Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧАҢНЫ КЕМ ДИП КАГАЛАР...


ХЕМИНГУЭИ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП
екабрьнең егермесе. 1984 ел. Иртәнге сәгать 10. Куба. Гаванадан көнчыгышка таба 13 чакрым ераклыкта урнашкан Сан-Фран- ,сиско-де Пауло поселогы. Дөнья әдәбиятының иң зур классикларыннан берсе Эрнест Хемингуэй озак еллар дәвамында яшәгән һәм иҗат иткән «Вихия* утары. Кояшлы аяз көн. 28 градус җылы. Дүрт катлы манараның югарыгы ачык тәрәзәсе каршында бер ялгызым басып торам. Баш очымда, әйләнә-тирәдәге ал, кызыл, шәмәхә чәчәкләрдән аңкыган хушбуйга исереп, бал кортлары безелдәшеп оча. Мине озата менгән кубалы танышым Мануэльне алар инде әллә кайчан меңъяшәр изге агач — сейба күләгәсенә куалап төшергән.
Дөньяның дүрт тарафына караган дүрт тәрәзәле җыйнак кына бүлмә. Урта бер җирендә гадәти язу өстәле, өстәл өстендә берничә бит кәгазь һәм карандаш-ручкалар. Өстәл янында урындык, бер читтә санаулы гына китаплар урнашкан нәни этажерка. Стенада язучының портреты һәм янәшәдә — аның үз кулы белән Африкада атып алынган леопард башы. Бүлмәдә булган җиһаз шуның белән тәмам. Бер карашка ул шыр ялангач сыман, буп-буш — өстәл артындагы урындыкның бушлыгыннан, әлбәттә. Әмма шунда ук, бу тын якты бүлмәдә бөеклек эзләре дә төсмерләнә кебек. Биредә дөнья әдәбиятының иң мәшһүр әсәрләреннән берсе «Карт һәм диңгез» повестеның иҗат ителүен тою гына да ни тора. Монда Хемингуэй «Чаңны кем дип кагалар* романын тәмамлый, «Елга аръягында, агачлар күләгәсендә», «Океандагы утраулар» кебек атаклы романнарын иҗат итә, дистәләгән хикәя, очерк һәм публицистик әсәрләр яза. Шуны белә торып, ничек тыныч кына, битараф кына карап торасың ди... Монда егерменче гасырның байтак дәһшәтле вакый галарын сыйдыра алган рух, дөньяда барган көрәшне үз йөрәге һәм бәгыре аша үткәрә, кичерә килгән зур шәхес әле дә яши, исәндер төсле тоела.
Мәшһүр әдипнең стенага эленгән сурәтенә кинәт җан кергән сыман булды. Күзләре миңа төбәлгән, менә-менә өстәл артына килеп утырыр да каршындагы ак кәгазьгә үрелер, тәмамлап өлгермәгән романының яңа сәхифәләрен язарга керешер. Ирексездән, тәрәзәнең читенәрәк елыштым. Юкса, әдипнең бөек серләрен сыйдырган өстәле каршында болай басып тору килеш-мәс. Һәм шунда гаҗәеп манзарага юлыктым: Хемингуэй карашы, үзенең үлемсез әсәрләрен тудырганда, менә кай тарафка юнәлгән булган икән. Хемингуэй Кубаны, океанны һәм дөньяны менә каян күзәткән!..
Вңхия... Утарның исеме үк бу урынның географик үзенчәлеге турында сөйли. Вихия — испанчадан күзәтү каланчасы, күзәтү урыны дип тәрҗемә ителә. Диңгез тигезлегеннән 120 метрга күтәрелеп торган, бөтен әйләнә- тирәдә иң югары нокта булган бу урын испан колонизаторлары тарафыннан хәрби-күзәтү пункты буларак файдаланылган. Ә Хемингуэй өчен, калкулыкның иң югарыгы ноктасында дөньяның иң гүзәл агачларына күмелеп утырган бер катлы мәһабәт йорт биеклеге генә аз тоелган. Чиста зәңгәр күккә якынрак булсын дип, океан киңлекләре күренеп торсын дип, Вихия финкасы белән янәшәдәге әлеге башняны әдип үзе кордыра. Дөрес, әлеге корылманы төзү ихтыяҗының башка сәбәпләре дә булган. Әйтик, ул аны берөзлексез
А
үзенә агылып торган эшкуар-кунаклардан качу нияте белән дә төзи. Башня- ның беренче катында этләр тота, ә икенчесендә иллегә якын мәче асрый. Иң югары катка тар гына тимер баскычтан күтәрелә дә баскычны бөтенләй җыеп куя торган була. Исеме дөньяга танылган әдип белән очрашу, әңгәмә кылу, янәшә фотога төшү максаты белән Европа илләреннән һәм АКШтан агылып торган «эш кешеләре»ннән ул үзен әнә шулай изоляцияләргә мәҗбүр була. Эт һәм мәчеләр яшәгән башня очында шундый зур язучы, бөтен дөньяга танылган Нобель премиясе лауреаты утырыр дип берәүнең дә башына килмәгән, әлбәттә. Ә Хемингуэй һәр сәгать һәм минутының кадерен белеп эшләгән, дөньяда барган вакыйгаларның кыл уртасында яшәгән.
Шушы тәрәзә каршына килеп, янәшәдә генә үсеп утырган король пальмаларыннан, күпне күргән манго агачларыннан, күкрәк киереп койма өстенә менеп баскан җете чуар әтәчләрне хәтерләтүче эре чәчәкләргә төренеп утырган бугенвилияләрдән югарырак торып күзәткән ул дөньяны. Оҗмах бакчасын хәтерләткән җайлы-уңайлы финкасыннан качып утыруның тагы бер хикмәте шунда булса кирәк, монда аның карашына киртә булырлык һични күренми. Тәрәзә төбендәге куак-гөлләр, ел әйләнәсендә чәчәктә утырган фламбояннарның хуш ис аңкытып торган шифалы күләгәсе белән генә канәгатьләнергә теләмәү тарткандыр аны монда... Әнә, каршыда гына балыкчылар поселогы башланып китә, арырак әфлисун һәм авызга китерсәң эреп торган папая плантацияләре җәйрәп ята. Ә инде тагы да арырак — аксыл зәңгәр күкнең яшькелт зәңгәр океан белән кавышкан җирендә — Кохимар поселогы. Кохимарда Латин Америкасында исеме таралган балыкчылар яшәгән. Кохимарда, кармак сабы тота алырлык һәр малайдан ак сакаллы картларгача, Хемингуэйның икмәк бүлешеп көн күргән дуслары гомер кичергән, һәм шул ук балыкчылар поселогы Кохимарда мәшһүр «Карт һәм диңгез» повестеның прототиплары торган. Кохимарда һәр урам сөзәк калкулык өстеннән туры океанга төшә, һәр тәрәзә океанга төбәлгән, һәр кешенең язмышы башыннан ахырынача океан белән бәйләнгән. Әле кичә генә яр буенда йөргәндә үз күзәтүләрем нәтиҗәсендә ышандым мин моңа, һәм ни хикмәттер, очраган һәр малай миңа «Карт һәм балыкчы*да тасвирланган Манолин исемле угланны хәтерләтте, ә картлары исә төшенә арысланнар кереп йөдәткән җиңелмәс рухлы Сантьягоның нәкъ үзе диярсең.
