Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЫЕРЧЫКЛАР НИ ДИП САЙРЫЙ?


арлы-буранлы кышкы салкыннардан соң нурлы яз кергән, елгачылар кышкы квартиралардан теплоходларга, баржаларга күченгән мәшәкатьле чак. Кояш көннән-көч ягымлырак елмая, тау битләреннән йөгерек гөрләвекләр шаулап ага, елгада су арта Яр өстендәге өянкеләрдә күптән түгел генә җылы яклардан кайткан кара каргалар шау-гө|> килеп оя тибә. Кечерәк кенә сары чемодан тоткан повар кыз Назифә, соңга калмагаем дигән сыман, җиңел адымнар белән затонга ашыга һәм барган шәпкә әледән-әле үзалдына елмаеп куя. Әйләнә-тирәдәге
ыгы-зыгылы җанлылыктан, кояшлы язгы һавадан аның йөрәге җилкенә: үзен җиңелчә башы әйләнгәндәй хис итә, тизрәк Иделгә чыгарга, хыял кебек чиксез зәңгәр киңлеккә ашкына ул.
Түбәндә причалда, кояш нурына балкып былтыр җәй эшләгән биек корпуслы мәһабәт Владивосток» теплоходы тора Назифә аны туган- үскән йорты кебек үз итеп, яратып өлгергән иде. Причалга якыная барган саен аның йөрәге ешрак тибә, күңелендә шатлык дулкыны күтәрелә.
Әнә, алгы палубада зәңгәр куртка кигән базык гәүдәле бер егет, рулевой Госман Хәйруллин, судан коткару бөятләренә кызыл буяу белән теплоход исемен язып маташа Такта траптан менеп килгән Назифәне күрү белән, аның шатлыгы йөзенә бәреп чыкты.
— Әһә. менә туйдыручыбыз да килеп җитте. Әйдә, рәхим ит,— диде ул. елмаеп, һәм шундук эшеннән туктап, Назифәнең кулыннан чемоданын алды.
Алар исәнләшеп хәл-әхвәл белешкән арада кайдадыр якында гына кош-корт чыр-чу килгәне ишетелде. Башларын күтәреп карасалар, рубка өстендә бер пар сыерчык кайнаша, кемдер ясап куйган о?га яр буеннан коры салам, яфрак кисәкләре ташып, ашыга-ашыга торак әмәллиләр
Карале, рубка өстенә сыерчык оялаган ич — диде Назифә.— Сыерчык ияләшкән йортка шатлык килә, диләр. Шулай булсын, безгә дә шатлык китерсеннәр.
- Күрче, чынлап та сыерчыклар ияләшкән бит,—диде Хәйруллин гаҗәпләнеп — Чү. бу ояны капитанның оныгына мин ясап биргән идем бит Өенә алып китәсе урында ул малай актыгы аны рубка өстенә менгереп куйган. Кай арада аңа сыерчык ияләшкән?
Күренеп тора, хәзер сыерчыкларның туйлашу вакыты: түш һәм муен каурыйлары кояшта утлы-яшелле җемелди, хәрәкәтләре ашкынулы, эштән туктап ял иткән арада, бер-берсенә мәдхия җырлагандай, чут-чут сайрап т^ алалар
— Госман абый, син ничек уйлыйсың,— диде Назифә,— бу сыерчыклар ни дип сайрый икән? Гомумән, берәр нәрсә тоеп, белеп сайрый микән алар?
— Әлбәттә, белеп сайрыйлардыр. Минемчә, алар нәкъ син уйлаган нәрсә турында сайрый бугай.
— Бигрәк инде син...— Назифә уңайсызланып калды, битенә*җиңелчә кызыллык йөгерде.
- Ярар, үпкәләмә... Әйдә, каютаң ачкычын бирим. Әйберләреңне урнаштыр да, азык-төлек алырга барырбыз. Склад ябылганчы өлгерергә кирәк, иртәгә иртүк рейска чыгасы.
Теплоходта көндезге ял вакыты, әлерәк кенә завод ашханәсеннән кайткан бер төркем команда членнары урта люк капкачы өстендә кояшта тәмәке көйрәтә-көйрәтә гәп сатып утыралар. Барысы да былтыр бергә эшләгән таныш-белешләр. Арада купшы гына киенгән җирән мыеклы таныш түгел берәү бар Быел яңа штурман килгән дип әйткәннәр иде, бу мыек шул булса кирәк. Назифә сәлам биреп уйнак адымнар белән яннарыннан үткәндә егетләр дусларча елмаеп исәнләштеләр ҺЗм повар кызның зифа буена сокланып карап калдылар Арадан бер озын теллесе үзенчә мәзәк итеп булса кирәк;
Менә бу фигура... Моңа якорь салып карасаң да ярый,—дип реплика ташлады һәм тамак кырып куйды.
Моны ул акрын гына, янында утырган егетләр ишетелерлек итеп кенә әйткән шикелле иде. Әмма аны Назифә дә ишетте һәм ялт борылып:
Якорь салып караргамы исәбең?! Я, күрик, кем ул шундый кайнар йөрәкле?..— дидё.
Кинәт уңайсыз тынлык урнашты. Теге пычрак телле бәндә үзен белгертергә батырчылык итмәде, бүтәнчә сүз уйнатмады, куркакларча кеше уртына посты Башкалар исә аны уңайсыз хәлгә куярга теләмәделәр, күрәсең, берни дә ишетмәгән-күрмәгәндәй, сүзсез утыра бирделәр.
Назифә берничә адым китеп барганнан соң да әле тынычлана алмыйча, эчке чиркану белән;
- Былтыр бездә мондый затсызлану юк иде, кайсы булды 'икән бу.—дип үзалдына әйтеп куйды.
Поселок клубы гөр килә, яше-карты шунда җыелган.
