МӘҢГЕЛЕККӘ ӨЧ СӘЯХӘТ
ат-кат укыганда, һәр әсәр дә сине гел тетрәндерми. Күңел күнегеп елгерә, аны бик җиңел генә дулкынландыра алмыйсың. Ә менә бу юлы гаҗәп булды. Күптән белгән шигырь юлларын мин кат-кат һәм йотлыгып укыдым:
...Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә. Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә — гарешкә очса-китсә. Менә шунда «бәхетле» мин, «бәхет» шул... »
Бу юлларны шагыйрь — ни гаҗәп!— унөч яшендә яза. Шагыйрьнең безгә мәгълүм булган шигырьләреннән беренчесе бу.
Уналтыда (һәлак булып, дөньядан китәренә әле егерме ике ел калганда):
Йөреп изге көрәшнең бу юлыннан, Теләгемә җитәлмәдем — егылдым... Атылган бер явыз дошман угыннан Яраландым...
Кадалды ук йөрәгемнең түренә, Кызылланып, җәрәхәттән ага кан.
Ә уналтыны тутырып, унҗидегә чыккач, сөйгәненә багышланган шигырендә яшь шагыйрь болай ди:
Язгы нәфис бакчаларның киң юлында Барган чакта, юлларыңа гөлләр үссә, Уйный-уйный күбәләкләр кулларында Иркәләнсә, сине котлап җилләр иссә. Шул вакытта ак юлыңны (гөнаһ шомлык!) Сузылып яткан канлы гәүдә киртәләсә. Яткан булса ак йөзләре канга тузып. Синең җанлы шат бәхтеңне үртәләсә.
Син шикләнә күрмә... бәгырем!
Ул — кан белән
Яраланып утлар кисеп тапсыз куңлен, Әрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән Җанын биргән үле гәүдә — мин булырмын.
Бу нәрсә бу? Әүлиялык кылумы, үз язмышыңны аермачык сизү, тою, күрүме9 Үз язмышыңны гына да түгел хәтта, халык язмышын, тарих язмышын белеп торумы?
Ә менә аның үлем алдыннан язган шигыре.
Май аенда тагын җыйналырбыз.
Кызыл шәраб килер табынга,
Бокалларның көмеш чыңы белән, .
Табын җыры яңрар тагын да.
К
"" Гт“"‘ "™“ А"”*Р“ 6у «V?"™ » «Т«е»г.
Тик куп түгел, Каплан бокалларны. Без табыннан бергә кузгалып. Юнәлербез дуслар каны тамган Кин кырларга, җиңне сызганып Ватык юллар, янган зур калалар Без килгәнне көтеп яталар Уянсыннар батыр тракторлар. Уйнасыннар кулда балталар
Моны Берлин төрмәләренең берсендә ялгыз камерада әҗәл сәгатен көтеп ятучы якты дөньядан тулысынча аерылган тоткын яза Хәрби әсирләр лагеренда яшерен эш алып барганы өчен кулга алынгач. 1943 елның октябренда-тсисапсыз күп сорау алулар җәзалаулар арасында ул үзе инде мәңге күрмәячәк киләчәк турында хыяллана Аның • Моабит дәфтәрендә аерым бер «сугыштан соңгы. шигырьдар~пиклы бар Башка шагыйрьләр андый шигырьләрне соңрак язачаклар әле. ә ул сугыш дөрләгәндә Һәааеәте- нә бер адым калганда яза
Кулга эләккән очраклы бер кәгазь кисәгенә яза шагыйрь еллар үткәч, кулдан кулга күчә-күчә, шул кәгазь кисәкләреннән тегелгән дәфтәр туган җиргә кайтып җитә һәм сугышның майда бетәчәген хәбәр иткән әлеге гаҗәеп шигырь безгә килеп ирешә
