БОЛГАР-ТАТАР ТАРИХЫНА ЯҢА КИТАП
Күптән түгел Мәскәүдәге «Наука»
нәшриятында болгар-татар акча системасы
турында китап «Булгаро-татарская монетная
система XII—XV вв.» (1983) басылып чыкты. Аның
авторы тарих фәннәре кандидаты, Казан
университеты доценты Әзһәр Мехәммәднев. Ул
күп еллар буена Мәскәү университеты
профессоры Г. А. Федоров- Давыдов белән
берлектә Идел буе болгар- татар шәһәрләрен
казуда катнашты. XII— XV гасырларда сугылган,
шул чорларда әйләнештә йергән һәм җир астында
сакланып, соңгы вакытларда гына табылган ба-
кыр-көмеш тәңкә хәзинәләрен өйрәнде. Әлбәттә,
алар галимне чулпы тәңкәләре буларак кына
кызыксындырмый. Идел буе тарихы фаҗигаләргә
бай. Төрки-татар телендәге язма истәлекләр күп
сакланмаган. Шуңа күрә ул тәңкәләр борынгы
чорлардан безнең көннәргәчә килеп җиткән тарихи
язма чыганак итеп карала.
Китап үзенә җәлеп итәрлек: «Мөгаен, урта
гасырлардагы бик аз дәүләтләр генә Идел буе акча
сарайлары суккан кадәр тәңкә суга алганнардыр»
дигән сүзләр белән башланып китә. Китапның
ахырында китерелгән тасвирламадан дистәләгән
мең тәңкәне эченә алган 28 хәзинә һәм коллекция
ейрәнелгәнлеге күренә. Шул нигездә автор җитди
һәм кызыклы гына нәтиҗәләр ясаган.
Борынгы заманда акчага аның хакы
язылмаган. Тәңкә нигездә алтын яки көмештән
сугылганга моның кирәге дә аз булган. Әйтик, бер
тәңкә икенчесеннән ике мәртәбә авыр икән, димәк,
аңа ике мәртәбә күбрәк товар сатып алып булган.
Шуңа күрә китапта болгар-татар акча системасы-
ның тарихи үсешендәге тәңкә үлчәү нор-
маларының закончалыклары, акча реформалары,
аларның кайчан, кайда, кайсы хан чорында
тормышка ашырылу шартлары һәм юллары ачып
бирелә.
Борынгы татар әдәбиятында кулланылган
акча терминнарын тикшереп, аларны нумизматика
фәне белән бәйләү һәм ныгы
ту авторның тагын бер уңышы дип санарга кирәк.
Мәсәлән, ул «мал» яки «динар» кебек
терминнарның үзенчәлекле булып, бары; тик
монголларга кадәр чорда сугылган Болгар
тәңкәләрендә генә очравына басым ясап үтә. Шул
ук вакытта болгар-татар язма поэзиясенә нигез
салучы атаклы Кол Галинең «Кыйссам Йосыф»
китабында да мондый терминнарның шул ук
мәгънәдә файдаланганлыгы күрсәтелә.
Тел мәсьәләләрен нумизматмк материал
белән бәйләү, Болгар кабер ташларындагы I һәм II
стиль! сөйләшен Сыйнфый-политик вакыйгалар
белән аңлату авторның «Казан утлары» журналы
1981 ел 6 санда урнаштырылган мәкаләсендә дә
чагылыш тапкан иде инде. Тикшерелә торган
китапта да бу мәсьәлә ачык итеп куелган.
Болгарда XIII— XIV гасырларда сугылган меңләгән
бакыр тәңкәләрдә «Котлы булсын», «Котлы бул-
сын яңа пул» (пул — бакыр тәңкә), «Болгар пулы»
һәм «уналты пул — тәңкә» дип язылган. Мондый
бакыр акчалар алтын яки ке- меш тәңкәләр белән
чагыштырганда бик арзан булганга, шәһре
Болгардан ары китә алмыйча аның урамнары
туфрагында гынв күмелеп сакланганнар. Менә
шул бакыр тәңкәләрдәге язулар, ягъни акча
легендалары, борынгы Болгар чоры һәм гомумән
Идел буендагы җанлы тел ситуациясен тикшерү
өчен кыйммәтле чыганак булып тора. Болгар'
телен өйрәнү өстендә эшләгән галимнәр нинди
генә карашта торуларына карамастан бу тарихи
чыганаклар белән хисаплашырга тиешләр.