Бүген анда зур тантана — навигация ачылу алдыннан затон белән саубуллашу кичәсе Кышкы ремонт алдынгыларына Мактау грамоталары. кыйммәтле бүләкләр бирделәр Завод җитәкчеләре, хезмәт ветераннары - карт капитаннар, механиклар — иртәгә Иделгә чыгасы командаларга хәерле юл теләделәр, үгет-нәсихәтләрен әйттеләр
Тәнәфестән соц кичәнең, икенче бүлеге башлана Бәйрәмчә киенгән яшь штурманйар, рулевойлар, матрослар, хәрәкәтчән кыз һәм киленнәр вальс көенә бөтереләләр Кышлау вакытында табышкан парлар ташлашмаска вәгъдәләшә. хат язарга сүз куеша. Рулевой Хәйруллин гына, бәйсез буйдаклыгы белән горурланган сыман, авыз эченнән һаман бер җырны кабатлап йөри
Башкаема хәсрәт алып Яр сеясем калмаган
«Владивосток» егетләре — үзләре бер артель — Назифәгә туктап тын алырга да бирмиләр, әле берсе, әле икенчесе биюгә чакырып кына тора Яна штурман Борһанов иң оста биюче булып чыкты. Аның әрсез шаянлыгы, берсеннән-берсе көлдергеч мәзәкләре бушка китми буган, Назифә аңа ягымлырак елмая, аның белән теләбрәк бии. Дөрес, моны ул үзенчә башкаларга бик сиздермәскә тырыша, егетләрнең берсенә дә өстенлек күрсәтмәгән сыман, һәркайсы белән эчкерсез ачык йөзле, дусларча шаяра-көлә.
Кичә беткәннән соң теплоходка кайтканда да* шаян штурман һаман Назифә тирәсендә булды, бетмәс-төкәнмәс мәзәкләрен, күңелле шаяртуларын туктаусыз сиптерә торды Яр буена җитәрәк караңгыда тайгак урыннан үткәндә, ярдәм иткәндәй, култыклап алды да. төркемнән арттарак калырга теләп, адымын акрынайта төште. Әмма Назифә аның бу ниятен әдәп белән генә кире какты:
— Иртәгә камбуз эшли башлый, иртүк торасым бар, - дип, теплоходка башкалар белән бергә кайтуны мәгъкуль күрде.
Бу кичне ул җыйнак итеп җыештырылган кечерәк кенә каютасында канатлы уйларга чумган хәлдә йоклап китә алмыйча озак ятты. Клубтагы күңелле кичә, җилкенеп биюләр, гашыйк егетләрнең берсеннән-берсе уздырып аның тирәсендә бөтерелүләре күз алдыннан кабат үтте. Өйдән киткәндә артык бала җанлы әнисе аның өчен борчылу белән. «Елгачылар шома телле, җилбәзәк халык, берүк алдыңны-артыңны карап йөр, сак бул».— дип кисәтеп калган иде.
Юкка борчыла әнисе Назифә моны үзе дә күреп тора, һәркайда җиңел аралашканга һәм үзләрен артык иркен тотканга гына бераз җилбәзәк күренәләр алар Шунда ул, үзе дә көтмәстән, көндез палубада кайсыныңдыр «менә моңа якорь салып карарга ярый» дип әйткән затсыз сүзләрен хәтерләп, уйга калды. Кайсы мәнсезе булган икән, бүген клубка барды микән ул?
Шулай да көнозын аяк өсте йөрү үзенекен итә. Назифәне акрынлап татлы талыгу баса, керфекләре авыраеп, күзләре үзеннән-үзе йомыла башлый. Кайдадыр баш очында сыерчык сайрый, колакка ятышлы вальс моңнары яңгырый һәм, өн белән төш катнаш дулкыннар кочагында тирбәлеп, ул татлы йокыга китә.
Ill
Кар кебек ак калфак, кыска ак халат кигән Назифә иртән каютасыннан чыкканда кояш инде шактый югары күтәрелгән, теплоход затонның боздан ачык өлешендә салмак кына борылып, хушлашу
гудоклары кычкырта-кычкырта юлга чыгып бара иде Өске палубада җыелган команда членнары яр буенда озатып калучы туганнары белән кул болгап саубуллашалар, бүген алар, кичәге кебек, уенчак-шаян түгел, барысы да уйчан, йөзләре ямансу.
Сыерчыклар исә. киресенчә, ифрат тынгысыз, рубка өстендә ут чыккан кебек тыз-быз киләләр, оя эченә әле кереп, әле чыгып борчылалар. Ул да түгел, берсе, затоннан аерылырга теләмәгәндәй, теплоход кышлаган причалга таба очып китте, икенчесе оя түбәсендә канатларын җилпи-җилпи аның артыннан карап калды.
— Ай, иркәге бугай, оясын ташлап китте — диде Назифә, камбуз ишегеннән карап торган җиреннән — Кара син. ә . Ул кайтмаса, аның артыннан монысының да китүе ихтимал бит
Бу хәл палубадагы егетләргә дә сәер тоелды, әле берсе, әле икенчесе әткә сыерчык очып киткән тарафка борчылулы караш ташлый иде. Рулевой Хәйруллин гына исе китмичә:
— Сыерчык үз оясын, тормыш юлдашын ташлап китә торган җилбәзәк кош түгел.— диде — Ул болай гына, ияләшкән яр буйлары, күршедәш сыерчыклар белән хушлашырга киткән булса кирәк. Менә күрерсез, күп тә үтмәс, һичшиксез, очып кайтып җитәр
— һи. әйтЧең сүз, җилбәзәк кош түгел, имеш,— диде штурман Борһанов. үртәүле көлеп - Кайтты ди. тот капчыгыңны...
Ул тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, шунда әткә сыерчыкның очып кайтып төшкәнен күреп, ярты сүздә шым булды. Әле һаман борчылып карап торган Назифә шат тавыш белән:
Кайтты ич. акыллым, әнә кайтты. - дип кычкырып җибәрде.
— Әйе. әйе. кайтты, молодец!. — дип. егетләр дә моны хуп күрделәр.