Шагыйрь үз тормышы белән генә яшәми Ул тормыштан аерылып, үлемгә хөкем ителгән хәлендә дә. алдагы яшәү турында яза ТӘне фани аның әлбәттә, һәм шагыйрь рухы ул тәнгә генә сыеп тора алмый Шуңа күрә ул рух төрле киемнәр кияргә мәҗбүр без ялкынлы шагыйрьнең солдатка, инвалидка, илне торгызучы төаүчегә әверелүемә шаһит булабыз һәм шәхси, хосусан үз яшәешең белән уртак бетенкешелек яшәеше арасындагы чик бетә, югала, юкка чыга
Укучы инде сизенгәндер — бу Муса Җәлил язмышы
Үләсеи белеп торГан хәлендә дә шагыйрь әле яшәр кеше кебек яза Шунда ук — үзен донья ди инде юк кебек итеп, үлемен табигый бер хәлгә санап язылган шигырьләр Гомумән, аның Яшәүгә. Үлемгә, Вакытка мөнәсәбәте (аңарда киләчәк еш кына үткән яки хәзерге заман белән алмашына һәм киресенчә) — үзе бер гаять дәрәҗәдә кызыклы роман Әйтик, аның, иртәгә башы чабыласын белгәч, төне буе Гетеның -Фауст» трагедиясен немецча укып чыкканлыгы мәгълүм Яшәү. үлем. Вакыт җан ияләре. язмышның тере персонажлары диярсең, аның җанының һәр даим сөйләшеп тора торган мәңгелек юлдашлары һәм әңгәмәдәшләре кебек алар Шуннан соң үлеме алдыннан анык Мефистофель һәм Фауст белән сөйләшүе гаҗәпме соң’ Күрәсең, ачыклап бетерәсе иәрсв лар калган булгандыр
Контрастларга ис китә Чыннан да, бер яктан, гаять дәрәҗәдә күңел көрлеге көч сизү. гаҗәеп яшәеш байлыгын тою (боларны аның һәр юлыннан күреп торасың) икенче яктан — күптәннән килә торган, үз язмышының хәвефле азагын тою хисе
Башына ниләр тешәсен каян белгән ул’ Киләчәк дигәне бүгенге көн булып җиткәндә ул -киләчәк» һәрвакыт моннан күп элек үзе тасвирлаган сурәттә аның каршыма килеп баса
Чынга чыккан бу әүлиялыклар шигърият галәмәтеме яки башка берәр нәрсәме'*
Менә күңеле күптән сизенеп килгән дәһшәтле очрашу Шагыйрь шома көйләнгән нацист машинасы каршында берүзе Ул таш капчыкта, тимер капчыкта Ул гомер чигендә һәр минутның соңгы минут булуы бар Иөз ундүрт адым (тикшерүчеләр мои ы соңыннан төгәлләп санап чыктылар) - ул камерадан дүртенче блокка җәзалау залына кадәр чиста итеп себертелгән ишегалдыннан барасы ара Анда шәпләп майланган гильотина һәм аның янында фашист рейхынын төп җәллады Эрнест Рвендаль басып тора Магдебургтагы сабын заводы хуҗасы булган бу адәми зат нәселе белән үк башкисәрләр нәселеннән Гаилә башлыгы үзе әнә дүрт булышчысы белән корбанын көтә Бу көнне кискән башы »•«•»« да аның банк исәбенә утыз марка өстәләчәк Әнә шунда Яшәү белән. Үлем белән. Язмыш белән. Вакыт белән сөйләшү бетәчәк Адымнар аяк тавышлары. ишек йозаклары шалтыравы Кемгә таба килә бу аяк тавышлары’ Мондый ми-нутларда. мондый сәгатьләрдә, мондый көннәрдә нишли кеше җаны’ Безгә дүртьюллык шигъри шяһитнәм.) килеп җиткән
Үтерсаге». әйдә, үтерегез.
Котырыгыз аннан, биеге 1!
Тик шагыйрьгә кара китерегез.
һәм кулына каләм бирегг» ■
Шагыйрьгә бу минутта ак кәгазь кирәк тә, каләм кирәк.
