Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТ КИРӘК, УТ!


лар тирән йокыга талганнар иде инде. Ишек дөбердәткән шомлы тавышка барысы да берьюлы уянды. Рәисә, сикереп торып, электр төймәсенә басты. Төймәнең «шылт, шылт» иткән тавышы берничә талкыр кабатланса да, өйгә яктылык сирпелмәде. Ишекне тагын дөбердәтә башладылар.
Кара инде,— дип сукранды хуҗа хатын. Абына-сөртенә ишек ягына китте.— Кем ул, кара төндә ни калган? Ник алай сабырсызланасың?
Рәисә ала, ач әле! Расих бу, Расих Исмәгыйлев Дамир да кирәк, үзеңдә. Ут юк, ут өзелгән.
Шырпы эзләделәр — юк, кесә фонаре булырга тиеш иде, анысын да табарльи түгел Барысы да электрга көйләнгән йортта андый нәрсәләрне кадерләп саклаудан алар бизел беткәннәр иде инде...
Кеше гомере буе утка тартылган. Утның серләрен ачкач кына ул чын мәгънәсендә кешечә яши башлаган. Кешегә ут бүләк иткән Прометей турында бер дә юкка гына буын- нан-буын га риваятьләр сөйләмиләр. Максим Горький да мәшһүр Данконың йөрәген тикмәгә генә ут итеп балкытмаган. Утка ия кеше генә көчле була ала. Ут ул —әллә нинди кеч-куәтләр чь1ганагы Көч дигәнең исә безгә өзлексез кирәк
Кешелекнең әллә ни ерак тарихына кагылмыйча, үз илебезнең үткәнен генә күздән кичерсәк тә, энергиягә бай бүгенге көннәребезнең кадере тагын да артып китә. Әле кайчан гына чыра яктысында кич утырганнар. Салкын кышлар озакка сузылса, идәннәрен мичкә ягып, өй җылыткан вакытлар булган. Авыр эшләрнең барысын да кеше үз көче белән генә ерып чыга алган.
Октябрь безне яктылыкка алып чыкты, дибез икән, бу сүзләр, социалистик революциянең кешелеккә нурлы яңа юл ярып күрсәтүен ,енә белдереп калмый. Бу сүзләрне туры мәгънәсендә дә кулланырга һәм әлеге төшенчәне аңлатып бирергә була. Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына безнең илдә кешеләргә яктылык, җылылык, көч бирердәй чаралар күрелә. Илне электрлаштыру турында даһи Ленин үзе башлап кайгыртучанлык күрсәтә. Аның тәэсире Татарстанга да бик тиз килеп ирешә: беренче бишьеллыкларда ук ТЭЦлар салына. Зәй ГРЭСыбыз, Түбән Кама ГЭСыбыз бар безнең. Ниләр генә эшләтмибез без электрдан?! Санап чыгуы да — зур мәшәкать кебек. Шуларны кулдан башкарырга калсаң, утын ягып җылытырга, шырпы сызып яктыртырга тотынсаң, ай-һай, искә тиз төшә алар 1978 елның декабрен генә хәтерлик: безнең якларда бик сирәк була торган суыклар башлангач, Зәй ГРЭСында кыска гына вакытка эш тукталып калды Тыштагы җайланмалар түбән температура тәэсирендә кысылганнар, энергия озатып торучы приборларның тәртибе бозылган һәм бер мизгел эчендә станция энергия бирүдән туктаган иде Ничә предприятиегә, ничәмә-ничә колхоз-<овхозга зыян килүен хәзер искә төшерүе дә авыр. Моңарчы җылылыкны да, яктылыкны да, завод-фабрикаларны хәрәкәткә китерүче көчнең дә кайдан алынуына игътибар бирми йөрүчеләр «Аһ!» иттеләр. Гыйбрәт өчен ГРЭС системасына тоташтырылган бер генә совхоз хуҗалыгының бер генә тармагын телгә алып үтик.
