ШИГЫРЬЛӘР
Куып тот!
Поездлар соңгаралар Яшел семафор — харап Мәтәлде соры йолдыз — самолетлар соңгара Мәрхәмәтле гасырның хәкиме каш җыера — күзеннән аккан нурны керфек тоткарлап тора Барыбер лә ни ялвар, ңң ачу белән эндәш — чыбыркы озынлыгы соңгара синең киңәш Киләчәкнең шәүләсе портретның төсен казый, сөеклем, ничә елга соңара синең назың' Клавишлар буйлата. Листка ярдәм дип уйлап, дастаннан ирләр кайта, соңгарып
өч йөз елга
Куып җит мине, егет, Атың кебек ит, егет, әгәр дә мине сөйсәң, куып тотарсың кебек Сине яратам,.егет, куып җит тә ал үбеп.
Оялудан тавышым тамагыма ябышты Мине җил куып уза. ул билемә кул суза Аһ. егет артка калды,
әллә атымы талды Үчекли мине Ай-кыз. Мин ялгыз Айдай ялгыз Кулларым инде талды, атымның сырты канлы Эх. сез усал кешеләр сез бит миннән көлгәнсез, шундый батыр егеткә, шундый матур егеткә, шундый әйбәт егеткә туры чаптар урнына хәлсез ишәк биргәнсез!
Аргамак
Әй, сез кыпчак далалары, данлы ат көтүләре!
Кипкән үлән яңгырында айгырлар утлап йөри.
Бир миңа яшь аргамакны — уйный җан тамырларым, шәһәрен дә, даласын да җилим бер. җилен ярыйм
Аргамакның кайнар канын җил өреп ялкын итәр, Тояк
очырган
очкыннан
үләннәр яньщ китәр.
Аргамакның аңына да һөҗүм тәме
иңәр бер
Куркак
сукмаклар
йөзенә тояклар шавын бәрик!..
Думбырасын чиртә-чиртә бер карт акын бик күптән җырлый мәхәббәт турында, инде карлыгып беткән
Ялпәк йөзләр, мыеклардан хасил җанлы түгәрәк.. Юртага ишәк ышкына... Атлар эткә тибәләр
Моңга кемнәрдер кушыла.. Акын белә җырлавын Юртага сөялгән килеш йоклый сөңге урманы.
Р. ХАРИС
тәрҗемәләре