ТЫНГЫСЫЗ РУХЛЫ КИТАП
әнкыйтьче Фәрваз Мнңнуллинкың яңа китабы дөнья күрде. Ул • Талантлар юлы»1 дип атала. Бу китапның автор өчен истәлекле һәм әһәмиятле ягы — аның чирек гасыр дәвам иткән тәнкыйть эшчәнлеген гомумиләштереп, үзенә күрә бер йомгак ясап, түгәрәкләп куюында. Китапның
I >|>вяа Миңнуллин Тллпитлвр юлы. Калай. Татар- 't ••• китап ившрияты, 1084 эчтәлеге дә шушы максатка җайлашкан: ул авторның төрле елларда күптөрле мәсьәләләр уңае белән һәм төрле темаларга язган унҗиде мәкаләсен эченә ала.
Тәнкыйтьче — ул шулай ук иҗат кешесе. Бер дә юкка гына әдәби тәнкыйтьне матур әдәбиятның табигый бер тармагы дип санамыйлар. Тәнкыйтьченең әдәби процесста башкарган гаять тә җитди вазифасы аның эшчәнлеген дә барлап карауны.
Т
үсеш юлына күз салуны сорый Шуңа күрә дә
табигый рәвештә аерым бер проблемага
багышланган китаплар белән бергә тән-
кыйтьченең иҗатын гомумиләштереп күз
алдына бастыра торган җыентыклар басыла
тора
Китаптагы мәкаләләрне укып чыккач,
Фәрваз Миңнуллинның үзе сайлаган авыр
өлкәдә—әдәби тәнкыйть өлкәсендә озак еллар
дәвамында ихлас күңелдән бирелеп хезмәт
итүен, төпле белемгә, ачык карашка, төгәл
зәвыкка, мөстәкыйль принципиаль фикергә ия
булуын, тәнкыйтьче буларак профессиональ
осталыгы үсүен ачык күрәсең.
Ф Миңнуллинның тәнкыйть мәкаләләре
алтмышынчы елларда күренә башлады. Аның
әдәби тәнкыйтьтәге беренче адымы ук Г.
Нигьмәти исеме белән бәйле: 1960 елны ул
төнкыйтьче-галимнең нәшриятта- басылып
чыккан сайланма әсәрләренә рецензия яза.
«Әдәбиятыбызның күренекле галиме» исемле
әлеге мәкаләсендә үк яшь авторның үзе яза
торган материалын ныклап өйрәнүе, Г.
Нигьмәтинең хәзерге укучыларга аз таныш
булган бай иҗатын киңлеге белән иңләп алырга
омтылуы, иҗатын 20—30 елларның эстетик
фикер атмосферасы белән тыгыз бәйләнештә
каравы, тәнкыйтьченең уңышларын күрсәтә
алу, йомшак якларын исә шул чорның эстетик
фикер дәрәҗәсе белән аңлатуы, гомумән, аны
олы талант иясе итеп каравы ачык күренде.
Яшь тәнкыйтьченең бу күзәтүләре әле дә
үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Ф.
Миңнуллин тәнкыйтьченең үсешен дә күрә,
йомшаклыкларыннан арына баруын күзәтеп,
аны дәлилле итеп аңлата.
Тәнкыйть һәм әдәби тәнкыйть тарихы
өлкәсендәге беренче адымнарыннан соң, Ф.
Миңнуллин игътибарын хәрәкәттәге әдәби
процесска юнәлтә, бигрәк тә проза тармагы
аның күңеленә ныграк хуш килә. Моңа аның
аспирантурада укуы, өйрәнү объекты итеп татар
совет повестен алуы нык йогынты ясый. Әдәби
процессның үзендә актив катнашу, әдәбият
дөньясының үзәгендә кайнау (Ф. Миңнуллин куп
еллар дәвамында «Казан утлары» журналының
тәнкыйть бүлеген җитәкләде. Татарстан
Язучылар союзы председателенең урынбасары
булып эшләде) тәнкыйтьченең заман тойгысын
тагын да үткенәйтә, әдәбиятның өлгергән
мәсьәләләрен күреп алырга һәм аларга
җәмәгатьчелекнең игътибарын тупларга ярдәм
итә. Тәнкыйтьченең активлыгы мәсьәләсе генә
җәмгатьче- лекне бераз сәерсендереп куя:
белеме дә бар, фикере дә бар, яза Да белә, әмма
нигәдер мәкаләләре сирәгрәк күренә. Ф.