Чистай районындагы «Роман» совхозындагы комплекс, электрсыз калган шушы хәвефле бер төнне уздырганчы, ике мең баш дуңгыз баласы һәлак булды. Вакыт-вакыт без электр көченең кадерен генә белеп бетермибез, аның булмау ихтималын хәтердән чыгарып ук торабыз. Ә ул, һич көтмәгәндә, үзенең ачуын сиздергәләп куя, аңардан башка яшәү кыенлыгын искәртә сыман Шунлыктан кеше дә мая туплабрак яшәү ягын карый. Татарстандагы электр челтәре мисалында бу әзерлек бигрәк тә ачык күренә Без инде шактый еллардан бирле электр энергиясе белән тулысынча тәэмин ителеп, аны гомумсоюз системасына да бирү мөмкинлегенә ирештек. Шулай да
А
Энергия чыганаклары дөнья күләм саегып барганда, ягъни җирдәге ташкүмер, нефть, урман кебек кешегә ут бирердәй байлыклар санаулыга кала башлаганда галимнәр иң отышлысы атом электр станцияләре салу икәнлеген расладылар Заман яңалыгына Татарстан да игътибар итте һәм, Түбән Кама ГЭСының барлык турбиналары әле сафка басып та өлгермәстән. без Кама елгасы буенда ук атом электр станциясе салырга тотындык. Кешеләребез яктылыктан, җылылыктан, көч бирү чыганагыннан бер вакытта да мәхрүм булмасын өчен шулай кирәк иде.
Кама ярында, борынгы Кама Аланы авылына яшь прометейлар, яңа заман данко- лары җыела башлады: тәҗрибәле төзүчеләр Рәис Сөлахов. Рифкат Кәтиее, Надежда Макаева, Дамир Сабиров, Альберт Хәбиров. Камил Әхмәдиев, Василий Филиппов, Гиздулла Җиһаншин, Илфат Вәлиуллин... Иң өлгерләре, иң ышанычлылары гына да йөзләп аларның. Кама Аланында хәзер өч меңләп кеше бар Аларның беренче адымнары ук гыйбрәтле, тирән мәгънәле булып чыкты. Кылган һәр эшләре «Кешеләргә ут кирәк, без монда шуңа җыелдык!»—дип ерактан ук хәбәр сала кебек. Тизлекләренә күз иярми. Нибары өч еллап вакыт үтте— тын гына уйсулыкта яңа шәһәрнең карашларны иркәләрдәй күркәм силуэты калыкты. Шәһәр өчен җаваплы 12-төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе Рәис Сәлахов гел яңача эшләүне алга сөрә. Башта авыл янына уннарча яшелле-зәңгәрле торак вагоннар китереп тезгәннәр иде. Эш кабинетлары да, ашханә дә, яшәү урыны да —барысы да вагоннарда иде Анда гына сыешмаганнары борынгы авыл кешеләре янына өйдәш бу-лып урнаштылар. Хәзер берсенең дә эзе кәк. Вагоннарны да, иске йортларны да сыдырып алып бетергәннәр, кешеләре нәкъ шул урыннарга салынган тугызар, бишәр катлы Ташпулатларга күчкәннәр.
Инде атом электр станциясенең беренче реакторы куелырга тиешле мәйданның үзен үк кымтырыкларга тотынганнар Җирне умыралар, ун-унбиш скрепер берьюлы эшли, гаҗәп көчле экскаваторлар «БелАЗ», «КрАЗ», «КамАЗпларга кирәкмәгән балчыкны төяп тора> Тегеләре оча гына. Җирнең өстәге 5—6 метрлы катламы сыдырыла. Төзелеш коллективларының партия комитеты секретаре Рифкат Кәтиев
— Реакторны урнаштырганда бу мәйданны әле тагын берничә метр тирәнлеккә казып төшерәчәкбез,— дип гади генә аңлата. — Якында гына зур бетон заводы эшләп торачак. Реакторның стеналарын ныгытканда яхшы сыйфатлы бик күп бетон кирәк булачак, аны ерактан ташып өлгертү мөмкин түгел...
