ШИГЪРИЯТНЕҢ САФ, РАУШАН КӨЗГЕСЕ
ыя ни кадәр биек булса, аның зурлыгын күрү ечен шул кадәр ераккарак китеп карарга кирәк, ди халык. Ә менә XIII гасыр башларында иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» шигъри эпосының әһәмиятен һәм мәгънәсен бетен тулылыгы белән тану һәм бәяләү ечен зур вакыт, ара ераклыгы гына түгел, кешелек тарихының бөек борылышы — Октябрь революциясе кирәк булган. Бары тик Бөек Октябрь, туган илебездә социализмның җиңүе һем КПССның ленинчыл милли политикасы тормышка ашырылу нәтиҗәсендә генә тормышыбыз кайчандыр хыял гына булып тоелган дәрәҗәдә алга кипе, үзгәрде һәм чәчәк атты. Материаль шартларның үсеше исә, табигый рәвештә, гасырлар дәвамына изелеп килгән, хокуклары соң дәрәҗәдә чикләнгән халыкларның рухи тормышына да тамырдан үзгәреш кертте. Социалистик реализм, халыклар дуслыгы һәм туган илгә бирелгәнлек принципларына нигезләнгән милли культура һәм әдәбиятлар үзара багланышта яңа биеклекләргә күтәрелде. Нәтиҗәдә бердәм, тату гаилә булып туган илебездә яшәүче барлык халыкларның да культура офыклары бермә-бер киңәйде, рухи мираска — күп еллар, гасырлар элек иҗат ителгән әдәби җәүһәрләргә игътибар үсте.
Әдәби-культура мирасына мөнәсәбәттә без тулысынча тарихилык, фәнни дөреслек һәм партиялелекне күз алдында тоткан ленинчыл методологиягә, партиябез күрсәтмәләренә нигезләнәбез. Монда бер нәрсә дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, монда барысы да — телгә мөнәсәбәт тә, әдәби-культура ядкарьләренә бәя дә, тарих вакыйгаларын марксистик-ленинчыл күзлектән аңлату да гаять әһәмиятле. Мәшһүр
К
болгар-тетвр шагыйре Коп Галинең классик поэмасы турында уйланганда һәм фикер йорткайда әлеге мәһим күрсәтмәләр һәм принциплар даими игътибар үзәгендә булырга тиешле Илебездә яшәүче барлык торки халыкларның да рузи культурасы үсешенә җитди йогынтысы булган масштаблы һәм фундаменталь әдәби әсәр турында бара бит сүз.
Урта гасырларда иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы тарих сәхифәләреннән сокландыргыч зур юл үткән әсәр. Иҗат ителүгә үк бәрәкәтле туфракка тешеп. менә инде җиде гасыр ярым дәвамында ул халык күңелендә, халык хәтерендә яши Киң катлау укучылар эчен тарихи оптимизм, рухи ныклык һәм бетмос-токәнмәс эстетик ләззәт чыганагы буларак, яңадан-яңа буыннарның күңеленә үтел керә, сокландыруында дәвам итә. һем, билгеле, әсәрнең үлемсезлеге һәм кече тылсым галәмәте генә түгел. Днсто- легеи инеш һәм чишмәләрдән су алып киңәйгән һем тирәнәйгән дәрья сыман, ул — халыкның гасырлар дәвамына тупланган бай тормыш тәҗрибәсе, рухи матурлыгы кем иҗади омтылышларына барыл тоташкан. Боек Болгарда яшәгән борынгы бәбалары- бызның иҗтимагый һәм рухи чынбарлыгы белән аерылгысыз булып үрелгән, тагы да тегәлрәге, шул тарихи чынбарлык нигезендә туган әсәр «Кыйссаи Йосыф»
