ОНЫТЫЛМАС БӘЕТ
ИКЕ БҮЛЕКЛЕ ДРАМА
КАТНАШАЛАР
Хәтимә — тегермәнче кызы
Шаһинур — пенсионер. 70 яшьтә, 2-5 нче күренешләрдә 30 яшьтә
Вәдүт — 70 яшьтә. 2-5 нче күренешләрдә 30 яшьтә
М в н и р ә — сатучы, 34 яшьтә
Энҗе — Мөнирәнең кызы, 16 яшьтә
Алмаз — студент, 18 яшьтә
Ак бабай
Ак әби
Кара карчык
Авыл халкы
Вакыйга — 2-5 нче күренешләрдә 1945—1946 елларда, башка күренешләрдә безнең көннәрдә бара
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Беренче күренеш
Бер якта иске тегермән, икенче якта — яңа өй. Өй янында карт карама. Янәшәдә — каен үсеп утыра. Яр буенда — басма. Еракта, олы юлга алып чыгулы юл, елга күренә. Карт карама янында Ак бабай. Ак әби басканнар. Ял итәргә җыелган яшьләр җыры ишетелә.
Онытылган җыр шикелле
Тынып калган тегермән
Сөймәсәң — бик исем китми.—
Артларыңнан йөгермәм
Карамалы Карамалы.
Каенлы, карамалы
Тегермәннәрен узгач та,
Әйләнеп карамалы
Ак бабай Безнең авылның исеме — Карамалы Картлар тикмәгә генә шундый исем бирмәгәннәр һай, заманалар, яшь чакта, тар урамнарны киңәйтеп, җырлап уза тор- Жан иек Ничек әле’ (Ак әби белән бергә )
Исеме генә түгел, аның
Җисеме — Карамалы
Бөгелмәде, кемнәр генә
Тырышып карамады Их'
Ак әби. Нигә тынып калган иске тегермән янына килдегез дисезме’
Ак бабай. Борын-борыннан калган җыелу урыны инде бу.
Ак әби һәр авылдашның тормышы шушы тегермән белән бәйләнгән
Ак бабай Элек-электән җыен-сабантуй- лар монда уза. Их. яшь чаклар'
Ак әби Карты-яше дә. бала-чагасы — бөтен авыл, дәррәү кубып монда җыйнала торган ие. Әй, заманалар!
Ак бабай. Изге ниятлеләрне без һәрчак якты чырай
Ак әби такта чәй белән каршы алабыз.
Ак бабай Карамалының ташка басылмаган үз кануннары бар Кайгы яисә шатлык туганда — бер җанга, нәфрәт туганда — бер
Ак бабай Тсс Шаулама Без ул бәетне телгә алмаска дип карар кылдык.
Ак әби Әмма авылыбызда булган бер вакыйга аны гел искә төшереп тора.
Кара карчык керә.
Кара карчык Ишеттегезме'1 Теге кыңгыр эшне тикшерергә киләләр, ди.
Ак бабай Туктале син. ашыкма Узган елларга кайтыйк (Бает әйтә )
Карамалы буйларының
Язы — шаулы, җәе — тын
Без әйтәбез, сез тыңлагыз
Хәтимәнең бәетен
Икенче күренеш
Тегермән. Көз. Кич. Яшьләр җыры. Өенә керешли Хәтимә җырлап уза.
Шаһинур Ашыгам. Хәтимә, төн булганчы Казилегә кайтып җитәргә кирәк Әни карчык көтәдер Сау бул. Хәтимә' (Үзенең һич тә китәсе килми ) Хәтимә, нигә җырың бик кайгылы?
Хәтимә Юк Болай гына Кинәт кенә яшьлегем узган кебек булып китте
Шаһинур һич тә үзгәрмәгәнсең һаман шулай каеннар арасыннан авылга таба, башың артка ташлап чабасыңдыр
Хәтимә Юк инде Минем яшьлегемнең хуҗасы бар .
Шаһинур Беләм Вәдүт
Хәтимә Әйе Барысы да хәл ителгән.
Шаһинур Ни әйтим. Хәтимә Бәхетле бул Хуш' (Үзе китми ) Шулай да. үтеп барганда гына булса да. күрергә рөхсәт ит. Хәтимә’
Хәтимә. Килә күрмәгез. Шаһинур абый Хушыгыз
Шаһинур Хуш Хәтимә (Кузгала)
Хәтимә. Туктагыз—
Шаһинур Хәтимә
Хәтимә Шаһинур абый Инде китегез (Шаһинур чыга Гармунда уйнап-җырлап ярым гарби киемнән Вәдүт керә.)
Вәдүт Яндырасың, көйдерәсең. *
Сөю учакларында
Янып үлсәм дә үкенмим Синең кочакларыңда.
Хәтимә' Киттек уенга!
Хәтимә Әй лә. кәефем юк бүген ..
Вәдүт Булыр Хәтимә' Минем бүген бөтен дөньяга кычкырасы, бөтен җирләрне селкетеп биисе, барлык халыкны шаккат- тырып җырлыйсы килә' Тәк. димәк, дүрт ел сугышта йөреп, бозлы окопларда ятып, ут елгасында агып, мин исән калдым! «Атка менсәң.сикереп мен, бөдрә чәчең селкенсен ■' — ДИП рәхәтләнеп җырлап булмый ан-да. Хәтимә, сугышта. Утыр әле
Хәтимә Күп авырлыклар күргәнсеңдер. Вәдүт абый, кара бөдрә чәчләрегез аксы.^ лана. сирәгәя тошкән
Вәдүт (Хәтимәне эскәмиягә утырта) Утыр әле яныма Искә төшерсәң, коелган чәчләрем үрә тЬра' Дүрт ел конюх булып, ат тизәгенә батып йөрдем (Үзен кызган-
йодрыкка әйләнә торган холкы бар безнеке- ләрнең
Ак әби. Яхшыга — күк кояшы, яманга — тегермән ташы безнекеләр’
Ак бабай Тегермән хәзер тынып кал
Ак әби Ничәмә еллар әйләнгән-әйлән- гән дә туктаган Халык ечен көрәшеп егылган баһадир сыман
Ак бабай Сүттермичә саклыйбыз. Картларга — ядкарь, яшьләргә — гыйбрәт'
Ак әби Күпме вакыйгаларның телсез шаһите Карамалы тегермәне бәеткә дә кереп калган
Киң болында колын сыман Чапкан чагым, хуш инде Уйный-уйный куанычлар Тапкан чагым, хуш инде Йөгереп тә җитәлмәгән Хыялларым хуш инде Башкаемны хыялыма Куялмадым. хуш инде Беләм. йөрәкне яндырып Калачагын, хуш инде Моңсуланып озата барган Балачагым хуш инде (Хәрби киел кигән Шаһинур кереп, җырны тыцлап тора )
Шаһинур Хәтимә Синең моңлы тавышыңны ерактан ишетү дә минем өчен зур бәхет Кайтып барышлый, бәлки, гәүдәңне булса да күреп калырмын дигән өмет белән килдем (Тәрәзәгә бара Чигенә ) Ярамый Соңладың Шаһинур1 Мәңгегә йолкып ат Хәтимәне йөрәгеңнән Кит' Югал’ Оныт' (Китәргә кузгалганда Хәтимә чыга.)
Хәтимә Кем бар анда7 Вәдүт абый, синме ■'
Шаһинур Хәтимә’ (Барылып ) Исәнме. Хәтимә’
Хәтимә Шаһинур абый” Сезне бит
Шаһинур Исән. Хәтимә' Ватан сугышы инвалиды Хәтимә, нигә минем хатларга җавап язмадың?
Хәтимә Ачуланмагыз инде. Шаһинур
Шаһинур Әмма шулай да. Хәтимә, сугышта. тәмуг утлары эчендә, өскә аждаһадай фашист танкы сытам дип килгәндә, мин синең йөзеңне алдымда күрә идем Госпитальдә яраларым сызлаганда сине уйласам, җиңел булып китә иде
Хәтимә Шаһинур абый
Шаһинур Бер сүз дә дәшмә Узган язлар искә төште Мәктәптә укыганда. Карам ал ы дан килеп, сезнең өйдә яшәгән онытылмас көннәр Язгы юл төшү белән яланаяк йөргән тегермән буасы Урманнан иң беренче умырзаяларны җыеп кайткан Хәтимә Без су чәчрәтеп уйнаган буа Их. Хәтимә Йөрәктәгене әйттем Инде китәм...
Хәтимә Туктагыз Әти-әниләр янына кермисезмени’
дырырга тырышып) Менә шулай. Хәтимә Бу чәчләремнән мине беркем дә иркәләмәДе Үтенәм бер генә сыйпа шушы нужалар күргән башкаемны
Хәтимә (иркәләп) Бичара (Күзеннән яшьләрен сөртә )
Вәдүт Рәхмәт, жаным Анда мине кызганучы шәфкатьле җан булмады (Сикереп торып ) И шуны белдем. Хәтимә, мин үземне синең өчен саклаганмын икән Үлемнең күзенә карап торганда, нәзер әйткән идем, тәк. димәк, менә шушындый әгәренки шушы тәмуглардан исән-сау кайтсаммы, калган гомеремнең кадерен белеп, дөньяның рәхәтен күреп яшәр идем И шуның өстенә авылның иң мировой кызын алыр идем, дип И шулай булды син — минеке'
Хәтимә Вәдүт абый
Вәдүт*Сугыш бетте1 Авырлыклар-газап- лар шуның белән вәссәләм! Яхшы бел, Хәтимә. и ышан моны бывший фронтовик, сельпо председателе Сөләйманов әйтә1 Менә бирегә каен төбенә бас әле Шәп! Мин күрдем ярты дөньяның чибәрләрен тәк. димәк. үзебез җиңгән немкаларны да. алар асыл кием белән күзнең явын алалар иде. ләкин бит без җиңдек* Мә. матурым, бәйли тор бу бүләк яулыкны! (Кыр сумкасыннан яулык ала.) Бәйлә*
Хәтимә Кирәкми. Вәдүт абый, кирәкми
Вәдүт Бары сиңа гына килешә* Ал! (Бәйли.) Киттек уенга! Синең өчен мин таң атканчы уйныйм җырлыйм биим Хәтимә*
Хәтимә Мин бүген баралмыйм. ачуланма.
Вәдүт Туктале. тукта Нигә төсең киткән’ Әле генә монда кем булды’ Аксый-ак- сый киткәнен күреп калдым
Хәтимә Шаһинур абый
Вәдүт Шаһинур’ Кызык Нигә миңа сельпога кермәгән икән’
Хәтимә. Госпитальдән чыккан Шундый ябыккан
Вәдүт Кызганасың’ Менә ни өчен кәефең киткән икән (Үпкәләп ) Мин сине аңламыйм. Хәтимә*
Хәтимә. Бер дә аңа түгел.. Вәдүт абый Әйтсәм әйтим инде үзем дә белмим сөенергәме
Вәдүт Әйт*
Хәтимә Әйтергә дә оялам Син әти булырсың кебек
Вәдүт Ә’ Ничек?
