РОССИЯДӘГЕ 1905—1907 ЕЛЛАР РЕВОЛЮЦИЯСЕ — КАЗАНДА
ыел беренче рус революциясенең башлануына 80 ел тула, шул уңайдан илебез халыклары самодержавие белән героик көрәшнең тарихи сәхифәләренә тагын бер мәртәбә дулкынланып һәм горурланып мөрәҗәгать итәләр.
Веренче рус революциясе елларындагы жирле партия комитетлары тарихына куп хезмәтләр багышланган. Шул әдәбиятның кызыклы бер өлешен тор.» мемуарлар, истәлек хатирәләр тәшкил итә.
1905—1907 еллардагы Казандагы революцион вакыйгаларга актив катнашу чылар да үз истәлекләрен язып калдырганнар. Аларның авторлары социаль хәлләре, яшь аермалары, белемнәре буенча төрле кешеләр булганнар, истәлекләрен дә герле вакытта, төрле шартларда язганнар (мәсәлән, кайберләре революциядән соң мкый галарның кайнар эзеннән үк язылса, икенчеләре исә дистәләрчә еллар узгач, совет чорында дөнья күргән). Шулай булуга да карамастан, ул истәлек материаллар ту ган ягыбызның бай тарихын өйрәнүдә искиткеч мөһим роль уйныйлар. Алар безгә заманның революцион рухын тоярга һәм күз алдына китерергә бик нык ярдәм итәләр
Шунысын да искә алып китәргә кирәк истәлек хатирәләр башлыча әдәби публицистик планда язылганнар, күп вакытта авторлар үзләре шаһит булган вакый галарны гына тасвирлыйлар, шуңа күрә аларның фәнни әһәмияте дә безнең өчен тирле булып тора. By мәкаләдә без кайбер билгеле шәхесләр тарафыннан язылган истә лейләргә тукталып, аларның үзенчәлекләрен, революция тарихы очен нинди кыйм мәтле чыганак икәнлеген күрсәтүне максат итеп куйдык.
РСДРПның Казан комитеты 1905 елның беренче көннәреннән үк массаларны революцион рухта тәрбияләү, аларда пролетар интернационализм хисем үстерү өчен гаять актив эш башлап жиборде. Казанда таратылган күпсанлы листовкаларда, прокламацияләрдә большевиклар халыкны бердәм күтәрелергә өндәделәр, политик моментны аңлатырга тырыштылар, принципиаль пооицияләрдән пролетариат ның сыйнфый дошманнарын фаш иттеләр. «Эшчеләр, руслар да. татарлар да бер үк төсле авыр язмыш кичерәләр, шуңа күрә алар туганнарча бер гаиләгә тупланырга тиешләр. Алирны иокт. бер тесле итеп хуҗалары изә. бердәй камчы алар җилкәсен туный. Төрле милләт эшчеләре — татарлар, руслар, яһүтләр, әрмәннәр берләшкән очракта гына аларга җиңү киләчәк... туганнарча кулга кул тот ы пленда гына, дибез без, эшчеләр бәхетле канга чыгачак»дип әйтелгән комитет тарафыннан таратылган • Татар иптәшләргә» дигән прокламациядә.
1905 елның янвпрь-март айларында Казанда 26 стачка булып уза. аларда 65М Кеше катнаша Забастовка хәрәкәтенең яңа дулкыны 1 иче Майны бәйрәм итүдән соң башланды. Бу вакыйгаларны В Н. Залежский менә ничек искә ала
«Казан оешмасы 1 Май бәйрәмен киң рәвеште билгеләп узуны оештырды Полиция һәм обывательләр массасы 1 Май көнен шомланып һәм дер калтырап кот теләр Лары һәм Алафузов заводларында әзерләнгән г.>рти1к-сыекләр турымда нефть бикларын яндыру дары базларын шартлату турында терле имеш-мимеш- ләрне алдан ук киң тарата башладылар
Чынлыкта исә комитет 1 Май тантанасын шәһәрдән бөтенләй читтә көймә ларда уздырырга карар бирде. Иртән иртүк эшчеләр, хәтта солдатлар төялгән күп
Б
санлы көймәләр бер-бер артлы Казанка буйлап түбәнгә юнәлделәр. Иртәнге тугызга пристаньнарда бер генә буш көймә калмады диярлек, булганнарын бәйрәмчеләр яллап өлгергән иде инде.