Чигәмә уй китереп сукты: әгәр менә хәзер, XX гасырның ахырына дистә ярым ел вакыт калып барган көннәрдә, шушы урында мин түгел, Хемингуэй үзе басып торса, аны нинди тойгылар биләр иде икән?.. Мәшһүр әдип булып фикер йөртү мөмкин түгел. Шулай да бер нәрсәгә икеләнмәскә була: дөньяда барган вакыйгалар өчен сызланыр иде ул. Һәм шушы киеренкелеккә әнә анда, Флорида култыгы артында ук башланып киткән үз ватаны — АКШның төп гаепче булуын аеруча авыр кичерер иде. Башкача булу мөмкин түгел, чөнки әле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланып кына килгән көннәрдә «Азат дөнья хәзинәләре «дип исемләнгән антологиягә кереш сүз язганда, халыкларга һәм беренче чиратта америкалыларга ул болай мөрә-җәгать иткән иде: «Инде сугыш тәмамланды, үлгәннәрне терелтеп булмас. Безнең алга, һәр кеше алдына тагы да җаваплырак бурыч килеп басты — тынычлыкның нинди зур югалтулар белән яуланганын аңлау. Имин елларда кешелекнең иң зур бурычы — үзара тату, аңлашып яшәүдә». Ә икенче бер хезмәтендә исә ул ватандашларын турыдан-туры кисәтергә кирәк саный: • Бу сугышта җиңәргә кирәк, әмма нәрсә хакына сугышканны онытмыйча җиңәргә. Без әлегә фашизмга каршы, аны юкка чыгару өчен көрәшәбез, әмма фашизм идеяләреһәм идеалларына шуып төшүдән үзебезгәсакбулырга кирәк». Бөек әдипнең күрәзәчелеген^ һәм политик сизгерлегенә сокланырга гына кала. Хәер, XX гасырның беренче яртысында Европада булып узган барлык сугышларда да турыдан-туры катнашкан, берничә тапкыр яраланган фикер иясенең мондый шиге булу табигый да. Америка империализмының дөньяда барган канкойгыч сугышларга иң элек табыш чыганагы итеп каравын,үзенең кемлеген күрсәтү мәйданы һәм шовинистик идеяләрен җәелдерү максатын-нан гына чыгып килүен үз күзләре белән күреп кичергән шәхес ич ул.
Әйе. фашистлар Германиясенең җиңелүен бөтен прогрессив кешелек белән бергә тантана иткән көннәрдә үк Э. Хемингуэй киләчәккә карап, киләчәкне кайгыртып фикер йөрткән. «Язучы,— дип яза ул «Хушыгыз,кораллар» романының яңа редакциясенә сүз башында — җирдә берөзлексез дәвам итеп торган, канкойгыч һәм пычрак җинаять булган сугышка мөнәсәбәттә
һичкайчан битараф була алмый». Аны, барыннан да элек, Кушма Штатларның хәрби көч белән шапырынуы, котырынып яңа төр кораллар эшләп чыгарырга керешүе һәм америка обывателен Советлар Союзына каршы ачык- тан-ачык көрәшкә хәзерләве уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа да сугыштан соң ук язылган «Елга аръягында, агачлар күләгәсендә» романында ул зур куркыныч янаган әлеге идеологиягә кискен каршы чыга. АКШ армиясе полковнигы Кантуэллның кичерешләре гыйбрәтле. Әле кичә генә фашизмга каршы көрәшкән хәрбине бүген инде синең төп дошманың фашистлар түгел, руслар дип ышандырырга телиләр. Ә Икенче фронтта чирканчык алган Кантуэллның килешәсе килми моның белән. Руслар — синең төп дошманың, диючеләргә ул принципиаль төстә җавап бирергә мәҗбүр була. «Ә миңа шәхсән алар бик ошыйлар, мин алардан да кешелекле һәм игелеклерәк халыкны белмим»,— ди Хемингуэйның дөнья күргән герое, һәм шул уңайдан сукранып та ала: «Безнең беләң хәзер җыен чүп-чар идарә итә, сыра кружкасы төбендә сыланып калган күбек сыманнар*.
Кантуэллның сүзләрендә без турыдан-туры Хемингуэйның сугыштан соңгы АКШ администрациясенә булган мөнәсәбәтен сиземлибез. Чөнки, геройлары кебек үк, әдип үзе дә бөтен гомерен җирдә сугыш һәм кан коюлар түгел, имин һәм матур тормыш тантана итсен өчен көрәшкә багышлый. Дөнья әдәбиятында сугышның кешегә китергән афәт һәм бәхетсезлекләрен югары сәнгатьле образлар аша тасвирлап бирүдә Хемингуэй иҗатының мәртәбәле һәм үзгә урын тотуы һич кенә дә очраклы түгел.
Уйларыма чумып шулай берьялгызым онытылып торганда, тар тимер баскыч буйлап берәүнең ашыгып-кабаланып яныма менеп килүен күрдем. Менеп җитәр-җитмәс үк кулын сузды ул һәм үзе артыннан түбәнгә әйдәде. Гөлләр һәм мальва куакларына су сиптереп йөрүче дворникның, минем бер ноктага текәлеп тик басып торуымнан шикләнеп, «бер-бер хәл булганчы» дип ярдәмгә йөгереп менүе икән. Тәрҗемәче белән алар бер ике сүз әйтешеп алгач, өчәү бергә елмаешып куйдык.
— Ул Хемингуэй исән чакта ук монда эшләгән,— диде тәрҗемәче, чәче һәм сакалларына урыны урыны белән чал төшкән базык гәүдәле ир- атка күрсәтеп.