Монда инде гадәти хәлләр бетә, логика, фикерләү, аңлау чикләре үзгәрә Гадәти аңның шагыйрь эченә керергә көче җитми башлый төсле Гади адәм баласы мондый ситуациядә алай эшли алмас иде кебек Мондый җан тынычлыгы, андый рухи көч мөмкин түгелдер кебек Бу мизгелдә кәгазь-кара турында өлешенә үлемсезлек төшкән кеше генә уйлый ала. Шагыйрь мине, укучыны, иң югарыгы абсурд чоңгылына чумарга мәҗбүр итә Анда мөмкин булырдайның барысы да беткәнлеген аңың белән аңлыйсың, ләкин кайбер шәхесләр өчен мөмкин булмастай нәрсә дә мөмкин икән әле
Шагыйрьнең «Сайланма әсәрләре»н актарам, ә андагы шигырьләр, бик яшьли үзенең дәһшәтле язмышын сизенеп, аңлы рәвештә, курыкмыйча, елмаеп үлем каршына барган кеше хакындагы әкияттәй хикәят булып тезеләләр. Җәза минутларын үз күзләре белән күргән рухани Юрытконың «Алар елмаеп үлделәр» дигән сүзләре искә төшә Йөзләгән, меңләгән кешеләрнең үлемгә баруларын күргән руханины шагыйрь һәм аның иптәшләре йөзендәге елмаю тетрәткән
Үләр алдыннан елмаю мине дә тетрәтә. Бер караганда максатсыз, мәгънәсез кебек ул. адресы да юк аның, көрәшерлек көче дә. ләкин ул, дөньяның иң караңгы базыннан балкып, безгә күренеп тора. Бакыйлык хакына фанилыктан ваз кичүче елмаюы ул. Бу елмаюда фикерләүнең моңарчы билгеле булмаган, ниндидер яңа үлчәмнәре ачыла сыман.
Менә шушы факт безгә күп нәрсә хакында сөйли Гомумән, кеше мөмкинлекләре хакында. Аның җиңелмәс рухы хакында һәм аның үлемсезлеге хакында
Бу мәкаләмдә мин яңа кеше хакында сөйлим Үтә камил кеше хакында
Вак хосусый тормыш блокадасын җимереп чыккан ул Үзендәге эгоистик дәртләрне авызлыклап бастырган. Аның *мин»е иксез-чиксез дөнья өчен ачык. Ул яшәүдән дә. үлемнән дә курыкмый. үз сүзенә үзе җавап бирә Җирдәге һәр адымын кеше гомере, кеше җаны белән түгел, үз гомере, үз каны белән юа.
XX гасыр дөнья шигърияте бу кешегә якынрак килү өчен ыргым арты ыргым ясый кебек, һәр ыргымда андый кеше рухының яңа шәкелләре ачыклана бара сыман.
Максатын ул хәзер белә инде:
Туган җире бәхете хакына Аерылырга язган икән аңа Балалардан, сөйгән хатыннан.
Еламагыз, ялвармагыз берүк: Карары нык, тугры ул аңа — Гөл исләре сеңгән бер җыр булып Күңеленнән оча ул карар
Борынгыдан килгән: якты дөнья Кара дөнья белән көрәшә. Яшә. шагыйрь: ак хакыйкать өчен. Бар кешегә бу җир матурлыгы Барып җитсен өчен син яшә!
Әйе, монысы — гасырыбызның икенче бер шагыйре Нирала
Урта гасырлар шагыйре турындагы аның поэмасы (әлеге өзекләр шул поэмадан) авторның үзе хакында сыман. Әлеге шагыйрь кебек үк, ул үзе дә җирдә золымны бетерергә омтыла, кешеләрне гомумкардәшлек җепләре белән берләштерергә тели.
Милләтләрнең дөнья ярминкәсендә «һинд рухы»ның иң күренекле вәкиле булып яшәүче шагыйрь шул ук вакытта аның кысаларына гына сыя да алмый
Индуизмның төп үзенчәлеге: күп нәрсәдә бердәнбер нәрсәне күрергә, һаман үзгәреп, агып торган фани дөньядан ниндидер үзгәрми торган мәңгелек нәрсә табарга омтылудан гыйбарәт Бердәнбер дигәне — ул табигатьтән өстен көч. бар булганның чиксез куәткә ия мәңгелек хакиме Параматма — индуизм тарафыннан җирдән читтә торучы буларак кабул ителә Хәтта фикерләү чикләреннән дә тышта ул. Әмма, үзенең герое Тулсидас кебек үк шагыйрь дә бу «бердәнбер»нең җирдәге зат булуын тели, ә моңа иң лаеклысы кеше дип саный Шулай итеп, аның иҗатында борынгы һинд рухи традицияләре яңа заман цивилизациясе рухи климаты белән бәйләнешкә керә һәм бу хәл ниндидер яңа, өченче төрле «эремә» бирә.
Елга-инеһтләр турында күпме шигырь язылган Ә менә Нираланың «Ташкын»ы.
