Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧИКЕРТКӘ ҖЫРЫ


- w л әдичә, илаһи бер рәхәтлек кичереп, ләззәтләнеп ( чәй эчеп утыра Маңгаеннан бәреп чыккан кайнар
тир чигәләре буйлап муенына, түшенә, аркасына агып төшкән Кайчаннан бирле һәм күпме эчкәнен дә оныткан инде. Ара-тирә чәйнекнең капкачын ачып карап «Бәлки җитәрдер дә инде, эчә-эчә ү / • А эреп китүең бар», — дип уйлый да ул, чәйнек эченнән килгән хуш истән исереп, янә пиалага үрелә. Аңа чә” коеп яИаДан эчә башлый. «Чәй ул май
I ) У.г.| түгел, күңелне болгатмый»,—дип үз нәфесен үзе
у?™- „ прети кенә кулына алды, ашыкмыйча гына битен, муенын сөртте, ниндидер тавыш ишетеп, ачык ишек аша тышка күз салды Андагы эсселек күзгә күренерлек иде. Арык буенда үскән үрмә үлән дә эсседән әлсерәп, саргылт еланны хәтерләтеп, җиргә сыланган, иләмсез шайтан таягының чатлы-чотлы яфраклары күгәргән калайдан ясалган сымак, алмагач яфракларын да соры тузан баскан Алмаларның кояшка карап торган яклары инде кызарган Кукуруз чәкәннәре ефәк чукларын коя башлаганнар Көнбагыш да нечкә муенын бөгеп, табак битле йөзен җиргә төбәп йокыга талган Помидорлар исә шартлар дәрәҗәгә җитеп тулганнар, кызарганнар. Аларнын күбесен әрсез тавыклар чукый-чукый тишкәләп бетергәннәр.
— Каһәр суккан үләт кыргыры нәрсәләр,— дип сукранып алды Хәдичә.
Быел бигрәк уңды инде помидор Җыеп бетерә торган түгел. Җыйса да. аның берүзенә күпме генә кирәк соң. Кайнесе Шалабайның балаларына, җыеп алыгыз шуларны, дип әйткән иде дә бит, кая инде, кул гына селтәделәр:
— Үзебезнекен кая куярга аптырыйбыз,— диделәр
Тамагы туйды халыкның,—дип көрсенеп куйды Хәдичә,—ризыкның кадерен белмиләр.
Оясы күләгәсендә телен чыгарып сузылып яткан җирән эттән гайре . урамда җан иясе күренми. Тирә-як эсселектән йончып тирән тынлыкка чумган Тигәнәк, әрем араларында даладагы иптәшләренә кушылып чикерткәләр генә чертләшә Йокыны китерә торган тынлык Татлы төшләр күрә-күрә ярау урында изрәп кенә йокларлык.
Хәдичәнең дә күзенә ишелеп йокы төште Ул табын яныннан да кузгалмыйча баш астына бишмәтен салып яткан иде, урамнан:
— Фото! Фото! Сурәт! — дигән тавыш ишетелде.
Хәдичә, башын чак кына күтәреп, тавышка колак салды. '
— Фото! Сурәт!..
Тынлык кинәт чәлпәрәмә килеп бозылды, тын өйләрдән урамга бала чага, кыз-кыркын, яшь-җилкенчәк йөгереп чыкты Аул район үзәгеннән шактый ук читтә булганлыктан, биредә һәр ят тавышның ишетелүе. һәр чит кешенең күренүе зур вакыйгага әйләнә иде.
Ниһаять, Хәдичә эскәтер чаклы ак яулыкны
— Мәтәлеп кенә китсәң иде шул сурәтләрең белән,— дип уфтанды да Хәдичә бишмәтенә башын куйды Һәм шунда аул саен йөреп сурәт ясаучы бер фотографның монда да килеп чыгуы, күршесе Акшай карчыкның яшь чагында алынган иске сурәтен зурайтып-яңартып бирүе исенә төште.
