ж.ылы өйдә Рокыя тутакай бе- * лән без бер көтү бала-чагалар гына калдык. Күпмедер вакыттан сон. = һич көтмәгәндә, әллә нинди гайре табигый сәер бер кыяфәттә (әллә бик = курыккан, әллә берәр нәрсәсен югалткан тәгаен генә әйтә дә алмыйм) ♦ Срур тутакай ялгыз үае генә кайтып керде Без аның хәвефле-сәер кыя х фәтенә дә. ялгыз гына кайтуына да шунда ук игътибар иттек, җизнигә = берәр нәрсә булмады микән дип шомлана калдык, ләкин узебез баш- - лап сорашырга җөрьәт итә алмыйча тордык. Срур тутакай бу чакларда 2 бик чибәр яшь хатын булу өстенә. бөтен йортка байбикә шикелле баш * хуҗа да иде Бары өстен чишенеп, залдагы зур өстәл янына бик арыган £ кешедәй утырып, күлмедер вакыт хәл алганнан сон гына үзе башлап * безгә әйтте.
- Балалар. Ленин үлгән'
Моның тәэсирен мин хәзер ачык кына әйтә алмыйм.алдашырмын дип куркам. Әмма шуны әйтергә кирәк. Ленин исеме безнең ише зур ракларга гына түгел, кечерәкләргә дә бик таныш иде. әлбәттә Бу исем күптән инде халык теленнән бер дә төшми иде Иллә мәгәр, аның үлеме халык язмышы, ил язмышы, бөтен дөнья язмышы өчен нәрсә икәнен, нинди нәтиҗәләргә китерәсен без әле аңлаудан бик ерак идек Бу гаять зур югалту без менә шуны гына аңлый тоя алганбыздыр ул минут ларда!
Тукта, ә җизни кайда соң?
Срур тутакай безгә кинотеатрда булган хәлне кыскача гына сөй ләп бирде кино башланып, халык мавыгып кына карап утырганда, ки нәт картина өзелә һәм залда ут кабына Гадәттәге өзелү дип кенә аңлый тамашачы моны, артык исе дә китми, тик кайбер түземсез яшьләр генә аяк дөбердәтеп сызгырырга тотына Ләкин шул чакта экран алдында хәрби киемдәге бер ир уртасы кеше чыга да. халыкка тынычланырга ишарә ясап, кулын күтәрә Халык тынычлана
- Картинаны без туктатырга куштык!—ди бу. үзе дә ак җәймәдәй агарынган кеше, һәм гаҗәпләнә калган тамашачыларны тагы да сыныйсы килгәндәй бераз көттереп, ахырда әкрен-салмак кына, әмма һәр сүзен бик ачык иттереп әйтә Иптәшләр, өлкә партия комитетына Мәскәүдән ашыгыч телеграмма килде Бүген. 21 январьда, Горкида Владимир Ильям Ленин вафат'
Залда гаҗәеп бер тирән тынлык урнаша әйтерсең, кешеләр бер мәлгә сулау, селкенү, сүз әйтә алу сәләтен югалтып җибәрәләр Тик күпмедер секундлардан сон гына төрле урыннан сабырсызланып кузгалган. авыр сулаган, тәкатьсез үксегән тавышлар ишетелә башлый Экран алдындагы кеше тагын кулын күтәрә
Гражданнар, тәртип саклагыз, тынычлык саклагыз' Кино бүген туктатыла Өйләрегезгә тараласыз Безнең белдерүләрне иртәгә га леталардан укырсыз Ә монда булган коммунистларның барсына да шәһәр комитетына җыелырга'
Халык кузгала, картинаны карап бетерү турында беркем тарафын нан бер генә сүз дә булмый, барысы ла аяк астына карап кына, кеш ми төртешми ишекләрдән салкын, караңгы төнгә чыга башлый Ә җнзни Срур тутакайны капка төбенә хәтле китерә дә үзе ашыга ашыга шәһәр комитетына китеп бара
..Тагын ниләр ишеткәнне һәм ниләр уйлаганны искә төшерәсе килә дә бит, әмма бик күп еллар узган шул инде... һәрхәлдә, бер уй күңелгә килмичә калмагандыр Ленин урынына кем булыр икән? Бу бик табигый, чөнки борын-борыннан ук баш кеше, җитәкче кеше үһеп киткәч, халык зурысыннан алып, кечесенә хәтле иң элек әнә шуны уйлаган: кем генә булыр икән? һәм күп өмитләрен ул шуның белән бәйләгән. Дөньяда озак яши торгач, без дә моның дөреслегенә кат-кат ышандык.
Янә бер нәрсә хәтердә эләгеп калган Җизни икенче көнне соң гына бик арып, йончып кайтты Ашарга утыргач, безнең алда Срур тутакай га кайда булуларын, ни эшләгәннәрен сөйләде. Алар, бер төркем татар коммунистлары, төнне газета редакциясендә уздырганнар Ленин ва фатына багышлап чыгарылачак газетаны шунда эшләүчеләр белән бергәләп, ашыгыч рәвештә хәзерләгәннәр. Кайсы утырып мәкалә язган, кайберләре үзенең истәлеген язарга керешкән, башкалары алар язганны укыган-төзәткән — кыскасы, һәммәсенә дә эш җиткән. Тик шигырь юк икән, ә шигырьсез газетаны чыгарып булмый, ярамый, мөмкин түгел Шунда ук тиз генә шигырь язуны Гариф Гомәр дигән шагыйрьгә йөкләгәннәр Аны аулак җиргә утыртканнар, янына бармаска, дәшмәскә кушканнар Әмма ләкин Гариф абый яза алмыйча бнк азапланып беткән, имеш. Үзен кулга алалмый икән шагыйрь — берничә юл гына яза да сыгылып төшеп елый башлый икән. «Шагыйрьне юата алмыйча йөдәп беттек», ди җизни...
Нишләп соң бу кечкенә эпизод минем хәтердә сакланып калган әле? Бәлки, шул чакларда үзем дә язу турында хыяллана һәм аз-маз гына сызгалый башлаганга күрәдер?!. Бүтәнчә ничек аңлатыйм? Шагыйрьнең җаны тетрәнүдән шигырь яза алмыйча газаплануы миңа да тәэсир итмичә калмагандыр, ахрысы
Тарихтан беләбез, Ленинны Горкидан китергәннән соң, Мәскәү- нең Кызыл мәйданында җирләү — (вакытлы мавзолейга кую)—27 январьда булды. Мин инде Дәүләкәнгә кайткан идем Көннәр гаять суык, очкан кош та катып җиргә төшәрлек Дәүләкән тын, урамнары буш, капка төпләрендә малайлар да күренми. Кешеләр үзләре дә, авыр уйла ры да. кара кайгылары да әйтерсең, моңсу-боек өйләренә кереп бикләнгән. Тоташ туңган тәрәзәләре генә, агарып калган сукыр күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар Эңгер-меңгер вакыты якынлашып килгәндә тын, куе һаваны калтыратып, тегермәннәрнең гудоклары кычкырта башлады Аларга станциядәге паровоз гудоклары кушылды. Үкси-үкси үкергән бу гудок тавышлары кинәт сискәндереп җибәрде, бәгырьләрне телгәләп узды һәм гүя үлемгә көчле — килешмәс нәфрәт булып яңгырады.
Матәм көннәре үтеп китте, мәктәпкә дә йөри башладык. Әмма Ленин үлеме аңда һәм күңелләрдә яши иде әле. Моны нәрсәдән сизеп була?. Әйткәнемчә. Ленин исемен ишетмәгән-белмәгән кеше элек тә юк иде Инде үзе үлгәч, аның исеме тагы да киңрәк таралып, кадерлерәк булып китте Бу җәһәттән аның язмышы бүтәннәрнекеннән бнк нык аерылды мәсәлән, башкаларның исемнәре, үзләре исән чакта никадәр популяр булуга карамастаһ, үлгәннән соң шактый тиз онытыла башласа, Ленинныкы. киресенчә, бөек шагыйрьләрнеке шикелле, һаман күтәрелә- зурая барды Бу исем бигрәк тә яшьләр һәм балалар күңеленә бик нык керә башлады Күпме бала-чага аның турында шигырь язмады — әгәр шул чактагы балалар матбугатын актарып карасагыз, моны үзегез дә күрерсез Билгеле, матбугатта чыкканы меңнән бер генә ул. ә чыкмаганы бихисап булырга тиеш һәрбер мәктәптә «Ленин почмагы» оештырылды. балалар үзләре аны үз куллары белән тырышып бизәделәр Шул матур «почмаклар»да беренче мәртәбә стена газетасы да күренә башлады Ә газета инде, билгеле, рәсемсез булмый, шигырьсез булмый Ничектер үзеннән-үзе рәсем ясаучылар да, шигырь язучылар да табыл-.
ды (Малайлар-кызлар арасында бу эшкә азмы-күпме сәләте булганнар һәрвакытта табыла икән ул ) Менә безнең мәктәптә дә Мөхәммәтгали шигырь язган. Фәтхелислам язган, алардан күрмәлн мин дә яздым. Бу бит минем язу теләге белән исерә башлаган чагым ничек инде мин Ленинга багышлап шигырь язмыйча кала алыйм, ди?' Булмый ул' ф һичшиксез, күңелемдә ниләр тугандыр инде, нидер әйтәсем килгәндер. - тик бәлки кыюлыгым җитмичә торгандыр, ә менә иптәшләремнең яз- - ганын белгәч, дәртләнеп тоттым да тәвәккәлләдем Әмма тырышып * тырышып язуымнан нәрсә килеп чыкканын хәзер инде әйтә алмыйм, с шигырь сакланмаган, сүзләре дә истә калмаган, хәтта исеме дә онытыл- § ган. (Тик һәр юлы уидүрт-унбиш иҗектән торганын хәтерлим, чөнкн ф иҗекләрне бармак белән саный-саный язган идем ) Бу шигырь минем х беренче тәҗрибәм диярлек Ләкин язу эшен шигырьдән башлавымны * мин моңарчы бер дә әйткәнем юк иде шикелле, чөнкн бердән, шигырь х ләрне бик аз яздым, икенчедән, үземдә шигырьгә сәләт юклыгын бик тиз ; сиздем Шулай да минем Ленинга багышлап шигырь язуыма, шәт. ыша < нырсыз бу очракта алдашып маташу бик зур түбәнлек булыр иде “ Аннары шул чакларда мин берничә шигыремне (ихтнмал. Ленинга ба = тышланганын да) Мәскәүгә «Кечкенә иптәшләр»гә җибәреп караган идем * Әгәр журналның 1924 25 елларда чыккан саннарын актарып карасагыз. иң соңгы битенең астында Әмирхан иптәш Яннкәефкә «Әйтер фн керегез булса ла. шигырьләрегез чи зәгыйфь», днгәирәк мәгьнәдәрәк җавап басылганын күрерсез Моның өчен редакторы Муса Жәлилгә бәлки үпкәләгәнмендер дә. әмма зәгыйфь шнг ырьләр язудан тизрәк туктарга ул. һичшиксез, ярдәм дә иткәндер дип беләм Соңыннан Муса белән очрашкан чакларда бу хакта бервакытта да сүз булмады ул инде журналында басылмаган «шагыйрьләр* арасында минем дә булуымны күптән оныткан, ә мин моны шаяртып кына булса да аның исенә төшерүдән, билгеле, тыела торган идем Шагыйрь алдында шагыйрь була алмыйча калуың белән мактану юк килешми, егетләр!
Ә нэп гөрли. Сәүдәләр шәп бара Базарларга азык тнлек ишелеп керә. Тормыш беркадәр тигезләнде кебек элеккедәй череп баючы лар да. кара җәяү калучы ярлылар да күренми диярлек Халык тулаем канәгать сыман Ләкин озаккамы бу?. Ленин вафатыннан соң киләчәк турында уйлану һәрбер кешенең күңелендә туган булырга тиеш Әлбәттә. һәркем үз хәленнән, үз теләкләреннән чыгып уйлана Чәер, ар гык борчылырга урын да юк шикелле Үзгәрешләр көтелми, дөнья үз эзеннән нскечә һаман тәгәрәр кебек Газета битләрендә дә, җыелыш ларда да гел «Ленин юлы. Ленин байрагы. Ленин тәгълиматы» дип кабат лап кына торалар «Ленин үлде, әмма эше яшн'» дигән сүзләр бөтен җирдә Язып куелган иде. Ләкин Ленин юлын кем. ничегрәк дәвам иттерә чәк бу хакта фикерләр бер үк түгел кебек шулайрак сизелә иде Дәү абзыйлар «Ленин көймәнең коерыгын болаерак тоткан иде. ә нкен че берәү, бәлки гегеләерәк тотар», диләр үзара сак кына сөйләшкән чак ларында
Мин безнең Дәүләкәндә комсомолларның артуын, көчәюен әйткән идем инде Шулай ук нэп тудырган яңа байларга, сатучыларга, баерга тырышкан авыл агайларына, гомумән, искене хәзерләткән, искегә тарт кан бөтен нәрсәгә нәфрәт ачуның да көчәюен әйтеп узган идем һәм бу нәфрәт, бу ачу отыры көчәя бара нде һәм ул нәфрәт ачу сүздә генә түгел, гамәлдә дә үзен сиздерә башлады Иң элек әле «финотделлар» хосусн сәүдәгәрләр! ә елдан ел зуррак налоглар салып, аларны ничек тә кысарга, чикләргә керештеләр Шулай ук авылларда таза тормышлы агайларны һәм кулакларны кысрыклау да башланды булса кирәк Жыеп кына әйткәндә, сүз хәзер күбрәк сыйныфларны бетерү, илдә социализм төзү турында бара Димәк, бу нэп дигән нәрсәнең гомере озака бармая чак моны нэпның иң кызган чагында да ничектер сизәргә мөмкин иде
Миңа инде унбиш яшь! Минем инде үз уйларым, үз кайгыларым бар Мин дә бит шушы заман эчендә үсеп килүче бер адәм баласы! Заманның җилләре, эсселәре, салкыннары миңа да кагыла, авырттырып кагыла Бер елдан мин Дәүләкәнемнән чыгып кигәргә тиешмен Ә күр- гән-кичергәннәрем һаман да күп әле шупарны сөйләр өчен миңа унбиш яшьлек халәтемә кайтырга кирәк. Бу һич тә ансат түгел. Нәрсәдән генә башларга соң?!.
Ахрысы, мәхәббәт белән әдәбияттан башлау дөресрәк булыр. Ник дигәндә, адәм баласының уянуы һәм күзе ачылуы мәхәббәт белән китаптан башлана һәрхәлдә, алар икесе дә кешене балалыктан чыгара һәм хыял, өмит дөньясына алып керә Беренче татлы газап белән беренче куанычлар да шулардай башланса кирәк.
Мәхәббәттән котылу юк. Табигать адәм баласын барлык җан ияләре шикелле үк ике җенес итеп яраткан икән, димәк, мәхәббәт орлыгы аңа инде ана карынында чакта ук салынган да булган (Хәзергечә әйтсәк, башта ук программалаштырылган.) Тик берәүдә бу тылсымлы орлык иртәрәк шыта, икенчедә — соңырак, берәүдә — көчлерәк шытып чыга, икенчедә — зәгыйфьрәк, аерма бары шунда гына
Миндә исә, ни хикмәттер, шактый нртә кыймылдый башлады ул хәерсез орлык! Югарыда мин күрше кызына койма ярыгыннан «гашыйк» булуымны язган идем инде Бу хәлгә без — мәҗнүн, унсигезенче елның җәй башында дучар булдык. .
Көн дә диярлек кешегә сиздерүдән курыккандай мыштым гына койма буенда йөрим. Сакланып кына әле бер ярыктан, әле икенче ярыктан «аны» эзлим Хәер, болай качып-посып күзәтмәгән чакта да инде ул минем күз алдымнан китмәс булды — гел менә гади генә ситса күлмәге, неч- кә-нәфис сыны белән, башын әз генә ия төшеп каршымда басып тора кебек Ниндидер сәер бер хәл сизә башладым мин үземдә — гүя каяндыр күкрәгемә кереп оялаган ап-ак кына йомшак кош шикелле, ул да минем эчемдә яши, бер генә адым да миннән калмый — ятсам да, торсам да без гел бергә, имеш! Әнә шундый серле бер малайга әйләндем әле мин, бик кадерле табышым бар минем, шуны ят күзләрдән ничек тә сакларга тырышам, тик менә ул ап-ак «кошчыгымның» исемен генә белмим әле мин...
Хуш, абзыкаем, нәрсә бу! «Гашыйк» булу түгелме соң? Шулайрак шикелле. Иллә мәгәр мин моны «мәхәббәт» дип әйтә алмас идем, чөнки мин әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмим, мәхәббәт турында әле уйлый да белмим — мәхәббәт ул зурлар эше.ә мин нечкә сыйраклы арык кына бер малай Миңа бит күрше кызыннан берни дә кирәкми, минем аны бары ешрак күрәсем генә килә. Ләкин койма ярыгыннан түгел, янына барып, якыннан күрәсем килә. Ул да мине күрсен иде.. Ничек карар иде икән?. Бу куркыныч, бу мине хәтта калтыранып куярга мәҗбүр итә, әмма барыбер аңа бик күренәсем килә. Тик менә Борһан купецнын капкасы безгә дә кайчан гына ачылыр икән?!.
Әйткәнечмә, минем бу хәлгә юлыгуым унсигезенче елның хәтәр җәенә туры килде. Ул җәйдә ниләр булганын мин башта ук язып узган идем инде Кыскасы, Гражданнар сугышы бара, Дәүләкәнгә сугыш әле бер яктан, әле икенче яктан килеп җитә, кешеләрдә баш кайгысы Да мал кайгысы Шул чакта сугыштан куркып без дә китеп бардык, Борһан абзыйда балаларын төяп, Уфага китеп барды, мин дә «кошчыгымны» күпмедер вакытка күздән югалттым Әмма күкрәгемнән очырмадым! Моның шулай икәнлегенә мин яңадан Дәүләкәнгә кайткач ышандым: уянды минем ап-ак кошым күкрәгемдә! Беренче көннән үк мин аның уянганын сиздем Тизрәк аны күрергә ашыктым . (Бу вакытта алар ла Дәүләкәнгә кайтканнар иде инде.) Елдан артык югалтып тордым мин
аны - ничегрәк, ниндирәк икән ул хәзер? Без бит бер яшькә үстек, үзгәреш бардыр, буйга гына түгел, башка яктан да әзрәк үскәнбездер Минем, мәсәлән, хәзер койма ярыгыннан карап торасым килми, минем өйләренә кереп күрәсем, дәшәсем һәм сөйләшәсем килә
Аларга беренче керүемне ачык кына хәтерләмим һәрхәлдә. Уфага киткәнче үк булгандыр дип беләм. чөнки кызыллар беренче тапкыр Дәү * ләкәнне алгач, бөтен йортларга рәттән атлар, солдатлар куйдылар = Борһан абзыйның капкасы да. ниһаять, төбенә хәтле шыңгырдап ачыл- 2 ды Билгеле инде, атлар, солдатлар бар җирдә һәрвакыт малайлар кай- * наша Без менә шул чакта Борһан абзый ихатасына да курыкмыйча S кереп йөрдек. Әлбәттә, мин «аны» да күргәнмендер инде, ләкин ничек = итеп - якыннанмы, ерактанмы ул кадәресе исемдә калмаган һәм бу • гаҗәп тә түгел, чөнки без. малайлар, өеребез белән йөрибез, без ип- х тәшләр алдында кыз күзләүдән бик куркабыз Тик бер нәрсәне яхшы * хәтерлим аның Һаҗәр исемле икәнен шул чакта ук ничектер белгән ~ идем
... Егерменче елларга да кердек. Сугышлар бетәргә өлгермәде, коточ- * кыч ачлыгы килеп җигге. Ләкин, шуңа да карамастан, мин күрше ь кызын онытмыйм, мин аның барлыгын тоеп яшим Бәлки, ул бу авыр J чакта миннән ерагаеп, томан эченә китебрәк торгандыр ачлык бит ~ ул бөтен нәрсәне кешедән ераклаштыра Хәтта бергә уйнап йөргән ма лайлар белән дә очрашулар бу вакытта бөтенләй бетә язган иде Әмма адәм баласы, әгәр исән калса, үзенең өмет хыялларын әллә ннндн һә лакәтләр аша да түкми чәчми алып чыга икән Барсы да терелә, барсы да яктыга үрелә Ә мәхәббәт хисе барсыннан да элегрәк уяна, элегрәк әйләнеп кайта
Мин дә. билгеле, шул ук хәлне кичердем, ләкин башкачарак итеп кичердем Чөнки мин тагын берничә яшькә үстем Хәзер инде минем Һаҗәргә гыйшкым тагы да көчәя, тирәнәя төшү белән бергә, ничектер аңлырак, мәгънәлерәк тә була башлады Баштагы шикелле анын мине үзенә ни өчен тартуын аңламыйча миңгерәүләнеп йөрү урынына, мин хәзер үземдәге ана булган хисләрнең нәрсә икәнен, кайдан килгәнен шактый ук дөрес чамалый идем Бнк яшерен рәвештә генә, курка-курка гына үзем.I «Бу мәхәббәт’» дип әйтә дә ала идем Унөч-ундүрт яшьләрдә моның шулай икәнен аңлау, шуңа тәмам ышану, минемчә, бер дә гаҗәп түгел
Аннары мин бу яшьтә әдәбиятны күп укын идем Жнтмәсә. үзем дә әдип булу турында хыяллана башлаган идем (Ә матур әдәбият ул мәхәббәткә сусауны бнк көчәйтә, ашыктырып берәр кызга гашыйк та иттереп куя Сынаганыгыз бардыр, шәт?!) Соңыннан, еллар узгач, мин үземнең Һаҗәргә булган мәхәббәтемне күбрәк шул роман, хикәяләр ар касында тумадымы икән дип тә уйлаштыргалый идем һәрхәлдә, күңелдә яралганны көчәйтеп җибәрүдә, һичшиксез, йогынтысы булгандыр анын Икенче яктан, күрше кызы белән мавыгуым минем «әдип» булырга хыял лануымны да һичшиксез, көчәйткәндер Кемнең генә яраткан кызына гадәттән тыш шәп кеше булып күренәсе килми” Хәер, мин моны тәгаен шулай булды дип әйтә алмыйм, ул хакта бәлки уйлый да белмәгәнмен дер әле. ләкин шулай да миндәге ярату хисләре күңелдә әкренләп шигърият тойгыларын да уяткандыр дип әйтәсем килә Хәзерге заман ша гыйрьләре шигърият белән мәхәббәтне бер итеп күрәләр, ягъни шигърият ул мәхәббәт днләр турыдан туры Гик мәхәббәтне хатын кыз белән генә чикләнмичә аны җиргә, илгә, кешегә дә күчерәләр Шагыйрьләр өчен ул ихтимал шулайдыр да. ләкин мнн ү зем. пәри башка җен башка дигәндәй, алар икесе ике нәрсә, ягъни хатын кызга мәхәббәт кешенен үзе белән бергә туа, ә дөньяга мәхәббәтне (яки нәфрәтне) яши торгач кына татый башлыйсың дип уйлый идем Берсе табигатьтән, икен чесе аңнан
Ярый, фәлсәфә күпкә китте, җитеп торыр Онытмыйк, мин гашыйк, мин мәхәббәт утында янам! Хуш, ә каршы як, Һаҗәр туташ үзе ничек соң, ничегрәк карый ул миңа, өмит, ышаныч бармы аның тарафыннан?.
Иң беренче вакытларда без әле балалар гына идек, нидер уйлау, нидер белергә теләү дә юк, минем бары аны күрәсем һәм аңа күренәсем генә килә, әмма ләкин аның бер төрле дә карашын сизмим—гүя ул мине белми дә, күрми дә иде. һәм моңа гаҗәпләнергә дә туры ки^ми, чөнки мин урам таптаучы яланаяк малайларның берсе, үзем арык-котсыз, өстемдә дә ситсы күлмәк, ычкырлы ыштан, ә ул башка — өеннән беркая да чыкмаган, малай-шалайлар белән беркайчан да аралашмаган үзе чибәр, үзе пөхтә, шактый һавалы купең кызы — билгеле инде, карамый. күрми ул!..
..Үтә берничә ел. Без инде бала түгел, үсмерләр. Күңел дә сизгеррәк, зиһен дә үткенрәк Һаҗәр тагы да матурлана төште, күкрәкләре дә тулй башлады. Миңа да бераз ит кунды, битем дә алсулана төште. өс-башым да рәтләнде — Самара талчугыннан кайткан бәрхет якалы тужуркадан, чалбардан, ботинкадан йөрим. Ләкин шуңа да кара-мастан, Һаҗәр миңа карамый, мине күрми Мәхмүткә карый, Таһирга карый, ә миңа күз дә салмый. Әйтерсең, мин юк, мин яшәмим аның өчен! Ниһаять, әрнеп-сыкрап аңладым: Һаҗәр юри, аңлы рәвештә миңа күз салырга, мине белергә теләми икән... Әмма ни өчен соң, ни өчен, кемнән ул хәтле кнм мин?! Аңгыра-ахмак түгелмен ләбаса, азып-тузып та йөрмим, кешедән ояла да беләм, җан иясен кызгана да беләм. Энеләре. сеңелләре белән дә арам әйбәт кенә, көн саен очрашабыз, сөйләшәбез, бергә уйныйбыз — нигә соң бары аның тарафыннан гына мондый тәкәббер салкынлык?! һәм минем кечкенә башыма бу зур газап иде.
Тик бер ара гына мин аның игътибарын үземә җәлеп итә алдым. Ул китап укырга ярата иде (Күп кызларга караганда да.) Еш кына мин аның ачык тәрәзә төбендә, алга күчергән чәч толымын бер сүтә, бер үрә-үрә итәгендәге китабын укып утырганын күрә торган идем Моңа мин һәм сөе- нәм, һәм өмитләнәм, чөнки бу хәл мине ничек тә аңа якынайтырга тиеш иде Үзем мин китапханәгә дә йөрим, кешеләрдән дә алып укыйм Сүз нәрсәдән, ничек башланып киткәндер инде, ләкин озак та үтми мин Һаҗәргә китап ташый башладым Әлбәттә, бик теләп һәм рәхәтләнеп... Мин аның янында булам, мин аңа дәшәм, кулына китап бирәм яки алып китәм Минем бер дә тиз генә китәсем килми, минем озаграк сөйләшәсем килә (укылган китап турында күпме сөйләшеп булыр иде!), ләкин кызганычка каршы, миндәге теләк Һаҗәрдә юк. Нишләтәсең, юк кына бит! Юри сорашсам да аның өзеп кенә «ошады» яки «ошамады» диюеннән башканы ишетмим. Сизәм инде, сизәм, тизрәк китүемне көтә Гаҗәп, эремәсә эреми икән эчендәге зәңгәр боз!
