ШИГЫРЬЛӘР
Җыр елгасы
Еллар-чорлар буе кешеләрнең Сусауларын баскан шушы моң Җыр елгасы! Синең ярларыңа Мин дә бүген килеп кушылдым. Туган якның изге туфрагыннан Саркып чыккан чишмә идем мин. Имәдем мин башны тау-ташларга. Сиңа килеп башым идем мин. Челтер-челтер чылтырап аккан чакта Төпләремдә ятты ак ташлар.
Таң чыклары тамган суларымны Үрелә-үрелә эчте якташлар Үзәннәрнең сере сеңде миңа, Көче күчте язгы күкрәүнең. Юлларыма ташлар төшкән чакта, Шул көч белән җиңде күкрәгем Ярсу чакта үзем җырладым мин, Талгын чакта моңнар тыңладым. Туңып тордым кайчак, тонып тордым, Тынып тордым,— әмма тынмадым! Җыр елгасы! Ерак юллар аша Дәште мине синең тавышың. Еллар мине бераз салмак итте, Тирәнәйде ләкин агышым. Үзәгеңдә синең аксам да мин, Каксам да мин ярга моңымны,— Туган якның көмеш суы белән Көчәйтергә тиеш агымыңны. Җыр елгасы! Синең ярларыңда Диңгез киңлекләре тиң безгә Гомер буе мин дә, җырлый-җырлый, Аксам иде шулай диңгезгә...
Сил ташы
Хәтер түбәсендә ята ул таш Ялгыш кына тисәң дә әгәр — Гомерләрнең шушы үрләреннән Иң түбәнгә кадәр тәгәрәр
Текә таулар шулай ишелер дә, Текә ярлар шулай ишелер. Сил кузгалса, ташлар актарыла... Безнең хәтер шуның ишедер. Бер таш кирәк кайчак кузгатырга, Бер сүз кирәк кайчак әйтергә,— Өстә калган — истә генә йөри, Күмелгәннәр кайта хәтергә. Хактырмы ул: тауда сил ташына Кагылмаска дигән ырым бар. Сил кузгалса, калка — калыкмаска, Кагылмаска дигән урыннар! Сил кузгала — йөрәк телгәләнсә, Сил кузгала — җанга моң тулса. Минем хәтер ятлар өчен хәтәр, Дуслар җанына кагылыр моң булса. Бер таш кирәк кайчак кузгатырга, Бер сүз кирәк кайчак әйтергә... Хәтеремдә минем сил кузгалды. Кем кагылды минем хәтергә?!.
Гармунчы Әүхәт
Ул урамга чыкса... Ә ул шулай Бер мәртәбә чыга елына.
Ул урамга чыкса — карлар эри, Ташу китә, дөнья җылына.
Ул үзе дә бераз «җылынып» чыга, Салып чыга иңенә гармунын.
Ул урамга чыкса, халык белә: «Әйтер сүзе, брат, бар моның!..» Айлар буе җигелеп эшләп йөргән Әүхәткә бу бераз ят сыман: Ул урамга чыкса, тугарыла, Тәртәләргә сыймас ат сыман. Ул урамга чыкса, халык белә Кай тирәгә барып җыеласын.
Кемдер курка: «Җитәр, җырламасын!» Халык әйУә: «Тыйма! Җырласын!..» Гармун тартып такмак әйтә Әүхәт: «Кемдер ун ел клуб салдырган. Ун ел буе клуб салдырган да, Түбәсен бит япмый калдырган!..» Әйтә Әүхәт: «Туннар, толыпларның Кирәге дә инде гел беткән: Янгын каланчасы янган чакта Котыпларга кадәр эреткән!..» Әйтә Әүхәт, әйтә: «Атлар беткәч, Бушап калган икән улаклар. Оҗмахларда, солы түгел, хөрмә Ашап яши икән ул атлар!..» Кемдер көлә, эчен тотып көлә, Көлгәнгә ул көлке көлкесен...
Берәү әйтә: «Әүхәт!—ди ул.— Брат, Чамалап әйт, әйтсәң, түлке син!»
Ә Әүхәтнең кемгә исе китсен, Карап тормый Әүхәт як-ягын. Әйтерсең лә гармун тавышлары Хуплап тора аның такмагын. Ул туктаса, халык кабат сорый: Әйт әле, әйт, берәр мәртәбә?!.» Олы картлар ияк сыйпап тора: «Белеп тибә бу,— дип,— тәртәгә!» Җырлап китә Әүхәт авыл буйлап, Такмак сибеп урам юлына. Ул урамга чыкса... Ә ул шулай Бер мәртәбә чыга — елына.
