ЯШЕЛ РОЗА
...Бөек кеше булган урыннарда аның күләгәсе кала, дия торган булганнар борынгылар. Мин дә шундый могҗизага өмет баглагандай. халкыбыз җырларына җуелмас бизәк булып кергән гүзәл Ык елгасы буйларына кайттым. Бу тирәләр, моннан берничә генә ел арабыздан киткән олуг шагыйребез Хәсән Туфан истәлеге белән бәйле. Без монда, тирә-юньнең илаһи гүзәллегенә хозурланып, учаклар ягып, куна-төнә балык чиерттереп яткан идек... Мине су буена алып төшкән машина бая ук китеп барды. Япа-ялгызым калдым. Янәшәмдәге ярым шәрәләнергә өлгергән куе әрәмәлекләр, җан өшеткеч авазлар чыгарыл, шаулашып алдылар.
Көзге җилләр басу ягыннан арыш саламы, кибәк исе алып килә. Шундук, болын киңлегендә. ике-өч печән эскерте утыра. Кеше күзеннән качарга теләгәндәй, куе әрәмәлекләр эченә яшеренгән ике күл арасыннан, Тымытыкның Урсай авылына чыгып китә торган өлеше күренеп тора.
Уйлар, елларны кире чигереп, яңадан үткәннәргә алып китте. Әле кайчан гына Хәсән Туфан, Сибгат Хәким — бик зурдан кубып балык тотарга дип. башта Тымытыкка килдек. Кая гына бармыйк, солтанатлы шагыйрьләребез һәркайда, һәрчак игътибар үзәгендә: кадер-хөрмәт, олылау-зурлау. Кызыксынуның бер дә чиге-чамасы юк. Мин үз кеше, серләре сыя, үземә генә ишетелерлек итеп сорау артыннан сорау бирәләр: «Бусы шул Хәсән Туфанмы инде?" — «Әйе". «Икенчесе, көн.дә радио-телевидение аша җырлары-шигырьләре яңгыраган Хәкимме?»—«Нәкъ үзе!..»
Чыннан да, кунакларның кәттәләре. Хәсән ага Туфан үзе генә дә һәркемнең игъ-тибарын тартып, җәлеп итеп торыр иде. Ул, мин сиңа әйтим, мөхтәбәр кыяфәт, озынча буй. төзек гәүдә, салмак-ипле хәрәкәт, ап-ак чәч. аксыл чырай, йөзендә һәрчак балкып-нурланып торган елмаю, һәрчак шәфкатьлелек, изгеләргә генә тиң итагатьлелек, акыл ияләренә генә хас сабыр-тыйнаклык. Кысынкы күзләрендә һәрвакыт диярлек нәрсәгә булса да гаҗәпләнү, соклану нуры сирпелеп торыр иде.
Хәсән Туфанның тагын бер күркәм сыйфаты хәйранга калдыра торган иде мине: бу аның бөтен дөньяны, галәмне кочагына сыйдырырга сәләтле киң күңеллелеге. табигыйлеге, кешеләрне үлөп яратуы, олылавы, ихтирам итүе. Бу — һәрбер олы җанлы бөек кешеләргә хас уртак сыйфаттыр, күрәсең. Андый чакта ирексездән, А. П. Чеховның ..Кешене ихтирам итүдән дә ләззәтлерәк хис юктыр», дигән сүзләре искә төшә.
Тагын уйлар. Бу юлы да олуг шагыйрьләребезгә бәйле хатирәләр. Нишләмәк кирәк. Хәсән Туфан белән якыннан аралашкан елларым тормышымның иң якты хатирәләре булып калырлар, ахрысы.
Әле дә булса исемдә, табыннан кузгалуыбызга безне — Хәсән ага белән икебезне — «Беренче парга» дип, мунчага куа башладылар. Кунак, хуҗаның ишәге ди, буйсынмыйча кара, бар! Шунда мине өлкән дустымның, көндәлек тормышның ибен, җаен, бөтен нечкәлекләренә кадәр белүе, кабат хәйранга калдырды Мунчаны да үзенчә кыздырды сабаклы мәтрүшкә кыстырып бәйләгән себеркене дә үз ысулы белән пешерде. Ләүкәгә I күтәрелде, пар бөркеп торган хуш исле себеркесен: «Шәп!..» дип. йөзенә каплады да, күпмедер вакыт, ах та вах итеп рәхәтләнеп-ләззәтләнеп иснәп утырды. Чабынуы хәтердә калмаган Аркаларны ышкышып, һәйбәтләп юынгач, инде чыгарга җыена башлагач, кабат игътибар итәрлек нәрсәләр булып алды. Хәсән ага мунча алдына чыкты. Хәл алырга телидер, дип уйларга да өлгерә алмый калдым, борылып кире керде Карасам, бер кулында бишлек акча, икенчесендә—иске себерке. «Монысы, мунча ягучыга хезмәте эчен» — дип. акчаны тәрәзә төбендә торган шампунь савыты астына кыстырды. Ә себеркесе белән башта ләүкәне, аннары һәйбәтләп идәнне себерә башлады. Миңа бирмәде, үзе себерде. «Бездән соң керүчеләргә ялт итеп торсын...»
Шул ук көнне Хәсән аганың тагын бер тапкыр: «Шәп1..« дигән сүзен ишетергә туры килде, Ике-өч машинага төялеп су буена төшәргә җыендык. Әйберләрем (палаткам, кармаклар, балта, чиләк-табалар. савыт-сабалар) күптәнге танышым, балыкчы дустым Хәй Гәрәевләрдә иде. Алар капкасы турысында туктадык Берьюлы Хәсән аганың өс-башын да алыштырырга булдык. Хәй. олуг кунаклар алдында, бишкә ярылырдай булып бөтерелде. Ул болай да бик тә елдам, үтә елгыр, терекөмеш йоткан сыман хәрәкәтчел, ком гарәбе кебек кап-кара, какча йөзле, җыйнак-юка гәүдәле кеше. Шул Хәй. каяндыр иске сырган чалбар, шундый ук сырма һәм гомеренә крем заты күрмәгән кирза итекләре белән аяк чолгаулары чыгарды Мин, һәрчак зәвык, чиста һәм пөхтә киенеп йөрергә күнеккән Хәсән ага бу киемнәрне кимәс, «җүнлерәк» киемнәр сорарга дип. авызымны ачкан да идем инде. Әмма Хәсән ага, абзар ышыгында яткан бүрәнәләр өстенә барып утырды да, көндәлектә кия торган киемнәрен кигән кебек, күз ачып йомганчы, баштанаяк, әлеге иске-москыны киеп тә куйды. Агай гынамы әле, шундук кулларын җәел, биеп китәргә җыенган сыман: «Шәп!..» дип, хәтта кирза итекләре белән җиргә тибеп куйды...
Шундый уйларга бирелеп бераз торгач, әйберләремне күгәрдем дә таныш сукмак буйлап ярым шәрәләнергә өлгергән әрәмәлеккә кереп киттем. Кайчандыр көч-хәл белән, иелә-бәгелә үтә торган сукмак киңәйгән, мотоцикллар, машиналар да үткәләгән булса кирәк як-яктагы вак таллар сынгалаган, тәмам эштән чыккан.