Бу хәтле салкынлыкның сәбәбен мин ул чагында, әйткәнемчә, аңлаудан гаҗиз идем Шулай да соңрак бер хакыйкатьне ачкандай булдым аңа минем яратуым бер дә ошамый икән ләбаса. Шуңа ачуы килә, шуның өчен гел сырты белән тора икән ул Гәрчә мин яратуымны телдән бер вакытта әйтмәсәм дә, ул аны һичшиксез белә иде Үземә карап та һәм бүтәннәрдән ишетеп тә, чөнки минем Һаҗәргә «гыйшык тотып» йөрүем, кызганычка каршы, фаш ителгән иде инде. Беләсезме, мәхәббәт газабын үз эчеңдә генә асрап булмый, аны иртәме-соңмы кемгә дә булса ачасын, шуның белән янәсе үзеңә җиңеллек табасың Менә мин дә Мәхмүт дустыма, җәйге айлы кичләрнең берендә, икәүдән икәү генә йөргән чакта, бик дулкынланып-кичереп, үземнең серемне ачкан идем Мәхмүт моңлы бала, хәсрәтле җырлар ярата, үзе дә күршеләрендәге Гыйззетдин абзыйның кызы Мәрьямгә гашыйк. (Гаҗәп, малайларның «мәхәббәтләре» гел күрше кызларыннан башлана.) Ул да миңа үз хәлен сөйләгән иде. шулай итеп, уртак хәсрәтләребез булу аркасында без бик
дуслашып та киткән идек Әмма ләкин минем сөйләгәннәрем, гәрчә Мәхмүт беркемгә дә әйткәнем юк дип антлар итсә дә. Дәүләкән малайлары һәм кызлары арасына таралып та өлгерде. (Ахрысы, тагын берәр- сенә «чишкәнмендер» инде ) Мине артымда да. алдымда да үртәү китте, хәтта коймабызга «Әмир + Һаҗәр» дип язып та кундылар Ә бит без- • нең коймалар терәлеп үк тора Һаҗәр анда нәрсә язылганын белмичә с калмый, әлбәттә Менә шуннан сон яннем хәлне күз алдыгызга китереп “ карагыз инде Аклану мөмкин түгел, ин яхшысы — күзенә күренмәс- * кә! Ходаем, мин бит монарчы да кагылган гашыйк, ә нигә кирәк булды 2 тагын аның нәфрәтен кузгатырга? Ярата алмаган кеше кызгана да алмый с ул Моның шулай икәнен мина бер татырга туры килгән иде бит инде ♦ Әмма гашыйклар бер көйдергән утка күбәләк кебек янадан да барып = керәләр *
- Моннан бер ел чамасы элек булган иде ул вакыйга Көз ахыры * иде, көннәр шактый суытты, тугай өстенә ак бәс кунды, ниһаять, менә х Дим култыгы, Комач өсте дә күксел боз белән тигез генә капланды Ә кар * юк, кар әле төшмәгән иде. Бер-нке-өч көн узуга Комач бозы безнен ише “■ малайларны күтәрерлек ныгып та өлгерде Әнә шундый көннәрнең бер- | сендә өч кыз Арыслангәрәй тыкырыгыннан су буена төштеләр Болар ■■ безнең каршыдагы Таифә апа һәм Гайш<> апа белән Һаҗәр иде Мин аларны яр башында очраттым һәм нишләптер үзем дә аларга иярСп төштем Бәлки Таифә апа дәшкәндер, ул хәйләкәр кыз иде, минем хәлне дә белә иде. хәер, дәшмәсә дә. Һаҗәрне күргәч, иярмичә булдыра алмадым инде Төштек шулай, мин шунда ук боз өстенә кереп киттем ул тәмам ныгыган, зурларны да күтәрерлек нде Кызлар да әзрәк тапта нып тордылар да сакланып кына бозга бастылар Шуа-шуа гына киттек Мин кыюлык күрсәтергә теләп, алдан йөгереп барып шуып та китәм, ә алар кулларын җәеп, аумаска тырышып, вак вак кына шуышып ки ләләр Шулай бара торгач, шактый кнң Комачның аръягына да чыгып җиттек Кызарышкан идек,куанышкан идек миңа да бик күңелле иде Ни сәбәптер бу вакытта боз өстендә беркем дә юк. тик бераз ерактарак мин белмәгән бер малай үзе исаган «тимераякта» шуып маташа иде Малай буйгала миннән зур. яшькә дә олы булырга тиеш Без. бераз тын алгач, ки ре үзебезнең якка чыга башладык Шул чагында теге малай кулындагы таягын күтәреп, туп туры минем өскә җилләнеп килмәсенме?! Күрәм. усал ният белән килә бу. ә минем кулымда берни дә юк Шуннан мин тоттым да Hpia таба чаба башладым Барып җитсәм, каты жнргә басам, кулыма ташмы, таякмы да ала алам Малай чакта мин бик шәп йөгерә идем, берәүне дә уздырмый идем, бәлки хәзер дә аны җиткермәгән бу лыр идем (ул бит агачтан ясаган «Тимераякта»), ләкин бәхетсезлеккә каршы, ярга җиткәндә генә нәрсәгәдер сөртенеп, йөзтүбән барып та төштем Малай килеп тә җитте, кулындагы таягы белән минем тубыкка китереп тә сукты Минем сыным катты, хәтта тавышым да чыкмас булды тубыкның никадәр авырта торган җир икәнен fefcwtt иде! Ә кызлар алдында хурлыгы ни тора?' «Гашыйк» пычрак ярда аунап ятсын әле! Мин кызулык белән сикереп тормакчы да булган идем, ләкиы аяк ның яман авыртуына түзә алмыйча яңадан бөгелеп төштем Шул арада кызларым килеп җиттеләр Таифә апа юри генә кызгангандай «Егет, снңа ни булды?» лнп сорады, ә Гайшә апа белән Һаҗәр тукталып тормыйча көлә-көлә үтеп тә киттеләр Я. шәфкатьсезлек, түгелме бу? Күсәктәй малайның куып җитеп, таяк белән тубыкка сугуын күрделәр ич, күрделәр' Бәлки, минем куян шикелле качуымнан көлә торганнар дыр Чын малай эшемени ул качу бигрәк тә кызлар алдында' Әлбәттә, канга батканчы сугышырга кирәк булган, тагы да катырак кыйналырга, ичмасам, бу кадәр хурлыгы булмас иде
Әнә шундый тән һәм җан ярасы алган идем мин ул чакта Әмма адәм баласы әрсез, тиз оныта барсын да. яра да әкренләп төзәлә, тик
җөе генә торып кала. Боз өстендәге вакыйгадан сон бер-ике ел үтеп тә китте Без тагын шактый гына үстек. Мина инде 16 нчы яшь, егет булып барам Ә Һаҗәр чын туташ булып җитте. Аның миннән ике яшькә олырак булуын да белдем. Өлгергән туташка мәхәббәт тә аеруча көчәя икән. Дөрес, безнең ара әүвәлгечә ерак, әүвәлгечә салкын, ләкин хәзер без бер-беребезгә карата әдәп саклыйбыз, очрашканда исәнләшәбез, сирәк кенә сөйләшүдән дә качмыйбыз. Һаҗәр мине яратмавын электәге шикелле ачык күрсәтми һәм ачыктан-ачык кырын да тормый. Боларны ул ничектер эчкәрәк яшерде. Шулай да мин чын хәлне күреп торам, һа җәрдә өмитем юк диярлек, әмма аның турында хыялланырга яратам Гашыйкның бер үҗәтлеге бар — ул чигенә белми. Гашыйк ул — шыр тиле!
Хуш. кай тирәдәрәк йөри минем хыялларым? Хәер, башта менә нәрсәне әйтергә кирәктер, ахрысы мин инде язу-сызу белән чынлабрак мавыга башладым Почмакка куйган кечкенә өстәлем бар. өстәлдә бәләкәй генә өем китапларым тора, каршыдагы стенага уку китабыннан копировка аша күчереп алган Тукай белән Лермонтов рәсемен дә ябыштырып куйдым Көн дә шул өстәлемдә күпмедер утырган булам, аны-мойы сызга- лыйм. шигырь нишләптер чыкмый, ә хикәя-мазар язарга «мәүзугь» (тема) таба алмыйм. Әллә пьеса язып караргамы? . Театр куярга җыенсак, пьеса таба алмыйча йөдибез Шәп булыр иде барып чыкса! Көннәрдән бер көнне Дәүләкән коймаларында шәмәхә кара белән язылган афишалар Бәлдәй клубында фәлән-фәләневнең 5 пәрдәлек әсәре куелачак!. Ха. моңа хәтта Һаҗәрнең дә исе китәр иде Тик менә нәрсә хакында язарга? . Үзебезнең тирәдән бер нәрсә дә табылмый бит әле Әллә бул- маса. Англиядәге эшчеләр хәрәкәте турында язып караргамы?.. Тәк, тәк, гәзитәләрдә дә күп язалар андагы эшчеләрнең революцион көрәше турында Валлаһи дип әйтәм, мин шундый пьеса язарга тотынган да идем. Гәзитәләрдән инглиз исемнәрен чүпләп алдым, шул арны «катнашучылар» итеп тезеп чыктым һәм яңа биттән аларны «уйната» да башладым Ярый әле тиз айныдым мин бу эштән. Юк. егетләр, язучы буласы килгән кешенең бала чакта да ахмак булырга хакы юк!..
Тагын өстәп шуны да әйтәсем килә мин әүвәлгечә һаман китап укырга ярата идем Күбрәк иске әдәбиятны, чөнки яңасы бик аз табыла иде әле. Ул чактагы минем хыялларыма иске әдәбиятның турыдан-туры йогынтысы булгандыр, ахрысы Мәсәлән, мин өмитсез мәхәббәттән чахуткага сабышканмын, имеш. Мин үлем түшәгендә, көннәрем дә санау- лы гына калган Ә күршебездә Һаҗәрнең туен гөрләтеп үткәрәләр икән. Аны кызыл симез чырайлы бер таза егеткә бирәләр имеш Мин менә шул туйны — ишегалларыннан ишетелеп торган җыр-музыка тавышларын. егетләр-кызларның днаулап-шатланып көлүләрен ишетеп ятам Бик авыр. имеш, минем хәлем Ул да булмый, бер заман кын гыраулы пар атларда Һаҗәрне егет йортына алып китәләр. Шул чагында мин актык көчемне җыеп урынымнан торам да. ачык тәрәзәгә сөялеп, соңгы мәртәбә скрипкада бик моңлы бер көй уйныйм имеш!..
Очтылар «моңнар» фазага, җырлашып кызлар белән.
Мнн торып калдым, торып калдым күңел сызлау белән1 '
Әнә шундый төче, сентименталь, мәгънәсез хыял. Әлбәттә, каяндыр кергән инде ул миңа...
Егерме бишенче елны Казанга киткәч тә мин- Һаҗәр турында уйланудан туктамадым Казан минем дәрәҗәмне аның алдында күтәрергә тиеш иде. Дөрес, килгән елны ук миңа уку уасыйп булмады, китап магазинында курьер булып кына эшләргә туры килде Аның каравы «Безнең юл»да минем «Озын көй тыңлаганда» дигән беренче зәгыйфь кенә әйбе-
'Ш Бабич шигыреннән
™„.баСЫЛЫ" чыкты Әйбер зәгыйфь булса да. журнал узе бик ав ».« еТЛ* ИЛе ШУЛ, заманнын бөтен мәшһүр язучылары анын бит ләрендә басыла иде Менә мин дә шулар арасына кысылдым
Егерме алтынчы елнын жәендә мин яна чалбар, яна ботинкалар киеп. «Безнең юл»ны да үзем белән алып. Дәүләкәнгә ялга кайттым Бу вакытта шактый гына чибәрләнеп тә киткән идем, конгырт чәчлә- * рем дә ак маңгаема алкаланып төшеп тора иде Дәүләкәндә калган ип * тәш малайларым да. таныш кызларым да миңа, билгеле, шунда ук игъти- ; бар иттеләр, кызыксынып, сокланыбрак карадылар Как же. Казаннан 2 кайткан егет! Ә Казан ул елларда Дәүләкәннән бик еракта иДе
Кайткан көнне үк мин Борһан абзыйларга да кердем, һәммәсе бе ’ лән дә күрештем. һәМмәсе дә мине шаулап каршы алдылар һажәр дә Т миңа игътибар итмичә калмады - күреште, төбәлебрәк карады, хәтта л сөйкемле генә елмайды да
Шул чакларны искә төшерсәм, бәгырьне үкенү хисе телеп уза. - ходаем, нигә дим мин шул хәтле жебегән булдым икән?' Үземне иркен. 1 бәйсез тотасы урында, тагын элеккечә кызара, тотлыга башлыйм Гүя - мин, чәч җибәреп кайтсам да. һаман әле малайлыктан чыгып житмә х гәнмен Ачу китергеч хәл! Тагын иң гажәбе. һажәр алдында каушау f ничектер гадәткә керә язды, соңыннан башка кызлар алдында да мин еш кына югалып кала торган булдым Ә туташым яңадан салкын калыбына керде, горурөстен ул, хәтта Казан журналында минем исемем белән басылган «Озын көй» дә ана тәэсир итмәде бугай һәрхәлдә, укыды да, бер сүз әйтмич.» кире кайтарып бирде Әмма шунысына шө кер итәм, аның тирәсендә күп чуалмаска минем шулай да көчем житте Бик тиз бергә үскән, сагындырган дусларым арасына кереп киттем Без нең бергә иңләгән Димкәебез бар. аның киң тугайлары бар. тугайларын да камышлы күлләре бар ■ жаның теләгән кадәр чап. чум. уйна, ауна' Миңа. Казанның салкын кышын ике өч көнгә бер генә ягылган һәм юнь ләп яктыртылмаган ла ташландык йортында үткәргән, тәмам суырылып, агарып кайткан япь-яшь егеткә тагын ни кирәк?' Ул йорт турымда, жае чыкса, сүз булыр әле. ә хәзергә әйтәсе килгәнем шул минем үпкәлә рем элек тә бнк үк сәламәт түгел иде, язын үземне начар тоя башлап. Әбүбәкер абзыйга1 күренгәч, ул миңа туп туры әйтте «Энекәш, йөрмә монда. Дәүләкәнеңә кайт, саф һавада йөр. кояшта кызын, күбрәк сөт май аша. хәлеңнән килсә кымыз эч!» диде Димәк, мин әле сәламәтлегем турында да уйларга тиешмен икән. Әбүбәкер абзый киңәшләрен тоту Дәүләкән шартларында бнк жиңел иде ул елларда Барысы бар. барысы җитәрлек, һава да. ризык та саф. пакь, шифалы Сөт май үзебезнеке, яшь сарык ите көн дә базарга чыгып тора, ике көннең берендә Акколай дагы дус башкортыбыз бер чирек кымыз да ка'лдырып китә Юкка гына ул елларда Дим буена кымы<чылар агылып килми торганнар иде
Аннары минем белән бер вакытта Казаннан Фәхтелнслам белән Хәбибрахман да кайтканнар иде Уфадан кайтучылар да бар иде Дәү ләкәннең үз яшьләре дә күп. бик активлашып барган чаклары Клуб ка жыелу. спектакльләр кую. кичке уеннарга чыгу. Дим өстен яңгыра тын көймәләрдә йөрү болар гадәткә кергән күңел ачулар, ләкин мин алар хакында хәзергә сөйләп тормыйм чөнки бу күңел ачуларның бер сенәдә һажәр йөрми катнашмый иде (Бәлки атасы тыйгандыр, ә бәлки үзе теләмәгәндер ) Шул сәбәпле минем өчен ни якты хатирәләр белән бәйләнгән күмәк уеннарда аның урыны буш. бары тик күңелне әкрен генә сызландырып, каядыр эчтә генә ул саклана иде
Көз яңадан Казанга баргач, мин. ниһаять, укырга керә алдым Уку ул минем киләчәгем башка бүтән юл юк миңа Язучы булыр өчен дә
'Доктор Әбүбәкер Тсрегулок соңыннан профессор Безнең Картлыдан чыдман кеше (Ә |- )
уку зарури Аңлырак яшьләрнең барысы да хәзер укырга омтыла — Себердән. Уралдан, Донбасстан һәм тагын бик күп яклардан татар яшьләре агылып килә башладылар. Казан урамнары йөзләренә азрак аптырау да, кызыксыну да, куану да чыккан бик чуар киемле шул яшьләр белән тулды. Бездән күрмәле дигәндәй, бу көзне бер унлап Дәүләкән яшьләре дә Казанга килделәр. Кайсылары татрабфакка, кайсылары педагогия техникумына урнаштылар. Урнаша алмаганнары кире кайтып киттеләр Торып калганнары барысы да диярлек электән үк бергә укыган, бергә йөргән таныш егетләр һәм кызлар иде. Бары казак Усман дигәне генә ят егет, яшькә дә олы. үзен бик өстен тотарга да яратучы иде Кәкрерәк нечкә борнының ике ягында батып торган соры-салкын күзләре дә аның кешегә гел сынап, шикләнеп карыйлар төсле иде. Ул Сов- партшколага укырга керде. Калганнарыбыз исә якын авылдашлар сыйфатында еш кына очрашып, хәбәрләр уртаклашып, өйдән килгән күчтәнәчләребез белән дә сыйлашып тора идек.
Инде студентлар буларак без барыбыз да кышкы каникуллар вакытында тагын Дәүләкәнебезгә кайттык. Ике атна чамасы вакытны концертлар куеп, кунакларга йөрешеп бик күңелле генә уздырып җибәрдек. Менә шушы вакытта минем өчен фәүкылгадә бер вакыйга булды — гомеремдә беренче мәртәбә Һаҗәр белән кинога бардым. Бу «бәхеткә» мин күршебез Таифә апа аркасындй ирештем Билгеле, минем үтенүем буенча, ул башта Һаҗәрне үзләренә кич утырырга чакырган, аннары ничектер җайлап-көйләп кенә кинога барырга күндергән. Шулай итеп, без өчәүләшеп иске заманнан ук эшләп килгән «Томанныйга» киттек. Билетлар алып, залга кергәч, Һаҗәр уртага утырудан да баш тартмады. Картина, әлбәттә, хәтердә калмаган. Янымда гына «ул!» Маңгай күзе экранда булса да, күңел күзе бары тик аңарда гына!.. Билгеле, мин аның җиңенә кагылырга да җөрьәт итә алмадым. Шулай ук бернинди сөйләшү дә булмады. Бәлки, Таифә апаның янәшә генә утыруы да телне бәйләгәндер, хәер, бик игътибар белән кино караган кызга нәрсә генә әйтә алалың?!. •
Карап бетердек, салкын төнгә чыктык, шыгыр-шыгыр атлап, өйләргә ашыктык Өйләребез бер төштә, кайтып җиткәч урам уртасында туктадык, хуш. шуннан соң. шуннан соң кызларга хәерле йокы теләргә генә калды Ләкин хәерле йокы теләр алдыннан мин шулай да Һаҗәрдән сорадым:
— Һаҗәр, сезгә хат язарга ярыймы?
Ул әз генә көттереп һәм юри генә көлемсерәгән булып:
— Языгыз!— диде. »
Шуннаң соң инде кызларым үзләренә кереп киттеләр, ә мин капкабызга таба атладым. Өйгә керәсе килми иде, бераз рәш.әткәгә сөялеп тордым. Дәүләкән йоклый, тынлык һәм бушлык Минем күңелдә дә шулайрак. Нәрсә генә бирде миңа бу көтеп, теләп алган кинога бару?.. Бер генә өмит чаткысы да кабызмады шикелле ул миндә . Юк, әллә кабыздымы?.. Дөресен мин соңрак белдем: аз гына кабызган икән шул!..
Әйе, нәкъ шушы кечкенә өмит чаткысы кабынганга күрә дә мин Казанга китәр алдыннан, инәйне ризалатып, үзебездә яшьләр кичәсе уздырдым. Ул чакта залыбыз буш иде әле. . Төп максат, билгеле, Һаҗәрне чакыру, керерме-юкмы — бу минем өчен гаять мөһим иде. (Моны/ әлбәттә. Таифә апа аша гына эшләргә мөмкин иде.)
Әйтелгән көнне, дәшелгән сәгатьтә чакырылган кунакларым — унбишләп егетләр, кызлар — дәррәү генә килеп беттеләр Таифә апа белән Һаҗәр юк әле Мин борчылам, хәтта борчылуымны яшерә дә алмыйм Иң куркытканы тагын шул: менә сигез ел инде терәлеп торган күршеләр булып яшәсәк тә Һаҗәрнең безнең өйгә бер кайчан да, бер генә тапкыр да аяк атлап кергәне булмады. Сәер халык шулай да бу
Борһан абзый семьясы. Ә аңа хәзер озер сылтау; кергән җирем түгел, кермим вәссәлам'
Тышкы ишек тибендә аяк каккан тавышлар ишетелде Атылып чык сам Таифә апа. ә артында Һаҗәр басып тора' Рәхим генә нтә күрегез, туташлар' Әйдәгез әйдә, узыгыз-уз! Бик кета идек сезне . «Ка дерле кунак көттереп килә», ди Таифә апа. миңа күз кысып. Зарар юк, ♦ зарар юк, дим инде мин өтәләнеп. чынлап та шулай бит - өмитне бер 5 вакытта да ашыгып сүндерергә ярамый, егетләр?
Башта кунакларны инәйнең тәмле сыйлары белән чәй эчердек. аннары стена буена тезелешеп утырып, төрле уеннарга күчтек Танца = дигән нәрсәне белми идек әле ул чакта, әмма үзебезнең гади көйләрне 5 күмәкләшен җырларга бик ярата идек Безнең күп уеннарыбыз борынгы ♦ аулак өйләрдә туганнар, шуңа күрә аларны артык шауламыйча уты- х рып кына уйныйлар да Дөрес, без үскәндә инде яңа уеннар да туган х иде мәсәлән, кулга кул тотынышып, җырлый җырлый әйләнә торган = «римский папа» (исеме каян килгәндер, хода белсен!) яки менә укыганрак х яшьләр арасында бик модный булып киткән «мәхәббәт почтасы» Чын * булса, бу соңгысын шагыйрь Ченәкәй бастырып чыгарган, имеш. Моңа * ышанырга да була, чөнки төрле чәчәкләр исеменнән мәхәббәт сүзләрен * аңардан башка кем генә язып таратыр икән?!
Без дә уеннарның берсен дә калдырмадык, көлдек, шауладык, ләкин киртәдән чыкмадык әдәп-инсаф дигән нәрсә бездә бар иде әле Кыскасы, кичәбез күңелле матур гына узып бара, кунакларым шат. мин үзем дә бик шат. бигрәк тә Һаҗәргә каран сөенәм ул да берннн ди канәгатьсезлек сиздерми иде
Әмма шатлык тиз үтүчән. Бигрәк тә бөтен уең гел «берәү» тирә сеггдә генә әйләнсә, бер мизгел эчендә барысы да үзгәрергә мөмкин Чөнки синең кәефеңә беткәнче ул хуҗа
Соңгы уеннарның берсе иде шикелле Уенның исемен дә оныткан мын, ничек башланганын да хәтерләмим, бары тик үземә кагылган ка дәресе генб ташка чукып язгандай хәтердә калган Ул болай булды миңа кече якка чыгып торырга куштылар, аннары бераздан чакырып керттеләр Шул вакыт эчендә уенга катнашучылардан минем турыда сүз (фикер) җыйганнар Уенны алып баручы үткен кы» Маһирә миңа 1 шуларпы укый фикерләрнең яхшылары бар. бик үк яхшы булмаган нары да бар. ләкин күбесе көлке сүзләр мәсәлән. «Әмир төшендә кемне ешрак күрә икән?» яки «Әмирнең колаклары зур. күзләре кеч кенә, нидән ул алай?» кебекләр Минем бурыч үзем сайлап, шулар Г1ың берсен «ачу», ягъни кем язганын әйтеп бирү Әгәр дөрес әйтсәм мине аның янына утырталар, әйтмәсәм җәза бирәләр Күп очракта, билгеле, ялгышасың
Кайсын сайларга икән дип уйланып торганда тагын бер бик хик мәтлесе килеп чыкты кечкенә кәгазь кисәгенә «Мин Әмирханны яратам» дип язылган иде Монысы шунда ук минем уемны да. күңелемне дә бн ләп алды
Пә. кайсын сайладың3 дин сорый Маһнрә миннән
Соңгысын
Үзең дә сайлый беләсең икән, егет' Пә. кем язган сон аны?
Мнн ике дә уйлап тормыйча, ниндидер балаларча беркатлылык белән, тик аз гына каушый төшеп, тоттым да
Һаҗәр! дидем
Әйтүем дә булды, бөтенесе егылып көләргә дә тотындылар Тыела алмыйча озак итеп Үртәп тә. мыскыллап та. кызганып та көлү ндс бу Мин шул мизгелдә үк нинди зур ахмаклык эшләвемне сизеп алдым, әмма эш узган, исем йөрәктә генә сакланасы исем авыздан ычкынган иде инде Тиледән сорама үзе әйтер диләр Хәер, монда убыручыларның
кайсысы гына минем Һаҗәр белән саташуымны белми икән?! Ләкин аларның берсе дә мин үземне-үзем генә болай ахмакларча фаш итәрмен дип көтмәгән иде. әлбәттә, һәм мин алар алдында гүя шыр-ялангач калган бер хәлдә идем һәм бу хәлдән чыгар өчен миңа да кычкырып көләргә — юри көлкегә әйләндерергә кирәк иде дә бит, тик минем — сантыйның шуңа да тапкырлыгым җитмәде. Түгәрәк уртасында кая яшеренергә белмичә бераз таптанып тордым да, аннары уттай янып, кызарып тизрәк бер читкә китеп утырдым.
Ә «яратам»ны язучы., чукынмыш Таһир булып чыкты. Маһирә шуны әйткәч, егетләр, кызлар тагын бер «тәгәрәшеп» көлделәр. Бусы тагы да әшәкерәк булды Ичмасам, кызлардан берәрсе уйнап кына язган булса да мин бу хәтле үк оятка калмас идем.
. Башта Һаҗәр утырган якка карый да алмадым — сикереп торыр да дулап чыгып китәр дип курыктым. Тик бераздан сакланып кына күз төшерсәм, туташым кузгалырга уйламый да кебек, йөзе алсуланган, күзләре кысылган — башкалар белән бергә рәхәтләнеп көлгән булса кирәк. Минем көлкегә калуым аңа ошагандыр ахрысы, ә бәлки әле эченнән генә «шәп иттеләр!» дип кинәнеп тә куйгандыр. «Шул кирәк сиңа!»— дидем мин үз-үземә ачулы нәфрәт белән...
Әнә шулай төгәлләнде минем ниндидер өмитләр багълап уздырган «кызыклы» кичәм. Хәер, кунакларым өчен ул чынлап та кызыклы узды. Киткәндә бик канәгать булып, миңа да, Хәдичә абыстайга да (ннәйгә) рәхмәтләрен әйтә-әйтә таралыштылар Барсы белән бер үк вакытта Һаҗәр дә чыгып китте. Бу юлы мин. каршы алгандагы шикелле, аның тирәсендә бөтерелергә теләмәдем. Бер читтәрәк тик кенә торып калуны артыграк күрдем.
Зал бушап калгач, минем җанымны бер шик кимерә башлады: кызлар. егетләрнең кемнән, ни өчен бу хәтле көлүләрен инәй белмәде микән?.. Эчке якта утырса да монда кычкырып әйткән сүзләрне ул мотлакан, ишеткәндер инде Әмма ишеткәнен миңа сиздермәскә тырыша кебек — уйчан, сүзсез генә залны җыештырып йөргән була. Ә минем шигем аның саен көчәя генә бара — ишеткәндер, һичшиксез, ишеткәндер!.. Бик газаплы үтте минем ул төнем...
Әйе. кечкенә шатлык та кайчак зур булып тоела, зур газап та тора- бара кечкенә булып кала Үзгәрә, язгы-көзге һава шикелле үзгәрә гашыйклар кәефе... Тик соңыннан искә төшергәндә шатлыгы да, газабы да күңелдә бары үкенү хисе генә уята... Инде тынычланырга да вакыт түгелме икән?. Җиткәндер, ахрысы Аңгыра, селәгәй малай чактан ук башланган бу «гыйшык утында» яну сигез елга сузылды, әмма аның утыннан ник бер өмит чактысы кабынсын иде дә, ник бер җылылык җанга иңсен иде! Һаҗәрнең бер-ике тапкыр гына игътибар иткән булуы да бер үртәү, бер ымсындыру булып кына калды түгелме соң?! Юк. җиткәндер. ахрысы, җиткәндер. Вакытны заяга уздырырга ярамый. Миңа бит тиздән унсигез тула Миңа инде кызлар карыйлар, мин үзем дә кыз-ларга карыйм Буем-сыным, йөзем-битем кешенекеннән бер дә ким түгел Казанда укыйм, таныш-белешләрем арта бара, язучылар арасына да әкренләп кенә кереп барам — япь-яшь көе боларга ирешү, нигә азмыни ул?. Дөрес, кыюлык белән әрсезлек җитми-җитүен. ләкин бит үсә-өлгерә төшкәч, аларына да өйрәнербез. Хәзер менә нәкъ өйрәнә-өйрәнә тәҗрибә туплый торган чорга кердек бугай...
Кыскасы, мин үземдә Һаҗәрдән суыну сизә башлагандай булдым, һәрхәлдә, аңа өмит баглауның бикәрлеген инде аңладым шикелле. «Рөхсәт итүенә» карамастан хат та язмадым, чөнки ни генә, ничек кенә язсам да барыбер җавап булмаячак. Әйе. онытырга вакыт, онытырга!.. Башканы эзләргә, башканы табарга—тик күңелдә бушлык кына туа күрмәсен! Әмма бөтен бәла шунда ки. мин бит ел саен Һаҗәрләр күршесенә кайтам, алдан ук аның белән очрашасымны, күрешәсемне белеп кайтам... һәм. билгеле инде, бөтенесе дә яңадан йөрәктә яңара.