Хәтимә Сизәм
Вәдүт Мин алай тиз булыр дип уйламаган идем
Хәтимә. Вәдүт абый’
Вәдүт. Чын булса, бер дә борчылма, асылым. син — мәңге минеке*
Хәтимә Язылышыйк. Вәдүт абый
Вәдүт Язылышу качмый, яшьлек качар. Хәтимә! Әйдә, яшьлек белән исәнләшеп, туйганчы бер җырлап-биеп килик әле! (Уй- нап-җырлап чыга Хәтимә иярә Караңгылана. Кара карчый белән Ак әби узалар.)
Кара карчык. Ишеттегезме, ишеттегезме’ Шаһинур бүлнистән кайтышлый Хәтимәдә кунып чыккан, ди Вәдүт сизми калган, ди, имеш Хәерлегә түгел бу. ходаем үзең сакла*
Ак әби. Үз күзең белән күрмәгәнне чын булса да сөйләмә, ди. Кара гайбәт чәчеп йөрмә!
Кара каррык Ишеттегезме, ишеттегезме” (Чыгалар.)
Өченче күренеш
Ак бабай тавышы ишетелә.
Көз дә җитте, кыш та үтте, ■ Хәтимәкәй. ашкынма.
Гамьсез шашкан яшьлегең дә
Күмеләдер ташкынга
Чәчләреңне җилфердәтеп
Йөрерсең дә эзеннән
Җитәлмәссең. яшьлегеңә
Барасы юл өзелгән
Хәтимә (авыл ягына, юлга карый). Атка атланган кемдер килә! һай* Батасың* Кызыл тау буеннан әйләнеп кил* Вәдүт абый түгелме соң бу’ Вәдүт абый’ Атын агачка бәйләде Вәдүт абый* (Каршысына йөгерә )
Вәдүт (ашыгып керә, кулында — кыр сумкасы, чыбыркы). Хәтимә кычкырма акрын
Хәтимә. Ни булды. Вәдүт абый’ Төсең киткән
Вәдүт Тсс... Әти-әниләрең өйдәме’
Хәтимә Юк. кичтән үк күрше авылга кунакка киттеләр. Юл өзелеп кайталмаганнар- дыр Әйдә, өйгә керик*
Вәдүт Вакыт юк. Хәтимә, ашыгам!
Хәтимә Караңгылы-яктылы. иртә таңнан кая барасың’
Вәдүт Хәтәр юлга чыгам. Хәтимә
Хәтимә Кая’
Вәдүт. Районга
Хәтимә Районга’ Юллар өзелгән бит. Вәдүт абый
Вәдүт Бәлки әле барыл та җитәрмен
Хәтимә Юк. беркая да җибәрмим Күңелем нидер сизеп, төне буе йокламадым
Вәдүт Минем дә күңелем нәрсәдер сизгән сыман. Уйлама. Хәтимә, мине ташкыннан курка дип. син мине беләсең бүреләрдән дә курыкмыйм
Хәтимә Кемнән куркасын7
Вәдүт Кешеләрдән1 Юл басулары ихтимал1 Серемне ачыйм инде'сиңа гына (кыр сумкасын күрсәтеп) Миңа шушыны тәк. димәк, бүген үк районга илтеп тапшырырга
Хәтимә Ташу вакытында, төнгә каршы.. Юк. җибәрмим'
Вәдүт Онытма шуны мин кавалерист! Югалмады Вәдүт и югалмас' Суга батса да калкып чыгар' Син шуны бел исән-сау калсам. бездән дә бәхетлеләр булмас Мин сине калага алдыртырмын Күп интектек, җитәр. әле сугыш, әле ачлык Кешеләрчә яшәргә вакыт — и вәссәлам' Ә инде кайтал- масам
Хәтимә Кайталмасам7 Ә мине безне шул килеш ташлап китәсеңмени7
. Вәдүт Кем әйтте әле мин ташлап китәм дип. Кайтам, җаным Ышанмасаң. менә балдак (Бирә ) Әйдә, киттек' Ни күрсәк тә бергә күрербез Атлан ияргә'
Хәтимә Кая7 Нигә7 Мин беркая да китмим!
Вәдүт Ах. булмый шул. Юл куркыныч Кайгырма Хәтимә, насыйп булса, бергә булырбыз.
Хәтимә Насыйп булмаса7
Вәдүт Насыйп булмасамы7 Бер генә юл кала бәхил бул. Хәтимә! И шуны сорыйм синнән' кем генә сорап килсә дә. минем монда булганны әйтмә' Төшендеңме7 (Ко-чаклый-) Сау бул' (Чыга ) Сау бул'
Хәтимә (хәлсезләнеп, ул киткән якка ташланып) Вәдүт абый! (Эскәмиягә барып егыла, шәле иңнәренә шуып төшә) Китте! Китте
Ак бабай тавышы ишетелә:
Вәдүтнең киткән юлларын
Сулар юган — эзе юк Телләре юк аңлатырга, Аты кайткан, үзе— юк
(Шул ук сәхнә Эскәмиядә — Хәтимә)
Шаһинур (керә Хәтимәне күреп) Хәтимә7 Синме бу7 (Янына барып 1 Нишләдең син7 (Шәле белән башын яба.) Әйдә өеңә Ни булды сиңа7
Хәтимә (сиздерличә) Әллә нигә башым әйләнеп китте Шаһинур абый.
Шаһинур Сиңа ңи булды7
Хәтимә (кинәт хәле авыраеп) Ой! (һуштан язып егылганда. Шаһинур тотып кала ) Шаһинур абый. Миңа авыр Ярдәм ите-
Шаһинур (аңлап ала. башта югалып кала) Әйдә Хәтимә, кереп ят (Җитәкләп өйгә алып керә Аннан Хәтимәнең үзәк өз- 'геч тавыш белән кычкырганы ишетелә Шаһинур атылып чыга Узып баручы Кара карчыкка ) Әби. зинһар өчен ярдәм ит анда Хәтимә бала таба!
Кара карчык Алла сакласын* Шаһит булып судка йөрер хәлем юк! Юлымда булам, мин күрмәдем, ишетмәдем Бозылды дөнья^ ахыр заман якынлаша Алла сакласын! (Чыга.)
Шаһинур Тфү' (Ерактан бер әбине күрел.) Әби! Кил әле монда! (Ак әби белән Ак бабай керәләр )
Ак бабай. Ни булды, улым Шаһинур7
Ак әби Мине дәштеңме, балам7 Шаһинур. Кендек әби, ярдәм ит' Ак әби (Хәтимәнең кычкырганын ишетеп) Хәзер, балам, бер дә борчылма . Бәхете белән дөньяга килсен (Кереп китә.)
Ак бабай (бәет әйтә):
Хәтимәнең мамык шәле
Муенына уралган
Хәтимә бала тапканда,
Вәдүт китеп югалган
Хәтимәнең чәч толымын
Үрдереп озайтканнар Хәтимәне авыр хәлдә Булнискә озатканнар
Дүртенче күренеш
Яктырганда — башта Хәтимәнең, аннан Шаһинурның йөзләре күренә.
Шаһинур Хәтимә Бу мин — Шаһинур
Хәтимә Шаһинур абый кил якынрак I
Шаһинур Килдем Хәлең ничек. Хәтимә7
Хәтимә Больницага син китердеңме7 Шаһинур Әйе
Хәтимә Вәдүт абый турында нинди хәбәрләр бар7 1
Шаһинур (әйтмәскә тырышып). Борчылма Хәтимә, әлегә әллә ни юк.
Хәтимә Үтенәм дөресен әйтегез Мин белеп китәргә тиеш
Шаһинур Ревизия тәмамланган Материаллар тикшерү органнарына тапшырылган
Хәтимә. Тикшерү7
Шаһинур Әй^. Югаласы көнне Вәдүт, халыктан җыелган зур суманы алып, банкка тапшырырга дип киткән Ул кичне сезгә килгәндә мин дә аны күреп калдым Шул китүдән юкка чыккан Сөендек авылы янында буш сумкасы гына табылган
Хәтимә (өмет-курку белән) Димәк, аны бандитлар талаганнар7
Шаһинур Башкача булуы да ихтимал
Хәтимә Шаһинур абый Вәдүт абый турында яман хәбәр кайтса, кызыма әйтмә Күңелендә әйбәт булып калсын Талаганнар дигәне дөрескә чыга күрсен Кызыма да шулай диярсең Якынрак кил
Шаһинур Тыңлыйм
Хәтимә Күңелем тоя Мин ялгыштым Ялгышырга өлгерсәм дә. Яшәргә өлгермәдем. Умырзаядан да кыска Булды шул гомерләрем
Шаһинур Менә терелерсең Бергәләп каен җиләге җыярбыз
Хәтимә Мин инде баралмам шул, Шаһинур абый Мин китәм
Шаһинур Кая китәсең. Хәтимә7
Хәтимә Мәңге кайтмыйм торган җиргә
Шаһинур. Юк. китмисең. Хәтимә, китмисең!
Хәтимә Тагын да якынрак кил, абыем (Шаһинур иелә.) Хәтимәдән ятимә кала Ата бул кызыма Менә аңа миннән ядкарь итеп тапшырырсың (Балдагын салып бирә ) Шаһинур Китмә, йомма күзләреңне, Хәтимә!
Ак бабай
Сабыр холыклы Шаһинур Сабырлыкларын җуйган, Шәймәрдән абзый. Мәслихәттәй Кайгыдан дөнья куйган Хәтимә сөйгән каенның Тамыры корып калган. Тегермәнченең өендә Шаһинур торып калган
Бишенче күренеш
Тегермән. Халык буа буарга өмәгә җыелган. Җыр ишетелә.
Карамалы малаена
Чана карамаларга
Әйткән идем, әйткән идем
Чана карамаларга, һай, кара малай!
Карамалап чыгып киткән
Карама чаналарда
Чыгып киткән, чыгып киткән
Карама чаналарда, һай, кара малай!
Кара буран котырганда
Карыйм карамаларга,
Юкка чыкты, юкка чыкты
Карама чаналарда, һай, кара малай1 Ап-ак бураннар эченнән Карама чаналарда
Ап-ак хәбәр килер сыман
Бик якын араларда, һай, кара малай!
Ак әби Карасана, әй халык! Буа буарга бөтен Карамалы чыккан Тамак ач дип тормыйлар җимертеп эшлиләр, уйныйлар, көләләр, җырлыйлар
Ак бабай Юлга күз салыйк әле Яхшы хәбәр белән килүче-кайтучы юкмы7
Ак әби һай. Вәдүт, Вәдүт Суга төшкән кебек югалды бит Үтереп кенә ташлаганнардыр инде мескенкәйне
Ак бабай. Төрле имеш-мимешләр йөри. Исән икән, качып йөри икән, фәлән-фәсмәтән, алла сакласын
Кара карчык (керә) Ишеттегезме71 Шаһинурны милиция алып киткән, ди, стенага мылтык белән терәп, сорау алалар, ди, башы Себер китәчәк, ди Я алла, ахыр заман якынлаша, иманлы кеше калмады, дөньяны залим адәмнәр басты. Вәдүте дә шул, Шаһинуры да шул, берсе — бата, икенчесе — калка.
Ак әби. Өмет өзмә изгелектән, дөреслек калкып чыгар беркөнне...