һәм менә, ниһаять, минем күп еллар буе палаткалар корып, җәйләр буена кайтмый яткан, үземә генә билгеле аланлыгым! Саумы, оҗмахка тиң яр буйларым, саумы, шигъриятле. җырлы, нурлы Ык елгасы! Үләр дәрәҗәгә җитеп сагынып кайттым үзеңне, каршы ал. Минем өчен син газиз дә, якын да икәнсең ич. Хәер, уйлый калсаң, гаҗәпләнерлеге дә юк: синең буйларыңда гомеремнең иң дәртле-егәрле, алай итәм дә болай итәм диеп яшәгән хыялый еллары үтте. Синең җикән камышлары бизәгән, су өсләреңне төнбоеклар каплаган яр буйларыңда балаларым үсте. Бу төбәккә минем җаннан кадерле каләмдәш дусларым киләләр иде, гүзәллегеңә сокланып, илһам алып китә торганнар иде...
Әмма Ык елгасы буена бәйле булган хатирәләрнең иң яктысы гомерем буена онытылмаслык булып күңел түренә уелып калганы, әлбәттә. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким һәм аның тормыш иптәше Мөршидә апалар белән гөр килеп, рәхәтләнеп, күңелләребез булганчы ял иткән чаклар булгандыр
Әле дә булса хәтеремдә, без төшү белән.ямьле Ык буйлары шау-шу. шат авазлар белән тулды, ах та вах килеп, тирә-юньнең сихри матурлыгына сокланулар башланды. Хәсән ага, текә ярның елга эченәрәк кереп торган урынына барып басты да хәрәкәтсез калды. Сихерләнгән кеше сыман шактый озак торган иде ул яр өстендә.
Әйберләремне, гадәттә палатка кора торган, корыган карт карагай төбенә куйдым да кайчандыр Хәсән ага басып торган урынны эзли киттем Менә ул урын. Әмма яр буеның танырлыгы калмаган Кайчандыр Хәсән ага, такта башы куеп, урындык сыман нәрсә ясап утырган карт агач төбе дә юк. Язгы ташулар мәрхәмәтсез кыланганнар. Яр буйлары да үзгәргән: ишелгәннәр, яр астында яңа чоңгыллар, тугайлар хасил булган. Актарылып-ашкынып аккан суга карыйм Көчле агым эчендә уйнаклап-шаярышкан чабак балыкларын хәтерләтеп, озынча тал яфраклары йөзеп уза. Сирәк-мирәк кенә, йомры гәүдәле «алтын балыклар» да узгалый. болары — саргайган каен яфраклары
Юк йомышымны бар итеп, бер-ике тапкыр Хәсән ага янына килгән идем Шунда ул, һаман да бер урында, яр өстендә утырганы өчен акланырга теләгәндәй, болай дигән иде:
— Агымсу белән янган утка карап, кем туйган. Мәхмүт
" TarUiH ул миңа: «Игътибар иткәнең бармы икән. Мәхмүт. Табигать — һәрчак ритмда »— дигән иде. Нәрсәдән чыгып әйткәндер ул бу сүзләрне, хәзер инде хәтерли алмыйм.
Олуг шагыйребезне ниндирәк могҗиза, ниндирәк көч шул кадәр җәлеп итә алды
икән?—дип, тирә-юньне күздән кичерәм. Кая карама, «алтын көз» хакимлек итә. Шәрәләнергә елгергән куак ботакларына әбиләр чуагының көмеш пәрәвезләре сузылган. Баю ягына авышкан кояш нурында алар төрле төсләргә кереп тирбәлеп торалар. Тирә-юньне биләп алган әрәмәлекләрдә дә салават күперенең барлык төсләрен күрергә мөмкин Берүк төп куакта, аерым агачта, фирәзә, җете кызыл, бурлат кызыл, зәгъфран төсләре чуарлана Шундук, хәзергә әле кошлар тарафыннан «таланырга» өлгермәгән балан, гөләп җимешләре күзләрне кызартып торалар. Үзе белән байлык-муллык алып килгән көзне халык элек-электән көтеп ала торган булган Көз — бөтен бер елның нәтиҗәсе бит ул.
Елганың өске ягына күз салам Анда сары комлы кашлак чите күренеп тора. Ул тирәдә сайлык, шарламак Шунлыктан агым да көчле-куөтле Бәлки шуңадыр, ул тирәләр эре балык түшкәсе ятканга охшап, ялтыр-йолтыр килеп, тәңкәләнеп күренә Елганың аръягында, каршы якта, тау тезмәләре. Урал тавы итәкләренең дәвамы алар Өстән-аска таба, кар сулары, яңгыр гөрләвекләре яргалаган кызыл яр. Кызарып, урман өстенә барып кунган кояш нурында ул ут капканга охшап күренә. Таулар өстендә, җете сыек яшел төскә кереп, уҗым басуы күренә. Шундук, каракучкыл яшел наратлар янында, алтын-сары салам эскерте Нинди генә төс юк иде ул якта! Бәлки шуңадыр, әлеге көзге манзара, кай яклары белендер (бәлки төсләрнең җете-ачык булулары беләндер), әрмән халкының мәшһүр рәссамы Сарьян полотноларын хәтерләтәләр иде.
Кармак сала торган урыныма килдем. Бу ни бу? Ничәмә-ничә еллар буена басып утырган урынымның да танырлык калмаган Ярлар бик нык үзгәргән Саеккан да булса кирәк Әй-йе, шактый еллар үткән шул инде Аннары агымсуны тикмәгә генә чыгымчы ат белән чагыштырмый торганнардыр Елга холкы — агымына бәйле
Урынымның үзгәрүе кәефемне кырса да. булмаса-булмас дип, барыбер җимшәдем, ягъни, кармаклар саласы урынга берничә кушуч борчак сиптем. Балык җыелсын, ' балык ияләшә торсын, янәсе. Бары тик шуннан соң гына яр өстенә күтәрелеп, якты күздә дип. ут ягар өчен коры-сары хәзерләргә керештем.
Нәкъ менә хәзергедәй, кояш баю ягына авышкач. Мөршидә апа: «Мәхмүт, Сибгатне төнгелеккә сезнең янда калдыра алмыйм, сәламәтлеген беләсең ич».— дип, үзенең катгый карарын белдерде Без. Хәсән ага белән, аларны болынга кадәр озата чыктык. Берьюлы, палаткабыз астына түшәр өчен печән дә алып керергә булдык. Шунда кабат мине гаҗәпләндерерлек бер мәзәкнең шаһиты булырга туры килде. Мин эскерт янына килдем дә, аннан тартып, моннан йолкып, бер кочак печән алдым. Эшне шулай коры тотуыма мактангандай: «Миңа булды. .» дидем Хәсән ага: «Ике тапкыр килеп йөрерлек булмасын инде » дип. миңа сабыр итәргә кушты Шунда ук эскерт янына басты да, бөтереп-борып, озын аркансыман итеп, көлтә бавы ишә башлады. Минем печәнем янына тагын шактый гына өстәп, тезе белән басып-изеп, гаять зур төен бәйләде бу Шул. уклау кебек тыгыз итеп боргычланган, үзе бер) кибән чамасы печәнне җилкәмә күтәреп сдлгач, сызгырып җибәрә яздым үзем дә
Ниһаять, караңгы төште Аңынчы инде эшебез дә төгәлләнгән иде: палатка җылытылды, утын хәзерләнгән, кармаклар көйләнгән, урын кабат мул итеп җимшәлгәи...