— О-о-о,— дип куйдым, ирексездән,— димәк, бөек әдипне күреп белгәнсез? ,
Ул үзалдына мөлаем гына елмаеп куйды.
— Бер мин генә түгел, монда һәркем яхшы хәтерли аны. Атакайның җан дуслары бик күп монда.
— Ә сез дуслар идегезме соң?
Сорау сәер тәэсир иттеме,— ул башын чайкап алды һәм уйчанланып калды.
— Шулай булмаса, мин гомерем буе аның гөлләренә су сиптереп йөрер идеммени. Атакайның үлүенә беребез дә ышанып җитми әле. Менә ничә ел инде, көн дә үзе кайтып төшәр һәм пир ясар кебек... Шуңа дип хәстәрлим бакчаны...— һәм ул парк буйлап бераз сүзсез баргач, сорауны хәтерләп, өстәп куйды: — Нәрсәгәдер кәефе кырылганда, яисә мисс Мэри белән үпкәләшсә, гел минем янга килеп чыга иде. Сердәше саный иде ул мине...
Түшенә кара алъяпкыч япкан бу пөхтә кеше мине кызыксындырганнан кызыксындыра барды. Тышкы кыяфәте һәм йөзе белән ул Хемингуэйның үзен хәтерләтә төсле тоелды.
— Ә сез үзегез дә Хемингуэйга охшагансыз,— дип әйтеп ташладым, артык уйлап тормастан.
— 0, юк,— дип башын чайкап, җанланып ук китте яңа танышыбыз — Атакай сезнең кебек, юк, күпкә биегрәк, ике метрга җитәр-җитмәс әзмәвер гәүдәле изге кехйе иде. Әнә, сейба агачы кебек,— дип өй читендә үсеп утырган киң ябалдашлы, юан һәм мәһабәт агачка ишарәләде.— Кызганыч менә, сейбаны саклый алмадык, корый башлаган. Югыйсә, әле 200 елдан артык түгел иде аңа. Атакай орышыр инде...
Гаепле кеше сыман башын түбән иеп әйтте соңгы сүзләрен. Аның кичерешен аңлау кыен түгел иде. Чөнки Хемингуэйның әлеге йөзьяшәр агачка булган мөнәсәбәтен, хәтта аңарга табынганлыгын мин индеЮрий Папаров- ның «Хемингуэй на Кубе» дигән хезмәтеннән укып белә идем. Һәм ул еш кына «Язган әсәрләрең әнә шул изге сейба сыман гомерле булса икән...» дип әйтергә яраткан.
— Башка һич нәрсәдән түгел, Атакайны юксынудан корый ул,— дип өстәп куйды бакча караучы.
Бөек әдипне якыннан белеп, аның серләрен бүлешеп яшәгән кеше белән янәшә атлавымны тоеп, тизрәк, кабаланып диярлек, сораштырасым килә. Әмма нидән башларга да белми газапланам.
— Сез аның сердәше булгансыз... Берәрсен чишмисезме?..
— Сер сөйләнми,— дип кистереп куйды ул, башка сүзгә урын калдырмыйча.
— Бәлки Хемингуэй турында сез белгәннәрне башка беркем дә белми торгандыр... Инде вакыт узгач, аларны сөйләргә дә мөмкиндер.кешеләр бөек әдип турында барысын да белергә тиеш ич,— дип, аңлатырга маташам үземчә.
— Сер сөйләнми,— дип кабатлады ул, тагы да корырак итеп.— Мине юмалаучылар күп булды. Сез беренче түгел. Ни генә вәгъдә итмиләр. Атакайның, ышанып, миңа гына сөйләгәннәрен ничек чишәргә мөмкин... Бу хакта сорамагыз!
— Сез чын ир кеше, чын дусты икән әдипнең,— дип әйтми булдыра алмадым. Соклануымның чиге юк иде.
Тәрҗемәче ачыклык кертте:Хемингуэйның океан артындагы биографлары күп юмалаган бакчачыны, алтынга коендыруны вәгъдә итеп юмалаганнар... Җавап — шул ук булган. Дөньякүләм танылган әдипнең дүрт-биш метр биеклеккә җиткән бамбук куелыгына кереп, үзенең бакчачысына сөйләгән серләре әле дә булса чишелми, саклана бирә.
— Сез Советлар иленнән булса кирәк, димәк, яхшы кеше... Кем булып эшлисез соң? — дип сорап куйды ул, үпкәләмәгез инде, башкача булдыра алмыйм, дигәндәй, йомшарып китеп.
— Әйе, Советлар иленнән, Казан дигән шәһәрне беләсезме?.. Татарстаннан.— дим. Үзем күреп торам, тәрҗемәче дә, яңа танышыбыз да бигүк белешле түгел икән минем туган республикам турында.— Әдәбиятчы мин, тәнкыйтьче,— дип өстәп куям, артык сузмый гына.
«Тәнкыйтьче» сүзенең мәгънәсен һәм кемнең шулай аталуын ачыклап булса кирәк, алар испанча үзара аңлашып алдылар һәм гел көтмәгәндә, бакчачы җанланып китте.
— Атакайның бар курыкканы тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр иде,— дип елмайды ул.— Миңа да күп тапкырлар зарланганы булды алардан. Яңа чыккан әсәренә нинди дә булса тискәре бәя булганны ишетсәк, без аның күзенә чалынмаскарак тырыша яисә бөтенләй усадьбадан чыгып кача идек.
Янә дәррәү көлешеп алдык, һәммәбезгә кызык булып китте. Буржуаз матбугатка хезмәт итүче тәнкыйть, әйе, Хемингуэйның эчкерсез һәм тиз яраланучан күңеле белән байтак уйнаган. Зур художник һәм фикер иясенең иң танылган әсәрләренә кадәр юкка чыгарып язылган хезмәтләр дә аз булмаган үз вакытында. Хикмәт бары шунда: Хемингуэй буржуаз пропаганда һәм матбугат таләпләренә беркайчан да җайлашып яшәмәгән...
Үзалдыма уйланып барам. Ә янәшәмдә атлаучы танышларымның карашы миңа төбәлгән икән.
— Әйе. тәнкыйтьне яраткан язучы әле дә сирәк,— дип әйтми булдыра алмадым - Ә ул елларда исә Хемингуэйны бөтенләй хаксызга мыскыл итәргә омтылганнар, мораль яктан үтерергә теләгәннәр...
