Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ТАПКЫР ВЕТЕРАН


үршесе Хәмбәл белән урамнан җиңел атлап кайткан Котдус абзый, үз йортының капкасын ачып керүгә, тукталып калды. Капка баганасына сөялде, авырткан аягын җирдән күтәрә төште. Ни хикмәт, кешеләр арасында йөргәндә авыртуын яшерә, җиңә, авызлыклап тота ала ул. Менә хәзер, ялгызы калгач, шул ләгънәт йөгәннән ычкынды, аякны гына түгел, гәүдәнең дә сул ягын яулап алды, сызлау тирә-юньне, бөтен ишегалдын тутырды сыман Баш әйләнә, күз аллары күгелҗемләнә, тәрәзәләрдән төшкән ут та кызгылт күренә Кара син аны: көнозын тракторы белән басу тырмалады лән өйалды баскычы арасын үтәр әмәл юк.
Көн дә шул ай га китте әле соңгы вакытта
Ул арада өйдән Хәернисасы чыгып җитте
— һай җанашым, җанашым минем' дип өзгәләнде ул. үзенең борчу тулы күзләре белән иренә карап Котдус абзый карчыгының йом-шак. нык иңенә таянды, шунда күңеленә төер булып укмашкан сукранулары таралЫп, азрак күз аллары яктырып киткәндәй булды Күрде инде, күрде инде аның белән Хәерниса да Ни гомер, ничә еллар буена Язмышы аңа шушы Хәернисаны бирмәсә. нихәлләр итәр иде ул?
Хәернисасы аны җайлап кына өйгә алып керде, өс-башын чишендереп алды Аннан урындыкка утыртты да итекләрен салдырып алды, идәнгә алдан ук әзерләп куйган җылы сулы табагын китереп куйды Котдус бармаклары киселгән аягын җылы суга тыкты, сызлау шунда ук чигенә төшкәндәй булды.
— Котдус дим. әллә җитәрме инде? Әллә, мин әйтәм. бу тикле азап чигеп йөрмисең генәме инде?
Хатынының көн аралаш биредә килгән бу соравына Котдус ни дип тә җавап бирмәде. Сүзне башкага күчерде
— Малайлардан хат юктыр бит?
— Юк.— диде Хәерниса сулышы белән генә һәм. якынрак килеп, кулын иренең иңенә салды. Алар бер-берсенә сыендылар да . икесе берьюлы улларының стенадагы дәвәйтеп эшләнгән рәсеменә карадылар Улла - ры Әхмәт белән Гомәр. офицер киеме киеп, барча авыл халкының күз явын алырлык булып кунакка кайткач, энеләре Ризванны да уртага алып, өчесе бергә фотога төшкәннәр иде Офицер уллары Котдусның үзе
Котд\1. киары очтан ни хәтле җир җәяү төште, ә менә хәзер капка бе
төсле тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, нык бәдәнле егетләр Кара мыеклары сызылып киткән, күз карашлары җитди, үткер Ә соңгы еллар иркенлегендә бераз иркәләнеп үскән төпчек малайлары Ризван абыйларыннан байтак калку, зифа, елмаюы балаларчарак. Ата белән ана бу минутта икесе бер уйда иде таралдылар Хәзер инде әнә рәсемнәре дә. өй тулы сагыш, борчу гына торып калды Бу дөнья дигәнен төрлечә шул Кешенең балалары калада, завод фабрикаларда, яисә авылда — бар да тыныч эштә Ә аларныкы имин дип саналган шушы көннәрдә дә бик борчулы урыннарда Үз хәлләрен үзләре генә беләләр инде Хәерниса көрсенеп сулкылдарга да җыена барлаган иде дә, ире аны беләгеннән сыйпап, тыеп калды
— Ризваннан да юк диген?