Ак бабай. Шаһитлар да килеп чыгар әле. боерса
Кара карчык. Я хода, үзең сакла, шаһитларның күзен капла Әллә ниләр ишетерсең Ишеттегезме әле7 (Такмаклап)
Куласалар әйләндерә
Тегермәннең ташларын.
Шаһинур гына ашады
Шул Вәдүтнең башларын.
Ак бабай. Үз күзең белән күрмәгәнне чын булса да сөйләмә. .
Кара карчык. Бу бәетне җырласам да, чыгаручы мин түгел.. Ишеттегезме әле, ишеттегезме?!
Ак әби (юлга карап). Сөбханалла, үзе кайтып килә түгелме7
Ак бабай. Шул! (Кычкырып.) Карагыз, Шаһинур кайта! Шаһинур!
Халык тавышы:
— Шаһинур кайтты'
— Нинди хәбәр алып кайткан7
— Вәдүт кайда7
— Кайда ул үзе?
(Йончыган, арыган кыяфәттә Шаһинур керә )
Шаһинур. Саумысыз, авылдашлар7
(Тынлык)
Өмәләр котлы булсын!
(Дәшмиләр )
НИГӘ дәшмисез7
Халык тавышы:
— Вәдүт кайда?!
— Үлеме, тереме?
— Кибеттә тоз юк!
— Шырпы, керосин юк'
Шаһинур Туганнар, тыңлагыз әле!
Халык:
— Син җавап бир халыкка!
— Җыйган акча кайда?!
— Үз авызыбыздан өзеп сельпога сөт, йомырка тапшырдык...
— Ул сумага ятимнәр өчен балалар йорты салырга килешенгән иде
— Кем керде ятимнәр өлешенә7 (Тавышлар тынган арада, өй эченнән бала елаган тавыш ишетелә, Шаһинур өйгә ташлана. Ак әби аңа биләүдәге баланы бирә )
Ак бабай.
Озата барасы микән.
ӘЛЛӘ каласы микән7
Тегермәндә бала елый.
Кемнең баласы икән7
Шаһинур (кычкырып елаган баланы күкрәгенә кысып, халык алдына чыга) Елама. Мөнирә' Әттәң кайтты' Китмәскә кайтты! (Халыкка.) Вәдүт хакында әлегә беркем берни әйтә алмый. Җыйган акча да юк Тик-шерү дәвам итә Сезгә билгеләнгән сельпо председателе буларак, мин шуны әйтәм кибеттә тоз. керосин, шырпы булыр!
(Халык тын гына тыңлый.)
Әмма сездән бер генә нәрсәне үтенеп сорыйм! Җырламагыз Хәтимә бәетен!. Онытыгыз... Шушы гөнаһсыз сабый хакына
(Тынлык.)
Алтынчы күренеш
Ак бабай Утыз елдан артык вакыт узды...
Ак әби Авылыбыз танымаслык булып үзгәрде
Ак бабай. Җырлар да. биюләр дә башка (Яшьләр җырлый )
Онытылган җыр шикелле Бер кайтырмын әйләнеп. Артыңнан калмый йөрермен Йөрәгеңә бәйләнеп.
Карамалы. Карамалы.
Каенлы, карамалы Тегермәннәрен узгач та Әйләнеп карамалы
Ак бабай Хәтимә бәетен без инде бөтенләй оныта язган идек
Ак әби Авылыбызда булган бер вакыйга аны искә төшерергә мәҗбүр итте
Кара карчык (керә) Ишеттегезме, ишеттегезме’ Теге кыңгыр эшне тикшерергә киләләр икән. ди. энәсенән җебенә тикле сорашалар икән. ди. бөтен тирә-як авыллардан тикшереп киләләр, ди. ходаем, үзең сакла, кыңгыр эш кырык елдан соң да калкып чыгар ди Дошманы кулыннан шаһит киткәннәр, кыямәт көнне күтәрелеп, сорау алырга тотынырлар, ди Ходаем, үзең сакла. шаһитларның күзен капла
Ак бабай Коткы таратып йөрмә монда. Кара карчык! Күздән югал'
Кара карчык Ишеттегезме, ишеттегезме? (Югала.)
Ак әби Чын булып куя күрмәсен тагын
Ак бабай Күпме әйттем үзеңә тишек капчыкка һәм Кара карчыкка ышанма, дип...
Ак әби Кара, автобус килеп туктады'
Ак бабай Бер егет туп-туры монда килә! (Иңнәренә сумка, фотоаппарат, магнитофон аскан Алмаз керә )
Алмаз Сәлам. Карамалы! (Тегеләр бер-берсенә карашалар.)
Ак бабай Хәерле хәбәрләр алып киләсеңме. юлчы?
Алмаз Бары тик! (Фотоаппаратын алып, төшерә башлый.) һоп'
Ак әби Хуш киләсең, балам! Әйдә безгә, чәй эчәрбез!
Ак бабай Ашыкма (Алмазга.) Йола' Берничә сорауга җавап бирмичә, Карамалы- га — капка ябык'
Алмаз Сорагыз!
Ак бабай Кем син атың кем синең’
Алмаз Студент Алмаз Экспедиция Халык авыз иҗатын җыям (Тегеләр җиңел сулыш алып куялар.)
Ак бабай. Максат?
Алмаз. Җыю.
Ак бабай. Нәрсә җыю’
Алмаз. Мәкаль, җыр. табышмак. ..
Ак әби. Шулаймыни, балам Изге ният белән йөрисең икән, рәхмәт төшкере.
Ак бабай. Афәрин! Алай булса, сынап карыйк! Ачыдан ач|>1 ни ачы’
Алмаз Лимон, түгел. Кайгы.
Ак бабай. Без дә «кайгы» дияр идек. Ак әби. Татлыдан татлы ни татлы?
Алмаз Мороженое . түгел Туган җир Ак әби. Без дә «туган җир» дияр идек Ак бабай Нәрсәне сатып алып булмый? Алмаз Самолетны түгел Яшьлекне. Ак бабай. Без дә «яшьлекне» дияр идек Соңгы сөаль. «Сандык төбеннән төенчек алдым, чишеп карап, яңадан салдым» ни булыр?
Алмаз Саклык кассасы, түгел Үткәнне хәтерләү
Ак бабай. Бездә «үткәнне хәтерләү» дияр
Алмаз. Беттеме’
Ак бабай Киңәш корыйк! Кабул кылабызмы?
Ак әби. Нияте саф баланың.
Ак бабай Уе йөгерек Тагын бер генә сорау. Син нишләп нәкъ менә Карамалыны сайладың’
Алмаз. Бәет...
Ак бабай (сагаеп). Бәет?
Алмаз. Бәет
Ак бабай Нинди бәет?
Алмаз. Хәтимә бәете.
Ак бабай. Кем әйтте?
Алмаз Күршеләрегез.
Ак бабай Юк сүз! Бездә бәет юк'
Ак әби Тузга язмаганны сөйлиләр...
Алмаз. Бар Язылмаган Язам. (Магнитофонын көйләп, Ак бабайга ) Бабай, рәхим итеп җырлагыз...
Ак бабай Булмаганны җырларга — башыма тай типмәгән!
Алмаз Әби, җырлагыз. Хәтимә
Ак әби (куркып) Әстәгыфирулла! Бернинди Хәтимәне дә белмим'
Ак бабай Студент' Ялгыш килгәнсең — бездә андый бәет юк!
Алмаз. Бар' (Кызга.) Әйтегез?
Лк бабай Бәет юк1 Кит'
Лк аби Барыбер табалмассың'
Ак бабай Безнекеләр — бер сүздә файдасыз
Алмаз Китмим' Эзлим' Табам' Карамалы һе! (Кыю адыхнар белән авыл ягына китә)
Ак бабай Ай-яй-яй!
Ак әби Тикшерүче-фәлән була күрмәсен
Кыз Прокурордан да яман бу
Ак әби. Хәерле генә булсын, бәла-казага юлыкмыйк'
Җиденче күренеш
Тегермән буе. Уртада таган. Өстәл. Җитмеш яшьлек Шаһинур балык шулпасы пешерә. Тозын татып карый.
Шаһинур (көйли).
Карамалы. Карамалы.
Каенлы, карамалы.
Яшьлегем узды да китте.
Әйләнеп карамады
Мөнирә (кайтып керә) Сөенче. Шаһинур әти!
Шаһинур. Ни булды’ <
Мөнирә Сәлимов әтинең исемен телгә
Шаһинур Соң?
Мөнирә Халык мәнфәгате өчен көрәшеп корбан булган Вәдүт Сөләйманов кебек каһарманнарны онытырга ярамый, диде (Шаһинурны кочаклап.) Шаһинур әти мин бу көнне бу сүзләрне күпме көттем (Шаһинур дәшми ) Тик ни өчендер Сәлимов синең исемеңне әйтми калдырды.
Шаһинур Ул әйтмәс Менә балыктан авыз ит Карп (Тәлинкәгә салып, алдына куя )
Мөнирә (өстәл янына утырып) Иске авызга яңа аш (Авыз итеп ) Телне йотарлык!
Шаһинур (кәефсез) Бүген тагын председатель янына бардым «Күпме акчаны суга салдың — уттай кызу урак өстендә ачу китереп йөрмә әле'-—ди
Мөнирә Дөрес әйтә' Пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп ял итәсе урында
Шаһинур. Карамалы халкына затлы балык ашатасым килә Нык торгач барыбер ризалашты тагын Берничә коннән өмә ясап буа буарга булдык әле (Уйчан.) Шундый да күңелле өмәләр ясый идек Карамалыда
Мөнирә Балыгың тәмле, рәхмәт (Кузгала.)
Шаһинур. Шулпасыннан да авыз ит
Мөнирә Ашыгам Сөенечемне әйтергә генә кайттым Кәефеңне төшермә, Шаһинур әти. җыелышта мин чәчрәп чыктым! Туктагыз. мин әйтәм. нишләп әле күпме еллар сәүдә идарәсе председателе булып эшләгән Шаһинур әтинең дә исемен телгә алмадыгыз, дим
Шаһинур (савыт-саба юып) Юкка яклагансың
Мөнирә Колхоз председателе дә кушылды сине яклап Сәлимов миннән курка ул' Усал бит мин. Шаһинур әти, әйеме?
Шаһинур -Мөнирәнең усаллыгы да сөйкемле» ди торган иде Сәгыйть мәрхүм
Мөнирә. Сәгыйтемә кайчак авыр сүз әйтүләремне уйлап, үкенеп бетә алмыйм Кешеләр өчен дә, минем өчен дә үлеп торган асыл зат иде Сәгыйтем
Шаһинур Кешеләр өчен җанын бирде ДЭ...
Мөнирә Янып үлгән җирендә »Бу урында тракторчы Сәгыйть Сәлмәнов колхоз ашлыгын янудан коткарып калганда һәлак булды» дип язып чардуган куярга уйлый-лар.
Шаһинур Бездән ераклашкан саен кадере арта бара егетнең.