Маевка беркем дә сизмәслек итеп яшерен оештырылды. Аның канда булача гын бер-ике кеше генә белә иде. Елга буена сибелеп утырган патрульләрне дә беркем абайларлык түгел: карыйсың, монда кармагына карарга да онытып бер «балыкчы* утыра, су буендагы чирәмлекләрдә самовар гөжләтеп, табыннар әзерләп эшче гаиләсе урнашкан, алар да күрер күзгә гамьсез генә ял итәләр. Үтеп баручы көймәләр шул «балыкчылардан» яки күңелле гаилә башлыкларыниан кая барырга кирәген белеп алалар.
Маевка Игуменов урманында, утрауга әверелгән бер таучыкта узды. Анда 300—400 ләп кеше җыелды. Казан комитетының иң көчле вәкилләре чыгыш ясадылар, шулар арасында «Иптәш Алексей» (Лозовский).
Көймәләр флотилиясе кайтыр юлга чыккач, эшчеләрнең дулкынлануы соң чиккә җитте Алдагы көймә өстендә Казан комитетының бәрхеттән тегелгән зиннәтле кызыл әләме күтәрелде. Башка көймәләр (алар барлыгы утыз бер иде) аны урап алдылар һәм үз байракларын күтәрделәр. Шунда ук берәү бу күренешне «Казан комитеты ның эскадрасы» дип атады» .
Икенче көнне комитет митингларны дәвам иттерергә болыннарга Лозовскийны җибәрде. Аларга казаклар һөҗүм иттеләр. Лозовский кулга алынды. Ләкин эшче ләр кулларына ташлар тотып, «заводны тар-мар итәбез»,—дип, аны азат иттеләр»'
Күрәбез, эшчеләр казакларга һәм полициягә кораллы каршылык күрсәтергә батырчылык итәләр, партия агитаторыннан хакыйкатьне ишетергә теләү курку хисеннән көчлерәк булып чыга. Шунысы да бик мөһим: шактый шүрләгән властьлар эшче массаларына юл куярга мәҗбүр булалар.
РСДРПның Казан комитеты бүтән җирле оешмалар белән элемтә урнаштыруга, яшерен әдәбият алуга үз эшчәнлегендә бик зур әһәмият бирә. Бу эшчәнлек турында В. В. Адоратский болай дип искә ала:
«1905 елда бездә револьверлар белән коралланган хәрби дружина бар иде. Чит илләр белән элемтә оештырдык, аннан әдәбият алып тордык. Хатлар конвертларда да килеп ирешә иде. Соңга таба контрабандистлар аша даими транспорт булдырдык. Бер иптәшебез җәй саен пароходка утырып Италиягә чыгып китә дә әдәбият алып кайта. Кайтуга минем яныма килә, парольне белдерә, мин пристаньга үзем тешәм. әдәбиятны үземә алып кайтам. Аны саклауны төрле урыннарда оештырдык, мәсәлән, университетта аны иптәш Державин анатомик театрда саклады. Әдәбиятны саклау катлаулы һәм хәвефле эш иде»
1905 елның көзенә революцион хәрәкәт гаять зур көч белән үсә барды. Октябрь политик стачкасы матбугат эшчеләре чыгышыннан башланып китте. Аңа башка завод фабрика эшчеләре, студентлар кушылды. Массаларның революцион күтәрелүе үзенең иң югары ноктасына менеп җитте. Солдатларга һәм казакларга каршы кораллы сугышлар башланды. РСДРПның Казан комитеты тарафыннан чыгарылган бюллетень халыкны тагын да активрак көрәшкә чакырды: «Барыгы^ да урамнарга! Барыгыз да эш ташлагыз! Үтерүчеләргә үлем! Царизмга үлем!» Казандагы 17—21 октябрь көннәре — истәлекләрдә иң тулы чагылыш тапкан көннәр. Ул вакыйгалар турында А. Я. Аросев бик җентекләп Язып калдырган:
«ыгм I <Ю4елнмм хәрәкәттә актив катнашучы (1878 1945) Казан уииперсттетык
гостмына^па iii Казанга эмиграциядән кайта һәм шул елнын июлендә РС.ДРПиыц Казан ипмите «туты директоры р күренекле тарихчы, академик. 1931- 1939 елларда Марксизм ленинизм
• Стенографический отчет «ечера «Истпарта. 3 июня 1921 Аросев А Я (1890 1938) күренекле совет дәүләт һәм п
люциоп вакыйгаларында Казан реаль училищесы студенты б>
дипломатик эштә.
