Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШЛЫ ШИГЪРИЯТ


абичлар —Урал якларында элек-хтектәи билгеле нәселләрнең берсе Ал арның туган
җирләре — Агыйдел буена урнашкан, куе урманнар белән уратып алынган
Кыйгазытамак ааылы Чыгышы белән бу нәсел Казан арты татарларына барып тоташа
Нәсел атасы — Мохтар баба Казаннан күчеп килгән кеше Анда ул ниндидер бер
мануфактура яисә мастерской тотып, бөлепме сәүдә эшләре беләнме Агыйдел буй ларына килеп
чыккан һәм шунда төпләнеп калган
Мохтар баба хәлле генә кешеләрдән була Ул үз улларына кечкенәдән гөлле белем, һөнәр
бирү ягын карый Аның биш малае да (шәҗәрәдә кызлары хакында бернинди мәгълүмат та юк)
тирә-якта билгеле кешеләр булып җитешәләр
Шәехзадә Бабич 1895 елның 15(2) янпаренда Бөре өязе Әсән авылында Мөхәммәт - закир
мулла гаиләсендә туган Йорттагы төп хуҗалык эшләрен кызлары белән хәзрәт үзе алып
барганлыктан. Шәехзадә кечкенәдән иркенлектә, кыенлык күрмичә үскән Аның бөтен шөгыле
җыр-б;и-г чыгару бакчаларындагы иң биек өянкегә хтемгәм бишек- те такмак сөйләп, җырлап яту
кәмит күрсәтү -театр- кую Уку яшенә җиткәч, малай әтисенең җәдит мәдрәсәсендә укый башлый
Шунда ул Бабичларның зур китапханәсен ачып керә, шунда чын шигърият белән таныша аеруча
татар халык шагыйре Г Тукай иҗатын яратып күңеленә сала
1908 елда абыйсы Фәтхелкадирга ияртеп Мөхәммәтзакир мулла Шәехзадәне Кыйгазытамак
авылы мәдрәсәсенә мөгаллим-хәлфә итеп җибәрә Шунда бер ел укытып кайтканнан соң. үсмер
егетнең карары үзгәрә — аның күңеле ераграк офыкларга омтыла, киңрәк дөнья таләп итә 1910
елмын җәй айларында Бабич казах далаларында хәлфәлек итеп йөри Аның көндәлекләреннән шул
билгеле беренче баруымда булачак шагыйрь Кустанай өлкәсенең Тургай тирәсендәге Дүсәнбай
авылында балалар укыта Казах далаларында -мүлдәкәлек- итәргә Бабич тагын 1913 елның җәй
айларында чыга Шәехзадә бу сәяхәтеннән яңа бер шигъри дөнья алып кайта Ул — Абай иҗаты -
Мин Кунакбайның пләңендә фәсәхәт матурлык вә ләззәт табып аны татарның Тукае гарәпнең
Имрелкайсе дәрәҗәсенә мендердем- — дип яза ул соңрак' Тукай. Абай иҗатлары аша булачак
шагыйрьгә рус әдәбиятына да тәрәзә ачыла Ул Лермонтов әсәрләрен аеруча яратып укый, ятлап
йөри
1911 елда Ш Бабич. Уфага килеп, төрки-татар дөньясында билгеле «Галия- мәдрәсәсенә
укырга керә Ул беренче сыйныфта укыганда ук үзенең шигырьләр җыентыгын әзерли аңа -Әйтеп
узыйм- дигән сүз башы яза Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, бу китап чыкмый кала
1912—1913 елларда Бабич халык иҗаты белән кызыксынып китә Тукайның • Халык
әдәбияты«н тырышып өйрәнә Хәтта 1913 елда Троицкида чыгып килә торган • Акмулла*
журналының берничә санында -Мәкальләр фәлсәфәсе- исеме астымда мәкаләләр циклы да
бастырырга влгерө «Галия- шәкерте бу тикшеренүләрен мәкальләрнең «мәгънәләрен,