Миңнуллинның характеры шундый: үзен
тәнкыйтьче буларак күрсәтергә дә. кайберәүләр
кебек кыбырсып алгы планга чыгарга да, күп
язуы белән шаккатырырга да омтылмый. Ул
кабаланмыйча гына яши, фикерен җитди
уйланганнан соң. берничә кат үлчәгәннән соң,
мәсьәләнең төбенә төшкәннән соң гына әйтергә
ярата. Шуңа да аның бәяләре төпле, нигезле
булып яңгырый.
Җыентыкның әһәмияте тәнкыйьченең күп
еллык эшчәнлеген гомумиләштерү белән генә
чикләнми. Ул — хәзерге әдәби процессның
байтак әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрүе,
әдәбияттагы затсызлыкка, уртачалыкка каршы
көрәшеп, язучыларның һәм укучыларның
эстетик фикерләренә актив йогынты ясарга
омтылуы белән дә игътибарга лаек.
Матбугатта еш кына «Тәнкыйтьче язучы
өченме, укучы өченме иҗат итә?»— дигән
схоластик бәхәсләр кузгалып куя. Тәнкыйтьнең
язучыны күздә тотып язылганы да, укучыга
адресланганнары да була. Бу— мәгълүм нәрсә.
Шул ук вакытта тәнкыйть- ченең язучыны һәм
укучыны бердәй күздә тотып иҗат иткән
мәкаләләре дә языла. Хәзерге әдәби
процессның үсеш тенденцияләрен ачыкларга,
иҗат кешесенең яки әдәби әсәрнең катлаулы
серләрен ачарга багышланган мәкаләләрне мин
шундый типтагы хезмәтләргә кертеп карыйм.
■Талантлар юлы» җыентыгында укучыга
язучы яки тәнкыйтьче турында информация
бирүне, язучының иҗатын юбилей уңаеннан
бөяләп узуны, аның аерым әсәрләрен аңлатуны.
аерым китапларын укучыга тәкъдим итүне күздә
тотып язылганнары да бар Андый пландагы
мәкаләләрнең, рецензияләрнең кирәклеген
инкарь итмәстән, мин бу юлы тәнкыйтьченең
икенче типтагы — язучының һәм укучының
эстетик фикренә йогынты ясау рухында, хәзерге
әдәби процессны тикшерү, язучы турында
уйлану юнәлешендә иҗат ителгәннәренә
игътибар юнәлтмәкче булам. Төрле елларда
иҗат ителгән мәкаләләрне бер тирәгә тән-
кыйтьченең әдәбиятка әнә шундый актив
мөнәсәбәте. әдәбият язмышы турында
борчылып уйланулары туплый, аларны язучы
өчен дә. укучы өчен дә бердәй кызыклы
Тәнкыйтьчене әдәби тормышның ниндирәк
мәсьәләләре борчый соң? Куп алар Үзе дә әдәби
процессның үзәгендә кайна! айга оештыручы
вазифасын практик яктан башкарып килгән! ә.
Фәрваз Миңнуллин игътибарын әдәбият
үсещенең бик тә җитди, өлгергән, актуаль һәм
әһәмиятле мәсьәләләренә юнәлтә. Аларның
барысын бергә җыйнал, гомумләштереп:
«Заман темасы һәм аны язучының югары
сыйфатлы итеп сурәтләве» дип атарга мөмкин
булыр иде. «Әдәбият һәм үгет-нәсихәт» (1970)
исемле мәкаләсендә, мәсәлән, ул җитмешенче
елларда балалар өчен язылган йөзгә якын хикәя
белән танышып чыга һәм аларны анализлап,
«бүгенге балалар прозасының йөзен урта кул
хикәяләр билгели»,— дигән фикергә килә. Шуңа
күрә ул игътибарын, мактаудан биг-
рәк, кимчелекле якларга, балалар әдәбияты
алдында торган бурычларга юнәлтә узен
борчыган фикерләре белән уртаклаша
Тәнкыйтьчене балалар прозасын зәвыксыз
әсәрләр, арзанлы акыл сатуга корылган,
кызыксыз язылган, дулкынландырмый торган
хикәяләрнең басып китүе, алар арасында И.
Газиның «Ак сирень», «Сиртмә койрык» кебек
затлы хикәяләре сирәк очравы борчый
Авторның ясаган нәтиҗәсе хәзер дә
уйландыра: «Балалар өчен язылган хикәяләргә
куела тор'эн төп шарт шундый алар
укылырлык, мавыктырырлык булсыннар! '
Бала булып кылану гына җитми. Бездә исә
нәниләр тормышыннан нигездә олылар өчен
генә кызык тоелырдай якларны сайлап
язылган әсәрләр күбәеп бара Хикәяләрдә чын
бала образлары белән азрак очрашабыз
Алардан бигрәк, бала булып кыланучы, ләкин
балаларның гадәт- холыкларын,
психологиясен өстән-өстән генә белгән
авторлар үзләре өстенлек итә» (47 б).