Мөнирә. Күзем йомсам, күз алларымда — Сәгыйть. кырларга чыксам — кояштай елмаеп ул басып тора Кочып-кочып елардай ГА ым Белмәдем мәхәббәтнең кадерләрен1
Шаһинур Аңлыйм, кызым Мәхәббәтеңнең бәхетен күрә алмадың
Мөнирә. Туп-тулы бәхет юктыр инде ул. Ярый әле кызым Энҗе бар Сиңа рәхмәт. Шаһинур әти, без ятимнәрне кеше иттең.
Шаһинур Рәхмәт әйтергә ашыкма Безгә яшисе дә яшисе әле.
Мөнирә, Синең кебек кешеләр барда — яшибез. Шаһинур әти' Ярый мин эшкә киттем' (Китәргә уйлый )
Шаһинур. Мөнирә, туктале
Мөнирә Нәрсә, Шаһинур әти’
Шаһинур. Сүзем бар.
Мөнирә Әйт тизрәк!
Шаһинур. Халыкта төрле сүзләр йөри
Мөнирә. Ни әйтергә телисең’
Шаһинур^ Тәртип йомшарды сельпода
Мөнирә «Мин пенсиягә киткәч- дисеңме’
Шаһинур. Әйе Сәлимов ни теләсә шуны эшли (Усал.) Идарәгә, кибетләргә туган- тумачаларын җыя
Мөнирә. Юкка каныгасың Эш бара План үтәлә.
Шаһинур. «Эш бара' План үтәлә» Аракы хисабына1 Кирәк товарлар таныш-белеш, дус-ишкә — итәк астыннан' Карам.i пада мондый хәлнең булганы юк иде!
Мөнирә Син Сәлимовны гомер буе яратмадың инде Синең урынга килгәч — бигрәк тә Райкомга барганыңны Сәлимовлар белә
Шаһинур Мин беркемнән дә яшермәдем.
Мөнирә Алар гафу итә торганнардан түгел!..
Шаһинур Андыйларны күп күргән Кара аны. Сәлимовлар башыңны ашамасын!
Мөнирә. Болай да инде мин аның күзен ачырмыйм Бирешмәм
Шаһинур Итәгеңне җыеп йөр!
Мөнирә Борчылма! Киттем' (Чыга.)
Шаһинур (чәй кайнатырга әзерләнә, җырлый)
Карамалы. Карамалы.
Каенлы, карамалы.
Яшьлегем узды да китте—
Әйләнеп карамады
Алмаз (керә). Исәнмесез, бабай’
Шаһинур. Исән.
Алмаз Карамалы?
Шаһинур. Үзе
Алмаз. Иске тегермән?
Шаһинур. Әйе
Алмаз Шаһинур’ Сафин?
Шаһинур. Әйе
Алмаз (өстәл янына утырып, магнитофонын куя, блокнотын актарып). Фронт. Дүрт ел. Карамалы авылында сәүдә идарәсе председателе Утыз ел Пенсия Ике ел Дөресме?
Шаһинур. Дөрес, Ни кирәк’
Алмаз Хәтимә бәете кирәк.
Шаһинур (сагаеп) Нинди Хәтимә’ Нинди бәет?
Алмаз Сораштым һәр кешедән Дәшмиләр Өмет — сездә' Бабай, әйтегез...
Шаһинур Ни әйтергә’
Алмаз Хәтимә бәетен! (Авторучка, кәгазь
Шаһинур Нинди Хәтимә’ Нинди бәет’ Алмаз. Әйттеләр, сез беләсез дип Шаһинур Кем әйтте?
Алмаз. Күрше авыллар
Шаһинур Күршеләр ни сөйләмәс
Алмаз (йөреп). Карамалы буе Тегермән Бәет — монда! Бабай, әйтегез!
Шаһинур Мин бернинди дә бәет белмим
Алмаз Беләсез. Куркасызмы’ Мине кем дип беләсез?
Шаһинур. Кем булса да барыбер.
Алмаз. Шикләнмәгез Мин студент. Халык авыз иҗатын җыючы.
Шаһинур. Булса соң...
Алмаз Аңлагыз' Хәтимә бәете—тарих. Карамалы даны Эгоизмнан өстен булыйк. Җырлагыз бәетне!
Шаһинур. Белмим! Юлыңда бул1
Алмаз. Әһә! Бер абзый сүзләре: «Эчмичә җырлыйлармыни?» (Сумкасыннан шәраб ала ) Бабай, утырыгыз, бер нитик әле... Стакан (Шаһинур сүзсез генә өстәл янына килә.) Рәхмәт (Шаһинур вино шешәсен ала да атып бәрә ) Нишлисез’ Их. (Башын тотып уйга кала Сикереп торып, куркытмакчы була.) Җырлатырбыз! Мәҗбүр итәрбез! Казанга чакыртып' Җырлыйсызмы. юкмы’ (Шаһинур дәшми Алмаз утыра Бераздан ) Абзыкаем Җаным, зинһар. ялынып сорыйм Алларыңа тезләнимме’ Кызлар алдында да. дошманым алдында да баш игәнем юк! Бүген горур башымны иям' Ярый, җырламагыз сүзләрен генә әйтегез (Бернинди чара да тәэсир итмәгәч, сикереп тора) Карамадылар — таш бәгырьлеләр.. дәшмиләр. . Таш булып таш дәшәр иде... (Бик моңлы итеп җырлап җибәрә.)
Карамалы буйларының Язы шаулы, җәе — тын. Без әйтәбез, сез тыңлагыз Хәтимәнең бәетен
Шаһинур (сорамый түзә алмый). Каян ишеттең?
Алмаз (Шаһинур янына бара, өмет белән). Күршеләрегездән. Калганын белмиләр... Сезнекеләр дәшми Хәзер әйтәсезме?
Шаһинур. Ал магнито4х>ныңны.
Алмаз (сөенеп, җырлап, магнитофон әзерли) Мин әзер!
Шаһинур. Ал магнитофоныңны да ычкын!
Алмаз. Ничек?
Шаһинур. Бездә бернинди дә бәет юк' Төшендеңме?
Алмаз. Төшенмәдем
Шаһинур Төшенсәң дә. төшенмәсәң дә... бар . кит!..
Алмаз. Китмим! Таш булып ятам! Трактор белән тарттырсагыз да' Бәетсез китү юк'
(Шаһинур аңа усал караш ташлый да өенә кереп китә Алмаз сумкасыннан кармак ала, салынган басмадан балык тотарга керешә. Энҗе керә. Алмазны күреп, аны кызыксынып күзәтә.)
Алмаз Тфү-тфү. балык, кап, яр башында ялтырап ят! (Сала ) Монда халык та. балык та бер сүздә икән (Кармагын алып, тагын сала ) Тфү-тфү, балык, кап... (Чиртә.) Ой, чиртте! (Зур гына карпны каптырып, ярга ыргыта. Аны Энҗе эләктереп ала да шундук суга җибәрә ) Харап иттең' Нишлисең, ә’ Мин тоткан балыкны... Их син...
Эңҗе. Браконьер!
Алмаз Гомеремдә бер тапкыр шундый зур балык эләктердем, аны да. .
Энҗе. Ярый әле Шаһинур дәү әти күрмәде.
Алмаз. Күрсә’..
Энҗе. Колагыңнан колак кага идең...
Алмаз (Энҗегәякын килеп). Ул синең дәү әтиеңмени?
Энҗе Әһә
Алмаз. Нигә шундый ул’
Энҗе. Нинди?
Алмаз. Әллә нинди
Энҗе Син үзең әллә нинди1
Алмаз Кызык Үзе дәү әти Үзе Шаһинур Нишләп9
Энҗе. Ә ул минем чын дәү әти түгел.
Алмаз Ә чыны?
Энҗе Вәдүт Сельпо председателе булган. Язгы ташу вакытында районга барганда. бандитлар үтергәннәр Безнең отряд пионерлары сельпога каһарманнар стенды тезергә алынды Дәү әтинең фотосы кирәк Хәзер әни дә килә. Туктале. нишләп йөри- сең монда, кем син?
Алмаз Университет студенты. Алмаз
Энҗе. Студент9 Гафу итегез
Алмаз /сызганган балакларын төшерә). Ә сез9
Энҗе Мин — Энҗе Монда торам.
Алмаз. Энҗе сеңелем, халык авыз иҗаты җыю экспедициясе синең ярдәмгә мохтаҗ
Энҗе Минем ярдәмгә9
Алмаз. Әйе Без Хәтимә бәетен эзлибез
Энҗе Хәтимә бәетен9 Ул минем дәү әни булган v
Алмаз Шулаймыни9 Бәеткә әверелгәч, аның яшьлеге давыллы да. фаҗигале дә булгандыр
Энҗе. Мин аның турында берни дә белмим шул
Алмаз. Эзлик. Табыйк. Бәет барысын да сөйләп бирер. Әмма беркем дә аның сүзләрен әйтергә теләми. Авылның барлык өлкән кешеләреннән сорашып чыктым
Энҗе Шаһинур дәү әти9
Алмаз Сөйләшергә дә теләми.
Энҗе. Күпме генә сорасам да. ул миңа да берни сөйләми шул. Ниндидер сер бар, мөгаен.. Кара карчыкны күрмәдегезме?
Алмаз. Юк Кем ул?
Энҗе. Хәзер барырбыз. Эшне генә бете- рәм дә Шаһинур әти!
Шаһинур (керә/ Ни бар9 (Алмазга ) Әле син китмәдеңмени9
Энҗе Кунак кеше
Шаһинур тыйнак була ул!
Энҗе Шаһинур әти. фотоальбомыңны алып чык әле!
Шаһинур Хәзер. (Чыга)
Энҗе. Сезгә дә күрсәтәм хәзер дәү әтине .
Мөнирә (кайтып керә) Энҗе, таптыңмы9 Кунак бар икән Исәнмесез?
Алмаз. Исәнмесез9 Алмаз.
Энҗе: Студент. Халык авыз иҗаты җыя.
Мөнирә. Фотоны таптыңмы, кызым9
Энҗе Әнә Шаһинур дәү әтидә (Шаһинур фотоалъбомны сүзсез генә Энҗегә бирә.)
Мөнирә. Каяле табып бирим . Пионерларың да миңа килгәннәр.ашыктыралар... (Актара.) Юк ул монда . Әтинең бердәнбер төсе Аның башка рәсеме юк Кайда ул9 Сугышка кадәр үк авыл яшьләре концерттан соң төшкән рәсем Әти гармун белән уртада.. Кайда ул. ә? Шаһинур әти. нигә син дәшмисең9
Шаһинур (теләмичә генә). Югалгандыр..
Мөнирә Югала торган истәлек түгел ул. Димәк, син аны юк иткәнсең? Шулаймы9 (Шаһинур дәшми.)
Кара карчык (керә). Ишеттегезме. ишеттегезме9! Суга баткан Вәдүт эшен тикшерергә килгәннәр икән, ди, өйдән өйгә сорашып йөриләр икән, ди Я алла, мәрхүмә Хәтимә турында да сорашалар икән, ди Ходай үзең сакла, шаһитларның күзен капла. Мин гөнаһсыз бәндәдән килеп сорый- нитә калсалар, шуны гына әйтә алам (Көйләп.)
Куласалар әйләндерә
Тегермәннең ташларын.