Эшчеләр арасында РСДРПның Казан комитеты йогынтысы үсә барды. Май ва-кыйгаларыннан соң Алафузов заводы эшчеләренең революцион активлыгы 1905 елның 7 июлендә стачкага әверелде. Ул стачка бер атна дәвам итте һәм аңа 5000 нән артык кеше кушылды. В. Н. Залежек и й истәлекләрендә бу стачканы оештыру буенча большевикларның эшчәнлеге түбәндәгечә тасвирлана:
• 4 июль көнне, эштән соң, завод капкасы каршында партия агитаторы эшчеләрне туктатып, кечкенә генә речь сөйләде, ул аларны болыннарга чыгып җыелыш ка кушылырга өндәде. Шунда ук комитет прокламацияләре таратыла башлады.. Ораторга 500 ләп кеше кушылды. (...)
Залсжский В Н На путях к революции (1896 1906
1925. 149- 152 бб
923. 3 сан. 64-65 бб 1905—1907 еллар рево
1933 ел
«Казанда 1905 елның 16 октябре.
Көндезге уникедә университетта гаять зур демонстрация байча иям Моңа кадәр эленке-салынкы йөргән полиция кинәт аңга килеп, усалланып демонстрант ларга ташланды. Бу юлы нагайканың нәрсә икәнен мин үз җилкәмдә татыдым Күз алдымда атлы полицейский бер гимназистны бәреп үтерде. (...) Демонстрацияне та * раттылар. ләкин ул нәкъ иртәгә кабынып китәчәк кораллы восстаниегә нигез әзерләде. — 17 октябрьда восстание
Баш күтәрүчеләрнең төп позицияләре: университет, аның каршында — Юшков < Йортының түбәсе Әгәр нинди дә булса хәрби часть университетка атарга уйласа. * аның тылында калган Юшков йортыннан бомбалар яначак иде. Аннары — шул ук — урамда Пассаж. (...) Пассаж почмагы гөмбәзе астында урнашкан Климов сәгать им == бетенең чормалары да эшкә ярады, дружинниклар зур дивар сәгатьләрен каерып = алып, ачык калган-тәрәзәләрдән мылтыкларын тобөделәр. Пассажга каршы духовный i семинария (хәзер — Казан университетының геологик факультет бинасы - И. Г„ 9 А.Л.). Семинаристлар барысы да бомбалар, яисә гади ташлар, кирпечләр белән ко- г ралланып өлгергәннәр, алар Пассажга һбҗүм итүчеләрнең артына тешәргә әзер - яделер ( 18 октябрь көнне Казанда патша манифесты таратылды. Ул конне шәһәр Ду “ масы бинасы халык белән шыгрым тулы иде. Торле социаль катлау вәкилләре ми- ; тингларда, демонстрацияләрдә актив катнаштылар. Большевиклар халыкка манифест иыңбашыннан ахырына кадәр ялган икәнлеген аңлатырга тырыштылар. А. Я. Аросевка • иң нык тәэсир иткән речь Думада большевик А. Кулеша рече булган.