Тарихтан билгеле булганча, поэма Идел буендагы Болгар дәүләтенең экономикасы һәм культурасы чәчәк аткан, нык үскән чорда иҗат ителгән Аның авторы Кол Гали, безгә кадәр килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, үз чорының зур шагыйре һәм күренекле фикер иясе була. Ул Боек Болгарда, якынча 1183 елларда туган дип фараз ителә. Шулай ук аның уку һәм белем күтәрү максаты белән якын Канчыгышның күп кенә илләре буйлап сәяхәт итүе, заманының байтак гыйлем ияләре, шагыйрьләре, философлары белән очрашкан, аралашкан булуы мәгълүм. Гомумән, Кол Гали үз заманының традицион фәннәреннән киң мәгълүматлы, зур хәзерлекле һәм хормәткә лаек фикер иясе булган дип санарга тулы нигез бар һәм шулар остене Кол Гали яшәгән һем иҗат иткән еллар тарихта шау-шулы үзгәрешләре һем фаҗигале вакыйгалары белән дә билгеле. XII—XIII гасырлар чатында дала якларыннан ташкын булып килгән илбасар яуларның вәхшилеге нәтиҗәсендә аерым шәһәрләр генә түгел, дәулет кадер дәүләтләр җимерелгән, юкка чыккан. Мәгълүм булганча. Беек Болгар илбасарларга җиңел генә бирешмәгән Хәтта әләгечә каршылык күрми бару юлларында беренче җиңелү ачысын да татырга туры килгән аларга монда Шулай да, Чыңгыз хан урдасының кабат һәҗүме нәтиҗәсендә, илбасарларның конбатышка бару юлларында калкан булып торган дәүләт кочлериең тигезсезлеге нәтиҗәсендә җиңелергә мәҗбүр була Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, шагыйрь Кол Галинең тормыш юлы елеге драматик вакыйгалар чорында, чама белән 1236—1240 еллар тирәсендә оэелгән Иленә, халкына авыр сынау һәм югалтулар килген кәйдә шагыйрь Болгарда булган икән, димәк, аның туган җирен саклап батырларча кереш кырында һәлак булу ихтималыи күз алдына китерү кыен булмас.
Кол Гали яшәгән һәм иҗат иткән еллар чын мәгънәсендә үзенчәлекле, катлаулы һем каршылыклы була. Элек-электән күп кенә торки кабилә һем халыклар яшел килгән Канчыгыш Европада исе елеге каршылыклар аеруча кискенләше Бер яктан, мондагы дәүләтләрнең, аерым алганда. Идел буе Болгарларының феодализм җәмгыяте буларак нык үскән, каршылыклары коннән-кон арта барган чор була бу Икенчедән, Евразия деньясында яңа этник группалар формалашкан, халыкларның, һем шул исәптән, торкилернең әзлексез хәрәкәте, аңа җирләргә күчеп утырулары белен дә характерлана ул еллар. Билгеле булганча, болар һәркайсы социаль монәсәбәтләрнең киеренкелегенә һәм торле сыйныф вәкилләре арасындагы каршылыкларның бермә-бер үсүенә китергән. Кабилә һәм халыкларның дулкын сыман хәрәкәт ител, алмашып, аралашып торуы алар арасындагы менесәбәт лориең активлашуына, тел һем культурадагы уртаклыкларның тирәнәюенә дә яңа момкинлеклор биргән, киң юл ачкан. Феодаль җәмгыятьнең үсеше, социаль каршылыкларның торган саен тирәнәя баруы исе нҗти- магый-социаль һәм мораль-этик проблемаларга булган кызыксынуны кызу темплар белен кәчәйткен. Җәмгыять үсешенең базисын тәшкил иткән елеге шартларның мәй
данга чыгуы һәм кискенләшүе нәтиҗәсендә киң катлам халык массалары арасында иҗтимагый корылыш һәм тәртипләрнең асылына игътибар арта һәм табигый рәвештә кәшә шәхесенең кыйммәте, бетен кешеләр эчен дә бер дәрәҗәдә матур, мул тормыш. «идеаль» дәүләт җитәкчесе турындагы выялый-утолик идеяләр
мәйданга чыга. Шәхеснең җәмгыятьтәге урыны һәм әһәмияте, кешенең тыныч, матур тормышка, бәхет-сәгадәткә һәм иминлеккә хокуклы булуын яклау көчәя. Үз чорының фикер иясе һәм шагыйре булган Кол Гали, әлбәттә, киң җәмәгатьчелекне тирәнтен кызыксындырган һәм даими борчый башлаган әлеге проблемалардан читтә кала алмый. Ченки шул объектив чынбарлыкта аның дөньяга карашы формалашкан, идея-эстетик эзләнүләре тамыр җибәргән, һәм шуңарга нигезләнеп шагыйрьнең мәшһүр поэмасы халык массаларының кешелекле уйланулары, гуманистик омтылышлары нәтиҗәсендә туган әсәр дип расларга урын бар.
