Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кышкы учак
Кышкы урманнарда учак ягыйм, Диеп күпме, күпме хыялландым. Шул учакның, үзем якканчы ук, Ялкын утларында күпме яндым.
Кышкы учак нигә кирәк булды? — Әсир итте кышның аклыклары. Кирәк түгел тормыш ваклыклары, Җитә миңа булган шатлыклары.
Кышкы урманнарда учак ягам, Диеп хыялландым, ягалмадым: Бәхетемнең очкын чыгарырлык Чакматашын әллә табалмадым?
Чакматашы бүген кулларымда, Урман да бар, инде карлары юк. Парлар да күп — сине таный торган, Сине аңлый торган ярлары юк.
Кышкы урманнарда учак ягам, Диеп күпме, күпме хыялланам. Учак- ягу, бәлки, кирәк түгел? — Болай да бит янам, дөрләп янам.
Фасыллар
Мин язларга керсәм,
Сиздермичә
Көзләр карый офык артыннан.
Яшьлегем дә минем яз шикелле — Кай арадыр сырлар тартылган.
Язлардан соң беләм җәй киләсен, Алышынасын аның көз белән.
Мин язларга кабат кайткан чакта. Нидер сынган, нидер өзелгән. Алмашына елның фасыллары, Бездән сорап тормый алмаша: Хыянәтсез карап торган күзләр Чегән хатыныдай алдаша.
Гомеремнең бу мизгеле җәйдер, Ә көзләре, беләм, ерактыр, Әле язмыш мине йөз мәртәбә Елатыр да тагын юатыр...