Егерме җиденче елның җәендә, укуларны бетергәч, без яшьләр тагын үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайттык Бу инде июнь ахырлары бул гандыр Гадәттәгечә, якын күршеләребез Бибикамал апаларга һәм Бор һан абзыйларга кереп, күрешеп чыктым Һаҗәрне күрмәдем - Хәйретдин җизниләргә киткән иде. диделәр Бер атна чамасы вакыт узды, ә минем ♦ аны һаман күреп сөйләшә алганым юк әле. Сылтаусыз керергә кыен- = сынам, ул бит инде егерме яшьлек туташ, миңа хӘзер әдәп кагыйдәсен £ сакларга туры килә Әлбәттә, без очрашмыйча калмабыз, күрешербез. * сөйләшербез дә. тик менә ничегрәк каршы алыр икән ул мине, ничег-= рәк үзен тотар икән бик мөһим бу минем өчен Мин дә бит хәзер баш- = ка' һәр җәһәттән. •
.Ә матур иртәләрнең берсендә, булачак очрашу турында әнә шулай = хыялланып яткан чакта каршыбыздагы Габдрахман кереп, сөенче әйт- i кәйдәй, авызын ерып, миңа хәбәрне салды
Беләсеңме, синең Һаҗәреңне бер егет алып киткән бит
Мн|/ ирексездән сискәндем, ләкин
Юкны, лыгырдама* дидем, ничектер уйламастан гына Ышанмасаң. әнә. энеләреннән сора*
Койма аша гына торабыз, ал^ап китсәләр, кыңгырау тавышла рын мин дә ишетер идем, дигән булам, акылга сыймас бу хәбәрне уенга борырга теләп Ә ГабдраХман күзләрен хәйләкәр генә кысып, отыры мине үртәгәндәй.
Атлар җиктереп торырга вакытлары булмаган шул. ли Кечкенә төенчеген алган да шыпырт кына чыгып сьпган Һаҗәрең* Юк, әллә нәрсә бу. шайтан алгыры* Габдрахманны белам мин. кеше үртәргә, ялган сөйләргә аңа гына куш! Әмма Әмма бу юлы ялганламый кебек, явы»’
Ни сөйлисең син черки* дим мин кашларымны җимереп Белгәнемне сөйлим Ялганласам, баскан урынымда җир йотсын* Мин сикереп тора яздым, ләкин тыелып калдым Ниһаять, ышан дым мин тындым Дөньяда булмый торган эшмени ул?!
Габдрахманның әйткәннәре дөрес булып чыкты Һаҗәр кичә кәнә көндез әтисенә дә. үги әнисенә дә әйтмичә генә бер егеткә ияреп кит кән дә барган Станциядә ахирәтләреннән кемдер аларны озатып та калган, имеш .
Бу эшнең ничек булганын төпченеп сорашу минем өчен бик уңай сыз иде (Ничек тә сер сынатмаска кирәк иде миңа » Шулай да әкрен ләп кайбер нәрсәләрне белдем ияртеп китүчесе ok-лактан килеп чыккан Низам исемле бер егет, имеш Борһан абзый күршесе Арыслангәрәй агай ларда күпмедер вакыт кымыз да эчеп торган Һаҗәр белән танышып кигүе шул чакта булгандыр, ахрысы
Хуш. ярын, исемнәре Низам да булсын ди. ә ниндирәк кеше икән соң ул егет? Белгәнрәк кешеләрнең әйтүләренә караганда, ул имеш гади авыл гыйбаты гына түгел, утырган, чарланган һәм күпмедер укыган да егет янәсе, ж тәненә. Ьклакнын беренче комсомолларыннан ди. ннн дидер әйбәт кенә урында эшли дә икән (Ыслак волость үзәге иде ) Боларнын күлмесе дөрестер, әмма шомарган егет булса кирәк. Һаҗәр кебек һавалы кызны үзенә карата белгән Ләкин һавалы кызмы сон Һаҗәр? Беренче очраган егеткә тагыл да кит. имеш, канда монда кы» лар горурлыгы?* Хәер, белмим, аптырап кына әйтүем, гайбәтенә керәсем килми Ж,аны теләгән җылан ите ашаган диләр, хәерле булсын* Хуш. инде нишләргә мина, утырып бер җыларга, што ли? Юк. булмый, ярамый Яшерә алмыйм, өмитләрнең бодай кинәт кенә өзелүе күңел л.»рне бик әчеттерде әчеттерүен (сигез ел буена саклап килгән өмитләр иде бит), әмма ант итеп әйтә алам артык гамь хәсрәт чикмәдем мин Күрәсең көтеп алган хәсрәт булгандыр
Гажәп, Дәүләкәннең үзендә һажәр кебек чибәр кызга кеше табылмаган Югыйсә, йорт саен диярлек мыек чыгарган егетләр бар Бәлки Һаҗәрнең скупец» кызы булуы аларны куркыбрак торырга мәжбүр иткәндер. Мәсьәләнең бу ягына хәзер бик игътибар итә башладылар Ә Ыслак егете әнә бер дә куркып тормаган. Беләм мин ул Ыслакны! Әлшәйдән ары. Корсак буенда утырган (Корсак — кечкенә елга исеме) бишме-алтымы мәчетле бик зур мишәр авылы Базарында да, җыенын да да булганым бар Мәгълүм ки, зур авылның халкы гадәттә бик чуар була Андый авылларда исемле байлар, мулла-мутагайлар, фанатик картлар белән беррәттән. ата дәһриләр дә, жете коммунистлар да, чая комсомоллар да күп табыла Низам иптәш тә әнә шундыйларның берсе булса кирәк. Югыйсә, Дәүләкәнгә килеп, «купич» кызын сорамыйча гына алып китәргә батырчылыгы житмәс иде.
Шулай итеп, Дәүләкәнебездә бер кыз кимеде Ләкин моңа әллә ни зур әһәмият бирмәделәр шикелле, азрак тел кайрадылар да тындылар Бездә яшьләр болай да житәрлек, жәйнең матур чаклары, йөрүләр, күңел ачулар көн саен диярлек булып тора Мин дә шулар арасында, шул ваемсыз хәят эчендә, бер уеннан, бер тамашадан калмыйм, әмма шулай да кара-калын толымлы «күрше кызы» минем күңелемдә тынып бетмәгән, ләкин әкрен генә ераклаша барган жыр шикелле һаман саклана иде әле
..Тиз узды шау-шулы көннәр, жәй дә үтте, китәр вакытлар да житте ' Тавыш-тынсыз гына аккан Дим белән хушлаштым, тып-тын айлы төн белән хушлаштым, инде яңадан терелмәс хыялым белән дә хушлаштым..
Казанга кайткач, минем башка бүтән гамьнәр төште. Хәлләр тиз үзгәреп тора бу заманда Миңа укуны калдырып, Донбасс якларына китеп барырга туры, килде (сәбәбен — соңыннан). Шуннан соң шактый еллар узды, күп нәрсәләр баштан кичте, ә һажәр әкренләп һаман ераклашты ераклашты, әмма бөтенләй үк онытылып бетмәде — кеч-кенә бер төер сыман күңелнең ниндидер яшерен бер җирендә сакланып ята бирде Хәбәрем юк. кайда икәнен дә белмим, тик әллә нидә бер искә төшергәлим. Ләкин шулай да каяндыр, кемнәндер колакка кайбер хәбәрләр килеп керде: һажәрләр күптән Кырымда торалар, ире аның — Низам иптәш — шундагы органнарда эшли икән. Димәк тормышлары көйләнгән булырга тиеш.
1972 елны, ягъни кырык биш елдан соң мин һажәрне күрдем Бу вакытта алар Ессентукида торалар иде — мин моны белә идем Өч тапкыр Кисловодскида булдым Икенче баруымда һажәрнең Казанда торучы жизнәсе Хәйретдин абзыйдан Низам Вәлиуллинның адресын алып киттем Ләкин Кисловодскига соңгы баруымда гына, кайтып китәр алдыннан, мин аларны шул адрес белән эзләп таптым Акка буялган бер катлы, өч тәрәзәле таш йортның капкасыннан барып кердем Керүгә үк җыйнак кына җимеш бакчасы, шул бакчага чыккан өй баскычы һәм шул баскычта Һаҗәр үзе .. Мин аны күрүгә таныдым Ихтимал, белеп килгәнгә күрәдер бу, ләкин шулай да 65 яшьлек карчыкның һажәр икәнлеген танып булырлык иде Буе-сыны да, йөзе белән кечерәк күзләре дә аның кыз чагын яхшы ук хәтерләтә иде. Мин аңа «Һаҗәр!» дип дәштем һәм таныйсызмы дип сорадым Ул миңа аптырабрак. сүзсез генә беравык карап торды, бәлки кем икәнлегемне әзрәк чамалагандыр да, ләкин катгый рәвештә, юк, танымыйм, диде. Мин исемемне әйттем Шуннан соң ул чынлап гаҗәпләнде, ирексездән әкрен генә «ходаем!» дип тә куйды, ничектер каушый да төште, йөзенә бераз гына куанычлы елмаю да чыкты: «Сез, диде, ничек болай, диде, кайдан әйдә, узыгыз!.— диде, һәм шунда ук артына борылып, өй эченә: — Низам, чык әле, безгә менә кем килде!»— дип кычкырды, әмма ни өчендер исемемне әйтмәде.
Өйлән искерәк күлмәк, таушалган чалбардан гына, буйга миннән кай- тышрак һәм юанрак кеше чыкты Бу инде мина бик күптән таныш Ыслак «егете» Низам үзе иде. әмма менә болан якыннан каршымда күрүем гомеремдә беренче тапкыр гына' Ул да мине гомерендә беренче тапкыр гына күрә, ләкин минем кем булуым турында бөтенләй хәбәрсез ♦ иде бугай Һаҗәр дә безне нигәдер таныштырмады Шуна күрә минем = үземә кем булуымны, кайдан килүемне, Һаҗәр ханымны бала чактан = ук белүемне әйтеп бирергә туры килде Ул моны бик хуплап каршы “ алды һәм бик әйбәтләп минем белән күреште Эчемнән генә тагын = уйлап куйдым ахрысы, бер нәрсә дә белми торгандыр бу абзый кеше? g
Өйгә кердек, утырыштык Өйдә тагын бер яшь хатын бар иде • бу Һаҗәрнең Ленинградтан кайткан кызы икән Анын кулында япон - балаларына охшаган ике яшьлек чамасы бик сөйкемле кара гына кы = зы да бар иде Утырышкач, алар миннән кайчан килүемне, кайда ял “ итүемне, тагын күпме торасымны сораштылар Шуннан сон Һаҗәр торып _ ук китте (күп булса, бер биш минут утыргандыр) без Низам белән < икәү генә калдык &
Мин бөтен «тарихны» белгәнгә күрә. ана. билгеле, бик кызыксынып J карыйм, ләкин анын егет чагын бер дә күз аллыма китерә алмыйм * Ул бик үзгәргән булырга тиеш Хәзерге кыяфәте исә шәптән түгел бик тузган, таушалган кешенекенә охшаган (Ахрысы, эчкәндер дә Бу хакта ишеткәнем дә бар нде ) Битен муенын җыерчык басып бетергән. чәчләре күптән сирәгәеп, агарып беткән, куе кашлары чуалып, асылынып төшкән. Әмма тузган кыяфәтле булуына карамастан, ул шактый тере, җегәрле күренә нде Аннары сүзгә бнк юмарт икән Беренче генә күрешүебез бит. ләкин шулай да мине якташы итепме, әллә моннан кырык биш ел элек һажәрнен «күршесе» булганга күрәме, үзләренең бөтен тарихларын мина сөйләде дә чыкты
Әйе. алар сугышка чаклы Кырымда торганнар Ул, Низам Валиуллин, комсомолдан алып пенсиягә чыкканчы гел органнарда эшләгән (Ләкин кайсында эшләгәндер үзе әйтмәде, ә мин сорамадым ) Су гыш башлангач, Һаҗәрне ике баласы белән тиз генә туган авылы Ыслакка илтеп куйган Шунда ук кире Кырымга кайткан һәм мондагы партизаннар отрядының командиры булып, немецларга каршы сугышкан Немецларның теңкәсенә бик нык тигән булса кирәк, алар анын башы өчен ун мең марка акча да вәгъдә иткәннәр Шулай да фашистлар кулына эләкмәгән Кырымны азат иткәч, яңадан үз эшенә кайткан, ләкин соңыннан ү зе ь» бу җирләрдә торып кала алмаган Шуннан сон Башкортстанга кайткан, ләкин анда озак төпләнеп тора алмаган, яна дан бу тарафларга күчерүне сораган Шулай итеп. начальство боерыгы белән Ессентуки!а килеп урнашкан Ана шушы аерым йортны биргән нәр Тагын органнарда күпмедер эшләп, ахырда пенсиягә чыккан Хә зергс вакытта бакча карап, чәчәкләр үстерт. карчыгы белән тыныч кы на яшәп ята Хезмәте, әлбәттә, җиңел булмаган, ләкин тормышы әйбәт тәэмин ителгән булса кирәк, һәрхәлдә, «күршем» Һаҗәргә таш кой ма эчендә утыргандай, газап һәм нужа кичерергә туры килмәгән шу лай аңладым мин һәм эчемнән генә уйлап куйдым әгәр язмыш аны минем белән бәйләгән булса, «лаеш шулпасын» ана шактый ук эчәргә туры килгән булыр иде.
Хуҗа сөйләгән арада. Һаҗәр чәй өлгертте, табын әзерләде Ул Һаман ү< .шләрз белән йеренеп горды Гүя кдап ячеи генә кйлвя утыра да бер ике минуттан тагын торып китә Хозяйка кешенең эше бетә мени дидем мин баштарак, аннары ирексездән бу аның элеккечә чит ләшергә. һавалыгын күрсәтергә тырышуы түзелме икән дип тә уйлап куйдым Балки. ялгыша да торганмындыр, ләкнн сүзгә бер дә катнаш мавы миндәге каядыр сакланып яткан шнкне уятырга җитә калды Инде чынлап та читләшүе булса, бх бу бнк гаҗәп, әлбәттә Ул борын
гы Һаҗәр түгел, мин борынгы «Әмир» түгел — без шулкадәр ераклашканбыз ки. яшьлектә булган хәлләргә инде ышануы да читен. Ләкин бит без бер туфракта күршеләр булып үстек — моны онытырга, монын белән исәпләшмәскә мөмкин микәнни?! Хәер, кеше күңелен кара урман диләр. аның караңгы почмакларында ниләр генә ятмый торгандыр!
Чәйгә утырышкач. Һаҗәрнең теле шулай да бераз ачылды Ул сирәк кенә булса да Уфага кайткалый икән (Дәүләкәнгә кайтканым юк диде ) Минем турыда да брвтларыннан әзрәк ишеткәләгән. Мәсәлән, минем язучы булып китүемне белә икән. «Сез бит яшьтән үк язгалый идегез шикелле»,— диде ул миңа. Әнә шулай уйламастан гына минем яшьлеккә кагылып алды Ләкин тизрәк башка сүзгә күчте. Гаиләм, балаларым турында бераз сорашты Сүз ахырында мин яңадан әдәбиятка күчеп, сез кыз чагыгызда укырга ярата идегез, мин сезгә китап ташый идем, дидем Ул көлемсерәп кенә. «Онытмагансыз икән әле»,— дип куйды «Ә хәзер ничек? » «Вакыт булганда хәзер дә укырга тырышам»,— диде. Билгеле, русча гына укый икән, татар китапларыннан күптән аерылган Кайткач, берәр китабымны сезгә җибәрермен, дидем мин аңа Ул моңа каршы ризалыгын белдергәндәй башын кагып «рәхмәт» дип куйды.
. Чәйдән соң мин кузгалдым, алар мине озата чыктылар Әзрәк бакчаларын да күреп китәсем килде. Роза чәчәкләре монда күп иде һәм бик эреләр, бик матурлар иде алар. Минем сокланганны күреп. Низам иптәш: «Әллә бер-ике төбен биреп җибәримме?»—диде «Белмим шул, дидем мин, кайтып җиткәнче кормаслар микән?» «.. Тамырларын юеш чүпрәккә төреп тотсагыз, берни булмый». — диде Низам, һәм тиз гейә ике төп розаны казып та алды, юеш чүпрәккә әйбәтләп төреп тә бирде «Рәхмәт, сезнең истәлек булыр»,— дидем мин аларга Чыгып киткәндә баш иел Һаҗәрнең кулын кыстым, ә Низам мине вокзалга кадәр озата барырга булды. Юл өстендә винолар сата торган бер подвал очрады, мин юлдашымны шунда кереп чыгарга чакырдым, ул берсүзсез риза булды, һәм без подвалга төшеп, берәр стакан кызыл вино да эчеп чыктык. Кыскасы. Низам иптәш белән безнең «борчак пеште». Ике көннән инде мин Казанга да кайтып китәргә тиеш идем
Әнә шулай узды минем кырык биш елдан соң Һаҗәрнең үзен дә. ире Низамны да беренче һәм соңгы мәртәбә күрүем Аннан соң менә тагын унбер ел узып кигте Ләкин хәзер монда язганнарым барысы да дөрес, нәкъ булганча, чөнки мин шул чакта ук аларга баруымны блокнотыма кыскача гына язып куйган идем. Иң ахырында мондый сүзләр дә бар «Шунысы гаҗәп, минем күңелдә бер нәрсә дә уянмады, барысы да күптән сүнеп беткән икән» Әнә шулай язып куйганмын мин Һаҗәрне күреп кайткан көнне үк Димәк, бу дөрес, димәк, Һаҗәргә карата бала чакта ук туган мәхәббәт хисе миндә инде әллә кайчан сүнгән. беткән, онытылган Барып күрүләрем тик шуны белү өчен генә булган икән!..
Казанга кайткач, озакка сузмыйча, мин Һаҗәр исеменә татар һәм рус телендә ике китабымны җибәрдем, әмма Һаҗәрнең үзеннән «алдым, рәхмәт» дигән хәбәр килмәде Саклап алып кайткан розаларым да, үземчә яхшылап утыртуыма карамастан, тамырлана алмадылар Язга чыккач та кордылар
..Еллар узып, дөньяны да таный башлагач, мин ирексездән уйлап куя идем Һаҗәр теге чакта Ыслак егетенә ияреп китеп, дөрес эшләгән бит!.. Аңа бит инде башка юл юк, калмаган. Егермегә җитеп килгән кыз үзенең киләчәге турында ничек уйламасын да борчылмасын ди?! Атасы Борһан абзыйның сәүдә эшләре, бүген булмаса иртәгә сүтелергә. бетәргә тора Алда нинди язмыш көтә билгесез. Мондый хәлләрдә
купец кызларының аңлырак. җитезрәкләре ышанычлы кетһеләргә сыеналар икән, моңа бер дә гаҗәпләнергә туры килми Булды андый эш ләр . Гражданнар сугышы вакытында мулла яки бай кызларын командир һәм комиссарлар да ияртеп киткәләделәр (хәтерлисездер. Борһан абзыйның зур кызы Заһирә апаны да 1918 елны бер кызыл гаскәри алып * киткән иде), соңыннын нэп елларында шундый ук «чит» кызларны = күренеклерәк урын тоткан совет работникларының хатынлыкка алуы = мәгълүм Бу нәрсә, билгеле булганча, безнең әдәбиятта да чагылмыйча “ калмады
Әгәр дә Һаҗәр үзенең Низамын яраткан да булса (әлбәттә, бөтен- = ләй яратмыйча кушылмагандыр инде), димәк, ул аңа тагылып китеп * бик дөрес эшләгән ир канаты астына кергән, гаилә корган, тормы = шын тәэмин иткән Билгеле, аңа шул гына кирәк тә булгандыр *
Инде бер генә минутка фараз кылыйк һажәр минем яратуыма Z ышанып, шул чакта миңа чыгарга риза булды, ди. Ә мин аны тизрәк _ үземә алдым, ди Моның ахыры ни булыр иде икән? Менә шуны уй < лыйм уйлыйм да ихтыярсыздан калтыранып куям Бик зур бәхетсез- £ леккә дучар булыр идек шикелле Ип элек мин аңардан яшьрәк, укып = маташкан чагым, хатын асрарлык’урыным да. рәтем дә юк Аннары f иң хәвефлесе мин үзем дә чыгыш ягыннан Һаҗәрнең ише диярлек, ә ул чактагы шартларда бу инде җанны бик борчый торган мәсьәлә иде Хәтта укуымны бетерә алуым да икеле иде Кыскасы, юлым да әле ачык түгел, киләчәгем дә хәзергә билгесез Менә шундый хәлләрдә мәхәббәт хакына өйләнеп кара инде?’
Ярый, иллә чыпчык үлми дигәннәр без дә нужа ләмк.кеи иңебезгә киеп, дөньябызны ничек тә сөйрәгән булыр идек әле Әмма эш бары тырыша тырманы яшәп маташуда гынамыни? Бергә тора алу өчен ипи су белән бер үк дәрәҗәдә мәхәббәт тә кирәк түгелме сон-* Чын бәхет бары шунда гына ич! Билгеле, мин үземнең мәхәббәтем.» ыша на алам Малай чактан ук бөреләнгән бу серле хис егет булып җиткән ча гымда инде чын мәхәббәткә әйләнгән иде Ул әлбәттә сүрелмәскә һәм сүнмәскә тиеш' Ә Һаҗәрдә ничегрәк сон? Ул да бит яшь кенә кыз чагыннан ук мине яратмыйча, миңа карамыйча үсте Инде уй i.in кара гыз. ниндидер сәбәпләр аркасында минем белән кушылырга мәҗбүр кыз дан элек булмаган мәхәббәтне хәзер көтеп булачакмы1 Әлбәттә юк яки бик тә шикле Асылда ул болай булачак мин аны яратачакмын ә ул мине ярата алмыйча интегәчәк Я монардам да зур бәхетсезлек булырга мөмиинме?! Бу биг гомерлек газап, гомерең буена сы манып-сызып яшәү дигән сү з1' Мин ү зем моның нәрсә икәнен бик яхшы бел »м һәм Һаҗәрнең лә мондый хәлгә дучар булмавына ирексездән сөенәм
Хәер мәхәббәттән башка да торып була бу дөньяда Балалар ха кына, туганнар хакына, сү з гайбәттән куркып һәм тагын бик күп сәбәпләр аркасында тора кешеләр Бигрәк тә хатын кыз чыдам, хатын кыз түзә гомеркәемне утларга салдым, дип яшерен генә яшьләрен түксә дә тора ул үзенең хатынлык на зифасын үтәп Әмма күпме сабырлыклар кирәк моның өчен!
Ә миңа игә күк томаннар артында торып калган ерактагы, бик ерактагы әнә шул бәхетсез мәхәббәтем нигәдер бик кадерле Б.сзки ул тиш астыннан чыккан яшь үлән шикелле саф мәхәббәтем мине гед ге нә хыял дөньясына китеп яшәргә, шуннан үземә ләззәт юаныч табарга өйрәткәндер, бәлки ул мине Дим буйлары өстендәге айлы кичләрнең тирән ТЫНЛЫГЫН ишетергә өйрәткәндер бәлки ул мине җирдәге һәм судагы барча җан ияләренә миһербанлы булырга өйрәткәндер Мәхәббәтнең кодрәте чнксез аның хәтта караңгы чырае алдында да сәҗ дәгә егылырга ярый'
Уза гомерләр, у UI Инде Низам та. Һаҗәр лә бу дөньяда юклар Сугыштан соң Хәбибрахман мәрхүм (әйе. ул да мәрхүм) Дәүләкәигә
бер кайтуында Һаҗәрнең кечкенә фотосын каяндыр табып миңа китергән иде. Кемнеңдер кулына төштеме ул фото, күпме эзләп тә таба алганым юк. Ярый әле хәтер бар, хәтер саклый барысын да — нечкә кашлы ак йөзен дә, кара-калын толымнарын да!
Миңа тагын чигенергә туры килә. Казанга китәр алдыннан Дәүлә- кәндә үткәргән соңгы елым турында язмыйча үтү мөмкин түгел — шактый күп вакыйгаларны эченә ала ул соңгы елым... Минем «сәхифәләрем» бер-берсенә ялганып барырга тиеш.
Иң элек үз хәлебез турында. Атайның эшләрен шәптән димәс идем. Йөри, чаба, ансын ала, монысын сата, ләкин бер дә күтәрелеп китә алмый. Самарага йөрүен дә ташлады, чөнки иске кием-салым үтми башлады. Бетте, кеше хәзер яңасын кияргә тырыша Ә атай еш кына сума юк дип зарлана. Димәк, зуррак сәүдәгә аның үз көче генә җитми. Берәр кеше белән кушылып, уртак эш башларга да уйлана иде шикелле...
1924 елның җәендә Стәрлетамактан Муса Хәбиров дигән кеше яшь хатыны белән бергә Дәүләкәнгә килде. Алар безгә фатир керделәр һәм өебезнең зал ягында тора башладылар. Без инде йортны сатып алган көннән диярлек зал якка кеше кертә башлаган идек (Билгеле, акчасы килсен өчен.) Семьябыз бәләкәй булгач, өйнең эчке башы да безгә җитә иде. Фатирчылар китеп, зал як күпмедер вакыт бушап торганда, без-үзебез дә иркенләп бер торып кала идек.
Әйткәнемчә, Муса абзый Хәбиров кара айгыр җиккән яхшы тарантаска яшь хатынын утыртып, безгә килеп керде. Аның шул кара айгыры белән яхшы тарантасыннан башка бүтән нәрсәсе юк та иде. Кием- салымнары, ястык-мендәрләре исәпкә керми, ә калганы — мәсәлән, өй җиһазы — барсы да бездән иде.
Муса абзый Эстәрле мулласының улы икән. Яхшы ук укымышлы булырга тиеш. Әрмәнгәрәк охшаган зур күзле, озын борынлы кара кеше, тик буй-сын гына әрмәннеке түгел — юанрак та, аяклары да кәкрерәк... Ә менә яшь хатыны Зәйнәп апа иреннән калкурак.бик зифа да һәм бик чибәр дә иде; чем кара чәч, сызылып киткән кара каш, тулы гына шома битенең ике ягы да чокыраеп тора һәм шушы нәни чокырчыклар аны аеруча ягымлы-мөлаем итеп күрсәтә дә иде. Шуның өстенә ул гаҗәп шат табигатьле, көләргә дә, сөйләргә дә яратучан алчак бер хатын да иде. (Иренең нәкъ киресе.) Мандолинада чибәр генә уйный иде.
Ул Троицк кызы икән. Алдынгы сәүдәгәр гаиләсендә үскән булса кирәк. Кыз чагын исенә төшереп сөйләгәне хәтеремдә. — Без кышкы салкын кичләрдә,— дип сөйләгән иде ул,— бөтен гаиләбез белән зур залдагы түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып, яшел абажурлы, асылмалы лампа яктысында һәр кайсыбыз нәрсә дә булса укып утыра идек. Әтием гадәттә «Вакыт» яки «Шура»ны. укый торган иде, энеләрем «Ак юл»ны карый, ә мин «Аң» белән «С,өембикә»не укырга ярата идем. Безгә шу- ларнын барысы да килә иде. Әтием бик һәвәс иде укырга. Әнә шулай үткәрә идек без кышкы озын кичләрне...