«Кыйссаи Йосыф» кебек гүзәл эпос буш җирдә кинәттән генә тумаган, билгеле. Югарыда искә алынган иҗтимагый-социаль шартлар белән янәшәдә әлегедәй классик сәнгать әсәре туу өчен бай рухи җирлек һәм әдәби традицияләр булуы да кирәк бит әле. Шуңардан чыгып кына да Кол Галинең, барыннан да элек, бай традицияле булган болгар язма әдәбияты казанышларына ни дәрәҗәдә таянуын күзалларга мөмкин. Терки телдәге язма әдәбиятның еракка киткән тамырлары булуы да яхшы мәгълүм. Әйтик, Йосыф Баласагуни дигән авторның 1069 елда иҗат ителгән «Кутадгу билиг» (Бәхет турындагы китап) әсәрендә үк инде бәхет һәм кешелеклелек турында гыйбрәтле уйланулар урын алган. Шәрык илләрен гизеп, тирән белем алган фикер иясенең Әл- Фәраби, Әл-Бируни, Ибн-Сина кебек Көнчыгышның күренекле философлары мирасыннан да яхшы хәбәрдар булуы бәхәс уятмас. Кол Гали иҗаты Көнчыгышның классик поэзиясе үрнәкләре белән дә тыгыз багланышта туган. «Кыйссаи Йосыфитан күренгәнчә, болгар-татар шагыйре үзенең бөек элгәрләре Фирдәүси, Гомәр Хәйямнар иҗаты белән дә яхшы таныш булган, сюжет сайлауда булсын, шигъри осталык үрләрен яулауда бул-сын, алардан үрнәк алган. Үз чиратында исә, болар һәммәсе Кол Гали иҗатының идея-эстетик җегәрен һәм зур киләчәген тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйныйлар. Замандашлары Низами, Руставели һәм рус халкының мәшһүр «Слово о полку Игоревен әсәре авторы янәшәсендә дөнья әдәбияты тарихында мәртәбәле урын алырга хаклы шагыйрь Кол Гали, һәм бер дә юкка гына түгел. Чөнки күренекле шагыйрь һәм фикер иясе буларак ул үзенең үлемсез поэмасында Көнчыгышның классик поэзиясе һәм философиясендәге гуманистик традицияләрне төрки халыкларның бай эстетик тәҗрибәсе белән синтезлап, Идел буенда яшәгән болгарлыларның иҗтимагый һәм рухи омтылышын чагылдыручы гүзәл шигъри әсәр тудырган автор.
Шагыйрь үз чорының әдәби традицияләрен дәвам итеп, урта гасырларда аеруча киң таралган әдәби сюжетка мөрәҗәгать итә. Ул да булса тугры Йосыф турындагы легенда. Кайбер Көнбатыш версияләрендә аны гүзәл Йосыф турында дип тә йөрткәннәр. Мәгълүм булганча, бу сюжетка иҗат ителгән әсәрләр арасында Фирдәүсинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы үзенең сюжет эшләнеше һәм дөньявилыкка йөз тотуы белән аерым урын алып тора.