— Тилерә үк башлагандыр бу Акшай,— дип янә уфтанып алды Хәдичә - Кыланышы кырга сыймый. Үзенең иске сурәтен зурайтып Куракбас карт сурәте янына куйган. .Китмәсә әле шуларның өстеиә чиккән сөлге дә элгәндәй иткән, кыланчык.
Күрше карчыкның яшьләр сыман кыланып йөрүеннән чыккан ачу. урамдагы ыгы-зыгының көчәя баруы Хәдичәнең йокысын качырды. Уфтанып алды да ул торып утырды. Аул халкының фотограф белән сөйләшкәнен. фотога төшәргә җыенучы яшьләрнең чыркылдап көлешкәннәрен тынлап уфылдады Аннары, ни эшләргә җыенганын да белештереп бетермичә, үзе белән яшьтәш иске сандыгы янына килде. Сандыкны ачып, аның төбеннән ап-ак чүпрәккә төрелгән бер катыргыны алды. Ул ка-тыргыга Мәксутның хәрби киемдә төшкән фотокарточкасы ябыштырылган иде. Иренең бердәнбер рәсеме Сугышка хәтле төшкән рәсем.
Мәксут Халхин-Гол янындагы сугышта кавалерист булып сугышкан иде. Хәрби киемнәр киеп аулга кайтты да. армиядә өйрәнгән осталыгын күрсәтеп, аул халкын шаккаттырды Бар куәтенә чапкан атның ияренә куллары белән генә тотынып башкадала торуын, ат корсагы астыннан чыгып, ияргә аркылы ятуын, ат өстендә биюен күреп, аул картлары тел шартлаттылар. Югыйсә, алар үзләре дә ат өстендә гомер кичергән аксакаллар иде Егетнең даны аулдан аулга күчеп тирә-якка таралды Нәкъ менә шул чакта очрашты да инде аның белән ХӘД,1ЧӘ
Бердәнбер рәсем. Сугышта хәбәрсез югалган иренең бердәнбер фотосы. Озак итеп карап торды ул рәсемгә Хәдичә. Карый торгач аның күзенә Мәксут үзе тере килеш күренгәндәй булды. Кара тутлы, киң җилкәле. киң маңгайлы, үткен карашлы егет бусагадан атлап керде дә. Хәдичәнең башы әйләнеп китте, иреннәре көл төсенә кереп агардылар.
Хәдичә, исенә килеп, тиз генә җыена башлады. Ишегалдына чыкты. Күләгәдә телен салындырып яткан Майлаяк. өй хуҗасын күргәч, нәрсәдер өмет итеп, койрыгын болгарга керешкән иде. Хәдичәнең кулында кәгазь генә икәнлекне аңлагач, авызын зур итеп ачып иснәде дә күзләрен йомып, элеккеге кыяфәтенә кайтты
Фотограф карточканы кулына алып карады да:
— Малаеңмы? — дип сорады
— Күзең чыккан мәллә? — дип кабынып китте Хәдичә — Рәтләбрәк кара Ирем ич ул минем.
Фотограф бер карточкага, бер Хәдичәгә күз ташлап алгач:
— Ә-ә Мин малаеңдыр дип уйлаган идем,—диде.
— Күп уйлама Уйлаучы табылган имеш Тавык мие эчкәннәргә мондый кызуда уйларга ярамый. Зурайтырга кирәк бу сурәтне, белдеңме? Кара аны. югалтасы булма. Әгәр дә югалтсаң
Теле ярыйсы ук әче булса да. Хәдичә кешеләрнең күңелен рәнҗетерлек сүз әйтми иде. Бу юлы аның сүзләре тупас булып ишетелде Фотограф егет үпкәләргә җыенган иде. карчык кешенең күптәнге ярасына кагылганын аңлап, уңайсызланып гафу үтенгәндәй елмайды да:
— Ирен белән бергә төшкән карточкаң бармы синең5 — дип сорады.
Мондый мәгънәсез сорау Хәдичәне чыгырыннан ук чыгарды
— Аңгыра сарык икәнсең' Нәрсә лыгырдаганыңны беләсеңме син? Каян килсен ди миңа андый карточка Кай арада төшеп өлгерик ди без андый карточкага. Төшмәкче идек тә. сугыш башланды. Безнең вакытта карточкага төшү бар идемени ул. Хәзер генә бит ул өйләнешкәнче үк кочаклашып карточкага төшеп куялар
8. «К У
113
Фотограф тагын бер кат карточкадагы хәрби киемле егеткә карап алды.
