Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАКЫЙКАТЬКӘ ЮЛ ЯРГАНДА


үренекле язучы, публицист һәм актив җәмәгать эшлеклесе Фатих" Әмир- ханнь ч дөньяга карашы формалашуда беренче чиратта аның гаилә мохитенең, ә соңрак исә ул белем алган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең бәрәкәтле йогынтысы була Әмирхановлар, ерак бабалары Фатихтан башлап, татарлар өчен ул чорда мөмкин булган төпле белем алганнар, гыйлем эстәүне цаманының иң абруйлы саналган Урта Азия мәдрәсәләрендә тәмам иткәннәр. Дини-схоластик характердагы кирәксез белем йөге белән беррәттән, мәдрәсә тәмам итүчеләр аннан мәгълүм бер дәрәҗәдә кыйммәтле нәрсәләр дә алып чыкканнар. Урта гасырлар Көнчыгышының бай культурасыннан шактый хәбәрдар кешеләр чыккан бу мәдрәсәләрдән Фатихның бабасы — Хөсәен Әмирхан Фирдәүсинең «Шаһнамә»се кебек күренекле әсәрләр белән дә яхшы таныш була, тарихи эзләнүләр белән шөгыльләнә. Ф. Әмирханның атасы күбрәк дини эчтәлекле әсәрләр язучы буларак мәгълүм Ләкин атасына бәйле бер факт игътибарны җәлеп итә: ул Ш. Мәрҗани идеяләренең тарафдары була һәм Фатих күңеленә башта шушы мәгърифәтче галим шәхесе белән, аннары ул язган хезмәтләр белән кызыксыну орлыклары салып калдыра. Шушы нәрсәнең Ф. Әмирханның дөньяга карашлары формалашуда зур әһәмияте була. Гаиләдәге иҗади атмосфера, атасының һәм бабасының эрудициясе дә тәэсир иткән, әлбәттә.
Ата-аналары, мәдрәсә тәмамлагач, Фатих, чит илгә китеп, белемен тирәнәйтер, анда гарәп, төрек һәм берәр Европа телен бик шәпләп өйрәнер, һәртөрле гыйлем туплап кайтыр, аннары вакыты җиткәч, бер бик могтәбәр дин галиме булып китәр дип хыялланганнар
Фатих тумыштан зиһенле, укуга тырыш бала булганга күрә бик урынлы хыяллар була бу 1894 елда аны заманның күренекле уку йорты саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирәләр. Фатих тиз арада иң зирәк шәкертләр рәтендә йөри башлый.
Мөхәммәдия- мәдрәсәсендә уку чоры Ф. Әмирханның инанган демократ булып формалашуында тирән эз калдыра. Гомумән, бу уку йортыннан электән дә халкыбыз тарихында сизелерлек эз калдырган алдынгы карашлы эшлеклеләр башка мәдрәсәләр белән чагыштырганда күбрәк чыккан.
Мәгълүм булганча. XX гасыр башында шәкертләр хәрәкәтенең беренче яралгылары күренә. Шәкертләрнең, бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, уяна башлавы, аларда иҗтимагый активлык сизелә башлау төрле юнәлештәге татар җәмәгать эшлеклеләренең карашын шул тарафка төбәргә мәҗбүр итә. Шәкертләр янында эсерларның пропагандистлары. либераль-буржуаз идеология вәкилләре булгалый.
Әмма либераль - буржуаз идеологлар да, эсерлар да укучы татар яшьләренең төп массасын үз артларыннан ияртә алмыйлар. Ф Әмирханның һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең башка шәкертләренең карашлары формалашуга социал-демократлар — X Ямашев. Г. Сәйфетдинов, Г Коләхметов. большевик студент С. Гассар гаять зур йогынты ясый. Ф. Әмирханда социаль-политик карашлар формалашуда соңгысының роле аеруча зур була.