Прозага кагылышлы бер өлкә дә автор
игътибарыннан читтә калмый. Кайберләрен ул
киңрәк итеп ала, алар турында төплерәк
тикшеренүләр алып бара Әйтик, повесть
жанрындагы үзгәрешләрне ул аеруча тәфсилле
күзәтә. Кайберләренә исә андый ук җентекләп
тукталмаса да, мәсьәләне мөгезеннән тотып
күтәрә язучыларның да, укучыларның да
игътибарларын әнә шул мәсьәләләргә юнәлтә
Бер мәкаләсе турыдан-туры «Романга ни
булды» дип атала. Татар әдәбиятында роман
жанры чыннан да тигез үсми, сугыштан соңгы
чорда бер күтәрелеп ала да, алтмышынчы
елларның ахырларына. җитмешенче елларга
таба тыныбрак кала Сан ягы зарланырлык
түгел икән — күп язалар романны Әмма сыйфат
ягы. аның камиллеге күп калыша, мавыгып
укырлык романнар иҗат ителми
Ф Миңнуллин бөтенесен дә кара буяуга
буямый Ул Н. Фәттахның «Сызгыра торган
уклар» кебек сәнгатьчә затлы итеп
эшләнгәннәрен дә күрсәтеп уза. Хәзерге иҗат
ителгән романнарда тормышчан һәм
ышандырырлык итеп сурәтләнгән аерым
күренешләрнең, образларның булуын да әйтә
Әмма зуррак таләпләр куя^ автор. Бу
мәсьәләне бөтен әдәбият үсеше күләмендә
алып карый Ә шулай караганда күп романнар
кечерәеп, вакланып кала. «Пешүе җитмәгән аш»
белән чабыштыра тәнкыйтьче андый
әсәрләрне Төрлесендә төрле кимчелек берсе
романдагы барлык геройларны һәм
вакыйгаларны бергә тупларлык төп идеяне
ачыклап бетермәгән икенчесе көнкүреш
материалын «дыңгычлап» тутырган,
өченчесенә дәрт һәм кайнарлык җитми.
дүртенчесенең укучыга әйтер сүзе юк,
бишенчесен укып булмый — авыр тел белән
язылган.
Тәнкыйтьче роман өлкәсендәге авыру
күренешләрне ачык күрсәтеп кенә калмый,
аларны ничек дәвалау, ул кимчелекләрдән
ничек котылу турында да фикер йөртә. Автор
дөрес яз1анча, сүз әсәрләрнең сыйфаты
турында барса да, бу әдәби технология
мәсьәләсе генә түгел. Ул әдип карашының
киңлеге һәм тирәнлеге, үзенә хас концепциянең
булуы, масштаблы итеп фикерли алуы белән
бәйле. Тәнкыйтьче үткәндәге бай тәҗрибәне
ныклабрак үзләштерү, күп милләтле совет
әдәбиятының казанышларын өйрәнү Һәм
файдалану турында сүз алып бара
Ф. Миңнуллинны роман һәм повесть кебек
күләмле жанрлар гына түгел, хикәя кебек кече
формалы жанрларның торышы да
кызыксындыра. «Хикәя һәм хикәячеләр» (1983)
мәкаләсе нәкъ әнә шундый тынгысыз борчылу
рухы белән сугарылган тәнкыйть
мәкаләләренең үрнәге була ала Автор хикәя
жанрының үсешен күзәтеп, илленче елларның
урталарыннан хикәя «туфрагы ашланмаган гөл
кебек сүрелә һәм саргая, шиңә башлый», «бер
урында таптана, бер югарылыкта кала бирә»
дигән фикергә килә Хикәяләр аз түгел икән,
әйбәт хикәяләр аз! Автор сирәк булса да
тәҗрибәле әдипләр тарафыннан уңышлы
хикәяләр язылуын да, Ф Яруллин, Ф
Шәфигуллин- нарның юмористик-сатирик
хикәя төрләрен җанландыруларын да, М.
Галиев. Ә Гаф- фар. Н. Гыйматдинова, К.
Кәримов кебек яшьләрнең хикәягә
тартылуларын, уңышлы гына әсәрләре белән
күренүләрен дә уңай тенденция буларак
билгеләп үтә Шул ук вакытта ул хикәяне бер
урында таптануга китергән кимчелекле
якларны ачуга да игътибарын киметми.