Китаптан күренгәнчә Идел буенда акча сугу
үзәкләре Болгар, Биләр, Сарай әл- Мәхруса, Сарай
әл-Җәдид, Сарайчык, Гөлстан, Мукшы, Укәк, Хаҗи-
Тархан (Астрахань) һәм Казан шәһәрләре булган.
Бу үзәкләр арасында XII—XIII гасырларда Болгар
шәһәре өстенлек итсә, XV гасыр башында Казан
акча сугу сарае зур әһәмият казанган. Казан,
экономик яктан яхшы ук алга киткән булганга, Идел
буендагы башка өлкәләргә акча әйләнешендә тон
биреп торган. Шулай итеп, Казан ул вакытлардан бирле мөстәкыйль дәүләт үзәге булган дип әйтергә
мөмкинлекләр арта бара. Моңа кадәр тарихи
әдәбиятта Казан ханнары династиясенә Олы-
Мөхәммәт хан нигез салган, Казан ханлыгын 1437—
1445 елларда ул оештырган дигән фикер яшәп килә
иде Дворян тарихчыларыннан калган бу фикердән
ваз кичәргә вакыт бик җитте инде. Китапта
моңарчы тарихчыларга билгеле булмаган. Олы-
Мөхәммәткә кадәр Казанда акча суктырган
Гыясетдин турында сөйләнә. Автор аның моңа
кадәр фәндә мәгълүм булмаган сигез йөздән артык
тәңкәсен талкан.
Тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә тукталып
узарга кирәк. Ул да булса. Казанны шәһре
Болгарның варисы һәм дәвамчысы итеп карау
турында. Моңа кадәр дә без, тарихчылар, бу
мәсьәләне социаль-экоио- мик, этник яктан,
культура, политика, дәүләт төзелү күзлегеннән
карап хәл итә идек. Ләкин тарих фәнендә төрле
фикерләр булуын да онытмаска кирәк. Кайбер
тарихчылар болгар дәүләте белән казан татарлары
дәүләте (Казан ханлыгы) арасындагы турыдан-
туры дәвамчылыкны күрмәскә тырышалар. Ә менә
бу мәсьәләдә болгар-татар халкы икеләнеп
тормаган.
Ундүртенче йоз азагында Аксак Тимер
(Тамерлан) гаскәрләре Идел буе шәһәрләрен
җимергәннән соң аларда тормыш туктап кала
диярлек. Халык кырыла, куыла.
йортлар, шәһәрләр җимертелә Aaiop сүэ- лөренө
караганда урта һәм түбән Идел буе шәһәрләренең
күбесендә хәзерге вакытта нинди генә таш яки
бапчык өемен казып карасаң да, Аксак Тимер
һөҗүме вакытында җимертелгән йорт, бетен гаилә-
се белән үтеоелеп ташланган кеше сөякләре чыга.
Ләкин Аксак Тимер гаскәрләре Казанга килеп
җитмәгәннәр һәм ул исән калган. Ә халыкның күп
өлеше Кама аръягындагы болгар җирләреннән
Казан ягына, электән үк болгарлар тарафыннан
үзләштерелгән җирләргә күчкәннәр.
Үзенең акча сарайларында дистәләгән мең
акча суккан XV гасыр Болгары — ул инде Казан
шәһәре. Халык үзенең традицияләрен онытмаган.
Тәңкәләрдән күренгәнчә. шәһәрнең исеме беренче
вакытта рәсми рәвештә Болгар яки Болгар әл-Җә-
дид (Яңа Болгар) булып, соңрак Казан атамасы
өстенлек алган.
Автор китапның кереш өлешендә Идел буенда
акча сугу VIII гасырда ук башлана дип әйтеп уза.
Ләкин бу чор бик аз өйрәнелгән әле. Киләчәктә
Әзһәр Мехәммоди- ев көмеш тәңкәләр саный-
саныи укучыларны үзенең яңа хезмәтләре белән
ул чорларга да алып керер, безнең белемнәрне
шулай итеп тагын баетыр диген өмет белән аңа
иҗади уңышлар теләп калабыз