ШАГЫЙРЬНЕҢ БЕР ТӘРҖЕМӘСЕ
укайның социал-демократлар белән тыгыз бәйләнеше турында яңадан-яңа мәгълүматлар табыла тора. Бу бәйләнешләрнең даими һәм ныклы булуы турында сөйләүче дәлилләрдән тагын берсе итеп шуны күрсәтергә мөмкин: эшчеләр арасында сиксәненче еллар азагыннан бирле яшерен рәвештә укылып йөргән «Ачлык-патша» брошюрасы Г. Тукай кулына юкка гына килеп кермәгән Булырга тиеш. Тукай бу елларда «Ачлык-патша» белән танышып кына калмый, аны тәрҗемә итеп, 1906—1907 елларда бастырып та чыгара.
«Ачлык-патшаины кем язган соң? Аның азатлык хәрәкәтендәге роле нидән гыйбарәт? Г Тукай бу әсәрне татарчага тәрҗемә иткәндә, нинди принципларга карап эш итә?
«Ачлык-патша»ны язучы кеше «Народная воля» әгъзаларыннан берсе революционер А. Н. Бах була. Аның тормышы Казан белән дә бәйләнгән.
Алексей Николаевич Бах 1857 елда Полтава өлкәсенең Золотоноша шәһәрендә техник гаиләсендә туа. Киев университетында укый, 1878 елда политик чыгышлары өчен университеттан куыла һәм өч елга Белозерск шәһәренә сөрелә. Аннан кайткач, Киевтагы «Народная воля» оешмасына керә. 1883 елдан алып ул подпольеда яши, Ярославль, Казан шәһәрләрендә революцион эш алып бара. Эшчеләргә лекцияләр укый, К. Марксның экономик тәгълиматын популярлаштыра һәм пропагандалый. 1885 елдан эмиграциядә — Франциядә, Америкада, Швейцариядә яши, фәнни эш белән шөгыльләнә. 1905—1918 елларда эсерлар ягында була. 1917 елда Россиягә кайта. 1918 елда ул РСФСРның ВСНХ оешмасы каршында үзәк химия лабораториясен оештыра һәм гомеренең соңгы көннәренә хәтле аның директоры булып эшли. 1920 елда А. Н. Бах Наркомздравның Биохимия институтын оештыра. 1944 елда бу Институтка А. Н. Бах исеме бирелә. Бах 1935 елдан Бөтенсоюз химия җәмгыятенең президенты, 1935—1945 елларда СССР Фәннәр академиясенең химик фәннәр бүлегенең академигы. А. Н. Бах — СССР Верховный Советының беренче чакырылыш депутаты. Аңа 1926 елда В. И. Ленин премиясе, 1941 елда СССР Дәүләт премиясе бирелә. Ул 4 талкыр Ленин ордены, бер Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1946 елда үлә.
Хәзер яңадан «Ачлык-патша»ның язылу тарихына кайтыйк. «Народная воляпның Киев оешмаларында А. Н. Бах фәнни социализм идеяләрен пропагандалауга зур игътибар бирә. Эшче түгәрәкләрдә революцион эш алып бару дәвамында ул эшчеләрнең марксистик политэкономия белән кызыксынуларын күрә, чынбарлыктан алынган конкрет һәм дәлилле мисаллар ярдәмендә аларга иң катлаулы мәсьәләләрне гади итеп аңлатырга тырыша.
