Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРАДИЦИЯЛӘР ЯҢАРГАНДА

әссамнарның Палангадагы иҗат йортында мин Гүзәл Вәлиева-Сө- ләйманованың «Совет Татарстанының монумеиталь-декоратив сәнгате - исемле китабына юлыктым һәм аны зур канәгатьләнү белән «бер тында* укып та чыктым. Алдан ук шуны әйтим, яшь татар галименең әлеге хезмәте миндә, әзербәйҗан халкының күп тасырлык монументаль-декора- тив һәм сынлы сәнгатьләре тарихын шактый еллар буе өйрәнүче буларак, тирән кызыксыну уятты. Татарстан китап нәшрияты, хезмәтне рус телендә чыгарып, башка республика белгечләренә дә галимнең эзләнүләре белән танышырга мөмкинлек тудырган
Өч бүлектән торган әлеге китап татар халкының монумеиталь-декоратив сәнгатен тулаем колачлый һәм гасырлар буе тупланган бай мирас белән дә таныштыра. Күпләгән фактик материалны төрле яклап өйрәнү нәтиҗәсендә. милли монумеиталь-декоратив сәнгать үсеше этаплары тарихи эзлеклелектә ачыла Әйтик, беренче бүлектә Болгар дәүләтенең VIII—X гасырлардагы культурасына бәйле борынгы ядкарьләрдән алып XIX һәм XX гасыр башына караган халык иҗаты әсәрләрен колачлаучы мирасның төрле катламнары тикшерелә. Милли төзелеш сәнгате белән монумеиталь-декоратив сәнгать тарихы китапта бербөтен процесс буларак күзәтелә Урта гасыр татар сәнгате буенча күренекле белгеч Ф Вәлиев хезмәтләренә, шулай ук башка тарихчы-галимнәр. археологлар һәм этнографларның эзләнүләренә таянып, үзе тикшерә торган материалны автор сәнгать белеме мәсьәләләре белән бәйләп өйрәнә Халык художество традицияләренең башлангычын ул Болгар дәүләте сәнгатендә таба, милли стиль үзәнчелекләрен сәнгатьчә орнаментация җирлегендә ачып бирә Милли бизәк төшерү сәнгатенә исә үсемлек мотивларын «уйнату» мөмкинлеге, шәрык орнаменты шикелле катгый, кануннарга сыешмау һ. б. шундый үзәнчелекләр хас. Болгар корылмаларындагы бизәкләр үзенчәлеген автор төп архитектур-конструктив формаларны калку итеп күрсәтүдә мөһим роль үтәүче архитектур декорга җыйнак-тыгыз композиция хас булуында күрә
Идел буе болгарларының декоратив сәнгате принциплары, Г. Вәлиева-Сөләйманова до- кументаль-декоратив сәнгать җирлегендә ышандырырлык итеп раслаганча, татар сән-гатенең яңа төрләрен формалаштыруда, тот-рыклы иҗат традицияләре барлыкка китерүдә нигез булып хезмәт итәләр Монумеиталь- декоратив сәнгатьнең ташта, гипста уеп ясала торган төрләре (шул исәптән коелмалар һәм штамповкалар) һ. 6 үрнәкләр Казан ханлыгы чоры архитектурасында, бигрәк тә орнамен-тациядә, архитектур-декоратив (фронтон уемнары һ. б). төсле (полихромия) компо-зицияләрдә— XVI гасырдан соңгы халык төзелеш сәнгатендә киң үстерелеш таба.
Китапта XVIII гасыр уртасыннан соң тө-зелгән шәһәр архитектурасы декоры үзен-чәлекләренә дә игътибар юнәлдерелә Билгеле булганча, әлеге чорга караган декорга шул замандагы рус архитектурасына хас стильләр — классицизм, барокко һәм соңрак эклектика (Мәрҗани, Апанай, Әҗем мәчетләре һ. 6.) йогынтысы сизелә, һәм, автор • әйткәнчә. XIX гасыр ахырына биналарның гомуми архитектур йөзе һәм аларның декорлары милли үзенчәлекләрен сизелерлек дәрәҗәдә югалталар. Шул ук вакытта бу гасыр башында милли профессиональ сәнгать тууы өчен мөмкинлекләр ачыла. Хезмәтнең алдагы бүлекләрендә нәкъ менә шушы чор яктырты-
Татарстан монумеиталь-декоратив сәнгате-нең 1917 елдан алып 50 нче елларга кадәрге үсешен анализлаганда, автор тарафыннан моңарчы билгеле булмаган яңа материал — республикадагы монументаль пропаганданың ленинчыл планын тормышка ашыру чараларына бәйле архив документлары, шәһәр йөзен чагылдырган фоторәсемнәр китерелә Әлеге бүлектә Казан рәссамнарының (В Богатырев, Ф Гаврилов, К. Чеботарев, Ф. Таһиров һ. б.) яңа революцион тематиканы үзләштерү, ар-хитектурада мөстәкыйль сурәтләү стиле бул-дыру юнәлешендәге иҗади эзләнүләре күз- аллана. монумеиталь-декоратив сәнгать формаларының беренче үсеш тенденциясен билгеләүдә революцион графиканың мөһим роль