Социал-демократларның шәкертләр! ә йо!ынтысы эсерлар һәм либералларныкына караганда көчлерәк булуы, шәкертләрнең алар>а. аерым aniанда, X Ямашевка шәхси симпатиясе булу нәтиҗәседер. Ямашев үзе дә элек «Мөхәммәдиямдә укый. Алай гына да түгел, Ф Әмирхан һәм аның иптәшләре X. Ямашев башлан җибәргән эшне — «Тәрәккый» газетасын чыгаруны дәвам итәләр Ни генә булмасын. Ямашев шәкертләрдән актив группа туплый ала. алар арасында Ф Әмирхан да була. Шушы группада үзе дә катнашкан, Фатихның дусты һәм көрәштәше Вафа Бәхтияров социал-демократлар һәм алдынгы карашлы шәкертләрнең беренче уртак эше «Иттифакъ» газетасы булды, дип яза Газета зур булмаган формат белән дүрт биттә чыга. Барлыгы алты сан чыгарыла 1903 елның көзендә шул ук состав инде «Җөмһүрият» дигән яшерен газета чыгара башлый. Аның беренче саны X Ямашевның атасы өендә, тагын икесе эсер Хөсәен Әбүзәров фатирында басыла. Газета өчен материаллар яшерен большевистик газеталардан, брошюралар һәм прокламацияләрдән алына һәм тәрҗемә ителә
Беренче рус революциясе алдыннан Ф Әмирханның һәм большевиклар белән бәйләнештә торган башка шәкертләрнең төп бурычы Г. Сәйфетдинов җитәкчелегендә революцион брошюраларны, прокламацияләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм аларны
К
гектографта бастырудан гыйбарәт була. Бу мәгълүматлар Г Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән монографиясендә язганнар белән дә раслана Бу эш еш кына Әмирханнар мунчасында, ә җәйге якта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе подвалында башкарыла. Ибраһим Аитов исә С. Гассар, Ф Әмирхан, Солтан Рахман- кулов һәм Исмәгыйль Аитовларның Евангелистическая урамындагы квартираларында да (хәзерге Татарстан урамы. 42) прокламация басуларын әйтә
Листовкалар басу һәм таратудан тыш, Фатих Әмирхан иптәшләре белән бүтән төрле эшләрдә дә катнаша. В Бахтияров, кулга алулар һәм полиция облавалары чорында шәкертләр Г Сәйфетдинов һәм X Ямашев белән бергә РСДРПның Казан комитетының актив членнарын яшерергә ярдәм итүләре турында да яза Еш кына Ф Әмирханнарның мунчасына яшерә торган булалар Аларның амбар, баз, печәнлекләре шулай ук комитетның революцион материаллар басу өчен кирәкле техник әсбапларны яшерү өчен дә файдаланыла'* Моннан тыш, жандармнар һәм полиция агентлары кулына эләгүдән куркып, X Ямашев һәм Ф. Әмирханнарның өйләрендә кайчакта Казан комитетының күчмә китапханәсен дә тоталар Күргән кешеләрнең әйтүенчә, ул урта зурлыктагы кәрзиннән гыйбарәт булып, анда революцион эчтәлекле төрле әсәрләр К Марксның «Капиталмы, Г. В Плехановның хезмәтләре, «Искра» газетасы саннары, үзәктән алган брошюралар, прокламацияләр һ.б. була. Китапханәне куркынычсыз җиргә күчереп йөртү өчен җаваплылык С. Гассарга йөкләнгән була. .
Алдынгы карашлы шәкертләр кулына шундый китаплар керү, шулай ук X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов, С. Гассар белән бергәләп революцион эш алып бару аларның идея үсешенә, ә алар аша бөтен шәкертләр хәрәкәтенә йогынты ясаган гаять мөһим фактор була.
Моннан тыш. С. Гассар Россиядәге югары уку йортларына керү хокукы бирә торган аттестат алу өчен имтихан тотарга хәзерләнгән шәкертләргә рус теле дәресләре бирә. Ф Әмирхан да аннан дәрес ала Эш телне өйрәнү белән генә чикләнми. Гассар үзенең укучыларына иҗтимагый-политик белем нигезләрен дә бирә. Ф. Әмирхан сыйныфлар, сыйнфый көрәш, теге яки бу сыйныфның интересларын чагылдырган политик партияләр булуы турындагы башлангыч мәгълүматларны беренче чиратта нәкъ менә аңардан ала Р Алуши (Ибраһимов) Әмирхан Гассарның бик көчле йогынтысын тойды, дип яза’ Ә И Бикколов, нәкъ менә Гассар аркасында «Мөхәммәдия» шәкертләре 1905 елгы революция чорында социал-демократлар ориентациясендә булдылар, дип саный һәм Фатихның иҗтимагый-политик офыгы киңәю ул Гассардан дәрес ала башлагач булды, дип өсти («Кызыл Татарстан». 1926, 12 март).
