УРТАК УЙЛАР
атих Әмирхан гомере буе рус әдәбиятына зур игътибар бирде Мәдрәсәдә уку чорында ук башланган бу мәхәббәт аны 1906 елда Петербургка алып килә Биредә Әмирхан лекцияләр тыңлый, тарих һәм әдәбият буенча белемен арттыра, русчадан татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнә башлый. Әдәби тән- кыйтче һәм публицист буларак аның иҗатын күздән кичергәндә дә әдипнең рус классикларына еш мөрәҗәгать итүен, аларның бай тәҗрибәсен файдаланырга чакыруын күрәсең.
Әдәбиятыбыз аксакалы Афзал ага Шамовның истәлекләренә караганда Фатих Әмирханның яшьләргә теләге шундыйрак булган. «Дөньяда зур әдәбиятлар, зур язучылар бар Рус әдәбиятын мин шундый зур әдәбиятларның берсе итеп саныйм.. Безнең яшь язучы- ларыбыэ, үз әдәбиятыбызны ныклап, бик тырышып өйрәнү белән бертә. шул җәүһәрләрне дә белергә, өйрәнергә, алардан үрнәк алырга тиеш дип табам мин. Дөньяда Пушкин иҗаты бар. Толстой. Тургенев Чехов һәм Максим Горький иҗаты бар Алар бөек язучылар, бөек реалистлар. » («Казан утлары», 1966, 1 сан).
Фатих Әмирханның үз иҗаты да рус реалистик әдәбиятының бай тәҗрибәсен уңышлы үзләштерүгә мисал була ала Без бу язмабызда бер үк чор тудырган иҗтимагый тенденцияләрнең ике әдәбиятта ни рәвешле чагылыш табуын күздән кичермәкче булабыз. Ягъни, рус һәм татар әдәбиятларының күренекле әдипләре А. П Чехов һәм Ф Әмирхан иҗатларында бу тенденцияләр ничек чагыла?
Горький бик дөрес язып калдырганча. Чехов яңа төр драма сәнгате тудырды, әдәбият һәм театр тарихына бөек демократ һәм гуманист, кыю новатор булып кереп калды. 1896 елда язылган «Акчарлак» әсәре аны аеруча җитди һәм үзенчәлекле драматург итеп танытты.
Чеховка кадәр яшәгән драматургиядә шундый язылмаган галәп бар иде әсәрдә нинди дә булса бер гадәттән тыш вакыйга килеп чыгарга тиеш һәм шуннан соң инде персонажлар бер-берсе белән конфликтка керергә тиешләр. Мондый очракта, билгеле, һәр бәхетсезлекнең. күңелсезлекнең конкрет гаеплесе, сәбәпчесе күренеп, аңлашылып тора. Ә менә Чеховның соңгы пьесаларында алай түгел. Анда күренеп торган көрәш яисә интрига юк Автор фикерләрен турыдан-туры белдерүче уңай герой да күренми. Геройлар арасында конфликт туа калса, ул да чишелми, ә бары тик кемнеңдер йөрәген генә җәрәхәтли. Персонажлар күбрәк үзләренең гадәти тормышлары белән яшиләр, сөйләшәләр һәм еш бәхәсләшәләр. Шулай итеп, А П Чехов бер үзәк герой һәм хәлиткеч бер вакыйга принцибыннан катгый рәвештә баш тарта Ул әсәр барышында әле бу, әле теге персонажны яктыртып ала, һәм ул персонаж, үзенә никадәр урын һәм әһәмият бирелүгә карамастан, төп фигура булып күренә
Ф. Әмирханның 1915 елда язылган «Тигезсезләр» драмасы шулай ук буржуаз җәмгыятьнең кешелексез асылын фаш итүгә юнәлдерелгән. Бусы, әлбәттә, һәрбер гуманистик әдәбиятка хас уртак тенденция Ә менә конкрет караганда татар әдибе үз пьесасын бөтенләй башкача төзи. «Тигезсезләр» өч кисәктән тора Беренче пәрдәне нигездә озакка сузылган төенләнеш дияргә була һәм ул традицион ысулда иҗат ителгән. Пьеса абый кеше белән сеңелнең үзләренең туганы Рокыя турында сөйләшүеннән башланып китә. Аннары инде яшьлек һәм дәрт ташып торган Рокыя үзе килеп керә. Гәрчә әсәрнең алдагырак күренешләрендә аңа турыдан-туры кагылмаган өлешләр булса да. Рокыя, барыбер. барысын бергә җыеп торучы ниндидер бер үзәк нокта сыман яши
Пьесаның башыннан ук диярлек музыка яңгырый. Рс«ыя дәртләнә-дәртләнә пианино уйный. Шулай итеп музыка әсәрнең бөтен барышына ямь биреп кенә калмый, ә катнашучы геройларның эчке дөньясын ачу чарасы да булып тора Рокыя мисалында исә дәртле музыка гадәти һәм күнегелгән тормыштан күтәрелергә теләү сыман кабул ителә Беренче пәрдә ахырында Рокыяның: «Мин рәссам булырга телим!»—дигән сүзләре тәэссоратны тагын да көчәйтеп җибәрә.