һәм шушы татар әдәбиятын укып үскән, татарча бик матур сөйли белгән, музыкага да сәләте булган туташны Муса абзый Троицкига барып, никахлап алган, Эстәрлегә әтисе йортына килен итеп алып кайткан, аннары, озак та тормыйча, ни өчендер Эстәрледән Дәүләкәнгә китергән. Безгә фатирга килеп керүләре кем аркасында булгандыр инде, мин үсмер малай башым белән моны үзем өчен яхшыга юрадым. Зәйнәп апа кебек чибәр, ачык, мөлаем, мәдәниятле яшь кенә хатынның ниндидер бер якты, матур эзе күңелләрдә калырга тиеш иде. Ул еш кына безнең якка чыгып, инәй белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Шул чакта мин аңа. барлыгымны да сиздермәскә тырышкандай, читтән генә карап утыра идем. Ә ул Троицк каласы, аның кызлары, егетләре, андагы
тормышлары турында мавыгып сөйли иде. аннары сагынуларын аңлатасы килгәндәй, башын кырын сала биреп, мандолинада уйнап җибәрә иде. (Ихтимал, шушы ишетүләр нәтиҗәсендәдер инде, минем күңелдә Троицк каласына гомерлек бер мәхәбб.г тә уянып калды Әмма кайчан дыр татар халкының шактый гына күренекле мәдәни бер учагы бул ф ган даладагы бу каланың үзендә кызганычка каршы, мина булырга - туры килмәде. Бары Куандыкка барышлый вагон тәрәзәсеннән генә * карап узарга насыйп булды ) 5
Кышка кергәч, озын төннәрнең берсендә, Зәйнәп апа бездә берен- 2 че бәбиен тапты Берничә көн без аны күрмн тордык, тик бала тавышын = гына ишеткәли идек Өч ме-д үртме Көн узгач, бәбиен күтәреп. безнең якка да чыкты Апабыз бер i. узгәрмәт >Н тиярлек, ШУНДЫЙ ук шат. _ мөлаем, сүзчән, тик беркадәр агара гына төшкән иде Ииәй аларга бә- ж бине котлап ит бәлеше пешереп керн* Һәм чиккән башлы озын бер 5 'сөлге дә бирде
Хуш. Муса абзыйга да эш кирәк бнт әле. гаиләсен асрарга кирәк, х Ләкин Дәүләкән кебек кечкенә җирдә яп табулары бик читен иде Озак * та тормый ул үзенең кара айгырын тарантисы ние белән сатып җибәрде “ Шуннан соң минем атакай белән әйбәтләп сөйләшә. мәслихәтләшә тор- х гач. алар үзара килешеп, «аллага тапшырып», «яңа «эш» башлап җи- * бәрергә булдылар көзгә табан базар мәйданыңда такта кибет (ларек) ачып, бакалея әйберләре белән сату итәргә тотындылар Товарлары чәй-шикәр, өрек йөзем кәнфит лан тарин прәннек клиндер, тагын шуның кебек азык нәрсәләре ндз (Азарны оптом татучылардан алалар иде бугай) Алмаш сату итәләр ярты көн Муса абзый кибеттә торса, калган ярты көнне атакай торып у тдыр.т Икс арада, әлбәттә, тулы ышаныч, һәр көннең сатуын махсус кенәт.н > теркәп баралар Ай тулгач, йомгак ясыйлар да. файдага чыккан акчаның күпмесендер тигез итеп бүлешәләр Ләкин сатулары шәп бара дин әйтмәс идем Базарда алар ныкы шикелле лареклар аз түгел ңдс. аннары бакалея белән сату итүче зур-зур кибетләр дә бар халык та күбрәк шуларга кереп, ашыкмыйча сатулашып алырга ярага (ә ларектан ашыккан кеше генә ярты кадак, чирек кадак нәрсә эләктереп китә) Кызкны. безнекеләр бәләкәй генә такта куыш эчендә таптанып, салкын ..............................................................................ы ничек җитте алай үткәзеп
җибәрделәр дә. язга чыккач, сәүдәне бетерертә. кибетне ябарга булды лар Бу сәүдә аларга көткән нәтиҗәне бирмәде, шуның өстенә шактый зур налог та китереп саллылар Аеруча Муса абзый «эшне» тизрәк очлап бетерүне ашыктырды аның инде < .«үләне генә түгел. Дәүләкәнне дә ташлап китәсе килә нд< Калдык постык товарларын сатып бетерде ләр, налогларын кертеп түләделәр ШУЛӘН игеп кечкенә генә бер «шир кәт» нэпның башыннан ук диярлек яшәүдән туктады Ьу «ширкәт>тән минем атакай тагы да зәгыйфыәнебрәк чыкты шикелле, чөнки шуннан соң инде ул патент алып сату итүдән туктады. Ә Муса абзый җәйгә чыккач та хатыны белән баласын алып Ташкент тарафларына китте дә барды Әнә шулай бөлгән яки үзенә эш эзләт ән татарларның Урта Азия гә китүләре 1925 елдан ук башланды дияргә ярый
Инде мина да киләчәгем турын та уйл.птырга вакыт иде Унбишем тулды бит Бәлки иртәрәктер i >> Юк. бер дә нртә түгел, нәкъ менә уйланыр чак Дөрес күн нәрсәне белү дә. аңлау да ток әле. әмма сизенү бик көчле Нәрсә көтә бс знең нш< тирне .1 зла? заман ү зе мәҗбүр итә нпт. яшь кенә башларны шул хлктә \ шапырта Бу нит дигән нәрсә бик гөрләп башланса да Һ »м < « ► - • сбек тоелса ла нкг-өч ел
дан ук инде аның кыска гомер < чамаларга мөмкин иде
Баштарак, нэпның иң кызган ■ тчып < iTy нтүче
ләрнең малайлары дә ятаЛары эшен.» нык тартылдылар Чөнки яна
сәүдәгәрләрнең берсе дә приказчик-мазар тотмады, моны ул күтәрә алмый иде (һәм курка да иде), шул сәбәпле кирәк чакта хатынын яки малаен-кызын эшкә җикте Миңа исә. ачлык елы артыннан ук атакайга ияреп Самарага барып йөрүне исәпләмәгәндә, сату эшенә бүтән тартылырга туры килмәде Муса абзый белән кушылып кибет ачкач та мине ул эшкә тартмадылар. Бәләкәй генә кибет өчен алар икесе бик җиткән иде. ә мин. билгеле, артык идем анда, бигрәк тә Муса абзый исәбенчә Телдән үк әйтмәсә дә. аның уен-шиген аңларга була иде.
Хәер, төп сәбәп аларда гына түгел иде. әлбәттә. Атамның сәүдәсе зур булса- да. бик шәп барса да. мин инде бу сату эшенә үзем теләп, кереп китә алмас идем. Дөньяны әкренләп таный башлавым мине ул эштән тыйган булыр иде. Сез беләсез, мин бик иртә татар китапларын укый башладым Ә китапларның берсе дә сәүдәне мактамый, сәүдәгәрне яхшы итеп күрсәтми Киресенчә, китапта язганнарга ышансаң, руханилар белән сәүдәгәр-байлардан да начаррак кеше юк. Ә мин китапка, әлбәттә, ышанам Дөрес, мин атамны начар кешегә санамыйм, шулай ук үзем белгән башкаларны да (мәсәлән, күршебез Борһан абзыйны яки Гатаулла бабайны) начарлар дип әйтә алмас идем, ләкин барыбер сату итү әйбәт эш түгел икән дигән уй миңа кереп оялаган иде инде Аннары бит әле мин үзем дә язучы булырга курка-курка гына хыялланып ма-ташам Кая инде ул монда сәүдәгәрлек турында уйлау! . Әгәр дә мәгәр хыялым вөҗүдкә ашса, мин бит бөтенләй башка дөнья кешесе булачакмын! Киләчәктә, боерган булса' (Ләкин бу киләчәк минем өчен шактый ук ерак булып чыкты — бер 20—25 елдан соң гына мин. ниһаять, әдәбиятка үтеп керә алдым ) Ә хәзерге вакытта исә мин мәктәпнең эчендә дә. тышында да бик активлашып киттем Җәмәгать эшләренә, зур дәрт кузгалды миндә—замана рухы керә башлаДы. Укыйм, язган булам. Мәскәү һәм Казанда чыккан гәзит-журналларны да алдырам (Атакай моның өчен акчасын кызганмады.) Әле җитмәсә. Гомәр Вафиннан мандолинада уйнарга да өйрәнеп маташам Үзе ул бик шәп уйный иде. ләкин миннән булмады — музыка сәләтеннән бөтенләй мәхрүм икәнмен.. Әмма аның каравы, миңа «дивар гәзитәсе» чыгару бик ошап китте. Бу әле бик яңа нәрсә иде. өйрәнелмәгән, күнегелмәгән, шулай да мин аңа җиң сызганып тотындым. Бер-икесен хәтта берүзем диярлек язып чыгардым Дөресрәге, материал барысы да минеке, ә зур каты кәгазьгә күчереп язу башканың эше. Минем кулым (почеркым) шактый ямьсез Ә менә күршебездәге Гарифның кулы ташка баскандай бик ачык, бик пөхтә яза иде. Сез Гарифны онытмадыгыз микән?.. Аның турында башта ук сүз булган иде инде. Ул тегүче Зариф абзый малае, әнисе аны киез җәйгән идәнгә утыртып, йөзем һәм чикләвек төше белән сыйлый торган иде - хәтерлисезме? Зариф абзый чехоткадан үлеп киткәч, алар фәкыйрьлеккә төшеп, бик бетеренделәр Тол хатын үзенең улы Гариф белән безнең якын күршебез Сылубикә җиңгигә (аның ире Сәлимҗан агай да холера вакытында үлеп киткән иде) өйдәшкә кереп, шундагы озын сәкенең чаршау белән генә бүлгән бер башында торып яталар Хәлләре бик авыр, әнисе төрле кешеләргә көнлекле эшкә йөреп ашарлык ризык китерә, ә Гариф, әтисенең авыруын алып калган үсмер малай, күбрәк өйдә ятып кына тора Үтә ябык, нечкә муены эчкә киткән, иңбашлары төртеп чыккан, күзләрендә нур сүнгән... Әмма дәрт бар. кызыксыну бар. еш кына мине тәрәзәдән чакырып, бүген мәктәптә ниләр булды, нәрсәләр укыдыгыз, дип сораша. (Ул үзе инде укуга йөрүдән туктаган иде ) Мин аны гәзитә язышырга чакыра кергәч, аңа да бик куанып риза булды Тиз генә өстенә иске сырмасын киде-, бүреген киде, ә менә аягына төпләгән, бер кунычы көйгән пимадан башка нәрсәсе юк икән. Ә тышта апрель ае. бөтен җир су. лычкылдаган баткак Шуңа күрә Гарифны әйбәт кенә аркама атландырып, үзебезгә күтәреп алып кайтырга туры килде Ләкин болай аркада китереп, аңардан гәзитәне яздыру ике генә
мәртәбә булды бердән авыру иптәшне артык борчыйсым килмәде, икенчедән, минем өчен ннәй дә бик борчыла иде (чехотканын йогышлы икәнен кем генә белми?)
Үзебезнең мәктәптә дә. Гариф шикелле үк булмаса да. матур гына язучылар бар иде. Бүтән мин өйгә алып кайтып, яздырып йөрмәдем ф
Инде гәзитә шаукымыннан бераз айныгач, бер заман мин театр = уйнау, кичәләрдә катнашу белән бик мавыгып киттем Дөресен генә х әйткәндә, театрны мин үземне белә башлаганнан бирле яратам Театр Z һәрвакытта мина гаять кызыклы, күңелле, шау-шулы үзенә бер мә- = зәк дөнья булып күренә иде. һәм бик тарта иде бу дөнья мине үзейә' 3 Анда катнашып йөргән, сәхнәсенә чыгып уйный алган абыйларга, апа- ♦ ларга бик кызыга идем, хәтта көнләшеп тә карый идем Тизрәк үсәсе дә ~ шулар арасына кереп китәсе килә иде Бәлки шуңадыр, мин ундүрт-ун- i биш яшемнән үк үземнән зур егетләр һәм кызлар арасына кереп йөри дә = башладым
Дәүләкәннең театр белән бәйләнгән тарихы да шактый кызыклы. = шуңа күрә минем аңа махсус тукталып китәсем килә.
х т.
Чын булса, беренче спектакль Дәүләкәндә приказчиклар тарафын нан 1911 нче елда ук куелган, имеш! Моңа ышанырга була Без беләбез, бу татар дөньясының бик нык тәрәккый иткән еллары 1905 елның жил-давылыннан уянган татар халкы үзенең тәрәккыятендә йөз елда уза алмаганны, күп булса, ун унбиш ел эчендә узды Шуның нәтиҗәсендә безнең халык бөек Октябрь революциясенә дә аңлы, алдынгы бер халык булып килеп керде һәм революция көрәшенә, аның җиңүенә үзен нән зур өлеш кертте
Димәк, бу гомуми үсеш күтәрелештән безнең кечкенә Дәүләкән дә читтә торып калмаган Театр уйнау исә ул елларда Катан, Ырынбур. Уфа кебек мәдәни үзәкләрдә генә түгел, татарлар яшәгән Себер, Урта Азия һәм үзебезнең өяз шәһәрләрендә дә була башлаган иде Гаҗәп тнз таралды бу сәнгать безнең татар дөньясында' Вак шәһәрләрдә моны башлап җибәрүчеләрнең күбрәк приказчиклар булуы да аңлашылса кирәк. чөнки нәкъ шулар арасыннан яңалыкны күреп, күтәреп алучы кыю яшьләр чыкканнар да инде Андыйлар Дәүләкәндә дә булган Кайбер ләрен мин дә әле беләм болар Хнсами. Кәрим. Мәгыйҗан, Габдрәхим абзыйлар . Соңрак аларга ярлы гаиләдән чыккан яки байларда асрау булып эшләгән кызлар да кушылган Шуларның икесе - Галия апа бе лән Фатиха апа хәзер дә исәннәр әле
Мин үзем аларның уеннарын 1920 елдан күрә башладым Миңа әле ун-унбер яшь кенә, театр карарга да. кемгә дә булса, мөгаен Зәкия тутакайга, ияреп кенә барганмындыр (Ул шундый тамашаларны карарга бик ярата иде.) Нәкъ шул елның кышында «Галиябану> безгә дә килеп җитте Мин менә шуны Бәлдәй клубының сәхнәсендә беренче мәртәбә күрдем Соңыннан Казан сәхнәсендә, нң шәп артистлар баш каруында бу спектакльне кат кат карасам да. әлеге кечкенә сәхнәдә, унлы лампа яктысында күргән беренче «Галнябанужым бервакытта да алдымнан китмәде Мин аны ниндидер бер тамаша итеп кенә карамадым. Галиябану булып Суфия апа. Хәлил булып Мәгыйҗан абын уйнаганын да белмәдем Мин аны чын бер вакыйга дип кабул иттем, шуңа беткәнче ышанып, чын күз яшьләрем белән җылап утырдым Менә ул чәчәкле яулык ябынган, чиккән алъяпкыч бәйләгән, тула оек өс теннән кара галушлар кигән, үзе җиңел, үзе сөйкемле, үзе бик оялчан. вакыт -вакыт хәтәр сизгән коштай дерелдәп куйган, тавышын да калгы ратыбрак сөйләгән минем беренче Галиябануым, менә кара кәләпүшен кырынрак салып кигән, кара камзулы өстеннән яшел билбау буган, кул
тык астына кечкенә иске гармун кыстырган, тыйнак, әдәпле.саф күңелле, гади авыл егете минем беренче Хәлилем! Авыл тынгач кына аның тәрәзәгә килүе, иске гармунын әкрен генә тартын, тыелып кына жырлавы, ә Галиябануның тәрәзә яңагына ышыклана төшеп, оялып-куркып җырлап җавап бирүләре - болар һәм бөтен уен искиткеч яңа. таң калдырыр-лык. бәгырьләрне өзәрлек иде. Алариың берсе Искәндәр хәзрәт ишегалдында торучы тол хатынның кызы Суфия апа. ә икенчесенең кайдадыр конторшик булып эшләүче Мәгыйҗан абый икәнен белгәч, минем күңелемдә бу кешеләргә гомерлек бер мәхәббәт уянып калды. Шунысы тагын кызыклы. Галиябану белән Хәлилнең саф көчле мәхәббәте аларның үзләренә дә күчкән икән — шушы спектакльдән соң алар озак та тормыйча матур гына туйлап өйләнештеләр дә Тик алар сәхнәдән никтер тиз киттеләр, бәлки моңа өйләнешүләре сәбәп булгандыр, ләкин барыбер Суфия апа белән Мәгыйҗан абыйлар күпләр хәтерендә Дәүләкәннең сагынып искә алырлык беренче артистлары булып калдылар. Хәзер инде аларны белүчеләр юк диярлек мин дә тагын берничә кеше генә...
..Хикмәтле ерак елларның тагын бер кечкенә кызыклы эпизоды истә саклана, шул ук артистлар сәхнәдә «Мөгаллим» дигән әсәрне уйнап күрсәтергә тиешләр. Тамашага килгән бала-чага арасыннан алар үзләренә бәләкәйрәк малай эзлиләр бу малай спектакльдә бик кечкенә бер роль «уйнарга» тиеш икән. Менә шушы уен өчен минем энем Илдарханны сайлыйлар да, сәхнәгә алып менеп, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәләр: «Син, үскәнем, менә шушында юри генә йоклап яткан булырсың, ә менә бу абыең кычкырып фәлән сүзне әйткәч, уянып, үкереп җыларга тотынырсың... Аңладыңмы?». «Аңладым!», «Үкереп җылый беләсеңме?», «Беләм!». «Менә бик әйбәт!» (Әйтергә кирәк, минем энекәш өйдә җылый башласа да яшь үгез шикелле үкерә иде ) Шулай итеп, энемне сәкегә яткызалар, өстенә юрган да каплыйлар. Пәрдә ачыла, уен башлана... Уен бара, малайның уянып җылар вакыты да җитә, ләкин ул никтер уянмый, артистлар аның тирәсендә тыз-быз киләләр, бер үк сүзне отыры кычкырыбрак әйтеп тә карыйлар, ә малайның гамендә дә юк — ул. баксаң, юри генә түгел, ә чынлап торып йоклап киткән икән! Изерәп, төшләр күрә-күрә йоклый малай! lilyJiafl да аңа карап уен тукталып калмый. дәвам итә, ахырына да барып җитә. Пәрдә төшкәч, энекәшне көчкә төрткәләп уяталар Менә шул чакта йндр ул үкер.ә-үкерә җылап та җибәрә! Ниһаять, «роле» исенә төшә, малайның...
Ярый, һәвәскәрләр уйнаганда ни булмас, аңа берәүнең дә исе китми, тик рәхәтләнеп бер көләләр генә.
Билгеле, театр уены ул яшьләр эше. Алар яраталар, алар дәртләнеп йөриләр. Әмма озакка түгел, монда буыннар тиз алышына. Өч-дүрт, күп булса биш ел уйнаганнан соң «искеләр» сәхнәдән китә башлыйлар — * я өйләнәләр, я кияүгә чыгалар һәм тормыш арбасына җигеләләр Алар урынына яңалар җитешә, яңалар килә. Әйтик, егерменче елларда без әле клуб ишеге төбен таптаучы, зур артистларга шаккатып йөрүче малайлар гына булсак. 1924 —1925 елларда инде үзебез дә сәхнәгә менеп, каушый-каушый гына уйный башладык. Бу вакытта Мәгыйҗан. Габдра- хим, Габдулла абый һәм Галия. Фатиха. Суфия апа кебек «корифейлар» берәм-берәм китеп беткәннәр иде .Ләкин безнең буын турында сүз башлаганчы минем Дәүләкәнгә ара тирә килеп чыккан чын (профессиональ) артистлар турында да әзрәк сөйләп узасым килә. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле. Мәсәлән, минем чын артистларга гаҗәпләнүем дә, соклануым да, хәтта аларны кызгануым да шушы чакларда туып, күңелемдә сакланып калды булса кирәк.
...Хәтеремдә көзге Дәүләкән ярминкәсе. Нэп кергәч беренче ярминкә әле бу, шулай да бөтен тирә-яктан татары, башкорты, русы, чувашы килеп тулган, базар мәйданы ярларыннан чыккан дәрьядай әкрен генә гүләп, чайкалып тора. Читтән килгән сәүдәгәрләр дә күп. җиңел кулдан
гына корып ташлаган такта кибетләр дә күп. ә ярминкәгә кергән малның, азыкның, товарный хисабы юк! Хәтта сәнгате дә читтә торып калмаган - базар мәйданының бер кырыена сәләмә брезенттан түгәрәк балаган да корылган Монда цирк артистлары үзләренең уеннарын күрсәтәчәкләр икән. Ләкин балаган тирәсендә хәзергә шаулашкан бала-чагадан баш ♦ ка халык та юк диярлек Халыкның башы-күзе тонган, алар базар ; айкыйлар, базарда бөтен эшләре Балаганның тышында биек кенә = сәндерәсе бар. менә шунда өч артист чыгып басканнар Берсе - кып 3 кызыл чукмар борынлы, самавыр жнзедәй жнрән чәчле клоун, икенче- = се — күлмәге-ыштаны тоташ, тыгыз, жиңсез нәрсә кигән таза гына z ир герләр чөеп уйнаучы, өченчесе битен-күзен бик нык акшар * лаган. өстенә кендектән түбәнрәк кыл-кыска кызыл күлмәк кигән, озын ; шәрә аяклы бер маржа Алар халыкны чакыралар, клоун нидер кыч х кыра, кулындагы кыңгыравын һаман селкетә, жирән чәчен дә еш кына 2 «аягүрә» бастыра Гер күтәрүче кулларын баш өстенә куеп, йомры мус- _ кулларын уйнатып күрсәтә. Ә кыска итәкле маржа кулындагы шөлдерен « селкә-селкә ниндидер такмак әйтеп маташа Әмма халык авызын ачып. 2 бераз гына карап тора да тагын үз юлы белән китеп бара Нигәдер ашык * мый халык балаган эченә керергә Шуннан соң әлеге маржа сәндерәдән t төшеп, бер 100 метр чамасы базар эченә кереп китә дә. озын-шәрә аякла рын югары күтәргән килеш куллары өстендә генә кире балаганы янына кайта. Аның артыннан ябырылып, чыйнап бала чага, егетләр-кызлар, ак чикмәнле яшьрәк башкортлар ияреп киләләр Вәт тамаша' Ә хатынның бите тузан эченнән бара, бөтен буяуларын юып кара тир ага ул инде яшь тә түгел, муенын күкрәкләрен вак кына жыерчык басып бетер гән. Әнә шулай әллә ничаклы халык ияртеп, көчкә-хәлгә балаган янына килеп житә ул. әмма ләкин аның шәрә ботларын күрер өчен генә ияр гән халык билет алырга да. балаган эченә керергә дә ашыкмый, ә күбесе тамаша беткәндәй шунда ук китеп тә бара Әлбәттә, балаган бик кызык лы урын, барыбер ул бала ч.п .1. ишь жилкенчәкләр белән тула анда гы кызык мәзәк уеннарны исе китеп карап утыра, тик шулай да халыкны үзләренең тамашаларына шундый азап белән тартырга тырышкан бу туз- ган-таушалган, инде олаеп та барган ярлы балаган артистлары миңа нигәдер бик кызганыч булып тоелган иде шул чакта
1924 елның җәендә Ырыибурдан Дәүләкәнгә бер төркем артистлар килде Алар биш кеше иде Ильяс Кудашев Ашка зарский, Сабир Гаспрннскнн. Хәлил Наильскнй, Безруков (исеме онытылган) һәм хатын кыздан Мәрфуга Кудашева -Ашказарская Дәүләкән туфрагында моның кебек тә данлы һәм яңгыравыклы фамилияләрнең булганы юк идеале Ж.н тәкчеләре Кудашев -Ашказарскнйны элек тә ншеткәнебе» бар иде (театр тарихында бик мәгълүм кеше), әмма бу Гаспринскнй. Наильскнйлар нинди йолды «лардыр беренче генә ИШСТуебвЗ кырнин килуе Д.ц ләкән өчен, әлбәттә, зур вакыйга иде. гнк аңлашылып кына бетми безнең кечкенә Дәүләкәнебезне алар белеп килделәрме икән әллә бел мичә очраклы гына килеп чыктылармы икән? Хәер, ишетеп-белептер, чөнки Кудашев Ашказарскиннын у зен дә шушы Баләбәй өязеннән чык кан кеше имәр бш Хннәры бе»нең (.ң.юкән карашы бер почмак та түгел, шуның өстенә кымызга килеп йөргән татар «ыялылары аша аны күп жирдә беләләр дә Ләкин шулай да зур корабка зур диңгез кирәк диләрме*1 Күтәрә алырмы икән кечкенә Дәүләкән моның кебек шөһрәт ияләрен3'
Гадәттә, гастрольгә килгән артистларга бездә спектакль куеп ки тү ул елларда бик ансат иде Рөхсәт мазар алу да юк шикелле Балдәй клубы күп вакытта буш тора, сторож хатын үзебезнекен әрдән берәрсе кушты исә ача да кертә рәхим генә итегез' Бары тик җирле һәвәскәрләр белән сөйләшеп, килешергә генә кирәк, чөнки алардан башка чнттәи ки лүчеләриен бер генә спектакльләре дә узмый торган иде
..Белмим инде, нәрсә сәбәп булгандыр—Дәүләкән үзе ошамаганмы. клубын яратмаганмы, әллә һәвәскәрләр белән килешә алмаганмы (хәер, нинди килешү— алар бит катнашкан өчен бер вакытта да акча сорамыйлар), әмма ни генә булмасын. Ильяс абзыебыз ике-өч көннән. Мәрфуга апайны алып, бездән китте дә барды. Мәшһүр фамилияләре генә калды хәтерләрдә язылып!.. Әйттем ләбаса, бәләкәй безнең Дәүләкән алар өчен, бәләкәй — базарсыз көннәрдә йокымсырап тын гына торган бер авыл кебек кенә бит ул! (Зур каладан килгән кешеләр өчен бигрәк тә!)
Ләкин калган өчесе китәргә ашыкмадылар Гаспринский җитәкчелегендә һәвәскәрләр катнашы белән бер-ике спектакль дә куйдылар. Гаспринский үзе уйнамады да бугай — ни хикмәттер, бу спектакльләрнең берсе дә хәтердә сакланып калмаган. Тамашачы да күп түгел иде шикелле, һәрхәлдә аншлаг булмады. Моңа, бәлки, җәйге озын көннәр сәбәп булгандыр, эш өсте, халык арып кайта, иртә ята. иртә тора, кыскасы, сезоны ул түгел
Ул чакларда сбор җыяр өчен бер-ике көн алдан кибетләргә кереп, билетларны сәүдәгәр абзыйларга да тәкъдим итеп йөриләр иде. Яшьрәк нэпманнар баш тартмый, ала. әмма картраклары бушка бирсәң дә алмыйлар. Кирәкми аларга театр, алар мәчеткә йөрүчеләр, башка дөнья кешеләре! Ә сбор дигәнең бик кирәк артистка, бөтен өмите аның бары шул сборда! Ярый ла һәвәскәрнең ашарына бар..торыр җире бар. ә читтән килгәннәргә сбор булмаса ничек яшәргә?
Сабир агай Гаспринский да бер-ике атна чамасы торганнан соң, чыкмады мойда рәт дигәндәй, ялгызы гына китте дә барды. Инде биштән бары икәү — Наильский белән Безруков кына торып калдылар. Шулай итеп, башта исемнәре белән безне шаккатырырлык булып килеп төшкән труппа Дәүләкәндә. кыска гына вакыт эчендә, таралды да бетте.
Бу сөзелеп калган икесе турында сүз башлаганчы Гаспринскийның үзе турында әйтеп бетерик. Сабир Гаспринский Ашказарскийның бертуган энесе — театр дөньясында шулай ук азмы-күпме билгеле кеше. (Утызынчы елларның башларында ул татар академия театрында баш администратор да булып эшләде.) Безгә килеп чыккан чагында Сабир абый ачык соры төстәге җәйге костюм һәм ак панама кигән, йөреше белән дә чын шәһәр интеллигентын хәтерләткән, утыз-утыз бишләр тирәсендәге бер ыспай чибәр генә ир иде. Сырлы таягын селкә биреп, Дәүләкәннең кибетләре арасыннан узганда һәркемнең'дикъкатен үзенә җәлеп итә торган иде. Бәлкем, әнә шулай берәүгә дә охшамаган килеш-килбәте белән ул Басыйр абзыйның гимназистка кызы Газизә апаны үзенә карата да алгандыр Карату гына түгел, алар арасында кыска, әмма кайнар гына роман да буЛып алды бугай., һәрхәлдә, безнең яшьләр аларның айлы кичләрдә икәүдән-икәү генә аулак урамнарда йөрүләрен дә. ә кайчагында көпә-көндез җитәкләшеп Дәүләкән тавына менеп китүләрен дә күрмичә калмаҖилар. Инде гайбәтләре дә чыга башлаган иде. ләкин, әйткәнемчә, Сабир абый озакламый роман җепләрен ансат кына өзеп, ак панамасын болгый-болгый бездән китеп тә барды... Кичерегез, бу хакта мин ничектер уйнап кына язам, бәлки болай ярамый да торгандыр, бәлки алар арасында чын тойгы да булгандыр, хода белсен!. Әмма иртә өзелгән роман—ташлап калдырган чәчәк төсле кызганыч та. кадерсез дә!
Инде Наильский белән Безруковка килсәк, боларның эшләре харап иде. Китә дә алмыйлар, торырга рәтләре дә юк әнә шундый авыр хәлдә калдылар ул бичаралар! Монда тагын шуны да әйтергә кирәк. Хәлил Наильский малайлыктан чыгып бетмәгән япь-яшь. ваемсыз бер егет, үзе белән бергә яшь кенә хатын да ияртеп килгән иде. Сәрби исемле. Ырын- бурның зур гына бай кызы ик^н — Хәлил менә шуны әти-әнисеннән качырып алган да киткән... Кызганыч иде бу кыз бала үзе бик яшь. бик юаш. бик йомшак, аның бала йөзендә «ни булды миңа?» дигән тирән
бер гаҗизлек һәрвакыт чагылып тора иде Җитмәсә әле үзе йөкле дә икән.
