Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күңел тавышы
Күңелемдә гел бер борчу минем, Әллә үзем шундый тумыштан: Тәнемдәге һәрбер күзәнәгем Тора сыман тоташ бурычтан..
Мин бурычлы Адәм атабызга, һава анабызга, Җиремә, Утларына аның, суларына, Даласында искән җиленә
Мин бурычлы Кояш белән Айга, Ял һәм йокы биргән төннәрг^. Туган илгә булган бурычымны Гомрем җитәр микән түләргә?
Күңелемдәге булган хәзинән? Башкаларга бирим өләшеп Бу бәхетнең беләм уртак булуын, Мин туганчы ук аны өлкән буын Октябрьдә алган көрәшеп.
Яңа эшләр, зур бурычлар белән Башланырга тиеш һәрбер көн. Бурычың бетте, дисә әгәр заман, Ул чагында гомер учагыма Соңгы сулышымны өрермен...
Гомер көнем кичкә бара авышып, Чәчәк коя инде гөлләрем..
Бурычларың әле бетмәгән дип, Дулкынланып тибә йөрәгем.
Сырбай Мәүленов,
казах шагыйре.
Уйлану
Мин тауларны жәллим — алар өнсез, Дулкыннарны жәллим — алар сүзсез, Күкне жәллим — аваз салмаганда, Таш кыяны — кузгалмагай мәлдә...
Таулар уянсамы — ялкын сулый, Дулкын кузгалсамы — җырлый, елый. Күк яңгырын койса кипкән җиргә, Таш кыялар хәтта телгә килә...
Кайчак шулай тоела: мин — зур таумын, Диңгез дулкыныдай ярсу җанлы! Болытлы күк сыман уйчан, моңлы Күңелемдә — кыя горурлыгы...
Чү, бүре бәреп ектымы,— Яллары тузды җилдә. Сузылып төшкән ялы буйлап Күз яше акты җиргә.
Хәтфә үләннәр булып ул Күтәрелде болында. Күр, аргамак әверелгән Кыңгыраулы колынга.