Ул көннәрдә митинглардан соң полицияне коралсызландыру башланды. Шуны ~ сын әйтеп узарга кирәк: А. Я. Аросевка 1905 елда бары 15 яшь булган, революцияне = бик теләп кабул иткән егет коралсызландыруда, әлбәттә. катнашкан. Ләкин ул ва J кыттп әле ул нинди партиягә кушылырга икәнен тегел аңлап бетермәгән Кайбер 5 вакыйгаларны, дружинниклар һәм семинаристларның сугышчан активлыгын, бер * аз күпертеп күрсәтүе д» сизелә Чөнки коралсыз халыкны җәзалаучылар асылда = солдатлар һәм полиция булган. Ул көнне һәлак булганнарның һәм яраланучылар « ның саны 40 ка җиткән.
19—20 октябрьда җитәкче революцион орган да төзелә шәһәр коммунасы. Аның * составына большевиклар, эсерлар, меньшевиклар, крестьяннар союзы вәкилләре керә. - Билгеле булганча. Октябрь стачкасы җиңелү белән тәмамлана. 21 октябрьда рсак t цион көчләр «патриотик манифестация» оештыралар. Бу турыда А. Я А роста менә - ничек яза:
• Көндезге сәгать уникеләргә Дума янындагы митинг шактый сыекланды. «Пат- - риотик манифестация» шәһәрнең татар ягына чыгып шактый ишәйде, анда катна = шучылар Воскресенский урамына (хәзерге Ленин урамы И Г.. А. Л.) чыгып Ду мага таба юнәлделәр. Цроцессия башында татар муллалары бара, алар артымнан рус поплары теркелди, алпрга сәүдәгәрләр купецлар.монархист интеллигентлар. кием парен алыштырган полицейскийлар, жандармнар һәм җыен йолкыш ияргән (Соңыннан билгеле булды, пристав Тутышкнн погром оештырыр өчен аларны махсус җыйган булган, һәрберсенә тәүлеккә берәр сум акча да түләгән.) (_.) Таяк, рельс ки сокләре. ташлар белән коралсыз халыкны вәхшиләрчә аяусыз тукмау башланды (...) Карагруһчыларга ярдәмгә солдатлар да килеп җитте Алар бербер артлы Дума бинасына оч залп бирделәр. (...) Кичке сәгать унда Дума бирелде»
Карагруһчылар демонстрациясенең составына игътибар итик революциягә карата сыйнфый нәфрәт рус һәм татар буржуазиясен, руханиларын берләштергән. Алар приказчикларга, люмпен пролетариатка кушылып рус һәм татар эшчеләрен кыйнарга бергәләшеп юнәләләр.
1905 елның октябрь вакыйгаларында Казанның терле катлау вәкилләре катнаш ты. Воскресенский урамына. Дума тирәсенә, әлбәттә, бар кеше дә барып җитә алма ды. Солдатлар һәм полиция урамны һәм бинаны камап өлгергәннәр иде Әмма ре аолюцнон күтәрелеш бер кешене дә читтә калдырмады Мәсәлән, дары заводы эшчесе, 1 Дәүләт Думасы депутаты П. А Ершов үз заводы турымдагы истәлекләрдә менә нинди вакыйгаларны искә ала
.В.«м,г.л.1. ..рнмл.» М ««тЛр.™ 6-Р-
л.рр мрымррк ЖРЛМ к.лди-.р В.р»М.Я..<, ..»Ч.Я.р..™ .р~™ «ирл.» «»
.... «рлгтрллилр. «ллгаиллри г»«. в,лс U •»■>₽- ««лллры.’ Чылл.о
■ Аросм А Я Камжаяв омр» о ргммюм» Кам»» IW5 v **
* Арисса А Я Камамә» <■«₽•» •’ (■'••"чючм ”
караганда, саф пролетарийлар юк дәрәҗәсендә. (_.) 17 октябрь көнне, манифест чыккан һәм шәһәргә забастовка иң көчәйгән чакта, эшчеләр эшне ташлап 2—3 сәгатькә иртәрәк кайтып киттеләр. Завод хуҗалары казак отрядларын чакырттылар. Погром куркынычы арта барды. Ашыгыч рәвештә халык отрядлары — милиция оештырылды, студентларга корал таратырга карар кабул ителде. Полицияне коралсызландырдык. Ләкин озакка булмады бу. Карагруһчы монархистлар эшнең кая таба борылганын сизеп, көчле агитация башлап җибәрделәр. Яңадан көрәш башланды. Бәрелешләр. Кулга алулар...»'