Бакчачы бермә-бер җанланып китте. Бер яктан бамбук агачлары, икенче яктан хөрмә пальмаларына уралып үскән ефәк сыман лианалар каплаган борылмалы аллеядан барабыз. Нидер хәтерләвен белгертеп, ул кинәт ал- гарак узды да каршыбызга чыкты.
— «Елга аръягында, агачлар күләгәсендә» романы дөнья күргәч, аеруча котырынып алды буржуаз тәнкыйть. Ничек кенә рәнҗетмәделәр аны. Атакай авыруга сабышты, кан басымы куркыныч чиккә җитте. Шул көннәрдә игелекле бер тәнкыйтьче коткарып калды аны һәлакәттән...
Әлбәттә, бакчачы ул тәнкыйтьченең кем икәнен һәм аның ниләр язганлыгын хәтерләми иде. Ул кадәресен мин Казанга кайткач, китапханәләрдә актарынганда ачыкладым: чынлап та барысы да щулай булган икән. Хемингуэйның докторы Эррера истәлеге шул хакта аермачык сөйли:
— Мин аның кан басымын үлчәдем — 150 гә 90, ә бер тәүлек элек кенә хәле соң дәрәҗәдә куркыныч иде. Феноменаль күренеш! Бер төн эчендә
булган хәл! Өч мәртәбә үлчәдем, һичнинди ялгышлыксыз. Ә ул чакта медицинада мондый хикмәт ясарга сәләтле дару юк иде, бүген дә юк дип беләм. Бу кискен уңай күренешнең сәбәбе — бары тик гадәти бер тәнкыйть макаләсе. Джон О Хара исемле тәнкыйтьче Эрнестны «чемпионнарның да чемпионы һәм Шекспирдан кала иң зур художник» дип атаган иде. Эрнест ул көннәрдә кушуч белән тәмле конфет тотып йөргән бер сабыйны хәтерләтә иде-
Әйе, бу уйландыра торган факт. Талант ни дәрәҗәдә зуррак булган саен, ул шулкадәр игътибарга һәм җылы сүзгә мохтаҗ. Ә без, тәнкыйтьчеләр, бу хакта вакыт-вакыт оныткалап тормыйбызмы икән?!.
Бакчачы белән без уртак тел таптык. Ул аллеялар һәм тар сукмаклар буйлап йөргәндә, бөек язучы турында, аның хикмәтле гадәтләре, киң күңел- лелеге һәм кешелеклеге турында өзлексез сөйләде. Һәр сукмак, һәр агач һәм һәр корылма дөнья әдәбияты классигы Э. Хемингуэй турында истәлекләр һәм сер саклый икән «Вихия»дә. Төрле хуш ис бөркеп торучы мәһабәт агачларга төренеп утырган фин йорты белән дә үз кеше итеп, якыннан таныштырды бакчачы танышыбыз. Монда Хемингуэй укыган китаплар, аның әсәрләре, йорт-җир җиһазлары, кием-салымы — һәммәсе саклана. 47 нче үлчәмле «гигант» аягына киеп йөргән ау итекләре, аркасына асып, кон-тинентларны гизгән мылтыклары, каләм-ручкалары — һәммәсе бер реликвия сыман саклана. Ә рәхәт бер салкынлык биреп торган биек стеналарда Хемингуэй атып алган җәнлекләрнең башлары эленеп тора. Африка, Латин Америкасы илләрендә үткән сафариларның (сәфәрләрнең) җуелмас истәлекләре булып саклана алар монда, курку белмәс танылган ау остасын балаларча куанырга һәм кызганудан күз яшьләрен агызырга мәҗбүр иткән табигать могҗизалары...
Мин яңадан Хемингуэй йөрергә яраткан маршрут буенча утар ишегалдын ялгызым урап чыктым. Аны шушы аллея һәм сукмаклар буйлап тын гына үз уйларына чумып йөрергә яраткан диләр. Язылган һәм языласы әсәрләреннән тыш, нинди дөньяви уйлар биләде икән бөек әдипне?!. Еш кына ул менә шушы урында тукталып, озак кына басып тора торган була. Нигә нәкъ менә шушы урында, ә кайдадыр, киңрәк пайорама ачылган, яисә хуш исле чәчәкләр мулрак үскән төштә түгел? Тора торгач, үземә күрә моның хикмәтен дә ачыкладым кебек. Үзәк аллея белән тар сукмак кисешкән бу урында гаҗәеп бер контраст җәлеп итте мине. Сукмакның бер ягында яфрак һәм ботакчыкларның нәфислеге белән, күзне иркәләгән чиста-якты яшеллеге белән сокландырган лавр агачлары тезелеп киткән. Ә каршы якта чәнечкеле тимер чыбыктан тарттырылган стена сыман кактус агачлары тырпаеп тора. Буынтык-буынтык булып үскән кактус су өстендә йөзеп йөргән дәһшәтле минага охшаш, ә кечкенәрәк буыннары, «лимонка» гранатасын хәтерләтеп, күңелгә шом салып тора. Мондый кактусларны юл читендә һәм тропик урманнарда күреп узганда, аларның матурлыгына соклана идем, югыйсә. Ә менә лавр яфракларына каршы торып баскан чәнечкеле стена мине сискәндереп куйды. Бу капма-каршы янәшәлек җир йөзендә үзе күргән һәм кичергән контрастларны әдип күңелендә яңарткан булса кирәк. Лавр ботакчык- ларының кәкрәеп-бөкрәеп булса да кактус энәләреннән читкә этәрелүен күрмәү, тоймау мөмкин түгел монда. Ирексездән, Хемингуэй тормышының аерым сәхифәләрен барларга керештем...
19 яше тулыр-тулмас көе ул, ялган пропагандага бирелеп, үз теләге белән Беренче бөтендөнья сугышына килеп керә. Италия солдатлары белән бер сафка басып, австриялеләргә каршы көрәшә һәм каты яралана. Империалистик сугышның чын йөзен күрү аны тетрәнергә мәҗбүр итә һәм айнытып җибәрә, дөньяда барган вакыйгаларга карата күзен ача. Империалистик сугышны ул соңрак «соң дәрәҗәдә начар оештырылган суеш-үтереш мәйданы» дип атый. Әлеге сугыштан алган тәэсирләр әдипнең иң җитди әсәрләрен нән берсе «Хушыгыз, кораллар» га нигез булып ята. Һәм аны канкойгыч сугышларны үтергеч фаш итүче зур художник итеп тәрбияли.