Әй гөрләсен әле.
Гөрләп чапсын
Бу дөньяның гомер чишмәсе!
Бу куәтле ташкын яшьлек башын
-------------- Ничек инде әйләндермәсен!1
• Шигырьлор, җырлар, поэмалар» китабыннан Ә. Гадгл тарҗемаларе.
Шагыйрьнең лирик герое галәм и җан иясе Аның бишеге булган табигать тә — галәмдәй иркен Һәм киң
Шушы мәңгелек гүзәллек кочагында туу белән сулу бар. үлем белән үлемсезлек бар һәм бары тик титаник тырышлык белән боҗраны өзеп, аның тышындагы иксез-чиксез яшәү океанына чыккан кеше генә, үлемне җиңеп, үлемсезлек яулагандай була.
Милли һәм социаль җирлек — башка шагыйрьнең үз -мин*е бүтән цивилизация агачы ышыгында үскән, әмма чыи-чыннан боек булган кеше рухы үзенең табигате белән _ һәр кайда бертөрле — ул барыбер үлемсезлеккә тартыла Үз ихтыярын чиксез бөтенлек- 5 нең ихтыяры белән кушарга омтыла Бүтән үлчәм офыкларына чыгу әнә шулай якынча бертөрле була
Сәнгать ул — ике олы дөнья очраша торган бер нокта Тормыш, объектив чынбарлык * белән рәссамның субъектив дөньясы очрашу ноктасы Бу моментны бик әһәмиятле дип 2 исәпләгәнгә сөйлим мин аның турында Бу дөньяларның очрашу чынлыгы аның асыл i мәгънәсе, кыйммәте әлеге дөньялар бер-беренә торырлык булганда гына күзгә күренә _ Зурлыклары, куәтләре белән бер чамада булганда гына.
Әсәрләр тукымасыннан автор шәхесе саркып торганда гына аерым шигырьләр мо- у ааикасы бер бөтен сурәт хасил итә Авторның дөнья белән элемтәләре күбрәк булган саен « кәгазь битенә аның җан рәсеме дә ачыграк төшеп ята. Ә инде мәгълүм стилистиканы, а мотивларны, фикерләрне, тойгыларны күбрәк тиражлы итәргә омтылу ул чын - шигъриятнең имитациясе генә алдавын алдый ул. ләкин күңел көткәнне һич бир» “ алмый с
Кулыма тагын бер җыентык алам һәм минем алга боек кеше рухының тагын бер ® рәвеше килеп баса
Кешенең <мин»е монда тагын да зурайтылганрак Бу аерым -мин» үзенең аерымлы- < гын танырга теләми, хосусый статус хокукыннан үзен бөтенләй мәхрүм итә1
Аерылышу кисте йөрәгемне
Шул мизгелдә тойдым, ишеттем
Үләннәрнең кичен җырлашуын.
Дәрья һәм таш мине үз нтге
Кешенең »мин*е бу таштан үзен эзли кебек һәм таба да «аннан бер табакбит күренә иде» «Мин- һаман эзләвенбелә һәм һәркайда -аңның тотып карап булмый торган шома дөньясын- таба тора
Шагыйрьчә, аң ул органик материянең иң югары үсеш баскычыңда гына яралмый Аң ул материянең, гомумән, хасияте. аның аерылгысыз үзлеге
Бу яктан Николай Заболоцкий «монист» булган һәм гомере буе ул үлемгә аерым бер ромая ик мөнәсәбәттә тора Аның көчен ул бик зурга куймый чөнки бөтен рухи һәм матди хасиятләр үлемсез, дип исәпли Табигатьтә бер нәрсәдә юкка чыкмый, бары тик рәвешен генә үзгәртә Гомуми саклану законына дөнья энергиясенең матеры ал к матди ягы гына түгел, ә бәлки психологик ягы да буйсына
Шуңа күрә, шагыйрь яшәгән донья —■ ул мәңгелек тормыш дөньясы, мәңгелек яшәү һам яңару дөньясы Анда кеше үзе дә:
табигать баласы түгел.