Баш күтәрүчеләр бер мәлгә актив хәрәкәт итә башласалар да аларның чыгышы бастырыла. Бу уңышсызлыкларга бәя биреп, РСДРПның Казан комитеты әгъзалары И. С. Алуф2 һәм В. В. Адоратский 1921 елда болай дип сөйләгәннәр.
И. С. Алуф: «17 сендә университетта митинг узды. Ул кичке 6 ларга кадәр дәвам итте. Үзәктән әле бернинди телеграммалар алынмаган иде. Телеграмма 18 ендә генә килеп җитте. Шәһәрдә бөтен җир ябык, монда да тынлык хөкем сөрә иде. Хәл буталчык, аңлаешсыз. (...) 19 ында хәлләр кинәт үзгәреп китте, митинглар һәм демонстрацияләр башланды. Полицияне коралсызландырдылар, шәһәр милициясе оешты. 19 ында башланган бу хәлләр 20 дә дә дәвам итте. 21 ендә көндезге уникеләрдә рево люцион хәрәкәтне тар-мар итү башланды, һәм кичкә бөтенесе тәмам ителде». В. В. Адоратский: «Коралсызландыру 19 ында иртән- башланды. Думадан тотындык. Алексей (Лозовский) речь сөйләде.Аннан туп-туры 1 нче полиция частена юнәлдек. Алексей кулында Дума кыңгыравы. Коралланырга теләгебез зур булуны әйтеп узарга кирәк, ләкин безгә кыюлык җитмәде, гайрәтләнеп эшкә тотынган булсак, барып та чыгар иде; без барганда, частьта сакчылар юк диярлек иде, тик ике генә солдат каравылда. (._) 1 нче частьтан Проломный урамына (хәзерге Бауман урамы — И. Г., А. Л.) юнәлдек. Демонстрантлар саны һаман арта торды... Татар бистәсенә барып җиттек. Хәтеремдә, анда Ямашев үзенең ораторлык осталыгын күрсәткән иде. Монысы Печән базарында булды. Аның рече бик уңай тәэсир калдырды»
Шулай да коралсызландыру шәһәрдәге барлык полиция частьларында уңышлы узган (бу турыда В. В. Адоратский ни өчендер әйтмәгән), алтынчы частьта гына эш барып чыкмаган, андагы полицейскийлар да 21 енә кадәр борыннарын да күрсәтмәгәннәр, эшчеләрдән куркып, чыкмыйча утырганнар. Дөрес, корал барыбер җитәрлек булмый, алынганы да күп очракта яраксыз булган.
Революциянең давыллы көннәре турында татар телендә дә кайбер материаллар. истәлекләр сакланып калган. Шуларның берсенең авторы — әдәбиятыбыз ның классигы Мәҗит Гафури. 1905 елның нәкъ октябрь көннәрендә ул Казанда булган һәм соңрак, 1925 елда, «Бишенче ел революциясе хакында истә калганнар» дигән хатирәләрен яза. Ул күбрәк Казанның татар районнарында булган вакыйгаларны тасвирлый, мәдрәсә шәкертләренең революцион хәрәкәте турында, 21 октябрьда оештырылган «патриотик манифестация» турында фактлар китерә.
