Культура тормышы көндәлеге
31 октябрьдә КПСС өлкә комитетының
Политик мәгариф йортында нжат интел-
лигенциясе активы өчен даими эшләүче
семинарның яңа уку елындагы беренче заня-
тиесе булды Аны кереш сүз белән КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире Д. X
Зарипова ачты «Барлык мөмкинлекләрне һәм
резервларны 1985 ел планын һәм социалистик
йөкләмәләрне уңышлы үтәүгә. КПССның
XXV11 съездын лаеклы каршылау га» дигән
темага республика культура министры М М.
Таишев Кинофикация дәүләт комитеты
председателе Р. X Ног- маное. Татарстан
Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Р
С. Мөхәммәднев. Татарстан Композиторлар
союзы идарәсе председателе М 3. Яруллин
һәм Казан кинохроника студиясе директоры И
Н Алексеев информацияләр белән чыктылар
Аннары философия фәннәре кандидаты Г. Н
Вене- витиков (Мәскәү) «Социалистик яшәү
рәвешен тагын да камилләштерүдә сәнгатьнең
роле һәм урыны» дигән темага лекция укыды.
«АЛТЫН БАШАК» ФЕСТИВАЛЕ
Октябрь аенда республикабызда Г Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясе
артистлары катнашында «Алтын башак» дип
исемләнгән музыка фестивале булып узды
Республикабыз игенчеләре өчен уздырыла
торган мондый фестивальләр традициягә
әйләнә бара һәм аның географиясе дә киңәя.
Фестивальнең беренче очрашуы Питрәч
игенчеләре янында булды. Балык Бистәсе.
Арча. Лаеш. Зеленодольск районнарында
узган фестиваль концертларында РСФСРның
халык артисты И Шакиров. РСФСРның
атказанган артисткасы Ә Авзалова, ТАССР-
ның халык артистлары В Гыйззәтуллнна. Р
Ибраһимова. Г Ильясов. Ш Әхмәтжанов. яшь
артистлар И Бнктаһиров. М Сөнгатул- лнн. М
Гыйләжев. Г һәм М Мостафиннар. жыр һәм
бию ансамбле катнашты
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫН
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ
17 октябрьдә Брежнев шәһәренең «Энер-
гетик» культура сараенда «Казан утлары»
журналының укучылар конференциясе булып
узды Конференцияне кереш сүз белән Бреж
нев язучылар оешмасының жаваплы
секретаре драматург Р Хәмид ачты
Шәһәрнең күпсанлы әдәбият сөючеләре
каршында журналның баш редакторы
шагыйрь Р Харис, поэзия бүлеге редакторы
шагыйрь Р Гатауллин, хатлар бүлеге редак-
торы шагыйрь Рәшит Әхмәтжанов. язучы Г
Кашапов. шагыйрьләр Н Мадъяров, К
Сибгатуллин. Р Бәшәров. Ф Бәшнрова.
Мәскәүдән килгән шагыир-> һәм тәржемәче В
Вәлнева һ. б чыгыш- ясады Журналның ижат
тормышы, анда басылачак әсәрләр турында
төпле сөйләшү, фикер алышу булды.
Саба районы Культура йортында «Казан
утлары» журналын укучылар конференциясе
булды Аны КПССның Саба райкомының
икенче секретаре 3. Г Шәйхетдинов ачты.
Конференциядә чыгыш ясап, район китап-
ханәсе хезмәткәре Р Хафизова. Саба урта
мәктәбе укучысы С. Жнһаншина. «Марс»
колхозы савымчысы Д Билалова. Саба урта
мәктәбе укытучысы К Исмәгыйлева. «I Май»
колхозы китапханәчесе В Вәлнәхмәтова.