«Тигезсезләр»нең икенче пәрдәсе бүтәннәреннән нык кына аерылып тора. Биредә инде вакыйга җәй көнендә, дачада бара Табигатьнең яшәргән, җанланган чагы. Кешеләрне дә шундый ук халәт биләгән. Әмма юк дигәндә дә борчулы авазлар ишетелгәләп китә. Чөнки Рокыяның рәссам булу хыялының тормышка ашмаячагы беленә башлаган. Ләкин ул үзе әле һаман ашкына, фикереннән кире кайтырга теләми. Икенче бер герой аңа карап бер дә юкка гына «Рокыя, сиңа ефәк канатлар бик тә килешер иде!»—дими
Бу пәрдәдә сизелгән борчулы авазлар өченче пәрдәдә үзләренең иң зур киеренкелегенә ирешәләр Табигатьтә дә инде җәй үткән. Көн дә кичкә авышкан. Геройлар да берәм-берәм ачылып, акланмаган өметләре, чынга ашмаган мәхәббәтләре хакына сөйләшәләр.
Ф
Шулай итеп. Ф Әмирханның «Тигезсезл әрмендә күренеп торган бер зур вакыйга юк. Анда да геройлар үзләренең күңелләре ташып, булып киткән минутларда гьна ачьь лалар һәм шуның белән билгеле бер әһәмият алалар. Ә тулаем тормыш өчен алар барысы да бертигез. Үзара караганда исә алар — тигезсезләр.
А. П. Чеховның ■Акчарлак»ында гомер юлы башында торучы яшь кыз Нина күрсәтелә Ләкин аның баштагы хыялы әле зур данга ирешүдән генә гыйбарәт. Тик тормышның байтак четерекле якларын күргәннән соң гына. Нина чын мәгънәсендә халыкка һәм сәхнәгә хезмәт итү юлына баса.
«Тигезсезләрндә дә һәм шулай ук кАкчарлак»та да мәхәббәт темасы шактый киң яңгыраш ала. Әмма, шулай булса да, ул барыбер әсәрләрнең төп хәрәкәтләндерүче көче түгел. Ул бары тик геройларның аерылгысыз өлеше генә. Бу сызык әсәрдәге төп күренешләргә бик үк бәйләнмичә генә, үзенә аерым гына бара кебек. Чөнки герой һәм героиняларның тормыш коруларында да. бала-чага булдыруларында да әлеге олы хиснең катнашы юк диярлек
Аның каравы. -Акчарлак»та мәхәббәт темасы белән әдәбиятонгать темасы шактый тыгыз үрелгән А.*П. Чехов геройлары җай чьккан саен яңа чор әдәбиятына һәм сәнгатенә карата үз фикерләре белән бик теләп уртаклашалар. Автор үзе дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирә.