Атом көчен буйсындырырга җыелган егетләр, ул егетләргә багышлап яңа шәһәр салырга җыелган ут чаткысыдай җитез төзүчеләр үзләре дә ашыгучан, кабаланучан булырга тиеш кебек. Искене җимереп, өр-яңаны, ата-баба күрмәгәнне торгызганда, ыгы-зыгыларсыз гына ничек мөмкин? Тик театрга барырга әзерләнгән кеше кебек пөхтә киенгән Рифкат Кәтиев белән Рәис Сәлаховның үз-үзләрен тотышларында да, сөйләшү алымнарында да һичнинди каударлану сизелми. Алардагы сабырлык, уйлап кына, җай гына эшләү прорабларга, участок начальникларына, мастерларга, бригадирларда һәм гомумән барлык төзүчеләргә хас сыйфат булып таралган Башны ташка бәрердәй хәвефле хәлләр дә. аларның сабырльпын сынар!а телә!әндәй, аяк астыннан чыккандай туып кына тора, югыйсә. Төн уртасында Дамир Сабировның ишеген ник кагалар дисез? Вакытлыча тоташтырылган электр җайланмалары сафтан чыккан Ут юк Бу хакта иң әүвәл Рәискә хәбәр иттеләр. Ул сабыр гына: |
— Дамирга йөгерегез)— диде
— Ул бит электрик түгел, йортлар бизәү участогында начальник. — Идарә җитәкчесе Дамирны башка берәү белән бутый, дип уйладылар —Электриклар теге йортта.
— Вазифалар бүлешеп торыр чак түгел. Дамирның осталыгы бар,— диде Сәлахов.— Ул барында электрикларың бер якта торсын. Аларны да чакырырбыз, иң әүвәл Дамир кирәк, ансыз барып чыкмас.
Рәис Сәлаховның сабырлыгы әллә нинди тирән серләргә нигезләнмәгән, сәбәбе ап-ачык: ул үз кешеләрен яхшы белә, бөтен хикмәт шунда. Кемгә нинди чакта ышанып таянырга мөмкин, кем көчле, кем юлдан тайпылып куючан — аның күз алдына бары рәт-рәт тезелгән. Шунлыктан кирәк чакларында, ары сугылып, бире бәрелеп, чара эзләп маташулар юк. иң дөрес һәм бердәнбер юлны, кем,ә мөрәҗә!ать итәр!ә кирәклекне, хафаланып тормыйча, тиз хәл итә.
Берсендә Дамир Сабиров участогы бизәп, эшен тәмамлап чыккан өр-яңа йортның торбаларыннан су агарга тотынды. Юри көтеп торган диярсең, бу хәтәр хәл дә төнлә булды. Күрәсең, өйләрдә судан файдалану тукталгач, басым артып киткәндер Бусында Дамирның хатынына, җылылык челтәре өчен җавап бирүче оешмада эшләүче Рәисә Сабировага $ да эш чыкты. Су басымына чыдый алмаган торба завод брагы икән Шуны ачыкладылар. Рәисә карамагындагы складтан аны алыштырырдай башка торба таптылар Дамир бөтен эшне башлап йөрде Рәис исә мондый очраклы күңелсезлекләр кабатланмасын өчен кискен чара күрү кирәклеген уйлады Заводларның кайчак төзелешкә түбән сыйфатлы материал озаткалавы бүгенге хәл генә түгел -Еллар буе килеп тора Бетон әйберләр
заводы кагыйдәгә сыймый торган авырлыктагы плитәләр коеп үзәккә үтә, еш кына материаллар соңга кала, сантехниклар торбалардан, краннардан, боргычлардан зарланалар Заводта җай гына ясала торган детальләрне төзелештә тәртәгә кертә-кертә күлме вакыт үтә. Ярамаслыгы күзгә күренеп торса да, бәлки, чыдар әле, бәлки, үтәр әле, дисең. Ярамый икән шул, әнә, кайчак аварияләр дә чыгып куя.
