ГАМӘЛ ДӘФТӘРЕ
Таңнарда җил исә...
Яра
Басар өчен сагыну-җирсәүләрне Булса икән җирдә, һай чара!— Туган Ил ул көзен китеп барган Кошларны да тартып кайтара.
Читтә яшәгәннең бар догасы — Туган җирен сагынып әйткән сүз; Илен җуйган кеше — ярты кеше,
Камил түгел беркем Ватансыз. Кояшы да булыр, җилләре дә,— Ил яктысы җитмәс, Ил исе;
Илләреннән мәхрүм булганнарга И, Җир шарын кочып елыйсы!
Еллар аша, океаннар аша, Тик бик азга гына булса да, Кеше җаны очар кошлар сыман Туган оясына юл саба.
Кемгә — дәва Ватан, кемгә — яра...
Ниләр белән генә ямасы?— Илдән киткәннәрнең җаннарында Иле кадәр була ярасы!..
Композитор Заһид ага Хэбибуллин истәлегем
Дөньядан ул халык исән чакта Китә алмый торган заттандыр; Бүген аның скрипкасында Тик яңа кыл гына арткандыр...
Моңлы бер кыл иде,— ниләр генә Кагылмады икән ул кылга!
Бик ямансу чакларыңда, йөрәк. Шул моңнарга кушылып сулкылда.
Дөнья белән саубуллашкан чакта «Тәфтиләү»ләр булып талпынды.— Китәлмәде ләкин: күңелләргә Нечкә бер кыл булып тартылды...
Моңлы
бер кыл
Дөньяда ни дисәм,—
Таңнарда җил исә, Җаннарга тынгылык бирмичә. Таңнарда җил исә...
Чикләрне белмичә, Җилләрдән-җилләргә моң күчә.
Җилләрдән — җилләргә, Еллардан — елларга, Буыннан — буынга: бер сулыш!
Бабайлар сулышы...
Әтиләр сулышы...’
Безнең дә шуларга кушылыш...
Гомерләр кичкәндә.
Елларга күчкәндә
Җаннарны кузгата бел икән...
Таңнарда ни дисәм,
Сызылып җил исә...
Бу яшәү — тоташтан җил икән!
(Паек Ватан сугышы чорында фронттан килгән үлем хәбәрен кулыма алгач )
Никадәрле ныклык кирәккәндер Бу хәбәрне алган кешегә!— Кулга тотып караганым булды: Еллар аша кулны пешерә...
Нишләтсәң дә, төзәләсе юктыр Аннан калган авыр яраның: Ак кәгазьдә — кара үлем эзе,— Мин үлемне... тотып карадым!
«Батырларча һәлак булды»,— дигән, Язар өчен ничек кул барган?!
Күпме гомер яфраклары шулай Өзелеп төшеп калган еллардан...
Күпме сабырлыклар кирәккәндер, Кәгазь булып кайткач ир-атлар! ...Еллар аша килеп төшә җырга Өзелеп калган өнсез яфраклар...
Курск шәһәрендәге Тисаннар каберлегендә Жиңү кннне кабер саен ак чәчәкләрдән венок салалар
Иле исән чакта ирләр үлми, Ватан-ана барда — кадер бар: Ил җылысы килеп кагылганда Чәчәк ата икән каберләр...
Йөрәкләрдән гөлләр шыткан мизгел... Агачлар да иелеп тын калган, Үлгәннәрне бер терелтер өчен Бер минутка тормыш тукталган.
Мәрмәр ташка гөлләр сарылганнар, Кабер өсләрендә — ак тынлык. Туфрак азларыннан сирпеләдер Ак җаннардан төшкән яктылык.
Каберләрнең чәчәк аткан чагы, Кайткан чагы илгә ирләрнең;
Гасьрларның телгә килгән мәлә, Дәшкән чагы чорга илләрнең...
Үләннәр дә уйланыр чак
И, Яшь үлән, ни гомерләр яттың, Оеп шулай туфрак эчләрендә!— Күпме сулар акты, җилләр исте, Яулар узды синең өсләреңнән... Берни сизмәдең син, биләүсәдә Изрәп яткан сабый бала сыман... Әле генә баш төртәсең менә, Иске яфрак, камыл арасыннан. Баш очында Кояш көлеп тора, Көннәр тыныч, күкләр нинди биек!
' Гаҗәпләнеп син сорыйсың сыман: «Кайда соң мин, нинди чор бу?»— диеп. Берни белми килеп чыктың шул син Атом гасырына, и Яшь үлән!
Ни булса да, кире чигенү юк,— Язмышлар бер безнең синең белән. Тик алданма: тыныч яшәр өчен Килми икән җиргә бернәрсә дә; Үлән булып син яшәргә тиеш, Эссе көйдерсә дә, җил бәрсә дә... Борын төрткәнеңә үкенмичә, Сабыйларның йомшак табаннарын Иркәлә, сөй әле,— аларны бит Киләчәктән мөмкин табалмавың... Күтәрел син: атом гасыры бу,— Ни чыгармас, әгәр дәшми торсак? ...Җилләр көтте сине... Илләр көтте... Үләннәр дә җирдә уйланыр чак!
Әбиләр чуагы
Табигатьнең Вакыт каршысында Тып-тын калып, башын игән мәле. ...Тезелешеп, җәйне озатырга Чыгып баскан печән кибәннәре.
Көз килүгә, ак җәймәдәй булып, Сузылып ята җиргә ап-ак томан; Кояш нурларында пәрәвезнең Тирбәлгәне ишетелә сыман.
Тик бер генә көзнекеме соң бу?— Урманнарны моңсу сагыш сарган:
Кыштыр-кыштыр килеп, алларына Ялкын өзелеп төшә агачлардан.
Ерак үткәннәргә, киләчәккә Ишетелер күк, әгәр аваз салсаң; Күптән киткәннәрне табарсың күк Болыннарда бүген, эзләп барсаң...
Чал Вакытның дөнья каршысында Тыл-тын калып, башын игән мәле.— Табигатьнең шушы мизгелендә И, җаннарны чайкыйсы бар әле!..
Син
Син калган идең дә, Югалган идең дә... Сагынуга кем генә чыдасын?!— Еллардан калкынып, Урманнар аркылы Каршыма син килеп чыгасың.
Суларга төшсәм дә, Утларга керсәм дә, Нурларың юлыма сибелгән; Давыллар кичәсең, Тауларны тишәсең,— Кайда да калмыйсың син миннән!
Гомерләр үтәсе, Без дә бер китәсе, Барасы юлыбыз билгеле... Сеңәрсең су булып, Үсәрсең гөл булып,— Барыбер табарсың син мине...