Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЛГЫЗ АУЧЫ


рып ирештем бер»
Әсән карт озаклап сөйләгән ул сәфәр-юлларның Арчалыдан нибары жиде- сигез чакрымга гына сузылуын кем белгән соң ул вакытта Хак әйтәләр, һәркемнең үзенә үз тавы биек шул инде
Бүген Арчалы авылында алтмышлап йорт бар. Әмма иртән торып карасагыз, бары тик иң кырый өй өстендә генә сыек төтен баганасы абайларсыз Калган илле тугыз учакның морҗасы ябулы булыр Әлбәттә, моны читтән күзәтеп торган кешенең, бу авыл тәмам мәрткә киткән ахры, дип уйлавы ихтимал Ләкин монда берәү дә мәрткә китмәгән авылы белән күченгәннәр генә. Сыек төтен бөркүче моржа иясе исә шушы буш йортларны, тирә-яктагы эрбет, карагай урманнарын каравыллый һәм ауга йөри
Әйткәнебезчә. Арчалыдан ары казахнын җире юк. әмма анда да Актаңның ырудашлары яши. диләр. Сөйләүләренә караганда, катлаулы теге заманнарда. Яңа Көн туган чорда, халыкның байтагы таулар артына качкан булган Билгеле, андыйлар арасында көтү-көтү елкы-ат куып китүчеләр дә. аларнын ялчы-иярчен- нәре дә булган. Соңыннан шуларның бик ку бесе җәяүләп үз илләренә дә әйләнеп кайткан, әлбәттә Тнк анда торып калучы лар да бар икән әле Менә шуларның барлыгы Актаң күңеленә һич тынгылык бирми Хәер, кемнең кайда каңгырып йөрүе аның эчен бик пошырмый да сыман инде Атасының анда үлеме яисә тереме икәнлеген уйлар вакыт та үтте диярлек. Әйе. ул ата назын күреп, аның «улым» дигәнен ишетеп үсмәде Ихтимал, ишетми үсүе яхшыгадыр да Ә бәлки, бергә булсалар, яшәү кадерен беләрәк төшәр иде
Арчалыга машина юлы юк. Бары тик Акболак үзәне буйлап, тау-таш арасын нан ат сукмагы гына сузыла һәм ятим авылны дөнья белән тоташтыра Ә инде калын кар каплап киткән кыш көнендә атналар, айлар буе ул юлга җан иясе аяк басмаган чаклар да булгалый Тау табигате кырыс шул Шуның кырыслыгына чыдамаган Арчалы кешеләре бер заман ике өч көн эчендә үзәнгә, андагы үзәк у тарга күчеп киткән иде дә инде. Халык түгел, дүңгәләк, дип. авылдашларын хөкем итеп калган иде Актаң ул вакытта Жил уңайга шч ■. рөхсәт булса, алар, мөгаен, шулай тәгәри-тәгәрн ерак калага ук барып жнт -рл >р иде
Әйе. Актаң аларга иярмәде. Өрелегә күчмәде Бу йортларны караштырып торырга кеше кирәк, дигәч үк калырга булды Очар күгем Алтай киңлеге, эчәр суым - Акболак. иярләр атым Кашка, бар. дип, әле дә шушында яши бирә Аны моны дәшмәс анасы да теләр-теләмәс кенә калырга ризалык бирде Кыскасы. Актаңның әле бүгенгә чаклы туган авылын ташлаганы юк иде
Гадәтенчә, бүген дә ул бик иртә уянды Тау сыртларын калын томан томалап алган: авыл өстендә караеп торган кыя-ташлар да. телсез кара урман да күз дән югалган Хәер, кулың сузсаң бармак күренмәслек куе шул томан Хәтта
рчалы авылы белән казахның жире бетә Аннан ары бүтән ИЛ. бүтән дөнья. Ә Актаң өчен, кай яктан гына якынлашса да. әлегә атның башы Арчалыга килеп терәлә Әлбәттә, казах халкының җире киң. иркен дип. аңа пактын зур берничә мәмләкәт сыя. дип ишеткәне бар аучы мәргәннең. Тик Арчалыдан ары беркая да аяк басмаган егет өчен аның мәгънәсе барыбер томанлы Әкият кебек. Әүвәл. ул әле бала чакта. Әсән карт сөйли торган иде: «Әй. без күрмәгән ил. без басмаган жир калмагандыр Әнә-., теге Каратаудан алып Чуарагачка чаклы ат арытып йөргән заманнар бар иде Ризыгың тартса юлың жир читенә илтер, дигәннәре бик хак икән — Катон-карагайга да ба
сулу алырга комачаулый- Эчке киемнән генә чыккан АкТаң, тәненә шундук чиркандыргыч дым үтеп кергәч, тиз генә өйгә борылды Шунда әнисенен ыңгырашып куюын ишетеп алды. Аның янәшәсендә генә кап-кара «тунжлы мәчеләрё киерелеп- сузылып уянып килә иде.
Актаң тимер мич янына чүгәләп,алдан әзерләп куйган коры утынга ут элдертеп җибәрде — өй эченә якты шәүлә иңде, җан керде, һәр туар көнне ул шушы хезмәттән башлый Көн саен аның морҗасыннан иң элек төтен бөркелә. Тик бүген ул төтенне күрә алмассыз — томан.
Аучы, тау кәҗәсе тиресеннән тегелгән тунын бөркәнеп, утка карап ятты. Йокысы инде ачылган, тик гадәтенчә шулай уйга бирелеп. онытылып ята бирде Хәер, уйлаганы, искә төшергәннәре дә аның бер үк уй. бер үк хатирәләр диярлек Кичә дә. бер атна элек тә. хәтта былтыр да күз алдында шул ук күренеш, күңелендә шул ук уйлар иде бугай Дөрес, көннән-көн кылган гамәле дә шул ук ич инде: иртүк торып саф һавага чыгып керә, тимер мичкә ягып җибәрә, корымланган кара чуенга су салып, аны ут өстенә куя да. тунын бөркәнеп, чәй кайнап чыкканчы күпмедер вакыт кабат ятып ала Мичтәге ялкын телләре сикерә-снкерә Актаң-аучы хатирәләренә үрелә сыман Ара-тнрә берәр чаткы очып китеп я аның тунына, я мичкә елышкан мәчесе өстенә төшә һәм өйгә көйгән иг тарала Кайвакыт аучы, онытылып китеп, көйгән төк. тире исен дә тоймый башлый. хыялга бирелеп ята бирә. Ялгыз кеше һәрчак хыялчан буладыр, күрәсең.
Әнисе дә һаман шулай әле ыңгырашкала^, әле йокы аралаш гырылдап куйга- лый. |<арт шул инде ул Әгәр дә мәгәр өн чыгармый озаграк торса. Актаң аның янына килә һәм сулышын, йөрәк тибешен тыңлый Вакыт вакыт аның да кем беләндер эче бушаганчы сөйләшәсе, серләрен уртаклашасы килә. Тик анасы телсез, туганнан бирле дә бер сүз алышканнары юк шул. Дөньяда иң кыен нәрсә шулдыр, мөгаен сер бүлешер кешеңнең юклыгыдыр.
Актаң тагын атасын күңеленә китерде: дөньяда бармы икән соң ул. әллә күптән үлеме? Мөгаен әллә кайчан җир куенына кергәндер Кермәсә, кайларда йөрер икән? Ник бер дә хәбәре юк? Үлмәсә — нишләп мие шартлап чыкмый икән? Эт булып эт тә туган җирен сагына, бер булмаса бер кайтырга тырыша. Әгәр атасы исән булса, «артымда ялгыз хатыным, ятим балам калды, гуй, алар йөдәп, аптырап яшидер», дип. бер булмаса бер уйлар, бер кайтмаса бер кайтыр иде Үз учагының утын үзе сүндергән ир ата буламы соң?
Ә бәлки инде күптән яңа учак, яңа тормыш коргандыр? һәрхәлдә, элегрәк, атаң исән, ул аргы якка чыкты, диючеләр бар иде. Хәер, кем җанын кем кайгырткан да кемгә — кем кирәк Иң аянычы шул: Актаң атасы башкалар кузгалганда түгел, бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына юкка чыккан бугай. Алай булуы мөмкин эшме? Инде мең-мең елкы куалап китүчеләр дә берән- сәрән илгә кайткан чак лабаса! Ә аның атасы тәмам юк булды Озак көтте Актан аны. минем дә әтием бар. дигән өмет белән бик зарыгып көтте. Тик читтән кайтучылар арасында ул юк иде.
Шушы көнгәчә Актан атасы хакында бик аз белә. Авыл халкы әллә ни сөйләмәде Әнисе телгә зәгыйфь Белгәне шул: буйга бик биек, бер чигәсендә зур кара миң, аягында кунычы киез белән эчләнгән казах итеге Шул билгеләр буенча эзләп кара'
Дөрес, кара мөһер сугылган кәгазе килүчеләрне дә эзләп, һин югы каберен табучылар әзмени? Тик Арчалыдан хәбәрсез югалган башка адәм юк.
Вакыт-вакыт аңа әтисе шушы ялгыз бүлмәле агач өйнең берәр җирендә посып торган кебек тоела һәм ул сузылып-сузылып як-ягына карана башлый, ымсынып куя.
Ә әнкәсе иренә бик каты рәнҗегәндер, күрәсең. Улы бу хакта сүз башлау белән, я читкә борыла, я нидер мыгырданып, яныннан китеп бара.
Аучы, торып, учакка утын өстәде. Тышта инде яктыра, томан да тарала төшкән иде — һәр зат. һәр әйбер аермачык күренә башлады Актаң урамга чыкты — томан сыекланган, ерактагы Карата} белән Актах бил тиңентен аннан арынып. ап-ачык күренәләр иде Әмма һава салкынча. өскә шундук чык куна, киемнәрне суга манчый иде Көз галәмәтләре шул б\ Кабат җылы өнгә борылып керәсе, тун белән томаланып кузгалмый ятасы гынаьилә Әйе. Актаңның алай да эшләп караганы бар. Берүк, күләгәдә үскән үлән кебек вакытсыз саргаясы килмәвен күптән аңлап алган иде Шушы тау илендә дөньяга килеп, тауның кырыс һавасын иснәп үскән, кырыс табигатен татып гомер иткән кеше ич — кырыслыгын да. җайсызлыгын да тоймый ул аның. Дөрес, аннан ялыккан чаклары да булгалыйдыр. әмма үз дөньясыннан чак кына аерылып торса да. бик тиз сагыныр иде ул.
Егет тагын Актау ягына карап алды кояш әле күренми икән Томан, мөгаен, төн гомерен озайткандыр. Тан җиле томанны таратыр әле. Актау жаен- нан исә бугай әнә
Актан ат абзарына юнәлде. Ат абзары өй эргәсенә салынган иде Ишеге һәрчак колакны ярып, шыгырдап ачыла иде, бүген тавыш бирмәде — тупсага да дым үткәндер, күрәсең Сукыр кашка инде ашынсын ашап бетергән, ал тоягы ф белән җирне тырмаштыргалап тора иде. иясен күрүгә сабыр гына кешнәгән булды 3 Аучы аны йөгәнләп абзардан алып чыкты, ун аягын өзәңгегә куеп, ат өстенә J менеп атланды Канчандыр күзенә ак төшкән бу кашка ат даладай киң билле. < озын торыклы булса да. Актаңның аягы җиргә бер карыш кына җитмәенчә, сөйрә- з леп үк диярлек килә Әйе. алар бер-берсенә мач килгәннәр, эре гәүдәлеләр с
Өч көн яуган яңгырдан соң Акболакнын суы бермә-бер арткан иде Әле 01 кичә генә елга уртасында калкып торган кара таш юкка чыккан Ә су яр буй * ларында ярсып, таштан-ташка сикереп, күбекләнеп ага. шаулый иде. Әй. тиле- ” тинтәк бу ташкын, тирә-юньдә башка елга юклыгыннан масая төшеп, шулай та s вышлана. үкерәдер, мөгаен Әйе. Акболак — Алтай тауларының бу тирәсендә > бердәнбер шул. ялгыз бала шикелле вакыт-вакыт теләсә ни кылана, шуклана ~ Ялгызларга тинтәкләнү дә килешә дип раслый сыман х
Сукыр кашка бу озын төндә печәнне күп ашаган иде. суны да күп итеп * эчте Актаң, ат муенына мәтәлеп китмәс өчен, артка каерылыбрак утырды да “ агым суга карап тора башлады. Хәтта күзе эленеп. онь1тылып та китте бугай. * кашканың су чөмерүдән туктавын абайламый да калды. Ә ул. хуҗасының үкчә >- белән янтавына төртеп алуын көтеп, тик кенә тора бирде
Агымсу Актаңны үзәнгә, кешеләр янына әйди иде сыман Билгеле, ничәмә атналар буе бер ялгызы монда каңгырып йөреп тә ялыккан иде Актаң Ирексездән күңелендә «Аска төшеп менәргәме әллә», дигән уй бөтерелеп-бөтерелеп алды Әмма ул алай да әйтә алмый — инде айдан артык авыру анасын калдырып китәргә базмый интегә иде Аңа бит монда чәй кайнатыр бүтән кеше дә юк. Аучы үзен өенә арканлап куелгандай хис итте бу көннәрдә
Ул ат эчереп кайткан арада инде чуендагы су кайнап чыккан иде Аны ул берничә җиреннән яньчелгән озын гомерле җиз самавырга агызып алды, самавыр морҗасына берничә утлы күмер ташлап, табынга алып килде Кичәгедән калган суык кәҗә ите белән бераз ката төшкән төче күмәчне дә табынга куйды. Ул арада, ягымлы гына мияулап, сырт йоннары көйгәләгән мәче дә табын тирәсендә урала башлады Актаң исә, чәй әзер дип. әнисенә ым какты Карчык, хәлсез
4 генә кузгалып һавага чыгып керде, битен кулын юган итте Аннары иңкелди-иңкел- ди атлап барып түрдәге агач сандыкны ачты, тәсбихын алды һәм. авыз эченнән нидер мыгырданып, кыйблага карап, бик озак утырды ул иске җәймә өстендә Гадәттә ул. кайберәүләр кебек, намаз уку белән бнк мавыкмый Иртән һәм кичен берәр тапкыр иман шартын кабатлау белән чикләнә Анда да әле намазлык өстенә кырык кат чүңкәеп маташмый, аңа маңгаен бер-ике генә тидереп ала да. тәсбихын тарта-тарта. авыз эченнән генә нидер укыган булып пышылдый иде Бүген никтер бу эш озаккарак сузылды Чәйләре әллә кайчан суынды
Ниһаять, ана. пышылдаудан туктап һәм күптән интектергән бил авыртуын кузгатмаска тырышып, җайсыз гына иелде дә маңгаен намазлыкка тидерде һәм шуннан тора алмый катып калды Актаң барып аны күтәреп торгызды Шунда әнисе «Бар. чәйне үзең генә эч», дигәнне аңлатып ишарәләде дә кабат намазлыгы өстенә иелде Ул тагын бер намаз бетергәндә Актаң инде капкалап, чәй эчеп өлгергән, самавырга күмер өстәп, чәйне яңадан кайнатып чыгарган иде
Аннары ул арткан кайнар су белән үзенең һәм анасының кием-салымын юып. чайкап, урамга чыгарып элде Көн тагын да ачыла төшкән, кояштагы ташлар, мунча кергәндәй, тирләп күренә иде Урман гына никтер һаман моңсу, җансыз тоела Ә Арчалы йортларына исә. киресенчә, җан кергән күк. аларның түбәләреннән бу бөркелә иде Әйтерсең лә ул өйләрнең хуҗалары кинәт кайтып төшкән Актаңның хәтта, ул ябулы ишек-тәрәзәләргә кагылып, шакып, сөенче, дип сөрән салып йөгерәсе килеп китте.