, Кызганып булса кирәк, аларны теге чалгыга киселеп үлгән Кәрим аб зыйның хатыны Миңкамал апа үзенең кухнясына керткән иде Стена буенда тар гына тимер кровать, икесенә бер мендәр, өсләренә Наиль- скийныһ бөрмәле каеры тунын ябынып яталар бу тунны да ана кемдер «. биргән булырга тиеш Тышта инде шыксыз салкын көз иде •
Әмма ничек яшәргә'-* Артистның башка бер төрле кәсебе дә. эше дә. j килере дә юк Һәм иң гаҗәбе үз хәлен аңлау да. кайгыру да юк иде * шикелле бу зур гына авызлы озын чандыр егеттә Базар арасында йөри. | сүзгә җор. мәзәк сөйләргә ярата, шуның өчен генә аны кайбер таныш = белешләре чәйханәгә дә алып кергәлнләр Ә кухняда анын акчамы, ри ф зыкмы табып кайтканын көтеп корсаклы хатыны утыра Ул. бичара.шул - кадәр юаш иде. балыктай өнсез иде. миңа, мәсәлән, анын Хәлилгә бер * генә тапкыр да үпкәләп, ачуланып әйткәнен ишетергә туры килмәде = Артистлар тирәсендә гел генә чуалырга яратканга күрә, мин Наильский ~ га да шактый ук ияләшеп киткән илем һәм ана ияреп еш кына аларнын < торып яткан кухняларына да бара торган идем Ләкин барган саен дияр лек мине Сәрби апаның әнә шундый мескенлеге ирексездән сыкрата иде. = нәрсә бу көчле яратуданмы, әллә киресенчә, көчсезлектәнме дип уй - ланырга да мәҗбүр итә иде Әйе. чынлап кызгана идем мин аны. буш кул белән бармдека тырыша идем, я кибеттән алып, я ннәйлән сорап аңа ни дә булса китерә идем «Рәхмәт1» ди иде ул миңа әкрен генә, ләкин күтәрелеп карарга ояла нде
Шулай да Хәлил Наильский үз хәлләрен җиңел генә җиңеләйтү өчен бер талпынып карады Театр сенсация ярата бит Менә бу егет тә Дәүләкәнне шаккатырыр өчен әлеге Гаспринский белән Газизә апа ара сында булып алган кечкенә роман турында 3 пәрдәлек пьеса язып таш лады Пьесаның әдәби ягы. әлбәттә, ташка үлчнм генә булгандыр инде, әмма эчтәлеге белән ул бик йөгәнсез, шапшак бер әйбер нде Газизә апаның үзен дә. әтисе Басыйр абзыйны да. шулай ук төп «герой» Сабнр Гаспрннскнйны да теләгәнчә хур итеп, мыскыл итеп, төрлечә буяп бе тергән нде Басыйр абзый олы яшьтәге сәүдәгәр кеше булгач, «автор» □ ны, дегеткә буясаң да ярый, дигәндәй, кызганып та. тыелып та тормаган
Ул чакларда берәр әйберне сәхнәгә куяр өчен бернинди рөхсәт мазар кирәкмәгәндер, ахрысы Шуңа күрә, җирле һәвәскәрләр язып таш Даган әйберләр дә ансат кына уйнала торган иде «Артистлар» җыелы шып укыйлар да «ярый, булган бу» дип шунда ук рольләрен дә бүле шәл әр
Наильский да ү з әйберсеи кую хәстәренә җиң сызганып кереште Бу вакытта элегрәк елларны уйнаган өлкән һәвәскәрләр театрдан чит дәшкәннәр иде инде Алар урынына безнең кебек «яшь буын» (күбрәк үсмер малайлар) килгән иде Хәлил абзый менә шулерны бик кызыксын дырды. уйнаучыларны саклап алды һәм ашык пошык репетицияләр үткә рергә дә тотынды \ зе ул Сабнр Гаспрннскнйны уйнаячак нде «һа’ ди иде ул репетиция вакытында кулларын күгәреп. Дәүләкәннең төшенә дә кермәгән шаккатыргыч бер тамаша булачак бу' »
Хәлил абзый миңа да роль тәкъдим итте Газизә туташның энесе булып уйнарга Спектакльдә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә, без аны көтеп кенә торабы <. шуңа күрә мин башта ике дә уйламыйча риза булдым Ләкин икенче көнне үк инде мине нидер борчый башлады, нигәдер менә бер дә күңелем ятмый б\ «шаккатыргыч тамашага», һәм ү з алдыма бер аз шулай уйланып, борчылып йөрдем дә ахырда кыюланып рольдән баш тарттым Наильский моның өчен мине каты гына сүгеп ташлады, ләкин эш тукталып калмады рольне шунда ук эләктереп алучы да табылды Әмма соңыннан. бигрәк тә спектакльне карагач, мин уеннан баш тартуым өчен бнк сөендем
Уйналачак спектакль турында инде сүз халык арасына таралып өлгергән иде. «Автор» моның.өчен бик тырышты, дүрт-биш көн алдан ук «Дәүләкән купецы тормышыннан алып язылган көчле сатира» дип афишалар да чыгарды. Кем хакында, нәрсә хакында икәнлеге билгеле булгач, спектакль көнне Бәлдәй клубына халык, бигрәк тә яшьләр белән бала-чага килеп тулды. Ниһаять, пәрдә ачылды, спектакль уйналды Бала-чага билгеле, шау-гөр килеп утырды. Зурлар исә. никадәр генә талымсыз булмасыннар, ниндидер бер ярамаган, килешмәгән ямьсез тамашаны күзәткәндәй уңайсызланып, кызарып утырырга мәҗбүр булдылар. Ярый. «купич»ның үзеннән көлсен дә ди, бу инде гадәткә кергән нәрсә, әмма аның яшь гимназистка кызын болай ачыктан-ачык мәсхәрә итү нигә кирәк булды икән?— менә нәрсә һәркемнең күңелен тырный иде шикелле. Без ул чакта пасквиль дигән нәрсәне белми идек әле, ләкин шуның иң алама үрнәген үзебезнең сәхнәдә күрдек. Хәтта спектакльгә катнашучы безнең һәвәскәрләр дә моны соңыннан сизмичә калмадылар
Бер уйлаганда. Наильский үзе дә кызганыч иде Аның шушындый түбәнлеккә төшүе, әйткәнемчә, каты нужадан иде (Нужа печән ашата, дигәннәр.) Ләкин зур өмитләр белән шаулатып куйган халтурасы бер төрле дә җиңеллек китермәде. Шул ук бөлгенлек, эшсезлек, аптыраганлык— барысы да искечә калды. Нишләргә? Дәүләкән шартларында артист булып кына яшәү һич тә мөмкин түгел. Шуны соңрак булса да аңлап, ул ахырда безнең кинотеатрга эшкә урнашты. Эше— ишек төбендә билет тикшерү һәм билетсыз үткән малайларны сөреп чыгару — моны вышибал диләр бугай Бик мәзәк кенә иде Хәлил Наильский. төскә дә чибәр иде. артистлык сәләте дә аңарда, һичшиксез, бар иде. әмма артык ваемсыз, пошымсыз, җиңел генә уйлаучан — шуның аркасында ул бездә адашып калып, үзен дә. япь-яшь хатынын да күпме җәфаланырга, күпме түбәнлекләр кичерергә мәҗбүр итте
1926 елның җәендә, мин беренче мәртәбә Казаннан Дәүләкәнгә кайткан чагымда, алар үзләренең Ырынбурларына кайтып киткәннәр иде инде. Бик дөрес эшләгәннәр. Бәлки әле Сәрби апаның әти-әниләре дә аларны гафу итеп, үзләренә кабул иткәннәрдер Кечкенә сабыен күтәреп кайткан газиз бала бит. кагып буламы соң?!. Юньсез кияүгә дә сәүдәгәр бабасы янында берәр төрле эш табылгандыр, шәт! Соңыннан миңа Наильский фамилиясе белән тарихка кереп калган артистларны ишетергә туры килмәде.
Дәүләкәнгә Ашказарскийлар белән бергә килеп, адашып калган артистларның бишенчесе Безруков дигән бер мишәр иде. Самара егете булса кирәк. «Труппа»га ничек эләккәндер — ул кадәресе. безгә нәмәгълүм (китапча әйтсәк). Әмма араларында иң мескене һәм иң җәфа чиккәне шул бичара иде. Өстендә керләнеп беткән, төсен югалткан кыек якалы күлмәк, таушалган иске пинжәк белән иске чалбар шулардан башка бер әйберсе. хәтта башына кияр нәрсәсе дә юк Ләкин ул абруен сакларга тырышучы инсафлы егет иде. шуңа күрә әрсезләнеп, соранып, берәүгә дә тагылып йөрмәде Аның кайда торганын, ничек яшәгәнен дә белүче булмады Әнә шулай күпмедер вакыт Дәүләкәндә бер тиенгә тилмереп, ачлы-туклы каңгырып йөрде дә үзеннән-үзе ничектер гаип тә булды. Ул чакларда товар поездларына эләгеп, төрле якка китеп була иде — без инде аны үзенең Самарасына киткәндер дип юрадык.
Болар - нэп вакытының сәнгать «корбаннары» Җиңел генә шөһрәт казанырга уйлап, бәхетсезлеккә дучар булучылар ул елларда очраш- тыргалыйлар иде әле.
Дәүләкәнгә ялгыз гына килеп чыккан артистлар да булгалады. Бер җәйне Мохтар Мутин килеп, безнең һәвәскәрләрне аякка бастырып, утлы табада биетеп, шаккатырып, бер генә спектакль уйнап китте Бу инде чын артист иде. күренеп кенә узды, әмма тавышы озакка сузылды... Аннары Уфадан Мансуровский дигән өлкән генә бер абзый килеп чык-
калый иде Шулай ук ярлы артист Чабулары салынып төшкән зәңгәр пинжәгенен жиң очларын ак жеп белән типчегән булса кирәк, шәмәхә кара белән җыйнак кына буяп куйган Шулай да үзе ак якасына кара бантик тагып йөри Ул жырчы иде, озын башкорт көйләрен матур гына жырлый иде Шуңа күрә аны базар көннәрендә баерак башкортлар үзләре белән чәйгә алып кереп, әйбәт кенә сыйлап, сәке түрендә җырлатып ♦ утыралар иде Уфаның борынгы кешеләре бу Мансуровский дигән җыр- « чы артистны хәзер дә әле бәлки хәтерли торганнардыр
Дәүләкәнгә килеп чыккан тагын бер кеше турында әйтмичә уза ал- b мыйм Ерак Ленинградтан килгән иде. күрше Арыслангәрәй агайларда 8 күпмедер накыт кымыз эчеп ятты Гаҗәп сәер бер кеше иде ул . үзе та- * тар, ләкин исем фамилиясен әллә белмәдек, әллә белеп оныттык — хә- з: зер инде әйтүе дә читен һичшиксез, сәнгать дөньясыннан, тик театр- * данмы яки эстрададанмы - ул кадәресен дә ачык кына белә алмадык = Кечерәк кенә буйлы, бөтенләй сакал-мыексыз. йөреше һәм Кыланыш- ~ лары белән шактый ук хатынчага охшаган иде
Кичкә табан капка төбенә чыгып утырса, без аның янына бара тор- х ган идек. Ул бер дә тартынып тормыйча безгә төрле мәзәкләр сөйли * торган иде Мәсәлән. Петроградта. имеш, бер вакытны иң кечкенә аякларга ярыш үткәрелгән. Шул ярышта аның аяклары, имеш, иң кечкенә булып табылган һәм беренче зур призны алган Хет ышан, хет ышанма’ Ә аяклары чынлап тав үсмер кызларныкыдай кеп кечкенә безгә мактана биреп, сузып күрсәткән дә иде
Бер җылы кичне без. берничә егет, аның белән көймәдә йөрергә төштек Үзе ул бик матур җырлый да икән Дим өстендә рәхәтләнеп җырлап барды Шул чакта мин аңардан беренче тапкыр «Алма-Ата» көен ишеттем Күңелнең нигәдер үзеннән үзе нечкәрергә торган чагы иде. Шуңадыр, ахры, аның бу яңа җыры миңа бик нык тәэсир иткән иде Дим өсте көзгедәй тип тигез, кучкыл зәңгәр, талларның күләгәләре яткан, мин суны чапылдатмаска тырышып, әкрен генә ишәм. җыр мине еракка-еракка алып китә Әмма кая илтә ул мине мин белмим, бел мим Миңа бик ямансу, хәсрәтем әче-татлы, нрексездән күземә яшьләрем килә Мондый хәл җыр тыңлаганда минем белән хәзер дә булгалый әле Шул сәбәпле җырларның сүзләрен мин бер вакытта да отып кала
Кечкенә аяклы, матур җырлаучы бу сәер кеше Дәүләкәннән китәр алдыннан. Наильскнй белән сөйләшеп, безгә бер спектакль дә куеп күрсәтергә булды Куйган нәрсәсе Чеховның «Аю» дигән ике генә кешелек комедиясе иде. үзе ул шундагы Елена Ивановна исемле, күп тән түгел ире үлгән тол хатынны уйнады. Аюдай тупас помещик ролен дә Нанлыкнй иде Яше һәм кыяфәте бМӘМ бик ук туры кнлмәсә дә. аны грим һәм кием ярдәмендә помещикка охшаттылар Әмма инде Ленинград артисты, әлеге ире өчен хәсрәт чигүче, ләкин ахырда «аю» кочагына эләккән Елена Ивановнаны искиткеч оста башкарды Буе сыны, чәче биге, хәрәкәте, кыланышы, тавышы бөтенесе коеп куйган чын табигый хатын кызныкы иде «Бесподобно'» дияр идем мин әгәр дә рус бул сам Белмәгәннәр аны ир дип тә уйламадылар, ә белгәннәр шаккатып утырдылар .
Заманында безнең кечкенә Дәүләкәндә әнә шундый күз күрмәгән тутый кош сыман гаҗәеп кешеләр дә булып, үзләре турында тиз генә онытылмас истәлекләр калдырып киткәлиләр иде Әмма Дәүләкән аша укучылар белән якыннан очрашуның минем өчен нн истәлеклесе 1925 елның җәендә булган иде Моны сөйләмичә үтү ярамас Ничек тер бер көнне ялгызым гына вокзалга таба киттем Барып җитсәм, вокзал тирәсе буш кеше юк. тик перрон рәшәткәсе буенда гына шәһәрчә киен гәи ике ир белән ике ханым басып торалар Жнрдә чемоданнары күрәсең. яңарак кына поезддан төшеп калганнар Яннарыннан ашыкмый
ча гына колак салып уздым, үзара кызу гына татарча сөйләшәләр Бу мине бик кызыксындырды күренеп тора, ни житте генә кешеләргә охшамаганнар Май чүлмәге тышыннан билгеле ди — һичшиксез, алар, кыяфәтләреннән күренгәнчә, чын шәһәр зыялылары Ирләрнең берсе озын буйлы, эре. мәһабәт кеше, кулында калын, сырлы таяк, зур башында салам эшләпә. Икенчесе урта буйлы, жыйнак-ыспай. өс-башы да бик пөхтә Хатыннарның исә берсе ак чырайлы, нәфис, юка гына гәүдәле, икенчесе яшьрәк тә, тулырак та һәм бик алчак га күренә. Кулларында нечкә саплы зонтиклар Шунда ук уйлап алдым болар, һичшиксез, кымызга килүчеләр, ләкин ни өчен монда кая барырга бел-мәгәндәй үзләре генә басып торалар? Туктар урыннары юкмы әллә?.. Кире борылып, яннарыннан тагын узган чакта мин уңайсызланыбрак булса да сорамыйча түзмәдем:
’ — Абыйлар, сезгә әллә фатир кирәкме?
Ханымнарның әлеге яшьрәге һәм житезрәге бик ачык тавыш белән: Кирәк иде шул. энекәш!—диде—Син мондагы фатир төшерүчеләрне беләсеңме әллә?
Мин аптырап калдым — кемне әйтергә? «Базар» төшерүчеләр күп бездә, ләкин боларны анда илтеп булмый, билгеле Теге мәһабәт дәү абый да калын тавышы белән сорап куйды:
— Может, сезнең бу салагызда алама гына булса да мосафирханә бардыр?..
- Юк шул. мосафирханә юк!— дидем мин, уйланып, һәм абыйларның йөзендә «булмады бу малайдан!» дигән төслерәк бер чырай күргәч, тиз генә әйттем үзләренә — Ә мин сезне үзебезгә алып кайтам'
— Үзебезгә?. Сез фатир кертәсезмени?
— Кертәбез
— Без бит берничә көнгә генә.
— Барыбер. .
Алар ышанып бетмәгән шикеллерәк бераз миңа карап тордылар. Мин бит инде малай гына түгел, уналты яшьлек егет дияргә дә ярый — ышанырга тиешләр иде. Шулай да ак чырайлы юка ханым йомшак кына миннән сорады
— Әти-әниең риза булырлармы соң, туганым?
- Булырлар, безнең залыбыз хәзер буш тора, урын житәрлек. «Зал» дигәнне ишеткәч тә аларның йөзләре ачылган кебек булды:
барырга ярый, димәк'
- Йортыгыз еракмы соң?— диде яшь ханым, жәһәт кенә.
- Юк. әллә ни ерак түгел.
- Бик хуп!— диде калын тавышлы абзый — Киттек алайса. Әйдә, шәкерт. алдан атла!
Чемоданнарын жирдән алдылар, һәм мин ияртеп алып киттем бу шактый мәзәк, чибәр, сөйкемле кешеләрне!. Безгә тимер юл буйлап бераз барасы да. аннары «Холодный переулок» дигән кыска бер урамга керәсе Урамның аргы очында безнең йорт инде күренеп үк тора Үзем атлыйм, үзем әзрәк кенә борчылам да- берьюлы дүрт кеше ияртеп кайтып. мин инәйне уңайсыз хәлдә калдырмам микән, алай-болай ризасызлыгын белдермәс микән? Ничек тә аңа алданрак әйтәсе иде бит Сылтавын табып, артымнан килүчеләргә «әнә безнең йортыбыз, мин парадный ишекне барып ачыйм әле» дидем дә тиз генә алдан йөгердем. Өйгә килеп керү белән инәйгә кабаланып әйттем:
Инәй. мин вокзалдан дүрт кунак алып кайттым, бик әйбәт кешеләр. син инде ачык кына каршы ал!
Инәй тәмам каушап калды:
Ай аллам! Ни сөйлисең3Нинди кунаклар, әйтми-сөйләмн
Шулай туры килде инде Уфадан, берничә көнгә генә. . Тик син, зинһар, ризасызлык белдермә!
Нишләп белдерим, үзләре риза булсалар.
- Риза, риза! - дидем дә мин тизрәк төшеп, парадный ишеген ачтым
Кунакларым килеп җиткәннәр иде инде Керделәр, каушабрак торган инәй белән бик ачык исәнләштеләр «Кабул итсәгез, абыстай, менә без улыгызга ияреп килдек»,- диделәр Инәй дә «Рәхим итегез, яратсагыз торырсыз, урын җитәрлек», диде аларга Мин зал ише- • ген ачын, кунакларны эчкәре уздырдым Керделәр, әйберләрен куйды- = лар, карандылар, ошаттылар булса кирәк ничектер җиңел сулап, ир- = кенәеп киткән шикелле булдылар
_ Ак чырайлы апа -миннән: «Исемең ничек, туганым5» — дип сорады = Әйткәч, «әдипләр исеме икән». - дип тә куйды
Атаң кем?- диде дәү абзый ♦
Нигъмәтҗан
Фамилиясе? *
Еннкеев
Еникеев? Каргалы морзасы?
Шулай шикелле,- дидем мин кызарып, һәм кайдан белә икән дип ~ бик гаҗәпләндем в
Апалар инәйнең исемен сорадылар, мин әйткәч, икесе дә аның янына = чыгып, «Хәдичә ала!» дия дия бик ягымлы-ачык итеп сөйләшергә дә « тотындылар Инәйнең сама нары куелган иде инде Залга табын әзерлән де Инәй сөтен, маен, ак күмәчен тәлинкә тутырып кертте Кунаклар бик мәмнүн булып, чәйгә утырдылар
Хуш. кемнәр булып чыкты соң бу мин ияртеп кайткан Өфе кунаклары? . Моны үзләреннән туптуры сорап булмый иде. килешмәячәк иде, шуна күрә аларның үзара сөйләтүләреннән генә белергә мөмкин нде Ирләрнең бергенә Нури, икенчесенә Шакир дип дәшәләр Апаларның өлкәнрәгенә Нәгыймә, яшьрәген Маһирә диләр икән Кыскасы, бер ике көннән генә, ниһаять, мәгълүм булды: кунакларымның бер пары Нури Сакаев белән Нәгыймә Таҗдарова. икенче пары Шакир Шамнльскнй белән Маһирә Мирвалнева иде. Татарның дан тоткан артистлары мин инде аларны ишетеп белә дә идем
Килүләре исә чынлап та кымызга икән Бездән Кнрмәнкәй|ә китәргә тиешләр Ләкин кечкенә шәһәрне хәтерләткән Дәүләкән кебек җанлы гына бер урында тукталырга туры килгәч, алар yiapa сөйләшеп, монда бер спектакль уйнап китәргә булдылар Ул елларда сезон бетерен. ЭШТӘН бушаган артистларның җәй чыкканда сбор өчен спектакль уй нап китүләре гадәти бер эш иде Менә Нури абын брлән Шакир абын да каядыр барып, кемнәр беләндер сөйләшеп, тимер юл буендагы элекке зур рус мәктәбенең сәхнәсен бер кичкә алып торырга киле шеп кайттылар Хәзерләнүгә бер 4 5 көн вакыт киткәндер Мин дә аларга әтрәк булыштым ак кәгазьгә шәмәхә кара белән язган афишаларын урам чатларына ябыштырып чыктым Шуның өстенә әле алар мине, спек такль көнне, сәхнә будкасына суфлер итеп тә утырттылар Уйнаган әйберләре «Ташландык бала» исемле 3 пәрдәле драма белән «Чалбарлы туташ» дигән бер пәрдәлек комедия иле Бу соңгысы халыкның нгътибэ рын бик җәлеп итте бугай, чөнки чалбар кигән туташны берәүнең дә күрү түгел, ишеткәне дә юк нде Шуна күрә тамашачы шактый күп кил гән иде. хәтта бик сирәк күренә торган кайбер мөхтәрәм кешеләр дә бар нде Мәсәлән, нэп вакытында гына Дәүләкәнгә күчеп килгән һәм сату итәргә керешкән Стәрлетамак мулласы Мөбарәкша Хәнәфи дә остаби кәсе белән ә ш беренче рәткә килеп утырган’ (Бу кайчандыр шактый
мәгълүм, нскечә әйтсәк, тәрәккый пәрнәр мулла нде Аның эчүчелек һәм тәмәке ^арту кебек зарарлы гадәтләргә каршы язган р ис ал ә л әре дә за манып да басылып чыккан иде. Бу мулла халкында Шэйхзадэ Бабич батан дип язган НДС'
Мпбәрәкшаһдер Хәнәфи, owl түгәрәк, <мз о»ыи Аклы котырт. аргылт чуп чүар һәм кын кы«ы.
Күрәсең. бик чуар кеше булган ул.
Спектакльне яхшы артистлар уйнагач, билгеле, бик уңышлы узгандыр инде- мин суфлер чокырында утырып, барысын да ачык күрә дә алмадым Әйтергә кирәк, минем суфлерлыгым артистларны вакыт-вакыт читен хәлгә дә куйгалады шикелле, чөнки сәхнәдә барган уенга авызымны ачып мин, аларга сүз бирергә дә онытып җибәрә идем Шул чакта артистларның берәрсе будка алдыннан: «Сүз. сүз!» дип пышылдап узгач кына айнып китә идем Хәер, сүз бирсәм дә. бирмәсәм дә алар барыбер үз эшләрен эшли иделәр. Соңыннан мине шелтәләп тә тормадылар — күрәсең, моның ише генә нәрсәгә игътибар итмәскә күптән өйрәнгәннәр инде Ә бәлки «егетнең» күңелен төшермик дигәннәрдер
Әнә шулай итеп китте ул бердәнбер чын спектакль. Икенче көнне үк алар пар ат яллап, бездән Кврмәкәйгә китеп тә бардылар Бездә бары алты гына көн тордылар, әмма бу алты көн минем өчен онытылмас бер бәйрәм булып калды. Алар янына залга керергә никадәр уңайсызлансам да барыбер кермичә түзә алмый идем Гаҗәеп бер хөрлек, таби- гыйлек, гадилек һәм өзлексез уен-көлке иде алар арасында Шуның өстенә Маһирә апа бик матур җырлый да иде «Менә шулар кебек булсаң иде дә, шулар»кебек т.орсаң иде!»— дип хыяллана идем мин ниндидер бер сагышлы-татлы уфтану белән. Үзләре дә сизмәстән алар әнә шулай әсир иттеләр дә киттеләр минем өмит-теләкләрем әле яңа гына уяна башлаган япь-яшь җанымны! .
Шулай да язмышка рәхмәт әйтергә тиешмендер, ахрымы 1925 елның августында Казанга килгәч, күпмедер вакыттан соң, мин алар- ның да Казанда булуларын белдем. Дүртесе дә Уфа театрыннан Казан театрына күчкәннәр икән. Ул чакта татар театры хәзерге ТЮЗ бинасында (Островский урамында) иде. Минем әле аларның берсен дә күргәнем юк, эзләп барырга кыенсынам да, ләкин күрәсем бик килә— ачык кына ан- лап җитмәсәм дә моның минем өчен ниндидер бер әһәмияте булырга тиеш кебек иде. (һич югы. танырлар микән дип кызыксынуым булгандыр бәлки.)
Ниһаять, сезон ачылып, спектакльләрнең берсенә баргач, мин театр бинасында Нәгыймә Таҗдарованы очраттым. Дәштем, билгеле — ул мине шунда ук таныды, ачык йөз белән исәнләште һәм бераз гаҗәпләнеп, минем шулкадәр ерактан Казанга ничек, ни өчен килүемне сорашты. Антракт вакытында сөйләшү кыска гына булса да, бу очрашу мине бик куандырды һәм ничектер тынычландырды Нәгыймә апа әле, Нури абзый белән, шушы ук театр йортының бер бүлмәсендә торуларын да әйтергә өлгерде Шакир абый белән Маһирә апа икенче җирдә торалар икән
...Әкренләп мин калганнарын да күрдем Күбрәк сәхнәдә уйнаганнарын күрә идем, ләкин ара-тирә театр эчендә дә очрата идем Мин — укырга дип килгән яшь кенә егет, ә алар дәү кешеләр, исемле һәм эшлекле кешеләр — үземә ниндидер аерым игътибарны көтмим, әлбәттә, әмма очраганда Дәүләкән малаен танып, бездә биш-алты көн генә булса да торып китүләрен исләренә төшереп, ачык йөз күрсәтсәләр, миңа шул бик җиткән иде. һәм әйтәсем килә, шушы тану, шушы үз итүләре алар тарафыннан гомерләренең ахырына кадәр диярлек бетмәде
Еллар узып, үзем дә инде яшь ягыннан шактый олыгайгач, мин бу дүрт артистның икесе, ягъни Нәгыймә апа Таҗдарова һәм Шакир Ша- мильский белән ярыйсы гына якынаеп та киткән идем. Ни өчен икесе белән генә дигәндә, моның ачык сәбәбе шул: алар Казанга килеп күпмедер торгач та Шамильскийларның яшь балалары фаҗигале рәвештә үлеп китә. Менә ана өчен шушы аеруча зур хәсрәттән сон, Маһирә апа Мирвалиева сәхнәне ташлап, Казан университетының медицина факультетына укырга керә һәм биш елдан инде врач булып та чыга. Сәхнәне никадәр генә яратмасын, күпме генә ияләшмәсен, әмма авыруларга, вакытсыз үлемнәргә каршы көрәшү аның җан таләбенә әйләнә. Ватан
сугышын да уд, башыннан ахырына чаклы врач буларак, фронтларда йөреп уздырды
Нури Сакаев исә 1927 елның февраль ахырында кинәт кенә үлеп китте Мин аның җеназасын (күмү чәрасимен) яхшы хәтерлим Ул елларда шагыйрь, әдип яки артнстнын үлеме аеруча зур бер кайгылы вакыйга булып санала иде Гәзнтәләр дә ана күп урын бирәләр нде Озатырга халык та күп жыела торган иде. Монын шулай икәненә ышаныр ♦ өчен Фатих Әмирхан белән Һади Такташның үлемен искә төшерү дә җитә 5
Нури Сакаевны да бик зурлап озаттылар Иң элек анын вафатына * багышлап. Салих Сәйдәш үзенең мәшһүр «Сакай маршы»н язды Бә- 5 гырьләргә үтәрлек бу гаҗәеп көч ле-м онлы матәм маршы Сакаевны = озаткан чакта беренче мәртәбә уйналды да Нури абзыйның гәүдәсен ф театр бинасыннан алып чыгып, ачык машина өстенә урнаштырдылар = (машина ул чакта бик сирәк нәрсә иде ) Табутының баш очына мәрхү миең ± юан таягы белән кара эшләпәсен, ә аяк очына киеп йөргән ботинкаларын = куйдылар Артистны соңгы юлына анын исән чагында кигән, тоткан әйберләре дә озата бардылар Бу моңарчы күренмәгән бер яңалык нде =
Тагын бер онытылмаслык эпизод: күмү мәраснме Татарстан ура- ; мына җиткәч. «Шәрыкъ клубы» алдында тукталды Халык тынып калды = Кәрим ага Тннчурин машина өстенә басып, татар театрының беренче f үз йорты булган, сәхнәсендә Нури Сакаев та күп мәртәбәләр уйнаган шушы тар гына гади кирпеч бинага мәрхүмнең сонгы сәламен тапшыр ды Әнә шулай тантаналы җылы, күркәм, матур итеп озаттылар та тар сәхнәсенең олы артистын’
Нәгыймә Таҗдарова белән Шакир Шамильский Нури Сакаевтан соң бер егерме ел чамасы озаграк яшәделәр Дөрес, алар да дөньядан бик вакытсыз нртә киттеләр, әмма шулай ла татар сәхнәсен үзләренең онытылмас гүзәл эшләре белән бизәп, театр сәнгатебездә тирән эз кал дырып китәргә өлгерделәр
Мина аларның икесе турында да язарга туры килде Сугыштан сон башта Бөтенроссия театр җәмгыяте тапшыруы буенча Таҗдарова ту рында язарга керештем Нәгыймә апа авыру нде инде Мин аның театр ишегалдында Сәйдәш торган кызыл йортның икенче катындагы кечке нә бүлмәсенә барып, кровате янына утырып, үзе һәм эше турында сөй ләгәннәрен тыңладым Шулай ук язып кнлгәннәречне дә янына утырыч. үзенә укыдым. Әмма басылып чыкканын күрү аңа насыйп булмады (Нәгыймә апа озак авырудан соң 1947 елның мартында вафат булды ) «II Таҗдарова» дигән кечкенә китап бары 1957 елда гынә дөньяга чык ты Шулай да бу китап безнең әдәбиятта артист иҗатын тикшерүгә ба-гышланган беренче тәҗрибә, беренче әсәр дә иде
Шакир Шамильский Нәгыймә ападан ике ел чамасы алданрак 1945 елның маенда вафат булды Хатыны Маһирә апа да фронттан кайтып җитмәгән нде әле Шакир абый бөтен сугышны ялгызы гына бик авыр шартларда яшәп үткәргән. Рәхимсез сугышның корбаны дияр гә дә бхла аны Мәрхүмне җирләгән көн бик нык истә калган, чөнки бу 8 иче май көне нде Ни хикмәттер, шул ук кичне йокларга яткач, тан алдыннан Шакир абын бик ачык булып минем төшем.» дә керде (Соңыннан мин бү төшне язып та куйган идем | һәм шул чакта безнең урам тәрәзәсен кемдер бик каты каккан тавышка уянып киттем Төшем өтелде Янабызмы әллә дип сикереп торсам, тәрәзәгә күрше хатыны капланган, ике куллап кага кага безгә кычкыра: «Нишләп ягасыз, торыгыз, сугыш беткән, ишетәсезме, сугыш беткән, җаныкайларым'»
Әйе. бөек җиңү хәбәрен китергән 9 нчы май таңы иде бу Халыкның шатлыгы чиктән ашкан, урамнарга һәм мәйданнарга ташып чыккан көн нде бу Бу көнне шатлыктан да. хәсрәттән дә җылаучылар аз булмады Тик шуны мәрхүм Шамильский 1ына күрергә өлгермичә бер көн алдан китеп барды
Шакир Шамильский минем иң яраткан, иң хөрмәт иткән кешем һәм артистым иде. һич тә икеләнмичә мин аны бөек артист дип әйтә алам. Билгеле инде, аның турында да мин язмыйча кала алмадым Вафаты уңае белән «Совет әдәбияты» журналында язып чыктым, соңрак тагын тулырак һәм киңрәк тә итеп яздым 1965 елны аның турында бер кечкенә истәлекләр китабы да җыеп чыгардым.
