Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Оча күңлем
Оча күңлем...
Оча күңлем...
Оча күңлем Киңлекләргә.
Кошларгамы, Икаргамы —
Тиң икәнмен соң кемнәргә?!.
Мин йолдызмы, космонавтмы, Әллә гади Биктимерме?!. Белмим...
Белмим...
Әмма күңлем Җир тарту көчен җимерде!..
Оча күңлем...
Оча күңлем...
Аста кала диңгезләр дә.
Җирдән өстә...
Айдан өстә...
Орбитасы кай җирләрдә?!.
Сфералар бик тар аңа — Чиксезлекне коча күңлем. Исемсез К ү к,_ атсыз Кояш. Ят Айларга оча күңлем!.. Яңа Галәм,
Яңа Җиһан, яңа Дөнья ача күңлем!..
Оча күңлем...
Оча күңлем... Оча күңлем...
Ф
Ничәнче гасырын яши Җир, Кояштан яктылык сирпелә. Тик гөлләр һаман да җырлыйлар: Үсәргә нур кирәк, нур кирәк, нур кирәк!..
Галәм ул серләргә бай дөнья — Мәхәббәт галәмнән серлерәк. Шулай да гашыйклар җырлыйлар: — Сөйләргә сер кирәк, сер кирәк, сер кирәк!..
Тарихта тантана күп булды —
Бүгенге тантана көчлерәк.
Бит бүген мәйданнар җырлыйлар:
— Мәйданга җыр кирәк,
җыр кирәк,
җыр кирәк!..
Ничәнче гасырын яши Җир,
Әйләнә һаман бер көй көйләп:
— Мин яшим, тик миңа яшәргә
Нур кирәк,
сер кирәк,
җыр кирәк!..
Синдә генә
ИдеаН-хыялда түгел, Түгел сурәт-рәсемдә — Безнең гап-гади бөеклек, Табигать, синдә генә.
Урманнар юмартлыгыннан Үрнәкләр ала-ала, Идеалда, хыялында Кеше дә юмартлана.
Далалар киңлеген күргәч, Киңәя безнең җаннар. Яктырып китә күңелләр Атканда аяз таңнар.
Чишмәләр сафлыгын тыңлап Чистара кеше үзе.
Якты кояш, тулган айдан Елмая бара йөзе.
Күкләрнең биеклегеннән Омтылыш, өлге алып, Үтәсе килә галәмне Комета кебек ярып.
Җирем, тик син бай булганда Бай була ала кеше.
сине ярату Аның иң тепле эше...
...Идеал-хыялда түгел, Түгел сурәт-рэсемдә — Безнёң гап-гади кешелек, Табигать, синдә генә.
Сөйлә
Тик сине,
Замана ваклыкларыннан Ваклана күрмә, шигырь! Тарихның бер табына да Таплана күрмә, шигырь!
Ракеталар әле кешенең Иң көчле көче түгел — Ракеталар түбәнлегенә Төшә күрмә син, күңел!
Ялчылык — хурлык!
Кемгә дә Яллана күрмә, тәнем!
Заман алдавычларына •Алдана күрмә, тәнем!
Сәнгатьләр бөеклегенә Күтәрел, көйрә, рухым! Тормыш дигән чор арбасын Туктатма, сөйрә, рухым!
Тереклеккә, яшәешкә Дан көен көйлә, шигырь! Мәңгелеккә мактау сүзен Туктаусыз сөйлә, шигырь!
Бәйрәм
»
Урамнарда бәйрәм тавышлары,
Без котлыйбыз бөтен танышларны:
— Бәйрәм белән!
Бәйрәм белән!..
Бүген кояш җиргә яз өләште,
Бүген таңда сандугачлар дәште:
— Бәйрәм белән!..
Бәйрәм белән!..
Күңелләрдән куып сагышларны,
Тыңлыйк әле язгы тавышларны:
— Яшәү рәхәт! .
Яшәү рәхәт!..
Бүген күктән җиргә бәхет иңде,
Бәйрәм булып безгә шат яз килде —
Кояш, рәхмәт!.. Кояш, рәхмәт!..