Башында Ф Әмирхан торган шәкертләр төркеме Гассардан һәм Ямашевтан алган белемнәрен үз даирәләрендә генә йомып калдырмыйча, башка шәкертләргә дә тапшыралар. Бу эш 1904 елның декабрь урталарында тәмам оешып беткән һәм 1905 елда яшерен «Әльислах» комитетына әверелгән әдәби түгәрәк утырышларында башкарыла. Түгәрәкнең башка әгъзалары Фатих Әмирханнан һәм аның иптәшләреннән төрле-төрле партияләр булуын беләләр. Шулай ук ул революцион җыр текстлары алып килеп, аларны шәкертләр арасында тарата. «Фатих Әмирхан,— дип яза М. Укмасый,— безне түгәрәктә «Марсельеза». «Матәм маршы» һәм башка революцион җырлар белән таныштырып, без боларны барысын да язып алып һәм аларның русчасын, шулай ук татарчага тәрҗемә ителгәннәрен һәркайсыбыз җырлап йөри башладык» ь
Тагын бер кызыклы мәгълүмат бар 1904 елда Ф Әмирхан өлкән сыйныф шәкерте буларак, түбәндәге сыйныфларга география дәресләре бирә. Д. Моратов үзенең истәлекләрендә Ф Әмирханның Христофор Колумбның Американы ачуы турында гаять мавыктыргыч итеп сөйләве турында яза. Шул ук дәресләрдә ул төрле илләрдә дәүләт белән идарә итүнең нинди формалары булуы турында да әйтеп үтә, бигрәк тә төп формалар — монархия, конституцион монархия һәм республиканы аерып күрсәтә, өстенлекне исә соңгысына бирә
Ф. Әмирханның инде 1904 елда ук мондый иҗтимагый-политик мәсьәләләрне анык белүендә аның социал-демократлар белән бәйләнеше һәм, әлбәттә, Гассар дәресләре дә мөһим роль уйный.
Ибраһнмоа Г Әсарлар 7 г Казан. 1984. 308—309 66
Аитоа и Ә «аэарда але һанан да буганга кабан — аСоавт адабиаты. 1961.1 сан. 112 6.
ТӘТИ архиаы, 42 ф , 1таса. 1 эш, 19 б
5 Алушн Р Ф Ә»нржан >урнида нсталанлар — ТӘТИ архнаы. 16 ф.. 2 тиса . 43 эш. 5 g
6 ТӘТИ архиаы. 16 ф.. 2 таса , 46 эш. 6 6.
Шунда ук. 6 6
Әмирханның социал-демократлар белән нык бәйләнеше, алар белән бергә яшерен революцион эштә катнашуы, шәкертләр хәрәкәтенә җитәкчелек итүе аның дөньяга карашы формалашуы өчен гаять зур әһәмияткә ия була Нәкъ менә революция алдындагы һәм революция елларын күздә тотып. Ф Әмирхан «... ул еллар минем иске караш вә иске ышануларым җимерелгән еллар» — дип яза. Ризван Алушига 1906 елның 9 декабрендә Мәскәүдән язган хатында ул нык ышанып үзекб социалист дип саный 5 6
Димәк, укуын дини мәдрәсә шәкерте булып башлаган, үзенең карьерасын дини җирлектә дәвам иттерергә тиешле Ф Әмирхан 1906 елда үзенең социалист булуына инде чын-чынлап инанган була. Аның үз-үзенә биргән бәясе чынлыкка ни дәрәҗәдә туры килүенә игътибар итмәгән хәлдә дә, иҗтимагый-политик яктан нык үсүе күз алдында
Ф, Әмирханның иҗти^агый-сәяси проблемаларга багышланган хезмәтләрен, тәрҗемәләрен анализламыйча әдипнең дөньяга карашы формалашуга бирелгән бәя берьяклы булыр иде. Тикшерелә торган чорга аның мондый хезмәтләре шактый була инде Башында Ф Әмирхан торган шәкертләр түгәрәге, алдарак искә алынган «Әл-Мәгариф», «Тәрәккый», шулай ук «Күстәргеч», «Телчән», «Манзарател галәм» һ.б. кулъязма газеталар, гектографта басылган «Әльислах» газетасын чыгара. Аларда Әмирхан язган күп кенә материаллар урнаштырыла. Моннан тыш, шәкертләргә мөрәҗәгать итеп язылган күп кенә листовкалар да аныкы була. Кызганычка каршы, бу гаять күп төрле материал я юкка чыккан, яисә әлегә табылмаган.