Шулай итеп, малай чакта уйламастан гына үзебезгә ияртеп кайткан артистларым белән миңа соңыннан да әнә шундый якын һәм дәвамлы бәйләнештә булырга туры килде. Кызык икән ул язмыш дигән нәрсә! Еш кына һич көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китереп чыгара икән һәм уйлыйм ки. бу олы затларның минем киләчәгемә дә уңай йогынтылары булмыйча калмагандыр, әлбәттә.
1925 ел. гомумән, бик истәлекле ел булды минем өчен... Нәкъ шушы елда миңа туган-үскән оядан да аерылырга туры килде Безнең тормы шыбызга да шактый үзгәрешләр кертте ул нәүбәттәге бер ел.
Атай хәленә килгәндә, аны нэпның беренче банкроты дияргә була Югарыда язып узганымча, безнең атакай үзебездә фатирда торучы Муса Хәбиров белән базар мәйданында кечкенә такта кибет ачып, шунда бер кыш сату итеп азапланганнан соң. сәүдәләренең рәте-юне булмагач, кибетләрен яптылар да калган сумаларын бүлешеп, тату гына аерылыштылар. Муса абзый, хатыны белән баласын алып. Ташкент тарафлары на китеп барды, ә без үзебезнең мактаулы Дәүләкәнебездә яшәргә тиеш идек. Атакай Дәүләкәнне никтер бик ярата һәм кая да булса күчеп китү турында уйлап та карамый иде. Әмма ләкин әнә шул уңышсыз сәүдәдән соң. нэпның әле иң кызган чагында безнең картның яңадан патент алып, үзе генә сату итәргә рәте беткән булып чыкты Ул елларны кечкенә генә кибет ачып сату итүчеләргә дә зур налог салына иде. һәм моны запас акчалы бик оста сатучылар гына күтәрә ала иде Югыйсә, кибетеңнән дә. хәтта йортыңнан да колак кагуың мөмкин Ләкин бит торырга кирәк, семьяңны асрарга кирәк, безне дә аякка бастырырга кирәк. Атакай күптән инде крәстиян эшеннән аерылган, игәр җире дә. җигәр аты да юк. бар мөлкәте — йортыбыз да бер сыерыбыз гына Бүтән һөнәре юк. яше дә илледән узган. Билгеле ул базар тирәсендә алыш-биреш итеп кенә яши ала. Хуш. шуннан соң нишләргә, нинди юлын-чарасын табарга? Нэп заманындагы базарларда үз кулы белән нидер ясап, аяк өсте генә яки җиргә утырып кына сату итүчеләр дә күп була торган иде Кибет тотмагач, аларны чын нэпманнардан санамыйлар, ә вак-төяк белән табыш итүчеләр генә дип карыйлар Берәү чабата үреп сата, икенчесе чаганнан кашыклар ясап сата, кемдер тагын үзе иләгән куян тиреләрен күтәреп йөри Азмыни шуның ише ипи-тозлык акча табучы һөнәрмәндләр?!. Менә безнең атакай да үзенә шундый бер эш тапты — ул тимер чыбыктан кием элгечләр, таба һәм утюг аслары үреп сатарга кереште Шуларны ясар өчен кирәк булган кискеч, бөккеч. «карга борны» кебек коралларны да каяндыр тапты, ә материалның үзен, ягъни тимер чыбыкның төрлесен Златоуст. Миасс якларына барып, шуннан табып алып кайта иде. Авыр йөк бу аның өчен, әмма бүтән чарасы юк — «башыңа төшкәч, башмакчы буласың» дигәннәр тормышны татыган агайлар.. Белмим, бу «кәсепнең» табышы күпме генә булгандыр инде, ләкин һәр хәлдә акмаса да тамгандыр - акчаның бик бәрәкәтле чагы иде. Шуның өстенә. без йортыбызның урам башына һәрвакыгга фатирчы кертә идек — бу да үзенә күрә бер терәк Менә шулайрак яши торган булдык без нэпның нәкъ «чәчәк аткан» чагында.
Шул ук егерме бишенче елның язында уналты яшь тулды Шул ук елны мин җиденче сыйныфны да тәмамладым. (Сугышлар аркасында өзелеп тормасам. бәлки иртәрәк тә бетергән булыр идем.) Уналты яшь.
үзегез беләсез, адәм баласының балигъ булу вакыты, шушы яшендә кеше малайлыктан аерыла, егет булып /китешү чорына керә Акыл зиһен. хыял, рух барысы да бик тиз үсә. көчәя. тирәнәя башлый Эзлә нү килә, тынгысызлык килә, хәтта борчылу да Чин иң элек менә шушы тынгысызлык белән борчылуны үземдә сизә башладым Билгеле, моның миңа гына кагылган аерым сәбәпләре бар иде Һаҗәргә булган нмегсез ♦ мәхәббәтне әйтеп тормыйм, чөнки мин (гәрчә мәхәббәт газабы кешенең 5 җанын бик җәрәхәтләсә дә) аңа күпмедер дәрәҗәдә ияләшкән идем инде = Иң борчыган, иң уйландырган нәрсә ул киләчәк мәсьәләсе иде Ж иде , сыйныфны гына бетерсәм дә, яшьтән әдәбият укыганга һәм соңгы вакыт = та газета журналларны да күзәтеп барганга күрә, минем аң дәрәҗәм бе т лемемнәи шактый ук өстен иде Кем баласы икәнемне дә бсләм. сәүдә • гәрләргә карашның начар икәнен дә күреп торам, нэпның гомере кыска ; буласын, ил язмышы башка юлдан китәсен дә беркадәр чамалыйм Менә 5 шуңа күрә дә үземә юл сайлау, кем булу мәсьәләсе томанлырак, бнлге- Z сезрәк рәвештә булса да минем җанымны ирексездән борчый да тора _
Гүя мин нидер эшләргә, каядыр китәргә тиеш, әмма кая китәргә, нәрсә ' эшләргә бу кадәресе әле суга сәнәк белән язылган Кечкенә Дәүләкән = шартларында моңа җавап табуы да читен иде. аннары миңа әзрәк кенә f үсә төшәргә дә кнрәк булгандыр, ахрымы
..һәм шушы нәрсәне ничектер сизепме, әллә аң дәрәҗәм өстенрәк булганга күрәме, мин үземнән яшькә олыраклар арасына керергә омтыла башладым Үз тиңнәрем белән Днмнең төрле җирцнә барып су керүләрне яки чабата киеп футбол тибүләрне исәпләмәгәндә минем инде якыннан аралашкан дусларым үземнән нч-дүрт яшькә олы. җиткән егетләр иде Алар арасыннан иң беренче итеп. мин. әлбәттә. Зөфәрне күрсәтер идем Чөнки кече яшьтән үк дәвам итеп килгән якынлыкнынтора бәрә егетләр арасында гына була торган дуслыкка Зйләнүе бик табигый иде Әмма мине аңа тарткан тагын бер тирәндәрәк яткан сәбәп тә бар иде 1өфәр бит ул егерме өченче елдан ук безнең беренче комсомат. яшьләрне ү » артыннан ияртүче, күп эшләрне башлап йөрүче, өстәвенә әйбәт кенә гар мунчы да. шәп кенә днкламатор да иде билгеле инде аның кебек үт кен булган егеткә һәркем тартыла, һәркем ярарга, ышанычын к.панырга тырыша Минем өчен исә кешегә ышану икеләтә зарур иде (Бертә уй нап-көлеп йөргән иптәшләр арасында да иртәме-соңмы мөнәсәбәтләр үзгәрәчәген, бер накытны моның миңа да кагылачагын мнн ничектер сизә дә башлаган идем.) Әмма Зөфәрнең мине читкә какмаячагына ышандым
Икейөзле түгел иде ул. атасы кебек туры сүзле андый кеше хатаң булса туп туры үзеңә әйтер, иллә мәгәр хаиннарча артыңнан китереп сукмас Еллар у iды. нинди генә вакытларны кичермәдек ләкин ике ара дагы дуслык, бер беребезгә ышану какшамады, бозылмады нскечә кала бирде Тик безгә нртә аерылырга һәм озак еллар очрашмыйча торырга туры килде Бары олыгаеп беткәч кенә без. ниһаять яңадан очраша ал дык Ул инде күптәннән Бәләбәйдә яши иде мен.» мнн аны күрер өчен генә ике тапкыр шушы шәһәрдә булып киттем, һәм 1969 елны ү зсмнен туган көнемә Дәүләкәнгә дә чакырып аллым
Зөфәр миннән дә битәр Хәбибрахман белән ныграк дус иле чнн кн яшь ягыннан тиңрәк булып, иртәрәк бер берсен белгәннәр, бергә йө ри башлаганнар Хәзер инде алар икесе дә бу фаш» дөньядан киттеләр, әмма хәтердән һәм күңелдән киткәннәре юк Ак күлмәк. кара чал бар киеп йөргән егет чакларыбызныи тере образлары булып, имхг дә бөтен кыяфәтләре белән минем күз аллымда сакланалар ( оңгы елларда безнең җырчыларыбыз каяндыр «Җомга» көен табып чыгардылар Бу бит Зөфәрнең Димлә йөргәндә, кечкенә гармунында ...верен чинаган көе. безнең ана кушылып, дәртләнеп шашып җырлаган көебез ләбаса' Моннан нәкъ алтмыш еллар чамасы элек'
Эчемнән генә әллә җырлыйм, әллә җылыйм:
Гармунынны тартып уйна үрләргә менгәндә дә. Оны I асым юк үлгәндә дә. гүрләргә кергәндә дә ..
Юк. булмый, җитәр!
Казанга китәсе елны мин тагын үземнән дүрт яшькә олы бер егет белән шактый ук якынайдым Бу — Фәтхелислам Хәкимов иде. Әнисе Ла тыйфа җиңги, энесе — Миңнеислам Батар турында мин «Дәүләкән» өлешендә беркадәр язып узган идем. Аталары грузчик Мансур агай 1914 елны ук тифтан үлеп киткән Тол хатын, ике малай бик авыр хәлдә калганнар, кеше өендә генә үтә фәкыйрьлектә яшәгәннәр Егерме берен че елның ачлыгында алар бәлки исән дә калмаслар иде. ләкин бәхетләреннән аларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала. Карт аларга хәленнән килгән кадәре ризык та һәм ишегалды түрендәге өеннән җылы почмак та бирә Тук елларга ирешкәнче алар күпме-азмы картка хезмәт күрсәтеп, шунда тыныч кына яшәделәр (Ләкин батрак булып түгел, чөнки Гатаулла бабайның үзенең өч җиткән улы бар иде.) Ике малай икесе дә мәктәпкә укырга йөрделәр. Мин үземә тиң Миңнеислам белән нигәдер артык дуслашып китә алмадым, ә менә агасы Фетхелислам белән без киресенчә ару гына дуслашып киттек. Моның ике сәбәбе булды мин Фәтхелисламнан белмәгән дәресләремне өйрәнә идем, икенчедән. Фәтхелислам да минем кебек әдәбият уку белән бик мавыга торган иде. Ул миннән бер сыйныфка югарырак укый һәм әйтергә кирәк, бик сәләтле шәкерт иде ул Бигрәк тә математикадан, ә бу минем иң авыр дәресем,— менә мин аның янына шушы авыр дәресне өйрәнергә бара идем.
Әйткәнемчә, алар ишегалды түрендә озын гына йортның бер янтык мөешендә димме, торалар иде. Ишеге дә аның туп-туры ачык һавага чыга иде Кем өчен, нәрсә өчен эшләнгән булгандыр инде бу мөеш (яки бүлмә), әмма ул шулкадәр бәләкәй иде ки. ишегеннән кергәч тә бусагада ук тукталып калырга туры килә Чөнки эчкәрәк үтәргә урын юк - каршы- да гына мич авызы, уңда, ике стена арасында, кыска гына сәке, шушы ике нәрсә белән «торак мәйданы» тулган да беткән Ашау-эчү, ягу-тору иске киез җәйгән сәкедә, ә үзләренә җитәрлек кёнә савыт-сабалары мич кашагасы белән бердәнбер тәрәзә төбендә Бүтән әйбер заты юк. хәер, мич белән сәке арасында бер бүкән тора икән әле — бу Фәтхелисламның пима (киез итек) төпләгәндә астына иске бишмәт салып утыра торган урыны Күрше-тирә керткән пималарны әйбәт кенә төпләргә ул азмы күпме килере өчен үзлегеннән өйрәнгән иде. Туры безе, кәкре безе, зур калын энәсе, әйбәтләп сумалалаган сүс җепләре бар — дәрестән кайткач. бүкәненә утырып, берәр пиманы ике тезе белән кысып телен дә авыз читеннән чыгара төшеп, эшкә тотына иде.
Фәтхелислам өс тә юка, эш тә кала дип булса кирәк, кыш көне бер дә чыгып йөрми иде, шуңа күрә мин үзем дәфтәрләремне күтәреп аңа килә идем. Үткән дәресйе кабатлыйсы бар. укытучы биреп җибәргән мәсьәләләрне чыгарасы бар — менә миңа шуларны эшләүдә Фәтхелислам дусның ярдәме кирәк. Мин каршысына. сәке кырына утырып, әнә шул «чыкмыйча» мине азаплаган мәсьәлә белән аны таныштырам. Ул әйтергә ашыкмый, эшеннән дә аерылмый, тик «үзең уйладыңмы, тагын уйлап карале»,—ди миңа Мин тагын каш җыерып уйлаган булам, ләкин барыбер «очын» таба алмыйм, тик шуннан соң гына ул ничек эшләргә кирәген әйтеп бирә. Кайчагында аның бер сүз әйтүе җитә— мин шунда ук эләктереп алып, мәсьәләне ахырына чаклы эшләп тә чыгам «Син. Әмир, ялкау,— ди торган иде ул миңа — Әнә тырышкач булдырасың, бит!*— ди иде Мин аның яныннан, билгеле, куана-куана кайтып китә идем.
Биредә аеруча шуны әйтергә жирәк. Фәтхелислам бик сабыр, тыйнак һәм гаҗәп әдәпле егет иде Гаҗәбе шунда ки.— яшьтән үк атасыз калу, авыр нужа, фәкыйрьлек, ачлык бүтән берәүне бәлки бозып та бетергән булыр иде. әмма әнә шуларнын барысын да бик нык татыган Фәтхелисламда бозылуның бер генә төрле дә билгесе юк. киресенчә, әдәп-ин саф ягыннан ул иң әйбәт игартларда яшәп, иң яхшы тәрбия алганнарга* да үрнәк булырлык иде Кайдан, нәрсәдән бу? Бәлки, нәсел нәсәбен g нәндер. бәлки Гатаулла бабай. Габдрахман абзыйларның да ана уңай* йогынтысы булгандыр, ә бәлки авыр нужа аркасында урам малайлары? белән күп аралашып йөрмәү дә аны бозылудан саклагандыр” Ләкин шу- с лай да әхлак дигән нәрсә, минемчә, күбрәк нәселдән килә Энесе Миңне- ♦ ислам да бит бу җәһәттән агасына охшаган
Укулар бетеп, җәйгә чыккач, без буш вакытларыбызда, күбрәк безнең* өйдә китап укырга ярата идек Кояшлы көнне өй артындагы бакчада.» явымлы көн булса, зур залда икәү генә китапны алмашлап кычкырып укый - торган идек Гадәттә, мин ялгыз үзем генә укырга ярата идем, ләкин* хәзер, дәресләрне бергә хәзерләп өйрәнгәнгә күрәме, кулыма яхшырак * китап керсә. Фәтхелисламны да бергәләп укырга чакырмыйча калмыйм * Ул китап укуның тәмен белә, миңа кадәр үк күп кенә дини китапларны •һәм дини әкиятләрне укып та өлгергән Элек бит андый китаплар кулдан кулга йөреп, бик укыла торган булган* Ләкин хәзер инде безнең иң яратып укыганыбыз матур әдәбият, аның да иң яңалары Шундый китап кулга эләксә, без инде аңардан аерыла алмыйбыз, хәтта ннәйнен каймак тугып биргән катыгын ашаган чакта да'
..һич онытасым юк. Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр»еи икәү алмашлап укып чыгуыбызны! Сары кәгазь тышлы, соры кәгазьгә басылган, әдипнең креслога утырып төшкән рәсеме дә урнаштырылган коръәннән дә калынрак бу роман безне тәмам йотты, әсир итте, без аңар дан аерыла алмас булдык, гиз генә бетмәвен, уку рәхәтенең бер дә өзел мичә дәвам итүен теләдек Моңарчы да мин үзем генә якн икәү бергә укы ган матур китаплар аз булмады, әмма «Безнең көннәр» кебек бу хәтле дә безгә ошаганы, безне беткәнче биләп алганы булды микән? Моның сәбәбен без ул чакта бәлки аңлап та бетермәгәнбездер. ләкин шулай да әсәрнең бер ягын сизмичә һәм тоймыйча калмадык роман үзенең эчтә леге, ягыш чоры, вакыйгасы, кешеләре белән безнең өчен гаять яңа һәм кызыклы нде Менә ни өчен аның күп кенә каһарманнары да Даут Урманов. Хәбиб Мансуров («Срүже») Сәхип шәкерт. Гөлбикә. Баязит карый, морза кызы Рауза. Даутның сөйгәне Нәфисәләр хәзергә чак лы онытылмыйча хәтердә сакланып килделәр Мондый хәл сирәк була Ихтимал, шуңа күрәдер, мин бу романның әдип тарафыннан утызынчы елларның башларында төзәтелгән вариантын шушы көнгә кадәр укырга җөрьәт итә алганым юк. ничектер менә беренче басмасыннан алган ти рән тәэсуратны югалтырмын дип куркам Бәлки. мин ялгыша да тор санмындыр. төзәтелгән варианты бәлки яхшырак тадыр да. ләкин нигәдер шуңа ышанып бетә алмыйм Чөнки ул елларда «төзәтелгән» кайбер әсәр ләрнен беренче вариантларына караганда шактый йомшак булып чыгуларын күрергә туры килде I ом у мән. конъюнктурам ияреп әсәр төзәтү ул. минемчә, сәнгать эше түгел
Безнең эшебез китап укып утыру белән генә чикләнми, әлбәттә Күп вакытыбыз уенга, йөрүгә, җәмәгать эшләренә дә китә нде Фәтхел ислам егерме яшендә муйнына хәтта кызыл галстук та бәйләде, мәк тәптә яңа оешкан пионерлар отрядына аны вожатый итеп куйдылар Ә мин күбрәк клуб тирәсендә йөрим, анда үткәрелгән кичәләргә, спек такльләргә катнашырга атлыгып торам Бу җәйдә бегнең яшьләр бик активлашкан иде. ләкин мин аларнын һәркайсы турыңда язып тора алмыйм бик озынга китәчәк Шулай ук бик кышклы. бик күңелле көииә ребез турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел Әмма ике кешенең яз
мышы белән бәйләнгән бер вакыйганы шулай да сөйләү кирәктер дип уйлыйм *
Җәйнең бик ямьле вакытында, печәнгә төшәр алдыннан без дүрт егет, ике кыз спектаңль күрсәтеп йөрер өчен авылларга чыгып киттек. Җитәкчебез Әфтәх исемле, Волкомолда эшләүче егет иде. Зөфәрнең бик якын дусты ул, бер елгылар, бер үк вакытта комсомолга да кергәннәр, җитмәсә, икесе дә оста гына гармунчылар. Ләкин Әфтәх характеры белән Зөфәрдән нык кына аерыла да иде Зөфәр кайнар, тынгысыз, ә бу, киресенчә, сабыр-тыныч, кешеләргә мөгамәләсе дә тигез һәм шуның белән ул безне үзенә тарта да иде... Менә шулай аның җитәкчелегендә авылдан-авылга йөрибез. Ул чакта клуб дигән нәрсә юк. ябылган мәчетләр дә юк әле, тамашабызны гел диярлек мәктәпләрдә күрсәтәбез. Йөри торгач, ахырда без Өршәк буендагы Мерәс дигән башкорт авылына килеп җиттек Бу безнең юлыбыздагы соңгы авыл иде. Мерәсләр бер- берсенә якын гына торган ике авыл — бёз шуларның зуррагында тукталдык.
Авылда җыен көне иде — күчебез белән җыенда йөрдек. Монда күргән ярышларны, уеннарны язып тормыйм — болар билгеле нәрсәләр (Көрәшне, ат чабышын кем күрмәгән?!.) Минем икенче бер нәрсәне язасым килә: халык арасында җыен кызыкларын карап йөргәндә безгә киез эшләпә, ак күлмәк, кызыл ыштан, оек-чабата кигән бер таза-чибәр егет иярде. Кулларын артка куйган, як-ягына каранган була, ә үзе бездән бер адым да калмый — эчебездән генә, шикләнә биреп, бу куе-кара кашлы егеткә ни кирәк икән дип уйлыйбыз. Ахырда йөри торгач, бер туктап торган арада үзе үк башлап Әфтәхтән сорады:
Агай, сез Дәүләкәннәнме?
Ийе, Дәүләкәннән,— диде Әфтәх.
— Әртистләрме?
Әфтәх егеткә сынаулы караш ташлады да көлемсерәп кенә:
Ийе. монда без артистлар, менә бүген сезгә уйнап та күрсәтәбез әле,— диде.
— Бик әйбәт, көнен белеп килгәнсез,— диде егет тә елмаеп, аннары аз гына дәшми торып, тагын сорады:— Ә сез, агай, үзегез кайда эшлисез?
— Минме?.. Мин элек тегермәндә эшләдем, ә хәзер волкомолда эшлим.
Вот!— диде егет эзләгәнен тапкандай кинәт яктырып.— Сез кирәк тә инде миңа!
Хуш. ни өчен әле бу егеткә һич көтмәгәндә Әфтәх шулкадәр кирәк булып чыкты?.. Баксаң, аның бик зур бер теләге бар икән укырга һәм укырга! Юк. ул грамотный егет, үз авылында башлангыч мәктәпне күптән бетергән инде, ләкин хәзер аның кая да булса читкә китеп, зур җирдә укыйсы килә икән. Менә шуңа ничек ирешергә? Волкомол ярдәм итмәс микән?..
Итәр, ник итмәскә!.. Теләгең бик әйбәт, егет кеше, ну читкә киткәнче тагын монда бер-ике кыш укырга кирәк булыр,— диде Әфтәх аңа.
Ләкин егет моның белән килешеп бетмәде, яшем узып бара, быел- дан яки киләсе елдан да калмаска кирәк диде. Кыскасы, алар арасында әнә шундый бик мөһим сөйләшү булып алды.
Әйе, авыл яшьләрендә уку дәрте бик нык кузгалган чак, хәтта менә иң читтәге башкорт авылында да уянган икән инде ул дәрт!
Җыен бетәр-бетмәс, егет безне үзенең өенә дә кыстый башлады. Без. бераз кыенсынсак та, барырга риза булдык — җыеннан кунак алып кайту ул күптәнге йола, аны кире кагу килешмәячәк иде. Егетнең атасы юк. анасы белән икәү генә торалар икән — шулай диде ул безгә.