Сыерчык ул күке ише зимагур түгел, оя җанлы кош
— Болай булгач, боларны команда составына алырга туры килә инде. Әй. Назифә, ишет: бүгеннән ашны ике җанга күбрәк пешерә башларсың
Тиздән затон тамагыннан Идел киңлегенә чыктылар, теплоход бар куәтенә эшләп китте Сыерчыклар бу хәрәкәткә, гел алмашынып торган ярларга аптыраулы каранып бардылар да. бераздан янә сузып- сузып сайрый башладылар
һәм шуннан бирле алар, тулы хокуклы команда членнары кебек, гел теплоходта йөри, коры җирдә яшәүче тугандашларыдай ныклы төпләнеп, йөзмә ояда көн итә торган булып киттеләр. Дөрес, баштарак алар бераз сагая, кинәт (удок кычкыртулардан сискәнеп куялар иде. Тора бара тынычландылар, тынгысыз ыгы-зыгылы тормышка тәмам ияләштеләр Тагын шунысы кызык: кешеләрне бер-берсеннән аера-таный беләләр, палубада еш ишетелә торган кайбер сүзләрне үзләренчә кабатлыйлар да икән.
Юлда барганда алар күбрәк ояда үз эшләре белән мәшгуль яки, йорт кошлары кебек, аяк астында, камбуз тирәсендә чүпләнделәр. Пристаньнарда туктап торган вакытларны әле берсе, әле икенчесе бөҗәк эзләп яр буена чыга һәм кузгалып китү алдыннан гудок кычкыртуга шундук очып кайтып керә иде
Канатлы җырчыларны команда членнары да үз күрәләр, кул астында булган ризык валчыклары белән сыйлыйлар Кичке моңсу сәгатьләрдә аларның мачта очында чут-чут өздереп, сузып-сузып сайраулары һәркемнең күңеленә хуш килә.
Тиздән сыерчыкларның туй каурыйлары утлы-яшелле җемелдәвен югалтты, алар икесе дә, басынкыланып калды Ана сыерчык инде беркая чыкмый, хәзер ул гел оя эчендә йомыркада утыра. Кайгыртучан, ата сыерчык аңа җимне үзе ташып ашата. Ә эштән буш араларда оя карпындагы мачта очына куна да, назлы сайрап бикәсенең күңелен күтәрә.
«Владивосток» һәрвакыт диярлек хәрәкәттә, үткен борыны белән елганы урталай ярып һаман алга бара. Вахта артыннан вахта алышына, һәркем үз эше белән мәшгуль
Башкалар кебек вахтада тормаса да, Назифә дә иртәдән кичкә тикле үз постында камбузда аш-су пешереп, көненә өч мәртәбә команданы ашата-эчертә, савыт-сабасын юа, пристаньнарда туктап торганда артельче Хәйруллин белән магазийнан азык-төлек ала, кичләрен кызыл почмакта мөдирлек итә, егетләр белән стена газетасы чыгарыша
Назифәдән тыш. теплоходта тагын берничә хатын-кыз бар Алар — ирләре янында булыр өчен кайсы матрос, кайсы моторчы булып эшлиләр, беришләре җәйге ялларын якыннары янында үткәрәләр, үзара гына әйткәндә. Назифәдән бераз көнләшәләр дә. Чөнки мондагы буйдак егет- җилән генә түгел, семьялы ирләр дә киң күңелле, ачык йөзле, эшкә уңган повар кызны үз итәләр, кирәк чакта эшендә теләп булышалар
Назифә инсафлы кызларга хас сизгерлек белән үзен һәрвакыт әдәпле тота, чытлыкланып, кемгә дә булса артык ягымлылык күрсәтеп, имеш- мимеш сүз йөртүләргә азык бирми.
Ләкин бу тыштан гына шулай, дөресрәге, баштарак шулай иде. Чынлыкта исә аның йөрәгенә берәү ут салды инде. Хәзергә әле телдән сөйләшкәннәре, ачыктан-ачык аңлашканнары булмаса да, Назифә гел аның турында уйлап йөри, ашханәгә ул килеп кергәндә, аның өчен дөнья кояш чыккандай яктырып китә, йөрәге ешрак тибә башлый, йөзенә кызыллык йөгерә Йөрәгендә- беренче мәхәббәт ялкыны кабынганнан бирле ул төскә-биткә дә чибәрләнеп, тагын да мөлаемланып китте. Хәзер ул һәр иртәне елмаеп, якты өмет белән уяна, һәр яңа туган көн аңа менә-менә зур сөенеч алып килер кебек
V
Назифәнең бүгенге көне дә матур, башланып китте. Иртәнге аштан соң кызыл почмакта айлык эш йомгакларын тикшерүгә багышланган җыелышта алдынгылар арасында профорг аның исемен дә телгә алды һәм Мактау тактасына теркәргә тәкъдим кертте.
Гадәттәгечә тыныч кына башланган бух җыелыш бик тиз кызып китте һәркемне энә күзеннән үткәргән кебек, җентекле тикшергәннән соң гына тавышка куеп расладылар
Назифәгә чират җиткәч, шау-шулы җыелыш кинәт тын' калды. Повар профессиональ елгачы булмагангамы, кешеләр бер-берсенә сораулы карашып алдылар. Бераздан, түр тәрәзә янында моңарчы тын гына утырган капитан Федор Петрович сүз сорагач, Назифәгә эсселе-суыклы булып китте, эштә эленке-салынкылыкны, һәртөрле җыйнаксызлыкны җене сөймәгән таләпчән карт елгачы менә хәзер бөтен команда алдында тиргәп оятлы итәр кебек тоелды.