— Ятыр алдыннан чәйләп алсак та ярар
Хәсән ага, яртылаш сүнгән учак янына килеп, аякларын сузып һәйбәтләп утырганнан соң, кулындагы таяк белән, читкә тәгәрәгән кисәүләрне җыеп өйде. Коры-сары өстәде. | Шуны гына көтеп торган кебек, учак гөлт итеп кабынды. Караңгылык тагын да куера төшкән сыман булды Ике як ярны кавыштырырга теләгән сыман, сыек томан пәрдәсе төште Ул арада шактый ук югары күтәрелергә өлгергән тулы ай, бөтен нурын-яктылыгын безнең өскә юнәлтергә уйлагандай, күзләрен чекерәйтеп карап тора иде.
Хәсән dra, озаграк янсыннар диптер инде, утка эрерәк утын өстәде. Күмер тартып, олы чәйнекне күмер өстенә куйды. Хәрәкәтләре салмак, әмма бик иллеләр иде.
Ул арада мин җыйнак кына табын хәзерләдем. Күмәч, шикәр, май ише нәрсәләр чыгардым һәм без, учак янына кырын төшеп, авызларыбызны пешерә-пешерә. калай кружкалардан чәй эчә башладык
Хәсән ага чэйне'мактап күкләргә чөйде.
— Әллә инде рецептын һаман үзгәртеп торасың. . Эчкән саен тәмлеләнә бара — Аннары чынлап торып кызыксынган кеше сыман, сорау биреп куйды — Нәрсәләр саласың соң син моңа?
Мактанырга миңа гына куш. Тезәм дә тезәм. Иң әүвәл, янәсе, чәйне ут өстенә куйганчы ук, гөләп җимеше агачының тамырын алам Аны балта белән чәрдәклим һәйбәтләп салкын су белән юам. Бары тик шуннан соң гына чәйнеккә салам Ә инде чәйнек -• кайнап чыгар алдыннан, берәр уч чамасы гөләп җимеше үзе өстәлә (Ә җәй көннәрендә * чәчәге дә кулланыла.) Чәйнек кайнап чыгып, уТ өстеннән алыр вакыт җиткәч, берәр уч кара карлыган белән кызыл карлыган яфрагы өстисең..
Учак янында утырабыз Шулчак кайдадыр бик биектә, кирәгеннән артык якты һәм эре булып калтыранып күренгән йолдызлар ягыннан, кыр казлары каңгылдашканга
охшашлы аваз ишетелгән сыман булды. Бу көтелмәгән хәлдән икебез дә тынып калдык. Карасам. Хәсән аганың учакны рәтләргә дип сузылган чыбык тоткан кулы һавада асылынып калган. Кулы гына түгел, чак кына кырын яткан чал башы да хәрәкәтсез иде аның.
Ялгышмаганмын икән, нәкъ шул мизгелдә, баш очыбызда ук. кыр казының яман да1 моңсу итеп аваз салганы аермачык булып ишетелде. Тәнемне чиратып, аркам буенча ниндидер салкын йөгерүен тойдым. Киек казлар!
Хәсән ага да миңа таба борылды, Ялкын шәүләсе уйнаган җитди йөзендә бары тик бер сорау: «Ишеттеңме?..» Мин дә. үз чиратымда, ияк кагып кына 1җавап кайтардым. Мондый чакта сүзнең кирәге юк, артык алар.
Күңелем түрендә, бөтен барлыгымны үзенә буйсындырып, шигъри юллар гәүдәләнде...
Яңгырларда-явымнарда. Давы лларда-җил пәрдә. Кие* казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә.
Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде..
Бераздан тирә-юнь тынды. Шулчак, каяндыр әрәмәлекләр арасыннан, куәтле дулкын булып, салкынча җил исеп куйды. Кисәү башларын каплаган аксыл элпе сыман көлне тузгыту. Хәсән аганың чал чәчләре белән шаярып алу өчен шул бик җиткән иде
Табынны җыештырдым. Берни дә булмаган кыяфәттә, ут янында, бер көйгә генә гәп корып утырабыз. Хәзер инде хәтерләмим, сүз нәрсәдән башлангандыр, әңгәмәбез тугандаш халыкларның олуг шәхесләре, бөек акыл ияләре турында иде. Шунда мин Хәсән агага: «Нәрсә ул илһам?» — дип сорау бирдем ахрысы.
Хәсән ага. гадәттәгечә, капылт кына җавап кайтарырга ашыкмады. Кулындагы чыбыгы белән әледән-^ле учакны рәтләде, кисәүләрне өйде, берәм-сәрәмләп кенә утын өстәде. Сүзен дә шактый читләтеп башлады ул. Кемнәрнеңдер шигъри юлларын укыды, күп төрле мисаллар китерде. Шунда мин олуг шагыйребезнең күпмилләтле совет әдәбиятын бик яхшы белүенә, чын мәгънәсендә интернационалист шагыйрь булуына тагын бер тапкыр төшейгәндәй булдым.
— Илһам дигән изге хис турында ике сүз белән генә җавап биреп булмастыр,— дип башлаган иде Хәсән ага.— һәркем үзенчә аңлый аны. Мин, мәсәлән, аны бөтен сәләтеңне, бар булганыңны тулысынча иҗатка юнәлтә, туплый белү дип аңлыйм. Бөтен эч пошуларыңны, кәефсезлекләреңне. тормышыңда килеп туган мең төрле зилзиләләреңне бер читкә атып, бар нәрсәңне онытып, бары тик иҗатың белән генә кала белү дип аңлыйм. Әмма бу халәт үзеннән-үзе тумый. Моның өчен олуг художник булырга, чын гүзәллекне күрә, гүзәллекне тоемлый, бар нәрсәдән өстен куя, өстен саный белергә кирәктер. Чын гүзәллек, сафлык һәм матурлык кешене гомере буена илһамландырырга сәләтле. Илһам дигән нәрсә — бөек көч ул. Илһамсыз чын иҗат юк. Илһам булган җирдә битарафлык була алмый. Әгәр дә чын гүзәллек, матурлык һәм самимилекне күреп тә җаны кузгалмый, инанмый, шул гүзәллеккә фанатикларча ышанмый икән, андый әдипнең әсәре беркемне дә дулкынландырмаячак, укучының җанына азык, күңеленә якты нур була алмаячак. Чын сәнгать әсәре һәрчак яктылыкка өндәү өчен, җирдә яхшылык җиңсен өчен иҗат ителә...
Үзем тыңлыйм, ә үземнең күңелем түрендә һәрчак гүзәллеккә мөкиббән олуг шагыйребезнең хис нечкәлеге, сафлыгы һәм ихласлыгы белән үзенә җәлеп иткән шигыре гәүдәләнә:
Гөлләр сорый миннән: «Нишләп, Туфан,
Уйга калдың әле син шулай?»