тәрбияләрен, фалсәфәләреи- аныклауга багышлый Шул ук чорда ул мавыгып татар башкорт
халык көйләренең тарихын яза*
1913 елларда Бабичйың исеме «Шура* (Оренбург) журналында күренә башлый Ләкин ул
монда фольклорчы булып түгел шагыйрь буларак чыгыш ясый
Шәехзадә бик тиз арада -Галия«дә иң билгеле шәкертләрнең берсенә әверелә Бабич бу
елларда мәдрәсәдәге -Парлакъ- исемле кулъязма әдәби журналның мөкәр-
1 БаЛячлар пасеае «ешеаереааа Можтар 6«6« һм* м>«м »**•»«■«»• важмкмп >*<*и п»ы »и>а*
Б
рире була (үзе киткәч, шагыйрь журналны Г Нигъмәти кулына тапшыра). «Милли көй. сәхнә вә
әдәбият» түгәрәгендә актив катнаша, үзе дә яшерен әдәби түгәрәк оештыра (X Туфан беренче
иҗат адымнарын шунда ясый), мәдрәсәнең кыллы оркестрында беренче мандолиначы була
Җитмәсә, ул мондагы әдәби-музыкаль кичәләрне оештыручыларның, мәдрәсә идарәсенә
җибәрелә торган делегация әгъзаларының иң активына, башлыгына әверелә
Озакламый Бабичның эшчәнлеге мәдрәсә күләменә генә сыймый башлый «Дворяннар
сарае-нда һәм башка культура учакларында уздырыла торган кичәләрнең 1914 елның көзеннән
алып барысында да диярлек Ш Бабич дАими катнашып бара. Ул үзенең шигырьләрен укый,
конферансье вазифасын үти. хәтта спектакльләрдә рольләр дә башкара Мәсәлән, аның 1916 елда
Уфага килгән Г Кариев белән берлектә берничә спектакль куюы билгеле. Соңрак Бабич үз
концертларын җырчы Газиз Әлмөхәммәдов белән бергә оештыра башлый. Аларның шундый бер
концерт программасы белән Мәскәүгә барырга җыенулары хакында да истәлекләр бар.
Татар, башкорт сәхнә сәнгатен үстерүдә Бабичның роле зур Ул. төрки-татар дөньясында
беренче булып, концерт алып баручылар, артистлар өчен, төрле авторларның әсәрләрен төзеп.
Көлке капчыгы- исемендә җыентык чыгара. Бу китабында Бабич сатираны киңрәк
җәмәгатьчелеккә җиткерергә омтылды, аның үтемлерәк чараларын эзләде «Көлке—диде ул.—
кешене рәхәтләндерә, күңелне ача. эч пошуны баса. җитди нәрсәләрне тыңларга бөек бер иҗтиһа*
бирә (теләк уята — Г Г), ялыккан кешеләрне җиңеләйтеп җибәрә»
«Галия-дә уку чорында (1911—1916) Ш Бабич XX йөз башында милли культуралар
үсешендә азмы-күпме роль уйнаган барлык татар, башкорт һәм өлешчә казах әдипләре,
музыкантлары, телчеләре белән дә диярлек аралашып яши
Бу чорда Уфадагы әдәби хәрәкәт М Гафури тирәсенә тупланып бара Бабич та аңа тартыла.
Алар шулкадәр дуслашып китәләр ки. «Галия» шәкерте «Шәрык матбагасы-нда М Гафури
урынына берничә тапкыр эшкә дә кала, анда корректор булып эшли
1914 елның март аенда Уфага С Рәмиев килгәч, яшь шагыйрь аның белән танышу юлларын
эзли башлый Күп тә үтми, алар арасында дусларча мөнәсәбәт урнаша. Шушындый талантлы
әдипләр белән аралашып яшәү яшь шагыйрьнең поэтик осталыгын арттырырга ярдәм итә. дөньяда
акны карадан аерырга өйрәтә.
