Шигърият
Офыкларым
Ашыгам, омтылам алга, Максатым шушы гына — Җитим әле тизрәк барып Алдагы офыгыма. Анысына җитсәм, алда Ачылыр яңалары,
Бездә күпме серләр бар, дип Ашкындырыр алары. Офыклардан офыкларга Ашкына күңлем минем... Ачылмаган офыкларны — Гомерлек кәгъбәм, димен.
Каерылып-канап сынса да Имнәрендә канатлар, Кошлар омтыла югары: — Югарыдан карап кал
Туган җиргә!-—дия кебек Соңгы сулышларында...
Батырлар йөрәге сыман Йөрәге кошларның да.