ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ ДАГСТАН ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ
үп гасырлы кешелек тарихы дөньяга бик күп акыл ияләре биргән Алар- ның шәхесләре һәм иҗат нәтиҗәләре гасырлар һәм дөнья киңлекләре аша үтеп, киләчәк буыннарның да акылларын һәм йөрәкләрен дулкынландыралар Үзенең күпкырлы иҗаты белән үлемсезлек яулаган хөрлек һәм көрәш шагыйре, кешелеклелек җырчысы, татар халкының бөек улы Габ-дулла Тукай — шу ларның берсе
Үз халкының борынгы шигърият чыганакларыннан көч алган. Европа һәм бигрәк тә рус демократик культурасының алдынгы алымнарын үзендә берләштергән Габдулла Тукай иҗаты тугандаш татар халкы әдәбияты тарихында гына түгел, башка көнчыгыш халыклары әдәбиятлары тарихында да мәңге җуелмаслык эз калдырды Дөнья халыклары культурасын Пушкин, Толстой, Шолохов, Шекспир. Шиллер, Гете. Драйзер. Тагор һ. б.ның әдәби мирасыннан башка күз алдына китереп булмаган кебек, милли әдәбиятларны да Тукайның иҗади даһилыгыннан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Аның иҗаты күпмилләтле Дагстан әдәбиятлары тарихында да сизелерлек эз калдырды Таулар иле әдәбиятларының унысына да — кайберсенә турыдан-туры шагыйрьнең үз телендә чыккан әсәрләре аша. кайберсенә арадаш халыклар әдәбиятлары аша — Тукай иҗаты уңай йогынты ясаган дисәк, һич тә арттыру булмас. Моны әдәби чыганаклардан да ачык күрергә мөмкин.
Гасыр башында лак халкының бөек мәгърифәтчесе, күренекле җәмәгать эшлек- лесе. революционер, публицист Сәид Габиев (1882—1963) Столыпин реакциясенең авыр шартларында Петербургта нәшер иткән Дагстан таңы» (1912—1913) һәм "Мөселман газетасы» (1913—1914) битләрендә Г Тукай иҗатына багышланган материаллар урнаштырган. үзенең бер шигырен аңа багышлаган. Әлеге хезмәтләрдә С. Габиевның халык шагыйре иҗатына тирән ихтирамы, гасырлар дәвамында Дагстан һәм Татарстан халыклары культураларына нигез салучылар сузган дуслык җепләрен ныгытырга омтылу сизелә. С. Габиевның Г. Тукай иҗатын гына түгел, ә бәлки шагыйрьнең үзен дә белгән булуы ихтимал. Билгеле булганча. Габиев «Дагстан таңы» газетасын чыгара башлаган елда (1912) Тукай Петербургка килә. «Башкаланың алдынгы милли интеллигенциясе.— дип яза Г. Халит,— кадерле кунакка игътибар һәм ярдәм күрсәтергә омтылды Прогрессив яшьләр арасында Мулланур Вахитов та булуы ихтимал» Билгеле булганча, шул ук елларда Габиев һәм Вахитов арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаша
Петербургтан кайтканнан соң бер ел да үтми, Тукай вафат була. Габиев бөек татар шагыйренең вакытсыз үлемен авыр кичерә. «Шагыйрь Г. Тукай истәлегенә» некрологында ул тирән кайгысын белдерә. Россия халыклары культурасына Тукайның гаять зур йогынтысын билгеләп үтә. «Әле тынып, әле тагын да көчлерәк яңгырый барып,— дип яза Габиев,— алар (Тукай әсәрләре — С. А.) Башкортстанда, бөтен Идел буе татарлары арасында киң таралдылар. Кырымга, кайсак далаларына, Төркстанга да барып җиттеләр. Аның моңнарын ишеттеләр, һәм инде ул моңнарда Россиянең мөселман халкына якты көннәр якынлашуы сизелде» С. Габиевның Тукай шәхесенә, аның шигъ-риятенә мөнәсәбәте ул бастырып чыгарган газеталар битләрендә. Тукай иҗатын сөючеләр җибәргән телеграммаларда да чагылыш тапты Ә бер телеграмма шигъри формада бирелгән
«И мөкаддәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен.
Айрылабыз ахрысы!