Әмма Кол Гали, традицион сюжетка мөрәҗәгать итүенә дә карамастан, күз алдына, барыннан да элек, үз чорының кыю новаторы буларак килеп баса. Шагыйрьнең новаторлыгы нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, ул традицион сюжетка яңача, заман күзлегеннән мөнәсәбәттә аермачык күзгә ташлана, легенданың социаль һәм мораль-этик мотивларына махсус игътибарда киң чагылыш таба. Икенчедән, поэма шул чорның җанлы сөйләм теленә якынлыгы, халык авыз иҗатына хас тыгызлык һәм образлылык, эпитет һәм төрле сынландыру чараларына байлыгы белән җәлеп итә. Сүз уңаеннан аның бу үзенчәлекләренең алга таба, үз чиратында, халык җырларында һәм яңа заман шагыйрьләре иҗатында дәвам иттерелеп, үстерелүен дә әйтергә кирәк. Гомумән, әсәрнең башыннан ахырынача үзенчәлекле тыныч һәм сабыр агышын тоясың, бу исә халык дастаннарыннан килгән эпик традициянең бер гәүдәләнеше булып тора. Поэманың һәр строфасы шәрык поэзиясендәге робагыйлар һәм халык иҗатында зур урын алган дүртьюллыклар сыман хикмәтлелеге белән дә игътибарга лаек. Җыеп кына әйткәндә, икеләнмичә расларга мөмкин — Кол Гали иҗаты мисалында ерактан килгән бай традицияләре булган төрки шигырь сыйфат ягыннан яңа югарылыкка, профессиональ шигърият биеклегенә күтәрелде. Сүзнең чын мәгънәсендәге классик таләпләргә җавап биргән профессиональлек турында баруы аңлашылса кирәк.
Камиллеккә ирешкән шигъри форма, киң катлам укучыларга аңлаешлы тел, стильдә иҗат ителгән поэма мавыктыргыч эчтәлеге, гуманистик һәм демократик юнәлеше белән дә үз һәм якын була халык күңфленә. Урта гасыр шартларында шагыйоь таланты-
МАНСУ
сигезенче гасыр дәвамында халык хәтереннән төшми яшәп килуен һәм киләчәккә үтүен тәэмин иткән идея-эстетик җегәрнең әһәмиятле бер аспекты шунда икәнлеге бәхәссез булса кирәк.
Поэмада аеруча зур әһәмият бирелгән үзәк проблема — хөкемдар һәм халык бәхете проблемасын хәл итүдә дә чын гуманист булып кала Кол Гали. Көнчыгыш поэзиясендә беренчеләрдән булып ул халык мәнфәгате идеясен күтәреп чыга. Шагыйрь дәүләт җитәкчесенең төп вазифасын аның гади халык массаларын ихлас кайгыртып, халык бәхете өчен үз-үзен аямый янып яшәвендә күрә. Бары тик халык бәхете өчен яшәгән хөкемдар гына «идеаль» була аның ышануынча. Йосыф әнә шундый образ. Йосыфта шагыйрьнең дәүләт җитәкчесе турындагы хыяллары конкрет гәүдәләнеш һәм киң колачлы чагылыш тапкан. Халыкны ачлык газапларыннан коткару өчен кылган гамәлләре аның иң зур батырлыгы итеп очраклы рәвештә генә тасвирланмый. Йосыф образында Кол. Галинең яңалыгы һәм изге омтылышлары гына түгел, шагыйрь һәм шәхес буларак кыюлыгы, батырлыгы да ачык чагыла. Урта гасыр шартларында халык һәм хөкемдар проблемасын күтәреп, аны Йосыф образында калку гәүдәләндерүне башкача бәяләү мөмкин түгел. Прогрессив фикер ияләрен һәм шагыйрьләрне гасырлар дәвамына даими борчып килгән проблемага яңа гомер, яшәү көче бирә Кол Гали. Мисал өчен, үз вакытында төрки телдә язган ша-гыйрь Йосыф Баласагуни һәм әзербәйҗан шагыйре Низами да бай белән ярлыга тигез караучы шәфкатьле хөкемдар турында хыялланганнар. Алардан аермалы буларак, болгар-татар шагыйре проблемага җитди социаль яңгыраш бирә, әйтик, илдәге идарә гадел булсын өчен, хөкемдар түбәннән, халык арасыннан күтәрелергә тиеш, дип чыга ул. Йосыфның тәхеткә күтәрелгәч, үзенә вәзир итеп фәкыйрь бер кешене алуы да шул турыда сөйли.