Әй. күңел, күңел! Аның кодрәтеннән килсә, бу авыл халкын күптән инде ул яңадан үз урыннарына күчерткән булыр иде. Әлегә кысыр хыял гына шул бу. тиле өмет кенә.
Актаң, куш көпшәле мылтыгын алып, җәһәт кенә кашка атына атланды да тирә-юньне бер урап керү нияте белән авылдан чыгып китте. Ә күңеле әле һаман
Арчалыда аның узган здүңтнына бәйле хатирәләр белән юана иде Әйе. ишек- тәрәзәләренә аркылы-торкыды такта кадакланган ул өйләр кайчандыр гөрләп тора иде бит. Аларның һәрберсенең үз язмышы бар. Ул өйләрдә гөрләп туйлар узган, аннан җеназалар чыңкан. Ниһаять, сабый балалар туган, аларга. кычкырып, матур матур исемнәр кушканнар һәр өйнең учагында нртә-кичен гөрләп ут янган, төнлекләреннән бөркелеп-бөркелеп төтеннәр чыккан...
Дөньяда иң явыз эш ни дип сорасалар. Актаң, уйлап та тормыйча. <үз учагыңны үзең сүндерү, үз дөньяңны үзен җимерү»,дип җавап кайтарыр иде Тап таза йортларын, дөньяларын ташлап күченеп киткән авылдашларын ул шул үз учакларын үзләре сүндерүчеләргә тиңли, күңеле һәрчак шуңа рәнҗи анын Арчалы язмышы менә ничә ел инде'аның йөрәген һаман әрнетеп, бораулап тора иде
Авылның аргы очында элек бер карт яши иде. Әсән исемле. Үзе нигәдер һаман бала-чага тирәсендә булырга ярата иде. Бигрәк тә җәйге җылы кичләрдә, авыл артындагы сөзәк калкулык түбәсенә утырып, төрле юк-барны сөйләп ярты төнне уздыра иде Авылдашларының берише «тел бистәсе» дип. берише «ялганчы» дисә дә. асылда ул саф күңелле, намуслы карт иде. Баксаң, ул шул чор мрлайларын авыл халкының үткәненә кагылышлы бик күп хәлләр белән тоташтыручы сонгы җеп. сонгы чишмә булган икән Югыйсә, кайберәүләр уйлаганча, ул шулай теленә салынып, бала-чага белән юана. «әкият сатып» вакыт уздыра торган иде.
«Исәр кеше козгын гомерен яши икән.— ди торган иде Әсән карт үзе хакында — Элек-электән Арчалының иң мәҗнүне мин идем, инде ничәнче буын үсеп буй җитте, әле дә йөреп торуым. Ниләр генә булып бетмәде ул гомер эчендә. Иң аянычы — барлык азамат ирләр яу кырында ятып калдылар, тормыш хәзер хатыннар кулында. Безгә баш булып алды, азды хәзер хатын-кыз Ә бит. беләсегез килсә, ул гайбәтчеләрнең унысы миндәй бер картка да торырлык түгел Ни белә соң алар3 Ни күргән? Тыңлагыз, мин сезгә бер гыйбрәтле хәлне сөйлим әле хәзер».
Әйе. әңгәмәне шулайрак итеп башлар иде Әсән карт. Ә Арчалыда. чыннан да. аннан да өлкәнрәк кеше юк. «козгын гомерле» ир затыннан ул гына. Ул да гүр иясе булса, авылның үткән-сүткәнен белүче дә калмаячак иде КартнЫн гайрәтлерәк яшьтәшләре исә илне ирекле итәбез дип әүвәл үзара канга-кан бәрелеште. аннары яралары ямалып, яңа буыннар калкып чыгарга өлгермәде. Бөек Ватан сугышы башланды Шулай итеп. Арчалының батыр ирләренә картаерга, авылның мөхтәрәм аксакалына әверелергә язмаган икән Менә шуннан соң инде авылда гел яшүсмер дә хатын-кыз гына өелеп калды, сакал йөртүче бер Әсән карт кына иде.
Шул вакытта инде Арчалының «хатыннар патшалыгы» дигән яманаты чыкты. Актаң чак кына хәтерли әле. сугышка киткән ир-ат арасыннан бары тик аның атасы гына әйләнеп кайтты бугай. (Хәер, ул шундук юкка да чыкты). Алтмыш йортлы авылда алтмышлап тол хатын торып калды Ирләрен искә төшереп еларга тотынсалар. бөтен дөнья үксеп үкерәдер сыман тоела, ходай булса, мөгаен, ул да бу моң-зарны ишетми калмаска тиеш иде Барлык хатыннарның да үз ирләрен гел мактап, «алпамшадай алтыным идең», дип алып батырга тиңләп, ил-көннең терәге идең дип. тезә-тезә искә алулары әле дә Актаң колак төбендә яңгырап тора шикелле Хәтеренә аерата сеңеп калганы - Зибаш исемле хатынның җыйнак гәүдәле ирен искә алып елаганда, башкалар кебек үк. «алыптай батырым минем», дип кат-кат кабатлавы булды
Әйе. Арчалы бер заман тәмам хатыннар дөньясына әверелгән, кемгә генә күтәрелеп карасаң да. аның башында бары тик ап-ак яулык кына күрер идең. Ерактагы сугышның кара канаты әнә шулай хатыннарны тол. балаларны ятим итте Бала чага күңелендә җуелмас әрнү, югалту эзе калдырды Барлык кешеләрне вакытыннан элек картайтты бу афәт. Күңелләргә иртә кырау салды.
Бу кырау Актаң бәгырен дә өшетеп узды. Әле кечкенә малай чагында ук ул. аналар зарын күрмәс һәм ишетмәс өчен, урманга качып китәргә гадәтләнгән иде Эзенең хыялында әллә ниткән батырлыклар эшләп ташлау, тиңсез могҗиза күрсәтеп авылның ирләрен өйләренә кайтару иде Шундый хыялларга батып ул урманның әллә кай тарафларына килеп чыга. Ә күңелендә әле һаман өметләр, тәкатьсез яхшыга омтылу яши. Йодрык чаклы гына йөрәге һичнидән өрекми бу мизгелдә, кирәксә . зур-зур тау-ташларны актарып ташлар сыман ашкынып китә Һәм ул малай, мәче баласыдай, бик җитез генә биек-биек карагайлар башына үрмәләп менеп китә, шул югарылыктан тирә-юньгә өметле карашын ташлый - авыл ирләре күренмиме, янәсе? Әлбәттә, ул көнчыгышка озаграк төбәлеп тора — ымсынып атасын карый. Ләкин юк. һичкем дә күренми иде шул.
Ә күк. зәп-зәңгәр күк, менә генә кул сузымында гына сыман! Гирә-якта исә кара-кучкылланып торган урман өсте генә Бер читтәрәк, еракта, авыл тәнләнә. Әйе. монда үзенә бер дөнья Снн инде авылдагы елау-сыктауны да. карурманның шомлы шавын да ишетмисен Актаңның кул сузымында гына зәңгәр күк.әмма күңел әле тагын дә үргәрәк. биеккәрәк ашкына сыман Дөрес шул. агач башыннан гына бар нәрсәне дә күреп бетереп булмый Актау. Каратау сыртлары « артында ни булганын да чамаласаң икән!
һәм Актаң, шуны уйлый-уйлый ярым канәгатьсезлек кичергән хәлендә, биек J карагай башыннан җиргә төшә, үзе дә сәбәбен әйтеп бетерә алмаган бер хискә * бирелеп, шунда күпмедер вакыт ялгызы елап утыра торган иде. S
«Әтием, снн кайда соң? Киез кунычлы итегең дә тузгандыр инде. Ә уң як ч чигәңдәге миңеңне әле танырлыктыр дип. күңеленнән генә кабатлап, такмаклап “ елар иде Актаң. *
Тәмам шугында йөреп картайган, бар нәрсәгә ияләшеп беткән сукыр каш- < ка урман эчендәге ялгыз сукмактан җай гына атлап килә. Хәер, бу сукмакны ул * үзе салган һәм үзе генә таптый да дияргә була Актаң белән атның бу юлдан ничән- < че йөз мәртәбә үтүен бер ходай да исәпкә алмыйдыр, мөгаен Ялгыз аучы > сукмагы бу. башкаларга хәзер аның хаҗәте юк. Сукыр кашка белән аңа бу юлдан тагын, тагын күпме мәртәбәләр узасы бардыр, монда ни-нәрсәләр күрәчәк- ләрдер. әйтүе кыен
Дөрес, монда бөтенләй үк ялгыз дип булмый аларны. Әле генә атның борын төбеннән үк диярлек бер көтү болан йөгереп үтте. Дәү мөгезле башларын бик югары тотып, эре-эре сикеренгәләп,нарат, карагайлар арасына кереп югалдылар. Актаң аларны кай заманнан бирле ашата һәм эчертә дигәндәй, тик һаман ияләшми бу кыргыйлар. Ә бәлкем аларның кулга ияләшмәве хәерлерәктер. Әнә бит. ияләшкән ат малының ннчек көн күрүе күз алдында
Алда биек Тәңрекоймасның каракучкыл кыя-ташлары күренде. Бу кыя- таш чыннан да тәңрегә ашкан сыман, бер очы уктай очлаеп күтәрелгән иде. Әмма кешеләрне таң калдырган тагын бер хикмәте бар бу тауның — аның нәкъ угы өстендә, циркач таягының очындагы тәлинкә сыман, бер җ.». шәк таш тора Гасырлар буе шулай дәвам итә. чак эләгеп торса да. егылып гншми икән ул тылсымлы таш.
Ә тау итәгендә табигатьнең тагын бер тылсымы ишерелгән — төбенә һичкем төшеп җитә алмаган бер упкын-кое бар анда. Тау төпкеле. Әйтерсең лә бу тирәгә аяк басарга җөрьәт иткәннәрне сынар өчен, беленер-беленмәс тар сукмак әнә шул упкын белән кыя-таш арасыннан үтә. Табигать үзе яраткан кыямәт юлы шушы буладыр, күрәсең. Бу сукмактан үткәндә хәтта тирә-як халкы «Кыргый болан» кушаматы таккан Актаңның да йөрәге каударлап тибә башлый иде. Андый чакта ул атын еш-еш камчылап, моннан тизрәк узып китәргә тырыша Тик соңыннан үзенең бу кыланышына үзе дә таң кала Тәңрекоймасның әллә чыннан да берәр сихере бармы икән соң. нишләп шулай качшата соң әле ул?
Дөрес, авылдашлар, тәгаенлнрәк төшсәң, әлеге шул исәр Әсән карт — Арча- лының танылган телдәре бу тауга бәйле бик күп хикмәтләр сөйли иде Актаң инде аның ике әкиятен генә хәтерендә саклый, калганнары кичке эңгердә эреп югала барган кыя кебек, күңелдән юылган иде.
— ...Борын-борын заманда,— дип башлый иде Әсән карт,— бу таулы, урманлы төбәктә бер казах ыруы гомер иткән Шушында алар ауга йөргән, ишле мал асраган, йорт-кура корган. Иң элек бу тигез, тыныч тормышлы халыкны Алтай аръягыннан чыккан Ж,онгар явы тынычсызлый. Бу албастылар ыру халкын талап, илне айкап ташлыйлар. Безнең казах, көч туплап, аларны тау артына кабат куып чыгарырга өлгерми — рус сәүдәгәрләренең басып керүе баглана Алар алдап-даулап ыруны яшәгән җиреннән кысрыклыйлар Мәгәр ырудашлар үз җир-суларын беркадәр саклап кала Ә инде аклар белән кызыллар сугышын, ул чакта бик яшь булсам һәм үзем катнашмасам да. яхшы хәтерлим Бик күп ырудаш һәм авыл.ашларым ул хәтәр көннәрдә дә билен бирсә бирде, илен бирмәде Әйе. бик күлләр ул вакытта хаклык өчен башларын салды, көрәш кырында ятып калдылар. Әмма, ходай саклап, хөкүмәт ил-җиребезне үз канаты астына <£лды. Ә ана чаклы халык инде тәмам тинтерәгән иде. Хәтта, әнә шул тыныч кына яшәр җай беткән авыр көннәрдә, тәмам котылыр чара кал
магач. Казахстанның үзәгендәге комлы далага күчәргә өндәп. шул табан камчы төртеп күрсәтүчеләр дә табылды. Берүк арттан ут. алдан ук. ядрә эзәрләгәндә дә бирешмәде безнең ыру казахлары, шушы җирнең һәр тавы һәм һәр ташына сеңгән ата-баба канын, тирен саклап, илендә кала бирде. Менә чыны да. ялганы да шул, малайлар Хәлегездән килсә, шул хәлләрне онытмассыз, киләчәккә җиткерерсез, дим
Шул сүзләрдән соң Әсән карт бер ара кичке алсу шәфәкъка карап эндәшмичә утырды, тел астына бер чеметем насыбай салды Иске-москыга төренгән Арчалы малайлары тын да чыгармый, түзем генә аның хикәятенең дәвамын көттеләр Шулчак җилгә каршы утырган Актаңга хәтта ниндидер бер ят ис тә килгән күк тоелган иде Кайсы дөнья исе булгандыр ул. Аның серенә фәкать бүген төшенде аучы — Әсән карт аша аларга нәсел-ыру исе килгәндер, күрәсең.
— Әйе. әйткәнемчә, авылның бае. ярлысы үзара якалашканда, берәүләр әле ак. әле кызыл булып чуалышканда мин яшьрәк идем.— днп дәвам итте карт бераздан— Әйе. һичкайсына баш бирми, ау белән көн күрдем. Аннары аклар җиңелде Рәсәйдән качкан өерләр Арчалы аша ерак чик буена таба сыпырта баш ладылар Ул вакытта бу Алтай тауларында барган сугыш-кырылышны сезгә тасвир итәр өчен тоташ өч ай җитмәс иде Инде аклар тәмам җиңелеп беткәч тә әле күпмедер вакыт Балтабай дигән берәү үз иярченнәре белән безгә көн күрсәтмәде Арчалыны гына ике мәртәбә камап, җанны-малны аяусыз кырып чыкты Ә бит халык әле путасын чишеп, билен яза гына башлаган иде.