Тагы берничә елдан, төгәлрәге 1922 елда, Хемингуэй Канада газетасы корреспонденты сыйфатында Греция белән Төркия сугышына барып чыга. Бернинди гаепсезгә йөзәрләгән, меңәрләгән яшьләрнең, сабыйларның үтерелүен, түбәнлекләргә төшерелүен үз күзләре белән күреп кичерә. «Якын Көнчыгыштан мин чәрдәкләнгән йөрәк белән кайтып төштем һәм, елан сыман салкынга әверелеп, язарга сүз бирдем. Язучы булырга, кешеләргә дөреслекне сөйләргә карар кылдым...» — дип белдерә әдип шул көннәрдә, п- 163
1933 елда Германиядә властька фашистлар килгәч, ул зур тетрәнү кичерә һәм 1935 елда «Булачак сугыш турында язмалар* дигән мәкалә белән чыга. Анда ул Европада куркыныч чума авыруының көчәя баруын искәртә (фашизмны шулай атый) һәм Германия белән Италия тагы ике-өч елдан яңа бөтендөнья сугышы башлап җибәрәчәк дип кисәтә. Көнбатыштагы «демократия* илләренең «большевиклар куркынычы* хакында рафсата белән шөгыльләнеп, үз-үзләренә кабер казуларын күрсәтә. Әдипнең дөньяда барган по-литик вакыйгаларны үтәдән күрү осталыгы һәм күрәзәчелегенә сокланырга гына кала. Шул елларда иҗат ителгән иң көчле хикәяләреннән берсе «Килиманджаро карлары*нда аның кешелек язмышы өчен борчылулары аеруча ачык чагылыш таба.
1936 елда Испаниядә гражданнар сугышы башланып китә. Генерал Франконы яклап. Германия һәм Италия фашистлары испан халкына каршы корал күтәрә. Испания республикасын яклап, төрле илләрдән үз теләге белән антифашистлар килә. Әлбәттә, әлеге хәлиткеч көннәрдә Э. Хемингуэй да читтә кала алмый, «фашизмга Испаниядә юл бирсәң, ул тиз арада бөтен дөньяны басып алырга мөмкин* дип саный ул. Фашистларга каршы көрәштә интернациональ бригадаларның батырлыгы аны яңа иҗади биеклекләргә рухландыра. Ут боҗрасында калган Мадридта ул «Бишенче колонна* дигән пьеса язып тәмамлый һәм шул әсәрендә калган бөтен гомерен фашизмга каршы көрәшкә багышларга үз-үзенә сүз бирә. Һәм кире әйләнеп кайткач, Америка язучыларының II конгрессында барлык намуслы каләм ияләрен фашизмга каршы көрәшкә чакырып чыга. «Фашизм — бандитлар уйлап чыгарган ялган ул»,— дип кабатлый Хемингуэй. Испаниядәге халык-азатлык сугышына багышланган «Чаңны кем дип кагалар* романының төп герое үләр алдыннан «дөнья — матур урын, аның хакына сугышсаң да була», дип, очраклы рәвештә генә васыять әйтеп калдырмый.
Хемингуэй Испаниядәге интернациональ бригадалар сафында Советлар Союзы гражданнарын күреп, аларның батырлыгына сокланып өлгерә. Шул көннәрдә ул И. Эренбург белән танышып, дустанә әңгәмәләр кора, дөнья халыкларының фашизмга каршы көрәштә берләшергә тиешлеген яклап сөйли. Һәм шул ук вакытта ул тагы да зуррак һәм куркынычрак сугышның кичектергесез рәвештә якынаюын тоеп яши, фашизмны фаш итүче әсәрләре белән халыкларны кисәтергә ашыга. Бер үк вакытта сугышны фаш итүче иң яхшы әсәрләрдән антология төзү белән дә шөгыльләнә.
һәм тагы бер гыйбрәтле факт: Германия һәм аның союзниклары Советлар Союзына каршы сугыш башлап җибәргәч, АКШның реакцион даирәләре моңарга куанып туймыйлар, аларның үзара сугышып хәлсезләнүен көтеп торырга керешәләр. Ә бу вакытта Ерак Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәттә булган Э. Хемингуэйны әлеге хәбәр тетрәнергә мәҗбүр итә. Сугышның бишенче көнендә, 1941 елның 27 июнендә Мәскәүгә, Сталинга телеграмма җибәрә ул. «Советлар Союзының фашистлар агрессиясен кире кагачагына 100 проценты белән ышанам һәм теләктәшлек белдерәм. Совет халкы үзенең батырлыгы белән фашистлар коллыгына дучар булырга теләмәгән барлык халыкларны да яклап сугыша»,— дигән юллар була ул телеграммада. Бу очракта да олы әдипнең совет халкы өстенә төшкән сынауның дөньякүләм тарихи әһәмиятен ни дәрәҗәдә төгәл аңлавын һәм аңарга ныклы ышаныч белдерүенә сокланмый мөмкин түгел.
Ә тагы бер елдан ул матбугатта түбәндәге кыю мөрәҗәгать белән чыга: «...Азатлык сөюче һәр кеше, Кызыл Армия каршында беркайчан да түләп бетерә алмаслык бурычлы булып кала... Гитлерны тар-мар итүгә өлеше кергән һәр ил Кызыл Армиянең геройлыгыннан үрнәк алырга, аңарга охшарга тырышырга тиеш*. Бу сүзләрнең 1942 елда Америка гражданины тарафыннан АКШ матбугатында басылуын аерым игътибарга алу кирәк, һәм ул соңрак, К. Симоновка язган хатларның берсендә: «Бу сугыш дәвамында мин берөзлексез Советлар Союзы армиясе сафына басып сугышасым килде. Сезнең ничек сугышканлыгыгызны күреп таң калырга хыялландым...» — дип, үзенең эчкерсез омтылышлары белән уртаклаша.
Озак кына көттереп, АКШ үзенең сугышка керүен игълан иткәч тә Хемингуэй үзен фронтка хәрби корреспондент итеп җибәрүләрен үтенеп гариза яза. Әмма аның үтенече кире кагыла. Шулай да әдип фашизмга каршы көрәшү омтылышыннан кире кайтмый, ул үзенең балык тоту өчен яраклаштырылган «Пилар» катерында гитлерчыларның Куба ярларыннан
ерак түгел йөзгән су асты көймәләрен эзәрлекли башлый. Тәүлекләр һәм атналар буе ул, төерле кыенлыклар белән хисаплашмыйча, үлем куркынычы астында океанда йөзә. Нәтиҗәдә, Хемингуэй биргән координатларга нигезләнеп, АКШ авиациясе фашистларның берничә хәрби су асты көймәсен бомбага тота һәм батыра. Соңыннан бу тәҗрибә әдипнең «Океандагы утраулар» романында киң чагылыш таба.