Фикере ул. бәллүр аңы аның'
Җирдәге бар нәрсәне берләштерү уе белән янган, табигатьтән һәр даим Бербнтент- эзләүче шагыйрь (Нираланы искә төшерик) кешенең -мин»е белән дөнья арасындагы чикне каерып сыңдыра. вата
Тамырларда каным гнпссн лисп. Мин күн үлдем Тере тәнемнән Аерылып күпме мәет калды, Мин хәтерлим янсын әле дә. Их. әгәр бер һушны җым алсам. Күрер илем кара туфракга Мии үземнең җансыз мәстмше Эч кареда. ера к еракта Күрер идем диңгез дулкынында Күрер идем җилдәй искәнем Күрер идем үлгән үлемне мин. Ә мин исән, һаман исәнмен
Мен» ул. яшәүнең мәңгелеге'
' Маим »■’** II А 3»Лолпи«и* «Шшмрыар һам •о»ма*«р» •» 1 •*»■ ■'*’
Тормышның бу бихисап рәвеш үзгәрешләрен логик яктан аңлап буламы? Аларда вакыт инде мәгълүм юнәлеше һәм акыл тулаем иңләрлек характерда түгел, вакыт биредә грандиоз һәм кабатланып торучы цикллардан тора Бу космик тормыш бара торган киңлекләр исә безгә гадәти булган эвклид дөньясын гына түгел, неэвклид характеристикалы дөньяларны да үз эченә ала.
Аңым сүнәр, ә квантлар дөньясында
Канат җилпер нәни бер чикерткә.
Яшәү һәм үлем — монда, җирдә Ә анда, кайдадыр башка галактикада, бер чикерткәнең яралуы Дөньяларның якынаюы, бәйләнеше Үзеңне, үз «мин»еңне теләсә нинди җанлы нәрсәгә тиңләү — «җансыз кристалл җан тибүен сизгән, шунда миңа тәүге фикер килгән» Әлеге «мин»нең туу һәм үлү көннәре чикләнмәгән, аның гомере җанлы, үзгәрүчән материя үсешенең бөтен вакыт киңлекләрен үз эченә ала
Шагыйрь фикерләвендә яңа кешенең кызыклы тойгылары ачыла XX гасырда дөньяны болай тою бик сирәк күренеш түгел инде Күргәнебезчә, ул бер Заболоцкийда гына очрап калмый. Тик шулай да ул әле уртак тойгыга әверелмәгән.
Минемчә XXI яки XXII гасырда, кеше галәм! затына әверелеп, эвклид дөньясында гына түгел, башка үлчәм дөньяларында да хәрәкәт итәргә сәләтле булгач. Галәмнең тулы хокуклы кешесенең яңа тормыш фәлсәфәсе барлыкка килгәч, андый тойгылар төп тойгылар булып әвереләчәкләр.
Ләкин хәзергә әле бу юллар — дөнья сәхнәсендә, үткән дәвер белән чагыштырганда принципиаль яңа кеше аңы күренүнең тәүге билгеләре генә.
Универсаль кеше, өченче кеше җаны үзенең беренче эре шытымнарын бирә. XIX һәм XX гасыр кешеләренең фикерләүләрен бергә куеп карыйк. Пушкинда: «Юк, беркайчан да үлмәмен мин тулысынча Даным яшәр, яши алса соңгы пиит» —дигән фикер бар
Ә Заболоцкий болай ди:
Юк. үлмәм, дим. дускай. Гөл иседәй
Кабат тумый калмам кебек мин Бер муртайган имән бу җанымны Яшәтер дип уйлыйм төреп мин
Баш өстеннән ерак оныкларның Салмак бер кош булып очармын. Сезне бер таң булып, я булмаса. Җәйге яңгыр булып кочармын.
Пушкинның лирик героеның үлемсезлеге — кешелек хәтерендә, кешелек тормышында Җирдә һәм күктә булганнардан ул үзен бары кешелек белән генә тиңли
Заболоцкий героеның үлемсезлеге исә кешелек яшәеше чикләрендә генә калмый Кеше аңының XX гасырда башланган галәмләшү» процессы, «җанлы* һәм «җансыз» арасындагы чикнең ачылуы, аның иҗатында тулысы белән чагылды Аның үлемсезлеге — гомумән дөньяның үлемсезлеге ул.
Кеше кулы барысын да булдыра ала. Ул агач та утырта, шуның өстенә напалм да коя.
Ул бишек тә тирбәтә, тирә-юньдәге бар нәрсәне яндыра да ала.