Шулай да «Галия• шәкерте Шәехзадә Бабич тормышына, иҗатына төп юнәлеш биргән кеше
— күренекле татар язучысы, галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Г Ибра- һимов 1915 елда Уфага
кайткан әдипне шәкертләр таләбе буенча «Галия» идарәсе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
итеп чакыра Г Ибраһимов әдәбият дөньясында таныла башлаган Бабичны бик тиз күреп ала һәм
шагыйрьнең талантын тулырак балкыту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша
«Мин Бабичны байтактан бирле беләм дип яза ул 1922 елда — Беренче очрашуым Уфада
Талия»дә әдәбият дәресләре укыткан чагымда булды Ул тәхрир (сочинение — Г Г.) өчен бирелгән
мәүзугь (тема)ларны да күрсәткән планны да файдаланып, шундый кыйммәтле чаткылар чәчрәтә
иде ки, әдәби зәвыклылар өчен аның сыйныф тәхрирләреннән ялтыраган истигьдады (сәләтлеге
— Г Г ) белән сихерләмәскә мөмкин түгел иде һәм шул вакытта мин аңа үзендәге табигый
талантның үсүенә ярдәм бирер дип уйлаган чараларны кылырга тырыштым »■
Кызганычка каршы, безгә бу -кыйммәтле чаткылар* килеп җитмәгән Алар хакында кайбер
истәлекләрдән генә белә алабыз «Шәехзадә Бабич «Чыңгыз хан» исемле бер әсәр язган иде,—дип
искә ала 3 Бикмурзин.— Бу әсәр Галимҗан Ибраһимов тарафыннан рецензияләнеп, бастырып
чыгарырга ярарлык дип табылган иде, ни өчендер, ул басылмый калды»
Шагыйрь Зариф Бфцири • Галия »не яңа тәмамлап чыккан Бабичның Г Ибраһимов турында
болай дип сөйләвен искә ала *Ул укыта башлагач та. мин үземдә кискен борылыш башланганын
сиздем Аңа чаклы миндә дә матур әдәбиятта, бигрәк тә шигырьдә гарәп-фарсы сүзләрен куллану
кирәк дигән бер караш бар иде Шул уңай белән бервакыт Галимҗан агай миннән сорый Син
кил.тчәкнең яктыга таба баруында нәрсәгә таянасың’’ • — ди «Билгеле, мин әйтәм.— халкыма —
дим Шулай булгач.— ди Галимҗан агай әйтә.— синең әдәби телең дә үз халкыңның теле булырга
тиеш түгел-
Бабич Ш Калке кийчыгы Уфа 1916. 2 б
Бабич Ш Шигыры ар мәжыугаеы Катай 1922. 15 б
Галнкжзи Нбраһимоп турында нсталекл.р Катай. 1966.81 б
не?»— ди Шуннан соң. халык телен актарыл, аның җәүһәрләрен эзләргә керештем.
• Галия* мәдрәсәсен алты ел урынына биш елда уңышлы тәмамлап чыккан Бабич 1916
елның җәен күренекле телче Вәли Хаигилдин белән бер фатирда уздыра, балалар укыта (ул хәтта
-Галия- инҗире Зыя Камали улына да дәресләр бирә) -Аң* (Казан) -Шура-. (Оренбург* -Кармак*
(Оренбург). «Сүз* (Мэсхәү) Тормыш* (Уфа) кебек татар газета-журналларында актив языша
Агыйдел елгасында салчылар җитәкчел- булып эшли
7916 елның көзендә Бабич Троицк шәһәренә укытучы булып китә Февраль революциясен
да шатланып шунда каршылый Ул чорда шагыйрь белән якыннан аралашып яшәүче Сәрвәр
Әдһәмова болай дип яза *1917 елда патшаны төшергән көннәрдә аның иксез-чиксез шатланып
йөрүләре һәм демонстрация вакытыида кулына кызыл байрак тоткан хәлдә җил-җил атлап
барулары әле дә күз алдында*~
Революция тәэсирендә Бабич ныклап журналистика эшенә тартыла, хәтта Әхмәт Таҗетдин