Ул көздә мин өйгә кача-поса гына төнлә кайтам да аннан таң беленүгә чыгып тая идем Чөнки авылда юньле ир-ат заты калмаган. Балтабай ишеләрне кызыл гаскәр эзәрлекләсә дә. тиз генә җиңә алмады Хәер, безнең бу тау-таш арасы, урманнар илле-алтмыш кешелекне генә түгел, күбрәк санлы гаскәрне дә сыендырырлык иде шул Әйе. кулымда гаскәри мылтык. Каян килгәнме? Кирәккәч, бер качкыннан талап алган идем Югыйсә. Балтабай башкисәрләренә ышаныч зур түгел Әйе. бер көнне таң алдыннан Тәңрекоймас үткеленә җитеп киләм. Күрәм — тау нтәгендәрәк ике ат утлап йөри Җәнлек ауларга килгәндәй яннарына сак кына атлап якынлаштым Бер яшь карагай төбендә, мин сиңа әйтим, бик усал кыяфәтле бер сары мыекбай мылтыгын кочып яткан Ә янәшәсендә - бер мескен кыз бала Үзебезнең казах кызы Карагайга бәйләнгән хәлдә йокымсырый бу. ә күз төбен дә яшь эзләре. Күп булса уналты яшьтер үзенә, ләкин йөзен кайгы, сагыш картайткан
Минем сагаеп тагын бер-ике адым атлавымны ничектер тойды да бу. үз ырудашы икәнемне шәйләп булса кирәк, кычкырам дип ачылган авызын томала ды Сүзсез ялварып миңа карап тора башлады Миңа ул соңгы өмете итеп, коткаручысы итеп карый иде Әйе. сезгә бу әкият, ә мина чын Хәзер әнә чиләк өстендә утырып, сыер җиленен тарткалап маташучы кара карчыгым шул кыз була инде Әйе. түзмәдем, кызның аккошныкыдай муенын, нечкә билен, калку күкрәген агачка бәйләгән кыл арканны ике-өч урыннан чалып җибәрдем Ул арада җирән мыегы тирәсендә әле генә ике-өч кара чебен чуалган теге бәндә сикереп торды, як ягынг каранып, мылтыгын эзләргә кереште. Ә ул инде миндә иде. үз коралының үзенә төбәлгәнен күрде дә бу Тәңрекоймас үткеленә таба йөгерә башлады Билгеле, шундук атып та үтерә алган булыр идем мин аны. тик ни өчендер, әлеге тирән упкын авызына гына куалап керттем үзен Хәтта әле. теге бәндә таш арасына кысылып калган бер мәлдә, артына тибеп булышып җибәрүем дә хәтердә Ә кызны, әйткәнемчә, авылга алып кайттым, бик озак үгетләгәннең соңында үзема кияүгә чыкты Шуннан сон теге мыекбайга ни булгандыр, тәгаен әйтә алмыйм
Дөрес, берничә көн буе ул мөртәтне сагалап тордым әле Чыкмады, каһәр Таши бер ай чамасы күзәткәләп йөрдем күренмәде. Көзге көннәрнең берсендә үзем ул төпкелгә төшеп карарга ниятләдем Йөрәк кага, күңел шомлана, малайлар Әйе. серле Тәңрекоймас күңелне өркетә дә. тарта да икән үзенә. Шунда күргән-кнчергэнемне сез яшьләргә күрсәтмәсен Дөм караңгы, мин сиңа әйтим, төн уртасы диярсең Ә битемә шул төн куеныннан салкын бәрә Кыя-таш арасыннан тирәнәя барган бу тау куышы нинди серләр саклыйдыр шуны ачарга комар җан. мөгаен, әле тумагандыр. Чөнки әле берәүнең дә моңа ирешкәне булма ды Мин исә. мин ул мәгарәгә кердем, ләкин бик тиз үз дөньяма кайтырга теләп:
Ачыгыз юлымны, әрвахлардип кычкырдым
Синең ише гөнаһлы кешене якты дөнья кабул итмәс. Әйт әле. бәндә, ин Бөек атаң кем?— диделәр серле мәгарә ияләре
Аны белүдән мина ни файда?!
Әй. мәлгунь, йөрисен син дә казах булып Үз ыруыңны, үз нәсел атаңны
белмәү хурлык Әнә Тәңрекоймас угына менеп карар идең, белмәгәннәреңне белер идең шунда. Инде безне тыңла Әнә. Җиһангир бабаңнар дөньяда нн көчле, иң батыр булганнар Күрәмсең?.. Таныш. Мен.» б\ бихисап сөякләрнең итен алар ашаган.
— Миңа чын. сезгә ялган дигәндәй, әгәр шунда күргән-белгәннәремне бәян ф кылсам, кеше-кара һич ышанмас, дип. Әсән карт тел астындагы насыбаен 3 суыра-суыра. соңгы сүзләрен мыгырданды да тынып калды Аннары, берара £ өнсез, сүзсез утырганнан соң. капылт кына урыныннан кузгалып, әл.ы ниткән* бер олысымак кыяфәткә кереп'һәм сузая төшеп, якында гына челтерәп, шаулап з аккан инешкә таба китеп барды. Аның бу кыланышы бик сәер тоелды малайларга, н Ярым сүнгән учак тирәсендә утыручылар шаккатып һәм. хәтта, ниндидер шик- ' ләнү. курку тойгысы кичереп, чынында Әсән карт идеме соң бу, дигән бер шик ш белән аның артыннан карап калдылар. Караңгы урман артыннан исә тагын да ш очлая, сузая төшкән Тәңреконмасның сихри шәүләсе калкып, шомландырып тор- “ ган төсле тоелды. Актаң, шушьпсәер хәлдән өркеп, иң беренче булып, авылга карап >• йөгерде... 10
Инде ул хәлләргә ни гомер үткән — Тәңрекоймас тау серен, аның кышын- * җәен бозлы сулыш өреп торган мәгарәсе серләрен Актаңның әле булса да ача 5 алганы юк. Әсән карт, шәм яндырып, кайчан да булса сез яшьләрне шул упкынга i ияртеп төшәм әле. дигән иде дә. вәгъдәсен үтәмичә генә дөнья куйды. Ул * үлгәннән соң авыл балаларына инде хәзер картлар гына белгән шәҗәрә серләрен. риваять, әкиятләрне һичкем сөйләмәс булды Хәер, авылның үзе дә юк ич инде хәзер Әнә. буш йорт-җир арасындагы Әсән карт биләмәсендә дә көзге суык җилләр генә уйный Бу авыл балаларына моннан соң аның ише итеп җор сүз, әкиятләр сөйләүче булмастыр инде, күрәсең. Ә Тәңрекоймас сере яши әле. сихри упкын янәшәсеннән үткәндә әле дә әнә чак кына шомландыра да. уйландыра да сыман. Аучы Актан күңеленә ул балачакның бер сихри дөньясы, сере булып сеңеп -калган иде.
Әйе. мондый хәл бары тик балачакта гына була ала. Фәкать шул вакытта гына кеше җиһандагы яхшы белән яманның, ак белән караның чын бәһасын аермый Чөнки әле ул барлык нәрсәгә нарасый күз белән карый, дөньяны якты итеп күрә — кешенең уйлары да. кичерешләре дә сабыйларча була. Шуңа күрә дә олыгаеп, маңгай тирең түгеп, төрле авырлыклар кичереп яши башлаган көннәр килгәч, сабый балачакның шул аяз күген һаман саен ешрак сагына башлыйсың, шуны эзлисең. Әйе. безнең күңелләрдә саф балачак хисләренә, әкиятләренә һәрчак урын бар. тик берәү дә инде ул көннәрне кабат кире кайтара алмый.
Менә хәзер Тәңрекоймас үткеле буйлап барганда да аны балачак хатирәләре биләп алды ич. Хәтта шул ерак көннәргә хас бер тетрәнү, шомлану хисе дә күңелен кытыклап тора әнә. Әйе. Актаң һич тә Тәңрекоймас тирәсеннән сабыр гына үтеп китә алмый һаман да аның күңелен тау итәгендәге әлеге бозлы сулышын өреп торган билгесез упкын җилкендерә, ярсыта сыман Бу тау итәгенә күтәрелә башлау белән йөрәге лепелдәп тибәргә тотына Ул Бозтау төпкелен бер кереп әйләнеп чыксаң икән, дигән уй да кайчаннан бирле яши. тик ул хыялын әле- гәчә никтер үтәргә генә базмады. Нинди сер ята анда? Әнә бит. мүктәй яшеллек баскан үткел тирәсенә якынлашу белән, дерелдәп туңа башлыйсың. Түбәннән һәрчак суп-суык һава бәреп тора Ми кайнарлык эссе челлә көннәрендә монда җиләс. җанга рәхәт шул. Күңел бәлки шуңа да сихерләнә торгандыр.
Тау башына күтәрелгән саен җил көчәя, һава һаман салкыная төште Актаң ат башын кире борырга да уйлады Көзнең бу кара, күңелсез көннәрен, аның юешлеген, былчырагын яратып бетерми иде ул. Бигрәк тә бүгенгедәй томанлы урманда үзеңне япа-ялгыз хис итәсең. Бая тарала башлаган кебек тоелса да, агач араларында ул әле дә куе иде. Тиздән кыш җитәр. Ап-ак кырпак кар белән каплап киткән Алтай урманнары күз алмастай булып үзгәрер Андый көннәрне Актаң, табанына колын тиресе кадакланган чаңгысын киеп ала да ауга чыга Төлке, тиен елдан-ел ишәя бара Авыл халкы күчеп киткәч һәм кош-корт, мал-туарның кычкыру-мөгрәүләре тынгач, киек-җәнлекләр. кошлар ирек алды, үрчи төште Тик бер нәрсәгә гаҗәпләнә Актан — соры тычкан никтер юкка чыкты әле. Аның
эзләрен элек Арчалының каралты-куралары тирәсендә дә бик еш очрата иде Инде аларның күренмәвенә ике кыш Агач төпләреннән дә караштыргалады — ник берсе күзгә чалынсын Әллә аларны өченче жәй май уртасында явып кит кән кар юк иттеме, әллә үзләре берәр төрле бозлавык яки бүтән каза буласын сизенеп качтылармы — белмәссең.
Үз иркенә куелган сукыр кашка инде күптән авыл сукмагына төшкән иде Актаң, шуны искәреп. атны ерак Күккүл ягына борды Томан эчендә чак шәйлән- гән кояш табагы уңдарак калды. Әле бая ап-ачык күренеп торган Актау белән Каратау. берәрсе урлап киткән диярсең,— тәмам күздән югалган иде. Инде тау елгасының шат өне дә тоныклана төшкән, ераклашкан иде. Хәтта Акболакны да куе томан каплап, шавын баскан, күрәсең
Актаң, туган йортына ашыккан кебек, сагындырган Күккүлгә таба юырттыра бирде Күккүл — үзенә бер ят дөнья шул Утыз еллар әүвәл бу күл тирәсендә дә тормыш гөрләгән тауның Себер битләреннән килгән халык та. казахлар да яшәгән монда Техникасыз заманда, кул көче белән, көрәк тә кәйлә белән жир куеныннан мәгъдән казып алганнар, сыңар тәгәрмәчле кул арбаларында шуны күл буена ташып юа торган булганнар Аннары йөзләгән пот вольфрамны дөя өркәчләренә асып, еракларга, мәмләкәтнең үзәгенә таба озатканнар. Әлбәттә, боларны Актаң күреп белми Хәтта ул күлнең икенче яры чит дәүләткә караган бу чик буе мәгъдән учагында атасының нинди хезмәт башкаруын да тәгаен белми Чөнки бу бистә, бик тиз оешкан кебек, бик тиз таркалып та бетә. Бары тик аның корылмалары гына күл буенда моңаеп утыра бирәләр Хәзер бу хәрабәләр Күккүл белән Актаң өчен үзенә бер истәлекле урын гына. Аучы монда шатлыклы һәм кайгылы мизгелләр кичерә Онытылып барган шушы дөнья белән өч дүрт атнага бер очрашуны куанып көтә дә кебек Күз алдында жан биреп, тәне суына башлаган танышы алдына килгәндәй, монда һәрчак сәерсенеп, сагаеп та Ka.ii.iH сыман тоя ул үзен Кайчандыр кешеләр шау-гөр килеп яшәгән, тормыш кайнап торган матур күл буе. югыйсә Мөгаен, әле үткән заманның ерак хатирәләре аны ирексездән шушы күл буена тартадыр да Бәлкем шушы үксез бистә, үксез язмыш белән үз язмышы арасында ул ниндидер охшашлык, уртаклык та тоядыр Шуңадыр, күрәсең, иң -боек, иң сагышлы көннәрендә аңа Күккүл буе бер сердәше кебек була Ниндидер өмет җепләре өзелгән саен хәрабәләргә тартылуы арткан сыман тоела.
Әйе. жан иясе әлеге дөньяда гел көлеп, уйнап кына яшәми, сагышланган, хәтта төшенкелеккә бирелгән вакытлары да булгалый аның. Кешегә көлми дә. еламый ла яшәү һич хас түгел Тик шулай да гомер сагышларын Актаң кебек бнк тирәнтен кичергән, ара-тирә булса да үз киләчәген, үз язмышын Күккүл буе хәрабәләр белән тиңләп, авыр хисләргә бирелгән кеше сирәктер шул. Хәер, кешеләрнең күпчелеге ялгыз аучы Актаңны да. Күккүл язмышын да белми һәм белергә дә теләми булыр. Ә Актаң үзе аларны яхшы беләме сод? Юк, әлбәттә. Чөнки кешеләр белән бик сирәк аралаша, газета укымый, радио тыңламый, кинога йөрми диярлек Бөтен көндәлек тормышы аның үзе өчен генә яраклы кануннарга буйсынган, япа-ялгыз киекнеке кебек Юк. бөтенләй үк кеше арасында булмый дип раслау килешен бетмәс. Хәзер дә исенә келт итеп совхоз утары Эреледәге кибет килеп төште Шундагы кирпечкә охшаган радиоалгычны сатып алырга ничә омтылды Тик. «Эткә тимер инк кирәк?» дигән үй белән ниятен үтәми килде Ансыз утыз ел гомер ителгән, тагын шуның кадәрене дә шәт транзистор тыңламый уздырыр әле дип. үз-үзен юата иде Киң дөньяда ниләр булганын ишетми күрми житмеш ел буе гомер кичергән әнисе, әнә. яши ич. Әйтсәңче. ■ >шмбай дигән берәүнең анау Алма-Атада аспирантуралар бетереп кайткан улы Каһән әллә Актаңнан артыкмы? һич юк Хатыны белән балаларына көн күрсәтми. һаман эчеп исереп йөргән, инде райүзәктән дә эштән куылган һәм очраган берәүдән «Баш чатный, малай, түзеп булмый, бераз акча биреп торчы», дип соранып көн күргән кешедән ни өмет'5 Хәзер Эреледә клуб мөдире исәпләнә бугай үзе Алимент хакына эшлидер, күрәсең Пәри шунда, мәгънәсез жан. эттән кадерсез булып Биек-биек затлы йортлар, затлы машиналар арасына кереп шул шөкәтсездән адаштың ни дә. үзеңнең урман тауларыңнан гайре берни күрми, шушында гомер иттен ни. Кем белә, моның кайсысы аянычрактыр һәрхәлдә. Ак таң ул «ил гизгән, дөнья күргән укымышлы» мөртәтне һич өнәми Шул тинтәк, шул сәләмә баш әле. житмәсә. Айгөл тирәсендә бөтерелә икән, муенын бәреп сын- дыргыры. Үпкәсен авызына китерәсе җан Ачуын бик чыгарса. Актаң аны шулай бер ботарлап ташлар да әле.