Ф. Әмирханның мТигеэсезләриендә, билгеле, әдәбият-сәнгать проблемалары алай ук киң яктыртылмый. Чөнки әле бу вакыт әдипнең үзен дә, прогрессив карашлы бүтән интеллигентларны да икенчерәк уйлар—хальк язмышы, аның киләчәге нинди булу борчый. Әсәрдә әлеге фикерләр язучы Сөләйман образы тирәсенә тупланыбрак бирелә. Икенче бер интеллигент Габдулладан аермалы буларак, ул халкына, аның көченә һәм киләчәгенә ышана. Сөләйман халыкның алга баруына интеллигентларның ничек, ни рәвешле ярдәм итә алулары хакында уйлана. Чын интеллигент нинди булырга тиешлеген күзаллый. Гасыр башындагы иҗтимагый тенденцияләрне нечкә тойган Ф. Әмирхан үзенең бу образы белән бик тә әһәмиятле фикерләр әйтә.
«Акчарлакта геройларның әдәбиятка ике төрле карашлары шактый киң яктыртыла. Яшь драматург Треплев башта тормыштан аерылган иҗат белән мавыга, өр-яңа формалар уйлап чыгарырга ашкына. Аның антиподы Тригорин исә сыналган рәвештәге һәм җиренә җиткереп эшләнгән нҗаг ягында. Пьеса ахырында Нина сәнгатьнең чын юлын таба. Треплев та яшьлек мавыгуларын онытып бара. Ул инде хәзер: «Мин һаман ныграк шундый фикергә ышана барам — кеше чын иҗат вакытында бернинди форма турьнда да уйлап тормый, ул бары тик күңелендә, җанында ташыганны, кайнаганны кәгазьгә генә
•Тигезсезләрпдә дә пьеса ахырына геройлар байтак үзгәреш кичерәләр. Практик омтылышлы кешеләр үз теләкләренә ирешә' Гомәр кибет ача, сеңлесе Сәлимә аның ярдәмчесе булып эшли башлый. Рухи омтылышлылардан Рокыя исә гимназия тәмамлый. Ул һаман да иркә-ягымлы кыз. һаман «тел бистәсе!'. Ләкин хәзер инде днда да киләчәк турында уйлану бар Рокыя инде хәзер кешеләр хакында җитдирәк итеп фикер йөртә, үзеннән дә күбрәк таләп итә Биредә, менә шушы образда. Ф. Әмирханның хатын-кыз идеалы да байтак дәрәҗәдә чагылыш таба
Шулай итеп, егерменче гасыр башының яңа чынбарлыгын чагылдыруда ике зур әдәбиятның ике зур әдибе һәркайсы үзенчә эш итә. сәнгатьнең төрле ысулларын, юлларын файдалана. Әмма иҗтимагый үсешнең яңа тенденцияләре—уртак уйлар — аларның иҗатларын бер-берсенә шактый якынайта да.
Ике олы әдипнең әсәрендә дә сәнгать чараларының киң диапозонын күрәсең: анда тирән моңсулык та, җитди уйлану да, яшьлек дәрте дә һәм юмор да бар. Әмма шунысын басым ясап әйтергә кирәк — боларның һәммәсе ахыр чиктә кеше шәхесен изә торган тормыш шартларын күрсәтү өчен, шул чынлыкны төрле яклап ачу өчен хезмәт итә.
Тарихка бөек гуманист булып кереп калган һәр ике әдип үз әсәрләрендә кешенең бәхетле тормышына бару юлын эзлиләр Алар яшәү шартларын яхшырту, аны кешелекле итү чараларын табарга телиләр. «Кеше чын-чыннан кеше булып яшәсен өчен, аның бөтен матур сыйфатлары ачылсын өчен тормыш үзе нинди булырга тиеш?»—бу язмада каралган һәр ике әсәрнең иң калку куелган проблемасы әнә шул.
Ф Әмирхан үз иҗатында яңа үрләр яулый барып, элекке драматургия тәҗрибәсен ныклап үзләштергәннән соң. яңа чор тенденцияләрен уңышлы чагылдыру нәтиҗәсендә беренче психологик драма иҗат итте. Аның бу мөһим адымы киләчәктә татар драматургиясенең киң сулыш алып социаль, психологик тирәнлектә үсеп китүен хәзерләште, һәм инде, әлбәттә, хәзер барыбыз да күреп торабыз әдип үзенең хыялында күрергә теләгән шартлар да барлыкка килде— илебездә кеше шәхесе һәр яктан матур үссен өчен бөтен шартлар булдырылды