Рахманкулов дигән журналист белән «Хор милләт* исеме астында газета да чыгарып йори
Газетаның беренче санында ук шагыйрьнең > Яшәсен эшчеләр' * шигыре басылып чыга Шушы
ук кпннәрдә Бабич С Кудашның. Ж Юмаевның шигырьләре һәм үзенең «Тәмсил кисәге». -
Хөррият бүләге* дигән әсәрләре кергән җыентык та тезеп чыгара
Г Ибраһимовның берничә чакыру хатыннан соң. 1917 елның июнь ахырларымда • шагыйрь
Уфага кайтып тошә һәм остазы кул астында чыга торгам -Ирек* газетасында языша башлый
-Ирек* — үэе бу хакта -Яшь шагыйрьләремеадам Шәехзадә Бабич Троицкклан
шәһәремеагә кайтты*, — дип язып чьца ' Бабичның бу чор эшчәкдеге хакында Г Иб- раһимов
болай дип искә алган иде • Уфада i Бабич) социалистлар белән бергә эшли, әдәбият кичәләрендә
татар буржуазиясенең җанын җәһәннәмгә җибәрәчәк ачы калке- ләрен укый, безнең -Ирек*тә
байларны каһәрләп шигырьләр яза кайчандыр -таңчы* • уралчы* булган булып, реакция
вакытында яңадан буржуазиягә отылып, эшче- крестьяннан паз кичкән мортот -социалистларны*
сүгә эшчеләрне кмн колач белән каршы ала революция каһарманнарына әфариннар укый •
Әмма Бабич Уфада озак тормый Аны 150 сум эш хакы вәгъдә итеп. М Галәү -Кармак*
журналына эшкә чакыра Материаль хәле мактанырлык булмаган шагыйрь бу шартларга риза була
Җитмәсә, -Кармак- белән аның бәйләнеше күп еллар буе дәвам итеп килә
Август аенда Оренбургка барып урнашкан Бабич җаны-тәне белой эшкә чума Өстәвенә ул
шәһәрдә концертлар бирә, кичәләр уздыра, әдәби түгәрәкләр оештыра Шунда аның күптәнге
хыялы тормышка аша шагыйрь Т Ченәкәй аны күренекле татар шагыйре Дардмәнд белән
таныштыра Әмма Бабич бу чорда үвен чолгап алган иҗтимагый вакыйгаларга дорес бәя биреп
бетерә алмый Социалистик революция алдыннан ук
һич гитар хәл кж күнелнгн тезгенен.
Һич белер хәл ЮК фикернең wwereii.
- дип икеләнә башлаган шагыйрь 1917 ел ахырларында башкорт милләтче лә ре хәрәкәтенә барып
кушыла Буржуаз-демократик революция максатларым үз идеаллары иткән Бабичның ярсу
ашкынулы йорәге -иҗтимагый хакыйкатьне- милли лозунглардан, матур вәгъдәләрдән табарга
омтыла һәм шулай шомлы -тезгенсез- вакыйгалар дулкынында бер ел чайкалганнан соң гына
шагыйрь күңелемә *тм фикер- кмла Аның чын халык улы булуы шушы критик моментта күренде
да инде Бабич тора-бара эшнең нәрсәдә икәнен, хакыйкатьнең кем ягында булуын, үзенең һәм үзе
кебекләрнең нинди гопакка эләгүен акрынлап тешенә башлады Ниһаять 1919 елның февраль
аемда шагыйрь кызыллар ягына чыкты һәм бу хакта халыкка ла игълан итте (-Без ник кызылларга
кушылдык* әсәре күздә тотыла) Озакламый ул Башкорт ргспубликасы Вакытлы хәр- би-
революцион комитетның 1919 ел 25 февраль б-трыгы белән Башремом карамагымдагы башкорт
матбугатының хезмәткәре итепбилтелвнә Әмма, шундый якты юлга чыккач кына, шагыйрьнең
тормышы кинәт киселә ул 1919 елның 28 мартында революция дошманнары тарафыннан җамлап
үтерелә Бу вакытта аңа 24 яшь кенә иде але
Ш Бабич иҗатында кояшка карап бакмаган йолдызларны күреп хозурланмаган, ай нурлары
астымда уйланмаган шигырьне күрүе кыен Шагыйрь хыялының җитез.
