ШИГЫРЬЛӘР
Кафедагы песи
Өстәл аяклары арасыннан, итек йөзләренә орына-орына, кафе гизә «сәяхәтче» песи, һәр ят олтан аңа — яңа дөнья!
Сары күзле пескәй, яле, килче, бер сүз пышылдыймчы колагыңа: итекләр бит яшь килерлек әйбәт! Типкәннәре тибәр... болай гына. Кысар ишек. Куар таш баскычтам өстәл сөртүченең тастымалы. Кичке карда, төрәз яктысында утыр, берүк ачуланма, җаный.
Кешеләр бит... яшь килерлек әйбәт! Куаламый алар, уйный гына.
Ә син, пескәй, түз, түз — ачылыр ишек Берсе алыр сине куеныма
Икәүдән икәү
Ачуымнан чатнап беттем, дисең. Чатнамасын зинһар рух кынаң! Чатнасаңмы?— һәрбер хаким затка тотынырсың рәхмәт укырга. Кем елмая, җөпләп елмаерсың. Чәчәк атар куштан иренең.
Күзең ышыкка качар!— Ул урынга пәрәвездәй сырлар өелер. Үрмәкүчтәй күзең хөр сүз аулар, һәм көр кабым яулар!.. Ә менә чәбәләнер кемнәрнеңдер җаны. Тик син түгел... Куй, үпкәләмә, ачулардан чатнау — чатнаумыни? — Чатнамасын зинһар рух кынаң. Чәбәләнгән олы затка — сиңа бер көн килер, рәхмәт укырлар. ...Чатнамавың өчен!
Ял көне шәһәр кибетендә йөрүче
Яңа кием алмам, ахры.
Ошамады бер төше...
Көзге саен карап калды зур күзле моңсу көше!
Кая китте киемнәрне сайламый-нитмм кию?!
Кешеләр мине болай да яратыр әле дию?!
Кая китте күзләремнең чәчри, уйный торганы?
Миндәй зур күзле кешеләр, ахры, моңсу буладыр...
Чү, нигә шаккаттым әле җыен тәти киемгә?!
Мине сагына торганнардыр, кайтыйм инде өемә.