Сабада яшәүче шагыйрь Г Нәбиуллин журнал
турында үзләренең фикерләре һәм теләкләре
белән уртаклаштылар Очрашуда
катнашучылар Казаннан килгән язучылар Н
Дәүли. М Мәһдиев. М. Хужин. «Казан
утлары» журналының жаваплы секретаре С-
Маннапов чыгышларын кызыксынып
тыңладылар
Конференциядә КПССның Саба райкомы-
ның беренче секретаре И Н. Нигъмәтуллин
катнашты
«КЫЗЫЛ КАУРЫЙЛАР» БӘЙРӘМЕ
Шагыйрә Сажндә Сөләйманова турында
хатирәләрне әлмәтлеләр кадерләп саклыйлар
Шәһәрнең бер урамы һә.м жнрле әдәби бер
ләшмә аның исемен йөртә
31 октябрьдә Әлмәтнен төзүчеләр
Техника йортында С. Сөләйманова ижатына
багышланган «Кызыл каурыйлар» исемле
әдәбият сәнгать бәйрәме үткәрәлде Күркәм
традициягә әйләнеп килүче бу бәйрәмдә
Әлмәт язучылары Р Төхфәтуллин. Ә Маликов.
К Бу латова. Ә. Гаффар Э Мөэмииова белән
бергә Сарман Лениногорск. Бөгелмә шәһәр-
ләреннән. Баулы һәм Ж.ӘЛИЛ поселокларын
нан килгән яшь шагыйрьләр И Мәрданшнн. Т
Шәмсуаров. М Мостафин. С. Әхмәтжа нов һ
б. лар С. Сөләйманова ижаты турында
сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен \кы- лылар Татарстанмын халык артисткасы , I
Садыйкова һәм нефть ягы үзешчәннәре
башкаруында шагыйрә сүзләренә язылган
җ ырлар янгырады
Бу бәйрәмдә Казаннан язучылар —
«Казан утлары» журналынын редколлегия
члены Н Фәттах һәм журналнын җаваплы
секретаре С Маннапов катнашты һәм чыгыш
ясады.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕКНЕҢ МАТУР
НӘТИҖӘСЕ
Мәгълүм булганча, моннан берничә ел
элек «Казан утлары» журналы белән
Татарстан АЭСын төзүчеләр арасында
хезмәттәшлек договоры төзелгән иде Журнал
әлеге төзелешкә шефлык ит», аиын
хезмәтчәннәре белән даими элемтәдә яши
Быел журнал битләрендә Г Кашаповнын
«Язмышына ышан» дигән романы басылу да
шушы хезмәттәшлекнең күркәм бер нәтиҗәсе
булды Татарстан атом электростанциясен
төзүчеләргә багышланган бу әсәр укучыларда
зур кызык сыну уятты.
26 октябрьдә Тат АЭС төбәгендә — Кама
Аланы поселогында «Язмышына ышан»
романы буенча укучылар конференциясе
үткәрелде Чыгыш ясаучы иптәшләр үзләре
эшли торган төзелеш турында әсәр язылуны
хуплап сөйләделәр, романның уңай һәм
кимчелекле якларына тукталдылар Тормыш
һәм әдәбият арасындагы бәйләнеш, уңай
герой мәсьәләсе фикер алышуларның үзәген
тәшкил
Аннары автор романның язылу тарихын
сөйләде, укучыларның сорауларына җавап
бирде
Конференция эшендә Тат АЭС төзелеше-
нең берләштерелгән парткомы секретаре Р
Кәтиев. СМУ—12 начальнигы Р Сәләхов, •
Казан утлары» журналынын проза бүлеге
редакторы Р Низамиев катнашты
АЧ. ШИГЪРИЯТ СЕРЛӘРЕҢНЕ
Татарстан Язучылар союзы һәм Габдулла
Тукай исемендәге TaVap дәүләт
филармониясе тарафыннан оештырылган
шигырь кичәләренең быелгы беренчесе
шагыйрьләр ТАССРнын Г Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреатлары И Юзеев һәм Г
Рәхим иҗатына багышланды Кичә 28
октябрьдә Г Камал исемендәге Ленин
орденлы Татар дәүләт академия театры бнна
сында булды
Кичәдә РСФСРнын халык артисты Р
Тажетдннов. РСФСРнын атказанган артисты
Р Шәрәфиев, Татарстанның халык артисткасы
Р Ибраһимова. Татарстанның атказанган
артисты Р Сабиров һәм башкалар катнашты.
