ШИГЫРЬЛӘР
Бик кадерле бит ул туган туфрак
Туган җирдән аерылса кеше, Өч-дүрт адым саен бер абынган; Эчкән суым, туган туфрагым дип, Төшләрендә күреп гел сагынган.
Бик кадерле бит ул туган туфрак!
Ил-көннәрнең бәйсезлеге өчен
Күпме күз яшь, кайнар каннар тамган. Батырлар һич аямаган җанны, Үзе утта дөрләп янса янган.
Зәңгәр ялкын булып балкып калган...
Кошлар кайта диңгез артларыннан, Оя корып, бала очырырга.
Көзләр җитсә, килми китәселәр: Нәсел-нәсәбәнең очы монда.
Бик кадерле бит ул туган туфрак!
Галәм киңлегенә очты кеше,
Очты җирдән бер уч туфрак алып, Йолдызларга кадәр күтәрде ул, Чыра яккан Россиянең данын.
Бик кадерле бит ул туган туфрак!
Әткәм, әнкәм изге туфрагын (Киткән чакта дөнья сагыннан), Баш астына ястык итеп салган, Юрган итеп өстенә ябынган.
Бик кадерле бит ул туган туфрак!
Әйләнәбез бер боҗрада
Туктале дим, ерак юлдан кайтып кергәч, Бер сафланыйм, рәхәтләнеп мунча керим. Аннан минем әнкәемнең кулы тигән Әйберләрне тотып-тотып карап йөрим.
Алар минем шатлыкларым, кайгыларым, Гомерем буе онытылмас сагышларым. Шушы җирдә яши минем ярты җаным, Кире кайтмас югалтулар, табышларым.
Бабам безгә кат-кат тукып әйтә иде:
— Сез бу җирне онытмагыз, оныкларым. Әйтеп куям: ни барлыгы, ни юклыгы Эчкән суын — Туган җирен онытканның...
Кайтам да мин, ата-баба эзләренә, Истәлекләр белән балкып, басып йөрим. Моңа кадәр ачылмаган ишекләрне Яңа дөнья ачкан кебек ачып йөрим.
Сораштырам, югалганны эзлим, табам, Хәтеремне терелтәм дә, гел яңарам.
Исән әле сукмаклары малай чакның, Офыклары балкып тора, һаман якты. Учак яктым ат ашаткан үзәнемдә, һаман да Ай бер ялгызы йөзә монда. Урады да кайтты кинәт малай чагым, Тик ишетмим күрше авылның чиркәү чаңын...
Үзгәрешләр шактый монда, зурдан монда, Әйләнгәннәр хыялларым җитди җырга.
Ата-баба кайтып күрсә бу тирәне, Канатланып, исе китеп сөйләр иде...
Бер карасаң, дөнья — олы сабан туе, Әйләнәбез бер боҗрада гомер буе.
е
Кош булып та очалмаса, Кошмыни ул?
Эшең булып эшләнмәсә, Эшмени ул?
Теләгең эшкә ашмаса, Теләкме ул?
Келәткә ашлык кермәсә, Келәтме ул?
Иелгәнне кылыч кисми,— Кол язмышы.
Горур башка кылыч үтми,— Ил язмышы.
Батырларга халык мәрмәр һәйкәл куя.
Исемнәрен алтын белән Язып уя.
Озак яшәп, яшьнәмәсәң,— Гомерсезлек...
Аз яшәп тә янып калсаң,— Үлемсезлек!
Бәхетле кеше
Китабын кочаклап йоклый ул, Китабын кочаклап уяна. Җанына кагылса яктылык, Мөкиббән китә ул дөньяга.
Син аның кулына китап бир, Тик булсын китапның яхшысы. Калганын ул үзе хәл итәр, Бар аның тылсымлы ачкычы:
һәр эшне эшли ул үз итеп, Бирелеп,
яратып,
нурланып,
Ни тотса,
ул' шуны булдыра, һичшиксез сәләте зур аның.
Дәртне дә, көчне дә ала ул Тормыштан,
белемнән,
кояштан.
Чөнки ул үзенең җанына Сөремсез, ахактай ут яккан.
Күңеле диңгездәй киң аның, Ә диңгез ул ләмле буламы? Бары тик яктылык чәчәргә Тиеш бит бәхетле ир җаны.
Бәхет ул — зур байлык кемгә дә, Бәхет ул — яктылык, җан җыры. «Мин» дигән кояшка табынмый, Белә тик нурланып януны!
Иярле ак атын уйнатып
Агачтан яфраклар коелган, Кырлардан җыясы җыелган. Түбәсен күкләргә тидереп, Кышка дип эскертләр куелган.
Кара пар өстендә яшь уҗым, Чәүкәләр төштеме, күмелә...
Яреннең көшеле өстенә Әбиләр чуагы түгелә.
Сөенә күңелләр, сөенә, Ялкынлы хисләрне уятып Шатлыгым тәгәри кырлардан Иярле ак атын уйнатып.
Чәчәкләр таратам
Гөлләргә су сибәм, Үстерәм.
Аларга җан җылым Күчерәм.
Ансыз бит ышыксыз
Таш кала.—
Матурлык төсләрдән Башлана.
Дөньяга бәбиләр
Туса да,
Туйлар һәм бәйрәмнәр Булса да,
һаман да чәчәкләр
Таратам...
Кешеләр, мин сезне
Яратам,
Яратам,
Яратам!
Җыялар
Юкә чәчәге җыялар Әбиләр.
Таудан мәтрүшкә җыялар Әниләр.
Гомер чәчәге җыялар
Бәбиләр,
Сөте тулы күкрәкләргә Ябышып...
Картлыгында кемдер җыя, Яшьлектәге
Ялгышын.