Көчле дәүләт җитәкчесе һәм үзәкләштерелгән ныклы идарә турындагы бу идеяләрнең феодаль таркаулык һәм бүлгәләнгәнлек чорында яңгырашы аеруча актуаль һәм прогрессив күренеш. Ә «Кыйссаи Йосыф» иҗат ителгән елларда исә, Болгар иленә тоташ ташкын булып илбасарлар омтылганда бу чакыру тагы да җитдирәк әһәмияткә ия була. Үзара бәхәс һәм бүлешүләр нәтиҗәсендә аерылып, таркалышып өлгергән халыклар, аерым алганда Идел буе һәм Урал итәкләрендә яшәгән тугандаш төрки халыкларга вакытлы һәм кыю мөрәҗәгать булып яңгырый шигъри эпос. Ул берләшергә чакыра, бердәмлеккә өнди, күрше халыклар белән тату яшәүне яклап чыга. Тарихтан мәгълүм ки, болгарлыларның иң якын күршесе ул вакытта ук руслар булган.
Рус дәүләте белән Болгар арасында ул елларда эзлекле политик һәм сәүдә-экономик мөнәсәбәтләр урнаштырылган булуы мәгълүм. Әйтик, 985 елда олуг князь Владимир белән болгар ханы Мөхәммәт арасында «Таш суда йөзгәнче, колмак суга батканчы» гамәлдә калсын дип төзелгән солых шул хакта сөйләүче гыйбрәтле дәлил булып тора. «Повесть временных лет» елъязмасында чагылыш тапкан мең еллык тарихы булган бу документ ике күрше халык арасындагы, тамыры бик еракларга барып тоташкан мөнәсәбәтләрнең ныклыгын раслый.
һәм шушы урында «Кыйссаи Йосыфоның тагы бер җитди мотивына махсус игътибар юнәлтү сорала. Башыннан ахырынача гади халык массаларының табигый омтылышларын яклаган поэма сугыш һәм тынычлык проблемасына мөнәсәбәттә дә гыйбрәтле яңгырашка ия. Билгеле булганча, халык өчен сугышның бер вакытта кирәге булганы юк. Шул хакыйкатьне тирөнтен аңлап кичергән шагыйрь тыныч, имин тормышка дан җырлый. Урта гасырларда кабул ителгән традицияләрнең берсенә кискен каршы чыгып, сугыш, яу чабу турында авыз ачыл сүз дә әйтми, хәрби каһарманлыклардан башка гына киң полотнолы шигъри әсәр тудыра. Тыныч тормыш һәм кешенең иҗтима- гый-рухи омтылышларын иминлек шартларында хәл итүне яклап чыга. Бу үзенчәлеге — чын мәгънәсендәге гуманистик бөтенлеге белән Кол Галинең мәшһүр поэмасы көнчыгыш әдәбиятларында гына түгел, ә гомумән, бөтен дөнья әдәбиятында да җитди урыны булган әсәр. Тыныч, матур тормышны олылаган, кешегә һәм аның гүзәллегенә, акыл көченә чиксез ышаныч белән мөлдерәмә тулы бу поэманың безнең көннәрдә заманча яңгыраш алуы да очраклы түгел. Сугыш һәм тынычлык проблемасы моңарчы булмаган дәрәҗәдә актуальләшеп, бөтен кешелекнең җанын тынгысызлап торган бер чорда үзеннән гуманизм һәм җирдәге имин тормышны олылап якты нур чә-
чеп торгам бу әдәби җәүһәр. икелаими әйтергә мамкин, безнең каннарда үэемен икенче яшьлеген кичерә Партиябез һем халкыбыз тынычлыкны яклап карашка күтәрелгән, прогрессив кешелекнең авангардында барган каннарда исә. бу аерым игътибарга лаеклы факт
Әлеге сыйфатлар — тормышның гүзәллегеме сокланып, гуманизм идеяләрен актив яклап чыгуы болгар-татар язма әдәбиятының иң югары казанышы булган «Кыйс- - саи Йосыфока үлемсезлек яулап кына, калмады, аны терки халыклар шигъриятенең яңа сәхифәсен ачкан классик әсәр буларак та танытты. Гомумкешелек проблемала- j рыи югары сәнгатьлелек дәрәҗәсендә чагылдырган поэма үз чиратында Идел һәм = Урал буенда яшәгән терки халыкларның рухи культурасын батенденья әдәби про- ® цессына кушуга зур элеш кертте.