Айгөл!
Актпңның Алтай тау урманнары аксыл гоУшны эченнән күпме эзләгәнмен соңында табылган ак оолапы нч син Тебе төшкәй чиләктәй бушап калган күңеле нә яңадан ж.ц_н ерып. laiictJK язгы җылы җилдәй рәхәтлек биргәне бит син Снне искә алу белән үк моң-зарлары тарала, сагышлары яктыра сыман Үз-үзен онытып, әйтик, кавыша алмаудан тинтерәп, урманнар гизеп, таулар кичеп йөргән- тә. син җибәргән берәр китап коштай очып килеп төшсә, куанычның чиге булмый * Аучы ул кирпечтән калын китапларны, һич укып чыга алмаса да. гел үзе бел.HI Д йн|ч I. чөнки аннан фәкать Айгөлгә ген.» хас тәмле-татлы бер якынлык, сөпкем ie- > .u k бөркеләдер шикелле Килбашында соңгы мәртәбә очрашу ырыи Актан әлг i> Z онытмый Айгөл китапханәдә япа-ялгызы утыра иде. Баеп барган кояшның алтын - нурлары ачык тәрәзәдә уйный, кызның буй-сынына төшеп, аны да ямьләндереп, п йөзен ачып җибәргән иде. Актаңның ашыгып килеп керүенә кыз әһәмият итмәде. * сәламен дә алмады; әллә ишетмәде. әллә теләмәде Аучы исә. кызга озак тнл- - мерен карап торды-торды да капылт борылып чыга башлады Шунда гына - Айгөл аның артыннан. «Актаң! Актаң!» дип кычкырып калды. Әйе. беренче мәр- Z тәбә аңа шулай исеме белән эндәштеләр. Әмма ул моны — үз итеп эндәшүме, с әллә юкмы —төшенә алмады чөнки бу Айгөл -өне дә. түгел дә иде Бәлки. Z һич күнегелмәгәнчә, сискәндереп үз исеме аталуны шулай кабул иткәндер ялгыз < аучы Аңа ул вакыт бу аваз, «кил» диюдән бигрәк, «кит!» дигәнне төшендергәндәй х тоелган иде. һәм хәзер дә әле шул мәгънәдә колак төбендә яңгырап торадыр < шикелле. -
Соңыннан Айгөл дә. бәлкеМ. шушы туңбаш егетнең күңел дөньясын аңлый алмавына интеккәндер, төн йокыларын калдырып шул хакта пошынгандыр Ә инде алдан уйлап, суык акыл белән аны биздерү ниятеннән эшләнгән эш булса, бик аяныч, әлбәттә. Тик шунысы хак: кызнын ана башка суккандай, үз исемен әйтеп кычкыруы һич күңеленнән китми, тик кабат ул тирәгә барганы юк иде. Айгөл шундук әле арттан чыкса икән...
Шуннан бирле инде ике ай вакыт узды Бәлки кыз күңеле көн дә шул тирәдә чуалган теге «укымышлы» исерекбаш Каһәнгә «җепшегән»дер.«Иркенне аңа биреп, аракыдан сасып йөргән ул оятсызны үз тирәңдә бөтерелдерсәң. капкаң да кызарыр. Син шуның ятьмәсенә эләгеп харап булма. Актаңны чынлап югалту ың бар».
Актаң җәй көне беренче очрашуларын нсенә төшерде Кыз ана:
— Нишләп сез китап укымыйсыз?— дип сүз кушты. Аучы ни әйтергә белми, бер ноктага карап уйланып утыра бирде Тик берникадәр вакыттан соң гына күзен кызга текәп;
— Айгөл, әгәр мин шушы китапханәдәге барлык китапны укып чыксам, мөгаен. бик үзгәрер идем.— диде. Бәлки акыллырак һәм хәйләкәррәк булыр идем Минемчә, китап кешенен кү иел кү ген генә ачмый, аны чиктән тыш им пн ».ie.n ккә. х-|й.|ә|ә дә өйрәтә. Ә минем әлегә китапча гына яшисем килми, китапча уйлый, көлә, сөя белмим. Үземчә. үз белгәнемчә яшисем, көләсем, сөясем килә һәм минем шул иркемә. теләгемә һичкем кул суза алмын!
Айгөл, әлбәттә, аптырап калды. Аулакта ялгыз яшәүче аучыдан ул мондый җавап көтмәгән иде
— Алайса, үз-үзегез өчен генә яшәргә ниятлисезме? Диде кыз. никтер куркынган рак төстә.
Актаң кызны тагын баштанаяк күздән кичерде. Айгөл, уңайсызланып булса кирәк, йөзен читкә борды
Әйтче, кем кеше өчен яши? Үзе өчен яшәүдән кемнең ваз кичкәне бар? диде аучы күзеннән ут чәчеп.
Әйе. танышулары аучы мәргәннең кириеч-кприеч калын китаплар ала баш- л.шы да шхниан башланды
Китапханәнең ишеген каты итеп ябып чыкканнан сон. Актаң ул көзге кичтә-юл өсте генә кибеткә сугылды. Анда Жәсирә исемле тол киленчәк — тракторы астында калып үлгән дустының хатыны сату итә. Шуның сәбәпле, ул монда үз кеше, хәл-әхвәл белешми китми иде. Актаң ишектән икегә бөгелеп килеп кергәч тә Жәсирә аны эчтән яктырып, үз итеп көлемсерәп каршылады. Жәснрәнсң. гомумән, күзс-кашы. йөзе болан да янып тора иде Әмма Актаң анык ү i итен, елмаеп каршылавына әһәмият бирмәде. \.1Л-әхнәлен генә сорашты Бер йоты ч шәраб сорап алып, ШУНЫ капылт кына эчен кунды Аннары
Кара аны. елтыр кү з. монда бик кыланма диде Минем дуенын исеменә тап төшермә, ике балаңны рәнҗетмә
Жәсирә аучы кулыннан ычкынырга ашыкмады, беләген тартын алмады, тү где Аннары бер дә аптырап тормастаи:
— Алай-болай шаша башласам, башкага хур булганчы, үзеңә жнм булырмын,— диде Дустың, исән булса, мөгаен, үзе дә кичерер иде. Ул сине .миннән дә артыграк күрде, гуй.
Аучы, моңа ни әйтергә белми, читкә тайпылды Аннары, озын аягын сузың. сатучы өстәленә сөялеп:
— Тагын салып бирсәңче?!— диде.
Жәсирә исә чак кына моңсуланып, җитдиләнеп, үткәнне искә төшереп аллы.
— Хәтереңдәме. Актаң.— диде ул,— без сине «Кыргый болан» дип атаган идек. Шуннан соң бөтен яшьләр. соңрак совхоздагы барча адәм сине «Кыргын болан» дип ирештерә башлады Чөнки синең бөтен йөреш-торышың. холкың бераз кыргыйрак бит Хәзер дә шундый Нишләп соң әле сиңа кеше арасына монда күчеп килмәскә, яңа тормыш учагы кабызып җибәрмәскә?
Бу сүзләр һәм ач карынга эчелгән берничә йотым әче аракы «кыргый болан»- ныи башын тәмам әйләндерде бугай. Бераз төксе генә тынлап торганнан соң. китапханәдәге хәлләрне дә күңеленнән кичереп, ахрысы:
- Син дә. Айгөл дә. башка берәрегез дә. бөтен авыл. аңламыйсыз мине, дип ачынды ул. Чит-ят сез барыгыз да мина, төшенмисез күңелемдәгене. Тау ларымны ташлап айга бер авылга төшәм. айга бер аракы авыз итәм. шуны да күпсенәсез. Син дә шулай... кыргый дип. ау белән көн күрә дип көнләшүеңме, кызгануыңмы Затлы җәнлек аулап, тире сатуым хак. Ә кемем бар? Атам язмышы билгесез, анам хәле аяныч Үземнең ике аягым да ике кулым Тик барыбер берегезне дә... шушы ике кулдан ычкындырмам Ишеттеңме?
Күпмедер шулай үзалдына сөйләнеп торганнан соң. аучы егет сөялгән җиреннән идәнгә шуып төште һәм шунда йоклап та китте. Кибетче бу хәлгә башта аптырап калды: берәрсе килеп керсә, юк-бар гайбәт бик тиз таралыр. Әмма сКыргый билан»ны. озын сыйрагыннан сөйрәп. урамга чыгарып та ташлый алмый иде ул. Хәтта бөтенләй чнт-ят кешегә дә алай рәхимсез кагыла алмас иде Жәсирә. Актаңның айнырлык чамасы күренмәгәч, ул үзенең җәйге пальтосын аның өстенә алып килеп япты да. чак кына иртәрәк булса да. кибетен эчтән бикләп алды. Кешене ялгыз ташлап китә алмый ич. егетнең йокы аралаш мыгырдану, теш шыгырдатуларын тынлап боегып бик озак утырды, алҗыды. Тәмам куе төн җитүенә дә карамастан, аучы һаман исенә килә алмый, я саташкалап. яисә буылып хырылдын-хырылдый йоклый да йоклый иде.
Актаң таң беленгәндә генә уянып китте. Төне буе аны сагалап чыккан Жәсирә исә өстәлгә башын куеп кына изрәп йоклап киткән иде. Аның һәрчак ягымлы, түгәрәк алсу йөзе сулган, аңа саргылт шәүлә кунган, авызы балаларныкыча ачыла төшкән иде. Ул, ахрысы, берәр төш күрә иде: ара-тирә йөзе яктырып китә, ирене, нидер әйткәндәй, кыймылдап-кыймылдап куйгалый. Кем белә инде, үлем яшьлн аерган тракторчы ирен исенә төшерүедерме. «Кыргын болан»га нидер әйтеп шулай елмаюы булгандырмы
Аучы егетне бу хатирәсеннән каршыга килеп чыккан ике дәү болан үгезе аерды. Бик симезләр, бер дә ялыкмаганнар, мөгаен, ябулы яткан маллардыр. Әйе шул. икеме-өчме боланның киртәне кыйратып качканлыгы аңа да ишетелгән иде Димәк, шулар Әнә ничек уйнаклап, горур сикеренгәләп баралар. «Әһ. атып алсаң үзләрен' һичкем белмәс, ә күпме симез сугым булыр иде «Аучы, шулай уйлап, үгезләр артыннан кызыгып карап калды. Мәгәр үзенең алай эшләмәсен дә белә ул Хайваннарны да аяу кирәк Өстәвенә, әле болар, кешеләр кебек үк. иреккә сусаган — кнртә җимереп чыкканнар нч.
Урман эчен куе томан каплаган иде. Кояш бөтенләй күренми диярлек. Аяк асты да. Актаңның киеме дә. Сукыр кашка тәне дә лычма су булган иде. Ат инде арый да башлады ахрымы, ешрак тая. бигрәк тә үр төшь..пдә шуып- шуып алгалады Ниһаять, агачлар сирәгәйде, сукмак аларны ачыклыкка алып чыкты. Алда җәйрәп яткан Күккүл өстендә томан сыеграк кебек, аны җил тарата иде. күрәсең. Яр буенда кыя-ташлар. мәгъдән белән чыгарылган җир өеме, иске корылмалар күренде Элек эшчеләр яшәгән озын барак караеп бер читтәрәк утыра. Актайга ул күзгә күренеп чүгә төшкән сырхау дөя уркәче шикелле тоелды. Ишек тәрәзәләре ачык-тишек бу зур агач өй хәзер ярканатлар оясына әверелгән иде. Беркөнне тирә якка шом салып, әллә йөзләгән ШУЛ шөкәтсез җан берьюлы чинап кузгалып, аучыны чак кына бусагадан бәреп төшермәде Вакыт бик тә
рәхимсез, дип уйланды Актаң, җимерек хәрабәләр арасыннан мәгъдән учагы авызына якынлашканда Ул шунда аты белән кереп китәргә ниятләгән иде. әмма сукыр кашка никтер карышты, жир куышына кермәс булды Аучы аны шунда ялгыз карагай кәүсәсенә бәйләп калдырды да, камчысын тотып, эчкәре үтте. Монда ярым караңгы, шомлы нде. Мәгәр ул. йөрәге кагуга да карамастан, анда-санда аунап яткан эре мәгъдән кантарларына абынгалап. ярыйсы ук эчкә керде, жир асты юллары берничәгә аерылган урында гына тукталды Бу тар - юлларның бер ише. мөгаен, сихри Тәңреконмас астына у'к барып тоташадыр әле ? Болай йөрү, әлбәттә, куркыныч, кирәкмәс бер тәвәккәллек уены гына иде. Чөнки < жир асты юлларының терәк баганалары инде ышанычсыз, өстеңә катлам ишелүе ? дә ихтимал. Мәгәр, никтер күңеле шушында тарта, әйдә әле. керик, нинди Ь серләр бар икән анда дип котырта Актаң, аяк астындагы коры-сары, йомычка к жыйнаштырып. бер яссы таш өстендә учак ягып жибәрде. һәм. өс-башын бераз * кипшендерү нияте белән, утка якын ук барып чүмәште Җир куены караңгылыгы 5 чигенә төште, ут шәүләсе якындагы жир стенада, аның ярыкларында, түш.-мие - күтәреп торган терәкләрдә уйнарга кереште Җылы рәхәтеннән оеп, аучы кабат Z үзенек бетмәс уй-хатирәләренә чумды. Инде ул кай тарафтандыр ишетелеп калган ~ ниндидер авазларга да әһәмият итмәде. Хәер, сукыр кашка шулай тынгысыз ~ лана дип юравы булгандыр *
Ә күңелендә — үксез үткән балачак хатирәләре, кысыр хыяллары җанланды. < Китапханә ишеген кирза итеге белән гөрс итеп ябып чыгып китүен хәтерләде. Кайсы соң моның мәхәббәт5 Билгеле, атасы алай сәер рәвештә югалмаса, анасы башкалар кебек «улым. балам» дип аралашырлык хәлдә булса, Актаң да \к\ын ялгап китәр хәзерге кебек авыр хискә бирелеп, миен җәзалап утырмас иде Кеше белән сөйләшмәвсн.1 бүген төп-төгәл ике ай. Хәер, аңа бу ике ай үзенә бер дәвер кебек, мең көн. мең ай кебек тоела башлаган иде инде. Үз гомерен кайта-кайта күңелдән кичерүләрен бергә кушсаң, мөгаен, әле шулай килеп чыгадыр да. Көне-төне ялгыз башы ич. вакыт-вакыт үзе белән үзе сөйләшә, бәхәсләшә башлый Бу хәлне үзенчә Актаң белән «аучы бәхәсе» дип атый Әмма, ни генә дип атама, үз-үзеңне алай даулап җиңә аласыңмыни? Әйе. кешенең бер заман тынгылыгы бетә. «Ни җитми? Нишләргә?» дип үз-үзен туктаусыз бимазалый башлый икән Картаюмы әллә? Мәрхүм Әсән карт бу очракта ни дияр иде икән?
