Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛЫ ЯК

Н. Ф. В ә л и е в,
КПССның Сарман райкомы беренче секретаре.

өмеш сулы Минзәлә елгасы буена урнашкан Сарман районы бүгенге көндә 15 колхозны, 4 совхозны берләштерә Районда 72 авыл һәм Җәлил эшчеләр поселогы бар. аларда 40 мең кеше яши
Нурлы як, җырлы як диләр бу якларны Аның зәңгәр таулары Бө-гелмә калкулыгын башлап җибәрәләр, Урал тауларының еракларга сузылган итәге безгә килеп җитә.
Тарихи чыганакларга караганда, мондагы авыллар нигездә XVII һәм XVIII гасырларда барлыкка килгәннәр Район үзәге булган Сарман авылы, мәсәлән, Россия Фәннәр академиясенең беренче член-корреспонденты П И Рычков төзегән карталарга 1737 елда теркәлгән. Халыкта сакланган шәҗәрәләргә караганда, авылга нигез салучы Сарман бабай Пугачев явы вакытында исән булган әле Риваятьләр аның «халык патшасы Питр Фидричжа үзенең кара бәкәлле ак атын бүләк итүе турында сөйлиләр
Сарман ягы авыллары Пугачев хәрәкәтенә бердәм кушылганнар, патша гаскәрләренә һөҗүм итүдә дан алган Тимерхан Мостафин кебек кыюларга күрше өязләрдә дә сокланып караганнар Җәмәлҗән тавы. Каравыл тавы, Калатау кебек исемнәрдә — шул чорның онытылмас ядкарьләре Казан — Уфа. Уфа — Минзәлә юллары өстендә утырган бу яклар аркылы элек-электән сәүдәгәрләр узган Гарәбстан, Иран ягыннан зур ярминкәләргә узучылар инеш башларына махсус тукталганнар, тирәннән типкән көмеш сулы бер чишмәне алар «Минзел» дип (гарәпчә «тукталыш» дигән сүз) атаганнар. Бу чишмәдән юл алган елга соңыннан Минзәлә дип йөртелә башлаган
Сарман яклары Софья Перовская. Николай Кибальчич кебек народникларның якты истәлеген зур хөрмәт белән саклый. Архив материаллары раслаганча, алар биредә — Иске Кәшер волостена караган Мазуревский имениесендә яшәгәннәр һәм үзләре ясаган снарядларны да шунда сынап караганнар
Үлгән як, бөлгән як дип йөрткәннәр ул заманнарда безнең якларны. Рангазар авылы кешеләре:
— Безнең авылга сыер елында нигез салганнар, шуңа безнең сыер урынына савалар,— дип зарлана торган булганнар.
— Безнең авыл елкы елында барлыкка килгән, шуңа безне ат урынына эшләтәләр.— дип сөйләгәннәр Чураш авылыныкылар.
— Ә безнең авыл эт елында оешкан, шуңа күрә безне эт типкесендә йөртәләр.— дип үзләрен тынычландырырга тырышканнар Күтәмәле кешеләре.
Әйе, бөлгенлектә, хәерчелектә яшәгән халык Стахеев. Мусин. Шнегас, Пальчиков. Гани бай кебек боярлар һәм алпавытлар изгән, талаган крестьяннарны. Карындык тәрәзәле карсак өйләргә, җир идәнле землянкаларга ачлык-ялангачлык юлдаш булган Ваба, тиф беркайчан да китеп тормаган. Туган балаларның өчтән бере бер яшькә дә җитмичә үлә барган Яртысы биш яшькә җиткәнче дөнья куйган
Яхшыбай авылы кешеләре шундый бер вакыйганы сөйлйләр: гасыр башында авыл бае Минзәлә ярминкәсеннән унлы лампа алып кайткан «Оҗмах нурын» күрергә дип тирә-як авылларыннан да халык агылган Чыра яндырып көн күргән кеше өчен, әлбәттә, унлы лампа яктысы могҗиза булып тоелган
"Ул чакта кешеләрнең күбесе русча укый-яза белмәгән Әйтик 1900 елларда Сарманга губерна үзәгеннән «чинлы кеше» килгәч, аның белән иркенләп сөйләшерлек русча белүче табылмаган.
