ИСЕМНӘРЕ - ТАРИХ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ
азан дәүләт университеты профес
соры Гомәр Сатгаровнын -Татар
исемнәре сүзлеге» басылып чыгуны безнең
халкыбыз ономастикасының үсү-җитлегү
чорына керүен дәлилләүче объектив бер
күрсәткеч дип бәяләргә мамкин Әйе.
ономастика фәне бездә соңгы | 15—20 ел
эчендә интенсив үс» башлады һәм нәкъ менә Г
Саттаров хезмәтләрендә фән дәрәҗәсенә
күтәрелде Авторның элегрәк донья күргән
«Этапы развития и очередные задачи
татарской ономастики (1970). «Ни очей шулай
аталган* (1971) •Татарстан
АССРныңантропотопонимнары (1973) кебек
китаплары нәкъ әнә шуны раслый Соңгысында
кеше исемнәре җирлегендә ясалган авыл
исемнәрен өйрәнүгә зур урын бирелә һәм ул
авторга кеше исемнәре сүзлеген төзү очен
үзенә бер хәзерлек этабы да булды
•Татар исемнәре сүзлеге» төзүченең
мәкаләсе белән ачыла Татар исемнәренең
системасын, структурасын һәм хронологик
классификациясен ачыклауны Г Саттаров бик
хаклы рәвештә, бу исемнәрнең, татар халкы
һәм теле тарихы белән аерылгысыз
бәйләнештә торган хәлдә, дәвамлы тарихи
формалашу һәм үсеш юлы кичерүләрен искә
алып хәл ит» Исемнәребезнең күп гасырлар
буена туплана килгән бай хәзинәсеннән ул
беренче чиратта гомумалтаи катламын аерып
күрсәтә Фәндә мәгълүм булганча, бик
борынгы заманнарда төрки монгол һәм тунгус-
маньчжур телләре го- мумалтай теле
бердәмлеген тәшкил иткәннәр Кайбер
галимнәр бу бердәмлек безнең эрага кадәр
алты мең еллар элек булган дип исәпли Безһең
«алтын*, «буга* (үгез) кебек компонентлар
катнашкан Алтынбай. Алтынбәк. Алтынчәч.
Акбуга. Исән- буга кебек исемнәребездә әнә
шул бердәмлекнең эзләре сакланып кил» икән
Автор моны дәлилләү очен әлеге
компонентларның монгол һәм тунгус-
маньчжур халыклары исемнәрендә да
очраганлыгын әйт», шуның конкрет
мисалларын китер»
Исемнәребезнец чираттагы катламын Г
Саттаров «борынгы горки катлам* дип исемли
һәм аңа хәзерге төрки телләрнең барысы очен
дә уртак булган борынгы горки кеше
исемнәрен кертә (Айбикә Байтимер. Илбарс.
Ураэбикә. Үтәмеш һ б 1
Иске татар теле катламына караган исем-
нәр хакында сөйләгәндә автор аларнын килеп
чыгышлары төрле-төрле булуына игътибарны
юнәлдерә, бу исемнәр арасында борынгы
төрки телгә, болгар-татар теленә. кыпчак
теленә мөнәсәбәтле кеше исемнәре очравын
күрсәтеп үтә
Санап үтелгән өч этнолингвистик катламга
караган исемнәрнең шактый зур өлеше бүгенге
көндә инде кулланылыштан чыккан алар я
авыл исемнәрендә я аерым фамилияләрдә, я
язма ядкарьләрдә генә сакланып калганнар
Табигый ки. искергән исемнәр урынына халык
даими рәвештә яңа исемнәр иҗат итә торган Бу
процесс бигрәк тә совет чоры өчен хас Шуңа
күрә дә Г Сатта ровный Бөек Октябрьдан соң
барлыкка килгән яңа татар исемнәре катламын
махсус аерып күрсәтүе бик урынлы
Теләсә кайсы телнең үсеш тарихында башка
телләрдән сүзләр aflv күренешен күзәтергә
мөмкин Мондый алынмалар ахт-
ропонимнарга да кагыла Г Саттаров үзенең
классификациясендә татар исемнәренең гарәп-
фарсы телләреннән, рус теленнән (һәм аның