Кичәдә шагыйрьләр үзләре дә чы1ыш
ясады
ЯЗУЧЫЛАР КЛУБЫНДА
Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге
клубы эшли башлауга 50 ел тулды Быелгы
сезон ачылу шушы датага туры килде
Клуб тарихы, анда үткәрелгән истәлекле
вакыйгалар, очрашулар турында шагыйрь Ә
Рашитов сөйләде Әдәбиятыбыз аксакалы
Гомәр Бәшнров үзенең истәлекләре белән
уртаклашты Бу кичәгә күп кенә язучы һәм
шагыйрьләребез үзләренең яңа әсәрләрен
алып килгәннәр иде Тамашачылар язучы М
Мәһднев. М Хужин. Ф Бәйрәмова,
шагыйрьләр Г Зәйнәшева. Р Харис. Р Га-
тауллин, Рәшит Әхмәтҗанов чыгышларын
яратып тынладылар
Казанга кунакка килгән чуваш язучысы. М
Вахитов турында язылган китапның авторы М
Юхма тугандаш әдәбиятлар дуслыгы хакында
сөйләде, үзенең яңа шигырьләрен укыды.
Кичәнең концерт өлешендә РСФСРнын
атказанган. ТАССРнын халык артисткасы Ә.
Авзалова. җырчылардан X Хәсәнова. И
Биктаһиров һ б лар катнашты
АЗАТ АББАСОВКА —60 ЯШЬ
22 октябрьдә М Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театрында СССРнын
халык артисты Азат Аббасовка 60 яшь. анын
нжат эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган
юбилей кичәсе булды
Кичәне ТАССР культура министры М М.
Таишев ачты ТАССР Министрлар Советы
Председателенең беренче урынбасары М X
Хәсәнов юбилярны җылы тәбрикләде һәм ана
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының Мактну. грамотасы тапшыр-
ды Азат Аббасовнын тормыш һәм нжат юлы
турында РСФСРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе профессор Ш М Сарымсаков
сөйләде.
Юбилярны республикабызның партия,
совет һәм профсоюз оешмалары, хезмәт кол-
лективлары. нжат союзлары. культура
учреждениеләре. А Аббасовнын туган ягы —
Алабуга районы вәкилләре. Башкортстаннан
килгән кунаклар котлады
Юбилей кичәсендә КПСС өлкә комитеты
секретаре Р К Беляев катнашты
Кичәнең икенче өлешендә А. Аббасов,
опера һәм балет театры артистлары
катнашында концерт булды
КОМПОЗИГОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
29 октябрьдә Казанның Актерлар йортын-
да Татарстанның халык артисткасы. РСФСР-
нын атказанган сәнгать эшлеклесе
композитор Сара Садыйкованың иҗат кичәсе
булды. Йөзләрчә тамашачылар өчен жыр
бәйрәменә әйләнгән бу кичәдә
композиторның яна жыр лары белән бергә,
инде халыкта киң танылу
тапкан Җырларын Татарстанның халык
артисты У Әлмнсв. Татарстанның атказанган
артисты М. Галиев, җырчы Л Хасанова
башкарды.
ХЕЗМӘТ ҺӘМ ҖЫР ТУГАНЛЫГЫ
19 — 23 сентябрьдә Балтач районында
РСФСРцың һәм Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе. М. И Глинка исемендәге
РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты компози-
тор Ф. Әхмәтовның иҗат кичәләре, игенчеләр
белән очрашулары зур уңыш белән узды
Әлеге кичәләрдә, очрашуларда комнозн
торнын төрле елларда язылган җырлары, яңа
әсәрләре яңгырады. Тамашачылар Ф Әхмә-
товның тормышы. иҗаты, татар музыка сәнга-
тенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге
турындагы әңгәмәсен зур кызыксыну белән
тыңладылар.