— Аннан да юк Ул балакаем ни эшләпләр генә язмый торгандыр инде,— диде Хәерниса һәм яшьләнә башлаган күзләрен иреннән яшереп кенә өстәл әзерләргә кузгалды
Чәчү өсте Котдус басудан көн дә бик алҗып, өшәнеп кайта Хәерниса итле токмач янына өстәлгә үзе генә белгән тәм-томнан койган эчемлек тә китереп куйды
— Тамагың да кысылды соңгы вакытта. Әйдә, ашаганда гына булса да азрак онытылып тор әле' дип. кунак сыйлагандай ирен кыстый кыстый ашатты
Аштан соң Хәерниса чиста җәймәләрен җәеп урын түшәде, аяк очына электр җылыткычын да көйләп куйды Котдус абзый гадәтенчә күчлеген киеп, газеталар караштырды Аннан телевизор каршысына килеп утырдылар Экран яктырып, беренче кадрлар күренүгә, ата белән ана икесе бердәй авыр сулап, бер-берсенә карашып алдылар Фәрит Сәйфел-Мөлг ковнын «Егерменче гасыр Тәре йөртүчеләрем дигән фильмы башланып килә иде
Мондый эш өстендә Котдус абзый, гадәттә, «Вакыт» программасын карау белән урынга ята. аяк җелекләренә җылы үтеп, сызлаулары басыла төшүгә, йоклап та китә нде Бүген исә алай булмады Сугыш ның башыннан ахырынача үткән солдатның тәмам күңелен кузгаткан иде баягы фильм Үзенең йоклый алмыйча пошынып ятуын Хәерниса сына белдертмәс өчен, Котдус абзый стенага таба борылып ятты Әйе. җнр йөзендә тагын хәтәр йөри. ай. зур хәтәр' Куәте бар империализм ның. коралы чиктән ашкан Солдатны да күп әзерли икән Каһәр генә төшсен, әнә бит экранда тагын шул фашистлар төсле җиңнәрен сызга нып куйган кеше үтерүчеләр Искәреп утырды Котдус, аларның йөз чалымнары, күз карашларына тикле нәкъ шул фашистларныкы шәфкать дигән нәрсәнең әсәре дә юк аларда Империализм штамплап чыгарган әзмәверләр Адәм баласының җанын алып, аның урынына таш җан салып куярга булдыра ул империалистлар
Күрде Котдус андый роботларны Сугышта ул разведка взводында хезмәт итте Бервакыт егетләр, төнлә дошман тылына үтеп, бер немец ны эләктереп кайттылар Иртән, завод командирына сорау алырга алып килгәндә, бернидән курыкмыйча сызгыра сызгыра атлаган немец, ишегалдындагы җигүле атның ыңгырчагын рәтләп, муеныннан сөеп үтте Ефрейтор погоннары таккан, озын буйлы, салмак адымлы, дәү куллы бу немецның армиягә кадәр ran гади бер крестьян булганы әллә кайдан күренеп тора нде Ул әле атка, әле Котдуска карап, хуҗаларча усал тавыш белән үз телендә ниндидер киңәшләр дә бирде
Командир янына кереп унбиш мин>т та үтмәгәндер, баскыч төбендә сакта торган Котдусны сискәндереп, өйалды идәне сайгаклары дөбер дәде Взнод командиры Петро Корнейчук, ачуыннан кып-кызыл булып, немецны якасыннан бөтереп тоткан хәлдә, баскычка алып чыкты
Эшен бетер бу хәшәрәтнең Хәзер үк Әнә сарай стенасы Шуңа терә дә ат' дип кычкырды ул Котдуска
Мондый әмердән яшь солдат шулкадәр курыкты, хәтта йсрәге кага башлады, тез буыннары йомшап калды. Әле сугышның башы гына, әле Котдусның бер генә дошманга да якыннан атканы юк иде. Аңа, авылда үскән садә күңелле егеткә, кеше үтерү гайре табигый, башына сыймаслык коточкыч бер нәрсә иде Аннары бит немец хәзер куркынычлы дошман да түгел, ә коралсыз әсир генә. Котдусның үзеннән күп булса ике- өч яшькә олы бер крестьян. Өендә яшь хатыны, бәлки баласы да кал-гандыр һәм Котдус ничек тә булса бер җаен табарга тырышып карады:
— Иптәш командир, аны эзләп егетләр төне буе йөрде.. Севастьянов авыр яраланды.
Петро ачудан аларган күзләрен акайтып карады.