Революцион эш өчен Киевтан сөрелгәч 1883 елның августында ул Казанга килә. Автобиографиясендә А. Н. Бах үзенең Казанга килү максатын да яза — Казан кебек зур үзәктә «Народная воля» оешмасын ныгытырга тели. Ул биредә чынлап та берничә түгәрәк оештыра. Түгәрәкләрдән берсе фабрикада эшләүчеләр белән бәйләнешкә керә. Ләкин түгәрәк членнары, яшь булу сәбәпле, пропаганда алып бару алымнарын белмиләр. Алар үтенече буенча А Н. Бах Киевта эшчеләр белән эшләү тәҗрибәсен сөйләп күрсәтә. Алар Бахтан шушы тәҗрибәне язма рәвештә бирүен үтенәләр Политэкономия буенча бу әңгәмәләр, язылган өлешләре күләмендә, аерым-аерым бүлекләр рәвешендә геитографияләнә. Бөтен хезмәтнең язылуын көтеп торырга түгәрәкнең вакыты булмый. Җитмәсә, А. Н. Бах Петербургтан хат ала һәм хезмәтне тулысынча язып бетермичә Казаннан китәргә мәҗбүр була. Әңгәмәләр тәмамланмаган хәлендә брошюра ител гектографияләнә һәм 1896 елда басылып та чыга. Аннан соң брошюра яшерен типографиядә бастырыла һәм эшчеләр арасында тарала.
Тәрҗемә «Царь-Голод, яхуд Ачлык-патша» исеме астында «Әлгасрел-җәдит»нең 1906 елгы — 8, 9, 11 нче һәм 1907 елгы 4, 5 саннарында «Г. Тукаев» имзасы белән басыла. Тукай тәрҗемәсенең беренче юлларында ук ике иҗтимагый сыйныф арасындагы каршылыклар гаять кискен күрсәтелгәннәр «Берәүләр кан-тирләргә батып эшлиләр, берәүләр бернәрсә дә эшләмиләр; берәүләр ачыгалар, һәртөрле авырулардан чебеннәр шикелле каталар (үләләр), игенчеләре биек-биек пулатларда гына торып, алтын-көмеш савытлардан гына ашыйлар...» Шушы юлларны тәрҗемә иткән Тукайның күңелендә 1912 елны язылган «Көзге җилләр»нең кайбер юллары тумагандыр дип кем әйтер:
Т
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
«Бер телем икмәк!» дип анда назлы нечкә бил җылый.
Тукай бу каршылыкны үстерә бара: «Берәүгә ни ечен тормыш яхшы да, берәүгә ни өчен начар? Ни өчен берәүләр корсак киерәләр, кабаралар, күперәләр дә, ни сәбәпле икенчеләр ачлыктан каталар-үләләр?» Ирексездән, тагын «Көзге җилләренең соңгы юллары ИСКӘ ТӨШӘ:
«..Җил — хәбәр ул, ач үлемнең куркусыннан ил җылый».
Тукайның бу тәрҗемәсе татар телендә политэкономии һәм иҗтимагый-лолитик терминология мәсьәләләрен хәл итүдә беренче тәҗрибәләрдән иде. Шактый күп сүзләрне Тукай я татарча, я гарәпчә сүз белән тәрҗемә итә дә, җәяләр эчендә аның русчасын да саклап калдыра: капитал—акча.(капитал), прибавочный труд кушылган хезмәт (прибавочный труд).
Тукайның политик экономия терминнарын тәрҗемә итүдә тәҗрибә ясавын тагын бер факт дәлилли: продукт дигән сүз ул чордагы татар телендә юк. Тексттагы шушы сүзгә килеп җиткәч, Тукай хәтта җәяләр эченә язып та куя: «...без ялгыз тимер эше генә эшлик тә, шул эшләремезне (китапча ничек диләр соң әле), «ма хасә- лемезне күрше кавемнәрдән кирәк нәрсәләремезгә алыштырырмыз...»
Биредә турыдан-туры татарчага тәрҗемә ителгән терминнар күп: община — кавем, җәмәгать; ценность — кыйммәт, бәһа; настоящая стоимость — тиешле кыйммәт, чын бәһа; рыночная цена—базар хакы; производство—эшләп чыгару һ. б Тәрҗемә башында рабочий сүзе хезмәтче дип тәрҗемә ителсә дә, соңга таба ул эшче сүзе белән алмашына бара: рабочий люд — эшче халкы, рабочие руки — эшче куллар.