омтылышлы булуы әнә шул күк җисеменә бәйле рәвештә язылган шигырьләрдә күренә. Бабич
лирик героеның үсеш эволюциясе дә шушы поэтик образларга мөнәсәбәттә аңлатыла Менә
аның 1910—11 еллар арасында язган шигырьләреннән юллар «Белмәсәң. минем кояшым
илдәге мәктәп иде- («Зарлану»), «Шат кояшның шат нурында ялтырый сүнгән Уфа» («Яз
тәэсире»). Дөньяда бик аз булыр чын, зур шагыйрь Габдулладай ул караңгы төндә яктырткан
матур, ак тулган ай* («Габдулла әфәнде Тукаев ) Шагыйрь үз Кояшын Аен нидә күрә соң?—
мәгърифәттә. табигать матурлыгында, камил иҗатта Яшь шагыйрьнең бөтен омтылганы менә
шулар Тора-бара лирик геройның хыял дөньясы киңәя, карашлары катлаулана, күккә, Кояшка
төбәлгән күзләр җиргә дә карый, җир халкына да игътибар арта. Ул хәтта үзенең барлык
сәләтен, кирәк икән «яшь чагын, алтын чагын» да «халык алдында биргән Таза анты өчен»
корбан итәргә әзер («Халкым өчен -. 1914).
Әйе. Ш. Бабичның лирик герое җирдән калкыбрак. өстәрәк яшәүче герой, шуңа күрә ул
ярсу, тынгысыз, хәтта бунтарь герой («Айга мендем», «Теләк». «Дөньяга». «Мин—даһи»)
Әмма ул бу ярсуында, омтылышларында халкыннан һич аерылып китми, һәрвакыт аның белән
уртаклык эзли һәм аны иҗтимагый хакыйкатькә ирешү юлында табарга омтыла Ул да-гамь
чигә», «тормыш тигезсезлекләрен уйлап яна», чөнки «күзләре алдыннан егълап. ярлы
мескеннәр үтә», аның күңелен «ярлыларны кызгану әрнетә» («Бай һәм ярлы». 1914).
Бабич герое, кайгы килсә дә. шатлык хисләре кичергәндә дә һаман шулай ярсу, тынгысыз
булып кала Аның күңелендә хәтта алла белән иблис көрәше чагыла кебек:
Берсе «Дин!» дип. берсе «Мин!» дип тарткалый. Белмимен.
Әллә алла, әллә иблис алдалый
Ләкин аның хыялларын күкнең, диннең буш идеаллары да. җир нәфесе дә үзенә йолып
ала алмый аның шәхесе ирекле иҗат әһеле, матурлык, дөреслек эзләүче зат булып калырга
тели Бу омтылышында аның хыяллары чиксез, теләкләре керсез
Айга мендем.-ай нуры белән коендым, уйнадым. Күп сөендем,
сөенеч белән туендым, туймадым Туймадым, айдан узып, мендем
кояшка ашкынып. . Юк. шулай Ла булмады ташкын күңелне
бастырып
Шагыйрь алла тәхете каршына менсә дә. туган халкын онытмый, аның эзләнүләре дә
шушы халкы өчен икән
Айга үрләп, нурда уйнап. Күкрәгемне нурладым «Ит гафу.
әй. ай:— дидем,— Мин нурларыңны урладым» «һич зарар
юк. ал,— диде ай. Ал да. чәч нур халкыңа; Мин дә бит төн
хакына Алдым кояшның нурларын
Дөрес, вакыт-вакыт лирик герой үз Кояшын, үз Нурларын күздән югалта һәм моны бик
авыр кичерә Бу вакытта ул тулысынча ялгызлык кочагында Шагыйрь дөньяның ике чигенә
ташланып карый Бер караганда ул җир өстендә барган канкойгыч сугышны «күк йөзендә тын
гына йөзгән йолдыз, кояш, айга» каршы куя («Сугыш»), күңелен «Күккә оч» күктә тыныч,
Монда — сугыш, монда — кылыч» («Әйдә, күңелем») дип тынычландырырга тырыша Икенче
караганда. «Җир хәсрәте» кочагында калып. Кояшына бара алмавына ачына:
Якты эзләп күккә бактым якты нурлар иңмәде.
