Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ КАЛА


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Нурмөхәммәтовны без төрле
жанрларда эшләүче рәссам буларак беләбез. Шулай да ул пейзаж жанрын яратарак
төшә, шушы өлкәдә үзен көчлерәк сизә. Рәссам монда да төрлелеккә омтыла. Төрле
чорларны чагылдырган әсәрләр арасында без лирик үрнәкләрне дә, геройк романтик
рухлы, әйтик. «Порт» кебек зур масштаблы пейзажларны да күрәбез. Үзгә бер
яңалык сирпелеп торган, гадәти булып тоелучы урам, йорт һәм агачларга бөтенләй
башкача карауны гәүдәләндергән әсәрләр дә шактый. Мондый картиналар белән
танышканда ничектер йомшак җил исеп куйгандай була, әсәрдә сурәтләнгән
кояшлы һәм шаулы дөньяга «керү» теләге уяна.
• Яшь кала» дип исемләнгән картина рәссам иҗатында күренекле урын тота.
Яшь кала... Түбән Камага багышланган әлеге пейзажда, әйе, бөтенләе белән яшьлек
тантана итә: шәһәр үзе дә яшь, хуҗалары да Картина төзелә торган йорт биеклегендә
торып эшләнгән шикелле. Шаулы урам. Кешеләр һәм машиналарның ачык
фигуралары әсәрнең «салкынча» яшкелт-соры колоритына җанлылык биреп
торалар. Урамның каршы ягында төзү краннары күренә. Искерәк корылмалар
янәшәсендә генә заманча күпкатлы йортлар күтәрелә. Рәссам кышкы салкын көннең
•халәтен» төгәл итеп бирүгә ирешкән. Композицион чишелеш масштаблылыкны
күрсәтүгә, төзелеш романтикасын ачуга хезмәт ит- терелгән. Шәһәр киңлеккә дә,
биеклеккә дә үсә. Кичәге урман читендәге агачлар шәһәрнең аерылгысыз
пейзажына әверелә. Ерактан күренеп торучы химкомбинат яшьлек каласының
символы буларак кабул ителә.
• Яшь кала»... Картина тикмәгә генә шулай аталмаган. Үзәк итеп алынган
образ тирән мәгънәгә ия, һәм ул күңелдә иксез-чиксез ассоциацияләр уята. Мондый
яңа калалар илебездә күпләп төзелә, һәр шәһәрнең үзенә генә хас кабатланмас йөзе
бар. Пейзаж остасы Рауль Нурмөхәммәтов Түбән Каманың нәкъ менә шундый
билгеләрен тотып ала алган. Масштаблылык, оптимизм, романтика... Рәссамның
әлеге әсәре әнә шундый сыйфатларны калку күрсәтүе белән кыйммәтле.1
Юрин ГОРШУНОВ.
Татарстан сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни
хезмәткәре.