Әйе, саз кыллары өзелде, әмма аның моңнары киләчәк буыннар йөрәкләрендә дә озак яңгыраячагына ышанычыбыз бик зур»
Бу очракта С. Габиевка Тукайның татар телендә язган әсәрләрен укып аңларга тел аермасы уңайсызлыклар тудырмадымы икән дигән сорау туарга мөмкин Билгеле булганча, аның әсәрләре гасыр башында әле рус телендә киң таралмаган Әмма комык телен белгән Габиевка бу хәл әллә ни кыенлык тудыра алмаган Төньяк Кавказ халыклары өчен комык теле XX гасырның 20 елларына кадәр үзара аңлашу теле булган Тукай теленә якын булган бу тел Дагстан публицистына беренчеләрдән булып бөек Тукай, аның үлемсезлеге турында фикер әйтергә мөмкинлек бирә
Тукай иҗатын һәм, гомумән, татар культурасын комык халкы элек-электән бик ' Тукай һам аның замандашлары Казан. 1966. 174 6.
К
яраткан Хәзерге заман комык әдәбиятына нигез салучы Нухай. Зәйналабид Батырмозаев Әлим-Паша Салаватов. Баһаветдин Астимеров. Әбусуфьян Акаев, Манаи АЛбәков һәм Дагстан халык шагыйрьләре Аткай Аҗаматов. Әнвәр Аҗиев, Габделваһап Сөләима- новларның күп әсәрләре Тукай шигърияте рухы белән сугарылган. «Әдәбият белән таныша башлауга татар әдәбиятының Төньяк Кавказ һәм Дагстан халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда нык алга киткән һәм киңрәк таралган булуын күрдем Безгә, башлап язучыларга, Габдулла Тукай шигърияте аеруча якын иде Без аның әсәрләрендә үз халкыбызга, аның шигъри культурасына хас булган идеяләр һәм фикер сөреше, сурәтләү чаралары күрдек, Тукай шигырьләренең һәр юлы минем өчен шигърият мәктәбе булды».— ди комык әдәбияты аксакалы Аткай.
һәр комык гаиләсе бөек татар шагыйре иҗаты белән азмы-күпме таныш булган. Бу — комык һәм татар культура эшлеклеләренең үзара аралашуы нәтиҗәсе. Тукай белән бер чорда иҗат иткән яңа комык әдәбиятына нигез салучылар аның шигырьләрен, шәхесен белү белән генә чикләнмичә, шагыйрьдән җәмгыятьнең хатын-кыз язмышы, халык мәгарифе, культура үсеше кебек иң мөһим мәсьәләләрен яктыртырга өйрәнгәннәр Әнә шундыйлардан Нухай Батырморзаев (1864—1919) — Г. Тукай шигъриятенең үзенә тәэсирен сизгән беренче комык
Шагыйрь, педагог һәм публицист Н. Батырморзаев борынгы дагстан авылы Аксай- да туган Авыл элек-электән Каспий алды тигезлегенең сәүдә-экономик үзәге булган. Моннан Әстерханга, аннан Идел буена. Үзәк Россиягә сәүдә кәрваннары юл тоткан. Аксай ул чорда Төньяк Кавказның культура үзәге буларак та танылган. Анда мәктәпләр. мәдрәсәләр, китапханәләр булган. Аксайда татар халкының укымышлы вәкилләре Таҗетдин Ялчыгол. Исхак әфәнде һ б. мәктәпләрдә укытканнар. Н. Батырморзаев- ның балачагы шушы укымышлы кешеләр арасында узган. Алар ярдәмендә ул төрки, гарәп, соңрак рус теле грамматикаларын үзләштергән, аңарда үз әдәбиятына, тугандаш халыклар әдәбиятларына ихлас ихтирам туган Ниһаять, ул мәдрәсәдә укыта башлый, шәкертләренә тормыш өчен мөһим белемнәр бирә. Әмма дини карагруһчыларга аның тәрбия һәм укыту ысуллары ошамый Батырморзаев мәдрәсәдә укытуны ташларга мәҗбүр була. Буш вакытларында ул әдәбият белән кызыксына, үзе яза башлый. Авыр тормыш аны эш эзләп Әстерхан. Царицын, Нижний Новгород, Оренбург якларына барып чыгарга мәҗбүр итә. Киләчәктә талантлы проза һәм шигъри әсәрләр язачак автор өчен Шәрык халыкларының культура үзәге булган Казанга килү гаять әһәмиятле була. Үз тормышының Казан чорын Батырморзаев документаль төгәллек белән «Һарун һәм Зөбәйдә. яки бәхетсез Җанбикә» әсәрендә сурәтли Әсәрнең төп герое Һарун (автор үзе турында яза) XX йөз башының җәйге бер көнендә икенче класслы пассажир поездында Гайнетдин исемле укымышлы бер татар (Исхак әфәнде күздә тотыла—С. А.) белән Казанга килеп төшә. Казанда юлдашлар Мәскәү урамындагы «Болгар» кунакханәсендә урнашалар. Ул заманда әлеге кунакханәнең кечкенә генә тар бер бүлмәсендә Габдулла Тукай яшәгән. --Бу вакытта Тукай инде танылган шагыйрь һәм журналист... Монда (Ка-занда— С. А.) Тукай алдынгы татар интеллигенциясе белән аралаша»,— дип яза профессор М Гайнуллин Батырморзаев Казанга килүгә Тукайның иҗатын күзәтеп барган һәм, бәлки аның үзе белән дә танышкандыр, дигән фикергә килергә була Повестьтан күренгәнчә, юлдашы — «укымышлы Казан татары» Гайнетдин аңа эшкә урнашырга ярдәм итә. Гайнетдин әдәби даирәләр белән якыннан таныш булган, матбугат органнары редакцияләрен яхшы белгән. Казанга килгәннең икенче көнендә Гайнетдин Һарунга «Синең Казанда танышларың юктыр. Мин сине эшкә урнаштырам».— ди. Алар фаэтонга утырып Кәримовлар басмаханәсенә китәләр.