— Белмим, гөлләр, уйга калып шулай. Гүзәллеккә сокланам бугай...
Гаҗәп хәл! Шушы арада гына шундый уй фикерне мәшһүр рәссам Рерихта да очратырга туры килде. Даһиларның фикере һәрчак тәңгәл дигән сүз хактыр, күрәмсең. Рерих, мәсәлән, аерым халык, аерым ил турында гына түгел, бөтен кешелек турында фикер йөртеп, болай ди «Многое можно добиться проповедью красоты, распространением культуры».
Сузебез, ничектер, үзеннән-үзе яшьләргә, яшьләр иҗатына күчте Белгәнебезчә, Хәсән Туфан яшь һәм башлап язучыларның иң якын дусты, акыллы киңәшчесе, риясыз
ярдәмчесе, ару-талуны белмәс тәрбиячесе иде. Үзе ул һичкайчан да яшьләр белән эшләү турында гәп сатмады, ул эшләде алар белән.
— Әгәр дә әдәбиятка килүче талантлы икән, аңардагы изге очкын үзен шундук сиздерә Моны яшь әдипнең сайлап алган темасы, әйтергә теләгән фикеренең масштаб- лылыгы. әдәби сүзнең кадерен ни дәрәҗәдә белүе, фәлсәфи гомумиләштерүе һәм, ниһаять, тормыш турында ни дәрәҗәдә фикер йөртүеннән үк чамалыйсың. Менә шундый өмет- леләрне күрә, сайлап ала белергә кирәк Андыйларга кичекмәстән ярдәм кулы сузу чарасын күрергә кирәк...
Хәсән ага сөйли. Учак яна. Шулчак, сүзебезне бүлеп, баш очыбыздан гына, һаваны ярып очкан канатлар сызгыруы ишетелде. Бу — үрдәкләр Чыннан да, нәкъ шул мизгелдә, бер үрдәкнең сак кына тавыш биргәне ишетелеп куйды. «Ба-ак, бак!..» Кешеләр, сак булыгыз! — ди булса кирәк.
Әлеге пауза. Хәсән аганың фикер эзлеклелеген чуалта алмаган, ул дәвам итте.
— Дөрес, язучылык һөнәре индивидуаль хезмәт, анда беренче чиратта үз-үзеңә ышану, үз-үзеңә таяну шарт Иҗатта кеше тәҗрибәсе — начар таяныч Башкортстанның олуг шагыйре, минем якын дустым Сәйфи Кудашның бу турыда әйткән бик матур фикере бар Бөекләр, дигән иде ул, биеккә башкалардан күтәртеп, этәртеп менмиләр, кырмыскадай, таудай йөк күтәреп үзләре үрлиләр. Шәп әйтелгән бит. ә! Олы әдәбиятка килергә җыенучы мең төрле кыенлыкларны җиңәргә, чыдый алмаслык авырлыкларны буйсындыра, алар алдында баш имәскә, чигенмәскә тиеш. Талант белән фанатикларча фидакарь хезмәт — һәрбер олуг сәнгатьнең пар канаты ул. Чөнки язучылык хезмәте, бигрәк тә поэзия, әзер чәчәкләрдән такыя төзү яки букет ясау түгел, ә тере, җанлы чәчәкләр үстерә белү
Яшьләр турында сүз алып барганда, олы шагыйребезне борчыган нәрсәләр дә барлыгы ачыкланды Бигрәк тә аны төссез, хиссез шигырь язучыларның күбәюе җанын кыйный иде булса кирәк.
— Чын поэзия әсәренең никадәрле зур көч. фидакарь хезмәт куеп, авыр газаплар белән генә тууын белмәүләре борчый,— дип дәвам итте ул. Сүз уңаенда тагын бер күңелсез күренешкә туктады Кайберәүләрнең, мөмкинлекләре үз кулларында булудан файдаланып, ел да берәр, хәтта икешәр шигъри җыентыклар чыгаруына чын күңелдән әрнеп сөйләде Хәсән ага.
— Ә бит һәрбер китап — сыналу ул Укучың, халкың алдында имтихан тоту. Нишләп шул турыда оныталар икән?! Бу хәл. беренчедән, чын поэзиянең дәрәҗәсен төшерсә, икенчедән, олы тарихы, бай традицияләре булган әдәбиятыбызның дәрәҗәсен төшерә Сугышка кадәр генә әле. теге яки бу газетада шигъри әсәр чыгу үзе бер вакыйгага әверелә торган иде. Андый газетаны тиз генә кулыңа төшерермен димә...
Үзем йотлыгып Хәсән аганы тыңлыйм, ә үзем аның беренче шигырьләр җыентыгының ничегрәк дөньяга чыгарылуы турында уйлыйм
Билгеле, без төннәр буе гелән иҗат, гелән поэзия турында гына гәп сатмаган- быздыр Әлбәттә, шулай. Хәзер уйлыйм да хәйранга калам. Бәлки Хәсән ага сөйләгәннәрнең күбесен теләсә кемгә чишәргә дә ярамагандыр Ә миңа сөйли иде. Ул сөйли, ә мин ул хикмәтле могҗизаларның чагылышын, әдипнең гаять бай, катлаулы иҗатыннан табып, барлап барам сыман...
Учак ялкыны сүлпәнләнде. Йоклар вакыт җиткән иде инде. Без. палатка астына түшәлгән печәнне тигезләдек тә, тыныч йокылар теләшеп, сузылышып яттык. Палатка эче җылы. Саф һава. Печәннең хуш исе борыннарны кытыклый.
Сөйләшмибез. Таң белән торасы бар. Тынлык. Әмма шулай булып тоела гына. Чынлап торып колак салып тыңлый калсаң, ишетәсең һәркайда тормыш кайный. Кайдадыр еракта, болыннар киңлегендә, тартар кычкыра. Бу аның соңгы җыры, башка кошлар белән ул да ерак сәфәргә җыена Якында, куыш тирәсендә үк, нәрсәдер кыштырдый. Юк. җил түгел бу. берәр төнге җәнлек килгән булса кирәк Ул да түгел, безнең кармаклар янында гына зур балык чума: чуртан яки сыла ауга чыккандыр Су өстендә хәзер, ай шәүләсен чайпалдырып, як-якка бары тик дулкын боҗралары гына йөгерешәдер
Йокы тәтедеме икән ул төнне, белмим. Күпмедер онытылып ятканнан соң, күңелем белән таң ата башлаганны тоемлап, торырга булдым Хәсән аганы уятмаска ниятләп, тавыш-тынсыз гына күтәрелдем дә. җылы киемнәремне барлап, палатка авызын ача башладым. Хәсән ага күптән уянган булып чыкты.
— Нәрсә, торабыз дамыни инде? — дип сорап куйды.
— Сез йоклагыз әле. Хәсән ага. Мин генә торыйм Хәзер балыкның иң ала торган чагы... Соңарырга ярамый.