Мәҗит Гафури истәлекләренә күз салыйк: «Мәдрәсә шәкертләре арасында бу хәбәрләр (башка шәһәрләрдәге революцион хәрәкәт турында — И. Г., А. Л.) тарал ды, һәм Казан гали мәктәпләрендә укучы студентларның хәрәкәтләре боларга да тәэсирсез калмады. Мәдрәсә шәкертләре белән ике арада катнашулар, алдагы зур эшкә әзерлек күрергә димләп, ике арада йөрүчеләр күренә башлады. Мәдрәсәгә, һәр көн дип әйтерлек, кул белән язылган һәм җилем басмада басылган кочак-кочак прокламацияләр, революциягә өндәүләр таратыла иде. Кайбер татарча прокламацияләр мәдрәсәнең үзендә үк басыла, боларда да шул ук хөкүмәткә каршы өндәү белән бергә, мәдрәсәләрне ислах итү, аларга фән кертү, мантыйк кебек хорафатларны бөтенләй чыгарып ташлау, мәдрәсә идарәләренә шәкертләрдән дә вәкилләр кертү кебек төрле таләпләр куела. (...)
Шәкертләр арасындагы хәрәкәтләрнең иң кызуы мәдрәсәи Мөхәммәдиядә булды. (...) -
Октябрьның 15—16 ларында эш тагы да куерды. Кешеләрнең куллары көндәлек эшләреннән бушанды. «Университетта митинг имеш! Студентлар баш күтәрәләр имеш! Казаклар аларны чолгап алганнар, кыралар, аталар имеш!»—дигән хәбәрләр бөтен Казанга яңгырый башлады. Бу хәбәрләр электән үк кузгалырга торган шәкертләргә тагы да ныграк тәэсир итте. Мәдрәсәдә укулар бетте, һәркем бер нәрсә көтә, һәр кеше бүген таңда зур эшләр булуын көтеп тора башлады. (...)»
' Ершок П А Химики n 190$ году - Пролетарий Татарстана. 1925. 11 сан. 30 6
Алуф II С - РСЛРПнын Казан комитеты агъзасы. РСЛРПнын Таммерфорс коМн-ренинясе (ноябрь лекабпь 1905 ел| делегаты 20 нче елларда Казан медицина институты профессоры
Стенографический отчет аемера «Истпарта» 3 июня 1921 г «Пути революции.. 3 сан. 1923. 67-6» бб
18 октябрь көнне Казан тагын да ныграк шаулый. Мәҗит Гафури ул көн вакый галарын тагын да җентекләбрәк тасвирлый
«Бөтен Казан ирекле рәвештә җырланган • Марсельеза, тавышлары белән ян гырый. Бөтен шәкертләр груһ-груһ урамнарга чыгып китәләр, университет тирәсенә. Воскресенский урамына йөгерәләр. Бу тирәләр халык белән тулган, һәр жмрдә кызыл флаглар җилберди. (...) Урамда да. университетта да, шәһәр Думасында да митинглар, җыелышлар, киңәшләр бара. «17 Октябрь манифесты, гына халыкны канәгатьләндерми. (...)
Бүген Казан ду килә. Урамнан керәсе килми. Җыелган эшчеләр, укучылар корт иле кебек кайнашалар. Озак та үтми полицияне коралсызландыру башлана. (._) Печән базарында бик зур җыелыш булып, анда төрле кешеләр тарафыннан речьләр сөй ләнә (Хөсәен Ямашев һәм башкалар). Патшаның «17 октябрь манифесты.ның мәгь носе югала. Аңа гына ышанып тормаска өндиләр. 19 октябрьда партийныйларга һәм укучыларга корал таратылып, шәһәр алар кулына күчә, «шәһәрнең тынычлыгын саклау комитеты, кулында була. Мәдрәсәдәге шәкертләргә чаклы корал алалар, шулар рәтеннән мәдрәсәи Мөхэм мадиядәге шәкертләр кулына берничә дистә мылтык, шул ук микъдарда кылыч, берничә ат төшә. Таза шәкертләр билләрен буып, коралланып, шәһәрнең тынышты гын сакларга йөриләр. (...) Бүгеннән башлап мәдрәсә идарәсенә үзләренең таләп ләрен кабул итү хакында катгый сорау куялар. Мәдрәсә мөтәвәллиләре, мөдәррис лар. бик зур эшкә очраган кебек, кои-төн җыелыш ясап, нәрсә эшләргә белми аптырый лар, алай да үзләренчә вәгъдә белән генә алдамакчы булалар.