аша Көнбатыш Европа телләреннән) кергән өч
катламый күрсәтә, бу катламнарның барлыкка
килүе нинди та- рихи-ижтимагый сәбәпләр
нәтиҗәсендә булуын ачыклый. *
Ниһаять, кереш мәкаләдә татар антропоним
иясенең хәзерге торышына анализ ясап андагы
үсеш-яңару процесслары күзәтелә Болар
нинди процесслар соң’ Бер яктан. борынгы
төрки-татар (Айдар Айсылу Алмаз Арыслан һ
б), икенче яктан гарәп- фарсы исемнәре (Галим
Галия. Дилбәр. Зөлфия. Камил Рөстәм һ б I
әлбәттә өлешчә, хәзер дә кулланылышта кала
киләләр Моның өчен төп шарт — аларнын
җыйнак- җиңел әйтелешкә, матур яңгырашка
һәм дөньяви мәгънәгә ия булулары Ә меиә
дини йолалар һәм ышанулар, элекке социаль
катламнар, кәсеп-һонәр атамалары белән
мөнәсәбәтле күп кенә исемнәр, совет кеше-
сенең аң һәм культура дәрәҗәсенә эстетик
зәвыгына туры килмәгәнлектән кулланы-
лыштан төшеп калдылар
Элекке исемнәр мирасын шул ровешчә сайлап
үзләштерү белән бергә, совет чорында күп
кенә яңа исемнәр барлыкка килде Бу
иеемиәрмеи актив компонентлары булып ай.
ал, гнл ил иур. таң. фән кебек тирән мәгънәле.
иде я-эстетик яктан һәркемне ка-
1ыгатьландп*)чек сүяләр файдаланылуы күзгә
ташлана (Айгөл. Айназ, Айзирәк. Алсу
Гөлгенә Илгиз. Илнур. Таңсылу Фән- шлә.
Фәннур һ б I Бу компоментлариык нәр әһәмиятле роль уйный. Мондый алын-
маларның чыганаклары рус теле һәм рус теле
арадашлыгында Кенбатыш Европа телләре
булуы алдарак искә алынган иде
Шул рәвешчә, кереш мәкалә тарихи-лин-
гвистик анализны һәм теоретик гомумиләш-
терүләрне эченә ала Бер үк вакытта ул сүз-
лектәге фактик материалны, андагы исемнәр
байлыгын җиңелрәк һәм тирәнрәк үзләштерү
өчен укучыларга ачкыч булып та хезмәт итә Ә
бу байлык, әйтергә кирәк, күләм ягыннан да,
эчтәлеге белән дә гаять зур Автор соңгы
егерме ел дәвамында күп санлы экспедицияләр
вакытында җыйналган. борынгы төрки
кулъязмалардан, архив документларыннан сан
алу кенәгәләреннән ЗАГС бюроларыннан,
газета-жу риаллардан, матур әдәбият
әсәрләреннән һәм башка чыганаклардан язып
алынган, шулай ук аерым һәвәскәрләр туплап
җибәргән кеше исемнәренең төгәл
документлаштырылган картотекась|н төзегән
Илле меңнән артык карточканы эченә алган
шушы картотекадан сайлап, хезмәтнең сүзлек
өлешендә ун меңнән артык (ә төрдәшләрен дә
кертеп исәпләсәң унбиш мең чамасы) кеше
исеме теркәлгән Бу саннар үзләре генә дә зур
тәэсир калдырырлык. Чагыштыру өчен кайбер
фактлар да китереп үтү кызыклы булыр Соңгы
елларда башка төрки халыкларның да кеше
исемнәре сүзлекләре басыла башлады (Т.
Жанузаков Тайны имен Алма-Ата. 1974. Ш Жа
паров Словарь киргизских личных имен
Фрунзе. 1979 һ б ) Бу басмалардагы исемнәр
санының ике мең чамасыннан артмавы «Татар
исемнәре сүзлегемнең никадәр бай булып чы-
гуын аеруча ачык дәлилли
Билгеле, хикмәт коры саннарда гына да түгел
Автор исемнәрне җыеп, алфавит тәртибендә
теркәп чыгу белән генә чикләнми, ә шул ун
меңнән артык исемгә*караган бай
мәгълүматлы аңлатма бкрә Конкрет әйткәндә,
сүзлектә теге яки бу исемнең структурасы.