Кәримовлар типографиясендә эшләгәндә Һарун мәкаләләр яза. аларны либераль •■Казан мөхбире» газетасында бастыра, хезмәт сөючәнлеге. актив публицистик эшчән- леге белән ихтирам казана Инде -аның исемен укымышлы даирәләрдә дә беләләр иде».— дип яза автор. Һарун Харитонов типографиясе белән дә элемтәдә булган. Н. Батырморзаев Казанда эшләгән елларда әлеге басмаханәләрдә (атап әйткәндә Харитонов типографиясендә) Г. Тукай әсәрләре дә басыла. Бөек шагыйрь әсәрләрен халыкка җиткерүдә дагстанлы Нухай Батырморзаев хезмәте дә бар дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм. Бу элемтәләр, татар шагыйренең әсәрләрен яхшы белү аның үз иҗатына да уңай тәэсир ясаган.
Дагстан халыклары әдәбиятларына башка халык әдәбиятларының тәэсире хакында фикер йөртеп, филология фәннәре докторы Г Гамзатов болай яза: «Г. Тукай. М -ф Ахундов. К Хетагуров. Дм Гулиа һәм рус булмаган башка халык вәкилләре тәҗрибәсе тагын да гыйбрәтлерәк Аларның эзләнүләрендә һәм табышларында милли әдәбиятларның яңа чоры контурлары һәм чалымнары сизелә, башка әдәбиятлардан үзләштерелгән принципларның үз халкың традицияләре һәм үзенчәлекләре рухында эшкәртелгәндә генә уңай нәтиҗә бирүе күренә Н Батырморзаевның «Кавказ һәм бөтен Россиядәге хәл» поэмасына Бәхетсез Габийбәт» (1910), «Давыт белән Ләйлә» (1912), «Һарун белән Зөбәйдә. яки бәхетсез Җанбикә» повестьларына һәм Г Тукайның
«Государственная Думага», «Соры кортларга», -Мужик йокысы», «Китмибез!» һ. 6. әсәрләренә чагыштырма анализ ясаганда, Тукай шигъриятенең дагстан әдәбияты тарифна, аерым алганда Н. Батырморзаев иҗатына уңай йогынтысы турындагы фикер ачык раслана
Халык мәгарифе, хатын-кызларны азат итү. культура үсеше, җәмгыятькә каршы тәртипләрне тәнкыйтьләү кебек чорның мөһим мәсьәләләрен күтәреп чыкканда һәм еларга җавап эзләгәндә, Н. Батырморзаев Тукайның эстетик принципларын күздә тота. Г. Тукай үзенең әсәрләрендә хатын-кызның хокуксыз тормышы турында ачынып сөйли, аның язмышын үзгәртү өчен көрәшкә чакыра. Батырморзаев та үзенең хатын-кыз геройлары үрнәгендә наданлыкның, караңгылыкның кая алып баруын күрсәтә. Үзе яратмаган Арсланга кияүгә бирелгән Габийбәт 31 яшендә аздан гына акылдан шашмый кала. ә яшь чагында мыскылланган Җанбикә үз-үзенә кул сала. Н. Батырморзаев Г. Тукай иҗатын югары бәяләгән, аның әсәрләрен Пушкин. Гоголь. Толстой. Горький әсәрләренә тиңләгән, аларны халыкка, әдәбиятка тугры хезмәт үрнәге дип атаган «Язучыларга берничә сүз» исемле мәкаләсендә Батырморзаев бөек татар шагыйре әсәрләренең хатки арасында ничек хөрмәт ителүе турында яза «Ул (Тукай — С. А.) бик иртә үлде.