Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР


СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында, халык иҗаты әсәрләре белән бергә, татар язучылары турындагы истәлекләр дә саклана. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай турындагы кайбер истәлекләр укучылар игътибарына инде тәкъдим ителде. Ә бу санда исә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең биографиясенә кагылышлы кайбер язмалар бирелә
Беренче ике истәлекне шагыйрьнең туган ягы — Оренбург өлкәсе. Шарлык районы, Мостафа авылында Мусаның балачак дусты Гали абый Маннаповтан 1960 елда Хәләф Гарданов язып алган Гали абыйның истәлекләре Гази Кашшаф эшкәртелүендә 1964 елда «Муса Җәлил турындагы истәлекләр»дә чыккан булуын искә алырга кирәк Әмма ул безнең фондта сакланучы язманың эчтәлеген кабатламый.
Тагын ике истәлеккә тукталыйк Аларның беренчесе Әстерхан өлкәсе. Нариман районы (хәзерге Приволжский). Киләнче авылында егерме еллап колхоз председателе булып эшләгән Ибраһим абый Мәхмүтовтан Халидә Гатина тарафыннан язып алынган Ибраһим абзый Г Тукайны да күргән 1924 елдан партия члены, партия-совет эшләрендә актив катнашкан Ул 1893 елны туган, моннан берничә ел элек вафат булды
Истәлекнең соңгысы Оренбург өлкәсенең Шарлык районы. Мостафа авылында башлангыч классларда Мусаны укыткан Фәйзи Сафаровның Хәмит Ярмигә язып җибәргән материаллардан алынды (11 март, 1961 ел)
Асия ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА,
Халидә ГАТИНА.
Берданка мылтык
Бервакыт авылга казаклар кереп-чыгып йөри башладылар Казаклар килдеме авылга — кешеләр шым булалар, урамнарга чыгып йөрү бетә Алар чак кына күренми торган арада без. малайлар, тизрәк тышка йөгерешеп чыгабыз. Ул чакта безгә ун-унике яшьләр иде Шул көннәрдә Муса безне солдатлар итеп тезә иде дә. «айт-два»га бастыра иде «Налево, к каблуки, направо, к носки», дип, солдатлардан ишетеп калган командалар бирә бу Безнең командада кызлар да була торган иде Алар килгәч, команда «рота»га тула иде Ун-уңдүрт кеше җыелабыз Шуннан без аклар белән кызылларга бүленеп алабыз да. әйдәме-әйдә атакага ташланырга Солдат уеныннан соң беребезнең абзарына җыелабыз Анда кәгазьдән шлемнар ясыйбыз Ә Муса сурәт ясый Сурәт ясарга ул оста иде
Казаклар авылда халыктан түләү җыеп йөриләр иде Ә без. алар артыннан ияреп, күзәтеп торабыз Муса шушы хәлне сурәткә дә төшереп куйды Сурәте әле дә исемдә бер казак, биек фуражка киеп, револьверын тотып, бер бабайның алдына баскан Ә бабай киез өстендә башын иеп утыра. Офицер артында исполнительный' басып тора Алар бабайдан тавык таптыралар
Мусаның бу рәсемен карап, без эч катканчы көләбез. Ул шулай бернәрсәгә ачуы килдеме, аны шунда ук кәгазьгә төшереп куя. Бервакыт Кәс буада балык тотып утырабыз, тегермәнченең малае белән кызы килде дә безгә балык каптырырга комачаулый башладылар Муса кепкасы эченнән кәгазь-каләм чыгарды да, шунда ук тегеләрне ишәккә атландырып сурәтләрен ясап куйды Бу сурәтне тегеләрнең үзләренә дә күрсәттек
Исполнительный - биреда ифииер кушкан >им башкаручы
Казаклар Мостафадан киттеләр Өлкән агайлар әйтүенчә, шушы арада Мостафа авылын
читләтеп (олы юлдан бармыйча), Күлгән сыртыннан Шарлык ягына бер отряд узачак икән Бу
отряд казаклардан һәм Корбан исемле башкисәр җитәкчелегендәге бай - малайларыннан
тезелгән бандадан тора, күрәсен
Коммун Гали. Чырый абзый, шулай ук Миңлегали белән Хәйбул абзыйлар ашыгып i коч
туплый башладылар Унлап кеше җыелды Аларның Бакый һәм Гомәр авыллары 5 белән
бәйләнешләре булган, әлеге авыллардан да кешеләр чыгып, банданың тешен сын- 7 дырырга
тиешләр Шулвакыт мәгълүм булды акларның бер отряды да шушы арада ~ үтәчәк икән Караңгы
төшкәч. Чырый абзыйлар берничә кеше җыелдылар да. Бакый һәм 5 Гомәр авыллары белән
кушылыр очен, Күлгән сыртына табан юл тоттылар. Без. малай- з лар да. сиздерми генә, зурлар
артыннан иярергә булдык Безнең алдан хәзерләп куйган > • кинжал* — сынык чалгы-пычак һәм
бер берданка мяглтык бар иде Мылтыкны Муса ₽ табып алган иде Ул. җирдә озак ятканлыктан,
тутыгып, патроннары эчендә торган кое Е череп беткән иде Менә шул чалгы-пычак һәм тутыккан
берданканы күтәрдек тә акларга каршы баручы зурлар артыннан иярдек Без башта Нит буенча
бардык аннары * әрәмә үзәненибн чыктык Ә үзәннән Калама тауга күтәрелергә тиешбез ♦
Колама таудан зур гына юл үтә Ул юлга чыгарга ярамый акларга хчәгүеңбар Без =
зурлардан бик тиз күз яздырдык Берданка авыр булып чыкты Аны ике кеше күтәреп « барабыз.
