ЯРАТАМ, ЯРАТМЫЙМ...
(Төрле еллар дәфтәрләреннән)
Давыл купкач
Кичә күктә йолдыз бик күп иде. Шулар мәллә бар да ташланды Безнең өскә? Юк, юк... Давыл килде... Ут сулыйсы көннәр башланды...
Җир һәм күкне болыт булып каплап Ят танклар гүли, ят кошлар. Окобымны иште мина шартлап...
Җан тетрәткеч авыр чак... Дошман.
Чигенә халык — ут кысрыклый дулап. Ул куркак та түгел, качкын да — Фашист белән бергә һава сулап Кала алмый бер күк астында.
«Күченергә! Әмәл табарга!» дип Уйлый төсле хәтта урманнар. Көнчыгышка бары агарга дип Ярдан ташып сулар тулганнар...
«Кызган безне, кызган, нәни хуҗа, Ал безне дә — сыйдыр кочакка!» Шулай диеп гүя кулын суза һәм ялвара елап курчак та.
Туп бик кызды. Бераз сулыш алсын, Күләгәңә яшер, тал-тирәк.
Ал син, каләм, әйдә син ал сүзне, Әйтереңне җырга сал, йөрәк.
Икегез дә әле исән-имин, Рәхмәт яусын — әле төзекләр. Керсен. Җиңү, олы Поэмаңа Утта туган нәни өзекләр!
...Юк, онытылмас болар — әкияттәге Тәмуг ялкынына тиң утлар.
Төпкелендә булып шул упкынның Телсез-өнсез калган минутлар.
1941. 22 июнь.
Валилы урманы (элекке Белосток өлкәсе/.
Бер шигырь белән гәпләшү
Бомба булып шартларга, Яки тын да чыгармыйча Тешне кысып атларга.
Ә курку-шүрләүне гүя Җәһәннәмнәргә кудың. Бәлки мин булмас та идем, Ярый әле син тудың.
Рәхмәт сиңа, җырым-бәгырем — Угым минем һәм тубым!
1942
Кыз хаты
Соклану
Күзләре зәңгәр күл кебек. Керфекләре — яшел яр Әйтерсең, алар төбендә Сүнмәс утлы яшен бар Шул уттан бозлар эрер дә Сулар кибәрдер кебек... Булсын иде барча күздә Шундый чибәрлек күреп!
Бәхет йолдызы
Борынгының зирәк бер сүзе Күптән таныш җирдә күпләргә: Кеше туса — аның йолдызы Калка, диләр, балкып күкләрдә.
Яна, диләр, һаман яктырып, Бер балкыса — сүнми вакытсыз. Кабынмаса шундый яктылык, Кеше, диләр, була бәхетсез...
...Тудың син тып-тын окопта
Тупларга аваз биреп
Кайнар тир түктең походта
Утлардан утка кереп.
Мең бәхеткә тиендек без
Бер юлдан бергә йөреп
Син ул, син мине юаттың Иң-иң авыр чакларда. Әгәр кирәксә, өйрәттең
Киттең, иркәм, ерак-еракка, Илебезнең чиген сакларга. Шәүләң синең һаман йөрәктә. Йөрсәң дә син кайсы якларда!
Сурәтеңә карап туялмыйм — Теркөмештәй тере күзеңә. Сүзләремнең агышын тыялмыйм, Җырлар булып алар тезелә.
Рәхәт була сине уйласам,— Хезмәтемдә армам-талмам мин. Юлларымда давыл уйнаса, Аптырап һәм куркып калмам мин.
Илем имин. Чөнки син сакчы! — һәр минутта шуны белермен. Булырсыңмы минем илһамчым — Сәлам-хатың көн дә килерме?!
Безнең өчен шундый йолдызның Октябрьдә туды балкышы Бәхетебез, диеп, мул безнең, Шул йолдызга карый бар кеше.
Нурын сибеп ерак-еракка, Яктырта ул барыр юлларны. Дәрт сала ул безнең йөрәккә, Талмас итә эштә кулларны.
Күңелләрдә балкый ул безнең, Балкый күктә, балкый әләмдә. Без үзебез ясап йолдызны Җибәрәбез хәзер галәмгә.