— дип яза Батырморзаев Әмма казан татарлары аның әсәрләрен җыеп бастырып чыгардылар. Ул әсәрләрне мәктәпләрдә өйрәнәләр. Тукай үлгәннән соң урамнарга, авылларга аның исеме бирелде Аның исеменнән мәктәпләр салынды.» Дагстан мәгърифәтчесе хаклы рәвештә «Тукай—милләтнең горурлыгы һәм яклаучысы»,— дип язды. Г. Тукай-ның тормыш һәм иҗат юлы Н. Батырморзаевның улы — ялкынлы революционер, шагыйрь. публицист. Дагстандагы гражданнар сугышы герое Зәйналабид өчен дә халыкка хезмәт итү үрнәге булды. Дагс*ан драматургиясе классигы, шагыйрь, педагог А.-П. Салаватов та (1901-1942) дусты 3. Батырморзаев ярдәмендә Тукай әсәрләре белән яшьтән үк таныша. Тукай шигърияте йогынтысында үзенең беренче иҗат адымнарын атлаган шагыйрь соңрак аның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Тукайның А.-П. Салаватов комык теленә тәрҗемә иткән «Ат, арба, чана» шигыре дагстан әдәбиятын хезмәт темасы белән баетуга үз өлешен кертә.
Татар әдәбияты классигының, аның каләмдәшләренең иҗат мирасы нугай әдәбияты үсешенә дә зур йогынты ясады. Нугай телендәге беренче әдәбият дәреслекләренең өчтән бер өлешен Г. Ибраһимов, Г. Ильяси. X. Туфан, Г. Гали, X. Садрый. Н. Баян. К. Нәҗми һ. б. әсәрләренең тәрҗемәләре тәшкил итә. Шунда ук Тукай иҗаты йогынтысында язылган шигырьләр дә бар. Мисал өчен хәзерге нугай әдәбиятына нигез салучы Муса Корманалиев (1894—1970) әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Корманалиевның нугай халык иҗаты белән сугарылган үзенчәлекле таланты татар һәм башка халык әдәбиятларының алдынгы юнәлешләренә таянып үсә. Революция алды елларында Корманалиев Әстерханда. Казанда яшәгән, татар телендә бастырылган газета һәм журналларны, китапларны даими укып барган. Тукайның реалистик шигъриятенә сокланган Корманалиев татар әдәбияты ярдәмендә дөньяны сәнгатьчә күреп белүен баета.
Тукайның М. Корманалиев иҗатына тәэсирен -Тувган тел» («Туган тел»), «Бишек җыр» («Бишек җыры») кебек шигырьләрендә күрергә мөмкин. Шигырь исемнәре дә Тукайныкы кебек Эчтәлекләрендә,сурәтләү чараларында да якынлык зур. Әмма бу охшашлык нугай шагыйре әсәрләренең оригинальлегенә шик тудырмый, ә бәлки ике халык шагыйрьләренең иҗади бәйләнешен күрсәтә. Тукайның «Туган авыл» һәм Корманалиевның ■ Тувган элим» («Туган илем») шигырьләрендә дә шундый аваздашлык, якынлык сизелә
Г Тукайның иҗат мирасын Дагстан халыкларына җиткерү, шуның белән милли әдәбиятларны бөек шагыйрьнең тирән эчтәлекле әсәрләре белән баетуда аның шигырьләренең һәм үлемсез иҗатына багышланган мәкаләләрнең тәрҗемәләре зур роль уйнады «Дуслык»-альманахының 1966 һәм 1976 еллардагы язгы саннарында безне кызыксындырган темага багышланган байтак материал күрәбез Алар арасында «Шагыйрь турында сүз», «Халыкка багышланган талант».«Габдулла Тукай» дип аталган мәкаләләр бар. Шагыйрьнең авар, даргин, комык, лак, лезгин телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләре бастырылган, кара костюм һәм түбәтәйдән төшкән фоторәсемнәре бирелгән.