Шаһинур гына ашады
Шул Вәдүтнең башларын.
Алмаз (магнитофонын көйләп) Әби. тагын кабатлагыз! Тагын1 Тагын! (Энҗегә) Энҗе, таптым' (Энҗе куркып, әнисенә сыена.)
Мөнирә. Җитте! Кабатлама! Чыгып кит моннан. Кара карчык! Кит!
Кара карчык. Ишеттегезме, ишеттегезме!. (Чыга )
Мөнирә Шаһинур әти.. Аңлат безгә, газаплама гомер буе .. Бу хакта мин күптән ишетеп киләм Моңа кадәр кара гайбәт дип йөрдем Бүген, килеп Кызым Энҗе белән ялварып сорыйбыз: әйт, гайбәтме, чынмы бу9 (Шаһинур дәшми ) Димәк, чын?! (Битен куллары белән каплый.)
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Сигезенче күренеш
Берничә көн узган. Иске тегермән буе. Иртә. Күчмә кибет сатучысы Мөнирә товарларын тәртипкә китерә. Шунда ук әйрән салынган бидон. Сәхнәдә — Ак бабай. Ак әби.
Якында гына яшьләр җыры ишетелә.
Ак бабай Әйттерәләр бит. ә?
Ак әби. Иртә таңнан уянганнар.
Ак бабай Кичтән килгәннәр алар таң сандугачлары, йокламаганнар Каладан ялга кайткан үзебезнең яшьләр Өмәгә атлыгып торалар
Ак әби һай тынгысыз җан. Шаһинурны әйтәм. картаюны белмәде. Өмә оештырып
йөри, рәхмәт төшкере. яшь чакларны искә төшереп.
Ак бабай. Шаһинур ул сүзен җилгә ташламас. өмәсен дә ясар, балыгын да үрчетер! (Мөнирәне куреп ) Кара. Мөнирә, син түгелме соң. исәнме, кызым?
• Ак әби. Күрми дә торабыз Исәнме, кызым’ Әллә инде өмәгә әзерләнәсең’
Мөнирә Әйе Бик иртәләгәнсез
Ак әби Өмә дигәч без дә сикереп торган булдык әле
Ак бабай. Яшь чакларны искә төшерик дигән булабыз инде
Ак әби Бигрәкләр дә күңелгә якын шушы тегермән буйкайлары1
Ак бабай. Кайтмый калган әллә кемнәр кайтып керер кебек шушы яктан.
Ак әби Һәммәсе кайтсын! Карамалының күңеле киң!
Ак бабай Әнә автобус кайтты1
Ак әби Кемдер туп-туры монда килә (Мөнирә уз эше белән мәшгуль, әмма барысын да ишетеп тора )
Ак бабай. Кем булыр бу. бер дә күргән-белгәнгә охшамаган
Ак әби Безнеке булмады бу
Ак бабай Ипләп кенә сорашыйк
(Картайган, таушалган, зонтикка таянган Вәдүт килеп керә Өстенә бик ук ятышмый торган яңа костюм, башына салам эшләпә, аягына ялтыравыклы ботинкалар кигән. Күрәсең, ул аларны яңа гына сатып алган. Вәдүт картларны күрми, тегёрмән буйларын йотлыгып карый.)
Ак бабай Әссәләмәгаләйкем*
Ак әби. Исәнме, кордаш! ,
Вәдүт (сискәнеп китә). Исәннәрмесез’ Ак бабай Каян киләсең’
Ак әби Кая юл тоттың’
Вәдүт Яшьлеккә
Ак әби Ниятең изгеме’
Вәдүт Якаңнан үлем китереп тотканда, нинди ният булсын
Ак бабай. Карамалының йоласы инде, юлаучыга берничә сөаль бирәбез. Әйт әле. юлаучы, тәмледән тәмле ни тәмле’
Вәдүт Бу дөньяны онытып төш күрү.
Ак әби Ачыдан ачы ни ачы’
Вәдүт Авызыңнан тәм китсә, һәммәсе ачы. чишмә суы да. кура җиләге дә. хатын- кыз да
Ак бабай Авырдан авыр ни авыр’
Вәдүт Алган бурычыңны кайтарып бирү Ак әби Нәрсәне сатып алып булмый’ Вәдүт Акчаң булса, һәммә нәрсәне сатып алып була, тәк димәк, сәламәтлекне — бул-
Ак бабай. Соңгы сөаль? «Сандык төбеннән төенчек алдым, чишеп карап яңадан салдым ° ни булыр’
Вәдүт Алтын (Картлар бер-берсенә карашалар )
Ак бабай Юл кешесенең юлда булуы хәерле ..
Ак әби Юлың уң булсын!
Вәдүт (кулын каш өстенә куеп) Карамалымы соң бу?
Ак бабай Син аны барып кара (Чыгалар) Вәдүт Барып та карарбыз, тәк димәк
(Чыга.)
Мөнирә (җырлый):
Туган якның карамасы Серләрен ачмый гына. Моңаядыр күз яшьләрен Җилләргә чәчми генә Туган якның карамасы Тирәнгә тамырланган, Тамырланган карамадай Булмадым сабырлардан (Тәрәзәгә килеп ) Энҗе' Кызым' Тор әле! Тор'
Энҗе (өй эченнән чыга, кәефсез) Йоклап кына киттем., уяттың да.. '
Мөнирә Кил әле монда!
Энҗе Кибетне өйгә күчердеңме әллә’ Мөнирә Буа буарга өмә җыела Сатарга миңа куштылар Кәефең ничек, кызым’
Энҗе Үзегез дә төне буе йокламыйсыз, мине дә йоклатмыйсыз...
Мөнирә Кызым, сиңа әйтәсе сүзем бар.
Энҗе Әйт соң
Мөнирә Шаһинур әтинең өендә без инде бик күп еллар торабыз
Энҗе. Ничек аның өеңдә’
Мөнирә Ул безне җылы канаты астына алды Безне кеше итү өчен үз бәхетеннән баш тартты Мөгаен, «үги ана боларны кыерсытыр», дип, өйләнмәгәндер ул. Барысы өчен дә рәхмәт аңа' Хәзер безгә үз тормы-шыбызны үзебез күрергә вакыт Син инде буй җиткән кыз Безнең хәлләрне үзең күреп тордың Шуның өстенә — кибеттә ревизия Шаһинур бабай башлаган эш' Курыкма, кыек эшләрем юк Сәлимов кызган табага баскандай бии Чын-чынлап кабахәт икән: кичә ялган актка кул куйдырырга маташты, янәс‘е. ул товарларны без бергә списать ит5 кәнбез! «Кул куймасаң. үзеңне дә батырам».— ди Бер генә сүз әйттем!
Энҗе Бирешмә, әни'
Мөнирә Сизәм алар миңа барыбер көн күрсәтмәячәкләр
Эн җе Әйтеп бетер!
Мөнирә. Китик Карамалыдан..
Энҗе Кая?
Мөнирә Кая гына булса да Менә КамАЗга чакырып торалар.
Энҗе Әни. син нишләдең?
Мөнирә Риза түгелсеңме әллә’
Энҗе Синме бу, әни’
Мөнирә. Китәбез!
Энҗе Әткәй күмелгән изге туфракны калдырыпмы’
Мөнирә. Үземә дә авыр, кызым Нишлим соң..
Энҗе Шаһинур дәү әтине картайгач кына ташлап калдырабызмы’ Япа-ялгызын?
Мөнирә. Аның белән булган хәлләрне үзең беләсең Гомер буе шикләнеп бер өйдә ничек яшәмәк кирәк’
Энҗе Ышанмыйм! Шаһинур дәү әти андый түгел!
Мөнирә Сиңа бик ерак шул Вәдүт дигән кеше: дәү әти генә, ә миңа — әти. беләсеңме, әти Атамның язмышында аның кулы уйнаган. диләр Я. китәбезме?
Энҗе Син китәсең икән, рәхим ит, мин калам!
Мөнирә. Кемнәргә генә охшап шундый үзсүзле булдың син. киребеткән кызый’! (Елый) Ачуланма. Энжекәем, үземне кая куярга белми йөрим. Бәхетем син генә бит минем, кызым-бәгырем Синең өчен тырышам ич. бердәнберем өчен. Сине шәфкать- сезлектән, хаксызлыктан саклыйсым килә
Энҗе. Елама, әни. (Әнисенең башын күкрәгенә кыса, үзе дә елап җибәрә.) Елаганыңны беренче күрәм. әни Мин сиңа каршы килмим Шулай да икебез дә тагын уйлап карыйк әле
Мөнирә Менә рәхмәт, кызым, аңладың.
Энҗе. Йомшаклыгыңны башка беркемгә дә күрсәтмә, әни, яме, сиңа килешми. Әниемне мескен итеп күрәсем килми'
Мөнирә. Ярый, оныттык. (Элекке халәтенә кайтып.) Син монда калып тор. Мин тагын товарлар алып төшәм
Энҗе Ярый.
Мөнирә. Киттем' Гариза да язып кайтам' (Китә.)
Энҗе Ашыкма! (Бидон артына баса. Шәһәр борларындагы барже янарга охшатып.) Бары тик безнең фирмада, безнең марка! (Бозып әйтә.) Ойрән' Коктейль—чүп! Пепси-кола — саз суы! Кока-кола — диңгез суы! Безнең ойрән! О. шәп. ол райт' (Бидоннан стаканга салып, җирдән салалг ала. Алмаз кереп. Энҗенең кыланганын карап тора.)
Алмаз О. әйрән!’
Энҗе (уенын дәвам итеп). Әйрән’ Плиз- ми! (Өстәлгә бер стакан әйрән һәм салам китереп куя.) Гут бай’
Алмаз (Энҗенең үзен дә чакырып). Сит даун'
Энҗе CeijHK ю! (Үзенә дә әйрән салып, саламнан эчә башлыйлар ) Алмаз абый, кайда йокладыгыз?
Алмаз. Йокламадым
Энҗе Чынлапмы’ Белгән булсам
Алмаз Нишләр идең’
Энҗе Мин дә чыгар идем Ә нигә йокламадыгыз’
Алмаз Нинди йокы’ Җәйге төн. Күк- та — йолдызлар Таллыкта — сандугач. Суда балык йөзәдер Авылыбызда бер чибәр бар. үзәгемне өзәдер
Энҗе Кем ул?
Алмаз Юк. болай, җыр гына...
Энҗе (күңелсез). Мин әллә тагын
Алмаз. Төне буе учак янында авыл яшьләре белән утырдым Аннан ялгызым таң атканны күзәттем Кызганыч, мин сезнең авылда тумаганмын
Энҗе. Тусагыз’
Алмаз. Шушында яшәп, шушында үләр идем
Энҗе. Нигә’
Алмаз. Мин гашыйк
Энҗе (сөенеп, оялып) Чынлапмы?
Алмаз. Беренче күрүдә үк. Их. Энҗе
Энҗе. Кемгә?
Алмаз. Табигатькә
Энҗе. Ә., шулаймыни...
Алмаз. Мондагыдай уйчан агымсулар, моңлы сандугачлар, җырчы камышлар башка беркайда да юктыр!.
