ФАТИХ ӘМИРХАН ЯДКАРЕ
атар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның 100 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә әдип биографиясенә һәм иҗатына кагылышлы яңадан-яңа материаллар табыла һәм фәнни әйләнешкә кертелә. Хәлбуки, әдипнең үз кулы белән язылган кайбер хат һәм открыткалар әле аерым кулларда, шәхси архивларда сакланалар Алар Ф Әмирханны әдип һәм шәхес буларак тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәләр. Шуны истә тотып, мин дә әтиемнең бертуган апасы Зәйнәп Әмирханоза- ның кәгазьләре арасында сакланган бер истәлекне укучыларга тәкъдим итмәкче булам, ф. Әмирханның туганнан туган сеңелесе (әтиләре бертуган) Зәйнәп Нәҗип кызы Әмирха- нова (1893—1977) открытка язылган чорда әтисе гаиләсендә Чистайда яши һәм шундагы кызлар гимназиясендә укый, ә 1914 елда Казанга килеп хосусый гимназиянең соңгы, 8 иче классына керә. Бу вакытларда Зәйнәп абыйсы белән якыннан аралаша Ф. Әмирханның да Чистайга берничә мәртәбә килүе мәгълүм. Зәйнәп апаның сүзләренә караганда, алар хатны да еш алышканнар. Зәйнәп Фатих Әмирханның бик яраткан сеңелләреннән берсе булган- Әдип сеңелесе белән әдәбият, тарих, культура мәсьәләләре турында сөйләшкән, аңа үзенең яңа язылган әсәрләрен укыган. Шук табигатьле, җор сүзле әдип сеңеле- сенә хат язганда да аны ЕВБ (ЕЕ Высокоблагородие) дип шаярта торган бул<ан
Гимназияне тәмамлаганнан соң (1915) Зәйнәп Әмирханова балалар укыта, 1918—1919 елларда ул — мәшһүр төрек революционер-интернационалисты Мостафа Сөбхи җитәкчелегендә чыккан «Яңа дөнья» газетасының хезмәткәре Соңрак Зәйнәп Бакуга китеп, анда бер-бер артлы педагогия һәм медицина институтлары тәмамлый, илле еллап укытучы һәм врач булып эшли. Түбәндә китерелә торган открытка тексты Ф. Әмирханның сеңелесе- нә карата булган җылы туганлык хисләрен чагылдыра Открытка үзе исә Ф Әмирхаг. портреты рәвешендә эшләнгән һәм анда портретның «Гасыр» нәшрияты милке икәнлеге күрсәтелгән. Портрет өстенә «Әхмәтгәрәй Хәсәни әфәндегә. Фатих Әмирхан 19—12» дип язылган. Ә. Хәсәни (1883—1934) журналист, нашир,«Аң» журналының редакторы һәм Ф. Әмирханның дусты булган. Открытканың икенче ягына түбәндәге сүзләр язылган: «Зәйнәп, менә, сеңелкәем, бу сиңа минем сурәтем Агаңны кайсы вакытларда сагынып куйсаң, шуңа карарсың Карарсың да,— әбәү, мәхәббәтсез, нинди Шерлок Холмска охшап төшкән бит!— дип куярсың. Быел ник Казанга килмәдең? Җүләр кызый! Иренмәсәң, хат яз. 10