Стволыннан Муса тоткан, прикладыннан мин Муса зурларның кая киткәнен х күреп калыр өчен
алдан китәргә тиеш булды Шуннан безнең арада ризасыхтык башла и- х ды. күбебезгә курку
төште, барыргамы юкмы, дип шикләнә башладык Муса аиы-моиы = уйлап тормый, сез теләсәгез
нишләгез, мин киттем, менә сезгә винтовка, ул булгач, ку- X рыкмагыз. дип. тутыккан
берданканы безгә бүләк итеп, туп-туры Очлы уба сыртына ~ юл тотты Без борылып кайтыр,
куркыр дип уйлаган идек Тәки кайтмады Шуннан йорәк- Z ләнеп без дә Колама тауга күтәрелдек
Карасак, юл буйлап пар үгезләр җигелгән дүрт * арбалы килә Алар артында ат менгән берничә
казак та күренде Аларны күрү белән үк £ без әрәмәгә таба йөгердек Шунда, каенлык арасында
иртәнгә кадәр утырдык та авыл- 3 га кайттык
Ә Муса икенче көнне кичкә генә зурлар белән авылга кайтты Ул аларны Очлы уба *
тирәсендә куып җиткән булган Алар юлда теге җигүле үгезләрне очратып, казакларын
коралсызландырганнар Эшнең куркынычлыгын сизеп алгач ямшиклар (арбада баручылар) тиз
генә йөккә ут төрткәннәр Анда корал һәм киемнәр төялгән икән Алар янып өлгермәгән нар,
әлбәттә һом зурларның байтагы шуннан эләккән өр-яңа хром итекләр киеп кайттылар Муса
боларның барын да күреп торган һәм ул безнең исне китәреп сөйләде Шуннан без. зурларга
ияреп, юлга азык әзерли башладык Кәс буага тагын балыкка киттек Балыкны тотабыз да.
тазартып кояшка эләбез, киптереп каклыйбыз Муса ак оек белән чабата кигән була, кара сатин
чалбарын оек эченә кыстырып җибәрә Килешеп тора иде үзенең бәләкәй гәүдәсенә
Шушы көннәрне бер күңелсез хәл булып алды Без зурларга ияреп. Бакый ягына китәр
алдыннан үзебезнең китвп-мааарларны Мусаның сурәтләрен шигырьләрен абзар сулыгына
(кыегына) кыстырып киткән идек Кайтуга, безнең әти. аклар кулына аяәкмә- сеи. бәласе булыр,
дип. аларны утка яккан
Ике итек сугышы
Без, Муса. Җиһанша, мин һәм тагы берничә малай, келәткә җыелып, алдашлы уйный идек
Кем чын ялганны белә’ Шуннан Җиһанша дигәнебез алдый башлый Бер җәнлек тоттым, ди ул.
карасам, моның башы гәүдәсеннән ун тапкыр зур
— Мондый хәл були, ди Муса - Бу чын ялган түгел
— Мин бер үгезгә очрадым.- дим мин - Моның башында сигез мөгезе бар Бу килде до
мине сигез мөгезе белән берьюлы сөзә башлады Иң зур ике мөгезеннән тоткан идем, купты да
чыкты моның ике мөгезе
— Бу да чын ялган түгел,— ди Муса. Чын ялган менә шулай була Киттем мин башны иеп.
аякка итек киен Аякны кыса итек, чөнки алар беткән кибеп кәкрәеп Юлда карасам, ята бер
керпе үэс үле. үэе тере Кысып тоттым да моны, ташладым ботарлап алдым маен сөрттем итеккә
Моның мае ике итеккә җитми, бер итеккә бетми Май җитмәгәч итекләр китте сугышып Майлы
итек китте шуып майсызы китте аны куып Майлы итек таеп. Кәс буага төште барын Нишләргә.
юк бит бер итек Үренам — кул
җитми, кычкырам — ишетми Бар. мин әйтәм аякка, алып мен итегеңне, кирәк булса Аяк төште
дә итекне киеп менде Майсыз итекне дә суга батырып алдым Шуннан сүрелде Менә чын ялган
шулай була.
«Ике казан»
Мин ул вакытта райколхозсоюзда председатель булып эшли идем Бу вакытта Киләнче
авылы колхозчыларының тормышлары бик авыр иде Менә шул чакта мине Киләнче авылына
колхоз председателе итеп сайладылар.