Җил капкалы, читән абзарыннан башка бүтән бер каралтысы да булмаган, салам түбәле бәләкәй генә ярлы өй, әмма шушы ярлы өйдә егетнең инәсе — озын чандыр гына җиңгә — безне бик тәмле бәйрәм кой
магы белән сыйлады Сары майда гына «йөзгән» нечкә генә әче коймак ашап туймаслык нде Җыеннан ачыгып та кергәч, без аны. иркен сәке гә аякларны бөкләп утырып, сөтле чәйне эчә-эчә. әйбәтләп бөктек кенә! Шәп төште бер таба коймак'
Ләкин соңрак безнең башыбызга бер кайгы да төште. бу авылда спектакль куярлык урын юк икән. Иске генә мәктәпләрен яртылаш сүтеп. ♦ яңадан сипли башлаганнармы шунда кыскасы. Аңа кереп, тамаша < күрсәтеп булырлык түгел диделәр безгә Бик аптырауда калган идек. = шуннан соң хужа егетебез безне түбән Мерәскә алып китте Ике авыл 3 арасы бик якын иде. жәяүләп кенә барып та жнттек. Кечкенә генә, бөтен = генә, күңелле генә бер авыл икән бу Яна Мерәс һәм шушы авылда заман ? ның кая таба барганын чамалый белгән бер бай башкорт үзенең келәт * белән абзар арасындагы арбалар, чаналар тора торган ачык лапасын ; безгә биреп торырга риза булды Кердек, карадык, лапасның түшәме юк. = кыегы гына бар, аркылы киртәгә кибәр өчен яшь каен себеркеләре элен - гән. Хужа сбруйларын келәткә күчерде, арбалар үз урынында калды = Без лапасның бер башын дәррәү генә әржә. мичкә кебек нәрсәләрдән б\ - шатып. жир идәнен себереп, чаршау корып жнбәрдек Тамашачылар х өчен бер-ике эскәмия дә табылды, калганнарына әнә арба чана, я аяк f өсте генә карарлар Елына бер килгән тамаша бит бу. тик менә бик каран гыга калмасак иде. Чөнки ут юк. ут булмаячак, хужа лапаска лампа асуны катгый рәвештә тыйды Дөрес тыйды, әлбәттә Көннең дә нң озын чагы, сәгать уннарда гына сыек караңгылык иңде, бары шул чакта гына ике авылның утызлап яшь-жилкенчәкләре лапаска, ниһаять, кереп тулдылар Без инде күптән әзер идек, көтә көтә арып та беткән идек Әфтәх яшь ләргә комсомол исеменнән кыска гына нотык сөйләде, шуннан без чаршауны шылдырып, уйный башладык Кызганычка каршы, нәрсә уйна выбыз ачык кына хәтердә калмаган ялгышмасам «Яшы-tp алдат мыйлар» дигән ике пәрдәлек кенә комедия иде бугай Хәер ни генә уйнамыйк, лапас астына йолдызлардан гына иңгән төнге яктылыкта тамашачылар йөзләребезне ачык күрмәсәләр дә. сүзләребезне бик ихлас тыңладылар. Ул заманда читтәге авылларда «тиягер» днгән нәрсә бик тансык иде. яшьләр бик мавыгып карыйлар һәм тәртипне дә һич тә боз мыйлар иде. Тамаша беткәч тә .зле алар таралырга ашыкмыйча урамда безне көтеп тордылар
Без эшне бетереп, жыенып. хужага рәхмәт әйтеп чыкканда таң сызы лып килә, жир өстенә тын-соры яктылык әкрен генә жәелә башлаган нде инде Яңадан иске авылыбызга кайтырга булдык, әлеге юлдаш егетебез үзенә чакырып тора кызлар өйдә, ә без печәнлектә йокларбыз, ди Киттек Безгә ияргән егетләрнең берсе «Давай, чабыннан кайтаек әле», диде Чынлап та нигә тузанлы юлдан атларга1 Авылны чыккач та болынга төшә торган арба эзе белән Әршәккә таба борылдык Бо лында яшь үлән тезлән югары, иртәнге бал чыгы төшкән, чәчәкләргә инде бал кортлары да килеп житкән Куе үләндә күп эзләр калдырып атлый быз Тынлык, алсу-тирән тынлык, тик әнә әрәмәлектәге кошлар гына уя нып, баляляры белән нидер мекердәшәләр Әфтәх гармунын күкрәгенә күтәрә биреп, тартып жибәрде Тирән тан тынлыгында яңгыраган гар мун тавышы гажәеп икән ул! Бәгырьнең кай жирен.» генә үтеп керми i ■ нинди генә хисләр уятмый икән ул' Хәтта егетләрдән гармунга кушылып жырларга жөрьәт итүче дә булмады һәммәсе тә әсәрләнгән йотыл ган, онытылган, гүя аларга шушы гармун тавышыннан башка берни дә кирәкми1 һәм Әфтәх тә шуны сизгәндәй аеруча бер дәртләнү, кабыну белән, әйтерсең соңгы мәртәбә, бөтен күңелен жанын салып уйнады Күпме уйнады.'нинди көйләр уйнады мин әйтә алмыйм >мча лнын шул
уйнавы' минем хәтеремдә, минем колагымда гомерлеккә торып калды
Сүз ике язмыш турында дидем. Инде менә шуның берсе: шул ук җәйнең сентябрь башында Әфтәх Уфа рабфагына укырга китәргә тиеш. Китәсе көнне ул кечкенә чемоданына кирәк-яракларын, китап-дәфтәрләрен салып, эшен бетереп куя да. урам аша гына торган Гомәр исемле егеткә әллә йомыш төшеп, әллә күрешеп чыгар өчен генә керә. Гомәрне мин дә бик яхшы белә идем Ул ире үлгән Хәят исемле укытучының улы иде. зур кара күзле, кара чәчле, тыгыз-җыйнак бәдәнле егет, мандолинада бик оста уйнаучы — мине дә уйнарга өйрәтеп маташкан иде дә, тик бер хикмәт тә чыкмады Гомәрнең Әминә исемле миннән берничә яшькә генә кечерәк, күп малайларны үзенә караткан бик чибәр сенлесе дә бар иде Алар Дәүләкәнгә ачлык елыннан соң кайсыдыр шәһәрдән күчеп килделәр. Ахрысы шунлыктан Гомәр дә, Әминә дә бик пөхтә киенеп йөрүләре һәм үзләрен ничектер һавалырак тота белүләре белән безнең Дәүләкән яшьләреннән ^аерылыбрак, өстенрәк торалар да иде. Шулай ук шәһәр йогынтысыдыр инде. Гомәрнең һич берәүдә булмаган ау мылтыгы да бар иде.
...Әфтәх менә шуларга керә, өйдә Гомәр ялгыз үзе генә була. һәм... бераздан Гомәр кулында әлеге ау мылтыгы атылып китә. Тугыз ядрә Әфтәхнең йөрәге аша үтә — кайберләрең соңрак аның аркасыннан ярып та улалар. Әфтәх берничә минуттан җан да бирә Әнә шундый фаҗигале, мәгънәсез үлем!..
Игътибар иткәнсездер, мин мылтык Гомәр кулында атыла дидем, ягъни ул Әфтәхне үтерү максаты белән юри төзәп атмаган. Соңыннан суд та аңа мондый гаепне тага алмаган, һәм Гомәрнең юри үтерү максаты белән атуына ышануы да бик читен, чөнки моның өчен аңарда Әфтәхкә карата ниндидер зур дошманлык, үч алу теләге булырга тиеш Ләкин мондый дошманлыкны берәү дә белми, берәү дә сизмәгән — хәтта Әфтәхнең иң якын дуслары да. Кыскасы, мылтык Гомәр кулында ялгыш атылган (әлбәттә. саксызлык аркасында дип уйларга кирәк) тикшерү, вакытында Гомәр бары тик әнә шулай андаткан Әйткәнемчә, алар өйдә икәү генә булганнар, әмма ничек булганын сөйләүчесе бер генә!
Дәүләкәннең беренче комсомолын бик зурлап җирләгәннәр, бөтен яшьләр, бөтен мәктәп укучылары озата барган, митинг булган, бәхилләшү сүзләре әйткәннәр. Зөфәр әйтә. Әфтәхне күмгән чактагы шикелле минем гомеремдә алай җылаганым булмады, ди.
Мин бу вакытта Казанда идем инде. Бу фаҗигале вакыйганы үз күзем белән күрмәдем Тик күп еллардан соң моның барысын да миңа Зөфәр сөйләде. Ул иң элек кан эчендә яткан Әфтәх янына барып җиткән, ул күргән. ул белгән мылтык атылудан башка һәммәсен — менә мин дә Әфтәх һәлакәтен нәкъ аңардан ишеткәнчә язып чыктым
Хәзер икенче бер язмышны да искә төшерик. Әлеге Мерәс җыенында очрап, безгә ияреп йөргән. Әфтәхкә укыйсы килүе турында борчылып сөйләгән киез эшләпәле, оек-чабаталы башкорт егете шул ук елны Казанга килеп чыкты — без аны, һич көтмәгәндә кала урамында очраткач, гаҗәпләнеп тә калган идек. Егеттә уку дәрте чынлап та бик көчле булган икән. Башта ул рабфакка керә, аны бетергәч, Казан университетында укый, аны да бетергәч, аспирантурада кала (шикелле) — һәрхәлдә сәләте һәм тырышлыгы аркасында бу мәһабәт, таза адәм үсә-үсә фән докторы дигән дәрәҗәгә дә ирешә. Махсус белеме буенча геолог ул. Татарстанда нефть ятмаларын табуда күп эшләгән галим. Озак еллар Казанда торган иде. хәзер Уфага күчкән дип ишеттем Мин һаман аның исемен әйтмичә килдем. Инде ярый да торгандыр: ул— Билал Юсупов Нефть чыгаручылар аны яхшы белергә тиеш
Ике язмыш' Алар нәкъ бер төсле булырга тиеш иде кебек Ләкин әнә берәүгә язды, берәүгә язмады! Язмыш үзенә күрә бер табышмак ул!..
— Укырга, укырга, укырга!—дигән Ленин бабай, һәм бу ялкынлы өндәү татар, башкорт яшьләренең дә колагына кергән иде. Егерме бишенче еллардан башлап, бигрәк тә татар яшьләре арасыннан, читкә укыр
га китүчеләр күбәйде Озакламый бу үзенә күрә бер хәрәкәт рәвешен алды Авыл егетләре һәм кызлары Бәләбәй. Уфа. хәтта Казан белән Мәс- кәүгә таба да юл сала башладылар
Миндә дә шул ук теләк, шул ук кайгы Әмма бу кайгы бары укыйсы килү белән генә чикләнмәгән иде Әйткәнемчә, яшьтән ук әдәбият уку. <(>Н1Ы вакытта гәзит журналларны карап бару һәм үземнән олырак яшь • ләр белән аралашу нәтиҗәсендә минем күңел күзем шактый ук ачылган = иде Миңа үз юлымны табарга кирәк, һәм соңга калмыйча' Әгәр Дәүлә- £ -Кәйдә торып калсам, мин югалырмын, мин бер кем дә була алмам ме * нә шундый бер эчке сизенү минем җанымны гел борчый да тора. = Тыштан гамьсез йөрсәм дә. уйнасам көлсәм дә мин тыныч түгел, мин 5 һаман уйланам Билгеле, гел китү турында, каядыр китәргә кирәк. « тик Дәүлэкәндә генә калмаска' Әлбәттә, минем өчен ик якыны, иң = уңае Уфа иде Анда җизниләр тора, җизни зур урында эшли (Шәриф “ Сүнчәләй Башкортстан гыйльми мәркәзенең рәисе иде) аларга барып = сыенырга, алар ярдәме белән берәр җиргә укырга да кереп булыр “ иде һәм шушы өмит белән җәй уртасында, ниндидер сылтау табып. * Уфага барып та кайттым Ләкин баргач күрдем (хәер электән дә £ белә идем), алар Рокыя тутакайның өч ятим баласын укыталар. Кар = галыдан Зөләйха да килергә тиеш икән, шулар өстенә мин дә кил - сәм. бу бик күпкә китәчәк, килешмәячәк мин менә шуны аңладым Әлбәттә, теләгемне әйткән булсам, алар тарафыннан бәлки бер төрле ярдәм дә булыр иде. ләкин әйтеп белдереп тормадым инде Мин әле аларга әйтмичә генә үземә эш тә эзләп карадым, бер ике учреждениенең коридорына да кереп чыктым, әмма юкка гына вакыт әрәм итеп, каңгырып йөрү иле бу Әйләндем тулгандым да тизрәк Дәүләкә нем ә кайтып киттем
...һәм кайтсам, минем алдымда Һйч көтелмәгән икенче бер юл ачылыр га тора, имеш' Эш шунда ки. мин Казаннан Татарстан гәзнтәсен алдыра идем Билгеле инде. Казанның үзеннән килгән гәзнтәне мин башыннан ахырына чаклы бик җентекләп карап чыга идем Бу юлы да Уфадан кайтуыма килеп торган гәзитәләрне дикъкать белән күзәтеп чыктым Шул чакта берсенең соңгы битендә басылган*игъланга күзем төште Укыйм, яхшырак төшенер өчен икенче тапкыр да укыйм хуш. нәрсә бу3 Казан да рәссамчылык, һәйкәлтараш. гыймарәтчелек мастерскойлары бар икән Игъланда менә шушы мастерскойларга укырга керү шартлары басыл ган Яг ъни мәсәлән, бу мастерскойлар имтихан бнреп кергән яшьләрне я рәссам, я һәйкәлтараш. я гыймарәтче итеп чыгарачак нкән Татар яшь ләрен махсус менә шунда укырга чакыралар' (Ул мастерскойлар русча Архумас дип атала нде )
Бу игълан мине бердән канатландырып җибәрде, бөтен уем бары шун да тупланды рәссамның кем икәнен мин беләм. һәйкәлтарашын бик үк белеп бетермәсәм дә. чамаладым һәйкәлне ясаучы булырга тиеш, ә гыймарәтчелекне лөгатьтән карарга туры килде, ансы архитектура, имеш, яг ьнн матур биналар салдыручы Нинди шәп. нинди гүзал һәм мактаулы һөнәр иясе булырга мөмкин нкән ләбаса' Шартларына караганда, шунда керер өчен минем белем җитәргә дә тиеш кебек
Кыскасы. 6v игълан мине тәмам хыялыйга сабыштырды мин ннде башка бер нәрсә турында да уйлый алмый башладым Ятсам да торсам да минем уемла бары Казан, бары шундагы мастерскойлар, бары туларда укып һәйк.злтарашмы. гыймарәтчеме булу хыялы' (Рәссам булырга кү зем җитми, чөнки рәсемне бик зфчар ясый идем ) Ә күңелгә бер кереп утырган уйдан котылу мөмкин түгел димәк, китәргә, һич нигә кара мыйча китәргә, китәргә!
Әмма минем юлымда гаять зур киртә бар атам анамның ризалыгын алырга тиешмен Бу ансат булмаячак, ялгызым гына Казанга чыгып китү өчен ризалык алу. юк. бу бик авыр булачак Ләкин мин тәвәккәлләргә
тиеш, вакыт аз, сузарга ярамый, ашыгырга, ашыгырга кирәк! Берничә көн бәрелеп-сугылып йөрдем дә, ахырда туп-туры әйттем үзләренә: Казанда менә шундый уку йорты бар, ул менә шундый кешеләр укытып чыгара, мин менә шунда китәргә булдым, дидем. Билгеле, алар минем «һәйкәл тарашларымны тамчы да аңламадылар. Инәй шунда ук ике кулын селтәп: «Ни сөйлисең, балам, куй, жүләрләнә күрмә, бер кая да җибәрмим!»— диде һәм яшьләрен тыя алмыйча җылый ук башлады. Атакай исә ашыгып каршы төшмәде, ул шактый ук уйга калды. Әлбәттә, ул укуның кирәклеген белә, укуга каршы да түгел, әмма Казан хәтле җиргә барып кергән мәктәбем 'нәрсә ул, нәрсәгә укыталар анда, рәтле кеше чыгачакмы аннан — менә нинди уйлар аны борчый иде булса кирәк Бу хакта сүз күп булды, көн дә диярлек миңа үзем дә юньләп белмәгәнне аларга тотлыга-тотлыга аңлатырга, төшендерергә, еш кына кызып китәргә, жылап та алырга туры килде. (Духтырлыкка яки агрономлыкка укыйм дисәм, билгеле, бик тиз аңларлар иде ) Ләкин иң төп авырлык бу түгел иде, иң төп авырлык минем «ике бөртек»нең берсе булуымда иде. Ничек итеп шундый газиз балаңны жаныңнан аерып, әллә кайдагы зур калага җибәр- мәк кирәк, китәр дә югалыр, эзен дә таба алмассың, ходай үзе саклый күрсен! Бигрәк тә инәйнең бөтен курыкканы, гел әйтеп торганы әнә шул иде. чөнки ул үзе күп йөргән, күп җирләрне күргән кеше Тик яшеңбәләкәй- рәк, улым, ди ул миңа, берәр ел сабыр иткәндә яхшырак булмасмы, ди. Ләкин инде мин сүз-киңәш тыңлаудан узган идем, һич нигә карамыйча өзлексез китүне таләп итүем, өзгәләнүем, бәргәләнүем ахырда аларның каршылыгын сындырды. Ниһаять, атакай соңгы сүзен әйтте: «Ярый, улым, бар, бәхетеңне сынап кара!»—диде. Тик шулай да бер шарт белән: мин үземә ышанычлы бер юлдаш табарга тиешмен Аңлыйм инде, аңлыйм шартларын — куркалар бичаралар, ялгызымны гына чыгарып җибәрергә!
Минем шатлыгым, әлбәттә, эчемә сыймый иде, мин инде Казанны күрмәс борын ук бәхетле идем Ә юлдаш (иптәш) мәсьәләсенә килгәндә атайлар бик дөрес әйтәләр — юлдашсыз ярыймы соң?! Юл ерак, Казан күрмәгән шәһәр булганга күрә генә түгел, ә яшь чакта без, гомумән, иптәшсез бер көн тора да, бер кая бара да алмый идек. (Хәзер генә ул ялгызлыкка өйрәндек.) Кыскасы, иптәш кирәк Тик менә кемгә әйтергә, кемне күндереп булыр икән?.. Барлык дусларымны берәм-берәм күздән кичерәм — бу зур эштә бит дус малайның үз теләге генә җитми, бигрәк тә ата-анасы риза булырмы — менә хикмәт нәрсәдә!. Мәсьәләнең иң элек шушы ягын уйлап, мин башта Сафиулла абзый малае Габделбарыйга әйтеп карарга булдым Сафый абзый балаларына белем бирүне бик хуп күргән кеше, кызы Рәкыя апаны да революциягә хәтле үк рус гимназиясенә биргән иде, малайларын да иске мәдрәсәгә йөртмичә бары совет мәктәбендә генә укытты Бари үзе дә безнең арада иң тырышып укучы иде, киләчәктә дә ул барыбер кая да булса укырга китәчәк.
Мин аңа үземчә бик мавыктыргыч итеп, гәзитәдәге игълан турында сөйләдем. Беләсеңме, Казан бит ул дидем, теләсәң рәссам, теләсәң һәйкәлтараш яки гыймарәтче (архитектор) булырга мөмкин дидем Түп-түгәрәк битле, кап-кара Барыем мине елмаеп кына тыңлады Елмаюдан кысылып бетә язган күзләренә карап, аның әллә чынлап, әллә юри генә тыңлавын белеп тә булмый иде. Мин сөйләп беткәч, ышанмагандай сорап куйды:
— Ә сине җибәрәләрме соң? I
— Шту син!— дидем мин, гаҗәпләнгән булып — берсүзсез җибәрәләр. Шуңа күрә сине чакырам да.
Ярый, мин дә әткәйләргә әйтеп карармын,— диде Барием, ничектер сүлпән генә.
. Әнә шулай балаларча гына сөйләшеп алу булды безнең арада Барый ни өчендер Казан турында да, мнн мактаган уку тарында да сора шып тормады, шуңадыр инде миндә ана ышаныч та туа алмады һәм икенче көнне үк инде ул мина «Юк. малай, булмый, әткәйләр якын да килмиләр», диде
Сөйли белмәгәнсеңдер. ышандыра белмәгәнсеңдер,- дидем ф мин ана. кинәт ачуым килеп
Ә нәрсәгә ышандырып торырга,— диде Барый, бер дә исе кит - мичә генә Тугызны бетергәч, мин. беләсеңме, духтырлыкка укырга I китәм Бәлки әле шул ук Казанга'
«Алай икән! дидем мин эчемнән генә, һәм бер хакыйкатьне нн = чектер аңлагандай булдым рәссам якн һәйкәлтараш булыр өчен генә ф уку берәүне дә артык кызыксындырмый да. тартмый да. күрәсең' Дәүлә- х кән малайларына болар чынлап та бик ерак, бик ят нәрсәләр Дух » тырлыкка яки агрономлыкка уку — бу икенче мәсьәлә, бу инде бик дә- = рәжәле дә һәм бик кирәкле дә
Әмма кемне дә булса табасы иде бит. шайтан алгыры' Бик мн- J һим ич бу минем өчен табылмаса. минекеләр дә я сүрелә башларлар :
Тик кемгә барып төртелергә, кемне генә котыртып карарга?' Габдрах х майнымы? Юк. ярамый, кирәкми, үзе теләсә дә чөнки ышанычлы * иптәш түгел Таһирны да котыртып булмаячак, үзенен шушындагы туфрагына бик нык тамыр җибәргән малай, кышларын атасына ияреп бүре сугарга йөри, җәйләрен тирә як җыеннарны калдырмыйча кола айгырларын чабышка йөртә, аннары кунак ярата, туй ярата, аулак өйләрне ярата Менә шунда ул бәлки үзеннән берәр «һәйкәл» ясап та калдырыр Дөрес, минем Мәхмүт дустым бар. ул минем белән Казанга түгел, җнр читенә дә китәр иде, әмма ләкин атасының каты кулларыннан ычкына алмаячак Итче Галинең нинди кеше икәнен мнн сезгә сөйләгән идем инде
Әнә шулай кемгә тукталырга белмичә, күнелдән эзләп, сайланып йөри торгач, мнн кайгымны Фәтхелисламга әйтеп карарга булдым. (Сез беләсез, соңгы вакытларда без аның белән шактый якынаеп киткән идек I Әлбәттә, аны кузгатып булыр дигән өмет белән түгел чөнки Фәт.хел исламның шушы ишенә җитеп. Дәүләкәнйән беркая да аяк атлап чыкканы юк (Аргы яктагы Көрмәккәйдә дә булганы бар микән әле’) Икенче
I дән, фәкыйрьлекләре бик көчле. Казанга хәтле чыгып китәргә кайда аның акчасы да кайда кием салымы?! Аннары бит ул монда инәсен карарга, энесенә дә ярдәм итәргә тиеш. Дөрес, укырга бнк сәләтле егет күрше тирәгә пима төплн-тнплн булса да Дәүләкәннең тугыз еллыгын бетерер инде, иллә мәгәр читкә китеп укулар ана. ай һай. насыйп булыр микән?!
Шулай да мнн аңа бер керүемдә аптыраганнан гына Казанга китү мәсьәләсен әйттем, иптәш юклыктан зарландым, менә синең белән киткәндә ниндн шәп булыр иде. дип тә өстәдем Ул моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, бары «Кая. миңа да китереп күрсәт әле шул нгъла ныңны!» диде
Шул ук көнне мин ана гәзитәне китереп тә күрсәттем Бик җентск ләп укыды да тагын бер сүз әйтмичә кире ү земә бирде «Я. ничек сон’» дидем мнн. сабырсызланып «Әйбәт, ләкин синең өчен түгел», диде ул. «Нишләп?» «Рәссам булыр өчен зур кабилият кирәк'»
Аңардан моны ишеткәч, мнн кинәт аптырап калдым
Туктале. Фәтхелислам! дидем, ашыгып Анда бит әнә гыймарәтче булырга да укыталар Кем ул гыймарәтче?
Ну зур йортлар, матур биналар салдыручы Русча әйтсәк, архитектор
Әһә. үзен дә беләсең икән! Нигә әнә шуңа укымаска’ Мин мәсәлән, шул бүлегенә керергә дни барам да
Ни әйбәте шунсы инде аның. диде Фәтхелислам ниһаять
уйланып кына — Мине дә бик кызыксындыра анысы архитекторлыкка уку!..
Миңа җитә калды аның бу сүзләре. . Бернинди өметем булмаса да. мин аны бик нык кыстый башладым. Төрлечә — мавыктырып та, мактап та, хәтта ялварып та Ләкин ул сүзен әйтергә ашыкмады — отказ да юк, ризалык та юк, бары «уйлармын» дип кенә куйды. (Гүя миннән коты лыр өчен генә!)
Әлбәттә, аңа тәвәккәлләве бик читен — мин моны күреп торам Ләкин бит миңа да көтүе ансат түгел, август аена кердек, китәргә булганда ашыгырга кирәк, хәзерләнергә!.. Мин инде бүтән егетләргә әйтеп тә тормадым, көн дә ут капкандай тотам да Фәтхелислам янына йөге- рәм . Булса, аның белән бергә, булмаса — үзем генә! һәм менә ахырда Фәтхелислам тыныч кына минем белән Казанга барырга риза булуын белдерде. «Я. алла!» дидем мин. бер жиңел сулап. Җилкәмнән, әйтерсең, «Ярыш» тавы төште!..
Хәер, Фәтхелисламның бу кыю адымын мин бары үземә генә кай тарып калдырсам, өстемә артык зуржаваплылык алу булмасмы икән?.. Аның бит үз акылы бар, ул үзе барсын да уйлаган, исәпләгән булырга тиеш. Әмма шулай да кыю адымның сәбәпчесе мин булдым, мин аны урыныннан кузгаттым Аның киләчәк язмышында моның хәлиткеч әһәмияте булачак әле — сез дә бер күрерсез!
Ярый, бусы булды, инде тизрәк юлга әзерләнергә кирәк. Үзем ашыгам, Фәтхелисламны да сакланып кына ашыктырам Бездә, моңаебрак булса да әзерлек бара Атакай бер жинел генә ак кәрзннгә бик һәм йозак куеп бирде Инәй шул кәрзннгә юып киптергән, сырлы бәләк белән тәгәрәткән күлмәк-ыштаннарымны, бер-ике өске күлмәгемне, тастымал, оекбаш, кулъяулык кебек әйберләремне әйбәтләп салып куйды (Кышкы киемнәрне, әгәр Казанда калырга туры килсә, соңыннан посылка итеп жибәрергә булдылар.) Китәр көн житкәч. инәй юлга күп кенә итеп ит кыздырды, бер тавык та пешерде, бер бөтен икмәк, май, күкәй кебек азыкларны да кичтән әзерләп, шуларның барысын да аерым бер кечерәк бөрмәле капчыкка тутырды Атакай кулыма 10 сум акча бирде Бу, әлбәттә, аз, бик аз, ләкин мине, артыңнан тагын жибәрербез, дип юаттылар Акча белән бергә атакай Казан докторы Әбүбәкер Батырга- рәй улы Терегулов исеменә язган хатын да миңа тоттырды Казан халкына бик билгеле, соңыннан профессор булып танылган Әбүбәкер абзый Терегулов безнең Каргалыдан чыккан кеше, атакай аны яхшы белә икән — белү генә түгел, кайчандыр аңа ниндидер ярдәме дә тигән.. Без менә шушы хат белән Әбүбәкер абзыйларга барып керергә тиешбез Бүтән безнең барып төртелер урыныбыз да, кешебез дә Казанда юк
Тәгаен китәсе көнебезне минем дус-ишләргә артык белдерәсем килмәде Шаулап озатырлар, ә кире әйләнеп кайтырга туры килсә? Юк, кирәкми, белми калулары яхшырак Әмма күрше Борһан абзыйларга кереп чыгудан тыела алмадым Бигрәк тә һажәр өчен . Соңгы тапкыр күрәсем, күрешәсем һәм нәрсә әйтеп калыр икән дип беләсем килде Кичкырын гына кердем Зәкәрия, Яхъя. Хава. Хәким — алар бик ишле бит Барысы да шаулашып, мине сырып алдылар Барысы белән дә саубуллаштым, ләкин алар арасында һажәр юк иде. Ул өй эченнән — ачык тәрәзәдән безнең тамашага карап тора иде Беләм, чыкмаячак һәм яныма килмәячәк. Мин үзем ачык тәрәзәгә бардым, «иртәгә мин кнтәм инде».— дидем, кулымны суздым. Ул да кулын бирде.ул да: «Хушыгыз!»— диде һәм шуның белән саубуллашу бетте. Мин чыгып киттем Йөрәктән суырып кына ташлыйсы иде дә бит. булмый гына ләбаса, ходаем!. Ярый, зур сәфәргә чыгар алдыннан күңелне болай төшермик әле — миңа язган бәхетләр дә бәлки табылыр әле, табылыр
Менә китәсе көнебезнең кояшлы иртәсе — бу августның әллә жидесе. әллә сигезе иде. Иртә генә тордык, иртә генә чәйне дә эчтек. Барыбыз да уйчан, инәй, бичара, боек, әйтер сүзләр дә беткән кебек.
