ШИГЫРЬЛӘР
Моң
Күңелемдә бер моң яши:
Идел суларыдай йомшак, назлы, Урман җиллередәй тымызык ул. Күңелемдәге бу моң хәтерләтә
иртә язны:
Бар усаллык юылып төшә, агып китә Дулкынланса күңелемдә бу моң.
Олимпларны узып җиде кат күккә җитәм. Бөтен рухны бу моң игелеккә җигә.
Казанымда юкә чәчәк ата, Таңнар, куе балдай, җәйрәп ята. һәм бал исе — җилдә. .
Замананың бетон, пыяла, корыч балалары — йортлар туа Илдә.
Казанымда таң мәлендә чәчәк сибелә, Идел Ослан тавы төбенә йөгерә...
.Язмыш безгә аталарча карый: бүләк итү өчен изге мәлне, дөнья буйлап эзли, гүя, таба, барлый...
Әти
Күзләреңнең сихерләүчән карашларын оныта алмам инде, әтием. Нинди каты иде кулларың,— татыдым.
Сүзләреңнең үткерлеген тойдым, сиздем, аңладым...
Күзләреңнән сагыш нур булып ага башласа, чыгып китә идең урманнарыңа... Ялгызлыкны сөю заманы килеп җитте миңа да...
. Син җырлаган җырлар сеңеп калды күңелемә...
Сагыну җырлары яшәтә мине, әтием!..
Син һәм мин
Иреннәрең азатлыкка очырган җырмын, төннәрдә күзләрең саклаган нурмын... Кулларыңда язгы тургай — ул мин.
Бар дөньяга кычкырып сөйләп йөрим: ярым өчен, җаным өчен сынмас, бетмәс кодрәт-көчем!
Тәкъдир — икәү зур уй уйлау! Тәкъдир — икәү Зур Җир буйлау, язмыш-кайгыларны»җиңү, күккә ашу, хискә иңү...
Бәхет яшәр — икебездә, шатлык туар — икебездән. Яшәешнең гамен, тәмен күтәрербез — икебез дә!..
Чакырыгыз!
Кем бирелде алдау шатлыгына, Кем онытты изге 'антларны, Кем атылды ялган кочагына, > Игелектән качып, ташланды? Үткәннәрнең кайтсын шәүләләре,
■ Гөлчәчәкле язгы җәйләүләрне, Ямьләндерсен, матур тауларны... Чакырыгыз алсу таңнарны, Чакырыгыз яшел -үләннәрне, Чакырыгыз яшел яфракларны, Чакырыгыз яңгыр җепләрен, Чакырыгыз кояш нурларын, Чакырыгыз шатлык һәм гамьнәрне, Чакырыгыз җылы сүзләрне, Чакырыгыз нурлы күзләрне, Чакырыгыз якты йөзләрне, Уятыгыз кулларның назын, Гомерләрнең ялкынлы язын! Йөрәкләрне уятыгыз, Саф күз яшьләрен...
Алар әйтер:
— Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!