СОНЕТ
Җиңүче каһарманга
Иңдә тарттың йөген сугышның, Язмышың ил белән бәйләнде. Батырлыклар тулы тормышың Дастаннарга, җырга әйләнде.
Дөмектереп фашист шакалын Җиңү таңын син ул аттырдың. Туып-үскән Идел-йорт данын, Ил абруен син ул арттырдың. Авыр яралардан аусаң да, Әҗәл белми синдәй батырлар. Утта янып көлгә калсаң да, һәйкәл куя сиңа гасырлар.
Җиңү алып килгән каһарман - Мәңгелек ут булып янар җан.
Далам таңнары
Кем соң белми ана җаны төсле Иркен, якты Җаек каласын?! Шунда калган балачагым эзе, Тәпи баскан яшел паласым.
Тууыма, ак биләүгә биләп, Ак тирмәгә алып кайтканнар Сау-сәламәт үсүемне теләп, Алсуланып таңнар атканнар. Синең, кояш, уттай кызу нурың Күзләремнән үбеп уяткан.
Әнкәй мине — уймак кадәр улын. Үчти-үчти иткән, уйнаткан. Җәйләүләрнең җылы җилкәйләре Чәч бөдрәмне сыйпап искәннәр. Җайдак бул дип, казах җиңгәйләре Уенчык тай бүләк иткәннәр.
Үсә төшкәч, чын атларга менеп, Күнектем мин җилләр куарга. «Туган тел»не сөйләп, җырлап, биеп, Концерт куйдым көткән куйларга. Милли моңны, Тукай шигырьләрен Әбекәем миңа өйрәтте.
Арта барган яңа шөгыльләрем
Эш сөючән итте йөрәкне.
Камчы асып уздым озын юлны, Камчы шартлау — көтү кануны. Юлдаш булды миңа, моңдаш булды Думбра белән әткәм гармуны.
Яшен сукты кинәт аяз көнне: Думбра тынды...
Гармун дәшмәде...
Илгә басып кергән иблис тиңе Утлы афәт булып яшьнәде!.. Әти белән бергә киттем яуга, Ил иреген утта якладым. Хәер-догам итеп йөрттем янда Әниемнең язган хатларын.
Ядрә белән дошман җирен сөрдем, Сынатмады яуда тупларым...
Малай килеш иргә әверелдем Кичкән чакта тәмуг утларын... Җиңү белән котлап кырларымны, Тибрәнделәр думбра кыллары! Телгә килде тальян:
Җыр агылды —
Яуда ауган әткәм моңнары...
Солдат әткәемнең изге моңы Минем күзләремдә яктыра!.. Булсам да мин күптән Идел улы, Алларымда туган як тора. Чәчәк күмгән тау-тау барханнарны, Ком чүлендә күлләр тирбәлә... Төштә күрәм яшел киң даламны, Омтыла җан газиз җирләргә!..
Яшьлегемне саклыйм йөрәктә
Яшьлек, яшьлек!
Син — тау гөлләренең Таҗларына кунган таң чыгы.
Бик кадерләп саклый күңел синең Ләйсән булып сеңгән тамчыңны.
Яшьлек, яшьлек!
Җиләсең җил кебек, Чишмәләрдәй җырлап чабасың. Дәртле утың дөрли йөрәгемдә, Сафлыгыңны саклый карашым.
Яшьлек, яшьлек!
Тере яшендәй син,
Син — яшькелтем болын гомере.
Ниләр генә бирмәс идем хәзер, Яшьлегемнең кайтса бер көне!
Роберт Рәкыйпов
Минем Ватан кайдан башланамы? — Каеннардан, дустым, каеннардан. Газапланма санап, алар сансыз — Барысы да әнә яфрак ярган.
Минем Ватан кайдан башланамы? — Кәрниздәге кошлар оясыннан.
Кошлар алар бик күп — җырлар белән Күңелләргә генә сыяр сыман.
Минем Ватан кайдан башланамы? — Арышлардан, дустым, арышлардан. Башак саен бәхет. Шушы җирдә Кояш белән Кеше кавышканнар.
Минем Ватан кайдан башланамы? — «Әллүкивле газиз әнкәйләрдән. Чукоткадан Балтиккача булган Әткәйләргә куйган һәйкәлләрдән...
Төньяк океан
Төньяк океанның өч диңгезе, Поляр параллельләр кискән җирләр. Безгә монда бакыр таңнар ата, Октябрьда буран куа җилләр. Сүнеп бара озын төньяк көне, Көзге томаннарда Войгач яры. Салкын тауның гранит күкрәгендә Юешләнә эрбет агачлары. Чыңлый дулкын сары күбекләрдә, Кораб бортын кага шашып-шашып. Чын салкыннар әле бераз алда, Иллюминаторлар чүт-чүт ачык. Тынып кына Җидегән йолдыз эри Шомартылган кубка җизләрендә, Мачтадагы вымпел өзгәләнә Октябрьнең биләм җилләрендә... Тонык фонарь пеләш башын чайкый, Шыгырдыйлар нык тартылган баулар.. Борчылмагыз анда, сөйгән кызлар, Барыбыз да саулар әле, саулар...