Тик энем Илдархан гына гамьсез, бернинди күңелсезләнү юк. хәтта китүемә үзенчә куана да иде бугай. Әйтерсең, агасының Казан хәтле Казангд китүе малайлар алдында аның да дәрәҗәсен күтәрәчәк' Минем вйдә утырасым килми, тиз генә Фәтхелисламга барып килдем — хәзер ләнеп ята. станциягә бер вакытта чыгарга булдык. Соңгы тапкыр ишегалдын әйләнеп чыктым, соңгы тапкыр коебызның салкын суын эчеп « карадым... =
Без өйдән күтәренеп чыкканда каршы яктан Фәтхелислам да үзе S ясаган тоткалы әрҗәсен күтәреп һәм инәсе белән энесен ияртеп, безгә j таба киләләр иде Бергә кушылып, ишле бер төркем булып. Холодный = тыкырыгы буйлап тимер юлына таба атладык Безнең бит юлыбыз баш ~ та поезд белән Уфага, аннан инде пароход белән Казанның үзенә. ♦ боерган булса! х
Вокзалга кайбер иптәшләр дә озата чыкканнар иде Алар үзләренең х көлү шаяртулары белән безнең хәлне бераз җиңеләйттеләр Югыйсә. = аерылышу минутлары күңелсез авыр, ничектер киеренке — ясалма = була башлый Инәйләрнең йөзләрендә хәсрәт, күзләрендә яшь. әйтер * сүзләре әллә беткән, әллә төер булып утырган, ә без. китүчеләр, аларның - хәлен җиңеләйтер өчен берни лә эшли алмыйбыз Таптанып торабыз jj як-якка каранабыз, берәрсенең юк кына сүзеннән дә. тай кешнәгәндәй - кинәт кенә көлгән булабыз Ярый әле болай интегеп тору озакка бармады Әнә. элеватор ягыннан килеп чыккан поездның кара паровозы күренде Атакай безгә билетларны алып, китереп биргән иде инде Пассаҗнр поез ды монда ике өч минут кына тора Килеп туктавына без барысы белән дә ашык-пошык саубуллаштык, инәйләр тавышсыз гына жылаша баш ладылар Әйберләрне тиз генә эләктереп, вагоныбызга йөгердек Юри ашыкмый торган проводник билетларны караганчы һәм бег кереп урнаш канчы поездыбыз инде кузгалды да Бәй. киттек тә мени?' Тизрәк ачык тәрәзәдән сузылсак, әнә вокзал бинасы да, кызыл фуражкалы станция начальнигы да. бер җирдә өелешеп, селкенмичә безгә карап торучы якын нарыбыз да әкрен генә артка йөзгәндәй ераклаша баралар Без аларга кул болгыйбыз, ә инәйләр күзләренә җәелгән яшь пәрдәсе аша безне бәлки күрми дә торганнардыр Поезд кызулый станциянең озын, сары пакгаузларын узабыз, менә биш катлы «Труд» тегермәнен дә үттек, тимер юлына якын йортларның түбәләрен соңгы тапкыр күреп калдык Озак ламый поездыбыз казылма чокырга керде һәм Ләүләкәнебез күздән дә югалды Без киттек, без мннут саен ераклашабыз Ләкин бу минутларда ниләр уйлап, ниләр кичерүебезне мин аңлата алмыйм Гомумән, җитди уйлар килде микән безнең таркау башларга? Үзара сөйләшмибез, ачык тәрәзәдән яшел кырларга тик кенә карап барабыз Әмма ләкин уйлый белмәсәк тә ниндидер бер эчке сизенү кичерә идек шикелле Күңел нең бу сизенүе нке капма-каршы тойгыдан, ягъни бүгенге аерылышу кайгысыннан һәм. ниһаять, китә алу куанычыннан туган иде булса кирәк Шуңадыр инде безгә бер үк вакытта ямансу да һәм ничектер җиңел дә кебек иде
Поездыбыз такылдап, селкенеп бара да бара Дәүләкән каршында гы ялгыз, мәһабәт «Ярыш» тавы да бездән әкренләп ераклаша, тик кин тугайлар уртасыннан боргаланып аккан Дим генә бездән калышмын аның юлы да биек Уфа тауларына чаклы Разъезд саен туктый туктый барган поезд безне Уфага бер өч сәгатьтән генә илтеп җиткерәчәк һәм менә кузгалып китүебезгә күпме генә вакыт үткәндер инде, безгә беренче юл газабын да татырга туры килде Әйтсәм, кеше ышанмас, һич уйламаган көтмәгәндә нәрсәдәндер кинәт Фәтхелисламның бизгәге кузгалчы Аның бизгәге барын белә идем, ләкин авырып ятканын к\pi энем юк иде. шактый ук әшәке бер нәрсә икән ул' Фәтхелислам, бичара, дер дер калтырый, теше тешкә тими, үзе көлдәй күм күк булды Остәге сәндерәгә менеп, капчыгын баш астына салып, бөгәрләнеп ятты Я кн рәк бит. үч иткәндәй, юлга чыккач кына' Мин. билгеле, бик борчылдым.
нишләргә дә белмим. Уфадан кире борылмаса ярар иде дип курка да башладым. Чишмәгә җиткәч, вокзалдан аңа бер кружка кайнар су китереп бирдем. Ул шуны ике учына алып, тешләренә тидерә-тидерә. йотымлап кына эчте. Рәхмәт әйтеп, кружканы кире бирде. Бераздан калтырануы басылгандай булды һәм йокыга киткәндәй тынып калды.
Сәгать өчләр тирәсендә Уфага килеп җиттек. Вагоннан төштек, зур бина аша вокзал мәйданына чыктык. Каршыбызда Уфаның галәмәт биек тавы басып тора — менә шул тауга менәргә кирәк. Ул елларда шәһәргә менәр өчен извозчиклардан башка бер төрле дә транспорт юк иде Акчаң булса, извозчикка утырасың, булмаса — җәяүләп кенә менеп китәсең. 'Ләкин хәзер извозчикка утыру безнең өчен һич тә көтелмәгән расход. Нишләргә икән дип башны кашыйм мин. ә Фәтхелислам әйтә, давай җәяү генә меник ди. Менә алырсыңмы соң?.. Менәм, ди Ярын, мнн әйтәм, киттек алайса! Безнең бит вечүтеки яшь чак, көчле чак, безнең кебекләр гомумән извозчикка утырмыйлар. Әнә, барысы да кырмыскалар шикелле әкрен генә тауга үрмәлиләр. Дәүләкәндә чакта еш кына.
Уфа таулары биек, йөри арыслан киек
Су сипмәгән гөлләр кебек, йөрибез янып-көеп.
— дип җырлый торган идек. Менә безгә дә августның бүгенге яман эссе көнендә шушы тауның җәфасын шактый ук татырга туры килде. Шулай да, туктый-туктый булса да. менеп җиттек, иркенләп бер сулыш алдык һәм туктап, артыбызга да борылып карадык. Чынлап та биек икән шул каһәр! Әнә, аста гына торган зур вокзал бинасы да, башка таш корылмалар да бихисап юлдагы озын-озын эшелоннар да моннан ничектер ерагая да һәм кечерәя дә төшкән кебек күренәләр. Ә бит алар гүя аяк астында гына...
Тагын кузгалып киттек. Бер борылыштан соң центральный (хәзерге Ленин) урамның очына барып кердек. Уфаны бөтен аркылысына кисеп узган шушы иң озын, иң туры, иң шәп урам буйлап без аның икенче очына чаклы барырга тиешбез. Аннан инде җизниләр торган Садовой урамы да ерак калмый Шундагы 3 нче номерлы бер катлы зур гына таш йортка безнең юлыбыз. Бу йортны тарихи бер йорт дияргә дә була. Җизниләр торган елларда, ләкин төрле вакыттарак анда Сәгыйть Сүн- чәлэй дә. гәзитә редакторы Муса Юсупов та. тел галиме Вәли агай Хангильдин дә торып киткәннәр. Мәҗит агай Гафури да еш кына, килә торган булган. Зур гына бакчалы, верандалы, сигезме-тугызмы бүлмәле иркен-тоташ бер йорт иде заманында. (Хәзер дә әле саклана ул йорт, ләкин аны вак кына квартираларга бүлеп бетергәннәр.) Соңыннан минем үземә дә күп булырга туры килде бу йортта.
Бүген исә әлсерәп барып җиткәч, башта үзем генә керергә булдым. Ничектер капчыклар, кәрзиннәр күтәреп, капыл гына икәү барып керүне яхшысынмадым. Йорт иркен булса да торучылары да аз түгел, аннары монда бөтенесенә Срур тутакай хуҗа, ә ул хөрлеккә, бәйсезлеккә өйрәнгән горур хатын — ничек кабул итәр бит әле безне? Мине күргәч тә ул:
Бәй, кайдан килеп чыктың әле син болай?— дип, гаҗәпләнүен яшермичә каршы алды (Күптән түгел миңа бер килеп китәргә туры килгән иде бит инде.) Мин аңа Дәүләкәннән Казанга барырга дип бер иптәшем белән юлга чыгуыбызны, ләкин иптәшемнең поездга утыргач кына кинәт авырып китүен аңлатырга тырыштым.
Нинди авыру ул тагын?—дип сорады Срур тутакай, җәһәт кенә.
— Бизгәге кузгалды.
Бизгәк кенәме? Эч авыруы була күрмәсен! Шундый эсседә. Ә кайда соң ул иптәшең?
— Капка төбендә калды әле,— дидем мин. уңайсызланып кына. «Йөрисез шунда, җәфалар!» дигәндәй тамак кырып куйды Срур тутакай, аннары миңа коры гына — Алып килгәч инде, урамда калдырмыйлар, туганым' диде.— Бар, чакыр, урын табарбыз!..
Әлбәттә, башта ук мин бу йортта безне кабул итәчәкләрен белеп килгән идем, ләкин бит безнен ише «саладан килүчеләрдә», гадәттә, тыйнаклык дигән нәрсә кирәгеннән артыграк була Ярый, бигайбә, тизрәк чыктым да әйберләрне күтәреп. Фәтхелисламны ияртеп кердем Безне зур кухня янәшәсендәге кечкенә, карангырак бер бүлмәгә урнаш тырдылар. Монда салкынчарак та иде Тыштагы кызудан сон безгә бер ♦ мәлгә рәхәт тә булып китте. Ләкин бераздан Фәтхелисламны тагын кал = тырата башлады Бүлмәдә җыештырып куйган тимер карават тора иде = мин Фәтхелисламга чишенеп шунда ятарга куштым Ул ботинкаларын * гына салып, юка одеал астына кереп ятты Мин өстенә кыска сырмасын s да капладым
Бу йортта ике изге җан бар - берсе аның Рокыя тутакай (атакайның ♦ бертуган сенлесе. ә Срур тутакайның апасы була), икенчесе — җизнинең х әнисе Һаҗәр әби Рокыя тутакай шушы йортның бөтен йөген тартучы. = бик кече күңелле, миһербанлы хатын ул шунда ук Фәтхелисламга сөт тә ; кайнатып кертте, өстенә тагын бер чиста одеал да бирде Һаҗәр әби исә х ниндидер дарулар, үләннәр китерде, үзенең бәрхеттәй йомшак тавышы * белән ашыкмыйча гына егетнең хәлен сорашты, аннары тәҗрибәле - карчык буларак үзенчә дәвалый да башлады Фәтхелисламның хәле * күпмедер вакыттан сон чынлап та җиңеләйде, дер дер калтырануы бетте басылды, температурасы да төште булса кирәк Дөрес, иптәшем шактый ук йомшап, хәлсезләнеп калды, ләкин яңадан бу зәхмәте кузгалмаса. безгә иртәгәдән ничек тә чыгып китәргә кирәк
Кичкырын. җизни дә эштән кайткач, мин алар янына чыктым Верандага караган иркен бүлмәдә чәй табыны әзерләнгән нде Ике якка киң итеп ачылган зур ишектән, куе бакчаның төрле үлән, чәчәк, алма исләре белән бергә, кызуы инде сүрелгән кичке талгын һава да кереп тора Әйбәт вакыт, күңелле вакыт Әмма кайчан булган иде сон бу’ Күптән, бик күптән шул инде Чәй янында җизни белән Срур тутакай мнннән ни өчен болай кинәт кенә Казанга барырга теләвемне сораштылар Мин аларга теләгемре булдыра алган кадәр аңлаттым һәм яхшырак аңласыннар өчен теге гәзитә игъланын да эчке кесәмнән чыгарып күрсәттем Алар игъланны укыдылар, бераз уйланып тордылар, ләкин «юкка кузгалгансың,туганым» дип әйтмәделәр Мин әзрәк снзәм инде аларны миннән рәссам якн һәйкәлтараш чыгармы икән сон дигән шнк борчый иде бугай Әмма җизни дә, Срур тутакай да минем укырга омты-луымны. һичшиксез, хуплыйлар нде Әгәр мин шушы теләп барган җире мә керә алсам, бу да бнк әйбәт, бу да бик күркәм эш булачак, инде монын кебек махсус мәктәпкә керүе читен икән. Казанда уку йортлары бетмәгән, шуларнын берәрсен.» керергә тырыш, диделәр алар мина сак кына Иптә шем турында да сораштылар һәм ахырдан икебезгә дә максатларыбызга ирешүне теләделәр Яхшы сүз - җан а зыгы' Минем рух дәрт бердән күтә-релеп киткән иде бу тын. җылы кичне туганнар белән бер табында утырганда.
Икенче көнне без бнк иртә генә торып, кухняда гына Рокыя тутакай әзерләгән чәйне эчеп, чыгып китәргә җыена башладык Һаҗәр әбинең ' Фәтхелисламны кичтән дәвалап яткыруы бик шифалы булып чыкты егетем иртән торганда яшь тәкә шикелле сау-сәламәт иде инде Бәлки әшәке бизгәк аның буыннарын бераз йомшарткандыр да. әмма аңа карап кына монда безгә озаклап тоткарланырга ярамый иде Китәргә тек китәргә'
Без зур йорттагы халыкны тәмле йокыларыннан уятмыйча гына кузгалырга булган идек тә. ләкин барыбер белеп, Һаҗәр әби дә. җефәк халатын киеп кенә Срур тутакай да безне озатырга чыктылар Рокыя тутакай кулыбызга зур гына төргәк ниндидер ашамлыклар тоттырды. Срур тутакай миңа «туганым» дия дия. гадәтенчә үзенең акыллы киңәшләрен бирде, аннары барысы да бергә хәерле юл теләп, ишек төбеннән озатып
калдылар Шулай итеп, без, ике шәкерт, кәрзин-капчыкларыбызны күтәрел, бөтен шәһәр аша җәяүләп кенә пристаньга төшеп киттек.
Ниһаять, менә алдыбызда, түбәндә, безнең ак юлыбыз — Агындел' Гүя көтеп ята ул безне Ирексездән тукталып, бер генә минут сихерләнгәндәй карап тордык та яңадан капыл гына кузгалып, түбән төшеп киттек. Аякларыбыз йөгертә генә безне ак юлыбызга таба!..
Ул заманда Уфа пристане бик кечкенә иде. Су өстендә пароходка охшаган бер корылма (ягъни дебаркадер) тора, ә яр өстендә бер төрледә бина-мазар юк Тик агым үрендә, бераз читтәрәк ниндидер озын лабазлар, алар каршында өсте ачык баржалар гына күренә.
Китәргә дип төшкән халыкның күбесе яр буенда аунап яткан бүрәнәләр өстендә утыра.. Мин дә Фәтхелисламны әйберләре белән шул бүрәнәләрнең берсенә утыртып калдырдым да, үзем халык арасында йөрештереп, пароходның кайчан китәсен, билетларның кайда сатыласын сораштым Белгән агайлар, Казан пароходы монда, тик каядыр өстә- рәк йөк төятә, диделәр. Билет сатыла торган урынны да тиз таптым — ул су өстендәге пароходка охшаган әлеге корылмада икән.
Менә шундый мөһим эшләр артыннан өтәләнеп йөри торгач һәм көтә торгач, безне алып китәсе ике катлы ап-ак чибәр пароход салмак кына килеп, нәрсәләрнедер шыгырдатып, безне дә әкрен генә селкетеп, ниһаять, пристань корылмасына терәлде. Касса да ачылды. Кысылып- сытылып дигәндәй мин иң арзанлы 4 нче класска ике билет алдым. Фәтхелислам бөтен әйберләрне күтәреп минем янга төшкән иде инде Тагын күпмедер зарыгып көткәннән соң халыкны пароходка кертә башладылар. Халык дәррәү кузгалды Ә без ашыкмыйча җайлабрак керергә тырыштык. Кергәч әле кая таба барырга белмичә, юл өстендә тукталып калдык Беренче тапкыр утырабыз бит! Кемдер безгә ачуланып;«Әнә. сулга, койрыкка!»— дип кычкырды, һәм без караңгы тар аралыктан кемнәргәдер бәрелә-төртелә сулга таба киттек. Иң койрыкта икән без барасы класс! Берничә генә рәт аслы-өсле сәндерәләре дә бар икән, ләкин инде аларны алдан керүчеләр алып бетергәннәр иде. Капчыклы агайларның ни өчен ашыгуларын бары шунда гына аңладык. Ярый,хәерле булсын дидек тә хәзергә стена буена, идәнгә урнаштык.
Төш вакытларында пароходыбыз, ниһаять, эшен бетереп, башта ике тапкыр, аннары өч тапкыр өзеп-өзеп, каты гына кычкыртканнан сон. бушап калган пристаньнан аерылып, әкрен генә кузгалып китте Мин тизрәк «койрык»ның иң арттагы ачык җиренә чыктым Пароход аз гына үргәрәк менеп, киң генә дуга ясап борылды да елга уртасыннан түбәнгә таба юл алды Киттек без, киттек! Хәерле сәгатьтә!.. Гаҗәеп рәхәт икән пароходта барулары — селкетми, сикертми, гүя аккоштай йөзеп кенә бара Тик ике ягындагы зур тәгәрмәчләрнең агач калаклары суны салмак кына шапылдата, койрыгы артыннан бик озак булып киң эзе ярылып кала, ә як-якка тыгыз атластай йомры дулкыннары бер-бер артлы куышып ярларга таба китәләр... Болар барысы да минем өчен бик яңа, барысын да беренче генә күрүем Әле Агыйделнең ярларына, әле Уфа- I ның тауларына карыйм — кош оясыдай тауның нәкъ түбәсенә урнашкан яки озын чокыр араларына сылашкан йортлар әкрен генә артта кала бара, шәһәр кырыннан ук тауларны каплап куе урман сузыла, урман эченнән манаралап эшләнгән ниндидер матур биналар сирәк кенә күренеп ка-' ла — хуш инде, хуш, минем җанга якын гүзәл калам!.. Ул заманда Агыйдел буйлап 100 километрга сузылган, көне-төне төтен дә ялкын бөркеп торган, иске Уфаның үзеннән дә зуррак дәвамы юк иде әле... Бөтен әтрафта шәһәрне чорнап алган, кеше таптамаган-бозмаган куе урманнар да сөрелмәгән-казылмаган чиксез киң болынлыклар иде
Шушы манзарага карап бара-бара күпмедер хушлангач, мин юлдашым Фәтхелислам янына борылып кердем (Ул, бизгәгеннән куркып, кояшка чыгудан саклана иде.) Төш вакытлары узган иде инде, бик ачык- тырган да — без идәнгә табын корып, ашап-эчеп алырга булдык. Гәзи-
тә җәйдек, стенага сөялеп. аякларны сузып утырдык, капчыктан ризыкларны чыгардык Ин элек минем зур тавыкны ботарладык Азык-төлегебез житәрлек иде. кыздырган итебез дә бар. агач тустаган белән атланмай, бик күп йомырка (Фәтхелислам үзе генә дә ике дистә пешертеп алган), чәй. шикәр, ипи-күмәч — барысы да бар Тавыкның калганын икенче көнне хәтта Агыйдел балыкларына да ташладык (Кыздырыл- ф маганга күрә исләнә башлаган иде) Пароходның тагын бер рәхәт = ягы аның жиз борынлы зур бакларында өзлексез кайнаган су (кипә- * түк) булып тора икән Менә без дә кайнар кипәтүкне кружкаларыбызга * 1йгызып. бөртекле чәйне салып1 әйбәтләп кенә чәй дә эчтек
Хәзер бездә бер генә кайгы ул да булса урын табу мәсьәләсе г Пароход Казанга дүрт тәүлектән дә ким бармый, диләр Ләкин бу 9 кадәр озын юлны гел идәндә аунап бару бер дә кызык түгел бит әле * Нишләргә? Әкренләп карана-сораша торгач, бер нәрсә ачыкланды - * монда баручыларның бик күбесе үзебезнең татар агай-энесе булып. 5 алар шушы Агыйдел буендагы пристаньнарда төшеп тә бетәргә тиешләр Z икән Болай булгач, сәндерәләр дә әкренләп бушарга тиешләр инде = Тик. безгә шуны бик «уяу» сакларга гына кирәк (Соңрак белдек. Ка * занга хәтле баручылар әнә югарыда икән алар Янә бер ише гади ха- * лык 3 иче класста ) s
Беренче төнне стена буенда, башны-башка терәп дигәндәй утырып ■» кына үткәрдек Болай йоклар-йокламас баруның файдасы да тиде Таң вакытларында пароходыбыз кайсыдыр пристаньга житеп туктагач. Фәтхелислам балалы хатыннан бушаган бер сәндерәне эләктереп алырга өлгергән (Безнең ише идәндә баручылар аз түгел иде ) Тиз генә мине дә уятты Әйберләребезне дә күчердек хәлебез бердән жиңеләйде Ә көн урталарында Бөрегә житеп. шактый халык монда төшкәннән соң. миңа да бер өстәге сәндерә бушады Хәзер инде түшәмгә карап, жырлый-жырлый барырга да була Юлыбыз озын, тагын өч тәүлек барасыбыз бар Ләкин мондый рәхәттә беренче тапкыр йөзүебез бул-гач. без ялыгуны да. аруны да белмәдек, хәтта шәп шәрә сәндерәнең кабыргаларыбызны авырттырып бетерүенә дә чыдадык Пароходның бөтен эче белән диярлек танышып чыктык, бары уртадагы ухылдап барган машиналар чокырына гына төшмәдек Бер тапкыр югары катка да менгән идек тә. тик безне аннан бик тиз борып төшерделәр (Безнең ише дүртенче класс «кошларына» монда менү катгыян мәмнуг. имеш') Аз гына күреп калсак та андагы чисталыкка, матурлыкка, яктылыкка, иркенлеккә исебез китте Баручылары да бөтенләй башка шул - асыл дан киенгән тутый коштай ханымнар, карлыгачтай нәфис туташлар, кыргычлап чистартылган көр алашадай тук ирләр Менә кайда икән ул бәхетле кешеләр’ дип уйладык без Хәер, чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлаудан без әле бик ерак идек Бәхетсезлекнен нәрсә икәнен беләбез, бу ятимлек белән гариплек Шулай уйлау безгә ничектер бала чактан ук кереп калган нде Ә бәхет дигәнен безнең әле татып кара ганыбыз юк Бу очракта исә кеше пароходның югары катында бара ал са. матур киенсә, тәмле ашаса, үзе дә чибәр булса шул инде безгә бәхетнең нң югары ноктасы булып тоелган Хәлбуки, соңыннан миңа Казан Уфа арасын бик күп мәртәбәләр ак пароходның беренче класс каюталарында үтәргә туры килде, әмма моны мин бер вакытта да чын бәхеттән саный алмадым Бәхет ул минем өчен һаман жавапсыз табыш мак булып кала бирде .
Кайчагында югарыдан пианинода бик матур татарча уйнаганнары ишетелә Мин шул тавышка якынрак барам Бик өзә бәгырьне бу музыка, ихтимал, шул чакта бәхет дигән бик кадерле, бик тансык нәрсә мина якынайган шикелле дә булгандыр, әмма музыка тыш ач. тагын бушлык кайта, тагын шөбһә кайта, бәхетем гун миннән ерагая
Без күбрәк пароходның койрыгында барабыз анда жылы. ышык Фәтхелисламның бизгәге тәмам басылды шикелле, янадан инде ул бүтән калтыранып ятмады Бетүе шул була күрсен'
Т. Хаҗиәхмэтов рәсеме
Көне буе Агыйдел буйлап бардык. Бер дә үзеннән аерыласы килми Бик яшел, бик якты, бик ягымлы ул Бик бормаланып ага ул. бик тар урыннары бар. үрелсәң — кара ярына озынрак колга да җитәр кебек «Сандугач бугазы» дигән шундый бер бик тар урынны үттек Ике ягында да биек куе тирәкләр Мондагы сандугачлар сайравыннан пароходта баручылар йокыларыннан уяналар икән Гаҗәеп елга, күпме мырларга кермәгән дә кемнәр генә аңа мәдхия язмаган' Мәктәптән үк күңелгә сеңгән шагыйрь сүзләре ирексездән телгә килә
Идел буйларында кин балында
/Кылкыларым утлый чабында. Оҗмахларын торсын бер ягында, Шул балында Аерган чагымта'
Ак пароходның зур тәгәрмәчләре тонык кына шаулап суны ишә дә ишә, без кара ярлар, яшел болыннар буйлап барабыз да барабыз Икенче төнебезне шәрә сәндерәләрдә иркенләп сузылып ятып үткәрдек Йокы монда гаҗәп тәмле икән, чөнки гаҗәеп саф. җиләсрәк су һавасы безне |үя йомшак кына сыйпап йоклата иде Иртән торсак, манзара шактый үзгәргән без Камага кергәнбез икән инде Бу башкарак икән шул!. Мәһабәт, көчле, кнн елга Ярлары да ерактарак, таулары да текә-биек. аның суы да кызгылт күргән кешеләр Агынделнекеннән нык аерыла диделәр Әмма бу елганың үз тылсымы бар — ул күңелләрдә ниндидер бер зурлык, иркенлек хисе уята Елга уртасында озын- озын комлы утраулар очрый, без хәтта утрау читләрендә озын-нечкә сыңар аякларына гына басып, йокымсырап торган соры торналарны да күреп уздык Бозылмаган табигать, өркетелмәгән кошлар күпме гасыр лардан бирле шулай сакланып килә, ахрысы Гомумән, бу елгалар безнең җаныбызга һәм аңыбызга мырлар белән, әкиятләр белән, ниһаять, әдәбият белән кергән, шуңадыр, бәлки, беренче күрүдән үк шушы елгалар буенда бит инде безнең ерак бабаларыбы< яшәгән, шушы бнт инде безнең төп ватаныбыз дигән уймы, тойгымы күңелләрдә ничектер уянмыйча калмады
Кама өсте җанлырак та иде Әледән-әле безнекеннән дә зуррак ак пароходлар очрый, галәмәт зур баржаларны сөйрәгән җәенке карсак пароходлар да очрый, буе берничә йөз метрга сузылган, өстенә кечке нә ак бура утыртып куелган салларны да узып китәбез Пристаньнар да бу елгада күбрәк, икеме өчме зур гына каланы да уздык Пароход озаграк туктап торганда без дә ярга чыгабыз Монда чын базар, азык-төлектән җаның ни тели барысы да бар Күз кыза, әмма акча кызганыч Шулай да бер урында ике стакан карлыган алдык, икенче тукталганда свежий күмәч белән кайнаган сөт алып кереп ашадык
Ниһаять, дүртенче тәүлекнең иртәсендә зур Иделгә кердек Бу инде олы Идел, баш елга, тарихи елга! Ниләр генә күрмәгәндер ул үз гомерендә’! Менәбез барып җитәсе Казан да аның ярларында Шушы үзе генә дә Казанны үстерә, аңа дан өсти кебек Идел Камадан нык кына аерыла нкән Киңлеге белән бәлки бер чамадыр, әмма бөтен күренеше, әтрафы белән ничектер олы сыман, яктырак та. иркенрәк тә сыман Аның суы да Каманыкыдай кызгылт-болганчм* түгел ә «ретелгән кур гашын төслерәк аксыл-конгырт Ярлары да төрлерәк, яшел хәтфә белән капланган зур йомры таулар бар. текә генә киселеп төшкән ак балчыклы ярлар бар Бездән уң кулда исә күлләре, таллыклары белән җәйрәп ят кан киң тугайлык, ә тугайлыкның аргы чиге буйлап тоташ куе урман сузылып бара
'Фазыл Туйкан шнгыргннон
Күпмедер вакыттан сон пароходның югары катында хәрәкәт, шау-шу көчәйде. Казан күренә, диделәр Эх, шунда мендерсәләр иде Ләкин булмасны өмит итеп торудан мәгънә юк — без тизрәк пароходмын алгы башындагы тар гына палубага уздык. Бөтен күзебез, дикъкатебез алда, елганың түрендә Шулай җигелеп карый торгач, еракта, сыек рәшә аша зур каланың биек ак биналары, чиркәү гөмбәзләре күренә башлады. Менә шуңа, шул сихри-мәһабәт манзарага әкрен-әкрен шактый озак якынлашабыз Кала Иделдән күпмедер читтә булса кирәк — ике арада киң генә тугай барлыгы сизелә.. Якынлаша барган саен Казан да ачыклана бара — чиркәүләр бик күп икән, алтын гөмбәзләре елык-елык нурда уйныйлар Әнә, әнә. калкулык өстендәге шул чиркәү гөмбәзләре уртасыннан киртләчләнеп күтәрелгән нечкә-озын бер манара күренде Без аны шунда ук таныдык: Сөембикә манарасы! Йөрәкләр аша гүя ниндидер бер дулкын йөгерде — ул сабырсызланып, ешрак тибә башлады. Күзләргә дә нидәндер җылы томан пәрдәсе җәелгәндәй булды. Шунда ук Мәҗит Г афуриның шйгъри юллары күңелгә килде (без аны мәктәптә хор белән җырлый торган идек):
Һәр бинадан бнек улып күкләргә чыкмыш башын.
Мин беләм белдермәсән дә агадыр канлы яшен
Әйе, Сөембикә манарасын беренче мәртәбә менә шулай ачык күрү безнең өчен, һичшиксез, дулкынландыргыч вакыйга иде — без, әйтерсең, ерак тарих түренә, халкыбызның үткән язмышына күз салгандай булдык.
Кала зур, кала мәһабәт иде Читләрендә озын-озын завод торбалары да күренә — болар инде калага ниндидер бер көч-куәт биреп торалар кебек иде. Без, зур өмитләр белән килүче ике шәкерт. Татарстан социалистик шуралар җөмһүриятенең башкаласына якынлашабыз
Пароходыбыз килә-килә. ахырда Үсиягә җитеп, яр буендагы дебаркадерларның берсенә әкрен генә терәлеп туктады. Басманы сузгач, озын юлдан арган, талчыккан халык ашыкмыйча гына агылып чыга башлады Без дә бушап калган капчыкларыбызны иңебезгә элеп, шул агымга иярдек Ярга чыктык, һәм менә, ниһаять, Казан туфрагына аяк бастык.
Май. 1984 ел