1933 елның яз башлары иде Беркөнне районнан «Ялкын* газетасы редакторы Мөслим
Фәтхуллин килде Аның белән Муса Җәлил дә бар иде Мөслим мине Муса белән
таныштырды «Бу «Ялкын» газетасыннан Муса Җәлил була Ул сезнең колхоз белән
танышырга килде, аннан бераз ял да итәр* Таныштырды да үзе кайтып китте. Мусаны мин
үзебезгә алып кайттым Өйгә кайткач бераз ял иттек Якыннанрак таныштык, аннан соң
әйттем «Менә сиңа карават, өстәл, урындык Үзең теләсәң нишлә, без сиңа комачаулык
итмәбез». Үзенә бер чыбылдык та бирдек, йокларга тыныч булсын дип
Икенче көнне иртә белән торып ашагач-эчкәч, күк юргага рессурI арба җигеп, киттек
бригадаларга, эшләгән җиргә. Муса аларның эшләре белән танышты, ашларын да татып
карады Ул вакытта без балык белән генә туена идек Безнең бригадаларда ике казан иде;
берсе—«ударниклар», икенчесе—«ялкаулар» казаны Ударникларга ике тәлинкә аш.
кыздырылган балык бирә идек, ә ялкауларга бер казан балык шулпасына бер стакан ярма
салып пешерә идек. Казан янына язып куйган идек «ударниклар казаны», «ялкаулар казаны»
«Сиңа ялкаулар казаныннан», дип әйтсәң, ул кеше әлеге казан янына якын да бармый иде
Оят бит Муса, бригадаларга килгәч, бу хәлне күрде Соңыннан ул җыелыш җыйды. «Ялкын»
газетасында аның бу турыда язган «Ике казан» исемле мәкаләсе басылып та чыкты
Рәсемдә: Әстерхан өлкәсендәге Киләнче авылында Ибраһим Мәхмүтов йорты Биредә 1933
елда Муса Җәлил тукталган. Хәмит ЯРМИ фотосы.
Муса күк юрганың дилбегәсен үзе тотып йөрергә ярата торган иде, шулай үзе генә
чыгып бригадаларның эшләре белән танышып йөри иде
Без аның белән балык тотарга да йөри идек. Беренче көнне атка утырып Кафтаник
елгасына бардык Үзебез белән казан, таба, кармак, чыбылдык кебек кирәк-ярак әйбер-
I Рессур — рессорлы, сиртмале.
л»р дә алып бардык Луга йөрү вакыты иде Шуңа күрә бер мылтык та алдык Муса башына
яулык бәйләп, күкрәгенә хәтле суга кереп балык тота торган иде Шунда ул кармак белән
сазан балыгын тотты Шуннан миңа әйтә «Ибраһим абзый уханы үзем пешерәм. балык
тотуның бетен кызыгы да шунда аның.,—ди Штида без укада пешереп ашадык, кыздырып
та ашадык Кичкә хәтле торып, өйгә дә балык алып кайттык
Аннан соң аның яратып ял итә торган бер елгасы бар иде — Садовой ерек (Бакча елгасы)
Бригадаларга барып кайта да шул елга буенда бераз ял итеп, халык белән үзе дә ашап-эчеп,
икенче бригадаларга чыгып китә торган иде Ул бригадаларда стена газетасын чыгаруга зур
әһәмият бирә, бу эштә аларга ярдәм дә итә торган иде Бездә торганда ул «Ялкын» газетасына еш
язып торды
Бригадалардан йореп кайткач, кич белән ашап-эчкәннән соң. елга буена су коенырга чыгып
китә иде Су коенып кайткач, өстәл янына утырып, бер-ике сәгать эшләп ала иде дә чыбылдыкка
кереп ята иде
Иртә белән бик иртә тора иде Сауган сөт эчә иде дә тагын бригадаларга чыгып китә иде
Ул бездә ун-унике көнләп тгрды Шулвакыт эчендә бер-ике мәртәбә калага барып килде Ни
өчен барганын белмим
Кичләрен клубка да бара торган иде Яшьләрнең уеннарын читтән генә карап тора, үзе
катнашмый торган иде
Китәр вакыт җиткәч, мин аны үзе яраткан шул күк юргага утыртып шәһәргә ов аттым
Тырыш бала
Мин Мостафа авылында алты ел балалар укыттым Муса ул вакытта бик кечкенә булса да.
беренче класста гына түгел, икенче, өченче класста укыган балаларга карагайда да зирәгрәк һәм
әхлаклы бала иде Хәтеремдә калганча, бик кечкенә булганлыктан, аны «кечкенә Җәлил» дип
йөртәләр иде Ишетеп алган җыр шигырьләрне ятлап, аларны кешеләр каршында сөйләп көлдерә
иде
Оренбурга әтиләре белән күчеп киткәннән соң. җәйлектә авылга кайтып, балалар арасында
театр оештыру, күңелле шигырьләр уку кебек эшләргә балаларны туплый иде Мәсәлән, ул,
«Варенье» исемле кечкенә театр китабы язып, балалар белән театр куюны оештырды Мәдәният
сөюче аңлы кешеләр «Кечкенә Җәлил кебек балаң булса иде» дип сокланалар иде