Логотип Казан Утлары
Публицистика

Илһам кайчан килә?

Илһам кайчан килә?
«Болгар» мосафирханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә өч щагыйрь сөйләшеп
утыра: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Зариф Бәшири.
Тукай Бәширинеөнәп бетерми, аның тизрәк чыгып китүен тели. Кунак ителгән,
сыйланган, сөйләшәсе сүз дә беткән, бары аңа, саубуллашып, рәхмәтен әйтеп, чыгып
китәсе генә калган Ә Зариф Бәшири чыгып китәргә җыенмый, такылдавында дәвам
итә. әле бер темага, әле икенче темага күчә.
— Габдулла әфәнде, әйт әле. зинһар, сиңа илһам кайчан килә? — дип сорый ул,
ниһаять. ,
Бөек шагыйрь аңа бераз көлемсерәп карап тора да сорау белән җавап бирә:
— Ә сиңа?
— Миңамы? Миңа төнлә, йокларга яткач, күзне йомгач килә.
— Ә-ә. сере менә нәрсәдә икән’ — дип. Г Тукай җанланып кычкырып җибәрә. —
Әйтәм, шигыреңне укыган саен йокы килә. Шуңа икән!
Такылдавык җанның кирәкмәгән сүзләрен эче пошып тыңЯап утырган Сәгыйть
Рәмиев, моны ишетеп, шаркылдап көлә башлый, ә 3 Бәшири, салып куйган галошын
да кияргә онытып, шундук йөгереп чыгып китә.
Бабай
Шагыйрь Мәжит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле.
Иҗатының ташып торган чагы иде Шука карамастан, татар матбугаты инде аны күптән
карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул
заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай
атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә
теләмәгән булса кирәк.
Бер заман шулай, егерменче елның азагында булса кирәк, Мәжит ага шагыйрь
Сәйфи Кудаш белән бергә Уфаның текә ярыннан Асыйделгә сокланып карап тора
икән. Көн матур, кояшлы, җылы. Астан, пристань ягыннан кешеләр агылып менә:
атлылар. җәяүлеләр Шунда берсе, шактый авыр капчык күтәргән бер егет, Мәҗит ага
янына җиткәч, аңардан:
— Бабай. Аксаков урамына ничек барырга икән?—дип скорый.
Мәҗит аганың кинәт йөзе караңгыланып китә. Берничә секунд чамасы ни дип
җавап бирмичә тора. Аннары кинәт, кулы белән кире якка күрсәтеп:
— Аксаков урамымы? Аста ул, түбәндә, энекәш,— ди. — Төшкәч, сул якта.
Егет, авыр капчыгын күтәреп, түбәнгә. Агыйделгә таба төшеп китә. Сәйфи
Кудаш, бик гаҗәпләнеп, М. Гафурига карый.
— Нишләвегез бу. Мәжит ага'-* Аксаков ураыы анда түгел ич Булмаса сон. нигә
ул мина бабай дип эндәшә.— ди шагыйрь — Кирәкмәгәнгә картайтмасын кешене'
Күпмедер вакыт уза — секундлармы, минутлармы. Мәжит ага кинәт Сәйфи
Кудашны ашыктыра:
Бар әле. йөгер әле шул егет артыннан Аксаков урамынын кайда икәнен әйт'
Капчыгын да күтәрешеп мен!
Сәйфи Кудаш йөгереп төшеп китә.
Сәер колак
Тәнкыйтьче Гомәр Галинен ун колагы начаррак ишетә иде
Бервакыт аңа Татарстан дәүләт нәшриятында эшләп утырганда (әдәбият бүлеге
мөдире иде ул) каяндыр, әллә ни ерактан булмаса кирәк. Әбүзәр Түрәй шалтырата
Тавышы калын, көчле, шул ук бүлмәдә эшләп утыручыларга, ягъни безгә дә телефон
трубкасы аша яңгырап ишетелә
Поэманы укыдыңмы? Басарга бирдеңме? дип кычкыра Түрәй
Гомәр Гали дә аннан ким кычкырмый
Нәрсә? Ни дисең? Нинди победа?
- Победа түгел' Поэма' Типографиягә төштеме әле1 дип яңгырый телефон
трубкасы
Ишетелми'. Берни ишетелми' Кычкырыбрак әйт' Телефон трубкасы
шартларга жнтәрлек булып зыңлый
Гомәр. сөйләшүеннән туктап, эшенә тотына, башын бераз кыйшайта төшеп, бик
ашыгып нидер яза
Берничә минуттан телефон яңадан шалтырый Гомәр Гали, трубканы кулына
алып, бик каты кычкыра
Тыңлыйм' Я. нәрсә? һәм шундук, тонын үзгәртеп, пышылдап кына сөйләшә
башлый
Озак сөйләшә. Бер чинут . ике минут биш минут Телефон трубка сындагы тавыш
безгә ишетелми, ә Гомәргә яхшы ишетелә булса кирәк бик нәзәкатьле. әдәпле
сөйләшә, елмая, кай минутларда күзләре чаткыланып китә хатыны белән сөйләшә,
ахры
Безнең белән бер бүлмәдә эшләп утыручы Фәтхи Бурнаш бераздан. Гомәр
сөйләшеп бетергәннән соң. аңа әйтә
Нигә шулай ул синең колагың я ишетә, я бөтенләй берни ишетми’ Гажәп!
Гомәр Гали, хәйләкәр генә елмаеп, жавап бирә
Үзем дә аптыраган инде ана Нигә алайдыр Кирәкне ишетә, ә кирәкмәгәнне
юк
К»а<>ы<