уйнавы ассызыклап әйтелә. Яшь галимнең егерменче еллар монументаль сәнгатен өйрәнү буенча әһәмиятле эш башкаруы совет сәнгате тарихын өйрәнүче танылган белгеч В Толстойның «Совет монументаль сәнгатенә нигез салганда» исемле китабында уңай яктан билгеләп үтелә. Сәнгатьчә яңа чишелешләр эзләүне, чыннан да, яңа милли формалар та- бу юнәлешендәге башлангычлар белән бәйләп карарга кирәк. Мәсәлән. А Платунова «агитка»ларында татар орнаментлары, гарәп хәрефләре һәм башка традицион формалар-ның декоратив үзенчәлекләрен куллану, скульптор В Богатыревның революционер М. Вахитовны гәүдәләндергән эшендә милли архитектура формаларын файдалану дөрес һәм табигый юл буларак аңлатыла. Китапның әлеге бүлегендә, архитекторлар И. Гай- нетдинов. Р Мортазин. И. Вәлиев һ б.ларның эшләренә нигезләнеп, 1930—1950 еллар милли архитектурада декоры стилистикасына җентекле анализ ясала, аерым алганда, рәссам Ч. Әхмәровның стена бизәкләре цикллары. беренче татар скульпторы С. Ахунның монументаль-декоратив әсәрләренә тукталып үтелә Ул чордагы җәмәгатьчелек биналарын декоратив бизәүдә өлешчә үткән гасырлар сәнгатеннән әзер элементларны күчереп кую хас. һәм әлеге күренештә Г. Вәлиева- Сөләйманова хаклы рәвештә чикләнгәнлек күрә, традицияләрне киңрәк мәгънәдә аңларга чакыра.
«Совет Татарстанының монументаль- декоратив сәнгате» китабының өченче бүлеге 60—70 еллар халык художество традицияләре үсешенә багышлана, һәм шулай ук анда бүгенге заманның үзенчәлекле гомуми проблемасы — сәнгатьләр синтезы мәсьәләләренә дә игътибар юнәл- телә Әлеге бүлектә алты төркемгә аерылган материал да бирелә стена бизәге, мозаика, гипсны һәм агачны уеп-сырлау, художестволы металл, тукылган панно (гобелен). Төп стилистик юнәлешләрне, үсеш тенденцияләрен гомумиләштереп, автор бер яктан, хәзерге заман сәнгатенең халык традицияләре белән уртак билгеләрен ача, икенче яктан, аларны аерым бер әсәр структурасында файдалану алымнарын күрсәтә һәм шулай итеп билгеле бер сәнгать төре җирлегендә сурәтләү чаралары эволюциясен күзәтүгә ирешә. Традицион сурәтләү чаралары аерым бер художник-монументалист иҗаты җирлегендә ничек үзләштерелә?. Галим әлеге сорауга конкрет мисалларга таянып җавап бирә һәм, шул рәвешле, укучыга җирле сәнгать үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Ул татар халык орнаментын, традицион төзелеш композицияләрен куллану алымнарын күздән кичерә, интерьер үрнәкләренең эмоциональлеген арттырырга, бертөрлелектән качарга ярдәм итүче образлардагы фольклор белән бәйләнешнең (фольклор темаларын, сюжетларьн һәм символикасын куллануның) әһәмиятен
Шуны аерым билгеләп үтәсе килә: китапта күтәрелгән проблематика бик актуаль. Чыннан да, монументаль-декоратив сәнгать өлкәсендә эшләүче осталарыбызның иҗат принциплары, аларның архитекторлар һәм проектчылар белән хезмәттәшлеге зур игътибарга лаек. Бу җәһәттән китапта автор концепциясе дөрес булып күзал- лана, һәм ул фәнни яктан ышандырырлык итеп нигезләнгән
Китапның аерым җитешсезлекләре нигездә текст өстәмәләрендә күренә. Җәмәгатьчелек биналары интерьерлары үзенчәлекләре киңрәк ачылса, авыл корылмалары интерьерына мөнәсәбәттә параллельләр күбрәк үткәрелсә, тәҗрибәсезрәк рәссамнарның әсәрләре таләпчәнрәк бәяләнсә һәм шул ук вакытта танылган осталар иҗатының кыйммәтле сыйфатлары калкурак ачылса, хезмәтнең максатка ире- шүчәнлеге һәм әһәмияте тагын да югарырак булыр иде шикелле.
Соңгы сүз итеп әйткәндә, Г Вәлиева- Сөләйманованың әле1е китабында Татарстан сән<атенең милли үзенчәлек ни!еэләре тулы ачылтан. Профессиональ рәвештә ана-лизланган материал күпмилләтле совет сәнгать белеменә кыйммәтле өлеш булып керерлек кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөм-кинлек бирә. Әлеге хезмәт художник- монументалист, бизәүче һәм архитекторларга да ышанычлы таяныч булыр.
Мурсал НАДЖАФОВ.
Әзербайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы, профессор. Баку шәһәре.