1976
Шулай кирәк
«Айны бир дә, кояшны ал» диеп, Кемдер әйтсә — ничек карарсың? Шундый комсыз була белсәң әгәр, Дөньяда син кемгә ярарсың?!.
Ишеткәндә берәү елаганны, Юат аны якты елмаеп.
Кемдер шашып, чиктән ашып көлсә — Бүлдер аны үзең моңаеп.
Төсең итеп, кайнар хисең итеп Кешегә син җылы бүләк ит, Нурың белән яктырт аның юлын, Шатлыкларын аның күбрәк ит.
Күбрәк күтәр юлда заман йөген, Бүтәннәргә шуны гыйбрәт ит.
Үзең соңгар, дустың алга узсын — Тик шундый бул! Шулай кирәк бит...
1976
Бөре ачылганны күреп
Куанып котларга
Тиешсең син, күңел, Нәп-нәни, йом-йомшак
Бу бөре эчендә Яфраклар шавын да,
Чәчәкләр ямен дә,
Көзнең мул сыен да,
Күкрәүләр көчен дә.
Ул — бәбкә, Мамыклы.
Ул — елтыр соры күз.
Карашын юнәлтә
Гел кояш ягына.
Ул — тере: тылсымлы
Көйләрен тын көйли, Җир көчле булсын дип
Күкләргә табына.
Әйт, күңел, бөрегә
— Кодрәтең кадерен бел, һәрвакыт бул кыю,
һәркайчан — мул, эре!..
Җырыңа исә әйт:
— Бул син дә бөредәй — Көч тудыр, нур балкыт...
Ил буйлап юл йөре!
1978.
Бер басканда биш адым
1981.
Тезләнүләр
Тезләндем мин, дуслар, бик-бик сирәк, Изге антым санап барсын да: Сәфәрләргә киткән-кайткан чакта — Башым иеп әнкәм каршында.
Бер тезләндем, кысып үбәр өчен Байрак читен учка алдым да,— Ватаныма тугры булырмын дип Вәгъдә бирдем полкым алдында.
Ә бер чакны тәүге гыйшкым төшкән Гүзәл кызга чәчәк өзәргә Кайнар сулап янә бер тезләндем Тормыш юлын, димәк, бизәргә.
Тезләндем мин һәм тезләнәм һаман Саф чишмәләр суын эчәргә — Туры килсә юлда арып-талып Ерак араларны кичәргә.
Әйтте үзенә: «Изүне
Чиш, җиңне сызган да! — дип,— Заман авыр эшкә җигә, Үзеңне кызганма!» — дип.
Яу юлын кара төндә дә Якты дип күзаллады,—
Абынган-сөртенгән чакта Үзен һич кызганмады...
Шундыйдыр алар—бер басып Биш адым атлаучылар, Уттан чыгып суга кергән Юлда сынатмаучылар.
... Тезләнү ул — чүгеп алу түгел Чүккән сыман бию остасы.
Тезләнү ул — кыйбла сайлый белү Адашмаулар өчен, кыскасы.
1983.
Тыйнаклыкның төсе
Син — бөре: чәчәк туганчы
Яшел яфрак ярасың.
Бер күрүгә җанга якын
Булып истә каласың.
«Мин» дип тә син лаф ормыйсың, Гүя бар да, юк та син.
1981.
Яратам, яратмыйм...
Ялкаулана башлыйм икән
Үземне үзем яратмыйм.
Тик шәрә түшәмгә карап
Язган җыр сүзен яратмыйм.
Таң сүзендә зур якты бар.
Булмый караңгы, кара таң.
Күңелләрне балку итеп
Яктырган таңны яратам.
Дуслар куанычын яшен
Тизлеге белән таратам.
Шулай кирәклеген беләм,
Шулай яшәүне яратам.
Ләйсән яудырмаса әгәр
Язгы яшенне яратмыйм.
Моннан биш ел элек булган
Алтмыш яшемне яратмыйм.
Урманда: —Саумы, имәннәр?!
Саумы, яшь буын нарат?! — дим.
Урманны тыңлый белмәгән
Туң йөрәкләрне яратмыйм.
Күпләр белән юл йөрермен,
Атлармын юлны яратып:
Күңел компасым куелган
Кояшлы якка каратып!
1985.