— Яшь чагында үзең генә төшкәне дә юкмы?
Җыелган яшь-җилкенчәк, карчык-корчык гаҗәпләнеп фотографка карап тордылар
Хәдичәнең кыз чагы белән кызыксынып төпченүе аларны аптырашта калдырган иде.
Хәдичә фотограф кулыннан Мәксутының рәсемен тартып алмакчы булып үрелгән иде. нидер уйлап туктап калды.
-г Минем яшь вакытым сиңа нигә кирәк? Юк минем үзем генә төшкәнем. Иптәш кызым белән төшкән идем бер.
— Кайда ул?
— Ятадыр шунда сандык төбендә. Кемгә кирәк ул.
— Бар, алып чык әле шуны.
Фотографның тел төбен аңлый алмый интеккән Хәдичә тагын кызып китте.
— Менә бәйләнде! Ниемә ул сиңа?
— Алып чык диләр бит! Аннан күз күрер,— дип, фотограф та үзенекен тукыды.
— Бар инде, бар, алып чык сорагач,— дип, җыелган кешеләр дә үгетли башлагач, Хәдичә өенә кереп китте, кайчандыр иптәш кызы белән янәшә утырып, елмаешып төшкән рәсемен алып чыкты Фотограф ике карточканы ике кулына тотып, әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлап уйланып торды да Хәдичәгә карап елмайды, ни өчендер башын чайкап куйды.
— Нәрсә, әллә мин түгел дип уйлыйсыңмы? Әллә ышанмыйсыңмы? — диде Хәдичә — Менә күр. монысы мин, бусы дус кызым Улбо- сын. Бергә үстек. Бер партада бергә утырып укыдык. Ул кияүгә чыгар алдыннан төшкән идек Аның да ире сугышта югалды. Бердәнбер улы белән ялгыз калды Улбосын. Бәхетенә малае әйбәт кеше булып үсеп җитте. Хәзер әнисен кадер-хөрмәттә генә тота.
Фотограф Хәдичәне карточкалардан күзен алмыйча гына тыңлады, ул әле һаман йөзен җыерчыклар каплаган каршындагы карчык белән рәсемдәге көләч яшь кыз арасындагы охшашлыкны табарга тели иде. Юк шул. әз генә дә охшамаганнар Тик карчыкның сүнеп бетмәгән күзләре һәм кызның көләч карашында гына уртак чалым бар. .
Бер атнадан соң фотограф килеп тә җитте. Аның тирәсенә тагын җыелдылар Авыл халкына ул яңа төшерелгән һәм искеләрен яңартып зурайткан карточкаларны өләште. Кешеләр шаулаша-көлешә үзләренең, бүтәннәрнең карточкадагы сурәтләрен карадылар.
— Карале, кара, шәһәр көязләреннән бер дә ким түгел...— И-и, монысын күр әле. нәрсә кигән ул өстенә,— диештеләр.
Фотограф, осталыгыннан масаеп, горур кыяфәт белән елмаеп басып торды.
Масаерлык та иде шул. Башкалар кебек иске карточкаларны ничек булган булса, шулай гына яңартмый иде ул. Кайчандыр карточкаларда мәңгеләшеп калган йөз-кыяфәтләрне генә элеккәчә калдырып, кигән киемнәрен заманча итеп үзгәртеп ясый иде Әйтик, кемдер заманында бишмәт, чапан яки чикмән киеп төшкән булса, фотограф яңарткач, соңгы мода буенча тегелгән куртка, я джинси, хәтта фрак кигән булып чыга иде. Болай «кыландыруы» өчен аны ачуланмыйлар иде бугай рәсем ияләре. Фотографның уе изгелектә булуын, кешеләрне һәрвакыт матур, пөхтә, заманча итеп күрергә теләвен аңлыйлар иде шикелле.