Татарстанның атказанган артисты М. Га
лиев, җырчылар Г Сафиуллина.Л Хәсәнова
композиторның әсәрләрен һәм халык җыр-
ларын башкардылар
«ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ» КУНАКЛАРЫ
2—3 ноябрь көннәрендә Түбән Камада
сәнгать бәйрәме булды. Нефтехнмнклар шә-
һәренә РСФСРның халык художнигы, рес-
публиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәү-
ләт премиясе лауреаты Бакый Урманче һәм Г
Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты хезмәткәре, филология фән-
нәре кандидаты Ф Әхмәтова килгәннәр нде
Шәһәр музеенда күренекле рәссамның
күргәзмәсе ачылды.
Кунаклар Техника йортында «Җидегән
чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсен-
дә катнаштылар
БӨТЕНСОЮЗ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ
7—12 октябрьдә Ленинград шәһәрендә
«Җир иминлеге өчен» дигән темага язучылар-
ның Бөтенсоюз конференциясе булып узды.
Ул Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган
нде Бу конференциягә 100 дән артык
күренекле совет әдибе һәм 35 илдән җыелган
60 чнт ил язучысы килгән нде Конференциядә
Татарстаннан шагыйрь Р Фәйзуллнн да кат
нашты һәм чыгыш ясады. Ул шулай ук
Ленинградның Яшьләр к> «ьтура сараенда
узган интернациональ шигырь кичәсендә
шигырьләр укыды
ЯНА ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ
Минзәлә ягы — әдәбиятыбызга һәм сәнга-
тебезгә шактый талантлар биргән як Г Мө-
хәммәтшнн. Г Зәйнашева. Г Сабитов. Р Гәрәй.
М Шабаев. Ф Сафин. С Гиреева, Р Солнцев
һәм башкалар зур әдәбиятка шушы төбәктән
юл алдылар
Бу төбәктә әле дә яшь талантлар үсеп
тора. Аларны бергә туплау һәм үстерү
максаты белән, күптән түгел район культура
сарае каршында «Сибелә чәчәк» исемле
әдәбият- сәнгать берләшмәсе оештырылды.
Берләшмәнең беренче утырышы аның шеф-
консультанты шагыйрь Рәшит Гәрәйнең иҗат
кичәсе рәвешендә уздырылды.
ГАЛЕРЕЯГА 10 ЯШЬ
Әлмәттәге картиналар галереясына 10 ел
тулды. Бу вакыйганың үзенчәлеге шунда:
галерея яңа бинага күчте. ТАССРнын ат-
казанган культура работнигы Г А. Стефа-
новскин инициативасы белән оештырылган
сынлы сәнгать сараенда хәзер 700 дән артык
картина бар Биредә Мәскәү. Ленинград,
Харьков. Рига, Сочи. Куйбышев. Казан һәм
илебезнең башка шәһәрләрендә яшәүче
танылган рәссамнарның иҗаты белән таны-
шырга мөмкин.
Яна бинаның әйбәт жиһазландырылган 4
экспозиция залы, сәхнәсе, лекция залы, фонд
саклау урыны. ЭШ бүлмәләре бар
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Философия фәнен үстерүдәге һәм фәнни
кадрлар хәзерләүдәге хезмәтләре өчен СССР
Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.
Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты директоры, философия фән
нәре докторы, профессор Яхъя Габдулловнч
Абдуллинга. РСФСР Верховный Советы
Президиумының 1985 ел. 30 сентябрь Указы
белән. «РСФСРның атказанган фән эшлек-
лесе» дигән мактаулы исем бирелде