— Нәрсә җырлап торасың син миңа, ә?!— диде ул.— Әллә шушы этне жәлләп маташасыңмы? Жәлләмә син аны, солдат’ Берни белми бу бүкән, белсә дә әйтә торган түгел Фашистның да фашисты бу
— Иптәш командир, штабка җибәрик алайса. Үзем илтеп тапшырам!—диде Котдус, башына мондый уй килүгә шатланып Ул бу фашистны атып егасын һич тә күз алдына китерә алмый иде.
— Ярый, Сәлнмов, тыңлап тор алайса,— диде командир, ярсуын көчкә тыеп Хәзер мин аннан: «Син-крестьян, син безгә каршы, үзең кебек үк эшче-крестьяннарга каршы ни өчен корал күтәрдең?»—дип сорыйм. Ә син карап тор, яме!— диде һәм әсиргә тегенең үз телендә ниләрдер әйтте.
Шунда фашист, атны күзәтеп торган җиреннән, кисәк уклау йоткандай, сынын турайтты, аларга карады Башын тәкәббер тотып, шундый җирәнү, зәһәрле ачу, түбәнсетү белән карады ки, Котдус калтыранып куйды
— Сез җитлекмәгән адәмнәр! Минем фюрерым сезне бу дөньядан себереп түгәргә кушты. О, без, бөек рейх солдатлары, фюрерның бу приказын үтәячәкбез!—дип акырды немец, ятлап куйганны кабатлагандай, һәм Котдуска ымлады.— Ә син, азиат, минем колым булачаксың. Минем итегемне чистартып көн күрәчәксең. Син шуннан бүтәнгә яраклы түгел!
Аннан соң да байтак күрде ул немецларны Алар Гитлер котырыгына тәмам бирелеп беткәннәр, аны үзләренең алласы- итеп күтәргәннәр, безне кол итү, кырып бетерү хокукына иман китергәннәр иде Юк. иң элек халык күңеленә агу салмый торып, мондый яуга чыгып булмый Үткән сугышның шулкадәр зыңкарлы. чиктән тыш рәхимсез булуына, озакка сузылуына да нәкъ менә шушы хәл сәбәпче. Әгәр ул вакытта немец халкының башы артка борылмаган булса, бер Гитлер белән аның генераллары гына ни торыр иде?
Газеталарны бик карап бара Котдус. Хәзер менә Америкада шул галәмәт Хәзер анда халыктан безнең үткәнне, бүгенгене, тарих хакыйкатен яшерәләр Гади америкалының күңеленә Россия халкы мәхлук дигән оеткы салалар Янәсе, алар өстенә бер-ике атом бомбасы ташлау, аларның яртысын кырып бетерү әллә ни гөнаһ эш түгел.
Уйлар, җиргә сызылган буразналар сыман, бер-берсенә ялгандылар Бу төннең байтак өлешен йокламыйча үткәрәсен белә иде инде Котдус абзый. Күңеле бер купты исә, сугыштан әйләнеп кайта алмЗган авылдашлары, сөлектәй егет көе соңгы сулышларын алган сугышчан дуслары күз алдына килеп баса Алар гүяки бер сафка тезеләләр, карашларын Котдуска текиләр Алар бер сүз дә әйтмиләр, тик кырыс итеп, таләпчән итеп карап кына торалар Әле аның кордашлары Әхмәт белән Гомәрне генә алыйк. Игезәк булсалар да, бер-берсенә охшамаганнар Әхмәт олы гәүдәле, юаш, салмак, гел елмаеп кына тора. Гомәре тәбәнәк, йомры, күзләре ут чәчә. Әле малай чакта ук нинди генә әкәмәтләр күрсәтмәде алар авылда Тимердән педаль бөгеп, иске сабан тәгәрмәчләреннән автомобиль ясау дисеңме Төрле тимер кисәкләреннән,
