Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тукайга
Күрдем гомеремдә бу җирнең Күп төрле шагыйрьләрен. Сиңа табынган шикелле Беркемгә табынмадым. Синнән башланды татарда Шигырьдә шаулы гомер. Башка беркемнән дә түгел, Тик синнән шагыйрьлегем. Телем дә синең «Туган тел», Иманым — синең иман. Сине тудырган халыкның Алдында башым иям.
1984 Трускааац.
1984 Трускмац
Тукайдан соң да бу тормыш Бер минут тукталмады, Узды бу җирнең өстеннән Шаукымлы Туфаннары.
Ике сүз — ике бөеклек, Әйтерсең, юри Туфан Сайлаган язмыштан бары Үзенә тиң сүзне: «Җиһан».
1984 Трускааац
Казынмыйм чүптә, уемда Бүгенге тормыш, ил-кен, Язу өстәлем — сугышкан Кырларым кебек иркен.
Кирәксә җир серә белем, Атны тугара белом. Язам, каләм белән түгел. Язам Дугалар белен.
«Шүрәле» балеты авторы Ф Яруллин истәлегенә.
Ике рота командиры, Икебез дә Дугада, Таң белән кыңгыравына Кемдер китереп суга да Кайнарга керешә җәһәннәм, Ике ара мең адым, Бәрелеп минем блиндажга Тора иде моңнарың.
Ике рота командиры, Ике моңлы лирикның Хисләре ике канаты Кебек иде ирекнең.
Авыр сугышлары барган Көннәрендә Дуганың, Ишеттем урманда шыңшып «Шүрәле»нең елавын.
Бар минем халкымда моңнар, һәр моң бер гасыр кебек, Йөртәсең җаныңда асрап Әнкәң догасы кебек.
Нинди зур бәхет: Дугада Калган булсаң улмичә, «Шүрәле» үлемсезлеге Җиткән иде югыйсә.
10 июль. 1983
©
һәр йорт каршында бер тополь, Сөйләшәләр таңда лепердәп, Ялгыз калган авыл карчыклары Утыралар төсле җеп эрләп.
һәр йорт каршында бер тополь, Әйтерсең лә безнең әниләр Узган сугыштагы улларына Тезелешеп оек бәйлиләр.
һәр йорт каршында бер тополь, Яшел яулык — яшел ябалдаш. Күп булса да яшел яфраклары, Яраларны алар ябалмас.
hap йорт каршында бер тополь, Шыксыз щиллар ишек кагалар, Кулдан төшкән җылы бияләйләр, Оекбашлар, җепле кабалар
1984
1984 Трусмавяч
Тәбикмәк
Әллә бар ул, әллә юк хәзерге Яшь, тук буын өчен тәбикмәк. Ачлык елны менә шул тәбикмәк Язмышымны минем хәл итмәк. Яраттым мин балта осталарын, Чәер исле алъяпкычларын, Сизми калдым шулар тирәсендә Сабый гомерем алга очканын. Әтиләр йорт салды берничә пот Бәрәңгегә мари-бәлешкә. Йомычкалар арасында ялгыз Утырам уйнап, кермим мин эчкә, Көндезге чәй. мин бит артык тамак, . Бүтәннәргә бары мин имгәк, Онытмаган әти, кырган башка Чәпәгән дә каннар тәбикмәк. Бүреген киеп, минем янга чапкан (Бер сүз дә юк урлау хакында) Елады ул олыларча үксеп. Үзе өйгән бура артында

Трускавец. Курортта үзем, Үткәннәр белән яшим Ачлык ел шушы якларга Юл тотыл, әти, Рәхим (Рәхим ул абый, күп булса Ундүрт яшь, чандыр малай, Гомеремнең ахрына тикле Сызланып сагыныр малай). Чыкканнар килеп, эш эзләп, Ил буйлап язмыш сипкән, Балталарына эш тапмый Үлгәннәр ачтан, тифтән. Шулар йөрәгемнән китми, Тамактан үтми сынык, Карыйлар шикелле күзгә , Ашаганда ымсынып. Ялым ял түгел, кайгыдан Әйләндем мин сырхауга,
Күзем әз генә йомсам да Баса узган чор алга.
