Логотип Казан Утлары
Публицистика

Минем тормыш юлым


Мин 1886 елның 1 нче январе көнне Казан шәһәрендә татар мулласы гаиләсендә туганмын- Атам, бабам, бабамның атасы дин әһелләре булганлыктан, минем дә шул юлдан китүемне теләп, кече яшьтән үк чын мөселман итеп тәрбияләргә тырышканнар. Бу тәрбия тулысынча «Домострой» кагыйдәләрен искә төшерә Тәрбияләнүченең сәләтләре һәм теләге монда бөтенләй искә алынмый.
Үз-үземне белә башлавым биш яшьләр тирәсенә туры килә.Балачакта булган кайбер эпизодлар бөтен ваклыклары белән хәзергә кадәр хәтеремдә саклана. Ләкин шулар арасында рәхәтлек белән искә алырдае бер генә дә юк: бөтен балачагым ниндидер бөркү атмосферада тар һәм кысан мохитта узган. Бала вакытта мин бик дини идем. Ләкин ул динилектә бер матур сыйфат та юк: анда алланы ярату түгел, бәлки аның каһәреннән курку гына бар иде
Алты яшемдә мине мәктәпкә бирделәр. Анда мин шактый уңышларга ирештем. Ике елдан мине мәдрәсәгә (ун-унике сыйныфлы дини мәктәпкә) күчерделәр Мәдрәсәдә укучыларның күпчелеге пансионер була иде Мин исә баштагы ике елда йөреп укыдым һәм сәләтле, яхшы укучылардан саналдым Шул вакытларда ук атам-анам мине малайлар белән уйнаудан тыя башладылар Алар миңа һәрвакыт, мулла буласы кешегә үзенең булачак мәхәллә кешеләре белән уйнау килешми, дип тукып торалар иде. Яшьтәшләрем белән уйнаудан баш тарту никадәр авыр булса да. бер ни эшләр хәл юк:
— Яхшылык белән тыңла, тыңламыйсың икән, камчы бертуганың түгел.
Аннары мөселманлык рухын тәмам сеңдерү өчен мине үзем укыган мәдрәсәнең пансионына бирделәр. Андагь тәрбия белән өйдәге арасында аерма юк дип әйтерлек Булса да, шул гына: монда катылык үзенең апогеена җиткән.
Өч гасыр дәвам иткән традицияләр буенча мәдрәсә программасына гарәп теле, Коръән тәфсире, хәдис, ягъни Мөхәммәтнең әйткән сүзләре, мөселман хокук фәне, логика һәм Аристотель фәлсәфәсеннән кайбер нәрсәләр керә.
«Гыйлемем» арткан саен, миндә үземне өстен хис итү көчәя бара иде Минем карашымда кешеләр ике төркемгә бүленәләр: «галимнәр— алары санап үтелгән фәннәрне үзләштергән кешеләр, һәм наданнар — алары ул фәннәрне белмәүчеләр Барлык мөселман руханиларын мин беренче төркемгә кертәм. Ә калган кешеләрне, шул исәптән еаропалыларны,— икенче төркемгә
Бер заман рус теле белән танышу вакыты килеп җитте: закон буенча мулла рус телен белергә тиеш булганга һәм әтинең миннән тизрәк муллалыкка имтихан талшыртасы килгәнгә, бер татар учителеннән еч ай буе рус теле өйрәндем. Укырга-язарга җиңел өйрәнсәм дә. рус теле миңа җиңел бирелмәде. Рус сүзләрен мин шулкадәр бозып әйтәм, тыңлавы көлке Рус теленең кайбер авазлары минем әйтүемдә, бер-берсеннән аерылмыйча, бертөсле булып чыга иде. Шулай итеп рус теле миңа авыр һәм кызыксыз тел шикелле тоела башлады.