Рәис Сәлахов, уйларына юл таба алмый башласа, Рифкат Кәтиев белән киңәшергә ярата Бу ике җитәкче әлеге зур эштә берсен-берсе тулыландырып торалар. Рәис төзү остдпыгына хезмәт аша, барын да үз куллары белән эшләп карап өйрәнгән. Ул төзелештәге теләсә нинди һөнәр иясен, кирәк икән, ике дә уйламыйча, үзе алмаштыра һәм аның бурычын шәп итеп башкарыл чыга. Рифкат теория ягыннан көчле. Ютазы урта мәктәбен тәмамлагач, Рифкат Мәскәүнең төзелеш институтында укыган Аннары еракка, Казахстан далаларына китеп, җаваплы объектларны салуда катнашкан. Белем, культура, тәҗрибә, дөньяга караш—һәммәсе заманча. Өстәвенә, Рәис шикелле үк, гаиләсен дә бөтен иттереп өл!ер>ән. Хатыны Элмира Кәтиева — АЭС дирекциясендә экономист, кызы Дилә өченче класста укый, Азат бакчага йөри.
Рәис белән Рифкатнең яшьтәшләр булуы да бер-берсен сүзсез аңларга, мөгаен, ярдәм итәдер.
• — Рәис Сәлахович, яңа мәктәп турында киңәшәсе бар иде,— дип шалтырата
Рифкат. Җәйге яңгырларда эш мөшкелләнгәч, мәктәпнең уку чорына өлгерү-өлгермәве куркыныч астында калды. —Нишләрбез икән?
— Килеп чык монда!—Рәиснең сабыр тавышы ук борчуларны басып куя. —Мин уйладым. Мәктәп өлгерергә тиеш. Инде бераз алданрак тапшырырга уйласак, берничә өмә оештырырбыз. Укучыларны да тартырга була. Өйрәнә торсыннар! Кил, планлаштырыйк!
Моңарчы Кама Аланының мәктәбе сигезьеллык кына иде. Вакытында шунысы да бик җитте. Төзүчеләр килгәндә, авылда нибары ун-унбиш укучы бар иде, яңа мәктәп бинасы салынгач, кырык-илле булдылар. 1984—85 уку елын 280 бала тәмамлады. Инде бөтен шарты килгән урта мәктәп өлгертү турында сүз бара. 1985—86 уку елын 500 бала көтеп тора. Моңарчы күрше Ширәмәт мәктәбенә йөреп укыган тугызынчы, унынчы класслар да яңа шәһәрнең үз урта мәктәбен көтеп алдылар. Спорт белән мавыкканнарга төрле түгәрәкләр оештырыла, мәктәптәге бассейнда уздырылачак ярышларга да әллә ни күп вакыт калмаган.
Яңа мәктәпнең 1500 укучыга исәпләп салынуы сәер тоела:
— Ничек? Ун-унбиш укучылы мәктәп ике-өч ел эчендә шулай зураеп өлгердеме?
Бик җитди сүзне дә тыенкы гына елмаеп сөйләүчән Рәис Сәлахов бу юлы шактый ачылып китә:
— Нәрсәсе гаҗәп аның?— ди. — Әнә, әле яше кырыкка да җитмәгән Дамир Сабиров өендә генә дә дүрт бала. Өчесе мәктәпкә йөри, бәләкәй Русланы—бакчага Киңәштек, киңәштек тә шундыйрак гаиләләргә йөз тотып салдык инде мәктәпне.
Атом электр станцияләре, гадәттә берничә ел буе салыналар. Бу очракта аның барлык алты реакторы да энергия бирә башлаган вакыт күздә тотыла. Станциянең беренче реакторын 1989 елларда сыный башлауларны искә төшерсәк, атом көченнән файдалану көннәрен әллә ни күп көтәргә дә калмый һәр минут — исәптә. Беренче карашка, мең төрле тармакка җәелеп киткән төзелеш көн саен, сәгать саен төп максатка якыная бара Барлык төзүчеләргә билгеле булганча, максат бер генә — ут! Кешеләргә ут-көч кирәк! Кешенең тормышы, яшәү рәвеше тагын да яхшырак булсын өчен кирәк ул. Мәктәбе дә. мунчасы да, бер-бер артлы сафка кереп барган ашханәләр дә — барысы да атомны гади хезмәттә файдаланучы кеше бәхете өчен төзелә.