Кая ул! Минем арттан ук калкып чыкты. Төн чат аяз. Күк йөзе тулы йолдыз Салкынча. Калтыратып алды Хәсән ага. палаткадан чыгу белән, учакны тергезеп җибәрде. Тирә-юнь яңадан эңгер-меңгергә чумды. ,
Мин кармаклар янына төштем. Хәсән ага, тын да алмыйча, яр өстендә тора' Эх-х, мин әйтәм, капсын иде бер өч-дүрт килолы корбан, каз канатлары белән суны кыйнаган
авазлар чыгарып, шапы-шопы китереп, сөйрәп аласы иде үзен! Чыгарасы иде дә: балыкны аны бездә шулай тоталар дип, яр өстенә. Хәсән аганың аяк астына тондырасы иде. Юк бит. чукындырасыңмыни аны, алты-җиде кармакның хет берәрсе селкенеп карасын, коега салганнармыни үзләрен.
Ниһаять, сызылып кына таң беленә башлады. Буланган тәрәзә пыяласы аша гына күренгән сыман, теге як ярлар да пәйда булды. Шулчак камыш-таллыкларны сәер кыштырдатып, җил исеп куйды. Таң җиле Бу тыгыз җил, су өстенә, үзәнлекләргә мул булып төшкән томанны да хәрәкәткә китерде: өзгәләде, таркатты...
Ә балык юк та юк. Мин: шабаш! дип. зарланырга теләп, артыма борылдым. Хәсән ага юк иде инде анда Учак янына, я йөреп килергә дип китеп баргандыр, дип уйладым мин.
Кичә дә шулай югалып, торгалады. Минем урыннан чак кына өстәрәк, тыныч култыклар, куе таллыкларга посып яткан ерымнар бар. шулар тирәсенә киткәндер. Нәкъ шул якта тагын бер искитмәле матур түгәрәк күл дә бар Ярлары куе яшь таллык, башлы камышлар белән уратып алынган әлеге күл өсте, каракучкыл яшел төстәге бәрхет келәм җәйгән табынны хәтерләтә. Ә эре-эре төнбоек яфраклары — шул табын өстенә таратып куелган тәлинкәләр... Сирәк-мирәк кенә ап-ак һәм сары төстәге төнбоек чәчәкләре күренгәли. Алары — мул табынның башка төр бизәкләре...
Кояш чыгар алдыннан Хәсән ага да күренде. Күңеле канатланган, йөзендә ниндидер билгесез куаныч нуры балкый. Кулында гап-гади тал ботагы.
— Мәхмүт, синең яшел төстәге роза күргәнең бармы? Аны тал розасы дип тә йөртәләр. .
Миңа кызык. Барыбер балык чиертми дип, янына күтәрелдем. Менә сиңа мә! Кем әйтмешли, юкәдә булган икән чикләвек. Яңадан мең ел яшәсәм дә, талда роза чәчәк атуын күрмичә үләчәкмен икән.
Ул истәлекле яшел розаны Азнакайдан Зеленый Долга күченеп кайтканчы саклаган идем Шул ыгы-зыгы вакытында кая тыгылгандыр, күпме генә эзләсәм дә. таба алмадым.
Моннан ике генә ел элек, бертуган, бик яраткан сеңлем Хәлимә, аның һәм безнең балалар җыйнаулашып, Идел буена төшкән идек. Аулак урында, куе әрәмәлек янында, палаткалар корып, сулар коенып, туйганчы кояшта кызынып, ял итеп яткан идек. Шунда сеңлем Хәлимә дә, нәкъ Хәсән ага Туфанныкына охшаган, розалы тал куагы тапты. Хәзер инде ул сеңлем дә юк Әмма шул ике якын кешемнең якты истәлеге булып өемдәге вазада, башлы камышлар белән аралашып, яшел розалар букеты саклана. Озак торудан шылтырап кипсәләр дә, минем өчен бик кадерлеләр алар.
Ул көн шулай һәйбәт кенә узды. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Ә мин һаман чиләк-чиләк борчак бүрттерәм дә. урынны җимшәп суга борчак сибәм...
Аңа карап минем хәлем җиңеләймәде, шушы кадәр дә уңайсыз хәлдә калырмын дип, башыма да китермәгән идем. Хикмәт, балык эләкмәүдә генә дә түгел, иң яманы. Ык буена төшкәнче үк чаманы белмичә, кирәгеннән артык мактанып шапырынып ташлавым иде. Көнлек менюларга кадәр төзеп, үч иткәндәй, шул меню белән барысын да бик җентекләп таныштырып та өлгергән идем. Ул менюдан күренгәнчә, иртәнге ашка тау кадәрле итеп өеп балык кыздырылырга тиеш иде. Көндезен, ризык төрләндерү максаты белән, беренчегә берәр «чит» ризык, икенче блюдога — әлеге дә баягы—кыздырылган балык. Ә инде кичен, эчкә җылы кертү максаты белән, беренчегә, бөтен шартлары китерелеп пешерелгән (балыкчылар телендә «царская» ягъни «тройная» дип атала торган) уха. Башта шыртлакадыр, алабуга ише вак балык салып кайнатасың. Аны, шулпага кылчыгы- фәләне эләкмәсен өчен, һәйбәтләп марля аша сөзәсең, чүбен чыгарып атасың. Икенче партиягә эрерәк балык салына. Анысын ватмыйча-нитмичә, аерым савытка аласың. (Салкын закуска урынына кулланыла.) Иң соңында, ухага мең төрле тәмләткечләр салынгач, уха ут өстеннән алыныр вакыт җиткәч, сыла, сазан, аҗау ише эре балыклар салына. Анысы, савытларга бүлгәндә, шулпа белән бергә бирелә
Фатих Хөсни әйтмешли: «мактанчыклыгым бер кузгалгач» тездем дә тездем, моңарчы әле беркем дә ашамаган, хәтта авыз да итмәгән, балыктан хәзерләнгән хикмәтле ризык белән сыйларга иде ниятем. Атаклы антрополог Миклухо-Маклай язмаларында, Океаниянең Яңа Гвинея утрауларында яшәүче папуасларның, балыкны банан яфрагына төреп көлгә күмеп хәзерләүләре турында укыган идем. Мин дә уртача зурлыктагы балыкларны алып, һәйбәтләп чистартып, тоз сибеп, эченә берәр кашык ак май. лавр яфрагы, эре итеп туралган башлы суган, тартылмаган кара борыч, тагы берничә төрле тәмләткеч тыгып, башта чиста кәгазьгә төреп, (банан яфрагы каян аласың, ди!) өстеннән тагын берәр кат юеш кәгазьгә төреп, нәкъ бәрәңге күмгән кебек итеп, уттай кызу көлгә күмү иде ниятем. Бу ысул белән хәзррләнгән балыктан авыз итеп караганым бар иде инде
Әзер булгач, балыкларны саклык белән генә көлдән чыгарасың, чак кына суынганнан
соң, майланган кәгазеннән арындырасың. Ниһаять, иң эчтәге чиста кәгазьне ачасың... Хуш ис белән бетен су буе тула, шулпалы бәлешләрең бер кырыйда торсын инде менә! Ике бармак белән генә балыкны аласың да, изрәп пешкән балыкны, әлеге чиста кәгазь өстендә (кискен хәрәкәт ясап) бер генә тапкыр селкисең... Кулыңда балыкның чил-чнста, бөп-бөтен скелеты гына кала... Шулай хәзерләнә ул ашап туйгысыз, телләреңне йотарлык ризык!