Актаң, исенә килеп, ярым-ярты янган учакны рәтләп жибәрде. Бая гына туңган дөньясы тәмам җылынып, киеме дә ярыйсы ук кипшенә башлаган иде. Брры тик жилкә уртасы гына өшүдән һаман чемердәп, язылып китә алмый әлегә. Ул утка арты белән борылып утырды Ни уйлый иде соң әле? Ә. Әсш картны Әгәр ул терелеп монда килсә, ни кызык сүз табар, ни сөйләр иде икән?
— ...Безнең бабаларыбызның берсе найман ыруыннан Мәметек би булган икән.— дип сөйләгән иде ул бервакыт — Үзе тиңсез бай, үзе батыр да. бик хәйләкәр. акыллы да булган, ди. Безнең бу тирәләргә ул казахлардан гайре һичкемне аяк бастырмаган Ят халык хәтта Күрчем үткеленә дә якын килә алмаган. Бервакыт ул нишләптер Умбы шәһәренә барып чыга Анда ак патша исеменә язу язып, егерме биш еллык килешүгә мөһер суктырып кайта. Чөнки ат-елкысы бик күп булган имеш моның Көтү-көтү атлары берьюлы төшеп су эчә башласа, инеш- елгалар бер мәлгә агудан туктап кала икән. Килешү төзеп кайтып, күпмедер торгач, безнең тауларга бик зәһәр кыш килә, кар да күп була. Мәметек бинең көтү-көтү маллары меңәрләп кьфыла. Арчалы картлары: шул кышта бинең алыштырып атланыр аты да калмаган, дип әйтә иде. S'3e өчен генә Текеш дигән икенче байдан барып алмакчы булган — тегенең тәкәбберлеген ошатмый кайтып киткән имеш. Җитмәсә, бу Текешнең мең елкысы арасында мин менәрдәй бер чапкы аты да юк икән, дип тегене хур итеп киткән Шуннан би озак аптырамый, кыйблага карап. Мәккәгә, хаҗга китә. Дөнья күреп, күп гыйбрәтләр ишетеп, хаҗи булып та кайта бу Шуннан би үз якыннары белән Арчалыдан күчеп китмәкче була. Имеш, каядыр карлы таулар артында кыш булмый торган Таиланд дигән бик гаҗәеп жир бар. анда ел әйләнәсе ямь-яшел үлән үсә икән. Атка төялеп илле ир чыгып кит - болар Бик батыр, бик түзем булалар, шунлыктан эзләп табалар әлеге матур илне. Ерак җир ошый боларга, киләсе язда бөтен ыру белән шунда күченергә карар бирәләр Ләкин әллә бәхеткә, әллә үкенечкә — ыруыбыз анда күчә алмый кала — бабабыз Мәметек би үлеп китә..
Әсән картның бу хикәяте кай ягы беләндер бүген Актаң халәтенә туры килеп тора сыман. Шулай булмаса, ул хәтергә төшәр идемени5 Әсән карт сөйләгән чын булып, авыл күптән мәңге жәй иленә күченеп киткән булса, ул соң кайсы
якны үзенең ата-баба жире дияр иде? Ниндидер ерак Таиландка барып житмәсә- ләр дә. ӨреЛегэ күченүләре хак Анда бармыйм дип карышып караган Әсән карт ү ц I ■ китте түгелме соң? Укытучы улы аңа: «Буш авылда калып мин сине \ны гыйммыни'1» дигәч. Әсән карт жанапсыз калган Бер елдан сон аны Арчи лы кырына китереп жнрләделәр жирл.гвен Тик юаныч бирә аламыни бу?' ■
Нәрсәдер кыштырдап куйдымы, әллә болай гына күтәрелеп каравы булдымы Актаңның тышкы дөньяның ап-акка төренүе күзенә чалынды. Әллә кар ява башлаган инде1 Көннең кай вакыты икән соң әле? Сукыр кашка нишли икән анда? Тынычсызланмый шикелле, бер дә тавышы ишетелми Аучы бер кузгалмакчы булып та талпынды, тик жылы учак яныннан һич китәсе килмәде, монда рәхәтрәк иде Помычкаларны рәтләбрәк жибәрде дә тагын үз-үзе белән сүз көрәштерергә кереште ;
Актаң «мин»е: Әй син. болай утырып инде сөремләнеп барасын түгелме? Куп мг яшәп, тормыштан ни алып, ни бирдең?
Аучы <мин»е, Болай ялгыз утыруның мәгънәсе югын үзем дә белом Ләкин меңләгән кеше арасында яшәп тә. үзеңне ялгызак сизүең бик ихтимал гуй Аташам дигәнен, кулына көндез шәм тоттырып жнбәрсән дә. юл тапмас, диләр Әйе. бу тормышта әле биргәнем булмаган шикелле, алганым да чамалы. Хәзер уз- үземне югалта баруым да рас. тик мин Әсән карт сөйләгәннәрне әлегә онытмыйм, ә башкалар әнә оныттылар Димәк, әле тәмам югалып бетмәгәнмен
Актаң. Ул әкиятләргә үзең ышанасыңмы сон? Алар буш хыял гына түгелме сон? Күз нурым, төшеңдә ни күрсәң, шул тормышка ашкан чорда яшибез ләбаса Әсән карт әкиятләренең бүген хакы бакыр биш тиен ләбаса, тоямсың шуны?
Аучы. Рас әйтәсең Кайбер кыйссаларны Әсән карт белән икәү генә үз итүе безне дә күптән чамаладым. Тик мин монда һичбер ахмаклык тоймыйм Кеше укыпмы, яисә кемнәндер ишетепме, яхшы белән яманны аерырга юл ача икән, димәк инде ул ахмак түгел Әсән картның бабабыз Мәметек би турындагы хикәяте дә минем өчен бик гыйбрәтле һич кыш булмый торган, чәчмичә дә ел әйләнәсе иген үскән ожмахтай жирне эзләп өч ел буе каңгырып йөрү әле ахмаклык түгел, минемчә.
Актаң. Ә минемчә, бабаларыбыз Млмегек би артыннан күчсә, бу чын ахмаклык булыр, без казах ыруларының берсен ки алгыр идек Алтай ярты ел кыш хакимлек итсә дә. үз илебез Халкыбыз моңа гасырлар дәвамында күнеккән. Жанлашкан инде Үзен дә. буш фәлсәфә, картлар әкияте белән юанмый. буына.i рында көч-куәт барында авылдашларың артыннан күчәр, кешеләргә файдалырак берәр эшкә керешер идең
Аучы. Кайда эшләү файдалырак булуын кем әйтеп бирә ала? Минемчә, дөньяда иң файдалы шөгыль - дөньяда мәңге яшәргә килмәгән үзеңдәй кешеләргә һич тә хыянәт итмәү Өрелегә күчү — кеше арасында булу, күн төрле яхшы һәм яман холыклар белән аралашу ул Билгеле, анда дусны гына түгел, дошман кешене дә очратачаксың Кемдер синең уңышыңнан, тормышыннан көнләшми калмаячак Андый бәндә белән әйткәләшми, талашмый да булмас, мөгаен Үзең әйтмешли, көч куәтем әлегә житәрлек. кешегә гозерем төшми Дөньям иркен әлегә
Актаң. Хаклымы, түгелме икәнлегеңне киләчәк күрсәтер Әлегә синдә балалык аңкаулыгы бетмәгән Үз эчеңә бикләнеп, ялгыз яшәүне кешеләргә хыянәт итмәүгә исәнлисен Ә алар синен ул тормышыңнан көләләр. Аңсыз жанварга тиңлиләр үзеңне «Кыргый болан» кушаматы такканнар Тикмәгә түгел бит бу Дөрес, кемнәрдер, мөгаен, сг.н аулаган затлы жәнлек тиреләренә, байлыкка кызыга торгандыр ла Ләкин а.тарны да синең япа-ялгыз көн күрүең кызыктырадыр дип расласам. күзем чыксын әгәр Берише хәтта, аучы тәмам кыргыйланган, атналар буе байгыш анасын ташлап, югалып йөри икән ди. Яше утыздан ашып барган ир эшеме сон ул. янәсе Ирлегеңә шикләнеп караучылар да бар гуй Ә сг.н. әкиятләр ... лУи ныгын, гнньянпы ОИЫТЫ11. беркемгә .ХЫИН..Г нгми и г | . щ. < н 1()к заман .ышларыбызга хас фәлсәфә түгел бу Г.гермешн гасырның икенче яргы- сында яшәүчеләр ул әкияти үткәннәпдән күнгән арынганнар, кыргый чор узылган Хәер, табигатьнең үзендә дә ауларлык киек тәмам бетүгә баруын аучы буларак беләсең гуй Эне. гыйлем заманасында әүвәлге өмет, юануларга урыг/ калмый бара Т -
Актаң үз күңелендә барган менә шушы бәхәстән соң авылны бик сагына башлады Элек һич тә алай булганы юк иде әле. Кибеткә йомышы төшсә яки совхоз идарәсеннән акча аласы булса гына, сукыр кашкага ияр сала иде Ә кичәле-бүгенле ул төне буена йоклый алмады, Күккүл янәшәсендә бугазына кыл- аркан салган билгесез бәндә белән саташып чыкты. Күзе эленергә өлгерми, я буыла башлый, я тегенең аянычлы төстә: «Сак йөри күр Тау тоткыны булма ф Тау ул төрмә», — дип кисәтүләрен ишетә дә тагын уяна, тагын уйлана, борчыла, 2 тынгысызлана Ике төн инде менә аксыл томан эченә кереп югалган өрәккә £ мылтыктан ата Ләкин һич тидерә алмый. Арчалының иң оста мәргәне дә димәс- * сең. Ә бит чынында ул күз күреме ераклыктан кошның бәбәгенә тидерә ала z
Менә шушы хәлләрдән соң ул, әнисенең ризалыгын алып, Өрелегә төшеп ме- 5 нәргә булды Көн бүген дә болытлы, кар белән яңгыр аралашып ява.жил үзгәреп ' торучан иде Аяк асты пычрак, ат тоягы тәмам батып китә. Актаң каерылып тагын д бер мәртәбә дымланып каралган йорт бурасына, түбәсе жир-балчык белән генә “ капланган келәткә күз ташлады Әйе, бу бушлыкта ул да әнә теге ялгыз ала карга гына каркылдап йөри шул. Ә каргага ни: аны-моны табып, тамагын туйды- =- рып алса, каркылдап оча бирә. Жәйнең бүз тургайлары түгел инде алар, берәү “ дә тансыкламый. Әллә бар алар дөньяда, әллә юк. у
Дөрес, көн генә түгел, Актаң күңеле дә төксе, болытлы, шуңадыр инде, әнә, * уй-фнкере дә күңелсез, тискәре бүген Табигатьтә ала карга да кирәктер,'ә менә « тормышта Актаң ишеләргә урын бармы икән соң? Буй житеп, ир-егет булганның соңында да ак белән караны, яхшы белән яманны аера белмәгәннәргә? Әллә моның ” өчен, аучы кебек, үлем белән яшәү чигендә адашып йөрү хажәтме? Әйе, битараф . булмый, һәрдаим уяу. алга карап эш иткән генә чын кеше саналадыр, күрәсең. Алга карап эш итү. фикерли белү фәкать кешегә генә хас сыйфат Шул сыйфатны югалту — кыргыйлану түгелме0 Рас, кешелек сыйфатлары моның белән генә чикләнми . '
Сукыр кашканың сабыр адымына жайлашып, шушындый тынгысыз, аяусыз уйлар бәрелешендә юлның байтак өлешен узды Актаң Аннары күз алдына Өреле хәлләре килә башлады Янып торган карашлы, сүзгә чая, төскә матур Жәсирә- нең яңгыратып көлү авазы, сөйләшү рәвешләре балкып чыкты. Чибәрлеккә аннан да чибәррәк Айгөл генә никтер бүген тонык күренде
Авыл, үзгәрмәсә дә, бик моңсу тоелды. Урамда ник бер кеше очрасын, яу килеп, барысын да кырып-бетереп киткән диярсең. Тар урамнан үткәндә аучы фәкать ара- тирә тәрәзәдән кызыксынып карап калган башларны гына шәйләде Сирәк- мирәк корсак асты йоннары пычракка әвәләнеп беткән этләр чәңгелдәп, сирәк юлаучыны озатып кала Дөрес. Өреленең әле бер, әле икенче очыннан сыер мөгрәүләре. анда-санда киленчәкләрнең чиләк шылтыратулары да ишетелгәли Моржа- лардан сыек төтен бөркелә. Димәк, тормыш дәвам итә.
Совхозның бүлекчә идарәсендә дә баш бухгалтердан гайре кеше юк иде Ул Актаңга маңгай астыннан гына сөзеп карап алды. Аучы, кнёз кадаклап жылытыл- ган ишекне ябып, туктап калды. Бүлмә кечкенәлеге белән дә. тәмәке төтененә ысланып, каралып беткән стенасы, ишек-түшәмнәре белән дә берәр авыл мунчасын хәтерләтә иде. Чөнки ир-атның эше булганы-булмаганы да иртә-кичен монда жыела, туктаусыз тәмәке төтәтәләр Бүген монда һичкем будмаса да, шул тәмәке сасысына тончыгырлык иде Баш хисапчы (Бух!) башын күтәрми генә аңа:
— Я, ни йомыш? Хатын-кызны аздырырга йөрисеңме3— дип эндәште
Бу карсак буйлы, озын мыеклы ир уртасы кеше башкалар белән һәрчак шулай чеметкәләп сөйләшергә ярата иде. Актаң аңа ни дип тә жавап бирми, кыр якка караган тәрәзә каршына барып утырды Инде кич якынлашып килсә дә. беркаяда ут алынмаган икән. Ә бүлмә, сасы исенә чыдасаң, бик жылы иде. Бух исә. кулындагы каләмен бер читкә куеп, утырган килеш кенә киерелгәләп- сузылгалап алды Аннары авызын зур итеп ачып иснәде дә
— Ник эндәшмисең? Авызыңдагы мәржәнен коелыр дип шүрлисеңме әллә? — дИде _ Тәмәкең бармы3 Югыйсә, авызыңа төкерим, бу кәнсәгә килгән берсе мине талый.