Ашханә димәктән, атом электр станциясенә әзерләнә торган мәйданнан ерак та түгел бетон заводы белән рәттән тагын бер зур ашханәгә нигез салалар. Бетон заводын салучыларны бригадир Камил Әхмәдиев җитәкли Кама Аланына беренчеләрдән килгән ул. Туган якта яңа төзелеш кузгалганын ишеткәч. Норильскидан кайткан. Анда ул бакыр- никель заводы салган булган Шунда ук техникум тәмамлаган. Кама буена исә бөтенләйгә, төпләнеп яшәргә кайткан. Егетнең өйләнүен генә көтеп торганнар — квартира биргәннәр үзенә Гөлүсәсе торак йортлар салуда иң уңган буяучы-сылаучы булып танылган
Бу төзелешне үз итеп, гомерлеккә шунда төпләнеп яшәргә килүчеләр хәзер күзгә күренеп арта, андыйлар яңа шәһәрнең үзәгенә-төшенә тупланалар
— Артур, нигә кәефсез син? Нәрсә булды?—Партком секретаре энергетикларны туендырыр өчен салына башлаган ашханә төзелешендәге егетләр янында иде —Әйтеп җибәр, бәлки ярдәм итәрмен.
— Юк Рифкат Кәшипович, зарланырлык бер нәрсә дә юк Менә көнне генә суытып җн6»рд., купыгыздан киле., җыпылмк остогез бераз!- бригадир Артур Уразаа.ныц монтажчы егетлоре н.п.п җиб.рдол.р. - Эол. барысы да нормально!
— Укуың ничек? Өегездә ниләр бар?
Партком секретаре коммунист Артур Уразаев кебек төзүчеләрнең хәл-әхвәлен
өзлексез сораштырып тора. Читтән торып Куйбышевта тезелеш институтында укый Артур Яшь кенә булса да күпне күргән Бригадасындагы егетләр белән мөгамәләсе әйбәт Төзелештә берәр яңа алым башлыйм дисәң, яки четерекле хәлгә тап булсаң, нәкъ менә шушы Артур кебекләргә килеп сүз кушасың. Ил күләмендә коллектив подряд ысулы хуплангач та Рифкат Кәтиев шушы бригадага килде Мондый яңалыкка ияреп китү өчен, бригаданың шактый мөстәкыйль булуы шарт Шуны истә тотып. Рифкат
— Егетләр, сез бригадагызга берәр ташчы да аласызмы әллә?—дип, читтәнрәк сүз башлады.
— Мин үзем ташчы,— Артур көлде —Монда— безнең һәрберебез берничә һөнәр белә, разрядларыбыз бар.
— Алайса, бөр-ике балта остасы бирик без сезгә.
— Анысы да бар, Рифкат Кәшипович, ни телисез? Яңа ысулга күчермәкче буласызмы?
— Син аңа минем теләк итеп карама. Артур! Үзеңә дә кызык булырга тиеш. Менә шушы ашханәне баштанаяк үзегез генә салып чыксагыз, сиңа институтыңны тәмамларлык диплом эше әзер дигән сүз. Уйла тагын бер мәртәбә Әгәр сезгә материал биреп торучы завод белән дә. аны ташучы шоферлар белән дә килешә алсагыз, тоташ подряд ысулы ясыйбыз. Мин сезгә устав китабын калдырам. Кагыйдәләрен өйрәнегез. Аннары килешү төзисез Ашханә — сездән, хак түләү — дирекциядән
Егетләрнең кызыксынуы йөзләренә чыга. Төгәл бәясе,— вакыты-фәләне—барысы да алдан ук ачыкланса, эшләве дә мавыктыргычрак ич аның! Ул чагында ел саен төзелеш материалының 2 процентын янга калдыру дигән икенче максатка ирешү дә җиңелләшә. Барысы да бер юнәлештә тырышса, һәммә кеше яхшырак булсын дип теләсә.