Унбиш яшемә кадәр мин мәдрәсәдә тыныч кына яшәдем, тырышып укыдым, могъ- тәбәр мулла булырга хыялландым. Ләкин минем болай үз-үземнән канәгать булып тыныч күңел белән яшәвем язмышка ошамады. Ничектер шулай мин төрек һәм гарәп телләрендәге дөньяви китапларга тап булдым. Аларны укыгач күңелемдә ниндидер икеләнү, ризасызлык хасил булды. Күпчелеге русчадан тәрҗемә ителгән мондый китапларны мин әзерлегем җитмәү сәбәпле бик үк аңлап та җитми идем. Ләкин алардагы яңа һәм кыю сүзләр миндә бик үк анык булмаган эзләнү, уйлануның барлыкка килүе өчен җитә калды.
Атамның дөньяви белемгә карашын белгәнгә күрә, мин дини булмаган бер уку йортына керү турында уйларга да куркам, шул ук вакытта мәдрәсә биргән белән генә кала да алмыйм. Зур кыенлык белән тагын өч ай русча уку өчен аның (әтисенең — И. Н.) рөхсәтен алуга ирештем. Бу еч аи минем өчен шактый файдалы булды: русчаны азрак аңлый һәм сөйләшә башладым. Нык тырышканда, бу яшьтә дә рус теленең авырлыкларын җиңәргә мөмкин дигән ышаныч туды. Шуннан соң мин ата-анама мәдрәсәдә бүтән укымыйм, Учительская школага керәм дип белдердем. Минем мондый көтелмәгән «тупаслыгым» аларны хәйранга калдырды Анам истерикага бирелеп җылый башлады, атам, әгәр мин бу карарымны тормышка ашырсам, өйдән куып чыгарачагын һәм үзенең улы санамаячагын каты итеп әйтте Нихәл итмәк кирәк, бу хәлдән чыга белү осталыгы да. кыюлык та, килерем дә юк, һәм мин тагын ике ел мәдрәсәдә калдым. Ләкин бу ике елда инде мин анда укытыла торган фәннәр белән бик аз шөгыльләндем
Мәдрәсәне тәмамлагач, атам мине мулла итәргә теләде Мин риза булмадым, һәм ул миңа ишек күрсәтте. Коточкыч хәлләр туды. Мин чыгып киткәч, атам белән анам авырый башлаганнар, ә үзем, шашкан кешедәй, таяныр нокта тапмый, анда сугылам, монда сугылам. Әмма алар да. мин дә башкача булдыра алмый идек һәрберебез үзенчә
Әнә шул шартларда мин үзбаш яши башладым. Эшкә күнекмәгәнлек, рус телен белмәү. атам-анам белән арам өзелгәнлекне хис итү—болар барысы да мине гаять читен хәлгә куйды нервалар какшады, сәламәтлек начарланды, мин холыксыз, авыру, бөтен дөньяга ачулы бер кешегә әверелдем Әнә шулар һәм акчасызлык миңа рус теле белән кирәгенчә шөгыльләнергә мөмкинлек бирмәделәр.
Бер елдан соң мине Мәскәүгә татар журналы редакциясенә' эшкә чакырдылар Анда, руслар белән аралашып, ярыйсы гына русча сөйләшә башладым, яхшы гына хезмәт хакы килә, һәм миндә өлгергәнлек аттестаты алу хыялы куәтләнде, укырга керештем
Берничә айдан мин өйдән хат алдым Анда атам-анам сәламәтлекләренең какшавын язганнар, минем белән Килешергә теләүләрен белдергәннәр, һәм мин өйгә кайттым. Андагы хәлләрне күрел шаккаттым шушы кыска вакыт эчендә атамның чәче агарган, анам карчыкка әйләнгән, йөзләрендә сырхау, хәсрәт билгесе Аларга карап йөрәк сыкрый...
Мин үз гаиләмдә яши башладым һәм укуымны дәвам иттем. Ләкин язмышка минем тыныч яшәвем тагын ошамады. 1907 елның көзендә дәвалауга бирелми торган каты авыруга дучар булдым ике аягым да параличланып, бөтенләй йөри алмас булдым. Хәзер дә шул хәлдәмен.
Инде буш вакыт күбәйде, мин яңадан күптәнге хыялыма — өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыру уена кайттым Ике ел буе. бер дә өзелмичә, гимназия курсы фәннәрен өйрәндем Хәзер инде үземне әзер дип саныйм һәм имтиханга керергә карар иттем