Шагыйрьнең кемлеген белим дисәң, аңарга үз халкының менәсобате белән кызык- < сын, диләр. «Кыйссаи Йосыф» иҗат ителгәнгә җиде ярым гасырдай артык вакыт J узыл бара Шул вакыт аралыгында халкыбыз язмышында күпмә үзгәреш, сынау һем а. югалтулар булып узган Дәүләтләр таркалган, шәһәрләр җимерелгән, йортлар туз- е дырылган, башлар җуелган. Язма әдәби әсәрләрнең бик күп элеше тарих тузаннары 5 астында меңгегә югалып, күмелеп калган. Әмма Кол Галинең мәшһүр әсәре югалмаган, халык теленнән тешми яшәвем дәвам иткән, халык хәтерендә җуелмыйча безнең коннаргача исән-сау килеш килеп җиткән. Шушь. урымда Габдулла Тукайның халык £ җырларына менәсәбәттә әйтелгән сүзләрен, үлемсез поэма «Кыйссаи = Йосыфпка нисбәтле искә алудан тыелып калып булмый: «„.Әйе, бу — кадерле мирас, £ кыйммәтле мирас! Мәгъмүр Болгар шәһәрләре. Болгар ааыллары. бер дә булмаган тесле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады»
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез . туплар да ватмады, уклар да када- ♦ мады Алар һаман да халык күңелендә һәртерло болея вә к в за ядам сакланып калды- а лар, алар сәламәт әле. алар яңгырый әле». Халык җырлары турымда әйтелгән бу сүз- ° лар, чынлап та, әлеге гүзәл шигъри әсәргә менәсәбәттә дә бик актуаль яңгырыйлар Ченки халык авыз иҗатындагы кебек үк, «Кыйссаи Йосыф»та да ерак бабаларыбыз- иың яшәү рәвеше доньяга һем җәмгыятькә карата монәсебет нормалары, иҗтимагый х һәм идея-эстетик аңы, гүзәллекне фәлсәфи категория буларак тану үзенчәлекләре х чагылыш тапкан. >
Гасырлар дәвамында поэма халыкның яраткан һәм уз иткән сон- гать әсәре булган. Аны аерым-аерым гына укып чикләнмәгән халык, кышкы озын < кичләрдә бергәләшеп җылы мич тиресемә җыелып тыңлап туймаганнар Поэманы. I күлем ягынмам шактый озын булуына да карамастан, күпләр хәтта күңелдәй до белгән, һәр авылда диярлек аны кемләп, җырлап уку осталары дә булган Җыеп кына әйткәндә, ул халык теленнән тошмогәи, телдән-телгә. кулдәи-кулга тапшырылып безнең коннәргәчә килеп ирешкән. «Кечкенә чакта шушы китапны укыл, җыламыйча үскән ирләребез вә хатыннарыбыз сирәктер Әлегедәй гүзәл әсәрләр турында сүз чыкканда: бу — татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы».—дип. очраклы рәвештә генә язмаган халык шагыйре Г. Тукай
Халык массалары «Кыйссаи Иосыф»ны тикмәгә, эч пошканнан гына укымаган Ул иреккә һем азатлыкка сусаган, тигез һәм бәхетле тормыш турындагы матур хыяллар балән рухланып яшәгән, яктылыкка һәм мәгърифәткә омтылган кешеләрнең җамына юлдаш булган. Поэмада укучы әхлак мәктәбе күргән, аның ләгәндер геройларыннан күңел киңлеге һем юмартлыкка, тугрылыкка һем намуслылыкка ойрәнгән. Гомумән, күңелләренә хуш килгән әдәби әсәр хезмәт ияләренең социаль һәм рухи идеалларын формалаштыруда әйтел беторгесоэ зур роль уйнаган