магниттан радиоалгыч ясап, аны сөйләтеп, бөтен авыл халкын шаккатыру дисенме. Кыш көне кардан ныгытмалар, шырпы күкерте салып ата торган пистолетлар Авыл яшьләре гед алар янында кайнаша нде. Икесе дә зирәк акыллы, киләчәктә зур кеше буласы ег'етлэр нде алар Менә сугыш дигән нәрсәнен зәхмәтен кара син шундый егетләрнең башын адәм актыгы бер немец ашады Мәскәү астындагы зур авыл өчен атакага барганда, флангта посып калган бер фашист пулеметчысы аларның ротасын бөтенләе белән диярлек кырып салды Әхмәт белән Гомәрнен жансыз гәүдәләрен үзе күтәреште Котдус Игезәкләр икесе янәшә дияр лек яталар, күзләре ачык, ул күзләрдә авылнын зәңгәр күге, сөелмәгән ярлар сагышы, эшләнмәгән эшләр үкенече, фашизмга ләгънәт күрде ул Фронттан исән кайтып.уллары булгач, аларга Әхмәт һәм Гомәр дип исем кушты
Аларның якты истәлеген онытырга ярыймы соң” Котдусның инде алтмыш яшенә житеп килгәндә, яралы аягын сөйрәп, хатыны, авылдаш лары сүзенә колак салмыйча әле һаман тракторда эшләп йөрүе дә шулар истәлегенә Алар бит эшләп ару бәхетен татымый калды. Әгәр куәтеннән килсә, аларның барысы хакына да жирен сөрер, игенен үстерер иде Котдус Авылдашлары да. Хәерниса да менә шушыны төшенеп бетерми Моны аңласа да аның үзе кебек фронт тәмугын үткән кеше генә аңлар
Котдус абзый караңгы өйдә үзалдына көрсенеп, гажәпләнеп ятты Сугышта адым саен сагалаган үлем. кан. һичкем аңлатып бирә алмаслык могжизага да урын бар Менә ул үзе Мәскәү яныннан кузгалып. Берлин га кадәр диярлек барып житте Аңа фашистлар ничәмә тапкыр хәнжәр кададылар, йодрыклары белән суктылар, дагалы итекләре белән типтеләр, хәтта берсе кулындагы котелогы белән сугып, яңак сөяген урыныннан . чыгарды Ул ничәмә тапкыр госпиталь.! әр дә ятты, тик берсе дә пуля тиеп яраланудан түгел Ж,ан дуслары Гошаны. Николайны, командиры Петровы үз куллары белән жирләде. Ә менә үзе исән калды Дүрт ел үлем белән йөзгә йөз йөреп1 Хәтта соңгы яралануы да разведкада түгел, ә блиндажда ял итеп ятканда, ябык ишекне жнмереп кергән снаряд шартлавыннан булды Адашып килгән снаряд кыйпылчыгы сул аягының бармакларын, итек башы белән бергә өзеп алды .
Котдусның ярасы авыр түгел иде Тик шулай да аны дәвалаган карт хирург, госпитальдән чыкканда, кисәтеп куйды
Син. солдат, киләчәгеңә әзер тор Бу аягың үзен сиздерми кал мае әле
Авылга кайткач Котдус шуны белде фронтка киткән унжиде кор дашы арасыннан ул авылга берүзе әйләнеп кайта алган икән Унжнде егеттән берәү! Ул елларда авылда иң кирәкле кеше механизатор иде һәм Котдус. солдат гимнастеркасын салып та тормыйча, тракторчылар курсына барып керде
Булмый бу аягыгыз белән Сезгә бөтенләй бүтән, жннел эш ки рәк, диделәр аңа комиссиядә
Юк. берәр жнрдә каравыл тора яисә кәнсәләрдә счет төймәсе тартып утыра алмый иде Котдус Бу аның һәлак булган күпме кордашлары, сугышчан дуслары истәлегенә хыянәт итүе булыр нде
Мин разведчик Булмас дигәнне дә булдырып күнеккәнбез А'лынл миме! Юкса ана үзем айранам ia эшлим шда ул Күкрәге орден медальләр белән тулы фронтовик сүзенә каршы килә алмадылар Байтак еллар буена әллә нн борчымады яралы аяк Котдус өйләнде.