Җиргә бактым җир караңгы, күз чәчәкләр күрмәде Шунда миннән
көлде йолдыз, көлде ай күктән карап. Hui газаплыйлар мине? Ансыз
да җан күптән кәбап
Шундый авыр минутларда да герой Кояшы белән очрашудан вметен озми Ә аныңча. Кояш
— киләчәк матур тормыш, азат тормыш хыялы
Ямь күрәлмәм. гамьле хәлләр китмичә, яшь килмичә.
Күз яшемне киптерерлек якты кояш чыкмыйча
(«Ямь күрәлмама. 1916)
Җир белән күк арасында Кояш нурларын сагынып сыктаган Бабич герое үз Кояшын табып
сөенә:
ЗәКгәр күк таж.цм. чуар жир тәхтем
Үзем азат хаи. ак кояш бәхтем
Гөлләр елмайган, кырлар нурланган
Бөтен жир-күгем нурга чорналган
(«Бәхетем». 1916)
Февраль революциясе шавы ишетелә башлаган 1916 елларда Бабич чын мәгънәсендә зур
иҗади үсеш кичер:» Нәкъ шушы елны аның аллага, дингә кануннарга баш күтәреп чыккан Газазил
хакында поэма-балладасы донья күрә Бу әсәрендә шагыйрь op-яңа романтик поэма үрнәге бирде
Берәүләр тарихи легендаларда урта гасырчылыкны идеаллаштырган (Н Думави. «Шәрык даһие*)
икенчеләр дини легенданы шигырьгә салып, тормышта кара көчләр хакимлеге нәтиҗәсендә туган
газапларга түземле булу, явызлыкка көч белән каршы тормау, тормыш ләззәтләреннән ваз кичү
кебек нәрсәләрне гәүдәләндергән (Г Сөнгати, «Хозыр*). өченчеләр легенданың үз эчендә уңай
һәм тискәре көчләр каршылыгын күрсәтергә омтылган (Г Шәрефи -Нәнкәҗан*) бер заманда.
Бабич дини легенданы пародиягә әйләндереп, аның эчтәлеген үтергеч көлү хөкеменә тотты '
Шушы ук елда ул үзенең «Кандала* балдадасын һәм «Китабеннас фи хаккыл ха- вас» ' дигән
эпиграммалар циклын иҗат итте, халыкка көчле сатирик буларак танылып өлгерде Бу уңайдан
шуны да әйтергә кирәк Г Тукай сатмраеы ачык социаль тәнкыйть, фаш итүне тәшкил итсә, Бабич
сатирасы һәрвакыт нечкә юмор, көлке белән өртелеп бирелә һәм анда, романтик әдәбият
кануннары белән эш иткәнгә күрә, тәнкыйть фикере бик тирәнгә яшерелгән була
Менә шушы көлке, юмор Бабич лирик героендагы кор рухны саклап калды аны ялгызлык,
аһ-зар кочагына җибәрмәде Аның йөрәгендә халык өчен хәсрәтләнү һәм халык өчен шатлану
берьюлы яши Бу очракта ул. Г Ибраһим он әйтданча «күз яше үтәли көлә . •
Шагыйрь үзенең шатлыгы белән дә. кайгысы белән да Февраль революциясен кабул итәргә
әзер иде Чыннан да. революция булгач та. ул үз Кояшын табып шат ланды
Исте җил. сүнде бар ялган шәм
Таралды һәм болыт. һәм томан Калыкты чын кояш, кипте яшь Капланды «кара
көч» йөзтүбән
(«Хөррият бүләге». 1917)
Ләкин «кара көч» әле тулысынча бетерелмәгән. якты Кояш чыгып өлгермәгән иде Әмма,
нинди генә авыр хәлләрдә калса да аның лирик герое үз иманына тугры булды Бу иман Кояш
белән Нур тормышы арасында гармония, матурлык эзләү аны туган халкына җиткерү Халык үз
шагыйрендә ялгышмады Бабич -халык алдында бмргән таза анты*на тугры калды