Ф. Әмирханның идея ягыннан формалашу чорына караган ике мәгълүм эшенә — «71 елгы Париж коммунасы» дигән марксистик брошюраның тәрҗемәсенә (1906 елда «Әлгасрел-җәдид» журналының 6 һәм 8 саннарында басыла) һәм үзе сәркатип ягъни секретарь булып эшләгән «Тәрбиятел-әтфаль» журналында басылган мәкаләләр циклына кыскача булса да тукталып үтү кирәк.
«Париж коммунасымн тәрҗемә иткәндә Ф Әмирхан поляк авторы Марек Кон- кольның рус телендә чыккан басмасыннан файдалана7 1906 елда Петербургта чыккан рус варианты—«71 елгы Коммуна. Париж эшчеләренең 1871 елгы восстаниесенең кыскача тарихы» дигән исем белән чыккан 32 битлек бәләкәй генә китап. Анда Париж Коммунасы барлыкка килүенең социаль-экономик һәм политик сәбәпләре, аның тарихы һәм төп тарихи сабаклары кыскача бәян ителә. Брошюра көчле хис-дәрт белән язылган, ул революциягә чакыру кебек укыла.
Берничә факт аеруча кызыксыну уята. Беренчедән, брошюра 1906 елда басыла (ае билгеле түгел), ә инде шул ук елның июнь-август айларында аның татарчага тәрҗемәсе чыга. Шушы хәл үзе генә дә Ф Әмирханның китап продукциясен күзәтеп баруы турында сөйли. Моннан тыш, эчтәлеген татар укучысына җиткерергә теләп, нәкъ менә шушы брошюрага игътибар иткән икән, димәк брошюра аның үзенең фикер сөрешенә туры килә, һәм ул аңа көчле тәэсир ясаган. Р.И Нәфиков билгеләп үткәнчә, редакциядән тормаган србәпләр буенча брошюраның татарча тәрҗемәсе тулы күләмдә басылмаган. Тулы текст гектография ысулы белән яшерен басылган булуы мөмкин дип фараз кылырга урын кала. Ф Әмирханның әлеге брошюраны X Ямашев тәкъдиме белән тәрҗемә иткән булуы да мөмкин.
Ф Әмирхан файдаланган Петербург басмасы тышлыгының соңгы битендә сатуда булган китаплар исемлеге бирелгән. Алар арасында Ф. Энгельсның «Франция һәм Германиядә крестьяннар мәсьәләсе», Маркс һәм Энгельсның «Иҗтимагый сыйныфлар һәм коммунизм», Лассальнең «Хатын-кызлар һәм социализм» дигән әсәрләре, «Бөек француз революциясе» дигән китап һ. б. бар. Соңыннан тышлыкта күрсәтелгән китапларның күбесе Ф. Әмирханның шәхси китапханәсендә дә була.
«71 елгы Париж Коммунасы» брошюрасы 17 параграфтан тора» «Әлгасрел-җәдид»тә түбәндәгечә исемләнгән беренче җиде параграф басыла «Франция эшчеләренең XIX гасыр уртасына кадәр күтәрелүләре», «Кечек Наполеон падишаһлыгы вакытында Франция», «Сугышка — сугыш», «II иче империянең шартлавы», «Җөмһүрият тарафдарлары байлар (буржуазия) ничек ватанны мәхфүзә5иткәннәр», «Париж халкына вә җөмһүрияткә каршы» Эчтәлеге буенча аеруча кызыклы булган шуннан соңгы параграфларны (моны аларның исемнәреннән дә чамаларга була: «Яшәсен Коммуна!» «Пролетариат диктатурасы», «Коммунаның хаталары», «Коммунаның үч алучылары»), күрәсең, цензура үткәрмәгәндер
' -Аң., 1914. 18 сан, 332 6
6 .Казан утлары.. 1966. 1 сан. Ю* 6.