балалар үстерде, үз үзен аямыйча эшләде
Әгәр ходай кушып исән калсаң, син бу дөньяда безнең өчен дә яшә. безнең өчен дә эшлә' дип васыять иткән нде аңа дусты Петро үзенең соңгы сулышында
МенЛ Хәернисасы дөнья бәһасы кеше, фәрештә жанлы хатын булып чыкты әле Ул анын яралы аягын йомшак бәти тиресеннән оекбаш
тегеп кидерде, оекбаш очына, бармаклар торасы урынга мамык түшәде Эштән кайтышына иренең итекләрен үзе салдырып алды, аягын карап, төпченеп кенә торды. Аз гына кызару, ялкынсыну күрде исә, май сөртте Ул майларны эзләп Әтнәсенә, Казанына да йөри, врачлар белән дә сөйләшә, киңәшләр сорап хатлар алыша, китаплар табып укый иде Хәерниса. Котдус үзе дә хатынын мактап туймады
— Син, карчык, үзең чын доктор бит. Син барында дипломлы врачларың бер якта торсын.
— һай. әгәр яшь чакларым булса кана. Ике дә уйлап тормас идем, врачлыкка гына укыр идем,— диде хатыны
Берчак ул яңа нәрсә уйлап чыгарды:
— Син Котди, болай итеп бак әле. Тракторыңа кереп утырдың исә, бу аягыңнан итегеңне салып куй. Аякны аны итек кысанлый, шул ардыра Педалеңә дә оекбаш белән генә бас, аның өчен мин аслыкка калын күн тектем Жәлләп йөрмә, монысы тузса, икенчесен тегеп бирәм.
Котдус шулай эшләп карады һәм хатынының зирәклегенә хәйран калды. Кабинага кереп утырып, итекне салып куюга, аның эчендә сыкрана башлаган аяк иркен алып, рәхәт булып китә иде Аның бер итеген янәшәсенә куеп, оекбаштан гына йөрүенә иптәшләре дә ияләнеп киттеләр. Хабил, бик мәзәкчән кеше, бу хакта шаяртып та ала иде
Тик менә соңгы елларда карт хирургның әллә кайчан әйткән сүзләре дөрескә чыкты Иртәнге якта әле ярый, әмма көн азагына таба аяк бик каты итеп, кисеп-чәнчеп сызлый башлый Кайчак авыртудан, тракторчының хәлләре китә, күз аллары караңгылана. Әле былтыр көзлектә, зәп сөргәндә ул өч кешелек звеноның башында барган җиреннән тракторын туктатты Кабинадан төшеп, җиргә сузылып ятты Азрак хәл алмыйча булмый, юкса һуштан язуың да бик ихтимал иде Гаяз белән Хабил, икесе дә яшь, таза ирләр, аның янына килеп җиттеләр. Хабил кабинаны ачып нидер эзләнде, иснәнеп йөргәндәй итте Аның бөтен нәрсәне мәзәккә аудару гадәте бар иде
— Әллә Котдус абзый бездән яшереп кенә салгалап йөри инде шунда,— дип сөйләнде ул, аның янына чүгәләп Ярый әле Гаяз Котдусның хәлен аңлап алды Өстендәге сырмасын салып, аның сырхау аягы астына түшәде.
— Безнең Котдус абый аяк дип тә тормый инде ул. Әллә геройга тартмакчы була инде шунда,— дип, ярага тоз салуын дәвам итте Хабил
Бу сүзгә Котдусның җен ачулары чыкты, күңеле актарылды. Тик моны яшьләргә күрсәтү мәгънәсез, ничек тә үзеңне тыярга кирәк иде
— Сез инде, егетләр,'үтә торыгыз. Мин үз җаем белән кузгалырмын,— диде ул.
Именче көнне аның янына колхоз председателе Фәезхан үзе килде.
— Син инде, Котдус абзый, безнең легендар тракторчы Мин белгәннән бирле Рәхмәт сиңа! Әгәр хәзерге көндә сиңа авыр икән, бер дә уйлап торма. Теләсәң әнә механик, теләсәң бригадир итеп куям мин сине,— диде Фәезхан һәм әле былтыр гына алып кайткан куәтле тракторны әйләнеп чыкты. Котдус аның тел төбен бик аңлады: техниканың рәтен белгән һәм исәпчел председатель мондый куәтле машинаның инвалид кулында булуыннан бигүк риза түһел иде.