Тукай тәрҗемәсендә кайбер җөмләләр тагын да төгәлрәк төсмер алалар. Мәсәлән, «Так вот частенько и в России надувала царская казна своих подданных» дигән җөмләдә «в России» дигән сүз төшеп калса да, җөмлә шактый усал килеп чыккан: «Менә шулай итеп, падишаһ хәзинәсе үзенең кулы астындагыларны яхшук агач аргамакка атландырды». «Кулаки и мироеды» төшенчәсен Тукай «Җыен әрәмтамаклар, со- рыкотлар» дип тәрҗемә итә. «Отчего одни роскошествуют?» — «Ни өчен берәүләр корсак киерәләр, кабаралар, күперәләр?..» «Обернется он в тысячах рук, побывает в тысячах карманах» — «Ул меңнәрчә уч төпләрендә җомарлана, меңнәрчә кесәләрдә ятып чыга...», «Прочитаем эту скорбную повесть человечества»—«Инсаниятнең бу хәсрәтле вә хурлыклы хикәясен укып чыгыйк...», «Некуда теперь уйти от барской и помещичьей неправды, всюду тебя нагонит урядник и становой» — «Хәзер инде алпавытлар. боярлар тырнагыннан котыла алмассың! Кайда барсаң да староста вә становой сине аларның тырнагына куып кертер».
Тукай оригиналдагы җөмләләрне татар җирлегенә якынайта, милли төсмергә ия булган сурәтләр куллана: «Распорядились этим товаром как своим добром»—«Үзләренә ана сөте шикелле хәләл күреп, ияләнеп алганнар»; «Но скоро тесно стало на святой Руси князьям» — «Ләкин, озак та үтмичә, ул кенәзләргә «печән өсте» булып китте»; «Праздник был для всей Руси»— «Бу хәл Россиягә гаед көне булды» һ. 6
Укучыга якынрак булу максаты белән, Тукай рус исемнәре урынына татар исемнәрен дә ияртеп җибәрә «...на товаре своим велит выбивать клеймо: «Мануфактура (примерно) Петра Калупаева» — «Мәсәлән, ул шул эшләнеп чыккан товарга: «Әхмәтҗан Шалканов мануфактурасы» дип «кләймә» (клеймо) ябыштырырга куша».
Г Тукай, логик эзлеклелек, аһәңлелек, мәгънәви төгәллеккә ирешү, халык теленә якынрак булу өчен, кайчак тәрҗемәдә аерым җөмләләр, сүзтезмәләр, сүзләр өсти бара. Кайчак оригиналда булмаган терминнар да килеп өстәлә: «Шул рәвешчә син торасың: күңелеңнән гомереңне ситсычы булып үткәрәм дип уйлыйсың: менә бер заман локаут!» «Итекче ткачтан, бер пар итек биреп, киндер алмакчы була. Җ ә инде, итекче үзенең итеге өчен никадәр киндер алырга тиеш». Ачлыкның нинди зур кеч икәнен әйткәч, Г. Тукай сорау өстәп куя:
«Менә ул нинди көч!
Аңладыгызмы?»
Г Тукай тәрҗемәне иҗади эшләгән, халыкчан гыйбарәләр табарга тырышкан. Түбәндәге мисаллар моны бик ачык күрсәтеп торалар, «.. выбросит на мостовую или под забор» — «...күпер астынамы, канау төбенәме тота да ыргыта»; «Не стесняться употребить их на обед или ужин» — «Көндезге чәйгә жаркой ясаудан да тарсынмый»,- «Наши дикари» — «Вәхши абзыйлар»; «Милый человек» — «дустым» Һ. б.
Халык сөйләмендә генә очрый торган сүзләр кулланып, Тукай эмоциональлеккә, гадилеккә, стильдәге җиңеллеккә ирешә Дөрес, алар А. Н Бахта да бар, ул да шулай гади язган. Г Тукай шуларны саклап калдырган: пьянчук, мышкылдап яту. акыллы баш, сыпырмакчы булу, ботка пешмәү, мыгырдану, һавадагы торна, теге дөньяга җибәрү,
үкереп җылау, әрәмтамак, сорыкортлар, бәрәкәтен очыру, җилкәсенә менеп утыру, канын суыру, эш пешмәү һ. б.
Фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә иткәндә. Тукай иҗади юлга баса. Күпчелек очракта ул мәгънәви эквивалентлар таба: «пеняй на себя» — «үзеңә төшкән кайгы тауларына үзе сәбәп», «суждено маяться» — «маңлаеңа язылган инде», «возись над ним весь 1 свой век» — «гомере буе мышкылдап ятсын»; «ишь ты» — «акыллы баш икәнсең» Һ. б. Халыкка аңлаешлы булсын өчен. Г Тукай аерым сүзләрне, фразеологик сүзтезмәләрне калькалаштыру алымын да куллана. Ярымкалькалар да шактый. Тукай тәрҗемәдә шактый күп рус сүзләре куллана. Аларның бер ишәсе шул чор җанлы сөйләмдә бик актив йөргән.
Бер төркем сүзләрне Тукай тәрҗемә итеп бирсә дә, җәяләр эчендә барыбер аның русчасын калдыра. Күрәсең, ул үз тәрҗемәсеннән үзе дә канәгать булмагандыр. Татар телендә иҗтимагый-политик һәм марксистик терминология әле туып кына килә торган бер чор бит бу. Хәтта Маркс әсәрләренең русчага тәрҗемәләрендә дә ул чакта терминология әле ныклап урнашып җитмәгән була. Шуңа күрә бу чорда Г. Тукайның югарыда күрсәтелгәнчә тәрҗемә итүе аңлашыла да.
Брошюраның тәрҗемәсе капитализмда эшчеләрне эксплуатацияләүнең төп формасы булган өстәмә кыйммәтнең барлыкка килүен аңлату белән тәмамлана:
«Разобранный нами случай извлечения прибавочной стоимости из «рабочих рук» является наиболее резкой и ясной формой эксплуатации рабочего капиталистом» — «Менә бу сөйләп күрсәтдекемез мисал капиталистның эшчене ни рәвештә тунаганын вә талаганын (эксплуатациясен) бик ачык сурәттә күрсәтте.»
А. Н Бахның брошюрасы 92 биттән гыйбарәт. 45 бит күләмендәгесен Г. Тукай тәрҗемә иткән. Алтынчы бүлек тәрҗемә ителеп бетмәгән. Брошюрада тагын «Эш хакы». «Капиталистик хуҗалык», «Социалистик хуҗалык» исемендәге VII, VIII, IX бүлекләр дә бар. Кызганычка каршы, алар тәрҗемә ителмичә калганнар. Әмма брошюраның IX бүлегенә нәтиҗә буларак язылган сүзләр игътибарга лаеклы: «Итак, чтобы избавиться от всех зол капиталистического строя, товарного хозяйства и конкуренции. необходимо уничтожить частную собственность на орудия и средства производства и сделать их общей собственностью всех трудящихся». А. Н. Бах «Ачлык- патшапның юкка чыгуына, азат хезмәт патшалыгы киләчәгенә ышана. Хезмәт халкы үзенең нинди көчкә ия икәнлеген аңлап, башын горур тотып, азатлыкның яңа патшалыгына аяк атлаячагы турында яза ул хезмәтенең соңгы юлларында.
Г. Тукай бу брошюраның социалистик җәмгыятькә караган өлешләре белән дә. әлбәттә, таныш булган. Чөнки 1911 елда язылган «Шартлар» мәкаләсендә, «Мөселман иттифакыйның, «Тәрҗеман» газетасының капиталга корылган булуын дәлилләп, ул болай дип яза: «Капиталистический строй бетеп дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм». (Г. Тукай. Әсәрләр, дүрт томда, 3 том, 197 бит.)
Брошюраны тәрҗемә итү Г. Тукайдан күп көч һәм вакыт сораган, әлбәттә. Ләкин. тәрҗемә халыкның җанлы сөйләм теленә якын сүзләр, гыйбарәләр кулланып эш- I ләнгән. Ул Г. Тукайның тәрҗемәче буларак осталыгын да күрсәтеп тора. Үзенең үтем- лелеге, образлылыгы. гадилеге белән аерылып торган бу тәрҗемә татарлар арасында революцион эш алып баручыларның зур ярдәмчесе булган дип ышанып әйтергә мөмкин.