Поэманың терки халыклар арасында, бигрәк тә татар укучылары алдындагы, гадәттән тыш популярлыгы турында сойләүчо бәрмичә фактка гына игътибар ител узыйк. Бүгенге кәйгәчә татарлар яши торган регионнарга ясалган археография экспедицияләр нәтиҗәсендә халык арасыннан «Кыйссаи Йосыф»мың 160 тан артык кулъязма носхосо табылган һәм шундый тарихи кулъязмалар саны елдан-ол ишәв бара Шуның остено. күренекле татар шагыйре һем галиме Утыз Имени тарафымнан хәзерләнеп, поэма 1839 елда Казан университеты типографиясендә беренче тапкыр аерым китап булып басыла. Укучылар арасында аңарга сорау шул дереҗедо була км. аны ел саен дип әйтерлек теге янсе бу нәшрият меңәрләгән тирем белән басып тарата ки
лә. Нәтиҗәдә, поэманың Утыз Имәни әзерләгән нөсхәсе 80 мәртәбәдән артык басмада дөнья күрә. Ә шагыйрьнең тууына 800 ел, әсәрнең язылуына 750 ел тулган көннәрдә исә Казанда поэманың фәнни яктан шактый камил эшкәртелгән өр-яңа басмасы укучылар кулына иреште. Төрле характердагы бай фәнни белешмә материалы белән тәэмин ителгән бу басмада әсәрнең тулы төп тексты (транскрипциясе), хәзерге татар әдәби телендәге поэтик күчерелмәсе һәм рус телендәге сүзгә-сүз тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Якын елларда поэманың рус һәм татар телләрендәге тагы да камилрәк яңа басмалары да көн күрер, дип ышанасы килә.
Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, гомумән, күп гасырлык тарихы булган татар әдәбиятында зур урын тоткан һәм аның үсешенә даими тәэсир итеп килгән әсәр. Анда күтәрелгән гуманистик идеяләр, поэманың югары сәнгатьлелек дәрәҗәсендәге гүзәл традицияләре татар әдәбиятының буеннан-буена якты эз булып дәвам итә, үстерелә килә. Төрле заманнарда яшәгән шагыйрьләребез, әдипләребез иҗатында аның йогынтысы һәрдаим күзгә ташланып тора. Кол Галидән теге яисә бу дәрәҗәдә шигъри осталыкка өйрәнгән шагыйрьләрнең исемлеген кыскача гына атап үтсәк тә, тулаем татар поэзиясе тарихын бер очтан икенче очка санап чыгарга мәҗбүр булыр идек. Әйтик. Котб һәм Мәхмүт Болгари (XIV гасыр), Мөхәммәдьяр (XVI гасыр), Мәүлә Колый (XVII гасыр). Утыз Имәни (XVIII—XIX гасырлар), Г Кандалый һәм Акмулла (XIX гасыр)— әдәбиятыбызның үсеш дәверләрен билгеләп торган якты маяклар һәркайсы мәшһүр элгәрләре булган Кол Гали иҗатыннан берөзлексез бәрәкәтле җылы нур алып торганнар. Яңа дәвер шигъриятебезне нигезләүче Г. Тукай һәм аның замандашлары М. Гафури, С. Рәмиевләр дә «Кыйссаи Йосыф»ка әле- дән-әле мөрәҗәгать иткәннәр, андагы кешелеклелек һәм иркен-матур тормыш турындагы идея-хыялдан рухи ныклык алып, шуны янә реаль чынбарлыкка нигезләнгән заманча сугышчан, гражданлы иҗатларына кайтарганнар. Гуманизм идеяләре белән өртелгән бу олы иҗат әле дә булса яңадан-яңа буын әдипләргә игелекле йогынты ясал, заман белән бергә актив яшәвендә дәвам итә. Халыкның рухи һәм идея-эстетик идеалын чагылдырган үлемсез әсәр бүген дә аның хәтерендә туган илгә бирелгәнлек, туган җиргә һәм кешегә мәхәббәт, планетабыз иминлеге өчен көрәш символы буларак .саклана. *
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы бер үк вакытта тугандаш башкорт, казах, үзбәк, төркмән һ. 6. халыкларның да рухи тормышында әһәмиятле урын алып торган һәм ул әдәбиятларга гасырлар дәвамында бәрәкәтле йогынты ясап килгән. Шуңа да гыйльми хезмәтләрдә аның еш кына уртак хәзинә буларак искә алынуы табигый.