Дөресен генә әйткәндә, председатель хаклы, бу турыда Котдус үзе дә күптән пошынгалап йөри Инде мондый сүз дә ишетелгәч, ул хәл итте дә куйды:
— Фәезхан, сиңа сүзем бар Теге гамәлдән чыгарга куйган ДТны бирегез миңа Шуны үзем төзәтәм дә. үзем эшлим
Председатель чын-чынлап аптырашта калды
— Ни сөйлисең син, Котдус абзый?!
— Менә шундый уем бар иде, Фәезхан Шундый үтенечем. Син инде каршы килмә.
һәм ул яна тракторын әле генә укып кайткан яшь егет Фердинандка бирде Үзе, атналар буе яныннан китмичә, иске тракторны сүтте, хасиятләп җыйды. анысын-монысын яңартты Буяп та җибәргәч. ярыйсы гына булды тагы иске машина Аны мастерскойдан чыгарганда шундагы бар халык җыелды. Бәхеткә күрәдерме, ул көнне колхозга, фотоаппаратын күтәреп, район газетасыннан бер егет тә килгән иде. Тракторы янына бастырып. Котдусны рәсемгә төшереп алды Аннары газетада рәсеме белән янәшә «Ике тапкыр ветеран» дигән мәкалә дә чыкты Берәүләр Котдусны котлады, икенчеләр бер сүз дә әйтмәде, ә Хабнл исә янача итеп сәлам бирде:
Салют, ике тапкыр ветеран!
Халыкка үпкәли алмыйсың, бу кушамат Котдуска ябышты да калды Кем белә, бәлки, аны кайберәүләр киная белән дә әйтәдер Әмма бу «ике тапкыр ветеран» нәрсәсе беләкдер күңеленә якын аның
Шулай уйланып яткан җиреннән /залдына уңайсызлана калды Котдус абзый Инде төн урталары җитеп киләдер, ә ул, карт тиле, әле һаман да үзен генә кайгыртып ята Инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, дигәндәй
Әнә сте’нада аның өч улы Өчесе дә солдат, ал арның һәркайсы өчен үзенә аерым борчыла ата йөрәге һәркайсы аның бәгыреннән бер өлецц һәркайсының беренче тапкыр елмаеп көлүе, сөйләшә башлавы, нәни тәпиләре белән атлап китүе, хәтта чәчләренең исләренә кадәр аның хәтерендә. Бала турында күбрәк әнн кеше кайгырта дип. хаталана кайберәүләр Бала ул анага да. атага да бердәй газиз Әхмәте белән Гомәре, хәрбилекне үзләре теләп, гомерлеккә сайлап алдылар Икесе дә бер үк училищены бетерде, икесе дә офицер, икесе дә төньякта, су асты көймәсендә. Ел саен җәйләрен икесе бергә туры китереп, нй туты рып кунакка кайталар Андый-мондый хәл була калса, аларнын ил өчен беренче калкан икәнлекләрен белсә дә, ата күңеле тыныч иде Акчаны шәп алалар, киемнәре, дәрәҗәләре дигәндәй Өстәвенә Котдус. гомерен авыр хезмәттә үткәргән кеше, аларны әллә ни аныр көн итәләр днп санамый иде
Тик шулай да былтыр җәй Әхмәт яхшы ук сиздереп китте Гомәре балалар белән көнозын Ашыт суында' балык каптыра, ә Әхмәт ындыр артындагы хәтфә чирәмлеккә чыгып чалкан ята да. сәгатьләр буена күккә карый Аяз күкме, болытлымы, аңа барыбер Бервакыт Котдус көлеп куйды
Нн күрдең эле анда ул чаклы’
Ә беләсеңме, әткәй, шушы болытлардан да матур әйберне бу дөньяда белмим мин Бер башыңны күтәреп кара әле син шуларга Котдус карап алды Болытлар тек болытдар Нн эшлисең, шулай кнрәк әле Безнең шундый хезмәт тә кирәк
Олы уллары укалы погоннары белән тигез тешләрен күрсәтеп, елмае шып Котдусның күңел күзеннән үтеп тә киттеләр Алар артыннан шун дук сылу буйлы, аксыл йөзле, бала елмаюлы төпчеге Ризваны калыкты Урта мәктәптән соң әнисе дә. Котдус үзе дә аны укырга өндәмәде ләр Әгәр институтта укып йөрсә, аның да йортны калдырып авылдан китәсе көн кебек ачык иде
Син инде, улым, үз яныбызда калырсың Менә минем кебек иген игәрсең Нәселдән берәү җирдә торып калырга тиештер бит. диде Котдус
Рнгван үзе дә абыйларыннан үзгә, йорт җанлы, юаш. кыюсыз егет булып үсте Авылны, басу кырларны яратты Котдус аны малай чагыннан ук үзе белән басуга алып йөрде Армиягә киткәнче егет бер ел тракторда эшләде
Котдус абзый авыр сулап куйды Армиягә киткәнче шулай булды Менә исән сау гына әйләнеп кайтамы әле Ул илебезнең көньяк чиген
дә хезмәт итә.. Абзый шунда, нәкъ үзенекедәй авыр сулау ишетеп, сискәнеп китте. Караса, Хәернисасы да йокламый ята икән.