Караңгы торгынлыкта яшәгән Сарман ягына Бөек Октябрь бәхет китерде Бил турайтып башын күтәргән халык җирнең төп хуҗасына әйләнде Шул бәхет өчен утка-
К
суга керде, фашистларга каршы көрәште Октябрь казанышларын саклап калу өчен сар- манлылар үзләрен аямадылар Шул изге юлда корбан булган якташларыбызны без һәрвакыт тирән горурлану белән җылы итеп искә алабыз Совет властеның дошманнары тарафыннан үтерелгән Анак авылының беренче коммунисты Әхәт Иштирәков. Кәү- жияк авылының комсомолы Хаҗи Ишморатов. Азалак авыл Советы секретаре Гыйлфан Хәйретдинов. Ләшәү-Тамак авылы активисты Биктимер Сафин. Рангазар авылында беренче колхозны оештыручы Латыйп Рәхмәтуллин. Петровка спирт заводы директоры Сәгыйдулла Хәбибуллин исемнәре районыбыз тарихына мәңгегә язылганнар Сарман җиреннән күпләгән азинчылар. чапаевчылар үсеп чыккан
Боек Ватан сугышы башлангач, районыбызның егет һәм кызлары немец илба-сарларына каршы күтәрелгән 9722 кеше сугыш, кырына киткән. 6327 кеше яу кырында. бүгенге матур тормышыбыз хакына, башын салган Александровка авылы егете Александр Казаков Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды. Иске Кәшер авылыннан Зиннәт Хәсәнов Муса Җәлилнең иң хәтәр поручениеләрен үтәүче көрәштәше буларак бөтен илебезгә мәгълүм
Бу мәкаләдә Сарман туфрагы тудырган язучылар һәм шагыйрьләрнең исемнәрен дә атау кирәктер дип уйлыйм Алар — Вәдүт Мифтахов. Сөббух Рафиков. Аяз Гыйлә- җев. Рәфкать Кәрами. Диләрә Зөбәерова. Мәдинә Маликова. Клара Булатова. Хәниф Хәйруллин. Әзһәр Габиди һәм башкалар РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров, композиторлар Мәсгут Латыйпов һәм Ифрат Хисамов. рәссам Татарстанның халык художнигы Мәснәви Хәйретдиновлар да безнең өчен үз һәм якын.
Юлтимер авылы егете нефтьче Әнәс Абдуллин СССР Дәүләт премиясе лауреаты булды Саный китсәк, күп безнең районның мактанычлары Шуны гына да әйтү җитә, бүген районыбызда 50 дән артык Ленин ордены кавалеры, республиканың атказанган терлекчеләре механизаторлары, нефтьчеләре, укытучылары яши
Билгеле булганча. Сарман районы ВЦИК карары нигезендә. Татарстандагы 46 районның берсе буларак 1930 елның 10 августында төзелә. Әлбәттә, ул чактагы район белән хәзергесе арасында аерма бик зур Сарман авылы үзе дә танымаслык булып үзгәрде Асфальт юллар аны *геләсә кайсы шәһәр белән тоташтыра Бүген Сарман аэропортыннан республикабыз башкаласына кырык биш минутта барып җитәсең Бүген Сарманга «зәңгәр ягулык*—газ кертелде, нефтьне дә Сарман үзе чыгара Х-ч. р бөтен район төзелеш мәйданын хәтерләтә дисәм, хата булмас Сарман белән Җәли I.I генә түгел, барлык колхозларда да төзү эшләре кызу темп ала Һәр колхозда һәм совхозда типовой культура йортлары, мәктәп биналары салынды Медицина, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре челтәре киңәя Ел саен техника паркы ишәя, тракторлар, комбайннар саны арта
Районыбызның сөрүлек җирләре 100 мең гектардан да артып китә Шуның 72 мең гектары иген кырлары Шул ук вакытта без шикәр чөгендере дә игәбез
Республикабызның көньяк-көнчыгышына урнашкан Сарман районы эшчәннәре ки-ләчәккә матур планнар белән яшиләр Алар партиябезнең XXVII съездына хезмәт бүләкләре әзерлиләр, районыбыз йөзен үзгәртү, аны тагын да матуррак итү өчен көчләрен аямыйлар.