Минем күз алдында көн-төи Ике тын шәүлә йөри, Минем бу җиргә килгәнне Әйтерсең, шәйләп йөри. Мин хаста, кайда күңелнең Бәхетле, якты чагы?
Көнгә өч тапкыр эчсәм дә Мактаулы «Нафтуся»ны, Файдасыз, ятам бүлмәмдә Берөзлексез җан елый, Ә тышта гүя ярышып, Шат авазлар яңгырый. Хисләрдә ярыша яшьлек. Аның саен Рәхимне, Сагынам әтине, кабул ит, Дала, кайнар яшемне.
Үлгәндә дә хәтеремнән чыкмас Шул вакытта минем курыккан, Елады ул баш пешкәннән түгел, Оятыннан, гарьлек, хурлыктан. Әллә бар ул, әллә юк хәзерге Яшь. тук буын өчен тәбикмәк. Ачлык елны менә шул тәбикмәк Язмышымны минем хәл итмәк.
Октябрь, 1983.
е
Бар Казанда бер мәгариф йорты, Бик файдалы нәрсә мәгариф. Сез уйлыйсыз инде бу ай саен Укыр өчен шунда бара дип.
Юл өстендә завод, көн дә безне Тукландырган ипи заводы.
Мин бит — авыл... Арыш арасыннан... Сез беләсез минем зәвыкны.
Бала чакларыма китә алып Шул заводта пешкән кабартма. Кабартмамы, мәгарифме—кайсы Хисләремне минем агарта?
Завод каршындагы урындыкта Утырам озак, иртән сабакка Бармый калган сабый бала кебек, Авыл миче, әнкәй, кабартма Хыялымнан чыкмый, онытылам Мин бит — авыл, Авыл кешесе, Укудан ни — белмим, күңелемдә Кабартманың калды хуш исе.
1984.
Көз
Көз көз инде. Уйлар-хисләр башка, Язар шигырь башка, көй башка.
Ятам кырда салам кибәнендә Йөзне куеп көзге кояшка.
Үрдә юллар... Җитмеш яшьлек гомер...
Ачлык, сугыш... Кайда ул рәхәт... Сугышып узган урыннарга сәфәр һәм Европа буйлап сәяхәт.
Үрдә юллар... Иҗат, әдәбият.
Язганнар күп, ачыш — сынаулы.
Бүген мин бар җәнҗаллардан азат, Ятам, аста арыш саламы.
Үрдә юллар... Җитмеш яшьлек гомер...
Укучылар нидер кета күк. Камыл исе, төчкелт арыш исе. Ятам кырда суккан көлтә күк.
Ятам кырда җаным-тәнем белән Шушы җиргә рухи берегеп. Көзге сүрән кояш яктысында Тонык кына кабына бер өмет.
Сентябрь. 1983.
Нигез
Гөберчәк
Чакрып торган зәңгәр хыял идең, Бар икән бер сине күрер чак. Торналарның көзге моңын тыңлап, Кырларыңнан уздым, Гөберчәк. Кызыктырып, салам кибәнендә Мәтәлчекләр атына бер сабый, Синдә үскән малайларның исеме Я Мөхәммәт, яки Курсави.
«Кеше китә — җыры кала», дидең. Моңы кала, дидең, Гөберчәк.
Шул «Торналар төшкән җир»дә яшәп, Хезмәт итеп узган гомер шәп.
Тартты мине көзге моңсу зират, Тартты һәр таш, кабер, чардуган. Кырыкбердә туганнарның моңы Каеннарга килеп сарылган.
«Кеше китә—җыры кала», дидең. Эше кала, дидең. Гөберчәк.
Ә бездән соң? Бер уй борчый мине; Калырмы җыр бер көн без үлсәк?
— Бу нинди зират?
— «Өчиле» зираты...
— Ә «Өчиле»?
— Булган Хәзер юк Җир белән Тигезләнгән исеме.
— Бу нинди көтү?
— Күрше авыл көтүе...
Өркер төсле,
Көтүче кабер ташында Утыра бөркет төсле.
Көтүен куып китергән Монда ни пычагыма?