Әдәбиятның сугышчан һәм оператив, шул ук
вакытта кыен һәм авыр жанры санатан
хикәянең хәзер cyi ыш- чанлыгын киметүен,
әдәби яктан төссезләнүен тәнкыйтьче конкрет
мисалларда күрсәтә «Безнең хикәячеләр
матбугатка язарга уйлаган, язар) а җыенган
әсәрләрнең киңәйтелгән проспектын, планын
гына бастырып чыгаралар. Аерым
хикәячеләргә язучы буларак өлгергәнлек,
фикер тирәнлеге, чын мәгънәсендә гражданин
булу җитми Алар вак мәсьәләләрдән зур
фәлсәфә чыгарырга азапланалар, я булмаса
зур мәсьәләләрне ваклап, кечерәйтеп
ташлыйлар. », « ..безнең хикәяләрдә охшаш
эпизодлар, кабатлан) ан ситуацияләр очрый»...
(54 6.) Мондый конкрет анализ, жанр
торгынлыгының сәбәпләрен төрле яктан ачу,
әлбәттә, хикәянең үсүенә уңай тәэсир ясаячак
Фәрваз Миңнуллин хәзерге татар романы
яки хикәясе турында күзәтү ясыймы, татар
совет прозасының илле еллык тарихи үсеш
юлын гомумиләштерәме, М. Әмир, Ә Еники, X.
Туфан, Р Төхфәтуллин, М Мәһдиев, Ә Баянов.
М. Маликова, М Рафиков, Р Мостафин кебек
әдипләрнең иҗат портретын күз алдына
бастырамы — ул үзенең һәм укучыларның игъ-
тибарын әдәбият өчен бик тә әһәмиятле
мәсьәләгә — талант төшенчәсенә юнәлтә
Җыентыкның исеме дә «Талантлар юлы» дип
очраклы рәвештә генә сайланмаган. Тәнкыйтьче
фикеренчә. әдәбиятны талантлар тудыра Шуңа
да ул язучы иҗатын тикшерүгә, аның
үзенчәлекләрен ачуга, язучы турында фикер
әйтүгә җитдилек һәм җаваплылык белән якын
килә, әдипнең әсәрләрен саклык һәм илтифат
белән тикшерә, тәнкыйть фикерен язучының кү-
ңелен рәнҗетмичә әйтергә омтыла
Талант төшенчәсен Ф Миңнуллин әдәбиятның
техникасын үзләштерүгә яки әдәби осталыкка
кагылышлы тар юнәлештә генә карамый. Ул аны
шәхескә табигый тумыштан бирелгән сәләт
рәвешендә, әмма халык байлыгы итеп күз
алдына китерә. Бу кыйммәтле хасиятне
тәнкыйтьче иҗат кешесенең иле, халкы, заманы
алдындагы җаваплылыгын тоюы белән тыгыз
бәйләнештә карый Шушы фикергә нигезләнеп.
ул, мәсәлән, тырышлык белән генә балалар
язучысы булып булмый, аның өчен балалар
язучысы булып туарга кирәк дигән фикерне
хуплый.
Хикәя турындагы мәкаләсе дә сүзне талантка
китереп бәйләү белән тәмамлана: •Инде килеп,
безгә тагын бер хакыйкатьне аңларга вакыт хикәя
— әдәбиятның иң кыен, иң авыр жанры. Хикәя
жанрына әдәбиятыбызның иң талантлы көчләре
алынсын иде Шул чагында гына әйбәт хикәяләр
артачак, шунда гына хикәя жанры чын-чынлап
алга китәчәк» (62 б ).
Талантның төп көчен ул иҗат кешесенең
кешене, тормышны ни рәвешле ярата алуында
күрә. Бер мәкаләсенең исеме үк • Ярату» дип
атала. Биредә ул матур әдәбиятның тәрбияви
йогынтысы һәм тәэсир көче беренче чиратта,
язучының тормышка, кешеләргә булган
мөнәсәбәте белән билгеләнүе турында да сүз
алып бара. •Татар әдәбияты тарихыннан
китерелгән күп мисалларга нигезләнеп. Г. Тукай. Г
Иб- раһимов, Ф. Әмирхан. Ш. Камал, һ. Такташ. М.
Җәлил, С. Хәким әсәрләренә таянып. әдәбиятның
нигезендә кешене ярату хисе ятуын аңлата.