Капитан исә утырган җиреннән кузгалмыйча, гадәтенчә сабыр гына
— Ник әле сез, Надяны күрмәгән-белмәгән кебек, ләммим сүзсез калдыгыз? — диде.—Диңгезчеләрдә бер әйтем бар: корабта яхшы кок врачка тиң, диләр. Әйтегез әле, безнең кок та шундый түгелмени?!, һәр көн ул пешергән тәмле ашны рәхәтләнеп ашыйсыз. Туган көн бәйрәмнәрегездә һәркайсыгызны бизәкле торт, баллы чәк чәк белән кадерләп сыйлый... Берүк күз тимәсен, бик тырыш, бик уңган кыз, кирәк булганда юк кына азык-төлекне дә оста төрләндереп, менә дигән аш әзерләп бирә белә. Шуның өстенә китапханәче, кызыл почмакны плакатлар, рәсемнәр белән бизәде. Минемчә, Мактау тактасына һичшиксез лаеклы безнең кок.
Капитан сүзенә кушылып, барысы да дәррәү кул күтәрделәр, Назифәгә эшендә яна уңышлар теләделәр Аның белән янәшә утырган штурман Борһанов, сүзсез генә тәбрик иткәндәй, терсәгенә җиңелчә кагылып алды.
Ә кичен, кызыл почмакта бар кеше таралып беткәч. Назифә стена газетасына рәсемнәр ясап утырганда ачык ишектә штурман Борһанов күренде һәм стеналардагы Идел күренешләрен, теплоход ветераннарының фоторәсемнәрен, киштәләрдәге экспонатларны өстән-өстән генә күздән кичергәннән соң:
— Белми идем, болар барысы да синең эшмени? — диде —Үзең дә, яшь пионер кебек, иренмәгәнсең Инде төн уртасы бит. Бүгенгә җитәр, газетаңны иртәгегә калдырып торсаң да гөнаһ булмас.
Бу юлы Борһанов көндәгечә формадан түгел, кыска җиңле ак футболка кигән, бүрек кебек җирән чәчен артка яткырып тараган, таза муенына нәзек чылбыр белән кулон сыман җиз якорь таккан иде. Назифә балаларча беркатлылык белән:
— Нинди әкәмәт бу? — дип гаҗәпләнде.
— Бумы? Бу — тылсымлы якорь,— диде Борһанов, җитди тонга күчеп,—Дөресрәге, безнең нәселдә буыннан-буынга күчеп бара торган әманәт, ягъни вәгъдәгә, дуслыкка, мәхәббәткә тугрылык символы бу... Безнең нәсел әүвәл-әүвәлдән елгачы бит, бу якорь безгә шуннан килгән Минем әти өйләнер алдыннан бу якорьне гомергә тугрылык билгесе итеп әнигә биргән. Әти вафат булганнан соң әни аны миңа тапшырды, син дә аның кебек тугры бул, диде.
— Бик әйбәт символ, ә мин аңламый торам Әткәң-әнкәң яхшы кешеләр булган икән.
Бу минутта яшь штурман Назифәгә, моңарчы куренмәгән эчке матур ягы белән ачылгандай, тагын да якынрак булып китте Тик шунысы сәер, теплоходта егетнең әнә шул рухи күркәмлеген, бай хисләрен күрмиләр, аны никтер өнәп бетермиләр иде
Менә хәзер ярым караңгы кызыл почмакта иңгә-иң сыенып, серләшеп утырганда Назифә ул кырын карашларны тагын хәтерләде һәм бу хәлне егетнең үзенә дә әйтте. Борһанов исә моны үзе дә күрә, сәбәбен дә яхшы белә икән
— Булдыксызларга, җыен ялкауга бер дә исең китмәсен. Минем кебек штурман була алмаудан көнләшәләр алар, шуңа кырын карыйлар,— диде ул. Назифәнең биленә кул салып - һәр кеше үз тормышын үзе төзи, максатына үз көче белән ирешә. Мин дә үз тырышлыгым белән штурман булдым, тормыш юлымда сине очратуыма шатмын. Атам- анамнан калган бу изге әманәтне менә хәзер сиңа тапшырам — Борһанов дулкынланып сөйли-сөйли, җиз якорьлы чылбырны салып. Назифә муенына элде, иңнәреннән сыйпап иркәләде — Сиңа бик тә килешә, сөйдергеч таккан кебек, тагын да сөйкемлерәк булып киттең. Назифә, сизәсеңдер, мин сине үлеп Яратам бит Әйтче,’ зинһар, син дә мине үз итәсеңме, ышанасыңмы? .
Назифә үзе дә ут эчендә, моңарчы һичкайчан булмаган хәл, ёгет кочагында балавыздайуэреп утыра. Аның кайнар сулышыннан, шашынып кочу-үбүеннән исергән хәлдә, төштә саташкандай
- М-миндә үз итәм, ышанам - дип ишетелер-ишетелмәс кабатлады.
Алар, бер-берсен югалтудан курыккан кебек, кочаклашып озак үбештеләр.
Шулчак тышта нәрсәдер кыштырдаганы ишетелде, ачык тәрәзәгә эленгән ак ефәк пәрдәнең аскы читен җилме, кешеме ялт итеп ачкандай булды Икесе дә сискәнеп тәрәзәгә карадылар, хәрәкәтсез калдылар һәм бер мәл тын да алмыйча тынлыкка колак салып тордылар
Беренче булып егет телгә килде
— Беркем дә юк. җил генә булды бугай,— диде, сагаеп калган
Назифәне тынычландырырга теләп.— Юк, сннсез бер көн дә тора алмыйм мин... Назифә җаным, әгәр син дә мине чын-чынлап яратсаң, әйдә без болан эшлик: иртәгә көндез теплоход Камышлыда бодай кабул иткәндә загска барып гариза бирик. Я. ничек, ризамы?
Назифәнең әлегә тикле мондый назлау сүзләрен ишеткәне юк иде Егетнең кайнар кочагында башы әйләнде.
— Каршы түгел, мин дә риза —дип пышылдады - Әмма Ка- яышлыда түгел, гаризаны затонга кайткач, үзебезнең шәһәрдә бирербез. Чёнкн безгә башта әнигә күренергә, аның фатихасын алырга кирәк. Шунсыз ярамый Мин аның бердәнбер кызы бит. юкса хәтере калуы бар.