Шәкертләрнең каннары кайнашкан, вәгъдәләрне көтәрлек түземнәре беткән.
Революцион күтәрелеш, күрүебезчә, хәтта шәкертләрне дә читтә калдырмаган. Алар да үзләренчә, тормышта социаль үзгәрешләр таләп иткәннәр Ә берничә көн нэи реакция көчләре яңадан яна һөҗүмгә күчәләр:
«21 октябрьда университет янында, Воскресенский урамы ягында, күп халык ның кычкырган тавышлары ишетелә. (...) Шунда ук карагруһчыларның тәре күтәреп йөрүләре, студент һәм башкаларны тукмаулары, яһүтләргә погром ясарга керешконлекләре хакында хәбәрләр бөтен шәһәргә тарала. «Оч көнлек ирекле тор мыш. корырга катнашкан кешеләрнең күбесе яшеренә башлыйлар, кайберләре коралларын илтеп бирәләр (...)
Бервакыт безнең мәдрәсә урамыннан (хәзер Тукай урамы) болыт кебек халык килеп чыга. Боларның иң алдыннан тәре күтәргән әллә ничаклы поплар, алар артын ^ан ап-ик чалма, яшеллесарылы тун яки чапан кигән Казан муллалары, алар ар тыннан түрәләр, балыкчылар, итчеләр, кибетчеләр баралар. Болар һәммәсе дә тө регә, патша сурәтенә баш игәннәр. (_.) Болар шулай тәреләре белән үтеп киттеләр Халык кулына таратылган коралларны кире җыеп алу башланды Шәһәрне ти pun тынлык басты. (...) Шулай итеп 1905 елгы Октябрь революциясе күмелде Кү ңеллор алдагы зур һәм җиңелмәс Октябрьга юнәлеп, шуны көтеп калдылар*
Үзенең кыска гына истәлекләрендә Мәҗит Гафури Казанның -татар якларында булган вакыйгалар турында искиткеч төгәл, башкаларның күзенә чалынмаган факт ларны яктыртып яза. Аның истәлекләренең тарихи әһәмияте, безнеңчә, нәкъ шунда.
В. И. Ленин 1906—1907 еллар революциясендә Боек Октябрьның «генераль репетициясен» күргән, аны шулай бәяләгән. Төрле сәбәпләр аркасында ул революция җиңелүгә дучар ителде, ләкин бу елларда пролетариат һәм большевиклар партиясе туплаган тәҗрибә соңрак дәвер революцион хәрәкәттә мөһим роль уйнады.
Революцион вакыйгаларда төрле өлкәләрдә, төрле сыйныф һәм социаль к*’гл,у мкилләре актив катнаштылар. Татарстан. Казан шәһәре хәзмәт ияләре дә бөтен халык хәрәкәтенә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Россиядәге беренче буржуаз-демократик революциянең башлануына 80 ел тулды, ул героик көрәштә катнашкан кешеләр инде юк дисәк тә, ялгышмабыз, шуңа күрә ала рның истәлекләрен өйрәнү, барлау тарихчыларыбызны!» мөһим бер бурычы булып тора. Революцион традицияләр үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан чы гып Караганда да. Татарстанда революцион вакыйгаларда катнашкан шәхесләр нең мемуарларын җыеп яңадан бастыру бик файдалы һәм кирәкле »ш булыр иде
Искәндәр ГЫЯ.1ӘҖЕВ.
Александр ЛИТВИН
1 '.Кме/вурмзч I92S II It с»«
тарах фәкиаре кандидатлары.