«Күренекле талант ияләре».— дип фикер йөртә
тәнкыйтьче,— әсәр язуның теге яки бу
алымнарын, әдәби техниканы гына
үзләштермәгәннәр, гади хезмәт кешесенә, кеше
хисләренә .хөрмәт. мәхәббәт белән карарга да
өйрәнгәннәр Аны тагы да үстергәннәр — туган
илгә мәхәббәт хисе белән баетканнар» (74 6) Бик
тә гыйбрәтле сүзләр Хәсән Туфанга багышланган
«Җыр йөрәктә туа» мәкаләсендә ул халыкны,
илне, кешеләрне ярату хисенең ни рәвешле
шагыйрьне югары күтәрүен, талантны
билгеләүче олы хасият булыр әверелүен тикшерә
Ул сүзне шагыйрьнең -Кер чайкыйлар кызлар»
исемле шигыреннән башлый да, кешене ярату
фикерен аның бөтен иҗаты киңлегендә карый.
«Елларны яхшыртасы килү, җирне агартырга
теләү — Туфан поэзиясенең буеннан-буена
кызыл җеп булып сузыла барган төп мотив...—
дип яза тәнкыйтьче.— Шигырьләрендә ил
язмышы да. үз язмышы да Алар бик тә охшашлар.
Туфан поэзиясе — ифрат дәрәҗәдә ихлас поэзия.
Шигырь язу — аның һөнәре генә түгел, яшәү һәм
көрәш рәвеше дә, табигый халәте дә (129 6 ).
Шушы ук фикерен — язучы кешене ихлас
яратырга тиеш.— дигән карашын Фәрваз
Миңнуллин Рафаэль Техфәтуллинның
хикәяләрен һәм повестьларын җентекләп
тикшергән. «Ир язмышы — ил язмышы»
мәкаләсендә дә. Әмирхан Еникинең прозаик
әсәрләрен үзәккә куйган «Намус эше» мә-
каләсендә дә, Әхсән Баянов повестьларын
тикшерүгә багышланган «Шагыйрьнең прозасы»
мәкаләсендә дә ныклап үткәрә, тормышка һәм
әдәбиятка бәйле күп мәсьәләләрне шушы
яссылыкта карый
Тәнкыйтьченең осталыгы язучыдагы әлеге
изге хисне — тормышны, кешеләрне матуррак итү
белән януны әдәби анализда калку итеп, алгы
планга чыгарып күрсәтүендә генә дә түгел.
Фәрваз Миңнуллин талант дәрәҗәсен билгеләүче
бу хасиятнең һәр язучыда үзенчәлекле рәвештә
ачылуына да игътибарын юнәлтә һәм
әдипләрнең сурәтле фикерләүләрендәге
аермалыкларны оста итеп анализлап күрсәтә.
Тәнкыйтьче М. Әмир. Ә. Еники. Р Төхфәтуллин. М.
Мәһдиев кебек әдипләрнең үзләренә хас талант
стихияләрен аеруча дәлилле һәм конкрет итеп
күрсәтүгә ирешкән.
Озак вакытлар дәвамында тәнкыйтьтә Әхсән
Баяновның прозасы бәхәсләр кузгатып, төрле
фикерләр уятып килде. Ф Миңнуллин
«Шагыйрьнең прозасы» (1983) мәкаләсендә
беренче буларак шагыйрьнең прозасына төпле
анализ ясады, аның талант үзенчәлекләрен ачык-
лап. язучыны сәнгатьче катлаулылыгында ачып
бирде. Шуның белән ул Ә. Баянов иҗатын
бәяләүдә һәртөрле аңлашылмаучылыкка чик
куйды.
Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллинның
«Талантлар юлы» җыентыгындагы аерым
бәяләр, фикерләр белән килешмәскә дә,
бәхәсләшергә дә мөмкиндер. Тезис рәвешендә
генә әйтелеп калган, дәлилләүне сорый торган
фикерләр дә очрый торгандыр. Әмма шунысы
бәхәссез, бу җыентык язучыны да. укучыны да
ваемсыз калдырмый. Бүгенге тормыш һәм
әдәбият турында уйландыра, хәзерге татар
әдәбиятын, аның үсеш тенденцияләрен тирәнрәк
аңларга ярдәм итә. язучыларның уңышлары өчен
сөендерә, кимчелекләре өчен көендерә.
«Талантлар юлы»— уйлы, хисле, тынгысыз
рухлы китап Ул тәнкыйтьнең хәзерге әдәби
процесста актив катнашып, эстетик фикерләүгә
сизелерлек йогынты ясарга омтылуы „ры»«,