Конкол. М Коммуна 71 года П . 1906
Нафиков Р И. Фатих Әмирхан — публицист
һәм жәмагап, эшленпасе —"Казан утлары., 1976. 8 сан. 145 6
Мәхфузә — саилаиу
Текстта «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»— дигән лозунг бар. Р И. Нәфиков моны мәшһүр лозунгның татар теленә беренче тәрҗемәсе булуын билгеләп үтә. Тарихи параллельләр. Франциядә Коммуна вакыйгалары чорына кадәр һәм шул вакытны булганны чагыштырулар аеруча игътибарга лаек, алар укучыларга (шул исәптән, тәрҗемәчегә, ягъни Ф. Әмирханга дә) тарихи вакыйгалар турында белергә дә, үзебездә, Россиядә булган хәлләрне яхшырак аңларга да ярдәм итәләр Бу җәһәттән, французныкы яки теләсә кайсы башка милләтнеке булсын — буржуаз ура-патриотизм фаш ителгән урыннар аеруча кызыксыну тудыра
Ф Әмирханның тәрҗемә итә торган текстка иҗади якын килүе, материалның эчтәлеген тирән аңлавы һәм киң катлам татар укучысына аңлаешлы итәргә омтылуы аның социаль-политик терминнарны тәрҗемәдә ничек бирүеннән үк күренеп тора. «Буржуазное общество*-, «пролетариат*, «демократическая республика» кебек төшенчәләрне ул калька аша гына да, мәгънә буенча гына да тәрҗемә итми, политик белеме чамалы булган гади халык та төшенерлек итеп аңлатып бирә. «Буржуаз җәмгыять» термины алдына ул Кон- кольдә булмаган «байлар» сүзен өсти. «Пролетариат» сүзеннән соң моның җитештерү средстволары булмаган, үз эш көчен сатарга мәҗбүр кешеләр икәнен өстәп әйтә. «Правительство эксплуататоров«ны ул «аларны (эшчеләрне—А. X.) залим итә торган вә талап торучылар хөкүмәте» дип тәрҗемә итә. Бу хәл Әмирханның халыкны политик яктан агартырга омтылуын гына түгел, ә бәлки С. Гассар һәм X. Ямашевларның дәресләре эзсез үтмәвен, аның инде 1906 елда ук төп иҗтимагый-политик терминнар белән иркен эш итүен дә күрсәтә.
Брошюраның «Әлгасрел-җәдид»тә басылган өлешенә, ягъни, баштагы җиде параграфына таянып. Р. И Нәфиков мондый нәтиҗә ясый: «Әгәр аны гомум тарихның мәгълүм бер өлешен татар телендә фәнни нигездә аңлаткан, татарларны Франция тарихы, фәнни социализмның кайбер положениеләре белән таныштырган беренче хезмәт дисәк, бер дә ялгышмабыз кебек» Бу әсәрдә пролетариат диктатурасының зарурлыгы кебек иң мөһим положениеләр укучыга гаять җанлы, күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерелгән, анда Коммунага гимн җырлана.
Бу брошюрадан алган тәэсир Әмирханның бөтен гомеренә җиткән. Китапханәсендә Париж Коммунасы тарихына караган китаплар, Б. Бакеның татарчага тәрҗемә ителгән «Париж Коммунасы» китабы. Коммунаның "Канлы атнасы» күренешләрен сыйфатлаган актлар һәм документлар җыентыгы. К. Марксның «Франциядә гражданнар сугышы»3 һ. 6. булу әнә шул хакта сөйли
Нәтиҗә ясап, беренче рус революциясе еллары Ф. Әмирханның бөтен киләчәк иҗтимагый-политик эшчәнлегенә генераль репетиция була, дип әйтергә мөмкин. Бу чорда ул инде үзен ныклы карашлары, аныкланган симпатияләре һәм максатлары булган тәмам формалашып беткән шәхес — демократик үзгәртеп коруларның, гадел социаль строй урнаштыруның ялкынлы тарафдары, татар җәмгыяте тормышындагы барлык фео- даль-патриархаль искелек калдыкларының авусыз дошманы итеп күрсәтә.