Э. Хемингуэй сугышның үзендә дә катнашырга өлгерә. 1944 елда союз- Яиклар армиясе белән ул Нормандиягә килеп төшә һәм, Англия бомбардировщикларына утырып, Германияне бомбага тотуда катнаша. Француз партизаннарыннан отряд туплап, разведка эше җәелдерә һәм Парижны азат итешә. Танылган язучы соңрак Германия чигендәге канкойгыч сугышларда да кат-наша. Кыскасы, Хемингуэй каләм көче белән генә түгел, корал тотып та фашизмны юк итүгә үз өлешен кертә. Тынгысыз җаны аңар бер генә минутка да зур вакыйгалардан читтә торып калырга ирек бирми.
Кубага әйләнеп кайткач та ул «Мин кешеләрне фашизмнан куркырга мәҗбүр итәрлек рәвештә язарга тиешмен», дип, үз алдында торган максатның ачык һәм конкрет булуын белдерә. Игътибар итик, ул җиңүче сыйфатында АКШка кайтып тантана итүдән, батырлыгы өчен бирелгән орден-медаль- ләрен күкрәгенә тагып йөрүдән тайчына. Чөнки ватандашларының канга сусап, дөньяда хөкемдар булырга омтылуын тою аны сагаерга мәҗбүр итә. Кубада яшәвенең сәбәбе белән кызыксынучыларга ул элеккечә үк кистереп җавап кайтара: «Анда (АКШта.— И М.) минем тыным бетә, сулышым тарая. Җилләндерелмәгән кысан бүлмәдә яшисем килми. Сулыш алу гына түгел, фикер йөртү кыен...»
...Лавр яфраклары белән кактус чәнечкеләре әле дә янәшә үсә. Тар гына сукмакның бер ягында — хуш ис сирпеп торган якты яшеллек, ә икенче ягында океан өстендә йөзеп йөргән дәһшәтле миналардай кактус ботаклары тырпаеп утыра. Шушы урында тукталып, озак кына уйга чумып торган әдипне аңлау мөмкин кебек. Зәңгәр күк астында сугыш һәм тынычлык дигән ике төшенчә әле дә янәшә тора.
Э. Хемингуэй үзенең легендар шәхесе белән кызыксыну һәм соклану арта барган, роман һәм повестьларының популярлыгы күзгә күренеп үскән көннәрдә дә зур борчуларда яшәвен дәвам иттергән. Әдәби иҗатта һәм мәхәббәттә булган уңышлар белән генә канәгать булып кала алмый әдип. Юл йөрүдән туя белмәгән сәяхәтче, кыюлык һәм батырлык җәһәтеннән тиңдәшсез саналган аучы, бөтен Латин Америкасына мәгълүм балыкчы дигән даны да күңел тынычлыгы китерми аңарга. Тәнендә 250 дән артык җәрәхәт һәм җөй йөрткән, үз гомерендә ике авиакатастрофа, берничә автомобиль һәлакәте һәм байтак сугыш яраларын кичерергә мәҗбүр булган баһадир гәүдәле олы әдип дөньядагы вакыйгаларның киеренкелеге кимемичә, артканнан арта баруны күреп борчыла. Һәм шушы киеренкелеккә үз ватандашлары төп сәбәпче була баруын тою аны аеруча тынгысызлый килә.
Әлеге тынгысызлык Хемингуэйны дөнья мәшәкатьләре һәм ыгы-зыгы белән кайнап яшәгән Гаванага әледән-әле алып килә. Дөньяда барган вакыйгаларның асылына төшенүгә омтылыш яшькелт-зәңгәр киңлеге белән, гигант балыклары, дельфин һәм альбатрослары белән өзлексез ашкындырып торган океанны да берара онытып торырга мәҗбүр итә.
Менә колониаль Гавананың Овиспо һәм Меркадере урамнары чаты. Монда .Амбос Мундос» отеле урнашкан (сүзгә-сүз тәрҗемә итсәң, .Ике дөнья» дигәнне аңлата бу исем). Хемингуэй 1928 елда Кубага беренче килүендә үк шушы отельнең дүртенче катындагы 511 нче номерына урнаша. Икенче разрядлы шушы кунакханәдә ул «Африканың яшел калкулыклары» әсәренең аерым бүлекләрен, «Ия булырга һәм булмаска» романын һәм киләчәктә язылачак «Чаңны кем дип кагалар» романының беренче сәхифәләрен иҗат итә. Гаванада куна калырга туры килгәндә, Хемингуэй соңгы елларда да һәрчак шушы отельдәге әлеге бүлмәне сайлый торган була. Тәрәзәсе Гавана капитолиумына, мәһабәт король пальмалары үскән иркен паркка һәм М. Горький исемендәге совет китаплары кибетенә карап торган шушы бүлмәдә әдип үзенең туган иленнән һәм Европадан килгән политик эшлеклеләр, язучы һәм галимнәр белән төннәр буе фикер алышкан, бәхәсләшергә яраткан. Ә кичләрен ялгызы гына урамның каршы ягындагы «Эль Флоридита» ресто- ран-барына йөргән. „
«Эль Флоридита»га Хемингуэй, кагыйдә буларак, бары тик ялгыз иөр-
гән. Моның сәбәбе нидә? Шул кызыксыну мине дә монда ялгызым килергә мәҗбүр итте.
Монда кайсыдыр бер почмакта бөек язучы әле дә утырадыр төсле. Ипле генә як-якка карангалап алучы күзләр аны эзлиләрдер кебек. Гавананың күпләгән кабаре, клуб һәм ресторан-барларыннан аерылып торган бер рух яши монда. Ул үзенчәлекне моңсу тынлык яисә талгынлык дип бәяләргә мөмкин. Кубалылар ял иткән урын җыр. музыка һәм тукталуны белмәгән дәртле биюләрдән башка булмый. Хакыйкатьтә монда да шулай. Шул ук вакытта ипле бер талгынлык та үзен сиздереп тора. Күрәмсең, зал шулай эшләнгән: бер өстәл артындагы авазлар икенче өстәлгә барып җитми, каядыр биеккә, диңгез сурәтләре белән бизәлгән түшәмгә күтәрелеп юкка чыга.