Авыл туе
«Ачы!..» диеп мең кычкырды халык, Кабатлады аннан тагын да. Тәм-томнарның ачысы да иде, Төчесе дә иде табында.
Туйлар булгач, әйтер сүзе була... Әллә кызга, әллә кияүгә «Бер күтәргәч, кире куйма!» диеп, Әйтеп салды берәү киная.
Теләкләре шулай изге булгач, Бу касәләр нигә тулмасын?! «Калган ашы ачы булса булсын, Тамган яше ачы булмасын...» Таң алдыннан таралышты туйлар Ябылганда соң кат ачылып, Күгәнендә биеп йөрде ишек «Таралмагыз!., һаман «Ачы!..» дип.
Нәҗибә апа
Юлларыңа чыгып каршылыйммы, Тезләнимме алларыңа чыгып? Эре генә үтел китәрсең күк: «Йөрмә өле, энем, эч пошырып.. • Нәҗибә anal Күрше апам минем! Нәҗибә апа — сере балачакның! Малай чакка кайта алсам егер. Синең арттан карал калачакмын. Калка ачып кала идем сиңа, Кала идем үзем читтә качып Кен аралаш безгә керә идең, Зәңгәр көянтәңне иңгә асып. «Чишме суларыгыз беткәндер лә,
Мәчтүрәттәй, бирче чиләкләрең?..» Әбекәйнең суы көн дә бетсен — Тик шул иде минем теләкләрем. Нәҗибә апа! Судан кайтуларың! Өзелеп-өзелеп кала иде билең. Койма башларыннан төшмәс идем, Күзләремне синнән алмас идем! Күреп алсаң, куып тота идең, Кочып-кочып мине сөя идең. «Авылыбызда бер тиң егет миңа — менә шушы энем...» дия идең. Унсигездә идең син ул чакта, Үрти идең һаман үсендереп: «Су китердем әле, Мәчтүрәттәй, энекәем тизрәк үссен, диеп!..» Үсендердең... Беркөн үкседем мин, Җиргә ятып, иртән чык төшкәндә — Сез икегез безнең утыргычта Котдүс абый белән үбешкәндә... Юандыммы битләремне юып. Уяндыммы ә‘ллә мин дә сабый — Сезнең туйда, кияү бүләге дип, Исле сабын биргәч Котдүс абый?! ...Нәҗибә апа!. Күрше апам минем! Нәҗибә апа — балачакның сере! һәркемнең дә була унсигезе, һәркемнең дә була бердәнбере! Мин авылга кайтсам, сезгә — кунак, Балаларың көлә чырык-чырык, Юлларыма чыгып каршылыйлар, Каршылыйлар алларыма чыгып...
Яшьлек җырым
Сулышымны әгәр дөрес алсам. Җырларымда бер дә ялгышмам. Гомерләрне кабатланмый диләр, Кабатлана икән язмышлар. Яңа яшьләр узса урам буйлап, Яңа җырлар агыла алардан.
Яшьлек җыры агыла... Ул җырларның Иң моңлысы синдер, и «Сарман»! Бер киләдер яшьлек — иң зат чагы, Иң мәгънәле чагы гомернең!
Бер киләдер гомер...
Бу гомерне
Мәхәббәтле ит син, и җырым. Мәхәббәтле ит син, яшьлегеннән Ваз кичмәсен икән берәү дә. Мәхәббәте эзләп тапсын аны, Өметләрен җуйган бер мәлдә... Эзләп тапсын, күзләренә баксын: «Мәхәббәтең синең — мин!..» диеп. Зар елатсын, утка-суга атсын, Тик әйтмәсен генә «Соң!..» диеп.
«Соң инде!..» дип кенә әйтмәсен ул, Якласын ул һаман яшьлекне. Йөрәгемнән сыкрау киткәне юк. Күзләремнән генә яшь кипте.. Кемдер миңа яшьлек елларымнан Яулык болгый Зәңгәр таулардан. Яшьлек ярым — изге ярам минем. Синдәй моңлы ярам, и «Сарман»! Кемдер миңа йөгереп төшәр сыман Шул тауларның текә ярыннан, һәм кычкырыр: «Мәңге аерылмам!» дип, Таулар әйтер: «Инде., аерылган!..» И өзелә былбыл — иреннәрдә Туктап калса әгәр әйтер сүз — Йөрәгендә йөрткән моңнарыннан һуштан язган бу, дип әйтерсез... Яңа яшьләр уза, җырга салып Мәхәббәтнең изге ярасын. Җырым минем, күңелләргә түгел, Язмышларга кереп барасың