Атом электр станциясен төзүчеләр арасында, әлбәттә, очраклы кешеләр, үз мәнфәгатен олы бурычлардан өстенрәк күрүчеләр яки яшәү максатын әлегә аңлап бетермәүчеләр дә юк түгел. Тик андый лар белән дә бик сак эш итәләр. Кешедән дә кадерле көчнең юклыгын һәрчак истә тоталар.
Җитәкче булуның кыйммәтле сыйфаты да шунда — ул, кирәк чакта, яңа каланың яңа кешесе өчен барган көрәштә бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала белә Туганов фамилияле берәү тәртип бозган, эшкә соңга калган. Коммунистлар шул мәсьәләне карарга махсус җыелдылар Тегенең җавабы да әзер икән:
— Мин бит мастерга әйткән идем,— дип котылмакчы.
— Бер кешене кырыкка бүләргә торган вакытта, бернинди мастерның да эштән җибәреп торырга хакы юк. —Моңарчы юаш кына күренгән Рәис Сәлаховның күзендә очкыннар бии. —һәр җирдә әйтелгән: төзелешкә чыкмый калырга кирәк булса, бары тик шушы кабинетта гына рөхсәт алырга була, мин генә хәл итәм, бары мин генә. Шулай булгач, җаваплылыкны мастерга сылтавың дөрес түгел, Туганов
— Гафу итегез!
— Итмибез Каты шелтә белдерергә тәкъдим кертәм — Идарә начальнигының тавышы кырыслана бара —Без моңарчы Тугановның барлык үтенечләрен канәгатьләндердек Кулында үзе теләгән эш, әле генә квартира алды. Сөенеп хезмәт итәсе урынга, дилбегәне бушатып куйган, һәм, белүемчә, бу беренчесе генә дә түгел.
Киңәшмәгә җыелганнар бер-берсенә карашалар. Туганов турында башкасын белмиләр иде. Шикле уйларны Тугановның:
— Әйе шул,— дигән сүзе бүлде —Соңгысы булыр Мин теге чакта сезнең тыныч кына әйткән киңәшләрегезне истән чыгарганмын. Рәис Сәлахович. Бу юлы. чынлап әйтәм, соңгысы булыр Менә күрерсез Бу сүземне дә тотмасам, йөземә төкерерсез...
АЭС салырга килгәннәрнең омтылышлары изге икән, Кама Аланында аны тормышка ашыру өчен барысына да әзер кешеләр күп. Теләгең генә булсын. Хәтта һичнинди һөнәрсезләрне дә кире какмыйлар, төзелеш өчен кирәкле һөнәргә өйрәтүче уку комбинаты да ачылган Рәхим ит. укы. өйрән! Аның мөдире Арсентий Кудряшов әйтүенчә, 1985 елда гына да уку пунктыннан 900 кеше яңа һөнәр алып яки разрядларын күтәреп чыкканнар. Кешеләр тагын да рәхәтрәк яшәсен өчен башланган бу төзелештә башкача була да алмый.
Кдше гомере буе ут эзләгән, аны үзенә юлдаш, ярдәмче итәргә, аның белән уртак тел табарга омтылган Аны бер сүндерсәң, бер югалтсаң, тиз генә табармын димә. Күпләр хәтерли сугыш китергән авыр елларда шырпы азайды, авыл кешеләре, аны исраф итмәс өчен, чиратлашып, төн буе учак яндыралар иде. Иртә торасың да. мич үрләтер өчен, соскыч тотыл, күршеңә киләсең: «Ут бир әле. зинһар!» Икенче көнне сиңа киләләр- •Ут бир әле!».
Шулай итеп, ут безне дуслыкның кадерен белергә, ныграк берләшергә дә өйрәткән икән. Уйлый китсәң, утка безнең үткәнебез дә. киләчәгебез дә турыдан-туры тоташкан. Төзелеш белән танышкач, күңелдә шундый бер тойгы уяна. Бәхетле киләчәк өмет иткән һәр кешенең карашы, әйтерсең лә. монда төбәлгән, гүя алар төзүче егетләргә ут кирәк ут! дип, ашыктырып, көч биреп торалар сыман Татарстан АЭСын салучы егетләр бу җаваплылыкны үз җилкәләрендә тоеп эшлиләр.