Сурәткә төшерүче килгәнен ишеткәч. Хәдичә дә ашыгып'.өеннән чыкты. Фотограф, аны күреп өлгерүгә, сумкасыннаан зур гына катыргы алып, карчыкка сузды. Хәдичә катыргыга ябыштырылган рәсемне әйләндереп-әйләндереп карады, әмма һични дә төшенмәде Яулыгы бе-
ләм күзләрен сертеп. карточканы ерш.карак куен карагач; «И. ходаем». дигәнен ре дә сизми калды
Төркемдә гел әр. аны yp.ni алып, рәсемгә төбәлделәр. Бу юлы \.пичәнең күршесе Акшай карчык та өеннән чыккан иде.
Оп-бай-ай' -дип кычкырып җибәрде ул. - Синме соң бу. Хәдичә? Нишләп әле синең 'Максудың синнән йөзен борып төшкәй? Талашкан идегез мәллә сурәткә төшәр алдыннан?
Чыннан да. ХӘ.ЦГ лиең карточкадагы ире. аны өнмен яраткан Максуды. Хәдичәсенең янында утырса да. читкә караган иде Шул турыда әйтмәкче иде Хәдичә фотографка. Актайга сер бирмәс өченме, тыелып дәшми калды
Карашо! Карашо! дип кенә кабатлады.
Карчык тавыш-фәлән чыгармагае дип шикләнгән фотограф җиңел сулап куйды Бактың исә. карточкадагы Мәксутның читкә карап торуы өсТенә. аның киемнәре дә уз рәсемендәге кебек түгел иде Фотограф ирке белән ул хәрби киемнәрен салган. Хәдичә яныннан кисеп алынган Улбосын урынына кара костюм, ап-ак күлмәк киеп, галстук бәйләп утыр ган. Тик башындагы фуражкасы гына үзенеке. Күрәсең, аны эшләпә белән алыштырырга фотографның осталыгы җитеп бетмәгән. Бәлки, арттырып ук җибәрәсе килмәгәндер
Хәдичә карточкадан күзен алмыйча арык буена чүгәләде. Мәксу- ты. яңа кием кигәненә уңайсызланган сыман, кашларын җыера төшеп у» алдына карап утыра. Хәдичә аның иңенә башын салып көлеп тора. Улбосын белән төшкән рәсемдә алар башларын башка куеп төшкәннәр иде шул
Хәдичә янына Акшай килеп чүгәләде.
— Кайчан төшеп өлгергән идегез? Чин күршедә яшәп, бер дә сурәткә төшкәнегезне хәтерләмим.— дигән булды.
— Хәтерләмәссең дә. диде Хәдичә,—сиңа әйтеп тормадык шул Туйдан соң районга бардык та төштек. Нәрсә белмәгәнгә салынасың, бу карточканы син әллә ничә тапкыр күргәнең бар минем өемдә. Хәтерең бик начар икән. Без Мәксут белән гел бергә булдык, карточкабыз да бергә эленеп торачак Сез генә ул Куракбасың белән икегез ике карточкада Без һәрвакыт бергә
Бу сүзләрне әйткәндә. Хәдичәнең тавышы яшь чагындагы сыман челтерәп чыкты, күзләрендә очкын кабынды
— Менә зурайттырып алдым. - дип дәвам итте Хәдичә. Өемнең түрендә эленеп торачак Без һәрвакыт бергә! Ходай!а шөкер, һәрвакыт бергә.
Шуннан соң ул фотографны чакырып алды
— Тагын берне шушындыйны яса. Төлкебастагы кызыма җпбәрәм. Карашо. да’ - диде.
Акшай дәшми-тынмый гына китеп барды. Башкалар да таралдылар. Арык янындагы агачка аркасын терәп чүгәләгән, карточкадагы Мәксутның күзләренә карап елмайган Хәдичә ялгызы гына калды
Тирә-як тып-тын. Тигәнәк, әрем араларында, даладагы иптәшләренә кушылып, чикерткәләр генә чертләшәләр
Юк. чертләшмиләр сайрыйлар, җырлыйлар бугай алар.
Казахчадан Туфан МИҢНУЛЛИН тар<м-м