ягъни аның нинди сүзгә (яки сүзләргә)
нигезләнеп ясалуы, ул сүзнең кайсы телгә,
кайсы чорга (катламга) караган булуы. нинди
мәгънә (яки.мәгънәләр) белдерүе күрсәтелә
Тамыр сүзләрнең этимологиясен ачу белән
бергә, кеше исемнәре ясауда катнаша торган
кушымчаларның да мәгънә төсмерләре
аныклап үтелә Күп кенә очракларда балага ни
өчен нәкъ менә шушы исемне бирүнең
максаты һәм мотивлары ачыклана,
халкыбызның исем кушу белән бәйле йола-
ышанулары тасвирлана. Шуңа күрә дә
хезмәтне чын мәгънәсендә татар исемнәренең
этимологиясе тулы итеп бәян ителгән
аңлатмалы сүзлек дип бәяләргә кирәк Аерым
исемнәргә бирелгән аңлатмалар. сүзлек
максатлары чигеннән чыгып, фәнни
тикшеренү дәрәҗәсенә күтәреләләр һәм
органик рәвештә кереш мәкалә белән бербөтен
булып кушылалар.
Әлбәттә, исемнәргә бирелгән аңлатмалар, ның
барысына да тукталу һәм хәтта аларны телгә
алып узу да һич мөмкин түгел. Шуңа күрә
туган телебезнең һәм халкыбызның тарихын,
этнографиясен, йола-ышанула- рын,
иҗтимагый-эстетик карашларын ачыклауга
ярдәм итүче кайбер мисалларга гына
игътибарны юнәлтеп үтик Әйтик сүзлектә ай
(күк җисеме), ак. гөл кебек сүзләр катнашында
ясалган исемнәрнең аеруча еш кулланылуы
күзгә ташлана (мәсәлән, гөл компоненты
кергән 214 исем теркәлгән) Әлеге сүзләр татар
антропонимиясендә элек-электән үк сафлык.
пакьлек, яктылык, нурлылык, күркәмлек.
гүзәллек, намуслылык кебек сыйфатларның
симврлы булып саналганнар Табигый ки, һәр
ата-ана үз балас"ының әнә шундый күркәм
сыйфатларга ия булып үсүен теләгән һәм бу
теләген балага исем сайлауда да чагылдырган.
Баланың бәхетле, аң-белемле булуын теләү
мотивлары бәхет (архаик синонилАтәры кот,
ураз), галим, гыйлем, фән кебек сүзләр кергән
исемнәр аша белдерелгән. Әгәр бу соңгы сүз-
ләр туры мәгънәләрендә алынса, бик күп
очракларда аларның символик синонимнары
файдаланылган Менә бер генә мисал Сүзлектә
миңле компоненты кергән 150 ләп исем очрый
Ни өчен болай күп дигәндә, автор язганча,
электә миңле бала бәхетле була дйп
ышанганнар Әгәр яңа туган баланың тәнендә
миңе булса, аңа миңле компоненты кергән
исем кушканнар Хәтта бала туып шактый
вакытлар үткәннән соң аның тәнендә миң күр-
сәләр, аңа миңле сүзе кергән яңа исем куша
торган булганнар
Борынгы' йола исемнәренә кагылышлы
шундый кызыклы факт та игътибарны җәлеп
итә. элек төрки халыкларда баланың кайчан
тууына карап исем кушу г а- дәте дә булган
Халык бәйрәм яки базар кебек шатлыклы,
әһәмиятле көннәрне генә түгел, бәлки көннең
аяз яки буранлы, яңгырлы булуы кебек
детальләрне дә искә алган Буран, Буранбай,
Буранша, Бәй- рәмбай, Бәйрәмсылу, Бәйрәм
гол, Базар, Базарбай кебек исемнәр әнә шул
йола белән бәйләнгән Алар хәзер Буранов.
Бурангулов, Буранчин, Базаров фа-
милияләрендә сакланып киләләр.
Г Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге*
җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну
белән каршыланды
Тел белгечләре көндәлек матбугат битләрендә
аңа югары бәя бирделәр Мәсәлән. «Советская
тюркология» журналы аның зур фәнни-
практик әһәмиятен. татар тел белеменең генә
түгел, бәлки тулаем төрки антроцонимиканың
җитди казанышы бул/ын күрсәтеп үтЛ (1982, 4
сан, 104 бит) Бу бәя белән килешмичә мөмкин
Т?ЕеЛ