Энҗе Ә мине әни моннан алып китмәк- че була... Бөтенләйгә!
Алмаз. Китәсеңме шушыннанмы’
Энҗе. Китәсем килеп китмимен...
Алмаз (җыр белән дәвам итеп). Туган җирдән кем туйган. Син. шушы җирнең нәни генә сандугачы, саргаеп үләрсең читтә... 1
Энҗе. Онытылыр әле кайтасы да килмәс
Алмаз. Картайгач сагынырсың.
Энҗе Нәрсә соң ул сагыну’
Алмаз. Сагынумы? Сагыну ул... (Уйланып ) Туган яктан китәсең. Берничә елдан төш күрәсең: авылның яшел чирәменнән яланаяк чабасың Билдән ашкан печән эчендә ятасың, зәңгәр күккә карыйсың Челтерәп аккан чишмә тавышын ишетәсең Уянасың шәһәрдә таш диварлар эчендә ятасың. Моңсу булып китә... Йөрәкне сагыну. сагыш кисә (Музыка, яшьләр җыры )
Энҗе Син карт түгел — каян беләсең’ Алмаз. Беләм. Җырлар аша
Энҗе Республика газетасында бик кызык белдерү бар. Укыдыңмы’
Алмаз. Юк.
Энҗе. Менә.
Алмаз (укый). «Фәлән номерлы картлар йортыннан җитмеш яшьлек Фәтхулла бабай чыгып югалды Зонтикка таянып йөри «Яшьлеккә кайтам- дип чыгып киткән. Сүз-ләрендә мәгънә бәйләнеше юк Кызымны эзлим, ди. «Эзбиркнижкә» дип саташа Исемен төрлечә әйтә Үзе кайтып керә белми Күрүчеләр булса, хәбәр итүегезне сорыйбыз*
Энҗе. Мескен
Алмаз. Күңелендә булса, кеше үзенең туган җиренә нинди хәлдә дә кайтып җитә ала.
(Музыка Яшьләр җыры ишетелә.) Ишетәсеңме...
Кайтыр юлда өсләремә
Ташкыннар үрләсә дә.
Яраланып, хәлсезләнеп.
Аяклар йөрмәсә дә.
Карамалым. Карамалый.
Барыбер кайтып җитәрмен.
Бернигә карамамын
Бу җырны мин бүген генә язып алдым Кем чыгарган җыр бу?
Энҗе Белмим.
Алмаз Сезнекеләр
Эн же Авторы ''
Алмаз Ул инде халык авыз ижатына әверелгән, авторы — билгесез Минемчә, бу жырны синең дәү әтиләреңнең берсе: я Вәдүт, я Шаһинур җырлай кайткандыр
Энже Кайсысы'1 Минем дәү әти бик матур жырлаган. диләр
Алмаз Икесе дә жырлаган дип уйлыйк Энҗе, мин бәетнең тагын башка җырларын таптым (Дәфтәр алып ) Хәтимә бәете —- кара урман, эченә кергән саен серлерәк шомлырак була бара
Кем ул тонне юлда булган.
Шул күреп калган диләр Вәдүт гәүдәсен Шаһинур Ташкынга салган, диләр
Энҗе Алмаз абый булмас'
Алмаз Булуы да ихтимал
Энҗе Ничек’’ Ни өчен?
Алмаз Егерме яшьлек Хәтимә Тегермәнче кызыдыр. Ярсу башлар гына түгел, Яткан ташлар кызыгыр
Әйтик, яшь чибәр Хәтимәгә ике егет гашыйк берсе — Вәдүт, икенчесе — Шаһинур Сельпо Вәдүт, синең дәү әтиең, язгы ташу вакытында ат менеп районга юнәлә. Каршыга — көндәше Шаһинур килә. Болар кызып китәләр һәм Шаһинур . Вәдүтне...
Энҗе Әйтмәгез' Шаһинур Хәтимәне, дәү әнине яратканмы'1
Алмаз. Монысы — бәхәссез!
Энҗе Йөрәгендә мәхәббәт йөрткән кеше җинаять эшли алмый
Алмаз ӘОтелло’ Көнләшеп, үзенең сөйгәне Дездемонаны буып үтерә
Энҗе Шулай да.
Алмаз Бәеттә икенче версия дә бар Энҗе Нинди’
Алмаз Иртә-кичен көткән халык.
Шикләнеп, уйга калып Сельпо Вәдүт юкка чыккан Бик зур суманы алып Озата да бармадым. Хәбәрләр дә алмадым Йөрәккәйләремне кысып. Калды. Вәдүт, балдагың.
Энҗе Балдак’ (Бармагыннан балдагын салып.) Менә ул балдак!
Алмаз. Каян алдың син аны’
Энҗе Әни бирде Дәү әнинең бердәнбер ядкаре
Алмаз (кире биреп) Димәк шул балдак' Әмма бу вариант дөрескә чыкса. Вәдүт акчаны алып юкка чыга, ягъни авылны. Хәтимәне авыр хәлдә калдырып, ташлап кача...
Энҗе Юк аны бандитлар үтереп суга ташлаганнар'
Алмаз Бәеттә ул хакта бер сүз дә юк (Укый.)
Ялгышырга өлгерсәм дә.
Яшәргә өлгермәдем
Умырзаядан да кыска
Булды шул гомерләрем
Хәтимә үлем алдыннан үзенең ялгышуын сиздерә Нинди ялгыш’ Каен белән карама Менә алар Вакыйгаларның урыны — шушы (Энҗе — каенга. Алмаз — карамага сөяләләр )
Энҗе. Каен белән карама Дәшмиләр Алмаз Сезнекеләрнең холкы!
Энҗе Нишләргә, Алмаз абый’
Алмаз Эзләнүне дәвам итәргә! Киттек' (Чыгарга баралар Каршыларына Вәдүт килә Ул аларны күрми. әкрен генә тәрәзә чиртә )
Вәдүт ҺӘЙ' Хуҗалар өйдәме’ Һәй! (Тагын чиртә.)
Энҗе. Сез кем’
Вәдүт (сискәнеп, куркып) Үзем дә белмим кем икәнемне'
Энҗе Кая барасың, бабай’
Вәдүт Белмим, белмим.
Алмаз.’Юл йөреп аргансыздыр’
Вәдүт Яшәп ардым
Алмаз Озак яшәдегезмени, бабай?
Вәдүт Мең ел кебек
Алмаз. Үзегезгә ничә яшь?
Вәдүт Җитмеш.
Алмаз Шул кадәр яшәп, нинди нәтиҗәгә килдегез?
Вәдүт. Тормыш— дәрья, берләр — бата берләр — калка (Кесәсеннән портмонет ала. акча чыгара,) Кызым, су бир әле. (Акча суза )
Энҗе (әйрән салып бирә) Бушлай
Вәдүт (эчә, маңгаеннан гирен сыпыра, як-ягына карап) Тегермән ташы- әйләнә
Алмаз (магнитофонны әзерләп) «Тегермән ташы әйләнә- Аннан ничек’ Исегезгә төшерегез, бабакай
Вәдүт Нәрсәне’
Алмаз Хәтимә бәетен беләсезме’
Вәдүт (сизелерле/с каушап, сөенеп куя/ Хәтимә Хәтимә дидегезме’ Хәтимәнең, бәете бармыни’
Алмаз Бар
Вәдүт. Ничек’
Алмаз. Энҗе, җырла
Энҗр (җырлый)
' Суларга да батмаган ул.
Өйгә дә кайтмаган ул.
Хәтимәнең—бичараның
Ишеген какмаган ул
Вәдүт (җырны тыныч тыңлый аллый, үрсәләнеп, әле сикереп тора, әле утыра Җыр тәмамлангач) Бу өйдә кемнәр тора’
Энҗе. Без.
Вәдүт Шәймәрдән абзый Мөслихәттәй- ләр исәнме’ Әллә
Энҗе (аптырап кала, картны саташа дип уйлап. Алмазга ишарә ясый). Ялгыш килгәнсең, бабай. .
Вәдүт (ни өчендер зонтикны җәеп, баш очына күтәрә) Хәтимә исәнме’
Алмаз Бәете исән Очына чыгалмыйбыз (Зонтикка ымлап ) Бабай, яңгыр яумый
Вәдүт (зонтикны лрая. таяна) Хәтимә, кайда’ (Яшьләр бер-берсенә карашалар)
Энҗе (һаман аңламыйча, кулы белән күрсәтә). Ә-ә-әнә. тегендә.
Вәдүт (кузгалып) Алып барыгыз аның янына Сүзем бар
Энҗе (шаярып) Бабай, әллә син Фәтхулла хәзрәтме’
Вәдүт (игътибар итмичә) Әйе һәммә нәрсә үзгәрә Үзгәрә буалар, ташлар, тегермәннәр, адәмнәр Язмыш адәм баласын мең кыяфәткә кертә Мең кыяфәткә’
Алмаз (Вәдүтнең колагына) Бабай, Энҗе әйтә, әллә син Фәтхулла исемлеме, ди
Вәдүт Ишетәм әнә дөп-дөп-дөп тегермән тәгәрмәче әйләнгәнне дә ишетәм Бу өйнең хуҗасы кем’
Энҗе Шаһинур
Вәдүт Шулаймыни’ Димәк, тәк Исән’.
Энҗе Тиздән кайтыр
Вәдүт Хәтимә кайда’
Энҗе Зиратта дидем бит
Вәдүт Хәтимә вафатмыни’ Тәк. димәк.
Хәтимә юк дөньяда
Алмаз (җырлый)
Карамалы буйларында Кем йөзәр суларында. Хәтимәкәй җан бирәдер Шаһинур кулларында
Бабай, әллә сез бу бәетне беләсезме’
Вәдүт. Бәет’ Ишеткән юк.
Энҗе (Алмазга «бу карт ычкынган* дигән хәрәкәт ясый) Киттек. Алмаз абый’
Вәдүт. Хәтимәнең токымы бармы’
Энҗе Нинди токым?
Вәдүт Тәк. димәк, балалары
Энҗе (шаярып кына) Бар. бабай, бар
Вәдүт Малайларымы. кызларымы’
Энҗе Кыз
Вәдүт Исеме ничек’
Энҗе Мөнирә
Вәдүт Мөнирә Атасының исеме’
Энҗе Нигә кирәк ул сиңа, бабай?
Алмаз (нәрсәдер сизенгән төсле) Әйт.
Энҗе...
Энҗе Вәдүт булсын, ди
Вәдүт (сөенеп) Вәдүт’ Чынлап Вәдүтме?
Энҗе Чынлап.
Алмаз. Ә менә Энҗе — Мөнирә апаның кызы
Вәдүт Энҗе Тәк. димәк, син минем оныгым буласың! Энҗе...
Энҗе Кит аннан' (Газетага ымлап ) Белдерүдәге карт бу' Нишләтәбез. Алмаз абый’
Алмаз Мин тиз генә авылга... Телефонга. (Чыга.)
Вәдүт Энҗе кызым бар. әниеңне алып кил...
Энҗе Әнә үзе кайта!
Мөнирә (керә) Энҗе кызым, әтинең фотосын укытучылар китерде Сәгыйть белән бергә истәлек тактасында тора' Бар. барып кара!