' — Ух, без затонга кайчан эләгәбез әле. аңынчы күпме көтәргә кирәк - Борһанов, чарасыздан авыр сулап, авызын турсайтты Аннары Назифәне кочагына алып, тагын кабынып китте — Шуны онытма әниеңә генә түгел, хәзер син минем дә бердәнберем бит. һич тә сннсез кала алмыйм, гел синең белән бергә буласым килә.. Вакыт соң инде, әйдә кызыл почмакны ябыйк. Җаным, син каютаңның ишеген бикләмә, шакылдатмый гына керерлек булсын. Тагын бераз сөйләшеп утырырбыз Махсус синең үзеңә атап язган шигырем бар. шуны укырмын
Хәер. Назифә үзе дә аерылып китәргә бик ашыкмый, күңел кошы янында булу, назлану аңа да рәхәт- һәм ул сөйгәненең өзгәләнеп ялваруын кире кага алмады, ихтыярсыз күндәмлек белән риза булып, шундук өстәлдәге газета, пумала, буяуларны җыештырырга кереште
Яктыдан палубага чыккач. Назифә беравык һичнәрсә күрә алмыйча торды Аннары, караңгыга күз ияләшкәч, төн карасы сыегая төшкәндәй булды Өстә, рубкада һәм машина бүлегендә вахта торучылардан кала, бар кеше йокыга чумган иде. Әйләнә-тирә тып-тын. теплоходның алга баруын сиздереп, түбәндә тынгысыз дулкыннар гына сөйләшә. Еракта, яр буендагы тау сыртларын шомлы яктыртып, ара-тирә аҗаган уйнап куя.
Назифә кызыл почмакта озак тоткарлануына уңайсызланып, тизрәк каютасына кереп китәргә ашыкты Чирек сәгатьтән ярым караңгы коридорда штурман Борһановның сак адымнары ишетелде, ләкин кызның ишеге никтер ачылмады, ул эчтән бикле булып чыкты
VI
Иртәгесен Назифә, гадәттәгечә, сәгать алтыда уянды һәм. кичәге кичне хәтерләп, кәефле елмаеп куйды Шунда кинәт күңелендә шик туды. чү. чын булдымы бу. матур төш кенә түгелме дип. әйләнә-тирәсенә күз йөртте һәм өстәл өстендәге җиз якорьны күргәч кенә тынычланды.
Иркенләп ятарга вакыт юк иде. Вахталар алмашыну башланганчы иртәнге сигезенче яртыга ашны әзерләп өлгертергә кирәк Ул тиз генә юынып, көзге каршында чәчен тарады, җиз якорьлы чылбырын муенына такты, ак калфагын киде, алъяпкычын буды. «Бүген үк әнигә хат язып салырга кирәк, тиздән кияү булачак егет белән очрашасын алдан белеп торсын»,— дип. уйлап куйды
Төнлә белән теплоход Камышлыга килеп туктаган икән Хәзер аның трюмнарына тасмалы транспортерлар ярдәмендә бодай төйиләр. алгы якта берничә матрос-практикант каядыр югарыга карана-карана җанланып сөйләшеп торалар иде Назифә дә шул якка күтәрелеп карады һәм рубка өстендәге оя эченнән чыр-чу ишетеп шаккатты
— Егетләр, сыерчыклар бала чыгарган лабаса!
Әмма һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы егетләр бүген аңа борылып та карамадылар, аны бөтенләй күрмәгән-ишетмәгән сыман; үзара сөйләшә бирделәр Күз карашлары салкын, кемгәдер хәтерләре - калгандай, караңгы чырайлы иде алар
Назифә моны шундук сизеп, бик аптырап калды. Аннары кичә кич кызыл почмакта штурман Борһанов әйткән сүзләрне хәтерләде, безнең дуслыкны сизәләр, мөгаен, шуннан көнләшәләр дип, бүтән игътибар итмәскә булды Шул фикер белән тынычланып камбузын ачты, титанга су агызып, чәй кайнатырга куйды, плитәсен кабызып җибәрде Аны күрү белән җим өмет итеп төшкән сыерчыкларга, мәгез, бәгырькәйләрем, нәниләрегезне сыйлагыз, тизрәк үссеннәр, дип сөйләнә- сөйләнә кошларга балык эчәгеләре бирде
Баягынак теге егетләр белән очрашудан туган күңелсез уйлар арасында акрынлап юкка чыкты Күз алдына затон бистәсендәге туган- үскән өе, ифрат та кайгыртучан, тынгысыз әнкәсе килеп басты. Хатны алу белән ул чуар йөрәкнең шундук аһ-вах килеп тәшвишләнүе, әллә ниләр уйлавы бар Димәк, хатны бик уйлап, ничек тә борчымаслык итеп язарга кирәк Иң мөһиме — мәсьәләнең инде хәл ителгәнлеген, тәмам вәгъдәләшкәнне сизмәсен, хәзергә әле аның киңәшен, ризалыгын сорап кына килгән кебек булсын
Назифә әнә шулай үзалдына уйлана-уйлана плитә янында маташканда ачык ишек уемына штурман Борһанов килеп басты. Аяк астында чүпләнгән сыерчыклар аны күрү белән сискәнеп читкә ташландылар һәм чыркылдашып ояларына очып менеп киттеләр.
Борһанов ишектән яртылаш башын тыгып бик ягымлы исәнләште, аны-моны сөйләнгәндәй итте. Аннары күз кырые белән әйләнә-тирәгә сагаюлы каранып алды да.
— Җанкисәгем, сүзеңдә тормадың бит, кичә ишегеңне бикләп яткансың,— дип жиңелчә үпкәсен белдерде.
Назифә уңайсызланып калды, эшеннән туктап, акланырга тотынды:
— Юк, бикләмәгән идем, автомат йозак үзеннән-үзе бикләнгән булса кирәк.
