Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
— Соңгы елларда Сез аеруча мөһим һәм кызыклы булган нинди яңа табылдыкларга юлыктыгыз?
МАРСЕЛЬ ӘХМӘТҖАНОВ, филология фәннәре кандидаты: ’ 4
— Соңгы еллардагы кызыклы археографии табышлар арасыннан татар әдәбияты, фольклоры һәм гомумән культурасы өчен зур кыйммәткә ия булган билгесез әсәрләрнең табылуын күрсәтеп үтәр идем.
Алдрның беренчесе XVIII гасыр азакларында Бәрәскә авылындагы Ибраһим бине Бикчәнтәй мәдрәсәсе шәкерте тарафыннан күчерелгән «Таһир белән Зөһрә» дастаны. Әдәбиятыбыз тарихында аңа кадәр бу сюжетка язылган Кылыч бине Саядның «Бабахан дастаны» гына билгеле иде, ә соңгы табыш әсәрнең халыклашкан, халык дастаны булып әверелгән үрнәге барлыгын да ачты. Арча районы Яңа Мәнгәр авылында табылган бу нөсхәнең әһәмияте шунда: ул татар халкында электән үк дастан жанрының яшәп килүен тагын бер кат раслый.
Икенче мөһим табышыбыз XVIII йөз ахырларында Казан җирлегендә язылган зур күләмле «Каһарман китабы» (542 бит) исемле романның кулъязмасы булды. Аны безгә Казанда яшәүче Р. Заманова һәм С. Керимова апалар тапшырды. Романда геройларның Идел буйларыннан, «Дәшти- Кыпчак»тан башланып,Туран. Иран һәм һиндстан җирләрендә дәвам иткән маҗаралары, сугышлары хакында языла. Бу романның табылуы Да XVIII гасыр татар прозасының үсеш дәрәҗәсен билгеләүче мөһим бер күрсәткеч булып тора.
Истәлекләрнең өченчесе XIX гасыр башларында Казанда төзелгән татарча фантастик һәм гыйбрәтле хикәяләр җыентыгы. «Хикәятнамә» дип аталган бу җыентыкта барлыгы 40 хикәя бирелгән.