Тукайның тормышына, иҗат эшчәнлегенә багышланган мәкаләләрдә авыр ятим балачагы, яшьлек еллары, гаять зур хезмәт сөючәнлеге, гражданлык батырлыгы, белеменең киңлеге, дөньяга шигъри карашының масштаблыгы турында югарыда әйтелгән барлык телләрдә сөйләнә. Мәкаләләрнең авторлары — республикада һәм илебездә танылган шагыйрьләр, язучылар. Дагстанның халык язучысы Муса Магомедов. Дагстанның халык шагыйрьләре — Әнвәр Аҗиев. Сөләйман Рабаданов. С. Стальский премиясе лауреатлары Бәдәви Рамазанов, Мәҗит Гадҗиев кебек Дагстанның танлыган культура эшлеклеләре тәрҗемәләре республикабыз милли әдәбиятларын бөек татар шагыйренең искиткеч әсәрләре белән баетырга, шуның нәтиҗәсендә үз традицияләрен үстерергә мөмкинлек бирде
«Тукайның шигърият сукмагын яңа иҗади чор ялкыны яктыртты,— дип яза Ә. Әҗи-
ев.— Тукай хәзерге көндә дә азат ителгән халыклар җырчысы. Тукай — безнең замандашыбыз» Үз фикерләрен раслау өчен комык шагыйре Г Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре». «Туган тел», «Государственная думага». «Егет илә кыз», «Казан» шигырьләренең үз теленә тәрҗемәсен китерә Оригиналда шигърият, моңны саклап калуга
Гъей җан азыкъ, гъей арив тил, атам-анамны тили|
Ана тилим. сөн саялы дюньяда кеп зат билдим...
Бөек шагыйрьнең 90 еллыгына багышлап «Ленин елу» («Ленин юлы», комык), «Ленина байрахъ» («Ленин байрагы», даргин). «Баъараб байрахъ» («Кызыл байрак», авар), «Коммунист» (лезгин) газеталарының 1976 ел 24-26 апрель саннарында бастырылган мәкаләләр Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә лаеклы өлеш кертте дисәк, тыйнаксызлык булмас дип уйлыйм. «Патриот-шагыйрь», «Үз халкының җырчысы», «Татарстанның халык шагыйре» кебек мәкаләләрдә Тукайның тормыш һәм иҗат юлы, шигъриятенең идея-тематик үзенчәлекләре яктыртыла Яңа буын укучыларны рухи баета һәм тәрбияли барып, Тукай шигърияте шул ук вакытта хәзерге заман дагстан шагыйрьләре һәм язучылары өчен акыллы һәм таләпчән остаз булып тора Әмма эш Дагстан язучыларының Тукай иҗатына турыдан-туры мөрәҗәгатендә генә түгел. Алар яңа тормыш тудырган башка темаларга язалар Шулай да татар әдәбияты классигы мирасы тормышчан. идеяле һәм аңлаешлы булуы белән дагстан шагыйрьләре өчен иҗатта дәрес юнәлеш табу, чын шигъриятнең югары үрнәге булып тора. «Татарларның таң белән дус Тукае» — Ә. Аҗиевның ихлас күңелдән әйтелгән бу сүзләрендә бөек Тукайның шигъри даһилыгына сүнмәс мәхәббәт чагыла.
1976 елның язы иде. 20 май көнне иртәдән үк яңгыр сибәләде. Шуңа да карамастан. Кырлайга халык агылды Татарлар, казахлар һәм урта азиялеләр. башкортлар, марилар һәм кавказлылар—илебезнең бөтен почмакларыннан алар Тукайның туган якларында яңа салынган ике катлы бинада бөек шагыйрьнең музее ачылу тантанасына җыелдылар Кырлайда, крестьян Сәгъди абзый гаиләсендә шагыйрьнең балачагы узган Аның университетлары шушыннан башланган Шагыйрьнең туган туфрагына баш ияргә теләүчеләр агымы кичкә кадәр туктамады. Шушы вакытта ерак Дагстанда. аның башкаласы Махачкалада Рәсүл Гамзатов Тукай иҗат мирасының Дагстан халыклары әдәбияты тарихында тоткан урыны турында уйланган, үзенең бу уйларын «Ут—шагыйрь» исемле мәкаләсенә салган: «Тукай уз халкы талантының бөеклегенә таныклык булып тора, минем аңа мәхәббәтем нәселдән килә.- Аның исеме ерак Татарстаннан диңгезләр, елгалар аша үтел килә, һәр йортта, сакляда ул үзенә сыену тапты».
Танылган шагыйребезнең бөек татар әдибе турындагы бу сүзләре — Дагстан әдә-биятларының тугандаш гаиләсендә Тукай шигърияте тоткан урынга тагын бер югары бәя.