- Ярар, анысы зур бәла түгел Монда бүтән серьезныйрак күңелсезлек бар — Борһанов палубадагы егетләр ягына шелтәле карап алды да, тавышын акрынайта төшеп, дәвам итте — Ни бит, төнлә без кызыл почмакта утырганны кайсыдыр күргән һәм бөтен теплоходка таратып өлгергән. Күреп торам, әнә теге булдыксызлар, базарчы хатыннар кебек, хәзер дә шуны чәйнәл утыралар.
— Күрсәләр ни булган, әллә җинаятьчеме без Теле кычыткан кеше сөйли бирсен, бер дә борчылма
— Борчылудан түгел, болай гына әйтүем. Шулай да сиу муенындагы бу якорьны салып куй әле. Юкса әдәпсезлек дип уйлаулары ихтимал Син аны бүтән вакытта, өйләнешеп бергә тора башлагач тагырсың
— Юкны сорама, гайбәтчеләрдән куркып, салачак түгелмен! Аларга үч итеп, юри тагачакмын! Күрсеннәр, йөрәкләре янсын юньсезләрнең!
— Назифә җаным, хәзер үк салып куюыңны сорыйм Безнең дуслыкны кешегә бик сиздермәскә тырыш Аңла мине, шулай кирәк Ник кирәклеген мин сиңа соңынтын әйтермен. Кич белән минем вахта бетәрәк рубкага мен, шунда сөйләшербез
Борһановны һәрвакыт ныклы, тәвәккәл итеп күрергә гадәтләнгән Назифәгә аның бу сагаючанлыгы ничектер сәер, артык тоелды. Күңеленнән аның белән килешергә теләмәсә дә, бүтән карышмады
—■ Шулай кирәкме? Алайса, ярар, хәзер каютага керәм дә салып куям.
VII
Көнозын кызу плитә, кастрюльләр янында тулганса да, Назифә әллә ни алҗымаган, һәрвакыттагыча җиңел хәрәкәтчән, күңеле күтәренке.
Камбузда кичке эшләреннән бушагач, душта коенды да. тиз генә киенеп, рубкага штурман Борһанов янына менеп китте.
Назифә әлегә хәтле рубкадагы кешеләрнең эшләрен ихтирам белән палубадан карап кына белә иде. Монда гомумән бар нәрсә бүтәнчәрәк күренә икән. Түбәндә машина гүелдәве дә, теплоход кузгаткан дулкыннар шаулавы да ишетелми, әйләнә-тирә тып-тын. Текә тимер баскычтан күтәрелгән саен тирә-юньдә офык киңәя бара. Кичке шәфәкь балкышы белән өртелгән тын су өстендә бер генә җыерчык та юк. Эңгер-меңгердә йокымсыраган яр буйлары, тау-үрләр. алсу томанлы тугайлар күңелдә ямансу уйлар уята
Иң өстә алгы мачтаның аркылы борысына кунаклаган ике сыерчык оя эчендә йоклаган балаларының тынычлыгын саклап постта тора. Ишек-тәрәзәләре ачык рубка эчендә штурвал янында рулевой Хайруллин баскан, аннан сулдарак штурман Борһанов бинокльдән алга карап бара иде
— И. син менгән икәнсең,— диде ул. гаҗәпләнгән булып. Рәхим ит. әйдә кер. безнең эшне күр.
— Мин бераз һава алырга гына менүем. Сезнең монда рәхәт, җиләс икән
Рубкада тынлык урнашты. Караңгы күктә утлы эз калдырып, йолдыз атылды. Берничә минут сүзсез генә барганнар соң. штурман Борһанов һич тә көтмәгәндә.
— Давыл купмагае... Трюмнар яхшы ябылган микән, бар карап мен әле,— дип рулевойны палубага төшереп җибәрде, штурвал янына үзе басты.
Төз гәүдәсенә сыланып торган ак кительдән, күн козыреклы фуражкадан бу минутта ул бик тә килбәтле һәм мөлаем күренә иде. Назифә гашыйк күзләре белән аңа ихтыярсыз сокланып карап торды һәм, һәрьяктан килгән бу егет әнигә дә ошар, дип канәгатьле уйлап куйды.
— Ят кеше кебек ишек катында торма, мондарак кил. дип. Борһанов аны үз янына дәшеп алды һәм буш кулы белән иңеннән кочаклады.— Мә. штурвалга тотын, идарә итеп кара Каушама, кыюрак бул. бернинди кыенлыгы юк аның. Әнә-ә, теге тау астындагы ак утка таба тот. Аннары, шул турга җитәрәк. аз-азлап сулга таба борыла башларбыз.
Теплоход, ‘чит кешегә буйсынырга теләмәгән сыман, башта әле уңга, әле сулга тайпылып карады Әмма бераздан, кул күнегә төшкәч, артык чалуламыйча турырак бара башлады. Уңыштан күңеле күтәрелгән Назифә.
— Ничек уйлыйсың, әгәр өйрәнсәм, мин рулевой була алыр идемме? — диде.
— Син — зиһенле кыз бит. әлбәттә, булдырасың. Моның өчен күп кирәкми. Тырышсаң, суднолар йөртү кагыйдәсен бераз ятласаң, вәссәлам. шул җиткән Мин сине үзем өйрәтермен Теләсәң, елга техникумына укырга керерсең. Анда минем әшнә кешеләрем бар. тоткарлык-фәлән килеп чыкса, ярдәм итәрләр.
- Бу теләк — киләчәктә судно йөртүче штурман булу хыялы Назифәнең күңелен инде күптән җилкетә, теплоходта эшләве дә әнә шуннан бит Аның якты ниятен хуплап, дәртләндергеч киңәш әйтүче, ярдәм итәргә әзер торучы штурман егет бу минутта тагын да якынрак, сөйкемлерәк булып тоелды. Ул тик бер нәрсәне — Борһановнын бу якынлыкны кешедән яшерүен аңламый. Менә хәзер тагын шуны хәтерләп:
-+ Без беркемнең дә өлешенә кермибез бит. диде. Болан яшеренүнең, качып-посып очра^иуның нигә кирәге бар. кемнән куркасың?