Энҗе (шаярып) Барасы юк менә үзе!
Вәдүт (Мөнирәгә озак кына карап торганнан соң. аңа омтылып) Кызым. (Елап җибәрә ) Мин бу әтиең Әйе. әйе Димәк ки. син Хәтимәнең кызы’ Тәк. димәк, мин карт көнемдә Хәтимәне алырга кайттым Вафат икән, мәрхүмә, бәхете булмаган икән. Димәк, син калгансың токымның очы булып ... Төшләремә дә кермәде кызым
Мөнирә (каушап, агарып). Ни сөйлисең син. бабай, булмаганны
Вәдүт Булганны сөйлим Гөнаһ шомлыгына каршы, үлмәдем гомерем булгач, димәк. мин нәселемне эзлим Корымаган, димәк. токым
Мөнирә Исемең ничек синең, бабай?
Вәдүт Синең атаңның ничек иде исеме?
Мөнирә. Вәдүт
Вәдүт Менә Вәдүт — мин инде, димәк ки. Үз атаң!
Мөнирә Минем үз атам үлде
Энҗе Бандитлар үтереп суга ташлаганнар аны, бабай
Вәдүт Үлмәде атагыз Вәдүт Сезнең бәхеттән исән калды.
Мөнирә Ничек исән калды’
Вәдүт Шулай тәк. димәк, ул үзен сезнең өчен саклады Ул гомере буе сезнең өчен газап чикте, сезгә мөлкәт калдырам дип. гомер бакый эт күрмәгәннәрне күрде, кайтып күренә алмады, түбәнлекләргә төште. пычракларга батты, исән калды, әмма бөтен җыйганын алып кайтып, сезнең алга килде Кызым, оныгым
Мөнирә Юк. ышанмыйм Саташу бу
Вәдүт. Курыкмагыз атагыздан. Шундый- шундый хәлләргә төшсәм дә. мин сезнең түшәккә егылырга яки алимент түләтергә кайтмадым, мин бөтен барлыгымны сезгә васыять итәргә кайттым И әйтәм сезгә, балакайлар, атагызның торган җирендә зираты сайланган, эше беткән Әтиегезне шунда барып хөрмәтләп җиргә тапшырасыз да. теләсәгез аның өен сатасыз, теләсәгез — шунда яшәп каласыз. И менә сезгә калдырасы васыять! (Кесәсеннән саклык кенәгәсе чыгарып ) Илле мең'
Энҗе Илле мең?
Вәдүт. И әйтәм яңа акча белән илле мең! Шул суммага тагын, дөньяда яшәүнең кайбер хәйләләрен өйрәнгән адәм буларак, атагыз сезгә файдалы киңәшләр дә калдыра: тормыш — язгы ташкын, яшәү хәйләсен белмәсәң — батасың, булыгыз атагыздай теләсә ничек булса да. өскә калкып чыгыгыз. кемнедер батырам, кимсетәм. рәнҗе- тәм дип уйласаң — үзең өлешсез калырсың' Үзегезгә кирәкне, әгәренки бирмәсә — умы-рып. суырып, каерып, йолкып алыгыз, кешедән дә. табигатьтән дә! И дә җитте дип туктап калмагыз, үзегездән артканы — балаларыгызга и оныкларыгызга калыр — алар да шулай булсын: бабалары кебек!
Илле мең! Менә нинди атагыз килеп чыкты сезнең бәхеттән! Сөенегез, сикерегез, биегез. балакайлар' Атагыз. Вәдүт кайтты!
Мөнирә (башын куллары белән тотып). Кинәт кенә күз алларым караңгыланып кит-
Энҗе Әни, борчылма, утыр.
Мөнирә Әллә инде Ни уйларга да белмим Энҗе7
Энҗе (газетаны биреп) Менә моны укысаң, шундук тынычланырсың
Мөнирә (укый Бер Вәдүткә, бер газетага карап). Бабай, сез ялгыш килгәнсез безгә . (Утыра.)
Вәдүт Ялгыш7 Юк Ялгыш түгел. Куркасыз7 Димәк ки. сез мине атагыз дип танымыйсыз7 И дөрес эшлисез! Сез мине күрмәгән бөтенләй' һәммәсе дә законно булсын Башта исбатларга кирәк, кайсыдыр ки мин — Вәдүт7
Мөнирә (Энҗегә). Шаһинур әти кайда7
Энҗе Әнә өмә буласы урында печән чаба
Мөнирә Чакыр
Энҗе Шаһинур әти' Шаһинур әти!
Вәдүт Шаһинур7' И дөрес! Ул мине танырга тиеш.
Шаһинур (чалгы тотып керә) Ни бар7 Халык җыеламы?
Мөнирә Шаһинур әти. Син бу кешене таныйсыңмы7 (Шаһинур белән Вәдүт бер- берсенә озак кына карашып торалар.) Таныйсыңмы7
Вәдүт Яшьтәш, исәнме7 (Шаһинур дәшми ) Шаһинур! (Шаһинур игътибар итми ) Дөнья картайткан сине дә. малай Иллә мәгәр танырлык. Әллә минем танырлык җирем калмаган7 Димәк ки кыяфәт үзгәргән әмма син танырга тиеш. Тагын да күзләреңне ачыбрак кара, яшьтәш Или синең күзләр начарландымы7 Бөтенләй дә танымыйсың7
Шаһинур Юк Танымыйм
Вәдүт Вәдүт мин
Шаһинур Вәдүт7 Кайсы Вәдүт7
Вәдүт Малай чакта бергә уйнап үскән Вәдүт бу
Шаһинур Юк. хәтерләмим Безнең авыл малайларын кыйнап кайтара торган Вәдүтме әллә?
Вәдүт Тач өстенә бастың. Авылдашларыңны яклап минем белән сугышканың да истәме ’ Иллә мәгәр өеңә елап кайтмый- дырыең Исеңә төштеме7 Без икебез дә ыштансыз үскән ярлы балалары бит. икебез дә колхозга кердек Ә истәме колхозга трактор алырга өй борынча талир тәңкәләр җыйган чаклар7
Шаһинур Талир тәңкәләрнең бер өлешен үзенә алган Вәдүтме әллә?
Вәдүт Шул Вәдүт Соңыннан ул тәңкәләрне Хәтимә толымнарына таккан Вәдүт Хәтереңдәме театр уйнаган7 Мин— Хәлил Тавыш шәп бит Гармунны да үзем сызды-рам Син—кулак малае Исмәгыйль Әллә ни уйный алмадың бугай Шул кичне Хәтимә миңа игътибар итте Исеңдәме7 Китерсә дә китерә икән язмыш сугышта да бер дивизиядә Син ач йөргәндә миндә сохари- ла була торган ие. шул Вәдүтне беләсеңме?
Шаһинур. Җыйган сохариларын качып үзе генә кимерә торган Вәдүтме әллә7
Вәдүт Аннан килеп, хәтерлисеңдер, сугыштан кайткач, сельпода эшләгән Вәдүтне7 Синең инде сугышырлык хәлең калмаган. Хәтимә минеке булды Миңа каршы килеп, син аны нык яраттың, бу нәрсә миңа шөбһә салды Син дөнья йөзендә яшәгәндә миңа рәхәт яшәү юк — шуны аңладым мин һәм дә. Хәтимәнең и үземнең эзләрне синең күзләрдән югалту өчен. Хәтимәне Кара малыдай алып качмак булдым Шуның өстенә — ревизор' Була инде сельпода эшләгән кешенең гөнаһлары' Имин китеп югалдым, беткән баш беткән дип. бөтен акчаларны алып Янәсе дә башта үзем барып урнашам, аннан Хәтимәне алып качам' Шашкынлыктан айныгач аңладым Карамалыга юл өзелгән, Хәтимәгә юл ябык' Менә инде утыз елдан соң кайттым Хәтимәне алырга Васыятьне калдырырга һәм аның кулларында тынычлап үләргә!. Хәтимәдән җилләр искән Күптән гүрдә икән, мәрхүмә Әле ярый бәхеттин кызым, оныгым исән икән. Та-ныдыңмы инде. Шаһинур, исеңә төштеме?
Шаһинур Син әйткән Вәдүтне хәтерлим мин Ә менә син — ул Вәдүт түгел' Минем өчен — Вәдүт юк!
Вәдүт Әгәренки йөрәгеңдә шәфкать булса. син танырга тиеш мине. Шаһинур Икебез дә карт, кабер авызында торабыз, сугышырлык хәлләр калмаган Таны син мине. яшьтәш, менә бу кызларымның бәхетле булуларын теләсәң. Әгәренки син минем Вәдүт икәнемне расласаң, мин аларга бөтен гомерем буена җыйган акчаны калдырам Таны, Шаһинур' Кызларым, әйтегез, ул сезне тыңлар Мөнирә кызым. Энҗе
Мөнирә (шикләнү, шөбһә, икеләнү белән) Шаһинур әти7.
Энҗе (бу адәмнең дәү әтисе булып чыгуыннан куркып) Шаһинур дәү әти’ (Аңа сыена.)
Шаһинур (башта кызларга, аннан Вәдүткә карап тора да) Бу адәм Вәдүт түгел'
Вәдүт Димәк ки. танырга теләмисең7 Кызларым, җан кисәкләрем, курыкмагыз, мине Карамалыда танучылар булыр (Халыкның җырлап омәгэ җыелганы ишетелә ) Инде килеп, соңгы үтенечемне тыңла. Чакыр монда халыкны' Сөйләшәсем килә авылдашлар белән.
Шаһинур Һәй' Монда килегез' Бирегә! (Әкренләп, л^ырлый-җырлый, халык замела Алда — Ак бабай. Ак әби. Кара карчык Вәдүткә беркем дә игътибар итми, ул бераз читтә басып тора.)
Халык
— Исәнме. Шаһинур'
— Нигә чакырдың. Шаһинур абый’
— Без әзер'
— Өмәне башлыйбызмы’
Шаһинур. Авылдашлар' Рәхмәт сезгә барыгыз да бердәм булып килгәнсез Карамадылар борын-борыннан бердәм халык Картрак кешеләр хәтерлиләрдер, менә шушы урында бетен тирә-як өчен бердәнбер тегермән бар иде Ак бабай. Ак әби, шулаймы?
Акбабай Бик хәтерлибез. Шаһинур энем Тегермәнче Шәймәрдән гаять тә ихтирамлы. инсафлы кеше иде
Ак әби Карчыгы Мөслимә мәрхүмә дә дөнья бәясе кеше иде
Ак бабай Бигрәкләр дә ак күңеллеләр иде
Кара карчык Таптыгыз искә алырлык адәмнәр, я алла, ишеттегезме
Шаһинур. Шушы җирдә ак күңелле Карамалы яшьләре очрашканнар, яратышканнар. балаларын, аталарын, сөйгәннәрен дошманга каршы яуга озатып калганнар, шушы җирдә исән кайтканнарны каршы алганнар Үзегез дә беләсез, авылдашлар, мин күрше Казиле авылыннан Шулай да мин шушы җиргә кече яшьтән гашыйк булдым Фин сугышында. Ватан сугышында катнашып. миңа дөньяның бик күп почмакларын күрергә туры килде Минем өчен шушыннан да ягымлы, шушыннан да кадерле, шушыннан да мәхәббәтле җир юк1 Менә бу карама сыман, шушы җиргә тамырланып калуга. бәлки, сез гаҗәпләнгәнсездер дә Кай- берәүләргә минем аз сүзле, йомык кеше булуым да сәер тоелгандыр Минем беренче мәхәббәтем шушы җирдә туды, шушы җирдә күмелде, кадерле авылдашлар Бу җир — минем соңгы мәхәббәтем дә булыр Хуҗалар белән киңәштек тә. бу урынга сезне буа буарга өмәгә чакырдык Игелекле, изге бу җир киләчәктә дә халыкка хезмәт итсен!