Әлеге бай, гүзәл традицияләрнең бүген лаеклы дәвамы бар—ул күпмилләтле совет әдәбияты. Милли әдәбиятларның гасьцэлар дәвамында тудырган иң гүзәл классик үрнәкләренең сау, сәламәт башлангычлары белән даими бәйләнештә булган совет әдәбияты бүген дөнья күләмендә тиңдәшсез зур авторитетка әверелде.
Партиябез милли әдәбиятларның үсешен даими кайгырту белән бергә, халыкларның рухи культурасы традицияләренә һәм үткәндәге әдәби мирасына да игътибарлы һәм сак килүне таләп итә. Совет халкының материаль һәм рухи тормышын тагы да бай. югарырак итеп күрергә теләүдән килгән бу олы кайгыртучанлык парти-.безнең тарихи XXVI съездында һәм КПСС Үзәк Комитетының аннан соңгы пленумнарында аеруча киң чагылыш тапты.
Әдәбият һәм сәнгатьнең үсүе — ул бер үк вакытта Туган илебез халыкларының какшамас дуслыгы, туганлыгы ныгый баруы, куп милләтле һәм күп бизәкле совет культурасының үзара ярдәмләшеп баюы, көннән-көн чәчәк атуы дигән сүз дә. «Үзенең гуманизмы, иҗади күптөрлелеге һәм сәнгать чараларының байлыгы белән сокландырган Совет культурасы халыкларның үзара аңлашуына зур өлеш кертә,»— дип әйтте иптәш Константин Устинович Черненко КПСС ҮКның Июнь (1983 ел) Пленумында сөйләгән докладында.
Болгар-татар шагыйре Кол Галинең тууына сигез гасыр, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының язылуына 750 ел тулган көннәрдә без бу туганлык һәм бергәлекне тагы бер мәртәбә үз күзләребез белән күрдек. Бу олы юбилей республикабыз башкаласы Казан чикләрендә генә уздырылган бәйрәмгә әверелеп калмады. Тантаналы кичә һәм шагыйрьнең үлемсез мирасына багышлап үткәрелгән фәнни конференцияләрдә Мәс-
Ленинград, Уфа, Алма-Ата Нам Ташкент шәһәрләреннән килгән галимнәр, шагыйрьләр катнашты. СССР һәм РСФСР Язучылар союзлары катнашы белән илебез башкаласы Мәскәүдәге юбилей кеинәре дә тантаналы бәйрәм румында узды, һәр кичәдә һем һәр чыгышта естенлек иткәне халыклар дуслыгы һәм интернационализм идеяләре булды
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — конкрет тарихи җирлек һәм чынбарлыкта туган әсәр. Ләкин донья әдәбиятларының боек шедеврларыннан берсе буларак, ул үзен доньяга китергән тарихи чорга караганда күпкә озынрак гомер яулады. Холык хәтерендә җуелмыйча безнең кеннәргәчә килеп ирешкән әдәби җәүһәр бүген да яшәсен, кешеләргә бетмәс-текәнмәс идея-эстетик ләззәт китерүен дәвам итә. Кешелеклелек һәм игелек нуры белән ертелгән, җирдәге тормышны олылаган, бәхетле матур тормышка дан җырлаган чын сәнгать әсәренең язмышы башкача була алмый.