- Дөрес әйтәсең, беркемнең өлешенә кермибез, мин беркемнән курыкмыйм.— Әйтер сүзен таба алмагандай, беравык сүзсез торганнан соң Борһанов тагын җанланып сөйләп китте: — Үзем өчен түгел, сине уңайсыз хәлгә куюдан, гайбәт таралудан шикләнәм мин. Кешедән ару түгел, бик күренеп йөрүне тыйнаксызлык дип уйлаулары бар... Мин үзем дә гел сине юксынып, синең белән буласым килеп йөрим... Вахта беткәч тә керермен. Кара аны, кичәге кебек, бүген дә ишегең бикле булмасын.
Хәзер инде шәфәкъ балкышы сүнгән иде. Төн карасы куера төшкәч, теплоход су өстеннән түгел, караңгы галәм диңгезендә йөзеп бара кебек.
Шулчак көтмәгәндә тынлыкны бозып стенадагы радиоалгычтан кырыс тавыш белән:
- Әй, теплоходтагылар! . Сезнең белән судоходство инспекторы сөйләшә. - дип кычкырып әйткән сүзләр яңгырап үтте.— Сигналга ник җавап бирмисез? Чүт безгә килеп бәрелмәдегез... Хәбәр итегез, нинди теплоход бу?
Кара син, ә... Алар монда бер-берсе белән мавыгып китеп, үр яктан төшеп килүче баркас сигналын күрми калганнар икән. Икесе дә бер мәлгә аптырап калдылар Назифә тиз генә читкә тайпылды Ә Борһанов, якыннан гына үткән баркас утлары артта калгач, ян стенадагы микрофоннан җавап кайтарды:
Иптәш инспектор, гафу итегез, сигнал лампочкасы кинәт янды, шуны алмаштырып маташа идек, тоткарлык шуннан килеп чыкты. Андый хәл бүтән кабатланмас.
Оныттыңмыни, ул безнең теплоходның исемен дә сораган иде бит,— диде Назифә.
Юк. лампочкаларга берни дә булмаган,— диде Борһанов. хәйләкәр елмаеп — Мин аны болай гына, инспекторны тынычландырыр өчен генә әйттем. Ул үтеп китте инде, артта калды.
VIII
Жаваплы рейс уңышлы тәмамланды, «Владивосток» командасы Камышлыда төягән югары сортлы ике мең тонна бодайны бөртеген дә чәчми-түкмичә, чылатмыйча Казанга графиктан элек кайтарып җиткерде. Бодайны элеваторга тапшырып бетергәч, кичен теплоход затонга профилактик ремонтка китәчәк, яздан бирле өйләрендә булмаган команда членнары семьялары, якыннары белән күрешәчәкләр.
Менә Назифәнең дә түземсезлек белән көтеп алган дулкынландыргыч көне килеп җитте. Иртәгә әнисенә күренгәннән соң алар загска барырлар, язылышырга гариза бирерләр.
Теплоход элеваторга килеп туктау белән эштән бушаган бар халык шәһәргә чыгып китте. Башта җыенмаган кебек булса да, штурман Борһанов та, бик мөһим эшем бар дип, көтмәгәндә китеп барды Назифә исә бүген беркая чыга алмый, аның эше муеннан: көндәгечә аш-су пешереп, теплоходта калган кешеләрне ашатырга-эчертергә. киләсе рейска базадан азык-төлек алырга, Камышлыда Борһанов белән бергә сайлап алган ак ефәк күлмәкне үтүкләргә кирәк Иң мөһиме — иртәгә әнисе янына кайтканда үз урынына камбузда калып торырга Әнфисә Борисовнаны күндерде Үзсүзле түтәй Назифәнең бу ниятен хупламавы күренеп тора, бер дә теләмичә, бик ялварып сорагач кына калып торырга көч-хәл белән риза булды.
Казан элеваторы бүген дә һәрвакыттагыча яхшы эшли, пневматик бушаткычлар туктаусыз зырылдап тора, трюмнарда йөк кимегән саен теплоход корпусы судан чыгып, югары күтәрелә бара Элеватор лаборанты, ак халат кигән зифа буйлы, күпереп торган бөдрә чәчле чибәр кыз, әле бер. әле икенче трюмнан бодай алып, җентекле тикшереп
тора, эшеннән бушап торган минутларда ул, кемнедер эзләгән сыман, әледән-әле каюталар ягына карана, берәр ишек ачылган, коридорда аяк тавышы ишетелгән саен ялт борылып карап ала. Эш арасында берничә мәртәбә күзенә чалынгач. Назифә ирексездән. бу нәүмиз йөзле кызый, нәкъ минем кебек, бөдрә чәчле икән, безнең егетләрдән кемнедер эзли бугай дип, хәтта жәлләп кунды үзен
Бичара кызның төш выкытында башкалар белән бергә элеватор ашханәсенә китмәве дә ничектер сәер тоелды Ул теплоходта калып ашыкмый гына террасада, коридорларда йөренә, әйләнә-тирәдә һаман кемнедер эзли иде. Бу хәлне камбуз тәрәзәсеннән күреп торган Назифә кызны отыры кызгана төште һәм, ахыр чиктә, ашханәгә дәшеп алды, балык шулпасы, кыздырган бәрәңге белән ит. чәй бирде
Команда членнары ашап-эчеп инде таралышкан. Назифә үзе дә эштән бераз бушаган вакыт иде Ул үзенә чәй салып, өстәл янына барып утырды Сүз иярә сүз китеп, сөйләшә торгач, лаборант кыз дөрестән дә бер якын егетен эзли булып чыкты
— Үткән җәйне ул «Баку» теплоходында эшли иде. алар бирегә ашлык төяп еш киләләр иде,— диде ул, бераз ачылып китеп — Мин аның белән шунда таныштым Эштән буш вакытларда аның каютасында радиодан концертлар тыңлый идек Ул бик шигъри жанлы, миңа багышлап шигырьләр яза иде Аның һәр килүен мин түземсезлек белән сагынып көтеп ала торган идем Аннары гомерлек тормыш юлдашлары булырга вәгъдәләштек, инде матур гына семья кордык шикелле иде Ә былтыр көз навигация ябылгач, затонга киткәндә ул тиздән мине дә үз янына чакыртырга вәгъдә иткән иде. Әмма чакыртмады, хатларыма да жавап бирмәде, суга баткан кебек юк булды — Соңгы сүзләрен лаборант кыз кыенлык белән, ишетелер-ишетелмәс пышылдап әйтте, күз яшьләренә буылып, авыр сулап куйды — Бер таныш елгачы ул егет быел шушы теплоходта эшли дип әйткән иде Ялгыш әйткән булса кирәк, сездә күренми шикелле.