Балык капмады дип, ачка тилмермәдек, әлбәттә, ит-маеннан. катык-сөтеннән дә өзелмәдек Әле дә хәтеремдә, ул юлы ниндидер кош ите салып аш пешергән идек. Табын гадәттәгечә мулдан хәзерләнде. Чирәм өстенә ниндидер ындыр табагы чаклы брезент җәеп хәзерләнгән табын түрендә Хәсән Туфан, Сибгат Хәким. Мөршиде апа, минем хатын, аннан килеп Тымытык балыкчысы Хәй Гәрәеа, безне йомшак икмәге, тегесе-монысы белән тәэмин итеп торучы, нефть белгече Марс Гарипов, тагын кемнәрдер бар иде. Табын, башта әйткәнемчә, түгәрәк. Шулай бер көйгә генә гәп сатып утырабыз. Сүзебез, билгеле инде, һаман бер тирәдә чуала: нилектән балык капмый?!.
Мин үземчә аңлаткандай итәм: янәсе, хәзер балык чоры үтте, көз җитте, су тоныкланды, тегесе дә монысы..
Шунда, әңгәмәгә әллә ни катышмыйча утырган Сибгат ага, бик гадәти нәрсә турында сүз башлагандай, үзенә генә хас сабыр-тыйнаклык белән әйтә салды:
— Син, Мәхмүт, борчакны артыграк сиптең ахры.
Шулчак әллә нәрсә булды, кинәт шартлап һава ярылдымыни! Кемнеңдер авызына алган шулпасы табын өстенә чәчрәде. Ул да түгел, янымда гына кирза итек чагылып китте. Карасам, ни күрим, Хәсән ага Туфан кырын авып төшкән дә (гомердә булмаган хәл), чал башын артка ташлап, рәхәтләнеп шаркылдап көлеп ята. Күзләреннән яшьләр бәреп чыккан. Үзе һаман да тыела алмый көлә. Икенче ягымда — ком гарәбе — Тымытык балыкчысы Хәй Гәрәев тәгәрәп ята. Бер кулы белән эчен тоткан, икенчесе белән шапы-шопы китереп, җирне кыйный: «Уф-ф, үләм!.. Үтердегез, Сибгат абый... Пычаксыз суйдыгыз-.»
Миңа да, Сибгат аганың әлеге сүзен кайта-кайта кабатлап, һаман да тыела алмыйча көлүчеләргә кушылудан башка чара калмаган иде
Сибгат аганың әлеге «канатлы сүзе» Азнакайга үзебездән алда кайтып җиткән иде. Әлмәткә барып чыксам, анда да шул сүз син, Мәхмүт, борчакны мулдан сибеп тотасың икән балыкны Казанга да көне-сәгате белән кайтып җиткән әлеге сүз. Хәтта, әлеге мәзәккә, башкорт дуслар да хәбәрдар булып чыктылар. Малеевкада Марат Кәримов, Диние Бүләковлар белән еш кына табындаш булырга туры килгөләде. Алар да мине шундагы буага балыкка чакырып теңкәгә тиеп беттеләр: янәсе мин бик оста балыкчы икәнмен...
Соңгы елларда Батулланың, әлеге мәзәкне (бер янына бишне кушып, әлбәттә), сәхнәдән сөйләп, гаять зур уңыш казануы турында ишеттерделәр. Батулланы яхшы беләм мин, һич тә булмас димә
Чехов турындагы истәлекләрне укыганда мондыйрак сүзләргә юлыктым. Мәшһүр язучы, әсәрләрен тәнкыйтьләгәндә әллә ни исе китми торган булган, ә инде балыкчылык сәләтенә тел-теш тидерсәләр, чынлап торып үпкәли торган булган. Мин үпкәләмәдем. Беренчедән, мин Чехов түгел, икенчедән, үзем гаепле, чаманы белмичәрәк мактанмаска, шапырынмаска кирәк иде
Ничек кенә булмасын, шактый еракта калган ул көннәр, ул еллар хәзер иң куанычлы, иң кадерле вакытлар булып искә төшәләр.
Ялгызым гына учак янында утырам Төн. Тынлык. Каршы якта гына, кулындагы чыбыгы белән көйрәгән-янган кисәүләрне төзәткәләп Хәсән ага Туфан утыра сыман. Тавышы колакта, сүзләре истә, йөз-чалымнары күз алдымда. Бераз гына арыган һәм талчыккан кыяфәт, салмак-төгәл хәрәкәт Ул вакытта. Хәсән ага Туфан белән бергә чакта. Ык буйлары да ямьлерәк, төннәр дә җылырак, йолдызлар да эрерәк һәм яктырак булганнар икән.
-Л|унда тагын бер ачы хакыйкатькә төшендем мин: кайчандыр булган, эзләрең калган урыннарга кабат килергә мөмкин, әмма үткәннәргә кире кайту юлы юк икән.
Хәсән Туфан белән беренче тапкыр ничегрәк итеп танышуыбыз хәтеремә бик яхшы булып уелып калган. Аның кайтып төшкән еллары гына иде. Куанычыбыз эчебезгә сыймый, башыбыз күкләргә ашты Әдәбиятыбыз ниндидер могҗиза көче белән кинәт кенә үсеп тә. баеп та киткән сыман булды.
Ул көннәрдә Хәсән Туфан белән очрашып иркенләп сөйләшә алырмын дип уйлама, аны кулдан-кулга күтәреп, очрашудан-очрашуга, куиактан-кунакка йөрткән чак. Нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә, уйламаганда-көтмәгәндә. матбугат йортының икенче катында, кара-каршы килдек тә бастык Хәсән ага белән Мин инде, гадәттәгечә, башымны
иеп сәламләп узыл та китмәкче идем, әмма ул, килә-килешли ук нурланыл-елмаеп, миңа якынайды да, күрешергә дип. кулын сузды
, — Без бит әле Сезнең белән рәтләп танышмаган да,— диде ул, җилкәмнән кочарга җыенгандай, җиңелчә генә кагылып.
Әйе шул...— дидем мин, шактый ук югалып-каушап. Сүземнең, ничектер, бик үк урынлы яңгырамавын үзем дә абайлап алдым һәм тизрәк тезәтенү ягын чамаладым — Ләкин, Хәсән ага, мин Сезне бик яхшы беләм . .
Бу сүзләрем, чак кына мактануга охшасалар да, хак иделәр. Чыннан да, Хәсән Туфанны мин шактый ук яхшы белә идем, һәрхәлдә шулай дип уйлый идем. Аның Галимҗан Ибраһимов шәкерте булуын да остазының яшь Хәсән Туфанга: «...Сез язуга кабилиятле, истигьдатлы күренәсез» дип. хәер-фатиха биреп, олы әдәбиятка озатуын да, озын-озак тормыш юлында яшьли үк күп терле кыенлыклар күрүен дә, 13 яшендә инде заводта станокчы булып эшләвен дә. чак кына соңрак, нәкъ Максим Горький кебек, аркасына биштәр асып. Себер, Урал, Урта Азия, Кавказ якларына барып чыгуын, тормышның яхшысыннан да, яманыннан да күп төрле хәлләр кичерүе һәм ниһаять, 1924 нче елда Казанга килеп чыгуларын мин яхшы белә идем инде.
