Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләмдәшләребез — СССР Язучылар союзының яңа әгъзалары

.
Нурмөхәммәт Хисамов
Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24
мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авы лында
туган. Урта мәктеп бетергәч. Казан дәүләт университетының
татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач,
район газетасында хезмәткәр. күп тиражлы газета редакторы
булып эшли. КДУның татар әдәбияты кафедрасында
аспирантурада укый. 1980 елда ул Мәскәүдә А М Горький
исемендәге донья әдәбияты институтында Кол Гали иҗатына ба
тышланган кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә Н.
Хисамов Г. Ибраһимоа исемендәге Гел. тарих һәм әдәбирт
институтында өлкән фәнни хезмәткәр. КПСС члены.
1967 елда аның Казанда «Яз миңа чәчәкләр китерә» исемле
шигырьләр җыентыгы. 1979 елда Мәскәүдә • Поэма «Кысса и
Иусуф» Кул Ал и» китабы дөнья күрде
Наип Лаисов
Наип Хәбибнаҗар улы Лаисов 1935 елның 10 авгус тында
Актаныш районының Түбән Яхшый авылында туган. 1954 елда
Мннзәлә педагогия училищесын тәмам лый. Совет Армиясе
сафларында хезмәт ит» 1962 елда Алабуга педагогия институтын
тәмамлаганнан соң. рус әдәбияты кафедрасында ашкә
калдырыла. 1971 елдан филология факультетында декан
ярдәмчесе, аннары декан бу лып эшли Хәзерге көндә — шул ук
институтның укыту эше буенча проректоры. КПСС члены
1976 елда Н. Лансовның «Тукай лирикасы» исемле китабы
донья күрде. Ул — 1979 елда чыккан «Әдәбият теориясе» исемле
кулланма авторларыннан берсе.
Роберт Җиһанша улы Рәкыйпов (Рәкыйп Чокалый) 1936
елның 10 ноябрендә Чүпрәле районының Яңа Чока лы авылында
туган. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмам лагач. Совет Армиясе
сафларында хезмәт итә. Чүпрәле районында укытучы һәм
мәктәп директоры булып эшли Хәзер Әлмәт интернат
мәктәбендә физика математика укыта 1970 елда Казан
университетының механика математика факультетын тәмамлый.
КПСС члены.
1975елда «Идел» альманахында аның беренче повесте
басылып чыкты. 1981 елда Р Рәкыйпоаның «Сагыну», ә 1983
елда «Сиңа гына ачам күңелемне» исемле шигырь китаплары
донья күрде.
Роберт Рәкыйпов