Шулай сөйләнә-сөйләнә ул Актаң сузган «Прима»ны авыз читенә кыстырды
— Шырпымны да кесәләренә тутыра, оятсызлар — Ә үзе. тәмәкесен кабызуга, Актаң шырпысын сырмасының ян кесәсенә салып та куйды
Я. батыр, тауларда ни яңалык? Киек-җәнлек күпме урманда? Мина да бер бүреклек өлеш чыгарасыңмы инде? Яхшылыгың жирдә калмас Ун ел буе акчаңны аз чутламадым һәр тиенең өчен күз маемны түккәнне беләсең
Актаң беркадәр аптырабрак, ни әйтергә белми, аңа карады Бухнын әле сүзе бетмәгән икән
— Әйтче, чынмы ул. күп итеп мумия даруы тапкансың имеш Арчалылар бик мактыйлар бит аны
— Табуым рас Тик шулмы ул. әллә башка берәр нәрсәме, аныклыйсы бар.
— Үземә бир. агын-карасын аерып, сортлап, дигәндәй, кулланырмын.
— Яна һөнәр үзләштермәкче икәнсез алайса
— Әй. авызыңа төкерим, ни кыенлыгы бар дисең аның Тел өсгенә салып суырып карадың — беләсең гуй. Ай-яй, үзеңдә ни генә юк Боланның теге көч өсти торган нәмәстәкәен дә киптерәсең, имеш, диләр Чын булса, ала килер идең, югыйсә җиңгән зарлана башлады, ха-ха!—дип. һаман чегәнләнүен белде мыекбай Бух.
— Юк инде, анысы булмас,—дип кырт кисте аучы-- Бердән, болан үгезен атарга ярамый Үзең үк. «аучы, әнә, ата», дип әләкләвең ихтимал Икенчедән, комсызланып күп куллануың һәм үлүең бар Андыйлар юкмы әллә?
— Юкны сөйләмә Шапырынасындыр әле. булса үзең дә авыз итми, авыл хатыннарын аздырмый калмас идең. Әжәл даруы түгел, булып, өлеш чыгармасаң да. үпкәм шул чаклы гына Әйткәнемчә, үзең белән карт анаң әжерен күрсен.
— Бик шаярмыйк әле. агатай. болай да шартлыйм дип тулышкан күңелемә тимә Юк сүзне калдырып торыйк.
Бу сүзләрне Актаң ачынып, үртәлеп әйтте Шулкадәр юл үтеп, берәрсе белән киңәшим сөйләшим дип ерактан килүчегә Бухның мәгънәсез сүз тезүенә рән- жегән иде ул Шуңа күрә икесе дә берникадәр вакыт тынып калдылар Әгәр дә инде тәмам караңгыланган бүлмәдә вакыт-вакыт ике ут жемелдәп алмаса. кара- каршы ике почмактан бөркелеп төтен чыкмаса. монда беркем дә юктыр дип уйлар идең.
Ә урамда әле аерым әйберләрне шәйләрлек кенә яктылык бар барын. Тик анда да төн япмасы инде ябылып килә.
Түшәмдәге лампа бер генә мизгелгә күзне чагылдырып кабынды да кабат сүнде. Актаң бүлмә хужасының талчыккан, нурсыз кыяфәтенә игътибар итте. Ул исә утныңмы, ут бирүченеңме ата анасын телгә алып, «авызына төкерә» иде. Актан үз эшен яратып башкарганы өчен генә дә бу кешене үз итә, ихтирамлый. Зыянсызга шулай телләнеп алу гадәте бар барын, әмма холкында хөсетлек, үзендә кәкре куллык сизелми Югыйсә, әнә совхозның башка бүлекчәләрендәге хәйләкәр бухгалтерлар берннчәшәр мәртәбә алышынды инде Ә бу егерме ел эшли, киләчәктә дә үз урынында утырачак, билгеле Эшен белү белән беррәттән әле ул эчү белән дә мавыкмый Бәлки аны кырын юлдан, азып-тузулардан бала-чагасының ишле булуы, шул сабыйлары хакы да саклыйдыр Ун бала, егерме күз сагалап тора бит үзен.
Ә бит бер уйласаң — белеме биш-алты класстан ашмый үзенең. Ләкин тормышны белми бу дип әйтә алмыйсың, әлбәттә.
Бу карсак буйлы, төртке телле абзыйны Актаңның үз итүенең тагын бер сәбәбе бар иде. Ул китапханәче Айгөлнең абыйсы була Бүген туп-туры Бухнын эш урынына килүенең дә сере шунда иде Ярыйсы ук киң күңелле Бух өенә чакырмый калмас дип өметләнә егет Нәкъ шулай килеп тә чыкты Тәмәке төпчеген изеп сүндерүгә. Бух аңа.
— Әйдә, батыр, сүз бетсә, өйгә кайтыйк,— диде — Беләм. синең Эреледә куй суеп, кочак жәеп каршылардай туган-тумачаң юк. Дөрес, жиңгәңнең дә калҗалары чамалыдыр, өмет итмә Ә чәе. мөгаен, кайнагандыр
Урамга чыккач.
— Ә теге мумия, болан нәмәстәкәйләре дип шаярттым гына, авызыңа төкерим, нәрсәгә кирәк алар миңа Болай да йорт тулы бала чага, ни чара күрергә белмәссең.— дип өстәде.
Бухның тәкъдименә аучының бик күңеле булды. «Гажәп кеше. Олы жанлы абзый Ялгышмаганмын икән»,— дип уйлады ул. җанлана төшеп
Ишек ачып, өйгә кергәч тә Бухны бала-чага сырып алды, чыр-чу килештеләр Аталары артында әле кунак абый да барын күргәч кенә ыштансыз кечерәкләре бер читкә тайпылды, югалып калдылар «Кыргый болан» үзе килгән ич аларга. Боларныи берише хәтта: «әнә ул», «әнә үзе», дип пышылдашып та алды Хуҗаларның ун баласы да шау малайлар Зурраклардан кемеседер дөрләп янган
тнмер мич каршында, утка текәлеп, нарат чәере чәйнәп утыра, бер-икесе нәрсәдер караштырган була, кечерәкләре һаман әле аталары тирәсендә чуалалар иде. Бухныңтәбәнәгрәк буйлы, юантык гәүдәле, җирәнсу чәчле хатыны авылда пошмас холкы белән танылган иде Анык турында: артында җир ярыла башласа да. һич ашыга белмәс, адымын тизләтмәс, симез ана үрдәктәй як-ягына чайкала чайкала, кабаланмый юлын дәвам итәр, диләр иде Бу хатынның бетен уңганлыгы Бух ♦ өенә ел саен диярлек берәр малай кайтарып торуы гына булгандыр Хәзер дә ул. = кунак белән теләр-теләмәс кенә исәнләште дә. аягын сөйрәп атлар-атламас кына $ ире артыннан икенче бүлмәгә кереп китте Бух тиздән, киемен алыштырып, тагын зур якка чыкты, кыюсыз гына ишек төбендә басып торган «Кыргын болан»га. f
— Әй. син анда нишләп басып торасың, өс киемеңне сал да. шундагы чөйгә эл S Хәзер чәй эчәрбез, насыйп булса Кунарсың ук дип кыстамыйм, ятар урын табып ♦ булмас бездә,— диде.
Айгөл күренми иде Хуҗабикә бик ашыкмый-кабаланмый гына чәй табыны = хәстәрләгән арада кунак белән хуҗа шашка уйнарга керештеләр һәр отылган - шакмакны кулдан-кулга күчереп, этешә-төртешә янңарында унлап «судья» карап 10 торды уенны Үзара чеметешү, чинашу, елашулар да һич өзелеп, туктап тормады ~ диярлек Тик бу хәлгә ни ата. ни ана әһәмият итмәделәр. «Куегыз, шаулашмагыз, х талашмагыз»,— дип. ник авыз ачып бер әйтсеннәр 5
Әллә унынчы уен башлангач, Айгөл дә кайтып керде Актаңга беренче күр- - гәндәй гаҗәпсенебрәк карады да сабыр гына исәнләште кыз. Ә «судьялар»ның унысы берьюлы инде аңа ябырылдылар
— Айгөл апа, кәнпитең бармы? Нәрсәң бар сумкаңда?— дип. аның тирәсен дә сикерешә, кыз кулындагы нәни сумкага үрелә башладылар. Ыштансыз батырлар тагын үзара төрткәләшсә, елашса да. әти-әниләре аларга бу юлы да берни дә әйтмәде Бу балалар, инде аерылган кәҗә бәтиләре кебек, һаман үз ирекләрендә иде Болай итү яхшыгамы, ямангадырмы, һәрхәлдә аучыга бик ошап бетмәде
Үзе ул баядан бирле онытылып Айгөлгә карап тора иде Мондый хәлдә, болай якын ук итеп аның әле кызны беренче күрүе, әллә шул сәбәпле инде. Айгөл аңа аеруча ягымлы, үз тоелды, хәтта аннан ниндидер кайнар дулкын аучыга килеп бәрелгәндәй һәм исертеп җибәргәндәй булды. Айгөл исә үзе дә моны сизенде шикелле.бпт алмалары тагын да алсулана төште, зл бераз уңай-сызланган кыяфәттә, сак-сак кына басып, тиз генә түр бүлмәгә узды. Үзен күргәч тә кызның да дулкынлана башлавын тою Актаңга ошады Аны бу халәтеннән Бухның кырыс авазы бүлде.
— Әй. нишләп калгып утырасың, син йөрисе гуй. - диде ул. аучыны татлы уй-хыялдан аерып
— Агай җиңелдем бугай мин Биреләм.
— Хуп. монысы да минем отыш иде.— дип җүпләде хуҗа
Ул арада хужабикә кайнап чыккан ак самавырын табын уртасына утыртты, аннары аның янәшәсенә сәкегә үзе дә менеп, юан карагай түмәреннән юнылган борынгы сын кебек тураеп кунаклады Шуннан соң ләм-мим сүз сөйләшми, тын гына чәй эчтеләр Касәсен борын төбенә илтеп төрткән кешегә генә чәй ясый икән табында да ярым йокымсырап утырган «җиңәчи». Актаң беренче касәсен бушаткач та үз алдына гына куйган иде. аның бушлыгын күрүче дә. эч дип кабат кыстаучы да булмады Ә үзе сорап алырга кыенсынды, дәшмәде егет.
Айгөл дә никтер табын янына килмәде, бая кереп китүдән соң бу зур якка гомумән дә чыкмас булды. Агасы чакыргач та. ул:
' - Соңыннан балалар белән эчәрмен әле,— дип җавап бирде
Балаларның кайсы кайда: берише сагыз күши, инде сүнеп барган тимер мич тирәсендә кайнаша, ә кечерәкләре идәндә дә. сәкедә дә әүмәкләшәләр иде. Актан урындыгын алып бер читкәрәк утырды Бух белән хатыны чукраклар кебек сөйләшми генә әле тагын күпмедер тамак туйдырдылар Шуннан соң гына Бух. кунакның китәргә җыенуын чамалап:
— Төне бик караңгы, кунып кына каласыңмы әллә? Ничек тә сыярбыз әле. диде .
— Рәхмәт, агатай Мин көндезгә караганда төнлә йөрүне яратарак төшәм
— Беләм анысын,— диде Бух.— Синең ул гадәтеңне авылда белмәүче юктыр Шуңа күрә дә «Кыргый болан» диләр гуй үзеңне Тик кайчанга кадәр шулай япа- ялгыз йөрергә уйлыйсындыр Җиткәндер инде сиңа да. авызыңа төкерим, күпме уйланып, сайланып була5 Акылым артык булганга акыл өйрәтүем имәс гуй. Үзен дә бик башлы егет, синдәй акыллы башлар ишлерәк булса, болайга калмас та
идек Ташла шул Арчалыны. күченеп кил бирегә Берүзе анда утыра, мескен, дни сине жәлләп берәү дә кабат анда күченергә җыенмый, бел шуны.
— Уйлармын ага. тагын бер уйлармын.
— Бик озак уйлыйсың шул Ничаклы гына сузсак да. гомереңне арттыра алмассың Онытма, нибары илле-алтмыш яшь яшибез бу дөньяда Уйлармын, имеш. Айгөл белән сүз куештыгызмы әллә? Ул да. ни генә киңәш итсәң дә: «Уйлармын, агай, уйлармын», белән котыла Олы башымны кече итеп әнтәм: ташла шул бүредәй ялгыз яшәвеңне Ташла
Актан моңа каршы елмайды гына, ни дип әйтсен соң?
Ә Айгөлне ул кабат чыгып китәм днп ишек ачканда гына бер мизгелгә күреп калды Түр бүлмә пәрдәсе артыннан кыз аңа кыюсыз гына карап куйды
Урамда тау куышындагыдай караңгы иде Халыкта мондый очракта «үлек чыгарган төндер бу», дип әйтәләр Актаң кармаланып баргандай барып, коймага бәйләп куелган ат тезгенен чиште, җайлап кына атка атланды Хәзер дә авылның тик бер төбәгендә генә тышкы ут яна, ә урамны шәйләрлек яктылык кайбер өй тәрәзәләреннән генә сирпелә иде Тыкрык чатында Актаң икеләнеп калды Тауга таба борылып туры Арчалыга китәргәме соң? Әллә... Әйе. Каһән белән кичтән очрашулары, тегенең яман сүзе онытылмый, күңел түрендә пыскый иде әле Аны искә төшерү белән кара мәче әле дә тырнагын аучының бәгыренә тидереп алган-дай булды Чынмы соң ул сүз, әллә ялганмы? Шул сасык авызлы Каһән аның дустының хатынына кул сузып, ястыгына үрмәли түгелме?