Казанга килгәч Һади Такташ. Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Муса Җәлилләр белән кулга-кул тотынып, яңа әдәбият өчен көрәш башлый. Бүгенгечәрәк итеп әйтсәк, яшьләр арасында лидерга әверелә Туфан, яңа әдәбият яңа геройлар таләп итүен иң берен- челәрдән тоеп ала. Октябрьнең бөек идеаллары белән рухланып, азат кешенең рухи яңарышын чагылдырган әсәрләр иҗат итә. Аның лидерлыгы моның белән генә чикләнми, гаҗәеп күп төрле агымнар, мең төрле четерекле «изм«нар һәм формалистик каршылыклар белән буталган бер чорда «Яңалиф -. «Атака» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәбият теориясенә, бигрәк тә яңа шигырь техникасына кагылышлы мәкаләләр белән чыгыш ясаулары да минем өчен сер түгел иде инде Аның «Башлана башлады», «Урал эскизлары». «Ике чор арасында» кебек әсәрләрен укып тәмам исәрләнгән кеше идем Мине, барыннан да элек, Урал кадәр Уралны ял итәргә яткан, әкиятләрдә генә сөйләнә торган баһадир итеп сурәтләве таңга калдырган иде. Төн дими, көн дими, торбаларыннан төтен-сөрем бөркеп яткан гигант заводларны, металлургия комбинатларын, мартен мичләрен, ике авыз сүз белән күз алдына килеп басарлык образ итеп тудырып кара әле! «Кыңгыр яткан Урал челем тарта, челем сабы — озын таш торба!..»
Соңрак Хәсән Туфан СССР язучыларының Беренче Бөтенсоюз съездында катнаша, анда М, Горький. А. Толстой, А. Новиков-Прибой, Лидия Сайфуллина, Ал. Безыменский- лар белән аралаша, алар белән фотоларга төшә Тагын да соңрак: «Алексей Максимович — безнеке, без — аныкы идек» дип язып та чыгачак. Ә инде Маяковский Казанда булганда, ике шагыйрь якыннан танышалар, хәтта табындаш булалар...
Гомумән, минем өчен Хәсән Туфан, олуг шагыйрь булу белән бергә, бөек шәхес тә иде. Мин аны, зур тарихы, бай традицияләре булган әдәбиятыбызда, бары тик Галимҗан Ибраһимов белән генә янәшә куя идем, прозада — Галимҗан Ибраһимов, поэзиядә — Хәсән Туфан.
Хәсән Туфан белән дуслашуыбыз. Язучылар союзы коридорында шул беренче очрашуда ук башланып киткән икән дигән фикер туа күрмәсен. Моның өчен шактый вакыт, аралашу һәм минем тарафтан тагын бер кыю адым ясау кирәк иде. һәм ясадым мин ул адымны...
Иркенләбрәк сөйләшергә җай чыгу белән, сүзне үзем кузгаттым.
— Хәсән ага, сез үзегез дә белми торгансыздыр әле; мин бит Сезнең улыгыз...— дидем мин.
Ул да гадәттәгечә мөлаем генә елмаеп, шаяру катыш җавап кайтарды.
— Шулайрак шул. мин Хәсән, ә син — Хәсәнов.
— Хикмәт анда гына түгел, Хәсән ага. Сезнең хатыныгыз, ягъни мәрхүмә Луиза апа: «Улымдыр ла, уңганым-булганымдыр ла!» дип. һәркөнне диярлек дөпелдәтеп минем аркамнан сөя иде...
Шагыйрьнең йөзендәге тыйнак, ягымлы, эчкерсез саф елмаюын җил тузгыттымыни,— төс-кыяфәт кинәт җитдиләнде, чал суккан кашлары язылып китеп, көя төшкәнгә охшап йонлачланып калды.
Минем дә күңелем түрендә, бөтен тәнемне тетрәндереп, шагыйрьнең көтеп ала алмаган сөекле хатыны Луиза Салигаскаровага багышланган «Тамчылар ни диләр?» шигыре гәүдәләнде.
Шунда мин Хәсән агага. 1944 нче елның җәендә, гастрольләр вакытында Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының бөтен труппа белән бергә төшкән фотоны тоттырдым Театрның 1944 нче елгы гастрольләре вакытында, Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салигаскарова, минем әнием булып уйнаган иде.
Шушы вакыйгадан соң Хәсән ага мине чыннан да улыдай якын күрә, үз итә башлады.
туры килгәндә хәтта, миңа җил-яңгыр, тел-теш тидертмәү турында да кайгыртыр иде. Вакыты белән борчылып кына да калмый, хәтта мине күздән яздырмау чараларын да күрә иде.
Яшерен-батырын түгел. Азнакайга барып тешкәч тә шактый ук авыр хис иттем үземне, хәтта төшенкелеккә бирелгән чакларым булды бугай. Тормыш бит ул. Түзә алмаслык булып эч пошкан вакытларда, ялт итеп Сибгат ага белән Хәсән Туфан килеп чыгарлар иде. Билгеле инде, кадерле кунаклар килгәч өй дә ямьләнә, күңелләр дә күтәрелә, тормыш та бәйрәм төсе ала.
Азнакай ягы, билгеле булганча, атаклы як, фидакарь хезмәтләре белән үзләрен данга күмгән батырлар төбәге Илкүләм дан казанган нефтьчеләренең һәм авыл эшчән- нәренең исемнәрен кемнәр генә белми икән! Азнакай яклары безнең әдипләргә, яңа әсәрләр иҗат итәргә илһам, дәрт бирә иде. Сибгат ага анда «Азнакай кырларына» дигән җыр иҗат итте. Ә Хәсән Туфан тулы бер шигырьләр циклы язды. Мин дә читтә калмадым, әлбәттә.
Белмим, кем ничектер, әмма мин Туфан шигырьләрен япа-ялгыз калганда, кычкырып укырга яратам
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына. Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр. Нәрсә әйтер туганнарыма?! Агыла да бОлыт агыла...
Туфан поэзиясен күбрәк укыган, якыннанрак танышкан саен, нәкъ кыйммәтле асылташ кебек, моңарчы күрелмәгән төс-бизәкләр уйный, яңа яклары белән ачыла башлый, шигырь мәгънәсе хисләрнең нечкәлеге, ихласлыгы исәбенә тирәнәя, тәэсир итү көче тагын да зурая кебек Шунда үзеңне ниндидер биек тау башына күтәрелгән сыман, ниндидер могҗизалы манзарага карап сокланып торгандай хис итә башлыйсың. Берүк вакытта, үзеңне, ничектер, олыгая, җитдиләнә, рухи яктан сафлануыңны, баюыңны тоясың.
Еш кына мин: шушындый эмоциональ киеренкелеккә нинди юллар, нинди алымнар белән ирешә әдип? Сине катлаулы кичерешләр дөньясына алып кереп, берсүзсез буйсындыра, җәлеп итә алу көче нидә? Нишләп шул кадәр дулкынландыра, җанны кузгата, күңелне әрнетә, акылны тыңгысызлый бу юллар? Җитмәсә тагын, һәрбер сүзе, строфасы чиксез ышандыра. Моның сере нәрсәдә? .— дип уйланам
Менә тагын бер мисал
Якташларым — аппак
кыналарым,— Ак каеннар тора
каршымда!..