Хемингуэй бу өстәлләрнең кайсысы артында утырырга яратты икән? Күңелем сизеп тора, аның монда да үз урыны булырга тиеш. Чөнки Кубада Э. Хемингуэй белән бәйле ничәмә-ничә урында инде әдипнең һәр очракта даимилеген, тотрыклылыгын, бирелгәнлеген раслаган мисалларга игътибар юнәлтеп өлгергәннәр иде. Җавапсыз калырга теләмичә кыбырсый башлады сорау. Ул урын кайда да булса уртадарак. яисә әнә дәһшәтле диңгез картинасы эленгән якты мәйданчыктадыр... Ул да түгел, ярымкараңгылык эчендә изрәгән барның ишек катындагы почмагында тонык кына янып торган утка күзем төште. «Мине эзлисеңме —мин монда», дигәндәй, аннан Хемингуэйның бронза бюсты карап тора иде. 1955 елда Куба скульпторы Фернандо Боада эшләгән аны. Шунысы кызык, бу — язучы үзе исән чакта аның натурадан эшләнгән бердәнбер скульптурасы икән. Һәм ул монда әдип үзе исән чакта ук, ягъни 1958 елда урнаштырылган. Шул рәвешле. Хемингуэй «Эль Флори- дита»даеш кына үз бюсты белән янәшә утырырга мәҗбүр булган. Чөнки бюст аның даими урындыгы белән янәшә үк урнаштырылган булган. Шулай да, кубалыларның сөйләвенә караганда, бюсты урнаштырылгач, ул монда килүен сирәгәйткән. Һәм килгән очракта инде берне түгел, ике дайкири коктейле сората торган булган. «Берсе— үземә, ә икенчесе, әнә, аңарга»,— дип ым каккан үз бюстына. Үзе белән әңгәмә корырга, яисә интервью алырга, бәхәсләшергә дип тинтерәтүчеләргә дә: «Әнә, аның белән сөйләш. Ул шундук сине аңлар. Сез уртак тел табарсыз...» — ди торган булган.
Бюст белән янәшәдәге урын менә инде егерме елдан артык буш тора, аны кызыл бәрхет «киртә» белән аерып куйганнар. Бу — әдип урыны. Әмма ул буш түгел, анда аның рухы, олы җаны әле дә булса яши кебек. Янәшәдәге икенче бер буш урынга барып сөялүем булды, шундук хәйран калдым: моннан киң һәм иркен ресторан-бардагы һәммә почмак уч төбендәгедәй күренеп тора икән. Хәтта барменның, өстәл артында кырыкмаса-кырык ше-шәләрдән тамыза-тамыза, нинди осталык белән коктейль ясавын да күзәтергә мөмкин. Димәк, тар почмакка ук терәлеп торган урын әдип тарафыннан очраклы рәвештә генә сайланмаган. Иң элек, монда теләсә кем килеп борчырлык урын түгел. Икенчедән, ул, шушы тын почмакка утырып, ресторан- барның һәр ике залын уч төбендәгедәй күзәтә алган. Түрдәге якты залда, кубалыларның сөйләвенә караганда, ул елларда дөньяның төрле почмак-ларыннан килгән «акча капчыклары» һәм эшкуарлар мыж килеп торган. Ә ишек катындагы бар әйләнәсендә исә кәеф сафа корып йөргән яшьләр өстенлек иткән булса кирәк... Хемингуэйның биографиясен өйрәнүчеләр язганча. монда ул 1941 — 1942 елларда аеруча ешлаган. «Пилар» катерында тәүлекләр, атналар буена хәрби задание белән йөреп, талчыгып, «Вихия» усадьбасына кайтуга ук ул, машинасына утырып, «Эль Флоридита»га чыгып чаба торган була, һәм сәгатьләр буена, ә еш кына таңга кадәр, һичкемгә сүз катмыйча, кашларын җыерып, залдагы ыгы-зыгыны күзәтеп утыра. Бөтен иҗаты сугышка һәм фашизмга ачы нәфрәт белән өртелгән олы әдипнең күңелендә шатлык һәм елмаюларга урын табылмау табигый, әлбәттә. Дөнья картасына төшкән кара шәүлә барлык прогрессив кешелекне тетрәндергән, борчып сыкранырга мәҗбүр иткән көннәр була ич...
Шундый уйлар белән мин баш очымда торган бронза бюстка янә текәлдем. Анда — Э. Хемингуэй. Ул әле дә тирән борчуга чумган хәлдә утыруын белә. Маңгаендагы тирән җыерчыклар, сынаулы караш, чытыла төшкән йөз I әдип рухының тирәнлеген, ул янып яшәгән проблемаларның җитдилеген тагы бер мәртәбә ассызыклап тора.
Әлбәттә, Кубада яшәү дәверендә Хемингуэйның иркен сулыш алган шатлыктан канатланып йөргән көннәре дә була. Мисал өчен Кубада рево-
ЛЮЦИЯ җиңгән көннәрне алыйк. «Мин Кастро җитәкләгән революцияне як лыйм, чөнки ул халык массаларының омтылышын чагылдыра...» — дип интервью бирә ул америка журналистларына әле Батистаның канлы режимы бәреп төшерелгәнгә кадәр үк. Революция җиңгән көнне үк ул үзенең машинасын. складта сакланган мылтыкларын һәм берничә әрҗә патронын революционерларга бирә. Хәтта үзенең торак урынын да, стратегик күзәтү урыны икәнлеген истә тотып, файдаланырга тәкъдим итә. 1959 елның 4 ноя брендә Хемингуэй, революцион хөкүмәтнең яңа флагын үбеп, «Үзебезнең һәммә кыенлыкларыбыз уртак булсын», дип, Куба халкына тугрылыкта ант бирә.
Хәер, бу тугрылык, азатлык утравына һәм аның киң күңелле халкына булган чиксез мәхәббәт һәм ихтирам хисе әдипнең бөтен иҗаты һәм тормыш юлына хас үзенчәлек. Әйтик, «Карт һәм диңгез» әсәре өчен үзенә Нобель премиясе бирелү хәбәре килгәч тә беренче интервьюсында ук ул: Бу бүләкне мин Кубага бирелгән дип кабул итәм... Кубада яшәп тә бу әсәрне начар язу мөмкин түгел иде...» дип басым ясап әйтә. Һәм сүзләрен «Мин үземне кубалы дип хис итәм», дип тәмамлый.