Шушы уйларга бирелгәч тә, күз алдында кыяр-кыймас кыяфәттә гәүдәләнгән Айгөл төсе тәмам юкка чыкты, бер читкәрәк тайпылды. Аның урынын ачык карашлы, чая. уңган Жәсирә биләп алырга өлгергән иде һәм Актаң атының башын каерып алып кире якка борды да. тыңлаучан сукыр кашка, куш тоягы белән тирә-якка пычрак ата-ата. авыл урамы буйлап юыртырга кереште
Актаңның ишек тоткасына үрелүе булды. Жәсирәнең үҗәтләнеп кычкырганы иШетелде:
— Кит дип кугач эт тә китһ! Кит дим сиңа’
Актаң аптырап тукталып калды, чөнки «кит» дип аны куалар төсле тоелды ачылган чолан ишеген ябып чыгып китәргәме, нишләргә белми ни ары. ни бире баралмый бусагада туктап калды Шулчак икенче чәрелдек аваз, ир-ат авазы колагына килеп бәрелгәндәй булды
— Бурычыңны бүген үк түлә дә китәм! Шунсыз селкенмим дә!— дип Ка- һәннең карышканы ишетелде— Кибетеңә тикшерү килгәндә кем сиңа ярдәм итте? Ул район тикшерүчеләрен кем юмалавын яхшы беләсеңме гуй Шул бурычны кайтар! Ул чакта мин кирәктем, мин коткардым сине. Ә дустыгыз «Кыргый болан» кайда иде? Урманында яшеренеп яттымы’ Хәзер дә әнә аның уе синдә имәс. Айгөл агасы белән атка атланып баралар иде, үзем күрдем, ха ха-ха!
Актаң инде ни булганын чамалап өлгергән иде Ул ике сикерүдә өй ишеген йолкып ачты да, һавадан төшкәндәй, тегеләрнең икесен тиң куркуга салды. Күзләре шар булды Жәсирәнең дә. Каһәннең дә Икесе дә өркеп сүзсез калдылар. Аннары клуб мөдире аңга искә килде, көтелмәгәндә пәйда булган аучыга карап елмайгандай итте
— Әһә. үзе Сиңа каршы торырдай көч-куәт юк миндә, көч белән син җиңәсең, әлбәттә,— дип башлады ул сүзен, килешүгә исәп тотып Мәгәр, сөзергә торган яшь үгезнекедәй карашы зәһәрле, бәбәкләре акайган, усал күренде — Берүк шуны да уйла, аучы, хәзерге җиңү, мине тәпәләп ташлау әле чын җиңү булмаска мөмкин бит. Кемнең ашыгы кайчан отачагын алдан әйтеп булмый Синең дә холыкны мактамас идем мин. «Кыргый болан» тип тикмәгә ирештермиләрдер... Бу өй сиңа да. миңа да авыл клубы түгел, югыйсә Кайчан телисең, шунда ишеген тибеп ачу бер дә килешле имәс. Суны да сорамый эчмиләр, беләсең килсә. Жәсирә дә колхоз биясе түгел, аңа кем кайчан тели, шунда менеп чаба алмый Төшендеңме инде? Алайса нишләп әле төн уртасында айгырланып аның өенә килеп керәсең?!
Актаң каушап калган иде, ни дип тә җавап бирергә белми аптырабрак торды Дөрестән дә, ни дип кеше өенә бәреп керде соң әле ул? Жавап эзләп, зиһен туплап өлгергәнче ул балаларчарак итеп
— Синең нйшләп йөрүеңне беләсем килгәнгә килдем.— диде.
Жәсирә дә бик уңайсыз хәлдә калган иде Хәзер ул нишләргә белми, куркынган кыяфәттә ялт-йолт егетләрнең икесенә карангалап, сагаеп түрдәрәк басып тора. Каһән исә һөҗүмен дәвам итте:
Вай. тикшереп йөрергә ни хакың бар синен? диде ярым мыскыллап. Аннары ашыгып кесәсеннән папирос алды да, аны авызына капты Я. әйт. ни хакын бар? Бәлки монда минем хакым күбрәктер, -бик беләсең килсә, әнә киленчәк үзе расласын
— Ә мин сезцең икегезгә дә кабатлап әйтәм.- дип көр тавышы белән арага төште ниһаять.хуҗабпкә Китегез, берегеше дә көтеп алганым юк1 Сез юк дип* улеп, әлсерәп ятмыйм әле' Бай ашаган ризыкны кызганып каран торган ярлы з баигьци хәленә калмагыз Ирсез өй дигәч тә. уйнаш өе түгел бу. Сезне сагы- нын күзем каралтканым юк. Бик кирәксенсәм үзем сайлый белермен киләчәктә. * |>ср көн аулакта түнеп йоклап, аркылыны буйга алып салмый киткән кайберәү- з лары аһ итмәм, үзем кешесен табармын
Шулай дип Җәсирә Актаңны ярыйсы ук гарьләндерде. Каһәннең исә моңа бик күңеле булды, авызы ерылып колагына җитә язды. Урынында басып тора алмыйча. ~ ул. йөгереп барып, хатынның йомры аркасыннан кагып алгалады. • -
Вай. менә әйттең ичмасам, акыллы тинтәгем, диде ул сөенеп,— Карлы- £ гачым, былбылым син минем Кан дошманымны үзен тез чүктердең гуй. рәхмәт *■ яутыры Ир-ат өчен моннан да югары мактау сүзе булырмы Рәхмәт... Рәхмәт "° яусын, «ханым <
Каһән, шулай итлы телләнеп, бөтергәләнде Җәсирә тирәсендә Җәсирә исә аның бер сулыштан, өзми-кунмый кабатлаган бу мактау сүзләрен читсенә төшебрәк < тыңлый иде. Каһәннең бу кыланышыңнан ул да каушап, аптырабрак калды шикелле. Актаң исә тәмам нишләргә белми исәнгерәп тора сыман, аны әле гомерендә беренче мәртәбә шулай ачыктан-ачык мыскыл итәләр, түбәнсетәләр иде. Ул тешен кысып, ачу белән боларның икесенә атап бары бер җөмлә сүз әйтте
— Хатын-кызны юкка тавыкка тиңләмиләр, кем тары сипсә — шуныкы инде алар!
Шулай диде дә, чын кыргый җитезлек белән Мәсирәгә кулын сузып торган дошманы өстенә очып барып та кунды
- Күрсәтимме сиңа ничек тез чүктергәнне! Мә. ал' дип ул клуб мөдирен бөтәрләп аяк астына салды, тегенең биленнән суырып алып шул бил каешы белән дошманының кулын артка китереп бәйләде Аннары Каһәннең уй бай килеп черелдәвенә һәм сүгенүенә дә игътибар итмәстән, арт санына тибеп ишектән чыгарып та җибәрде,
— Уй-бай. мәхлук-ай, ул байгышның ни гаебе бар соң? 'l (ердеа гуй. шунча куәт каян килә сиңа, дигән, яклаган атлы булды Җәсирә. Үзе никтер дер-дер калтырый иде.
Актаң аның әйткәннәрен әллә ишетте, әллә юк. утны барып сүндерде дә ашыгып чишенергә кереште Аннары Җәсирәгә әйтте
— Көч кулланганны көтмә, чишен, исән чакта. Эткә җим булганчы үз куеныма ир! Дустымның рухы, ичмасам, әзрәк рәнҗер
Җәсирә әүвәл ни әйтергә дә белмәде. Ә таң беленгәндә инде «Кыргый болан* белән «кеше» үзара килешкәннәр иде
Көн болытлы. Төн ягыннан әче җил исеп тора Арчалы белән Өреле авыллары арасында зур кара калкулык бар. Шуның итәгендә ике авылга уртак каберлек урнашкан Зиратның бер читендәрәк. нечкә нарат киртә белән тотып алынган кабер өстендә, киеме балчыкка пычранган бер алып батырдай ир ята Ул каберне ике кулы белән кочып җир өеменә капланган да. иңрәп елаган кешедәй. ике иңбашын ирексездән калтыратып ку йгалый иде Ара-тирә аның дәү гәүдәсе тартышып-тартышып ала. аннан тыелгысыз үксү авазлары ишетелгәли иде
Ә зират киртәсе буенда зур гәүдәле атның сабыр гына басып торганлыгы күренә Искән җил аның ялларын, койрыкларын буташтыра иде.
Яңл кабер өстендә бәргәләнеп, сызланып ятучы кеше билгеле, аучы Актаң иде Табигате белән саф күңелле, әлегәчә чын кайгыны да. зур шатлыкларны да татымаган бер кеше буларак, бүген ул бик авыр хисләр кичерә, шуңа гаҗиз калган Кешеләрнең бер төрле генә булмауларына да аның җаны кыйнала. Югыйсә бит һәркем ата-анадан алай ук капсыз да. явыз да булып тумый. Актаңның да әле- гә чаклы күңеле пакь иде. Үз-үзенә хыянәт игү өчен дә әллә ни кирәкми икән ләбаса Аны-моны абайламый утка кидуп кергән күбәләктән буласың да куясын нк.ш Әһә бит ул да. гомердә төшенә дә кермәгән әрсезлек, яманлык эшләп ташла лы бүген төнлә. Моңа кем гаепле? Үземе? Каһән белән Җәсирә дә катнашамы бу
эшкә? Халыкта шушындый очрак хакында: сынасы теш булса, боламык ашаганда да сына инде ул. дип әйтәләр түгелме соң? Димәк, барысы өчен дә иң әүвал үзен гаепләргә, үзен җаваплы хис итәргә тиеш була Ашкынып авылга төшүе, ни сәбәптер Жәснрә өенә юл тотуы — билгеле, очраклылык кына да түгел Аклану урынсыз, әлбәттә, һәм шуны тою. аңлаудан аңа аеруча ямансу иде дә шул Хәер, нәкъ үз гаебен тану өчен ул. иртәдән үк дустының кабере өстенә килеп тез- < ләнгән, ауган да инде.
— Син мине кичер, җан дустым,— дип. бүген ничәнче кат кабатлавы булгандыр — Кичер ахмак дустыңны, мин синең чиста түшәгеңне пычраттым.. Башкалар ана шакшы җаннары белән кагылмасын дип тырышты мин дустың... Шул намуссызлыкны эшләдем, кичер мине. Беләм. син инде бу Дөньяга һичкайчан әйләнеп кайтасы түгелсен. Жир йөзендә яшәүчеләрнең бер-берсе алдында хәрәмләшеп. алдашып яшәүләренә син кабат шаһит булмассың. Мәңге-мәңгегә син ул эшләрдән азат хәзер. Беләм. берәр могҗиза булып бу дөньяга кайтсаң, син, мөгаен, үткәннәргә үкенер идең, кыш көнедәй кыска гына гомереңне башкачарак уздырь1рга теләр идең. Әйе. ул вакыт синең өең дә. тормышың да. гаиләң дә башка булырлар иде
Ә шулай да... син әлегә миннән бәхетлерәк: исемеңне кабатларга сабыйларың калды дәвамчыларың Дөрестән дә. бу дөньяга кайта алсаң, нишләр идең икән, дустым? Беришеләребезнен ярым йокымсырап, оеп гомер кичерүләренә рәнҗер. уттай сүз белән аларны «төртеп» уятырга, яшәү кадерен белегез, дип кисәтергә тырышыр идең, мөгаен. Үлем казаңа сәбәпче хәлләрне һич кабатламас идең Ул кадәр күп акча эшләүгә гомеремне юкка сарыф иткәнмен, дип үкенер идең, билгеле
Әйе. шул иске «Д1»ында көн-төн акча артыннан куалавыңның сәбәбен мнн бүген төнлә генә ачыкладым шул. Снн Жәсирәнең муенына уралган мең сум бурычын капларга тырышкансың икән, ләбаса Шуны киметү өчен төннәр буе кемгәдер утын, кемгәдер печән ташыгансың. Соңгы төнендә дә син Арчалыга тормозы тотмаган тракторың белән кемгәдер утынга дип килгәнсең икән. Сигез төп юан карагай төялгән арбаң сине тракторың белән Акболакка чумдырганны белә идем инде. Елга төбеннән башкалар эзләп-эзләп тә тапмагач, бер айдан соң үле гәүдәңә тап булучы да мнн идем бит. Шунда күңелемә беркеткәнем — тормышымны синнән үзгә итеп кору иде. Ни аяныч, дустым, бүген нәкъ менә синең ояңа кундым, юлыңа төштем. Нишләп болай? Ни,гә, әйтче, дустым, синең тәкъдиреңне кабатлыйм икән?
Гаепсез җаннарны җәберләп үз бәхетен коручыларны яратмавымны беләсең. Инде үзем шул эзгә басам түгелме? Бәхет нәрсә соң ул? Син шуңа инде төшендеңме? Әллә ул бәхет дигәнебез икенче берәүгә карата эшләнгән яманлыкның җимеше генәме соң? Бәхетле буласы килгән һәркем шулай икенче берәүне рәнҗетергә тиешме? һич аңламыйм, гаделлек дигәнебез кая кала соң алайса? һәрдаим яхшылыкка омтылу кирәк дибез, яманлык каян туа соң. аңлатчы, дустым! .
Бер уйласам, үз урман-тауларымда барысы да ачык миңа, андагы барча , киек-җәнлек таныш та. якын да миңа. Ә менә авылда, кешеләр арасында... шул хәтле катлаулы сораулар туа. Соңгы сәфәремдә мин анда тәмам буталдым, адаштым бугай, кичер мине Арчалыда бергә-бергә уйнап үскән вакытны хә- терлимсең? Алар һәрчак минем исемдә: кичке ахшам вакытлары җитә, көтүлектән мал-туар кайта башлый, без ашкынып Әсән карт әкиятләрен тыңлыйбыз... Аннары хыялга биреләбез... Исеңдәме, мин беркөнне Тәңрекоймас очындагы таш өстенә утырып, очы-кырые күренмәгән киңлекләрне күзәтсәң икән, дидем. Чиксез һава диңгезендә ак каекка утырып йөзгән кебек хис итәр идем үземне, дидем. Ә снн мине бүлдердең дә: «Үсеп җиткәч, мин очучы булам, синнән дә бнеккәрәк күтәрелеп, синнән дә ераккарак очачакмын,— дидең.— Үзебезнең Актаудан очып туп-туры Америкага барып чыгам».—дип масайдың. Ә мин «Тупчы мәргән булам да. ул самолетны атып төшерәм».— дип каршы төштем. Шулай күпмедер вакыт сүз көрәштергәч, син миңа: «Гомергә дус булу өчен, үсеп җиткәч, әйдә, бер кызга өйләник.— дидең. Аннары; Бик кызык булыр иде бу». — дип тә өстәдең. Ул чакта мин җавап бирми генә башымны түбән идем Әйтерсең лә. үсеп җиткәч ни буласын белеп, шулай гаепле сыман кыланганмын.
Җил тагын да көчәйде, көн суыта төште Зират киртәсенә бәйле сукыр кашка сабырсызланып иясенә карап-карап куйгалый башлады. Инде аның эче тәмам тартылган иде Актаң инде көн авышкач, һавада сирәк-мирәк кар очкалый башлагач кына яткан җиреннән торды. Жир өсте пычраклары туңа, изелгән
балчык кәзләнә димәк, җир кар төшүгә хәстәрләнә иде Көзнең иң соңгы көне шушы булыр микәнни?