Болай итеп, бәлки, башка шагыйрь дә әйтә алган булыр иде Әмма мине монда «якташларым» дигән сүз әсир итә Татар халкында: «Чит-ят җирдә туган якның эте дә якын була», дигән мәкаль бар. Димәк, «якташларым — аппак кыналарым» дип әйтү өчен әдипкә хокук булуы да кирәк икән әле.
Шул бер авыз сүзне бергә җыеп укыгач, никадәрле хис һәм фикер тәңгәллегенә тап буласың, нәфислек, сылулык һәм затлылыкны күрел, образның хисси байлыгын тоемлап кабат хәйранга каласың.
Мин Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» дигән шигырен илаһи әсәрләр рәтенә кертер идем Шул шигырьдә тормыш юлдашы, сөекле хатыны Луиза Салигаскаро- вага багышланган юллар бар
— Кайт! — дип хатлар килделәр...
Юллар. . озын иделәр Кайттым.
— Бусы — алкалары.
Бусы — кабере...— диделәр.
Укуымны дәвам итә алмыйм Чәчләрем селкенеп, аркамны чиратып салкын йөгерә Күзләр дымлана. Нинди хикмәттер, берүк вакытта, күңел түрендә, ниндидер якты хисләр дә уяна, үзеңне бик. бик бәхетле кеше итеп сизә башлыйсың Мондый юллар мондый сүзләр җаннан кичермичә генә тумыйлардыр. Бары тик кан саркып торган җәрәхәтле йөрәк аша гына тамып төшә торгандыр мондый җанга мәңгегә уелып калырдай сүзләр Нишләмәк кирәк, дөнья ифрат катлаулы, тормыш юлы сикәлтәле Бу шигырьдә
сүзләр генә түгел, тыныш билгеләре дә ниндидер хикмәтле тәэсир итү көченә ияләрдер кебек Хәсән Туфанның шушындыйрак шигырьләрен укыгач, шигъриятнең нинди бөек көчкә ия булуына, әдәбият-сәнгатьнең, чын поэзиянең, чыннан да, язмышлар фәне, хакыйкать һәм вөҗдан дәреслеге икәнлегенә кабат һәм кабат төшенгәндәй буласың
Хәсән Туфанда мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерә, сокландыра, таңга калдыра иде: бу аның иҗатта картая белмәве, яшьләргә тиң ялкын белән, чакматаш сыман шигърият очкыннары чәчрәтеп иҗат итүе.
Шунда тагын бер хакыйкатькә төшендем: ил, халык язмышы белән аерылгысыз тыгыз элемтәдә яшәгән олуг шагыйрьнең таланты, бик тирәннән тибеп чыккан чишмә кебек коруны да, коргаксынуны да белми икән Олы талант, юмарт талант тынгы белми дип, шуңа әйтә торганнардыр инде.
«Туфан искиткеч намуслы, иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде» Бу — Сибгат Хәким сүзләре. Әлеге күркәм сыйфатларга мин тагын шагыйрьнең дәрәҗә, дан-шөһрәт. титул, төрле исемнәр, карьера ише яман күренешләрне бар дип тә белмәвен өстәр идем. Андый сыйфатлар Хәсән ага өчен бөтенләй ят нәрсәләр иде. Аның өчен бары тик изгегә санаган, фанатикларча бирелгән иҗаты бар иде дә, үз халкыннан аерылгысыз язмышы бар иде.
Шул уңай белән Мостай Кәримнең дүрт кенә юллык бер шигыре искә төшә.
Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул...
Дусларча шаярып, ярым шуклык белән әйтелгән бу сүзләрдә тирән мәгънә, зур хаклык бар.
Тик нишләмәк кирәк, һәрнәрсәнең ахыры бар. Гомер дә нинди генә озын- озак булмасын, азагы бер Элек-электән халык үзенең олуг әдибе үлүен кояш баю белән чагыштыра торган булган Хәсән Туфанның арабыздан китүе дә шулайрак тәэсир итте: әдәбиятыбыз кинәт кенә бер башка түбәнәеп калган сыман булды.
Мин дә үземне, сыңар канаты сынган коштай, иң якын кешесен югалтып, яртылаш ятим калгандай хис иттем. Берни белән дә чагыштыргысыз авыр югалту булды ул.
Туфанны юксыну галәмәтедер инде, теләсәм-теләмәсәм дә, күңелем түрендә аның шундый ук олуг, тетрәндергеч югалтуга багышланган шигъри юллары тернәкләнә
Китте дусым — иң дусым, .
Күңеле шундый киң дусым;
Халык өчен утка кергән Изгеләргә тиң дусым.
Әйе, китәләр..
Әмма үлем генә аларны халкы күңеленнән сызып ташлый алмый, кешелекнең хыял-омтылышларын чагылдырган әсәрләре туган халкының күңелендә мәңге яшәячәк Әйе, олы худоҗниклар үлмиләр, үзләренең үлүне белмәс әсәрләре белән яшәр өчен кабат туалар Күп еллар үтәр, буыннар алышыныр, әмма вакыт бөек, чын иҗатның идея һәм художество кыйммәтен киметә алмас. Шул уңай белән Салтыков-Щедрин сүзләрен китерү урынлы булыр кебек: «Литература изъята из законов тления, она одна не признает смерти»
Бөек Тукаебыз «Вакыт килер, һәр язучыны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»,— дигән иде. Күп милләтле совет поэзиясенең аерылгысыз хәзинәсенә әверелгән бай. күпкырлы мирас биргән олуг шагыйребез Хәсән Туфан турында да, республикабыз чикләрен үтеп кенә калмыйча, ә бөтен дөнья халкына җиткерерлек хезмәт чыгарырга шәт вакыттыр Дөрес, Туфан турында хәзер дә аз язылмый диюләре мөмкин. Әмма мин төрле монографияләр, фәнни хезмәтләр белән беррәттән, «Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясе белән дә китап чыгару турында сүз алып барам Андый китапның язылачагына тирәнтен ышанам. Моңа иманым камил. Язылмавы мөмкин түгел Чөнки моны әдәбиятыбызның гүзәл бизәге булган олуг шагыйребезнең иҗади эшчәнлеге дә, тормыш дип аталган мәшһүр драматург тарафыннан «иҗат ителгән», теләсә кемне тетрәндерерлек гыйбрәтле гомер юлы да, шагыйрьһәрне чын шагыйрь иткән хикмәтле, могҗизалы биографиясе дә таләп итә.
Шул уңай белән күңелдә туган тагын бер теләкне дә әйтеп үтәсе килә: күп милләтле совет әдәбиятында үзенә генә хас аһәң белән көчле яңгыраш тапкан, халкыбызның бөек улы Хәсән Туфан турындагы китапны язу да, шагыйрь үзе әйтмешли, «җылы куллы», олы җанлы, ихтирамлы һәм саф күңелле кешегә эләгә күрсен иде, берүк