Соңрак Хемингуэй, әлеге повестьның туу тарихына тукталып, язып чыга: «Диңгез үзенең берөзлексез үзгәреп торган төс һәм төсмерләре белән, өзлексез хәрәкәте, кырыс законнары һәм көче белән повестьны үзе язды... Мин бары тик океанны тыңладым, барын да ул кушканча, ул боерганча эшләдем... Миңа Кубада эшләве рәхәт». Дөньякүләм танылган язучы үзенә, иҗат серләре турында сөйләвен үтенеп, өзлексез мөрәҗәгать итеп торган буржуаз матбугат вәкилләренә әнә шул рәвешле җавап биреп тора. Иҗатына Кубаның әкияти табигате, эчкерсез һәм бер үк вакытта каһарманлык сыйфатларына ия кешеләренең чиксез зур йогынтысын яшерми. Хәтта үзенә бирелгән югары бүләк — Нобель премиясе медален дә ул мәңгелеккә кубалыларга бүләк итә.
Әлбәттә, Куба халкы да үз чиратында бурычлы булып калмый. Хемингуэй исеме азатлык утравында революция эше өчен башларын салган милли геройларныкы сыман ук мәңгеләштерелгән һәм һәрдаим олылап искә алына. Хемингуэй исеме белән бәйле урыннар дәүләт тарафыннан зур кайгырту- чанлык белән саклана. Моңарга күпләгән мисаллар да китерергә мөмкин булыр иде, әлбәттә. Нибарысы бер кечкенә фактны искә алуны кирәк саныйм: мәгълүм булганча, Хемингуэйның эчкерсез аралашкан дуслары — Кохимар балыкчылары була, һәм Кохимарда өлкән яшьтәге һәр кеше үзен әле дә Хемингуэйның якын дусты саный һәм әдип белән булган әңгәмәләрен, истәлекле вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләргә әзер тора. Кохимар балыкчылары белән соңгы тапкыр аерылышканда, Хемингуэй күз яшьләрен яшерә алмый еларга мәҗбүр булган. Ә инде танылган әдипнең трагик төстә дөньядан китүе хәбәре килгәч, Кохимар балыкчылары, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, су астына баткан көймәләрдән мең газап белән җыелган бронзадан Хемингуэйга һәйкәл куйдыралар. Атлантик океанның иксез-чиксез ерак лыкларына төбәлеп торган һәйкәл, балыкчыларның әдипкә эчкерсез хөрмәте символы буларак, әле дә яр буенда горур басып тора.
Бронза сын каршында торганда, мин янә, онытылып, үз уйларыма бирелгәнмен. Болай да җиңел булмаган тормышларының кыенлык белән очын очка ялгап барган гади хезмәт халкы — балыкчыларның дөньякүләм танылган әдипкә, гасырыбызның иң зур художникларыннан берсенә ихлас мәхәббәте билгесе ич бу һәйкәл. Халык ихтирамы очраклы булмый. Әдип булудан да бигрәк, Хемингуэйның кешелек сыйфатларына һәйкәл бу, чөнки аны салу инициативасы белән йөргән балыкчылар арасында байтагының укый-яза белмәгәнлеге мәгълүм. Сокландыргыч дәрәҗәдә гыйбрәтле факт! Бөеклекне күңел күзе белән тоя һәм күрә алган Кохимар балыкчылары алдында баш иясем килде минем.
Су өстендә, балык тәңкәләредәй елык-елык килеп, кояш нурлары җемел дәшеп уйный. Яр буенда судан чыгып торган коралл рифлар өстендә яланаяк лы чем-кара малайлар балык чирттерә, аларның баш очында, канатларын җәеп, озын томшыклы альбатрослар очып йөри, яшькелт-зәңгәр океанда җилкәнле көймәләр чайкала. Ярдан читтәрәк пар дельфин уйнаклый. Ятьмәсендәге тишекләрне ямау белән мәшгуль булган карт балыкчы, башын күтәреп, авызындагы юан сигараны суыра-суыра, каш өстенә кулын куеп, шул дельфиннарга сокланып тора...
Хемингуэй яраткан кешеләр, Хемингуэй яратып туймаган гүзәл табигать. Хемингуэй үз җаныннан да болайрак күргән, әмма аның серләренә төшенеп, аңлап бетерә алмаган иксез-чиксез дөнья. «...Мин күп нәрсәне аңлый алмыйм,— дип уйлады ул үзалдына.— Ләкин шунысы әйбәт, кояшны, айны һәм йолдызларны үтерергә безнең буй җитми. Диңгездән ризык тартып алуыбыз һәм үз туганнарыбызны үтерүебез дә җитеп ашкан...» Тормышчан- лыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге, колачы белән вакыт ягыннан булсын, простран-' ство ягыннан булсын чикләрне белмәгән мәшһүр әсәр «Карт һәм диңгез* повестеннан Сантьяго әнә ш>лай фикер йөртә. Үзенең гомере кыл өстендә торганда да гади бер балыкчы дөньяны — кояшны, айны, йолдызларны кайгырта, аларның кеше ихтыярыннан югарырак торуына куанып туймый. Әлбәттә, балыкчы картның бу куанычы әдипнеке белән уртак. Бөтен гомерен һәм иҗатын кешедә кешелеклелек сыйфатларын олылауга, җирдәге имин-лекне саклауга, фашизмга каршы көрәшкә багышланган әдип кояш һәм йолдызларның, димәк, тормышның мәңгелегенә ихластан ышана...
Әгәр бүген исән булып, АКШ президентының «Йолдызлар сугышы» турындагы хыял белән саташканын ишетсә. Хемингуэй нәрсә дияр иде икән?! Мөгаен. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач та үз ватандашларын көч белән, корал белән шаяра шаяра фашизм идеологиясенә тәгәрәүдән кисәткәнлеген хәтерләр иде. Ләкин сер бирмәс, төшенкелеккә юл куймас иде. Тагы бер тапкыр һәм үз-үзенә тирән ышаныч белән «...кеше юк булу һәм җиңелү өчен яратылмаган. Кешене үтерергә була, әмма җиңү мөмкин түгел!» — дип, кистереп җавап кайтарыр иде. Күзләренә кан сауган, куллары җәрәхәтләнеп, бөтен тәне канга буялган Сантьяго карт та үз-үзен кызганудан түгел, кешеләрне, җирне, дөньяны яратудан «Йолдызлар — сеңелләрем минем...» дип дәшә ич галәмгә.
Дөнья тыныч түгел. Дөньяда тормышны һәм кешене саклап калу өчен зур көрәш бара. Ерак тарафлардан чаң авазы ишетелә...
Чаңны кем дип кагалар?..
Сан Франциско-де-Пауло — Гавана — Казан.