Безнең заманда кешенең бу сәләтләре бик еш күренә Ләкин XX гасыр шулай ук моңарчы күрелмәгән гигант социаль эксперимент шаһиты да. бүгенге көндә кеше кулы игелек, гүзәллек тудыручы көчкә торган саен ныграк әверелә бара XX гасыр шулай ук күмәк төстә дөньяга яңа кеше килүенә дә шаһит Ул кешенең фикерләве күпкырлы, аның аңы галәмнәрне били һәм аның «мин»е инде моңарчы кешелек җәмгыятьләре эшләгән кысаларга гына сыеп тора алмый. Аның рухына артык тар алар
Кайберәүләргә бу нәрсәләр бүген буш хыял гына булып тоелырга мөмкин Чөнки үткән чор кешесе дә үз позицияләреннән чигенергә теләми Хосусый милекчелек зынҗырлары җанын уратып алган кичәге көн кешесе иртәгәге кеше белән көрәшә Шушы көрәш утларында бүген бөтен дөнья дөрли Яңа кешенең ныклап аякка басу юлында чын сәнгать, әлбәттә, аның белән Сәнгать — яңа кеше ягында
Сәнгать кеше йөрәгенә өмет өсти. Ул мәгълүм рухи кыйммәтләрне яклый.Кеше иртә- гәсе көнгә ышанусыз яши алмый, ә сәнгать аңа менә шул хисен югалтмаска булыша. Ниһаять, сәнгать кешегә үзенең кеше икәнлеген исенә төшерә
Яна донья, өмет һәм алдагы гүзәллек пәйгамбәрләре булмыйча, кем булсын бу өч шагыйрь'
Милли культураларның аерым-аерым үсешен һәм яшәвен хәзер күз алдына китерүе дә кыен Тормышның интернациональләшүе гаять кызу бара культураларның үзара якын килүе, тоташуы — күз алдында Бу процесс барышында әлбәттә. нивелирлау хәвефен дә күрергә мөмкин (куәтләре чамалырак булган художниклар һәм культуралар өчен), икенче яктан караганда, бу процесс кеше кадеренен бөтенләй башка масштабларын тудыра Ул масштаб, иске кайчак бик тар чикләрдән чыгып, дөньяга принципиаль яңа булган эстетика һәм этиканы бирә Һәм без әгәр дә миллилек һәм интернациональлек диалектикасы турында сөйлибез икән, монда эш мөгаен художникның шәхесенә шйтып каладыр Эш аның үз иҗатында вакытлы нәрсәләрне мәңгелек белән һәм миллилекме гомумкешелек белән никадәр дәрәҗәдә органик берләштерә алуындадыр
Хәзерге шартларда һәр милли культура үзенең үсеш тенденцияләре гом ум дөнья культура процессы белән чагыштырып карарлык дәрәҗәдә торганда гына • милли культура» дигән исемгә йөз тота ала Аерым культу рал арның да шулай ук аерым художникларның да абруе, дөньяда тоткан урыны һәм йогынтысы ал арның дөнья культурасына керткән өлеше белән генә исәпләнә Чын сәнгать әсәре — ул һәр очракта кеше рухының батырлыгы, ә ул рухка, әйткәнемчә, әүвәлге кысалар тар инде
Газета битләрендәге дөнья хәлләре хроникасы телевизор экраннарын тутырган планета сулышы бер нәрсәне раслый без бөтенебез дә бөек бөтендөнья конкурсында Бу — кешенең иң яхшы өметләре, ышанычлары конкурсы
Ул ышаныч нигездә чынга ашарлыкмы соң’
Милли, раса, сыйнфый чикләүләргә буйсындырылган вак хосусый милекчелек камалышын җимереп чыккан кеше — ә ул кешенең чалымнарын мин Җәлил Нирала Заболоцкий әсәрләрендә күрәм — шуны раслый әйе. өметләр чынга ашарлык Әйе җиңү — мөмкин
Өч шагыйрь — шәхси >мии» чикләреннән чыгуның өч мисалы Үлем канунын өч кире кагу, мәңгелеккә өч сәяхәт
Җәлил. Нирала. Заболоцкий иҗатындагы мәңгелеккә өч сәяхәт бездә бер ышанычны — кешелек рухының бөек яңарышына булган ышанычны ныгыта