Халык
— Хак әйттең. Шаһинур!
— Дөрес' .
— Эшлибез аны'
Шаһинур Тагын бер генә минут, иптәшләр' Сезнең белән киңәшәсе сүз бар!
Халык:
— Әйт. Шаһинур'
— Нинди сүз ул?
— Тыңлыйбыз
Шаһинур. Безнең авылга ниндидер бер сәер карт килгән Ул үзен Вәдүт дип таныт- макчы була
Халык
— Вәдүт?
— Нинди Вәдүт’
— Кайсы Вәдүт’
Шаһинур. Өлкәннәр, бәлки, хәтерлиләрдер 1946 елның язгы ташу вакытында сельпо председателе Вәдүт юкка
чыккан иде Ул үзен менә шул Вәдүт димәкче була
Халык.
— Үзе әйтсен!
— Үзенә сүз бир!
— Үзен тыңлыйк!
Вәдүт (халык алдына чыга, көч-хәл белән/ Авылдашлар исәнлектәме’ Ышансагыз, ышанмасагыз да мин шул Вәдүт!
Халык:
— Шул Вәдүт диме’
— Кит аннан, булмаганны?
— Тузга язмаганны...
— Тукта, булыр да.
— Вәдүт булсаң, аңлат, кайда югалдың’
Вәдүт. Сез инде беләсез, ревизор килү хәбәрен ишеткәч, димәк ки. җыйган акчаларны алып чыгып киткәнне
Халык:
— Булдымы шундый хәл?
— Ишеткән бар!
— Булды андый хәл.
— Калганын сөйлә
Вәдүт Хәзер, димәк, сөйләсәң дә ярый Факт алдыгызда басып торам
Халык:
— Нәрсә сөйли бу’
— Әллә чынлап та шул Вәдүт инде’
— Кит аннан, булмаганны...
— Кем соң ул Вәдүт’
— Вәдүт булсаң әйт — нигә шул вакытта кайтмадың?
Вәдүт Инде килеп сөйләсәң дә ярый Хөкем ителүнең срогы узган Булган хәл онытылган, мине хәзер беркем эзләми Хәзер закон минем якта!
Узган эш узган— закон мине гафу итте Сез дә үлем алдыннан бәхилләшергә кайткан картка мәрхәмәтле булырсыз дип ышанам.
Хал ык
— Нигә кайттың, карт’
— Ни кирәк сиңа Карамалыда’
Вәдүт Һәркемнең үлеме җиткәч калдыра торган әманәте-васыяте була. И минем дә токымым, мөгаен, бардыр дип Карамалыга кайттым Хәтимә вафат, ләкин безнең ике-безнең кызыбыз исән икән әле. шөкер
Халык:
— Нинди кыз’
— Кем ул?
— Исемен ата’
Вәдүт Әнә ул. Мөнирә! (Халык аптырап, Мөнирәгә карый.)
Мөнирә Авылдашлар Сез тагын ышанып куймагыз Юкны сөйли ул (Газетаны бирә, ул кулдан-кулга күчә ) Менә укыгыз Саташу бу
Вәдүт Аннан кызымның кызы Энҗе! (Төртеп күрсәтә Халык Энҗегә карый)
Энҗе Кит аннан' Минем мондый дәү әтием булса
Вәдүт. Мин аларга илле мең акчамны мирас итеп калдырам’
Халык:
— Илле мең!
— Кызларга калдырам диме’
— Тәмам ычкынган бу мескен...
Вәдүт Ләкин моның өчен сез мине, авылдашларым. Вәдүт итеп танырга тиешсез. Я. нигә эндәшмисез7
Ак бабай. Башта менә мөхтәрәм авылдашыбыз Шаһинур әйтеп карасын Без аңа бик та ышанабыз Утыз елдан артык сельпода эшләп, ник бер кыңгыр эш кылсын
Халык:
— Таныса, сине Шаһинур таный инде
— Шаһинур абый танысын!
Шаһинур. Бу юлы бөтен халык алдында әйтәм Карамалы өчен, минем өчен Вәдүт — юк! Бу адәм Вәдүт түгел!
Халык:
— Шаһинур әйтсә, хак әйтә’
— Сүз бетте'
— Тукта, ни әйтер икән үзе?
— Карт, сүзең бармы7
Вәдүт Шаһинур мине таный, ләкин әйтми гомер буе миңа үчле булды Хәтимә аркасында Белегез, валлаһи, билләһи, җир йотсын алдасам, мин — шул Вәдүт!
Халык:
— Ышанмыйбыз!
— Исбат ит!
— Ничек исбат итсен ул Вәдүт булмагач7
Вәдүт Менә син. Ак бабай, беләсең минем
Вәдүт икәнне. Әйт1
Халык:
— Ак бабай!
— Кара әле ныклабрак'
— Әллә Шаһинур ялгышамы?
— Якынрак барып кара!
Ак бабай (Вәдүт янына бара, аны алдан да. арттан да игътибар белән карый). Юк туганнар Мин белгән Вәдүт түгел бу!
Вәдүт Хәтерлә, бабай, ничек мин сезнең өйдә кәефләнгәч биедем7
Ак бабай Хәтерләмим Хәтерләмим
Вәдүт (баян тоткан егеткә) Уйна бию көен1 (Егет уйный Вәдүт соңгы көчен җыеп бии башлый, аннан йөрәген тотып, егыла ) Ак бабай.таныдыңмы7 Таныдыңмы инде7
Ак бабай. Вәдүт мәрхүмнең биегәне бик истә Ләкин син алай ук бии алмыйсың
Вәдүт (соңгы өмет белән) Ак әби, исеңдәме. сугыштан кайткан көнне мин биегәндә син яулыгың белән күзеңне сөртеп утырдың Син бит таныйсың, бу мин — Вәдүт7 Кара карчык' Син дә. син дә белмисеңме Вәдүтне7 «Шаһинурның күңелен Хәтимәдән биздерәм* дип. миннән немецки яулык алганыңны оныттыңмы, ә, әйт. Кара карчык7 Мин Вәдүт!
Кара карчык (егылып яткан карт янына барып, кире китә) Алла сакласын, алла сакласын' Каян килеп бу кыяфәтсез Вәдүт булсын' Вәдүтнең үлгәненә биш былтыр Үз күзләрем белән күреп тордым ничек итеп Шаһинурның боз өстендә Вәдүт белән сугышканын. Вәдүтнең су төбенә киткәнен Я алла, үзең сакла!
Халык
— Ни сөйли бу карчык7
— Аңа ышансаң!
— Юкны сөйли ул!
— Куып җибәрегез үзен! (Кара карчыкны куалар.)
Вәдүт (уз кайгысы кайгы). Димәк ки. танымадыгыз7' Танымагыз! Белдем авылдашыгыз баеп кайткан, күпсенәсез, көнләшәсез! Шаһинур, син элек тә ярлы булдың, һаман да шулай' Кызларым, китмәсен исегез. миңа аларның тануы — кирәк түгел! Минем сезне балаларым итеп тану җиткән' Закон — минем якта! Акчаны кемгә телим — шуңа калдырам! Мөнирә кызым. Энҗе оныгым, култыклагыз атагызны.. Киттек кассага, акчаны сезгә яздырам...
Мөнирә Бабай, миңа сезнең акчалары- гызның кирәге юк...
Вәдүт (тәмам аптырап, каушап) Син нәрсә Илле меңнән баш тартасың, башсыз кыз' (Соңгы өмет, талпыну белән) Энҗе, син аның кебек акылсызлык эшләмәссең Дәү әтиең сиңа ышана Илле мең синеке, Энҗе кызым, синеке'
Энҗе Үзеңә булсын, бабай!
Вәдүт (соңгы өмете сүнеп) Димәк ки, барыгыз да бер сүздә! Ләкин шуны да белегез: мин исән, үләргә җыенмыйм әле. мирасны ышанып калдырырлык кеше табарбыз и танытырбыз Вәдүт икәнне' (Саклык кенәгәсен югары күтәреп.) Танытырбыз кем икәнне! (Акрын гына чыга.)
Халык.
— Шул карт инде бу алайса!
— Тәмам саташкан!
— Илтеп куегыз!
— Килеп алырлар әле'
Алмаз (керә). Шаһинур абый. Мөнирә апа, Энҗе! Картлар йорты белән телефоннан сөйләштем Чыгып киткән Фәтхулла бабай кичә үк табылган
Мөнирә (аңлап алып, авыр адымнар белән Вәдүт киткән якка китә) Туктагыз, туктагыз..
Энҗе (аның артыннан барып тота). Әни барма'
Алмаз Картлар миңа Хәтимә бәетенең тагын бер җырын әйттеләр:
Йомшак җилдә җилфердидер Шаһинурның шинеле Шикләнмәгез, чишмәдәй саф Шаһинурның күңеле
Мин аңладым: бәетнең ике варианты бар Берсен кара ниятле явыз адәмнәр чыгарган Икенчесе — саф күңелле, хакыйкать яклы олы җанлы кешеләр иҗаты
Мөнирә (бөтен йөрәк җылысы белән) Әти ..
Энҗе (Шаһинурмы кочаклап) Дәү әти Алмаз (Шаһинур янына килеп, яратып) Шаһинур ага. . Бәет аркылы аңладым: гомерегез олы юлдан, хаклык юлыннан узган Бер генә сорау. Хәтимә бәетен ни өчен сер итеп сакладыгыз’
Шаһинур Кызларымның күңелен яралаудан курыктым, улым Карамалының яман атын да чыгарасым килмәде Шуның өстенә үземнең дә (йөрәген тотып) менә бу урында төзәлмәс яралар бар бит әле Кузгатасы килмәгәндер Аннан соң мин синең кебек егетнең килеп чыгасына һәм бәетне карадан аерып бирәсенә ышанып яшәдем Мөнирә Әти Халык сине яңадан үз урыныңа кайтуны сорый Нишләргә уйлыйсың’
Шаһинур. Минем эшем, балалар, менә моннан буа буарлык' Ә син нишләргә уйлыйсың, Мөнирә?
Мөнирә Мин синеңчә яшәргә уйлыйм, әти!
Энҗе (сөенеп) Әчи! Карамалыдан китмибез! (Кочаклый )
Шаһинур (яшьләрне кочагына җыеп) Рәхмәт, балакайларым Гомерем заяга узмаган икән.. Киттек, өмәгә!
Барысы да дәртле җыр ишетелгән якка китәләр.
1980.