— Син ни тагын, карчык?
— Ризван шул балакаемны уйлап ятуларым
Котдус абзый Хәернисасын юату өчен күңеленнән сүзләр эзләде. «Солдат ул — һәрчак солдат Аңа антына тугры булырга дигән. Ни генә булса да, минем улым сынатмас Нәселебез намусына тап төшермәс безнең улыбыз». Тик хатынына бу сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Үзенекен уйласын, тиешлесен кайгыртсын әйдә. ШунсыЗ күңел дигән нәрсә барыбер тынычлык тапмый ул
Икенче көнне Котдус абзый басуга бераз соңарып барды Ул инде звенода эшләүче егетләрне тоткарлаудан уңайсызлана, елга-ерымты буйларын ялгызы гына эшкәртә иде Ялгызы, ашыкмыйча гына, норманы кумыйча, вәземләп, җирнең тәмам үзәгенә үтәрлек итеп, күңеленә ошамаган урыннарны кат-кат әйләнеп эшли ул. Шулай җай гына йөреп торганда, төш вакыты җитәрәк, ул басу юлыннан ашыга-йөгерә килгән бер хатынны шәйләп алды Күңеле дерт итеп куйды, Котдусның маңгаена тир бәреп чыкты. Аның Хәернисасы ашыга, аяк атлауларыннан ук борчулы икәнлеге күренеп тора иде.
Трактор тукталуга Хәерниса, хәле китеп, радиаторга сөялде. Яулыгы астыннан чәчләре чыккан, күзләре бер ноктага текәлеп хәрәкәтсез калган, иреннәре дерелди иде. Котдус абзый кабинадан төште, ни дип сүз башларга белмичә, ни дә булса сорарга кыймыйча куркып калды. Хәернисаны да хәсрәте өнсез иткән, ул да сүз башламый иде
— Ризван?..— диде Котдус абзый, ниһаять.
— Ризваным шул балакаем - дип пышылдады Хәерниса һәм бөгелеп төште Карт солдатның күкрәгеннән авыр сулышы белән бергә сорау да атылып чыкты:
— Нәрсә?! Ни булган?
— Госпитальдән хаты килде...
Шунда һич көтелмәгән хәл булды. Котдус абзый тиз генә аягына басты, абына-сөртенә Хәернисасы янына килде һәм аның җыерчыклы маңгаеннан үпте
— Тилердеңме әллә син, карт?— диде тегесе, ни уйларга белмичә
— Тилердем!— диде Котдус абзый, елмаеп — Соң, дивана булмасаң, син ни дип бу кадәр коелып төштең әле? Мин тагын монда әллә ниләр уйлап бетердем Яралы тек яралы. Ярасыз солдат нинди солдат була ди ул Давай, торма сөмсерең коелып Барысын да юньләп сөйләп бир!
һәм алар ызан буена чыктылар Яшь вакыттагыча, бер-берсенә сыена төшеп, янәшә утырдылар Бу минутта сөйләшәсе сүзләре, бергәләп уйлыйсы уйлары күп иде шул аларның