Лаборант кызның зарлы дулкынлануы Назифәгә дә күчте, аны кызганудан йөрәге кысылды. Аңа ярдәм итәргә теләп, теге егетнең кем булып эшләгәнен, исемен, фамилиясен сорамакчы булды. Шунда кызның ачык муенындагы жиз чылбырлы якорьны күреп алып, телдән язды «Бу якорең нәкъ минеке төсле икән, сиңа аны кем бирде?» — дип сораудан чак тыелып калды
Кичкырын, теплоходның йөге бушатылып бетәрәк, иртән шәһәргә чыгып киткән егетләр кайтып керде. Барысы да бик арыган, ачыккан, әмма күңелләре күтәренке иде. Назифә инде суына төшкән көндезге ашын тиз генә җылытып, аларның ашарларына бирде, кофе кайнатты
Шул арада ашханәгә тагын теге лаборант кыз килеп керде һәм. сумкасыннан бланклар алып, бодайның элеваторга нормаль кондициядә, һичнинди претензиясез кабул ителүе турында белешмә язарга утырды. Кызуда тамагың кипкәндер дип, Назифә аның алдына бер кружка кофе куйды, егетләрнең сораулы карашына җавап биргәндән, аның кем икәнен дә рйтте ,
Табын янындагы практикантларның берсе шәһәрдә күргәннәрен ашыкмый гына сөйләп утырган җиреннән, кемдер кытыклагандай, кинәт кычкырып көлеп җибәрде
—И, без анда кемне очратканны белсәгез икән... Берәр кружка салкын сыра эчмәкче булып барга керсәк, ни күрик аулак кына почмакта безнең штурман бер чытлык хур кызы белән пырх-пырх көлешеп утыра. Шаккаттым, менә бу кияү егет, мин әйтәм
— Хак сүз, мин дә шунда идем Безне күрүгә тиз генә читкәрәк күчеп утырды,— дип, рулевой Хәйруллин да практикант сүзләрен раслады.— Карале. Назифәкәй. ул тасма тел белән сак бул син, төпсез көймәгә утырып ка/ia күрмә
Назифәгә уңайсыз булып китте, дөресен әйтмиләр, һаман шул өнәмәүдән күпертеп сөйлиләр кебек тоелды. Өстәлнең бер почмагында язып \тырган лаборант кыз да. нидер сизенгән сыман, эшеннән туктап, сагаеп калды.
Тышта, ачык тәрәзә каршында палубада баядан бирле сыерчыклар чыр-чу килә иде. Менә аларны кемдер куркыттымы, кинәт өркүле пырылдап читкә ташланганнары ишетелде Шундук ашханәгә штурман Борһанов килеп керде һәм бусагадан атлап үтүгә баскан жирендә тораташ кебек катып калды Аның кызмача икәнлеге күзгә бәрелеп тора: битләре кызарган, кыңгыр фуражкасы астыннан жирән чәче тырпаеп тора, кителенең өске төймәсе ычкындырылган иде.
Менә ул лаборант кызны күрде дә сискәнеп куйды һәм. ярамаган жиргә эләккән кеше кебек, тиз генә кире чыгып китәргә омтылды, каушап як-ягына күз атып алды, әмма кузгала алмады, кадакланган кебек үзенә төбәлгән салкын карашлар астында сүзсез тора бирде.
Лаборант кызның исә сагышлы йөзе яктырып китте. Җиңел хәрәкәт белән Борһановка каршы кузгалып:
— Күңелем сизеп көткәнмен икән, менә үзе кайтып төште ич. Исәнме. Зөбәер,— диде ул. киеренке тынлыкны бозып.
Борһанов шундук айнып китте, ни әйтергә белмәгәндәй, чак кына сүзсез торганнан соң, лаборант кызга зәһәрле төбәлеп
— Г-гафу итегез Миннән ни кирәк сезгә? — диде.
- Зөбәер. ни сөйлисең, син. әллә танымыйсыңмы?.. Ник алай күр- мәгән-белмәгән кебек карыйсың?
— Юк. туташ, хәтерләмим. Бөтен күргән-очраган кеше истә торамыни . Сез мине бүтән берәү белән бутыйсыз бугай,—дип ишекне каты ябып чыгып китте
Ашханәдә авыр тынлык урнашты. Көтмәгәндә уңайсыз хәлдә калган лаборант кыз. нишләргә белмәгәндәй, бер мәл аптырап торды да. китеп барды Егетләр үзара карашып алдылар, бер-бер артлы таралыша башладылар. Назифә исә бу хәлне аңына сыйдыра алмыйча югалып калды Штурман Борһановның жан өшеткеч сүзләре, лаборант кыздан бигрәк, аның үзенә әйтелгән кебек тоелды, йөрәген тырнап үтте, караңгыда искәрмәстән пычракка баскан сыман, тәне чирканып куйды. Өстәл янында ялгызы утырып калган рулевой Хәйруллин аны дусларча юатып.
.Алай көенмә. Назифә, нык бул. үзеңне горур тот,— диде.