Шуларны күңеленнән уздырып. Актаң зират урнашкан үрдән түбәнгә. Өреле ягына карап туктап калды Авыл шактый ерак, елганың ике яры буйлап тезелеп киткән агач өйләр ике җепкә тагылган муенсаны хәтерләтә сыман’ Ул йортларда. ул урамнарда кешеләр Алар ни сөйли икән бүген? Мөгаен, «Кыргый бо- * лан»ның төнге маҗарасын телдән төшерми чәйниләрдер инде Ул гайбәтне ише- з ту. әлбәттә. Айгөл өчен бик уңайсыздыр . Ә Жәсирә өчен бик авырдыр, бәлкем > Ул Актаңны үзе атка атландырышып озатканда
— Кулың белән эшләгәнне муеның белән күтәр инде,— диде — Дус-дошман ? алдында оятка калдырасың килмәсә, бер әйләнеп кайтырсың Кайтмасаң, миңа гы- | на түгел, якын дустыңа карата да зур яманлык кылган булырсың Аны кабат * үтерүгә тиң булыр моның хурлыгы.. ш
Әйе, карлы-бозлы җилгә дә игътибар итмәстән, аучы Өрелегә бик озак “ текәлеп уйланды Ара-тирә аңа түбәннән искән җил белән төтен исе ирешә кебек Z тоела Хәер, төтен исе генә дә түгел, борын эчен гомумән кешеләр күп яшәгән торак урынга хас тагын әллә ниткән исләр дә кытыклап уза кебек иде. Әлбәттә, " анда яхшы кешеләрнең дә. әйтик, Айгөл ише саф, пакь җаннарның да, аннары < Бух нше, «адашасы кеше кулына шәм тоттырып җибәрсәң да адашачак», диюче- х ләрнең дә. ниһаять. Каһән ише һаман саен яманлык уйлап кына йөрүчеләрнең < дә ис, рухлары бардыр °-
Билгеле. Жәсирә өлеше дә бардыр анда Ул, мөгаен, әле дә: «Дус-дошман алдында оятка калдырасың килмәсә, бер әйләнеп кайтырсың», дип көтәдер Әйе. никадәр катлаулы бу тормыш Анда Айгөл дә. Бух та. Жәсирә белән Ка һән дә сыеша Барысы да бер һаваны сулый
Шулчак сукыр кашка түземлеген тәмам җуеп.«кайтыйк»дип кешнәп, иясенә аваз салды Бу вакыт инде ишелеп-ишелеп кар ява, буран башланган иде.
Күпме генә үрсәләнеп ятса да. Актаң әле һаман йоклап китә алмый азаплана Күз кабагына шырпы кыстырылган, диярсең һаман бер үк уйлар, юлсыз- тәртипсез рәвештә, башында чуала, меңләгән чишелмәс сораулар туа Шулар тәмам камап алган, һич котылыр җай юк. ул бихисап сорауларга бер генә дә ныклы җавап юк Инде нишләргә5 Нигә болай булды? Ни өчен? Мөгаен, кеше өчен иң кыены үз-үзе белән көрәшүдер, үз уйларына камалып җиңелү куркынычыдыр Шуннан да куркынычрак тагын ни бар дөньяда?
Актаң шундый төшенке, үкенечле уйларга бирелеп бик озак ятты. Почмак яктан аңа анасы белән сырт йоннары янган мәченең ваемсыз гына сулыш алганнары ишетелә. Ян тәрәзәдән сирпелеп кенә тыштагы кар яктысы төшеп тора Әйе. бүген бөтен дөньяны пакьлап җиргә ап-ак кар ятты Тирә-юньдәге ул аклык, пакьлык күңелен.» килү белән үк күз алдында Айгөл шәүләсе гәү дәләшәндәй бул ды Аннан да сабыр гына булып сафлык, игелеклелек нуры сирпеләдер сыман иде. Әйе, билгесез ул нурлар аучы күңелен һәрдаим үзенә әйдәп, тартып торгандай. Мәгәр, \л чамалый, аңлый, андый сихерле сылулыкка кызыгып алдануың бик мөмкин' Әнә бит карның пакьлыгы да озакка бармый, бик тиз эреп юкка чыга Андый сихри сылулык ерактан гына җылытучан, якынайган саен аның суыгы сизелә булыр Мөгаен, аның «ДТ» дускае да шундый ук сихрилеккә баш игәндер
Хәер ул әнә үзе дә килгән түгелме? Ак нур сирпелгән тәрәзәгә аның шәүләсе ятты түгелме5 Әйе. ул. иске «ДТ» хуҗасы Никтер аның йөз кыяфәте бик моңсу, сагышлы Актаң аның янына килде, ак кар өстендә ике тирән эз калдырып, яланөс, яланбаш, яланаяк килеш алар каядыр китеп баралар икән Тик никтер эзләренең берсе кызыл, берсе кара булып кала Ак дөнья, ак нурлар һәм кара эз.. Шунда Актаң тегеңәрдән:
— Син ни дә булса күрәсеңме?— дип сорады
— Аксыл тирәлектән башка берни дә.
—•Мин дә шулай,- диде аучы.—Ап-ак дөнья... Ә син туңмыйсыңмы соң?
— Юк. миңа бик эссе, мин эсседән кибәм бугай
— Бәлки иртә өйләнгәнгәдер? Бик иртә өйләндең син
— Мөгаен, иртә үләсемне белгәнмендер, дустым Никтер ашыктым шул. Нинди дөнья бу, үзе ак кар кебек, үзе эссе
Шул мәлдә Актан яшьлек дустыннан аерылды. Теге: Мин карга әверелдем, диде дә күздән югалды
Актаң күзен ачып жибәргәндә анасы янында утыра, кулын аның маңгаена куйган ндс Ул берара «Кайда соң мин. кай гомер бу?>—дип. аңа аптырап карап ятты да аннары анасының жылы күкрәгенә кайнар башын салды
Нишләдем икән соң мин? Ник борчылам болай?! Нәрсә булды миңа?! - дип иңрәп-иңрәп куйды, сукранырга кереште ул.
Әмма аңа ни дип тә әйтүче, жавап бирүче юк яле.
Актан, табаны колын тиресе белән тышланган чаңгысын киеп, ау мылтыгын асын. урман кырларны гизәргә чыккан иде Өйдә ашарларына калмаган, берәр «.Лилек атып аласы бар и.к аның. 7 ик әлегә дөньяның тынлыгын бозып мылтык тавышы чыгарасы килмәде Ат\ lyrc.i. катырак аваз бирсәң дә. жир өстен канлаган ул ак жәймә юкка чыгар, iабнгать сискәнеп уяныр төсле. Менә аучы кар астыннан оч-очлары гына күренеп торган үсентеләр арасына килеп керде Бу n.,nii чыршыларны ул бер елны үзе утырткан иде. Арчалы әле авыл булып яшәгәндә агачларны утынга киселгән зур мәйданны аның яңадан урман итәсе килгән иде ■Унбиш-егерме ел үтәр, бу чыршылар күтәрелеп зур агач булырлар, аларга кош- корт сыеныр, дип өметләнә иде ул.
Актаң, шуларны күңеленнән кичереп, алан уртасында туктап калган иде Томак бүреген салып кулына готкай, баш өстеннән күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә Әле кайчан гына чем-кара бөтеркә чәчен ак бәс саргай, диярсең Юк пул. бәс кенә түгел, соңгы көннәр уй-хәсрәте нәтнжәсе иде бу
Анасы бер кулы белән аны маңгаеннан сөеп сыйпаганда:
- Улым, чәчең нишләп болай агарды5 дип сорады
Әни. син сорама, мин әйтмим Бик арыдым, ачыктым әле.— диде аучы анасына.
Иртәгесен исә аларга чаңгыда Каһән килеп керде Муенына мылтык аскан, куенында тагын нәрсәседер бар Шешә икән, ишектән керә-керешкә аны тартып чыгарды да:
Актан, синең белән татулашырга исәп әле. диде — Шуңа күрә эзләп килдем үзеңне Теге көнне бер жүнсез хатын өчен тукмашкан идек. әйдә, моны эчик тә килешик, булмаса.
Актаң ни дип жавап бирергә белмичә анасына карап алды. Карчык, «үзең белгәнчә эшлә», дигәндәй, кулын изәгәч. табын әзерләргә кереште. Аракы эчәрдәй махсус савыт саба юк иде бу өйдә, чәй касәләре куйды Кунак аны хуплап
- Бик әйбәт, тамызып кына эчкәнне яратмыйм мин,-- диде.
Актаң, аның комсызланып эчүенә хәйран калып, шешә төбендә калган өлешне дә кунагы касәсенә койды Каһән ипи катысын авызында әвәли-әвәли:
Әй. син нишләп эчми утырасың? Үзгәргәнсең дә димме, чәчен ап-ак булган Буятмагансыңдыр ич?
— Юк Үзе агарды менә... никтер...
- Заманасы шундый ахры Хәзер япь-яшьләр дә чал башлы. Минем дә. әнә. ярты башым ак суй. күрәмсең? Ике буйдак, икебез дә чал. димәк Төкер! Безгә дигән кызлар бетмәсен, дип. әйдә касәләрне күтәрик
Каһән. гадәтенчә, туктаусыз сөйләнде
Сиңа бик каты рәнжегән идем, инде менә үзем килдем Без. ике ир-егет, нке буйдак арасында ни булмас5 Онытыйк Аннары бергәләп ауга барырбыз Синдә мумия күп. имеш Шуны миңа да бераз бирсәңче Никтер ашказаным талан тора, шул дәвалан өлеш чыгармассыңмы, дип тә өметләнеп килусм иде
Кунак күбрәк лыгырдаган саен аучының ачуы кабара барды Тик аны теге төндәгечә арт сабагын чкытып чыгарып җибәрергә әнисеннән базмады «Мумия юк бит» димәкче ите дә. әйтмәде Түрдәге аркылы-торкылы ак калай белән сырланган сандык ипына килеп, аннан кечерәк төенчек чыгарды һәм шундагы*.ы ру»нын бер өлешен Каһәнгә сузды.
Тик алдан килешеп куйыйк моннан гайре Айгөл белән Жәсирә тирәсен дә кыткыл tan ннрмисең. Югыйсә тереләй тиреңне тунармын!
Каһән «даруны кулына алгач:
— Рәхмәт, мең яшә. яхшылыгыңны онытмам,— дигән булды — Алай-болай улым туса, синең исемне кушармын
— Балаң түгел, хатының да юк ич әле
— Ә Алма Атада калганы? Хатыным, ике балам Хәер, аларны тәгаен үз балаларым дип нинди җүләр генә әйтсен икән? Әмма ләкин алиментны мин түлим үзләренә.
Тимер мич инде күптән сүнгән, карт анасы тунын ябынып күптән үз урынына менеп яткан иде Актаң аның ачылып киткән өстен барып рәтләде
— И. караңгыланып та килә икән, шушында кунып, иртә белән генә китсәм, каршы килмәссеңме?
Актаң икесенә дә ятак әзерләргә тотынды
— Чын егет син Кала җирендә синдәйләрне аеруча яраталар
Каһән. бәлки, моны чынлап әйткәндер, ләкин аучы
— Авылга да сыйдырмыйлар әле,— дип кенә куйды
— Юкны сөйләмә Моңдагы иркен тормыштан үзеңнең аерыласың килмидер Иркенлеккә ни җитә. Дөресен әйткәндә, синең тормышка үзем дә кызыгып бетә алмыйм Беләм, сине байлык та. дан да тотмый Сагынырдай үткәнең, өмет ләнердәй киләчәгең — барысы шушында Ә мин меңләгән китап укыган, зур кала тормышын күргән егет, синдәй яши алмыймдыр, ахры Юк. юк, син башка
Аннары Каһән. йокымсырап киткәндәй, берара онытылып, дәшми-тынмый ят ты. Хәтта бермәл гырылдап та куйгалады Актаң исә тиз генә йоклап китә алмый, нәрсәгәдер борчылып, урынында әйләнгәли иде әле. Каһән аңа тиктомалдан
— Гомер бакый исеңдә тот. яшь дустым, кешегә ышанма, һәрчак дошманы ңа беренче булып сугарга омтыл, белдеңме?!— дип эндәште.
Шулай диде дә. гырылдап тагын йоклап китте
Кемдер без белән төртеп алгандай, сискәнеп уянды Актаң Инде таң атып килә икән, ян тәрәзәдән Тәңрекоймас шәүләсе шәйләнә иде Аучы анасы яткан якка каран, аның тыныч кына сулыш алуын тойды. Кунак ятагы исә буш иде инде Өй эчендә күренми, урамга чыккандыр, мөгаен, дип, Актаң да, яланаяк кына итеген сөйрәп, ишегалдына таба атлады Теге монда да күренми иде. Тик кичә яуган кар гына тирә-якка сафлык, иакьлык өстәп җемелдәп ята
Ат абзарының ишеге никтер ачык иде. Актаң шунда юнәлде Анда сукыр кашканың идәндә тәгәрәп ятуын күреп, аптырап калды Атның авыз-борынын нан кан саркый, башы янәшәсендә канлы балта аунап ята иде Каһән эшеме бу? Ул аптырап өйгә, әнисен уятырга ашыкты. Шунда гына түрдәге сандыкның да актарылып ташлануын, әнисенең намазлык, күлмәкләре идәндә чәчелеп ятканлыгын абайлады Мумие. «дару»лар тутырылган төенчек урынында юк иде Менә сиңа кунак!
Тагын бераздан Актаң юньсез Каһәннең ау чаңгыларын да сындырып киткәнлеген ачыклады Куып җитмәсенгә эшләгән инде ул моны Актаң ачыргалы- нып үзалдына:
— Шул хәтле яманлык белән кайтарырлык ни гаебем, нинди җазыгым бар соң минем3— диде — Нишләп болай итте икән? Әллә Арчалыда яшәвемне күпсенәме, шуңа үчләнәме бу явыз3 Аһ, куып җитсәм үзен! Якасыннан тотым алсаммы ул этне! Әйдә, әни, киен, җыен — китәбез! ә
Ишекле-түрле йөренгән Актаң әнә шундый карарга килде дә әнисе каршына барып тукталды.
Анасы аны-моны әйтеп тормады, идән астына төшеп китте дә. тирегә урап бәйләнгән бер озын нәрсәне аңа сузды. Бу кемнәндер калган иске чаңгы иде Атасыныкы булгандырмы ул. Әсән картныкымы. Аучы әлегә анысын төпченеп тормады, тиз-тиз генә аны үзенә җайлады да кереп мылтыгын алды, тунын киде. Әнисенең дә үзе белән алыр төенчеге әзер иде
— Кил, аркама атлан,— диде ул анасына — Син мине биш яшемә чаклы күтәреп йөргәнсең, инде мин сине күтәрим
Аннары ул ак карны шыгырдатып, Каһән калдырган эз янәшәсеннән Өрелегә таба шуып китте
Казахчадан Лирон ХӘМИДУЛЛМН тәрҗемәсе