Сыерлар үкерә нигезнең Басып дүрт почмагына. Яшәгән, гомер кичергән
Әллә ун буын монда.
Әйтче, ни мәгънә кешесез Чишмәләр ургуында?
Казан елгасы буенда Сырмаларын көз сырган Балан — авыл таралганда Качып калган кыз сыман.
Нинди эчпошыргыч бушлык
Югалтса җир кешене Бу нинди авыл?
— Бу, туган.
Арча ягы «Өчиле».
Октябрь. 1983
«Кеше китә — җыры кала», дидең, Сөрә, чәчә җирне Кәшфиләр. Зираттагы өрәңгеләр генә Тора тып-тын, берни дәшмиләр. Курсавилар һәм Тукайлар даны Кырларыңа яткан, Гөберчәк.
Синең туфрак — нигез бәхетле дип, Горурланып безнең йөрер чак.
Сентябрь, 1983.
®
Миркасыйм Госмановка.
Икенче бер илдән бабаларың Нигезенә кайттың, Миркасыйм. Иң беренче тапкыр очрашканда Ят тоелдың никтер миңа син. Төсең-битең искә төшерсә дә Кыяфәтен усал Чыңгызның, Җимермәдең ләкин, фәндә бөек Кол Галиләр данын торгыздың. Шиһаб хәзрәт варисларын күреп. Горурланып, сөенеп мин яшим, Котлыйм изге туфрагыңда кабат Туган көнең белән, Миркасыйм.
27 май, 1984.
1984. Трускавец.
1984. Трускавец.

Сине рәнҗетүем түгел, Рувим, миңа рәнҗемә, Минем тәрҗемәи хәлне Итеп булмый тәрҗемә. Сиңа тигез рифма кирәк, Күлмәк булсын җитеннән, Минем тәрҗемәи хәлем Тора үлем-җитемнән.
Тора бөлгенлек-ачлыктан, Тора ятимлегемнән,
Р. Моранга.
Тора сугыштан, блокада, Абыем әсирлегеннән.
Тора таныш Җәлилләрдән Куллары богауланган, Тора Ватан сугышына Тиң бөек елаулардан.
Фаҗига болай да бик күп, Күбесен эчкә йотам, Тапшырам теге дөньяга Тапшырган кебек Туфан.
Март ае. Кояш. Кар зәңгәр. Күк йөзе чиста — зәңгәр. Калын кар астына кереп Кышлаган чишмә зәңгәр.
Рәхмәтем әйттем тормышка Мин шундый кышны күреп, Чишмәкәй — зәңгәр песекәй Тырышып мышный кебек.
Яналар кай төштә, охшап Чиләге тулы суга?
Мөлдерәп, түгелер-түгелмәс.
Әллә авыл бетә дип, Йолдызлар тора ташландык Нигезләргә текәлеп...
1984 Трускяяец
Уникенче йөз. Болгар көзгесе Чая карашлы дүрт якта дүрт кош Кадерле мирас, канатлы мирас, Сөенәм: ничек тимәгән ут-күз. Идел өстендә талпынып алар, Нәкъ сигез гасыр килгәннәр очып. Давыл һәм җилне ярып чыныккан Канатларында «Кыйссаи Йосыф» Җир шары кебек Болгар көзгесе, Омтылган күккә дүрт якта дүрт кош. Әй, бөек, сәнгать, канатлы сәнгать. Нинди илаһи бәхетле очыш.
Октябрь. 1983
Иске кабер ташларында сүзләр Чорналганнар — урман-чытырман Ятларга ят. миңа газиз, якын Тарихым бар, туган йортым бар.
Сүзләр-юллар, сүзләр бер-берсенә Үрелеп менгән зәңгәр үрләр күк Ничек булса, шулай кабул иттем. Тарихымны кормыйм үзгәртеп
Узганымны минем хәтәр, диләр.
Үткәннәрдән бүген хәвеф күп Калыйм җирдә үрелеп, иске кабер Ташларына язган хәреф күк
Октябрь. 1983
Шәһәрдә күзгә бернәрсә Күренми, ел узганы Сизелми, авылда калка Бала чак йолдызлары.
Йолдызлар кайда күбрәк. Кайсы өй турысында?